Приказ №131 от 27. 08. 2014. Основная образовательная программа основного общего образования



бет12/42
Дата15.06.2016
өлшемі3.87 Mb.
#136552
түріОсновная образовательная программа
1   ...   8   9   10   11   12   13   14   15   ...   42

2.2.4.Татарская литература

5 нче сыйныф

Халыкның милли, рухи мәдәният хәзинәсе буларак халык иҗаты.

Аның сәнгать төрләре формалашуга йогынтысы. Халык иҗатының бер төре буларак халык авыз иҗаты. Аның әсәрләрендә гомумкешелек хыяллары, идеалларының чагылуы. Халык авыз иҗатының матур әдәбият белән бәйлә-нешләре: уртаклыгы һәм үзенчәлекле аермалары. Халык авыз иҗатының төп жанрлары, жанр сыйфатлары.

Әкиятләр: жанр төрләре, үзенчәлекле сыйфатлары.

“Ак бүре” әкияте ( кыскартып) “Үги кыз”, “Аю белән төлке” әкиятләре.

Җырлар: татар халык җырларына хас үзенчәлекләр. Көй һәм сүзләр тәңгәллеге. “Моң” төшенчәсе. Җырларны төркемләү. “Иске кара урман”, ”Гөлҗамал”,”Туган ил”,”Яшә, Республикам!”,”Ай былбылым”; кыска җырлар - дүртюллыклар; тарихи җырлар: “Болгар иленең кызлары”,”Пугач явы”.

Кыска жанрлар: мәкальләр һәм әйтемнәр. табышмаклар, мәзәкләр. “Хуҗа Насретдин мәзәкләре”.

Бәетләр. “Сак-сок” бәете.

Риваятьләр, легендалар: аларга хас үзенчәлекләр; жанр сыйфатлары.

“Янмый торган кыз”,”Иске Казан каласының корылуы”,”Шәһәр нигә Казан дип аталган”,”Әллүки”,”Зөһрә кыз”,”Кеше гомере ничек корылган”.

Практик дәрес: халык авыз иҗатында образлар; әсәрләрдә дөнья сурәте; табигать һәм кеше, яшәеш һәм кеше турында күзаллаулар. Халык авыз иҗаты поэтикасы, язма әдәбият үсешенә, әдәби телгә зур йогынтысы.

Әдәби әкиятләр: халык әкиятләре белән уртаклык; сәнгатьлелек сыйфатлары, әдәби әсәр буларак алым һәм сурәтләү чаралары.

Г.Тукайның “Шүрәле” әкияте.

Җ.Тәрҗемановның “Тукран малае Шуктуган” әкияте.

Әхмәт Фәйзинең “Аучы мәргән белән Болан кыз” әкияте.

Рабит Батулланың “Курай уйный бер малай” әкияте.

Фәнис Яруллинның “Зәңгәр күлдә ай коена”,”Кояштагы тап”әкиятләре

Хикәя: жанр сыйфатлары; әсәрнең катламнары – вакыйгалар, күренешләр, хис-кичерешләр; кеше образлары - төп герой, ярдәмче геройлар, җыелма образлар; хикәяләүче образы, автор позициясе.

Фатих Әмирханның “Ай өстендә Зөһрә кыз”,”Нәҗип” хикәяләре.

Мәсәл. Тереклек, җансыз предмет образлары ярдәмендә, читләтеп, кеше сыйфатларын һәм тормышын тасвирлау. Хикәяләп яки тезмә рәвештә язылуы; фикер-идеяләрнең аллегория ярдәмендә белдерелүе.

Мәҗит Гафуриның “Сарыкны кем ашаган?” мәсәле

Габдулла Тукайның “Ике сабан” мәсәле.

Практик дәрес: сәнгатьтөре буларак матур әдәбят; чәчмә һәм тезмә әсәр;

аларның сәнгатьчә сурәтләү алымнары, чаралары.

Габдулла Тукайның “Пар ат”,”Туган җиремә”,”Туган авыл” шигырьләре.

Шәүкәт Галиев. Балалар әдәбиятындагы урыны; геройлары, образлар дөньясы. “Һәркем әйтә дөресен”,”Тереклек суы”,”Курыкма, тимим!”

“Тарихтан сабак”,”Өйгә бирелгән эш”,”Онытылган, өйдә калган” шигырьләре.

Бәйләнешле сөйләм үстерү - 8 сәгать:

Ятлау һәм сәнгатьле итеп сөйләү өчен әсәрләр:

1. Г.Тукайның “Шүрәле” әсәре, 1 – бүлек.

2. Г.Тукайның үзегез яраткан шигыре.

3. Ф.Яруллинның “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” шигыре.

4. Укытучы яки укучылар сайлап алып, Ш.Галиевнең бер шигыре.

Инша язу өчен үрнәк темалар:

1. Әкият геройларының көрәш максатлары һәм җиңүгә китергән сәбәпләр, шартлар (өйрәнгән әсәрләр мисалында).

2.“Сак-сок”бәетендә тасвирланган халык акылы һәм синең үз нәтиҗәләрең.

3. Әдәби әкиятләрдә табигать һәм кеше образларына салынган фикерләр, нәтиҗәләр (өйрәнгән әсәрләр мисалында).

4.”Минем туган җирем” (Г.Тукай һәм башка язучыларның әсәрләрен файдаланып, һәркем үз образын иҗат итә).

Дәрестән тыш уку өчен

1. “Гөлчәчәк” татар халык әкияте.

2. Ләбиб Лерон. Шаян хикәяләр, шигырьләр, әкиятләр.

3.Фаил Шәфигуллинның “Акмөгез”хикәясе.

4. Вакытлы матбугат басмалары.


6 нчы сыйныф

Мифлар. Дөньяны үзләштерүнең беренче баскычы буларак мифология. Мифларда табигатьнең , чынбарлыкның һәм яшәешнең закончалыкларын ачарга омтылу. Дөнья халыклары тудырган мифлар һәм татар халкы иҗат иткән мифлар.

“ Алып кешеләр”.” Җил иясе җил чыгара” мифлары.

Практик дәрес. Тема: Әдәби әсәр. Эчтәлек һәм форма. Образлар системасы.

әдәби алымнар, тел-сурәтләү чаралары. Матур әдәбият һәм башка сәнгать төрләре

арасында образ иҗат итү үзенчәлеге.

К.Насыйриның «Әбүгалисина» повесте. Эпик төр жанры буларак хикәя

белән уртаклыгы, аермасы. Тасвирланган вакыйгалар, күренешләр. Төп геройлар, ярдәмче персонажлар, җыелма образлар. Хикәяләүче автор образы; автор пози -

циясе.

Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе.



Конфликтка бәйле сюжет элементлары. Тема, проблема, идея. Тасвирланган вакыйгаларда, геройлар язмышында һәм әсәрнең исемендә автор идеалының чагылуы. Әсәрдә сурәтләнгән чор картинасы. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую. Тел–стиль чаралары (троплар). Әдәби сөйләм: хикәяләү, сөйләшү (диалог), сөйләү (монолог).

Г.Рәхимнең «Яз әкиятләре» хикәясе. Эпик жанр - хикәя. Образ, символ, деталь, аллегория. Табигать образы, әйбер образы. Эчтәлек: вакыйга, күренеш, яшерен эчтәлек, контекст.

Дәрдемәнднең «Видагъ»,“Каләмгә хитаб” шигырьләре. Замандаш шагыйрьләр арасында үзенчәлекле урын алган фәлсәфи лирикасы, хис- кичерешләрен,

уй- фикерләрен чагылдырган образлар, сурәтләүләр.

С Рәмиевнең «Уку»,“Авыл” шигырьләре. Лирик герой образы. Табигатьне тасвирлавында романтик күтәренкелек. Тормышка һәм үзенә ышаныч белән, сокланып каравы. Яктылыкка чакыру - өндәү пофосы.

Г.Камалның «Беренче театр» комедиясе. Көлке ситуациягә корылган вакыйга. Әсәрнең төп һәм ярдәмче геройлары. Хикәяләү һәм шигъри сөйләмнән аермалы буларак, әсәр теленең диалог һәм монологларга корылган булуы.

Г.Тукай. «Исемдә калганнар». Татар әдәбиятында беренче автобиографик әсәр булуы, язылу тарихы. Тукайның кешеләргә, үз язмышына, яшәгән чорына мөнәсәбәте чагылу. Тормыш юлының иҗаты белән аерылгысыз бәйләнеше.

Практик дәрес. Тема: Лирик жанрлар: пейзаж лирикасы; табигать образлары. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, Тел–стиль чаралары (лексик, стилистик, фонетик чаралар һәм троплар). Тезмә сөйләм үзенчәлекләре.

Һ.Такташның “Урман”,“Пи-би-бип”,”Болай гади җыр гына” шигырьләрендә лирик герой, образлар системасы, сурәтләү чаралары.

И.Газиның «Кояш артыннан киткән тургай” хикәясе. Сурәтләү обьекты, хикәяләүче образы, сурәтләү алымнары.

Р.Батулланың «Имче», “Көчек”,”Чагыр” хикәяләре. Тукайның балачагы турында автор уйланмалары, күзаллавы.

Ф.Яруллинның “Ак төнбоек” хикәясе. Вакыйга, геройлар. Конфликт һәм сюжет этаплары. Хикәяләү алымнары.

Р.Миңнуллинның ”Энекәш кирәк миңа!”, “Әни, мин көчек күрдем”, “Шундый минем туган ягым”, “Кайтыйк ла үзебезгә!” шигырьләре. Балачакны гәүдәләндергән образлар; әсәр геройлары һәм лирик герой образы, аларның хис-кичерешләре. Сурәтләү чаралары.

Лиро-эпик жанр – баллада. Образлар системасы: табигать, тереклек, кеше образларының эстетик мәгънәләре, роле. Кискен каршылыкка, уйланмалылыкка корылган булу, вакыйгалар хәрәкәте һәм конфликтның үзенчәлекле чишелеше. Символ һәм аллегория алымнары.

М.Җәлил. «Сандугач һәм чишмә» балладасы. Әсәрнең төзелеше, геройлары. Символик образлар, халык авыз иҗаты белән аваздашлык.

Илдар Юзеев. “Бакчачы турында баллада”,“Йолдыз кашка турында баллада”. Фантастик вакыйгаларда һәм символик образларда реальлекне тасвирлау. Героик яңгыраш, образлар системасы.

Эпик төр жанры – роман. Сюжет һәм композиция үзенчәлеге; катлаулы, каршылыклы тормыш күренешләре; геройларның язмышларын, кичерешләрен тулы итеп тасвирлау.

Ә.Фәйзи “Тукай” романы (өзекләр). Язучының тормышы һәм иҗаты турында кыскача белешмә. Тукайның тормыш юлын өйрәнү һәм романның язылу тарихы. “Исемдә калганнар” әсәре һәм Г. Тукайның тулы биографиясе белән бәйләп нәтиҗәләр ясау.

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Ятлау өчен тәкъдим ителгән әсәрләр:

1. И. Гази.”Кояш артыннан киткән тургай” хикәясенең “Күренер-күренмәс кенә...” дип башланган һәм аннан соңгы өч абзацы.

2. Р.Миңнуллинның “Шундый минем туган ягым” шигыре.

3.И.Юзеевның “Йолдыз кашка турында баллада”сы.

4.Ф.Яруллинның “Бер өмет” шигыре.

Инша язу өчен үрнәк темалар:

1. Әбүгалисина белән Әбелхарис язмышыннан мин нинди нәтиҗәләр ясадым?

2. Габдулла Тукай образын гәүдәләндергән сәнгать әсәрләре.

3. Табигать образларында кеше характерының сыйфатлары (Г.Рәхимнең “Яз әкиятләре”, мәсәлләр һәм балладалар мисалында).

4.Мин кемнәрдән үрнәк алам?

Дәрестән тыш уку өчен - 4 сәгать:

1. Ф.Яруллин. “Урман әкияте” хикәясе.

2. И.Гази. “Өч Мәхмүт” хикәясе.

3. М.Җәлил. “Ана бәйрәме” шигыре.

4. Л.Шагыйрьҗан. “Тукай тавышы” поэмасы.


7 нче сыйныф

Төрләр һәм жанрлар. Әдәби әсәр. Эчтәлек һәм форма. Әдәби алымнар (кеше образы тудыруга караган алымнар). Әдәби төр, жанр, эчтәлек һәм форма, әдәби алымнар турында белемнәр системага салына, тирәнәйтелә.

Сәнгать төре буларак әдәбият. Әдәбиятның башка сәнгать төрләре арасында урыны. Сүз сәнгатендә тормыш моделен төзү үзенчәлекләре. Тормышны һәм кешенең бай рухи дөньясын танып–белү чарасы буларак әдәбият. Аның әхлакый һәм эстетик яктан кешегә йогынтысы. (кереш дәрес формасында

Халык авыз иҗаты. Дастан жанрына хас сыйфатлар, аның төркемчәләре. Тарихи дастан буларак «Идегәй» дастаны (өзекләр).

ХХ гасыр башында сүз сәнгатенең шәрык һәм рус-Европа әдәби-фәлсәфи, мәдәни казанышларын үзләштерүе. Милләт проблемасының үзәккә куелуы, язучыларның әхлакый, фәлсәфи һәм әдәби–эстетик эзләнүләре, тәҗрибәләр. Яңа тип геройлар мәйданга чыгу. (Күзәтү характерында лекция

Г.Тукайтормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү.«Милләтә», “Милли моӊнар”, “Өзелгән өмид”, “Шагыйрь”, “Театр” шигырьләре. Гражданлык лирикасы, автор позициясе төшенчәләре.

Н.Думавиның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү..«Яшь ана» хикәясе.Әсәрдә хикәя жанры үзенчәлекләренең чагылышы.Әдәби әсәрдәге образлылык. Кеше образлары: төп герой, ярдәмче герой, катнашучы геройлар, җыелма образлар.

Ш.Камалның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү.«Акчарлаклар» повесте (өзекләр). Әсәрдә жанр үзенчәлекләренең чагылышы. Әдәби әсәрдәге образлылык. Образ, символ, деталь, аллегория. Табигать образы, әйбер образы. Пейзаж, портрет. Психологизм. Әдәби әсәрдә урын һәм вакыт образы (хронотоп).

Чор: 1920-1930 еллар әдәбияты. Әдәби барышка тәэсир иткән тарихи сәбәпләр. Аларның әдәбиятны каршылыклы үсешкә китерүе. Әдәби әсәрләр төрлелек: милли традицияләрне дәвам иттерүче һәм яңа идеология кысаларында иҗат ителгән әсәрләр.(Күзәтү төсендәге лекция

Һ.Такташның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү. “Мокамай” поэмасы. Лиро-эпик жанр - поэма. Лирик һәм эпик төр сыйфатларының поэма жанрында чагылышы. Персонаж, характер. Композиция: тышкы һәм эчке корылыш. Әсәрдә сурәтләнгән дөнья. Әдәби әсәрдә урын һәм вакыт.Текст: эпиграф, багышлау.

Г.Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү.«Җан Баевич» комедиясе. Драма төренең комедия жанры турында белгәннәрне тулыландыру. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту (ретроспекция

Г.Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү“Кызыл чәчәкләр” повесте.Эпик жанрлар турындагы белемнәрне киңәйтү. Әдәби әсәрдәге образлылык. Образ, символ, деталь, аллегория. Эчтәлек: вакыйга, күренеш, яшерен эчтәлек, контекст. Тема, проблема, идея, пафос. Идеал. Чәчмә сөйләм үзенчәлекләре.

Чор әдәбияты. ХХ гасырның икенче яртысында татар әдәбиятының милли нигезләргә кайтуы, аның тарихи сәбәпләре.Әдәбиятның яңалыкка омтылышы: яңа иҗади агымнарга, жанр формаларына, темаларга мөрәҗәгать итү, әдәби герой мәсьәләсендә эзләнүләр.(Күзәтү характерында лекция).

С.Хәкимнең тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү. «Әнкәй», «Бу кырлар, бу үзәннәрдә...» шигырьләре. Лирик жанр - күңел лирикасы. Тел–стиль чаралары (лексик, стилистик, фонетик чаралар һәм троплар). Тезмә сөйләм үзенчәлекләре.

Ә.Еникинең тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү. «Әйтелмәгән васыять» хикәясе.Әдәби әсәрдәге образлылык. Образ, символ, деталь, аллегория. Кеше образлары: төп герой, ярдәмче геройлар, җыелма образлар. Персонаж, характер, тип. Хикәяләүче, автор образы, автор позициясе.

Ш.Хөсәеновның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү. «Әни килде» драмасы. Драма төренең драма жанрына хас үзенчәлекләр. Тема, проблема, идея, пафос. Идеал. Әдәби иҗат. Сәнгати алымнар һәм стиль. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту (ретроспекция).

Г. Сабитовның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү. «Тәүге соклану», “Ярсулы яз” хикәяләре. Композиция: әсәр кору алымнары. Тема, проблема, идея, пафос. Идеал. Әсәрдә сурәтләнгән дөнья.

М.Мәһдиевнең тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү. «Без кырык беренче ел балалары» повесте. Хикәяләүче, автор образы, автор позициясе. Әсәрнең геройлары. Сәнгати алымнар һәм стиль. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту (ретроспекция).

М.Галиевның тормыш юлына кыскача күзәтү. “Уйна әле” хикәясе. Эпик жанрлар турындагы белемнәрне киңәйтү. Әдәби әсәрдәге образлылык. Тема, проблема, идея. Чәчмә сөйләм үзенчәлекләре.

Г.Гыйльмановның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү. «Язмышның туган көне» хикәясе. Эчтәлек: вакыйга, күренеш, яшерен эчтәлек, контекст. Конфликт, сюжет, сюжет элементлары.

З.Хәкимнең тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү. «Сәер кыз» драмасы. Драма төренең драма жанрына хас үзенчәлекләре. Тема, проблема, идея. Идеал. Сәнгати алымнар һәм стиль.

Р.Харисның тормыш юлына кыскача күзәтү. «Сабантуй» поэмасы. Лиро-эпик жанр - поэма. Лирик һәм эпик төр сыйфатларының поэма жанрында чагылышы. Персонаж, характер. Композиция: тышкы һәм эчке корылыш. Милли бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр.

Р. Фәйзуллинның тормыш юлына кыскача күзәтү. “Биеклек”, “Туган тел турында бер шигырь” әсәрләре, лирик жанрларны тану күнекмәсен үстерү, лирик герой сыйфатларын билгеләү.

Дәрестән тыш уку өчен әсәрләр

1. Г.Исхакый “Кәҗүл читек”

2. С.Хәким “Дәверләр капкасы”

3. Укучылар мөстәкыйль рәвештә хәзерге чор әсәрен сайлап укый.

4. Вакытлы матбугатка күзәтү ясау.


Яттан өйрәнү өчен тәкъдим ителгән әсәрләр исемлеге

«Идегәй» дастаныннан өзек

Г.Тукай “Милли моӊнар”.

Һ.Такташ “Мокамай” поэмасыннан өзек

С.Хәким «Әнкәй»

Ш.Хөсәеновның «Әни килде» драмасыннан бер монолог

М.Мәһдиевнең «Без кырык беренче ел балалары» повестеннан өзек

Р. Фәйзуллин “Туган тел турында бер шигырь” шигыреннән өзек


Инша язу өчен үрнәк темалар

1. “Минем милләтем – минем горурлыгым”

2.“Чын дустым”

3. “Әнием – бәгырем”

4.“Шинельле һәм шинельсез солдатлар”

8 нче сыйны

Сәнгать төре буларак әдәбият. Әдәбиятның башка сәнгать төрләре арасында урыны. Сүз сәнгатендә тормыш моделен төзү үзенчәлекләре. Тормышны һәм кешенең бай рухи дөньясын танып–белү чарасы буларак әдәбият. Аның әхлакый һәм эстетик яктан кешегә йогынтысы.

Урта гасырлар әдәбияты. Казан ханлыгы чоры

Казан ханлыгы чорына кыскача тарихи, мәдәни, әдәби күзәтү.

Мөхәммәдьярның тормыш юлы турында мәгълүмат. «Нәсыйхәт» шигыре. Борынгы һәм урта гасырлар татар әдәбиятының шәрык әдәбиятына йөз тотып үсү-үзгәрүе, ислам идеологиясенә, фәлсәфәсенә нигезләнүе. Тотрыклы мотивлар: мәрхәмәтлелек, игелекле исем–ат, әхлаклылык, камил инсан һ.б. Урта гасырлар әдәбиятында романтик мотивлар. Үгет–нәсыйхәтчелек. Символик образлар.

XIX гасыр әдәбияты

Чорга кыскача тарихи күзәтү. Татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәте. Муса Акъегетзадәнең «Хисаметдин менла» повесте. Язучының тормыш юлы турында мәгълүмат бирү. Әдәбиятта яңа төр һәм жанрларның аерымлануы. Повесть жанры. Әсәрнең сюжеты, тема, проблема, идеясе. Мәгърифәтчелек әдәбиятында төп тема - аң-белем, әхлак, тәрбия, һөнәрле булу, төп каршылык – искелек һәм яңалык көрәше. Мәгърифәтле шәхеснең сурәтләнеше: укымышлы, һөнәрле булу, дини кануннарны, Коръәнне яхшы белү. Хатын-кыз азатлыгының алгы планга куелуы.

Сөйләм үстерү. Төп образларга характеристика язу.

XX гасыр башы әдәбияты

Чорга кыскача тарихи күзәтү. ХХ гасыр башында сүз сәнгатенең шәрык һәм рус-Европа әдәби-фәлсәфи, мәдәни казанышларын үзләштерүе. Милләт проблемасының үзәккә куелуы, язучыларның әхлакый, фәлсәфи һәм әдәби–эстетик эзләнүләре, тәҗрибәләр. Яңа тип геройлар мәйданга чыгу.

М.Гафуриның «Нәсыйхәт» шигыре. Язучының тормыш юлы турында мәгълүмат бирү. Әдәбиятта үгет-нәсыйхәт бирү. М.Гафуриның башлангыч чор иҗатында дидиктика - үгет-нәсыйхәт бирүнең өстенлек алуы. Үгет-нәсыйхәт бирүнеӊ төп мотивы – кешене әхлаклы, аң-белемле итү. Лирик герой ихлас, гадел, ярдәмчел булырга, дөнья малына, аның ләззәтләренә кызыкмаска чакыра. М.Гафури иҗатында Урта гасыр татар әдәбиятыннан килгән традицияләрнең дәвам ителүе. Ритм, рифма, строфа үзенчәлекләре.

Габдулла Тукайның «Дустларга бер сүз», «Мәхәббәт», «Бер татар шагыйренең сүзләре» шигырьләре. Тормыш юлын, иҗатын искә төшерү, өстәмә мәгълүмат бирү. Шагыйрь иҗатының чорларга бүленеше, һәр чорга хас сыйфатлар. Лирик төр, лирик жанр үзенчәлекләре. Лирик герой образы. Шагыйрь иҗатында күтәрелгән төп мотивлар: уку-гыйлем –татар халкының наданлыгы, артталыгы өчен борчылу, бу хәлдән чыгу юллары турында уйлану; мәхәббәт – эчкерсез саф мәхәббәткә, аның кодрәтенә, хатын-кыз гүзәллегенә дан җырлау; шагыйрь – шагыйрьлек эше милли азатлык өчен көрәш идеясе белән үрелү. Тел-сурәтләү чаралары. Ритм һәм рифма, тезмә, строфа.Гражданлык лирикасы

Сөйләм үстерү Сочинение

Габдулла Тукай иҗатында мәхәббәт лирикасы.

Габдулла Тукай иҗатында шагыйрь образының бирелеше.

Габдулла Тукайның Җаек чоры иҗатында милләт темасы.

Шәриф Камалның «Буранда» хикәясе. Язучының тормыш юлын искә төшерү. «Буранда» хикәясендә авторныӊ төп максаты – Мостафаның кичерешләрен аңлату. Ананың хәсрәтле тормышы, төп геройның үкенү сәбәпләре икесенә карата да кызгану хисләре уята. Буран образы – адаштыра торган табигать күренеше генә түгел, Мостафаның әнисенә булган мөнәсәбәтендә зур ялгышуы, адашуы, хәзерге хисләре, күңел халәте. Әсәрнең фаҗигале тәмамлануы, аеруча үкенеч белән тасвирлануы хикәяне онытылмаслык итеп истә калдыра. Әдәби төр, жанрын билгеләү. Образлар системасы: кеше, табигать яки әйбер, ясалма образлар. Кеше образлары: төп геройлар, ярдәмче геройлар, катнашучы геройлар, аталучы геройлар һәм җыелма образлар. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту.Троплар. Әсәрнең пафосы – сентименталь пафос. Язучы стиле. Әдәбиятта нәфис-бизәкле стиль.

Фатих Әмирханның «Бер хәрабәдә» хикәясе. Язучының тормыш юлын искә төшерү. Хикәядә авыр, кайгылы хәлләрнең сурәтләнүе. Матурлык, Яшьлек, Мәхәббәт, Бәхетнең вакытлы булуы аша тормышның мәгънәсе юклыкка төшенү. Әсәрнең эчке катламын музыка аша бирү: Сөләйман карт елавы, капка, кыңгырау, бакча, сандугач тавышы, гитараның моӊлы уйнавы, карчыкның йөткерүе карга каңгылдавы. Әдәби төр, жанрын билгеләү. Образлар системасы: кеше, табигать яки әйбер, ясалма образлар. Кеше образлары: төп геройлар, ярдәмче геройлар, катнашучы геройлар, аталучы геройлар һәм җыелма образлар. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту.Троплар. Әсәрнең пафосы (сентименталь пафос), фәлсәфи фикерләр белән баетылуы. Язучы стиле: хикәя тормыш –яшәешкә ләгънәт укый, экзистенциализм фәлсәфәсен белдерә.

Сөйләм үстерү. Фатих Әмирханның «Бер хәрабәдә» хикәясенә бәя

Фәтхи Борнашның «Таһир-Зөһрә» трагедиясе. Язучының тормыш юлы белән танышу. «Таһир-Зөһрә» трагедиясен уку. Драма төренә анализ ясау үзенчәлекләрен искә төшерү. Конфликтын билгеләү. Шигырь белән язылган, дастан сюжетына нигезләнгән булуы, дөнья әдәбиятында киң таралган мәхәббәт һәм мәкер, гаделлек һәм явызлык көрәше. Трагедиянең пафосын (трагик пафос), язучы стилен билгеләү – әдәбиятта нәфис-бизәкле стиль.

20 – 30 нчы еллар әдәбияты

30 нчы еллар әдәбиятында көрәш романтикасын сурәтләү. Тормышны матурлап, шартлылык кануннарына буйсындырып тасвирлау. Заманга хас яңа герой эзләү. Әдәби барыш: чор әдәбияты.

Һади Такташның «Алсу» поэмасы. Үз чорының кичерешләрен, каршылыкларын чагылдырган иӊ популяр, танылган шагыйрь, прозаик, драматург буларак тормышы, иҗаты белән таныштыру. «Алсу» поэмасында яшьлекнең, көрәш романтикасының сурәтләнеше. Әдәби төр һәм жанрлар. Лиро-эпик жанр – поэма. Әдәби әсәрдәге образлылык. Образ, символ, деталь. Кеше образлары: төп герой, ярдәмче герой, катнашучы геройлар, җыелма образлар. Характер. Лирик герой, лирик “мин”, автор образы, автор позициясе. Әдәби әсәр. Эчтәлек һәм форма. Тема, проблема, идея, пафос. Идеал. Әсәрдә сурәтләнгән дөнья. Пейзаж, портрет. Әдәби иҗат. Сәнгати алымнар һәм стиль. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую. Тел–стиль чаралары (лексик, стилистик, фонетик чаралар һәм троплар). Тезмә һәм чәчмә сөйләм үзенчәлекләре. Ритм һәм рифма, тезмә, строфа.

Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте. Язучының тормыш юлы турында мәгълүмат бирү. Конфликт, сюжет, сюжет элементлары. Композиция: тышкы һәм эчке корылыш. Тема, проблема, идея, пафос. Идеал. Психологизм.

Мәхәббәт, гаилә кору темасын ачу. Конфликтның кемнәр арасында баруы, сәбәпләре, чишелеше ягыннан әсәрне анализлау. Төп конфликтның эчке конфликт булуына басым ясау. Галиянең хатларны үзе өчен язуын ачыклау. Сюжет этапларын ачу. Эпистоляр повесть жанры.


Сөйләм үстерү Сочинение

Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повестенда Искәндәр һәм Вәли образлары”

«Тапшырылмаган хатлар» повестенда мәхәббәт-гаилә проблемасының хәл ителеше.

Галиянең 4 хаты да Искәндәргә тапшырылган дип уйлап, Искәндәр исеменнән Галиягә хат языгыз.

Галиягә яки Искәндәргә үзегез хат языгыз.

Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасы. Әдипнең тормыш юлы турында мәгълүмат бирү. Драма әсәрләренә анализ ясау үзенчәлекләре. Фаҗигале драма жанрында язылган әсәрнең сюжет-композициясен ачыклау. Кеше бәхете темасының бирелеше, драманың проблема, идеясен билгеләү . Төп образларга характеристика бирү, сәнгатьчә эшләнешен өйрәнү. Портрет. Психологизм . Язучы стиле - фаҗигале.

Сөйләм үстерү. Сочинение

Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасында төп образларның бирелеше.

Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасында күтәрелгән проблемалар.

«Сүнгән йолдызлар» драмасының сәнгатьчә эшләнеше.

Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты

Фатих Кәримнең «Сибәли дә сибәли», «Ант», «Ватаным өчен», «Теләк», «Сөйләр сүзләр бик күп алар», «Бездә яздыр», «Газиз әнкәй» шигырьләре. Тормыш юлы турында мәгълүмат. Иҗатының чорларга бүленеше. Сугыш чоры иҗатының үзенчәлекләре: җиңүгә ышаныч белән илен сакларга ант итү; лирик геройның рухи дөньясы баю; яшәү һәм үлү турында фәлсәфи уйлануы; фашизмга нәфрәт хисләре; туган ягын, якыннарын сагыну. Гражданлык лирикасы, күӊел лирикасы.Сугыш чорында шагыйрь иҗатының поэма һәм баллада жанрында иң югары ноктага җитүе. «Кыңгыраулы яшел гармун» поэмасында сугышчының күңел дөньясы, хис-кичерешләрен лирик планда сурәтләү. «Сибәли дә сибәли» шигырендә сугыш фаҗигасен табигать күренешләре, тел-сурәтләү чарасы сынландыру, әдәби алым кабатлау аша тасвирлау.

60-80 нче еллар әдәбияты. ХХ гасырның икенче яртысында татар әдәбиятының милли нигезләргә кайтуы. Шушы чорда яңа жанрларның, тема-мотивлар, әдәби формаларның аваз салуы. Әдәбиятның яңалыкка омтылышы: яңа иҗади агымнарга, жанр формаларына, темаларга мөрәҗәгать итү, әдәби герой мәсьәләсендә эзләнүләр. Азатлык, шәхес иреге, фикер хөрлеге мәсьәләләренең куелышы

Гомәр Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек» автобиографик повесте. (кыскартып). Язучының тормыш юлы турында мәгълүмат бирү. Повестьта халык тормышының тулы бер панорамасы чагылу. Әсәрдә туган ил, халкың белән горурлану хисе тасвирлана, повесть укучыларда хезмәткә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияли. Сурәтләнгән геройларның, вакыйга-күренешләрнең тормышчан булуы, шулар аша әдип татар авылының үткәнен һәм бүгенгесен, борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын, халыкның күңел байлыгын, гомумән, милли сыйфатларын тасвирлый. Г.Бәширов - портрет, табигать бизәкләре, характер остасы; Гумәр образының бирелеше. Тел–стиль чаралары (лексик, стилистик, фонетик чаралар һәм троплар). Әдәби сөйләм: хикәяләү, сөйләшү (диалог), сөйләү (монолог). Чәчмә сөйләм үзенчәлекләре. Язучы стиле.

Аяз Гыйләҗевнеӊ “Язгы кәрваннар” повесте Язучының тормыш юлы турында мәгълүмат бирү. Повесть жанры. Хикәяләү, сурәтләү, бәяләү катламнары. Әдәби әсәрдәге образлылык: әдәби деталь, җыелма һәм символик образларныӊ әсәр эчтәлеген ачудагы әһәмияте. Повестьны эчтәлек һәм форма ягыннан анализлаганда, хронотоп, архетипны ачыклау. Тел-стиль чаралары. Әсәр исеменеӊ эчке һәм тышкы мәгънәгә ия булуы. Заманга тәнкыйди бәя. Язучы стиленеӊ үзенчәлекләре.

Сөйләм үстерү. Сочинение.

“Кешеләргә изгелек кылып яшәү – үзе бәхет”.

Аяз Гыйләҗевнеӊ “Язгы кәрваннар” повестенда яшь кеше образларыныӊ бирелеше.

Аяз Гыйләҗевнеӊ “Язгы кәрваннар” повестенда образлар системасы.

Аяз Гыйләҗевнеӊ “Язгы кәрваннар” повестенда заманга тәнкыйди бәя чагылышы.

Аяз Гыйләҗевнеӊ “Язгы кәрваннар” повестенда язучы стиленеӊ үзенчәлекләре.

Миргазиян Юныс “Биектә калу” (“Шәмдәлләрдә генә утлар яна”) повесте Язучының тормыш юлы турында мәгълүмат бирү. Повесть жанры. Хикәяләү, сурәтләү, бәяләү катламнары. Әдәби әсәрдәге образлылык: әдәби деталь, җыелма һәм символик образларныӊ әсәр эчтәлеген ачудагы әһәмияте. Повестьны эчтәлек һәм форма ягыннан анализлаганда, хронотоп, архетипны ачыклау. Тел-стиль чаралары. Әсәр исеменеӊ эчке һәм тышкы мәгънәгә ия булуы. Заманга тәнкыйди бәя. Язучы стиленеӊ үзенчәлекләре

Сөйләм үстерү Әдәби әсәргә бәя

Равил Фәйзуллинның «Җаныңның ваклыгын сылтама заманга…», «Аккошлар», «Мин сиңа йомшак таң җиле…»“Вакыт”, “Якты моң”, һәм кыска шигырьләре.

Шагыйрьнең тормыш юлы турында мәгълүмат бирү. Иҗатка 60 нчы елларда килүе, яңача ритмика, рифма, образлар системасы тудыруы. Р.Фәйзуллин кыска формаларга мөрәҗәгать итә, аларда метафора алгы планга чыга. Лирик әсәрләргә анализ ясау үзенчәлекләре. Табигый хис-кичерешләр чагылыш тапкан шигырьләренең җырлар булып китүе. Фәлсәфи лирика.

Сөйләм үстерү Сочинение

Равил Фәйзуллин – фәлсәфи-лирик шагыйрь.

Равил Фәйзуллинның мәхәббәт лирикасы.

“Кыска шигырь – оста шагыйрь” Равил Фәйзуллин иҗатында форма хасиятләре.

Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» моңсу комедиясе. Әдипнең тормыш юлы турында мәгълүмат бирү. Драма әсәрләренә анализ ясау үзенчәлекләре. Каршылыкның төрләре: төп сюжет сызыгында тышкы каршылык Әлмәндәр һәм Әҗәл арасында, эчке каршылык Әҗәл күңелендә; ярдәмче сюжет сызыкларында тышкы каршылык Әлмәндәр белән Өммия, Әлмәндәр белән Искәндәр арасында формалаша. Төп сюжет сызыгындагы эчке каршылыкның төп каршылык булуы. Әсәрнең фәлсәфи фикерләр белән баетылуы. Әлмәндәр образының бирелеше, аның замандаш сыйфатларын туплаган, халыкчан образ-характер булуы. Комедиянең тел-сурәтләү чараларына, кинаяле тезмәләргә байлыгы. Реаль тормыш картиналарының шартлылык һәм символлар белән тыгыз кушылып китүе, шуның белән әсәрдәге төп идеяне тулырак ачуга ирешү.

Фәнис Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала» повесте. Әдипнең тормышы, иҗаты турында мәгълүмат бирү. «Җилкәннәр җилдә сынала» повестеның – автобиографик повесть булуы. Кешене данлау, зурлау темасының бирелеше. Тема, проблема, идея, пафос. Идеал. Язучы стиле.

Мөдәррис Әгъләмовның «Каеннар булсаң иде», «Учак урыннары» шигырьләре. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру. Классик шигырьгә йөз тотып иҗат итүе. Кешене данлау, зурлау темасының бирелеше. Лирик әсәрләргә анализ ясау үзенчәлекләре. Лирик жанрлар: гражданлык лирикасы, күңел лирикасы. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту (ретроспекция). Шигырь төзелеше. Язучы стиле: экзистенциаль башлангыч. (2 сәгать).

Йомгаклау дәресе

Дәрестән тыш уку өчен әсәрләр

1. Дәресләргә әзерләнгәндә, вакытлы матбугат материалларына мөрәҗәгать итә алу.

2. Мәдинә Мәликова “Чәчкә балы”

3. Фәүзия Бәйрәмова “Кыӊгырау”

4. Татар әдәбиятында шагыйрәләр иҗаты: Л.Шагыйрьҗан, Э.Мөэминова, Н.Сафина, Р.Вәлиева, Б.Рәхимова, Э.Шәрифуллина, А.Минһаҗева. Шагыйрәләр иҗатын өйрәнеп, проектлар яклау дәресе.

5. Хәзерге татар әдәбиятында яшьләр иҗаты. Проектлар яклау дәресе

Ятлау өчен әсәрләр:

Г.Тукай “Мәхәббәт” шигыре.

Фатих Кәримнең «Сибәли дә сибәли» яки «Ант» шигырьләре.

Равил Фәйзуллинның “Якты моң” шигыре.

Мөдәррис Әгъләмовның “Каеннар булсаң иде” яки “Учак урыннары” шигыре.

Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» моңсу комедиясеннән өзек.
9 нчы сыйныф

Әдәбият тарихы. Әдәбиятның чорларга бүленеше, үсеш баскычлары. Әдәби әсәрне эчтәлек һәм форма ягыннан тирәнрәк, тулырак бәяләү. Шигырь төзелешен өйрәнү, аның төрләрен аерып чыгару.

Сәнгать төре буларак әдәбият. Сәнгать төрләре һәм әдәбият. Әдәбиятның башка сәнгать төрләре арасында урыны. Сүз сәнгатендә тормыш моделен төзү үзенчәлекләре. Тормышны һәм кешенең бай рухи дөньясын танып белүгә хезмәт итүе. Әдәбиятның әхлакый һәм эстетик яктан кешегә йогынтысы.

Сүз сәнгате. Эстетик идеал.

Әдәбиятныӊ барлыкка килүе һәм үсеше. Гомумтөрки мәдәният һәм әдәбият. Ислам мәдәнияте. Мәдәни һәм әдәби күренеш буларак суфичылык. Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы, Торгынлык чоры мәдәнияте, әдәбияты (16 гасырныӊ 2 нче яртысыннан 19 нчы гасырныӊ 2 нче яртысына кадәр) турында мәгълүмат бирү. Әлеге чорлар әдәбиятында төп тема-мотивлар, романтик сурәтлелек, аның билгеләре. Әсәрләрнең Коръән тәгълиматы белән сугарылуы. Дөньяви мотивларның урыны.

Әдәбият тарихы. Әдәбиятның чорларга бүленеше, үсеш баскычлары. Урта гасырлар романтизмы. Дини әдәбият, дөньяви әдәбият. Әдәби жанрлар.

XIX гасыр татар әдәбияты. Татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәте. Аңлы-белемле, мәгърифәтле шәхес концепциясе, аның бирелеш үзенчәлекләре. Сүз сәнгатендә яңа төр һәм жанрларның аерымлануы. Бу чор әдәбиятында төп тема һәм мотивлар буларак аң-белем, мәгърифәт, әхлак, тәрбия. Татар милләтенең уянырга, үсәргә тиешлеге, хатын-кыз язмышы, алдынгы, бигрәк тә рус мәдәниятенә йөз тоту кебек мәсьәләләрнең көнүзәктә торуы. Әсәрләрдә төп конфликт буларак искелек һәм яңалык көрәше.

З.Бигиевнең «Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романы (өзекләр). Детективлыкка нигезләнгән сюжеты. Матди һәм рухи байлыкка бәйле туган конфликт. Төп образлар, аларның эш-гамәле. Аерым геройлар фаҗигасенең сәбәпләре.

Әдәби процесс (барыш); чор әдәбияты. Әдәбиятта традицияләр һәм яңачалык. ХХ гасыр башында сүз сәнгатенең шәрык һәм рус-Европа әдәби-фәлсәфи, мәдәни казанышларын үзләштерүе. Милләт проблемасының үзәккә куелуы, язучыларның әхлакый, фәлсәфи һәм әдәби-эстетик эзләнүләре, тәҗрибәләре. Әдәбиятта яңа юнәлешләр һәм агымнар барлыкка килү. Яңа тип геройлар мәйданга чыгу.

Ф.Әмирханның «Хәят» повесте. Хатын-кыз азатлыгы, шәхес иреге, мәхәббәт мәсьәләләренең үзәккә куелуы. Дин кануннарына нигезләнгән милли тормышның русча яшәү үрнәге белән каршылыкка керүе. Хәят образы, аның рухи кичерешләрен ачуда әдипнең осталыгы, алым-чаралар муллыгы. Портрет һәм пейзажның әдәби-эстетик функциясе.

Эпик төр. Повесть. Образлылык. Кеше образлары: төп герой, ярдәмче герой, катнашучы геройлар, җыелма образлар. Пейзаж, портрет. Психологизм.

Г.Камалның «Банкрот» комедиясе. Ялган банкротлыкка чыгу вакыйгасының реаль җирлеге. Комедиячел конфликт. Сираҗетдин образы. Әсәрдә көлү алымнары. Шул чор татар җәмгыятендәге кимчелекле якларның усал тәнкыйтьләнүе. Әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләрнең заманчалыгы. Г.Камал әсәренең Н.А.Островскийның “Үз кешеләр – килешербез” комедиясе белән охшашлыгы.

Драматургия жанрлары. Комедия. Автор идеалы. Язучы стиле.

1917 – 1940 еллар әдәбияты. Әлеге дәвердә татар әдәбиятының берничә этап аша үтүе. Чорга кыскача күзәтү. Иҗтимагый-тарихи, социаль-мәдәни шартлар. Әдәбиятта сыйфат үзгәреше, аңа идеология тәэсире. Әдәбиятта тарихи-иҗтимагый вакыйгаларныӊ сурәтләнеше.

М.Галәүнең «Мөһаҗирләр» романы (өзекләр). Романда 19 йөз ахыры татар тормышы сурәтләнү. Ил-халык тормышының бер гаилә эчендәге каршылыклар рәвешендә сурәтләнүе. Әсәрдә татарларның яшәү рәвеше, сыйфат-билгеләре чагылыш табу. Төрле социаль катлаулар тормышы. Халыкның властька, дин әһелләренә мөнәсәбәте. Әсәрдәге төп образлар, аларның характер сыйфатлары. Татар җәмгыятендә хатын-кызның урыны, роле. Саҗидә образы.

Эпик төрнең бер жанры буларак роман. Әдәби әсәрдә урын һәм вакыт (хронотоп).

Бөек Ватан сугышы еллары әдәбияты. Бөек Ватан сугышы елларында татар әдәбияты. Лирика һәм публицистиканың алга чыгуы. Кече жанрларның активлашуы. Төп тема-мотивлар, проблемалар. Сугыш чынбарлыгы һәм аны сурәтләү үзенчәлекләре.

Г.Кутуйның «Сагыну» нәсере. Лирик герой кичерешләренең чагылу үзенчәлеге. Сурәт чараларының әдәби функциясе.

Символ, деталь. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту (ретроспекция).

Муса Җәлилнеӊ «Моабит дәфтәрләре»ннән: «Җырларым», «Кошчык», «Тик булса иде ирек», «Ышанма», «Катыйльгә», «Бер үгет» шигырьләре.

Тормыш юлы, батырлыгы һәм иҗаты. Шагыйрь иҗатыныӊ чорларга бүленеше. Тоткынлык чоры иҗатыныӊ үзенчәлекләре: коллыктан котылу чарасы буларак үлем, аның үлемсезлеккә илтүе; Ватанга бирелгәнлекне, тугрылыкны раслау; дошманга нәфрәтнең чагылышы һ.б. Шигырьләренеӊ сәнгатьчә эшләнеше: кабатлау, эпитет, метафора, антитеза, риторик эндәшләрнеӊ хис дәрәҗәсен арттыруга хезмәт итүе. Традицион символик образларныӊ яӊа төсмерләргә баюы.

Шагыйрь иҗатын, көрәшен чагылдырган әдәби һәм фәнни хезмәтләр.

Ә.Еникинең «Кем җырлады?» хикәясендә сугыш фаҗигасе чагылышы. Яралы лейтенантның яшәү-үлем халәтендәге кичерешләренең туган як, туган җир, ата-ана, сөйгән кеше якынлыгын калкытып куюы, аларның яшәеш мәгънәсе булуын ачуы. “Бала” хикәясендә яшь солдат Зарифның күңел кичерешләре, рухи батырлыгы сурәтләнү. “Ана белән кыз” хикәясендә сугыш шартларында яшәгән кешеләрнең күңел халәтен, сабырлык-түземлеген, өмет хисен әдәби детальләр, сурәт чаралары аша укучыга җиткерү .

Әсәрнең эчтәлек һәм формасы. Эчтәлек: вакыйга, күренеш, яшерен эчтәлек, контекст. Композиция: тышкы һәм эчке корылыш.

Сугыштан соӊгы һәм 1960-80 нче еллар әдәбияты. ХХ гасырның икенче яртысында татар әдәбиятының милли нигезләргә кайтуы. Әлеге чорда яңа жанрлар, тема-мотивлар, әдәби формалар барлыкка килү. Әдәбиятның яңалыкка омтылышы: яңа иҗади агымнарга, жанр формаларына, темаларга мөрәҗәгать итү, әдәби герой мәсьәләсендә эзләнүләр. Азатлык, шәхес иреге, фикер хөрлеге мәсьәләләренең куелышы.

Х.Туфанның «Кайсыгызның кулы җылы», «Киек казлар» шигырьләре. Иҗатыныӊ чорларга бүленеше. Тоткынлык чоры иҗатына караган шигырьләрендә кешегә хас хис-кичерешләрнең төрлелеге. Сагыш, сагыну, тормыш гаделсезлегенә ачынуның алгы планга чыгуы. Лирик герой күңелендәге өмет-ышанычның киләчәк матурлыгы булып ачылуы. Сурәт чаралары муллыгы.

Лирик жанрлар: күңел лирикасы, фәлсәфи лирика. Лирик герой, лирик “мин”, автор образы, автор позициясе. Ритм һәм рифма, тезмә, строфа

И.Юзеевнең “Сагышлы мирас”, “Гасыр кичкән чакта”, “Без”, “Калдыр, аккош, каурыеӊны” шигырьләре. Шагыйрьнең романтик шигърият вәкиле булып танылуы. Лирик героеның төрле төсмерләрдә чагылыш табуы: яшьлеген, аның серле таңнарын сагынучы; ашкын хисле, көчле рухлы шәхес; мәхәббәт утында янучы гашыйк һ.б. Әдипнең туган җир, тел, ата-ана, әхлакый кыйммәтләр сакланышы, Җир, Галәм язмышы кебек мәсьәләләргә актив мөрәҗәгать итүе. “Өчәү чыктык ерак юлга” поэмасында чор-заман мәсьәләләрнең өч герой язмышы аша сурәтләнеше. Символик образларның, әдәби детальләрнең автор идеясен ачудагы роле.

Әсәрдә сурәтләнгән дөнья. Тел–стиль чаралары (лексик, стилистик, фонетик чаралар һәм троплар)

А.Гыйләҗевның «Җомга көн, кич белән» повесте. Әдипнең кырыс реализмга нигезләнеп язуы. Әсәрдә әхлак тәрбиясе, ата-ана каршындагы бурыч, намус җаваплылыгы кебек төшенчәләрнең гыйбрәтле вакыйга-күренешләрдә чагылышы. Бибинур карчык образы: изгелеге, көчле рухы, милли характер булып ачылуы. Корбанчылык идеясенең чагылышы. Әсәрдә символик образларның, әдәби детальләрнең роле. Әсәр исеменә салынган тирән мәгънә.

Тема, проблема, идея, пафос. Текст: эпиграф, башлам (пролог), бетем (эпилог). Чәчмә сөйләм үзенчәлекләре.

Н. Фәттахның «Ител суы ака торур» романы (өзекләр). Әсәрдә борынгы бабаларыбыз – болгарлар тормышының, гореф-гадәтләренең мавыктыргыч, гыйбрәтле вакыйгаларда сурәтләнеше. Романда тарихи дөреслек һәм автор уйланмасы. Төп образлары, аларның эш-гамәлендә ачылган характер сыйфатлары. Ител образы.

Персонаж, характер, тип. “Эзоп теле”.

Т.Миңнуллинның «Кулъяулык» музыкаль драмасы. Әсәрнең сюжет-композициясе, конфликт үзенчәлеге. Татар милләтенә хас булган гореф-гадәтләрләрнең онытыла баруына борчылу идеясе. “Бәхет” төшенчәсен аңлау-аңлату. Кулъяулык образына, җырга салынган мәгънә. Автор позициясе.

Музыкаль драма. Автор образы, автор позициясе.

Хәзерге әдәбият. ХХ-ХХI гасырлар чигендә татар әдәбиятында сыйфат үзгәрешләре, эзләнүләрнең “яңа дулкын” булып күтәрелүе. Совет һәм постсовет заманына тәнкыйди бәя биргән, шәхес һәм җәмгыять каршылыгын чагылдырган, ил тарихындагы олы этапларның, аерым шәхесләрнең сурәтен тудырган әсәрләр язылу. Психологик башлангычның алга чыгуы аша шәхес тормышы, эчке дөньясының тарихи–иҗтимагый чынбарлыктан өстен булуын раслау.

Дөнья әдәбиятының барышы. Татар, рус һәм чит ил әдәбиятлары арасында күптөрле бәйләнешләр. Мәңгелек темалар һәм образлар.

З.Хәкимнең “Телсез күке” драмасында ретроспектив алым ярдәмендә халык тормышының киң понарамасын чагылдыру. Милләт язмышының вакыйгаларны иңләп үтүе. Ата-баба телен белү, җыр-моңын өйрәнүнең чикләрне белми торган изге төшенчә буларак ачылуы. Шәхес һәм система каршылыгына нигезләнгән конфликт, аның чишелеше. Зариф һәм Зыятдин образлары. Татар җыр-моңының символик образ буларак туган җир матурлыгын, халыкның фаҗигале язмышын, теләк-өметен чагылдыруы.

Драма жанры һәм жанр формалары.

Ф.Садриевның «Таң җиле» романы (өзекләр). Кырыс чынбарлыкның романтик алымнар аша сурәтләнүе. Көнкүреш вакыйгасының илкүләм әһәмиятле иҗтимагый, социаль-мәдәни, әхлакый мәсьәләләргә барып тоташуы. Романда совет җәмгыятенең кискен тәнкыйтьләнүе. Кеше һәм җәмгыять каршылыгы. Нуриасма образы: милли йөзе, характер сыйфатлары, яшәеш идеалы. Намусларына хыянәт иткән типлар.

Чәчмә сөйләм үзенчәлекләре.

Зөлфәтнең «Тамыр көлләре», «Тойгыларда алтын яфрак шавы» шигырьләре. Шагыйрьнең классик традицияләренә йөз тотуы. Шигырьләренең халык язмышына бәйле публицистик яңгырашы. Заман сорауларын Кеше шәхесе, аның хис-кичерешләре аша чагылдыручы фәлсәфи-лирик шагыйрь булып танылуы. Иҗатында чичәнлек рухы.

Шигырь системалары турында мәгълүмат

Дәрестән тыш уку өчен әсәрләр:

Ф.Латыйфи. “Хыянәт”.

Г.Әпсәләмов. “Ак төннәр”.

Г.Бәширов. “Сарут”.

“Ялкын” журналы – минем рухи юлдашым”


Ятлау өчен әсәрләр:

Ф.Әмирханның «Хәят» повестеннан бер өзек

Г.Кутуйның «Сагыну» нәсере

Муса Җәлилнеӊ “Кошчык” шигыре

Х.Туфанның «Кайсыгызның кулы җылы» шигыре

И.Юзеевнең “Калдыр, аккош, каурыеӊны” шигыре.




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   8   9   10   11   12   13   14   15   ...   42




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет