Сборник статей научно-практической конференции «Актуальные проблемы отечественной и зарубежной истории, филологии


XXI гасыр башы татар драматургиясендә абсурд элементлары



бет40/42
Дата07.07.2016
өлшемі1.55 Mb.
#182393
түріСборник статей
1   ...   34   35   36   37   38   39   40   41   42

XXI гасыр башы татар драматургиясендә абсурд элементлары


ХХ гасырның 80 еллар ахырында илдә башланып киткән демократик үзгәртеп коруларга бәйле рәвештә, каләм ияләре моңа кадәр яктыртырга ярамаган темаларга һәм проблемаларга мөрәҗәгать итә башлыйлар. Тататр драматургиясе туктаусыз процесста булып, үсеш-үзгәреш кичерә. Г.Арсланов билгелә­гәнчә, күтәрелгән проблемаларның кайберләре (мәсәлән, миллилек яки татар идеясе, милләтпәрвәрлек) йөз-йөз егерме еллык тарихы булган зур драматургиябызның иң беренче әсәрләрендә үк билгеләнеп, бүгенге көнгә яңарып, күптөрле сыйфатлар белән баетылса, икенчеләре күптән түгел генә формалашып, үсеш ала.1 Сәхнә әдәбиятында жанр һәм жанр формаларының төрлеләнүе күзәтелә. Болар барсы да ил күләмендә барган вәзгыят, халык тормышында көтелмәгән вакыйгалар, борылышлар белән дә бәйле. Каләм ияләре тарафыннан гомумкешелек кыйммәтләре, кеше гомере, аның яшәеше, шәхес иреге мәсәләләре алга куела. Мәгълүм булганча, һәр язучының эстетик идеалы тормыштагы социаль вакыйгалар, ул яшәгән төбәктәге иҗтимагый мохит һәм табигать күренешләре тәэсирендә формалаша башлый. Әдәбиятта яңа әсәрләр иҗат ителә, яңа геройлар барлыкка килә. А.Әхмәдуллин яшәеше­безгә үтеп кергән рухи түбәнлекне драмаларның эчтәлегенә генә түгел, ә форма-стиль үзенчәлекләренә дә тәэсир итә дип билгели һәм аны гаҗизлек мотивы дип атый.2 Бу чор сәхнә әдәбиятындагы сыйфат үзгәрешләре Т.Миңнуллин, И.Юзеев, М.Гыйләҗев, Р.Батулла, Р.Хәмид, Р.Мингалим, Ф.Садриев, Ф.Бәйрәмова, З.Хәким. Г.Каюмов, Д.Салихов, Р.Сәгъди, М.Гыйләҗев, Аманулла, Р.Зәйдулла, һ.б. иҗаты белән бәйле. Тоталитар режимны, бюрократик системасын фаш иткән пьесалар иҗат итлелә. Т.Миңнуллинның «Баҗа мал түгел, кәҗә туган түгел», З.Хәкимнең «Телсез күке», «Легионер», Р.Батулланың «Җимерелгән бәхет» кебек әсрләрендә сүз тоталитар система гына түгел, ә безнең яшәешебездә чәчәк аткан мәрхәмәтсезлек, кеше шәхесен изгән бюрократик идарәчеләр хакында да бара. Чынбарлыкны чагылдыруда авторлар төрле алым-чаралар эзлиләр, мифологик образларга, еш мөрәҗәгать итеп, яңа тормыш моделен төзиләр. Әлеге күренешләр галимнәр тарафыннан төрлечә кабул ителә. Мәсәлән, Р.Сверигин исә әлеге тенденцияне «фаҗигале сенсацияләр эзләү, һәм табу, күпвакыйгалык, хәл-вакыйгаларның бик тиз үзгәртеп кору ыгы-зыгысын күрсәтү шаукымы»1, – дип билгели. Р.Хәмид, Ю.Сафиуллин, З.Хәким, Ф.Бәйрәмова, М.Гыйләҗев, Д.Салихов иҗатында образлар төрлелеге, яңа эзләнүләр күзәтелә. Европа һәм рус әдәдбияты йогынтысында татар драматургиясенә «явызлык театры», «абсурд театры» агымнарының үтеп керүе күренә. «Бөтендөнья әдәбияты» китабында билгеләнгәнчә: «Абсурд это отказ от присущих рациональности способов познания и объяснения действительности, который создает предпосылки для возникновения области абсурдной реальности». 2О.Журчева раславынча: «Драма абсурда передает чувства шока, возникающего при осознании полной бессмысленности действительности, человеческого существования» 3.

«Шартлы-фантастик юнәлеш – заман чынбарлыгын шартлылык һәм әдәби алым булып килгән фантастик күренешләр аша чагылдыра. Соңгы елларда киң үсеш алып, ул «магик реализм», «абсурд театры», «явызлык театры» кебек агымнарга хас сыйфатларны да үз итә»4. «XX гасыр татар әдәбияты тарихы» дигән хезмәттә мифологик мәглүматлар, шартлы-мифологик, символик образлар, метафора, әкияти алымнар ярдәмендә укучыга идеал тормыш моделе тәкдим ителә, яшәеш кенә түгел, сәяси кыйммәтләр дә кире кагыла»1, дип билгеләнә. Әлеге күренеш­ләр З.Хәкимнең «Җен бутады», А.Хәлимнең «Кияү урлау», М.Гыйләҗевның «Бичура», «Баскетболист» кебек пьесаларында урын ала.

М.Гыйләҗевның «Баскетболист» комедиясендә мәсәлән, чынбарлык кешене шәхес буларак юк итә торган, акылга сыймый торган геройлар, шартлы-метафорик алымнар ярдәмендә бирелә. Геройлар ил күләмендә башланып киткән яңа иҗти­магый-социаль шартларга яраклаша алмыйлар, кылган эш-гамәлләре, омтылышлары аларны көлке хәлдә калдыра. Вакыйгалар яңгырдан соң утрау хәлендә калган Баткаклы авылында бара. Монда хәтта техника белән дә кереп булмый. Әсәрдә авыру, инвалид, Африкадан килгән кеше, эчкечелектән интегүче халыкның фаҗигасе тасвирлана. Биредә шартлылык авыл исе­менең бирелеше, геройларның исеме, образларның сурәтлә­нешендә ачыла. Сократ, Диоген, Платон, Венера кебек образлар аша драматург кешелекнең тормыш баткагында югалып калуларын, җәмгыять тарафыннан читкә кагылуларын бирә, шулар ярдәмендә әсәр тукымасына ялгызлык мотивы үтеп керә. А.Әхмәдуллин Баткаклы авылын татар яшәешенең моделе, ә баскетболчыларны, бүгенге хәл белән килешмичә, яңарышка омтылучылар дип бәяли2.

Авылның Баткаклы дип аталуы да символик төсмер ала, ул шартлы төстә милләт тормышын ачарга ярдәм итә. Шулай итеп, М.Гыйләҗевның «Баскетболист» комедиясендә йорт образы аша ил тормышына, үзгәртеп корулар чоры тәртипләренә, илдә­ге һәм хакимияттәге абсурд уеннарга, халыкның чарасызлык чигенә җиткән караңгы, «баткак» тормышына пародия биреп, драматург йорт–авылны төп сурәтләү объекты ясый3.

А.Хәлимнең «Кияү урлау» фантастик трагикомедиясендә дә персонажлары сәер булган кешеләр тасвирлана. Вакыйгалар үсешендә гасырлар дәвамында яшәп килгән кануннарның кире кагылуы, яшь кызларның тормышка җиңел караулары, бала табудан, ир-егетләрне буйсындыру, тигезлек урнаштыру теләге ачыла. Зилә белән Дилә теләкләрен тормышка ашыру максаты белән махсус йорт төзеп, Камил исемле егетне урлыйлар һәм аны үзләренә кол итмәкче булалар. Әмма аларның хыяллары тормышка ашмый. Автор раславынча, әлеге теория әхлаксызлыкка гына китерә. Ә.Закирҗанов билгеләгәнчә, «...моңа омтылучы ирдәүкәләрне үз асылын, ата-бабадан килгән яшәү рәвешен оныткан, әхлакый кануннардан йөз чөергән, үзләре дә рухи гарип ата-аналар тәрбияли. Кызганыч ки, моңа җәмгыять тә юл куя, кайвакыт исә этәргеч тә бирә»1. Татар драматургиясендә абсурд юнәлеш буларак формалашмаса да, сәхнә әсәрләрендә яңа алымнар, чаралар ярдәмендә шартлы-фантастик ситуацияләр, ышануы кыен вакыйгалар, гадәттән тыш арттыруларны куллану аша абсурд элементларын файдалануга китерә. Абсурд кеше яшәешенең мәгънәсен аңлауны шик астына куя. Чынбарлыкны акыл белән аңлатып та, аңлап та булмау халәтен, шул хис кичерешне акылга сыймый торган метафорик хәл, күренеш аша сурәтли. Әлеге халәт тормыштагы явызлык алдында яшәеш кыйммәтләренең иллюзия генә булуына төшенүдән туа. А.Хәлим көлүнең фантастик алымын уңышлы куллана. Җансыз кешеләрдән дә җансыз роботлар вакыйгаларда катнашып, көлүне фарс дәрәҗәсенә күтәрә.

З.Хәкимнең «Җен бутады» трагикомедиясендә татар миллә­тенең трагик халәте турында бәян ителә. Пьесада драматург җенне дә авыр көннәр кичерүче мифик образ буларак кына түгел, ә киресенчә кешеләргә ярдәм итүче буларак та чагылдырыла. Эчүчелеккә бирелгән Сәлманның автор хыя­лында бирел­гән җен һәм Ай белән сйләшүләре, шул вакыйгалардан соң аның башка планетага китүе тирән мәгънәгә ия. Алимент түләүдән качкан геройга чит планетада аборигеннар ташланалар, тотып бәйлиләр. Татуировкалы абориген үзе дә Җирдән качкан Камил булып чыга. Алар арасында кыргыйланган тагын бер татар булуы ачыклана. Шул вакыт Камил: «Без хәзер өч татар, өч якташ – рәхәтләнеп яшиячәкбез», дип татар халкының ирекле дәүләт турындагы хыялын игълан итә. Әмма бу кешеләр чит планетада да фикер бердәмлегенә килә алмыйлар, үзәк проблемаларны хәл итә алмыйлар. Җен исә өч татарның хәлен белү максаты белән чит планетага килә. Ул җир йөзендә урлау, талау киң таралган булуын, хәтта комунистны кыйнаган өчен Камилгә медаль дә бирү ихтималы бар дигән фикерне үткәрә. Тик Җеннең «...ил таркала. Закон юк, тәртип юк, иман юк» дигән сүзләре геройларны шатландырмый. Камил «монда кеше ашаучылар барлыгын искәртә. Җеннең «Сез әллә кайсы ерак йолдызларга очып китсәгез дә шул ук хәл булачак. Чөнки сез кемнеңдер хакимияте астында яшәргә күнеккән кешеләр»1 дигән сүзләрендә автор фикере яңгыраш таба. Җирдәге кешеләрдән өмет өзеп Җен чит планетага китә. Журчева О.В. билгеләгәнчә: «Один из наиболее частых мотивов драмы абсурда – демонстрация бессилия»2. Әлеге билгеләмә исә югарыда караган әсәрләрдә тулысынча чагылыш таба. Вакыйгалар бирелешендә геройларның көчсезлеге, алар арасында бердәмлек булмау чагылыш таба. Күренә ки, иҗтимагый-сәяси эчтәлекле әсәрләрдә драматурглар акылга сыймаслык вакыйгалар, ягъни абсурд алымы ярдәмендә бүгенге яшәешебезгә бәя бирәләр. Шул рәвешле, тормыштагы явызлык, михербансызлык, эчке бушлык алдында яшәеш кыйммәтләренең иллюзия генә булып калуына басым ясала. Сурәтләнгән дөнья чынбарлык фантастика һәм гротеск рәвешендә бирелә. Яшәешне яхшы белеп, авторлар хәзерге җитди проблемаларны, замандаш­ларының эш-гамәлләрен, әхлагын комедиячел конфликтларда ачалар. Хыялыйлык юлы ярдәмендә реаль тормышта булмаган сәер хәлләрдән торган яшәешне, уйлап табылган чынбарлыкны торгызалар. Милләт язмышы мәсьәләсе кискен фарс алымнарында ачыла. Әсәр белән таныша башлауга, ук аның характерлар бәрелешенә генә корылмавын, ә җәмгыятьтәге иң актуаль проблеманы калку итеп күрсәтү максат итеп куелганлыгы аңлашыла. Биредә заман алып килгән үзгәрешләр алдында кешенең еш кына көчсез булуы, җан тынычлыгы таба алмыйча, үз-үзе һәм әйләнә-тирәсендәгеләр белән каршылыкка керүе дә драматург игътибарыннан читтә калмый.




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   34   35   36   37   38   39   40   41   42




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет