Сборник статей научно-практической конференции «Актуальные проблемы отечественной и зарубежной истории, филологии


Татар теле дәресләрендә укучыларда кроссмәдәни компетенция формалаштыру



бет37/42
Дата07.07.2016
өлшемі1.55 Mb.
#182393
түріСборник статей
1   ...   34   35   36   37   38   39   40   41   42

Татар теле дәресләрендә укучыларда кроссмәдәни компетенция формалаштыру


Хәзерге заман мәктәбенең иң зур бурычы – уйларга, фикер йөртергә сәләтле, заман сулышын тоеп, алга атлаучы, уйлап табучан, югары әхлаклы, үз халкының тарихын, мәдәниятын белүче иҗади шәхес тәрбияләү.

Без билгеле бер дәрәҗәдә яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, фән-техника өлкәсендә, хезмәттә әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Үсеш-үзгәрешләр уку-укыту, тәрбия процессына да кагыла. Укыту-тәрбия өлкәсендә моңа кадәр билгеле ысуллар камилләшә, чаралар, таныш булмаган метод һәм алымнар гамәлгә керә.

Базар икътисадының бүгенге таләпләре һәм мәгълүмати җәмгыятьнең тиз темплар белән формалашуы мәгариф системасы алдында яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды. Россия педагоглары, заман таләпләрен искә алып, беренче мәртәбә буларак, укучы шәхесе үсеше – белем бирүнең мәгънәсе һәм максаты дигән фикергә килделәр. Мәгариф системасындагы яңалыкларны тормышка ашыру өчен икенче буын дәүләт стандартлары (ФГОС) төзелде.

Яңа стандартның гамәлдәгесеннән аермасы – бала шәхесе­нең игътибар үзәгенә куелуында. Ул белем бирүнең нәтиҗә­лелегенә йөз тота: укучы конкрет дисциплиналар буенча белем алып кына калмый, ә аларны көндәлек тормышта, алга таба укуында файдаланырга да өйрәнә.

Хәзер исә һәр мәктәп шушы яңа стандартлар нигезендә үз программасын эшләп чыгарырга, мәктәпнең юнәлешен бил­геләргә тиеш булачак. Стандартларның иң аек язылган урыны – укыту максатлары һәм нәтиҗәләредер, мөгаен.

Яңа стандартларның төп максаты – шәхес тәрбияләү, бәләкәйдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү.

Хәзер башлангыч сыйныф укытучысы укучыны укырга, язарга, санарга гына өйрәтеп калырга түгел, ә универсаль уку күнекмәләре формалаштырырга, проект эшчәнлегенең эксперты, җитәкчесе булырга да тиеш. ФГОС кертү традицион программаларда кертелгән артык информациядән котылырга, репродуктив укыту алымыннан эзләнүле укыту алымына күчәргә, укучының үзбәясен күтәрергә ярдәм итәчәк. Яңа стандартларга күчү укучылар өчен генә түгел, ә укытучылар өчен дә проблема булачак, чөнки укытучыга тулысынча эш алымын үзгәртергә, психологик яктан яраклашырга кирәк булачак.

Стандартка туры килгән программа белән эшләү нәтиҗәсендә башлангыч сыйныф укучысы:

– үз халкын, туган ягын һәм туган илен яратучы;

– гаиләдәге һәм җәмгыятьтәге кыйммәтләрне хөрмәт итә, аларны кабул итүче;

– тирә-якны актив рәвештә танып белергә омтылучы;

– белем алу өчен кирәкле һәм файдалы булган эш формаларын үзләштерүче;

– гаилә һәм җәмгыять алдындагы бурычларын аңлый, үзенең кылган гамәлләре өчен җавап бирергә сәләтле булуын күрсәтүче;

– тирә-яктагыларга игътибарлы һәм ихтирамлы, аларны тыңлый һәм аларга үз фикерен яки мөнәсәбәтен белдерә алучы;

– үзенең һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен үтәвенә булышлык итүче;

– шәхес буларак, укучы белемен үстерергә әзер, укуга һәм тирә-якны танып белүгә сәләтле, гражданлык позициясен күрсәтердәй шәхси сыйфатларга ия;

– үз иле һәм халкы өчен горурлык хисләренә ия булган укучы;

– төрле халыкларга, аларның тарихына һәм мәдәниятына карата хөрмәт һәм ихтирам хисләренә ия;

– бик тиз үзгәрүчән тирәлеккә яраклашырга сәләтле;

– тыныч һәм сәламәт яшәү рәвешенә йөз тотып, иҗади эш белән кызыксына, матди һәм рухи кыйммәтләргә сакчыл карый белүче шәхес булырга тиеш.

Яңа стандартлар башлангыч сыйныфлар өчен 2011 нче елда керде, урта сыйныфларда укучыларны — 2015 нче елда, өлкән сыйныфларны 2020 нче елда күчерү көтелә.

Бүгенге мәктәп заман белән бергә атларга тиеш. Димәк, заман укытучысы – үз эшендә төрле информацион технологияләр кулланучы, югары белемгә ия профессиональ педагог. Безнең төп максат – уйлый белергә сәләтле, һәр эшкә җаваплы караучы, куйган максатына ирешүче, алган белемен тиешле дәрәҗәдә куллана белүче шәхес тәрбияләү.

Стандарт укыту процессында милли һәм региональ компонентларны киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Ник дисәгез, укыту стандартларының берничә пунктында милли, региональ һәм этник үзенчәлекләрне өйрәнү турында сүз бара.

Стандартта укыту-тәрбия процессының нигезе – компетентлыкны, махсус белем һәм күнекмәләр камиллеген тәэмин итүгә юнәлтелгән 4 төрле универсаль гамәлләр (УУД) күрсәтелгән. Алар:

– шәхси сыйфатлар;

– регулятив гамәлләр (уку мәсьәләсен кую, чишү юлларын билгеләү, эффектив булганын сайлап алу, чишү, үз эшенә контроль ясый һәм бәя бирү күнекмәсе);

– танып-белү гамәлләре (нәрсә эшләүгә карамастан ысул аерып алу, төрле белем чыганакларыннан файдалана белү һәм эчтәлекне модельләштерү күнекмәсе);

– коммуникатив гамәлләр (укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү күнекмәләре).

Укытуның универсаль гамәлләрен формалаштырудан тыш, ФГОС төп компетенцияләрнең үсешенә дә юнәлдерелгән. Болар:

– танып белү,

– кыйммәти-мәгънәви,

– иҗтимагый,

– мәгълүмати,

сәламәтлекне саклау,

– коммуникатив.

Коммуникатив компетенция үз чиратында кроссмәдәни компетенциягә ия булуны таләп итә. Нәрсә соң ул кроссмәдәни компетенция?

Кроссмәдәни компетенция – өйрәнелә торган телдә сөйләшүче халыкның милли-мәдәни үзенчәлекләрен, этикет кагыйдәләрен белеп һәм әлеге аермаларны – икенче тел нормаларын – искә алып оештыра алу сәләте ул. Бу төр компетенция «лингвострановедение», ягъни тел аша халыкны һәм илне өйрәнүгә караш, «фон»(төп нигез, җирлек) кебек төшенчәләр белән тыгыз бәйләнештә тора, һәм күп очракта алар синоним буларак та кулланыла. «Лингвострановедение» төшенчәсе халык телендә даими кулланылышта булган мәдәни мирасны өйрәнүне үз эченә ала. Икенче бер телгә өйрәтүгә әлеге карашны билгеләү өчен, Ф.С.Сафиуллина «тел аша халыкны өйрәнү» дигән терминны тәкъдим итә, ә Ф.Ф.Харисов исә «лингвокультурология» атамасын куллана. Фән мәгълүматларына килгәндә, алар милли мәдәният турындагы белемнәрне үз эченә ала. Г.Д.Томахин аларны ике төркемгә бүлеп карый:

1. Реалияләр – милли мәдәният үрнәкләре һәм күренешләре турындагы белемнәр. Бу төркем, үз чиратында, ике төркемчәдән гыйбарәт: а) халыкның фәнни, мәдәни, әдәби, икътисадый, иҗтимагый, һәм җәмгыяви тормышындагы казанышлары, гореф-гадәтләре һәм традицияләре; ә) аларны чагылдыра торган лексик берәмлекләр: шушы халык өчен генә хас булган әйберләрнең исемнәре, тарихи вакыйгаларның атамалары, фольклор каһарманнарының исемнәре, фразеологизмнар һ.б.

2. Сөйләм этикеты үрнәкләре – шушы илдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, принциплары: әдәплелек, тыйнаклык, стандарт аралашу ситуацияләрендә билгеле бер сөйләм үрнәкләреннән файдалану һ.б.

Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып килеп баса. Чөнки тел ярдәмендә кешенең һәм иҗтимагый төркемнәрнең уй-фикерләре формалаша. Мондый шәхес характеристика­сының бер өлешен кроссмәдәни грамоталылык тәшкил итә. Аның формалашуы төрле милләт мәдәниятларына хөрмәт һәм кызыксыну тәрбияләүдән тора. Тел шулай ук шул телдә сөйләшүче халыкның мәдәниятен яклаучы да, саклаучы да. Кызыксыну белән беррәттән милли үзаң формалаштырырга да кирәк.

Дәресләрне коммуникатив технологиягә нигезләнеп оештырганда гына кроссмәдәни компетенцияне үстереп була. Һәм бары тик шул телдә җанлы аралашу гына башка милләт мәдәниятына карата кызыксыну уятыр дип фаразлыйм.

Нәтиҗәдә, кроссмәдәни компетенция формалаштыруда коммуникатив технологиягә нигезләнгән эш төрләре (текслар аша диалог, сорау-җавап, уен, рольле уен, әңгәмә, тел белеменең төрле бүлекләре буенча биремнәр эшләү һ.б.) төп рольне үти. Укучылар, беренчедән, тел белемен, грамматиканы өйрәнсәләр, икенчедән, шул телдә сөйләшүче халыкның мәдәниятын үзләштерәләр. Ягъни, кроссмәдәни компетенция үсә.

Коммуникатив нигездә оештырылучы эш төрләренең берсе – уку текстларын куллануга аерым тукталасым килә.

Балалар татар теле һәм әдәбияты аша кроссмәдәни компетенциягә ия булсыннар өчен, мәктәп дәреслекләрендә бик күп эш төрләре тәкъдим ителә. Шулардан тыш өстәмә материал буларак халкыбызның гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, шәһәребезнең истәлекле, тарихи урыннары, урамнары, һәйкәлләре, театрлары, атаклы кешеләрнең – язучыларның, галимнәрнең – тормышы, хәзерге вакыттагы казанышлары, киләчәккә планнары һәм башкалар турындагы текстлар аша кроссмәдәни компетенцияне формалаштырырга омтылу кулай булыр дип уйлыйм мин. Бу төр эш аша укучылар татар мәдәнияты белән таныша, яңа лексик берәмлекләр үзләштерә һәм аларда грамматик күнекмәләр активлаштырыла. Димәк, текстларда кулланылган материал буенча грамматик биремнәр дә үтәргә мөмкин.

Россия модернизациясенең төп факторларының берсе булып Россия гражданины шәхесенең рухи-әхлакый үсеше тора. Бу Россия укучыларының рухи-әхлакый тәрбия бирү концеп­циясендә дә билгеләнгән. Рухи һәм әхлакый яктан камил булган шәхес – кроссмәдәни компетенциягә ия булган шәхес. Димәк, анда этник тәңгәллек формалашкан булырга тиеш, ягъни хәзерге заманда яшәүче шәхес башка мәдәниятларны үз мәдәнияты белән тигез күрергә тиеш. Шулай итеп, кроссмәдәни грамоталылык эмпатия, трансспекция, коммуникатив мәдәният, үз һәм башка халык мәдәниятларын белүне үз эченә ала. Бу кешегә этно-толерант шәхес булырга һәм мәдәниара мөнәсәбәтләр ситуацияләрендә продуктив эш итәргә мөмкинлек бирә.

Укытучы буларак минем бурычым – укучыларны мәдәни плюрализмны аңларга һәм кабул итәргә, демократик кагыйдәләр һәм камилләшкән толерантлык хисләре белән яшәргә өйрәтә белү.


Г.И.Каюмова


Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   34   35   36   37   38   39   40   41   42




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет