Дини әдәбияТның яңа әдәбият барлыкка килүдәге роле
Төрки китапларның күпчелек бер өлешен дини эчтәлекле китаплар тәшкил итә. Дини әдәбият та кешелекнең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Алар диннең асылын халыкка төшендерү, дин әдәбенә өйрәтү максатын күздә тотып язылганнар. Бу китапларны да ике төркемгә бүлеп карау дөрес булыр. Аларның бер өлешен ислам дине тәгълиматын чагылдырган, аның өйрәтмәләрен шәрехләгән китаплар тәшкил итә. Икенчеләре дә дөньяны, яшәешне ислам дине кануннарына нигезләнеп тәкъдим итә, әмма турыдын-туры Коръән аятьләре, коры үгет-нәсихәт, дини аңлатмалар аша түгел, ә сәнгати чаралар, образ-тасвирлар ярдәмендә моңа ирешә. Нәтиҗдә халкыбыз арасында киң таралып, дистә гасырдан артык халкыбыз арасында яшәп, аңа хезмәт иткән Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф», Рабгузыйның «Кыйссасел-әнбия», М. Болгариның «Нәһҗел–фәрадис», Хисам Кятибнең «Җөмҗөмә солтан» әсәрләре, «Кисекбаш» дастаны кебек китаплар туган.
Укучыны әдәпкә, дин кануннарына өйрәтүне максат иткән китаплар, нигездә, Коръәннән килгән сюжетлар, андагы образлар, дөньяны күзаллауда, яшәешнең асылын аңлатуда андагы өйрәтүләргә таяналар. Коръән шулай ук әдәби әсәрләрнең сәнгати корылышына, жанр һәм сюжетларына да сизелерлек тәэсир ясый.
Билгеле, Коръән үзе дә яшәеш кануннарын үзенә сыйдырган китап булып тора. Анда шулай ук шартлылык, образлылык зур урын ала. Әмма аның тоташ сюжетка нигезләнмәве, кануни характерда булуы, Аллаһы тарафыннан иңдерелгән изге китап булып саналу аны башкалардан аерып тора. Бу урында аның гарәп телле язма икәнен дә аерып күрсәтү дөрес булыр.
Шулай итеп, идея ягыннан Коръәндәге кануннарны, исламча яшәү алга сөргән, мөслман әдәбенә өйрәтә торган ярымдини, ярымдөньяви төрки телле әсәрләр иҗат ителә. Бу төрки халыкларның ислам дине кабул итүләре белән бәйле.
Димәк, дини әдәбият һичкенә дә Коръән аятьләре, хәдисләр я булмаса, дини тәгълимат бирүче китаплар гына түгел. Аларның күпчелек бер өлешен тормышны Коръән кануннары нигезендә күзаллауга, ислам дине идеяләрен әдәби чаралар ярдәмендә халыкка ирештерүдә төп чара булган әсәрләр тәшкил итә. Әлеге китапларда күп очракта геройлар, вакыйгалар ике яссылыкта карала. Беренчесе акыл белән кабул ителә, аңлашыла торган реаль яссылык. Икенчесе, Коръән китабындагыча ирреаль катлам. Мәсәлән, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәре һәм андагы образларга гына игътибар итсәк тә, шуңа инанырбыз. Әсәрдәге вакыт агымы, Йосыфның язмышындагы фәрештәләр ярдәменнән файдалануы, Зөләйханың озак еллар кияүдә яшәп тә, Йосыф өчен гыйффәтле килеш саклануы һәм башка бик күп фактлар гадәтилектән, реальлектән ерак тора. Ә Зөләйха образы җир тормышына реальлеккә бик якын. Аның сабырсызлыгы, һәммәбезгә хас булгача үз максатына ирешү өчен ялганнан да тайчынмавы, мәхәббәт газаплары һәм башка бик күп яклары тормышчан. Әсәрдә көнләшү, хөсетлек, ялган, явызлык, әләк кебек күп кенә җир кешесе, реаль яшәеш өчен хас сыйфатлар үзәккә алынган. Бу начар сыйфатларның кеше язмышына тискәре тәэсире, гөнаһсыз затларны да үз каралыгына тартып, аларның дә бәхетен җимерүе нәкъ тормыштагыча. Шулай итеп, дини эчтәлекле (ул Коръән аятенә нигезләнгән) әсәрдә яшәешебез өчен сабак бирерлек тормышчан идея салына.
Шулай итеп, идея ягыннан Коръәндәге кануннарны, исламча яшәү алга сөргән, мөслман әдәбенә өйрәтә торган ярымдини, ярымдөньяви әсәрләр иҗат ителә. Аларда тормыштан алынган реаль вакыйгалар белән ирреальлек кушылып китә, әкияти шартлылык күзәтелә. Әмма алар үз вакытында укучының күңеленә уелып кергән, ихлас ышанып кабул ителгән һәм олы тәрбия вазифасын башкарган.
Дини эчтәлекле әсәрләр үзләренең башлангычлары белән Изге Коръәнгә барып тоташа. Бу борынгы әдәби традицияләрдән килә. Төрки халыкларга хас нәзирәчелек – билгеле сюжетны эшкәртеп яңаны иҗат итү – моның асылын тәшкил итә. Нәтиҗәдә Коръәннең аерым сүрәләрен нигез итеп алып әдәби әсәрләр иҗат ителә.
Вакытлар үтү белән дини эчтәлектәге ярымреальлеккә, ярымшартлылыкка корылган китаплар икенчерәк планга күчеп, дөньяви әдәбият, тормышны реалистик күзлектән карап тасвирлаучы әдәбият формалаша. Тик аңа карап әдәбиятка дини китапларның йогынтысы тукталып калмый. Бу әле дөньяви әдәбиятта да дәвам итә. Дөньяви эчтәлекле төрки язма әдәбиятында образлар системасы, сүз-сурәт тудыру, әхлакый идеяләр,үрнәк уңай герой тудыру алымы алга таба да дәвам итә.
Татар әдәбиятының мәгърифәтчелек чоры, ХХ йөз башы әдәбияты тулысы белән диярлек шуны раслый. Әле ХХ йөз башында да дини китапларга хас булган алымнарга мөрәҗәгать итү, шуның аша үз чорына, яшәешебезгә бәя бирү алымы кулланыла. Бу халкыбызның бөек әдипләре Г.Тукай, Ф.Әмирханнар иҗатында. Әйтик, Г.Тукайның «Хаҗи», Ф.Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт» әсәрләре шуның мисалы. Монда инде авторлар әсәрнең реаль кабул ителешенә зыян салмау өчен төш күрү алымын файдаланалар. Әсәрнең нигезендә дини кузаллаулар ята, әмма алар сатирик гәүдәләнеш алып автор идеясен ачарга ярдәм итә.
Дини әдәбиятларга хас булганчы тормышка бәя бирүне ике яссылыкка салу – реаль һәм ирреаль катламнардан торган сюжет корылышына мөрәҗәгат итү хәзерге әдәбиятта да очрый. Бу Г.Гыйльманов, Ф.Бәйрәмова әсәрләрендә чагылыш тапты. Алар иҗатындагы ирреаль катлам фантастик алым булудан бигрәк, кешенең тормышын, аның эчке кануннарын, кеше һәм табигать берлеген раслаучы, явызлыкка җәза бирүче безнең һәммәбездән өстен, без аңлап бетермәгән илаһи көч барлыгын дәлилләүче буларак кулланыла.
Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була: төрки китабының зур бер өлешен дини эчтәлекле китаплар алып тора. Бу китаплар татар халкы өчен генә түгел, ә барлык төрки халыкларның уртак хәзинәсе. Аларның төп чыганагы Коръән дисәк, һич тә ялгыш булмас. Бу китаплар төрки язма әдәбиятының чишмә башы булып тора һәм дөньяви әдәбият барлыкка килү юлында әһәмиятле этәргеч булып санала. Дини эчтәлекле әдәбият яңа әдәбиятка тел-сурәтләү чаралары, образлар системасы эшләнешенең һ.б. бик күп үрнәкләрнең асылын булдыра. Күргәнебезчә аның традицияләре хәзерге әдәбиятта да дәвам итә.
Без һич икеләнмичә дини эчтәлекле китаплар барлык төрки халыкларның әдәбиятының нигезендә ята һәм хәзергәчә аңа хезмәт күрсәтә дип әйтә алабыз.
Файдаланылган әдәбият
1. Миңнегулов Х.Й. Коръән һәм татар әдәбияты // Мәгариф. 1993. №3. (15). 17 б.
2. Татар әдәбияты тарихы: 6 томда: Т. 1 (Урта гасырлар дәвере) / Баш ред.: Н.Г.Юзеев. Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. 566 б.
3. Татар әдәбияты тарихы: 6 томда: Т. 3 (ХХ гасыр башы) / Баш ред.: Н.Г.Юзеев. Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. 600 б.
Ф.Х.Миннуллина
Достарыңызбен бөлісу: |