Сборник статей научно-практической конференции «Актуальные проблемы отечественной и зарубежной истории, филологии


Татар драматургиясендә шәхес концепциясен гәүдәләндерүдә ил картлары образлары



бет38/42
Дата07.07.2016
өлшемі1.55 Mb.
#182393
түріСборник статей
1   ...   34   35   36   37   38   39   40   41   42

Татар драматургиясендә шәхес концепциясен гәүдәләндерүдә ил картлары образлары


«Шәхес концепциясе» дигәндә без кеше шәхесе турында үзара бәйләнгән, берсе икенчесеннән чыгарыла торган карашлар системасын күздә тотабыз, шушы карашлардан чыгып, кеше шәхесенең әдәби иҗатта, теге яки бу язучының әдәби әсәрендә тоткан урынын аңларга, аны төрле яклап ачарга тырышабыз. «Башка фәннәр кеше шәхесен өйрәнүгә төрле яклап якын килсә, әдәбият кешене, иҗтимагый һәм индивидуаль күренеш буларак, бербөтен итеп өйрәнә. Кеше шәхесе сәнгать әсәренең башлангыч хәрәкәтен, нигезен, әдәби образларның эчке асылын билгели. Әлеге төп мәсьәлә тирәсендә сәнгатьнең башка компонентлары да оеша»1. Әдәби иҗатта кеше концепциясе – үз эченә фәлсәфи, этик, эстетик һәм әдәби әсәрне тудыручы башка нигезләрне дә ала торган күләмле тема. Әдәби әсәрләрнең үзәгенә «рухи мохит», «шәхеснең рухи тормышы», ягъни «шәхес концепциясенең аерылгысыз өлешен тәшкил итә торган эчке дөньясы»2 куела. Бу процесс әдәбиятта кеше концепциясе мәсьәләсенең билгеле бер дәрәҗәдә тирәнәюенә китерә. Шәхеснең рухи дөньясына игътибар артуны, кешене «рухи кыйммәтләр продукты» итеп сурәтләүнең камилләшә баруын әдәбиятның барлык жанрларында, шул исәптән драма әсәрләрендә дә күзәтергә була. Хәзерге татар драматургиясендә үзәккә алынып яктыртыла торган, бүгенге көндә бик тә актуаль булган мәсьәләләр түбәндәгеләр: милләтләрне киметүгә, аларны юкка чыгаруга йөз тотуның зыяны, авылларның бетүгә таба баруы, татар халкының гасырлар дәвамында сакланган милли гореф-гадәтләренең санга сугылмавы, туган телнең милли тормышта үз урынын саклый алмавы, халыкның иң күркәм сыйфатларыннан берсе булган хезмәт сөюне югалту, җиңел юл белән баю, хәрәм мал җыю, үз балаңнан баш тарту, хирыс теләкләрне тормышка ашыру бәрабәренә җинаять кылу, гаиләгә игътибар кимү, көннән-көн чәчәк ата барган эчкечелек, рухи түбәнлек, әхлаксызлык, битарафлык, миһербансызлык, кансызлык һ.б. Иҗтимагый-сәяси тормышның асылын билге­ләүче бу проблемалар кеше шәхесе белән төрле яклап бәйлән­гән. Алар кешенең яшәү рәвешенә, рухи дөньясына, дөньяга карашына төрлечә йогынты ясыйлар. Шуңа күрә дә шәхеснең иҗтимагый тормыштагы ролен аңлау, аның рухи кыйммәтләрен билгеләү кешенең тирәлек, мохит, чор белән бәйләнеше аркылы гына башкарыла ала. Менә ни өчен заман билгеләрен үзендә йөрткән шәхес мәсьәләсе бүгенге көндә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора.

Әдәбиятта шәхес концепциясенең үзенчәлекле чагылышын тип буларак тагын да зуррак, сәнгатьчә эрерәк бирелгән, хезмәт иясенең намусын, әхлакый сафлыгын һәм башка уңай сыйфатларны үзендә туплаган ил картлары образларында күрергә мөмкин. Болар – үзләренең намуслы хезмәтләре, әхлакый кыйммәтләре, рухи байлыклары, ата-баба йолаларына, гореф-гадәтләргә мәрхәмәтле, аларга тугры булулары, туган туфрак, газиз йорт өчен җан атып яшәүләре белән үрнәк булган могтәбәр карт һәм карчыклар.

Р.Сверигин: «Татар әдәбияты халыкның акыллылыгын, мәгърурлыгын, кирәклеген үзенә җыйган картлар образларына элек-электән бик бай булды. Мондый аксакаллар – хөрмәткә лаек олы кешеләр – күп вакытта гадел хөкем сүзен әйтүчеләр рәвешендә әсәргә кертеләләр иде»1, – дип яза. Соңгы елларда татар сәхнә әдәбиятын буеннан-буена иңләп үтә торган милләт язмышы мәсьәләсе үзенчәлекле геройлар иҗат итүгә китерде. Инкыйраз куркынычы, беренче чиратта, өлкән буын вәкилләре аша чагылдырыла. Әдәбият үзәгенә карт кешеләр образы «ил карты» сыйфатында бүгенге көнне, бүгенге кешеләрне тирәнрәк аңларга теләүдән килеп керде сыман.

Татар драматургиясендә үзәгенә «ил карты» образын куеп сурәтләүче әсәрләр шактый. Бу уңайдан Р.Хәмид, Т.Миңнул­лин, И.Юзеев, А.Гыйләҗев, Р.Батулла, Ю.Сафиуллин, Д.Сали­ховлар иҗаты – «үткән белән бүгенгене тоташтырып торучы өлкән буын образлары белән үзенчәлекле»1. Драматургларның игътибар үзәгендә – ялгызлыкка дучар ителгән, якыннары белән уртак тел таба алмаучы, еш кына заман үзгәрешләрен төшенмәүче, яшәешкә үтеп кергән күңел катылыгы, миһер­бансызлык күренешләреннән гаҗиз калган шәхесләр. Әлеге әдипләрнең әсәрләрендәге картлар – «ак вә пакь күңелле изге җаннар, акыл ияләре. Алар халкыбыз намусы булып гәүдәләнә. Алар – милләтебез хәтере, әдәп, әхлак сакчылары. Алар рухи дөньябызның чисталыгын, сафлыгын саклап, чишмә башында торучылар... Алар кешеләрнең кайгы-шатлыгын уртаклашып яшәүче, эчке дөньяларының матурлыгы белән тамашачыда ихтирам уятучы образлар»2.

Р.Хәмиднең «Китәм инде» драмасында оныкларының кылган эшләре өчен тиешенчә җавап бирүләрен таләп иткән Инсафетдин; «Синең урыныңа кайттым» драмасында бик күп еллар колхозга җитәкчелек итүе, гомер буе халык киңәшчесе булуы, хәзер дә үзенең акыллы киңәшләре белән авыл халкының абруен казанып яшәве, хезмәт сөюе, эшен җиренә җиткереп башкаруы, оныгында да хезмәткә хөрмәт уята белүе белән Хәбировлар йортының йөз аклыгы, намус пакьлеге булган, ничә еллар Хәбировлар нигезен какшатмый, аңа тап төшерми саклый белгән, әлеге йортның горурлыгы саналган Мәгънәви карт; «Айсберг»та зур производствоның берләшмә җитәкчесе булып эшләүче, яшьтәше Троянкер Вячеслав Семеновичтан аермалы буларак, җәмгыятькә намус белән хезмәт итүче, коммунистлар баш булып алган тоталитар җәмгыятьнең гаделсезлекләрен фаш итүче, кешеләр язмышы белән рәхимсез уйнаучы җитәкчеләрне гадел хөкемгә тартучы ярсу йөрәкле, саф күңелле олы яшьтәге слесарь Гыйздулла абзый; «Тигезәкләр» трагифарсында яңа тормыш коруга күп көч куйган, оныгына төпле киңәшләрен биреп гомер итүче «ил өстендә иләмән карт»1 Минһаҗ, аның хатыны Тәүсига карчык; «Актамырлар иле» трагедиясендә милли рухны сакларга тырышып йөрүче Мөштәри карт, «Майның унбишләрендә» драмасында инде бетеп бара торган авылның киләчәген саклап калу өчен тырышкан, шул ният белән авылда искиткеч матур йорт торгызган балта остасы Варис карт – шундыйлардан.

«Майның унбишләрендә» драмасында халкыбызның эшкә сәләтлелеген, булдыклылыгын, эшчәнлеген, хезмәт сөючән­леген билгеләүче, элекке заманнардан бирле сакланып килгән һөнәрне Варис картның күз карасыдай саклавы, әлеге һөнәрне көндәлек тормышта бик яратып файдалануы, алай гына да түгел, оныгын да балта эшенә өйрәтүе, һөнәр кадерен төшен­дерергә, хезмәткә хөрмәт уятырга омтылуы ихтирамга лаек. Ва­рис картның оныгы Айдарга әйткән сүзләренә игътибар итик: «Бер кеше дә дөньяга мәңгегә килми, ә һөнәр үлмәскә тиеш. Синең бабаңнар гомер-гомергә балта остасы булып дан тотканнар... Егет кешегә күбәләк кебек урыннан-урынга күчеп йөрү килешми ул. Бер эш сайла – гомерлек булсын! Үзеңә дигәнне дөрес сайлау җиңел түгел, әлбәттә... Син, бәлки, бабаң бөтен нәрсәгә үзе өйрәнгәндер дип уйлыйсыңдыр. Юк, улым. Карт бабаңнар мирас итеп калдырды миңа үз һөнәрләрен. Сакларга куштылар. Матур бизәкле бер такта кисәге күрдең ич? Яшел тартмада. Минем өчен алтын бәһасе тора ул такта кисәге! Кимендә дүрт йөз илле ел элек ясалган әйбер ул! Ә мин һаман шул өлгедән файдаланам...»2. Картның әлеге сүзләре оныгына, шул исәптән барлык яшьләргә дә васыяте булып яңгырый. «Олы юлның тузаны» драматик повестенда йортындагы үзе белән бер яшьтә булган һәр әйбергә сакчыл карашлы, песие, кәҗәсе белән дә, җансыз йорт әйберләре белән дә үз итеп, якын итеп сөйләшүче Нәүхәбәр карчык милли рухлы милләт анасы буларак күз алдына килеп баса. «Тормышының соңгы көннә­рендә әнә шулай кәҗәсе, песие һәм татар тормышының бизәк­ләре – йорт кирәк-яраклары – агач өстәл, чалгы бизеннән ясалган пычаклар белән яшәп ятучы» әлеге изге җан турында А.Гыйләҗев: «Бүгенге яшәештә Нәүхәбәр әби янәшәсенә куярлык кеше юк»1, – дип яза. Карчыкның «өйдәге һәр җиһаз-предметка мөрәҗәгать итеп уйлану-сөйләшүендә үзенең, гаиләсенең генә түгел, бөтен халыкның каршылыклы, хәтта фаҗигале язмышы ачыла. Улы Тәфкил белән аңлаша алмау сәбәпләрен ана үз тормыш юлыннан эзли, акрынлап аның җәмгыятьтә, яшәп килгән тәртипләрдә икәнлеген аңлауга килә»2. Нәкъ әлеге монологта Нәүхәбәр әбинең рухи халәте, каршылыклы катлаулы характеры, драматизм тулы эчке кичерешләре ачыла. Әлеге монологта вакыт категориясенең дә чагылышын күрәбез. Бу категория дә геройның характер үзенчәлеген ачуда әһәмиятле роль уйный. Әллә нинди авыр вакытларда да Нәүхәбәр әбинең акылы сүрелмәгән, характер бөтенлегенә зыян килмәгән, ул – татар халкының бөтен матур гадәтләрен үзенә туплаган тере тарих. Драматург аларның берсен дә идеаль герой пьедесталына күтәреп сурәтләми. Реаль шәхес буларак ялгышу, хаталану, кайсыдыр яклары белән әйләнә-тирәдәгеләргә уңайсызлыклар тудыру аларга да хас.

Татар драматургиясендә Т.Миңнуллин иҗаты шулай ук – гыйбрәтле язмышлы картлар образына бай иҗатларның берсе. Мәсәлән, драматургның «Нигез ташлары» драмасында гомер буе карчыгына гына түгел, ерактагы шәһәрләрдә тыныч кына яшәп ятучы уллары һәм киленнәренә дә тынгылык бирмәүче, бик тә әһәмиятле рухи-әхлакый проблеманы хәл итү максаты белән, балаларын авылга чакыртып кайтаручы зирәк Гарифулла карт; «Миләүшәнең туган көне»ндә бу дөньяда мескен булмас­ка кирәк дигән фикерне алга сөргән колхоз рәисе Харис; «Үзебез сайлаган язмыш»та укыту практикасында ялгыш юлдан киткәнен соң гына төшенгән, шулай да ялгышын танырга үзендә рухи көч таба алган карт укытучы Нариман; «Әлдер­мештән Әлмәндәр»дә тапкыр телле, көр күңелле, Әҗәл сүзләре белән әйтсәк, «гомере буе яшәүнең кадерен, тәмен белеп яшә­гән, ...иң авыр чакларда да тормыштан ямь таба белгән, ...авылның шатлыгы, өмете»1 булган тынгысыз ил карты Әл­мәндәр; «Монда тудык, монда үстек» драмасында егерме ел буена үзен нефть эшенә багышлаган, эшче намусына тап төшермәгән, хәзер лаеклы ялда булса да, һәрдаим яңалыклар белән кызыксынып, киләчәк буын язмышы өчен борчылып, җан атып, туган җир кадерен белеп, балаларына, оныкларына да туып үскән җир кадерен төшендерергә тырышып, хезмәткә хөрмәт тәрбияләп гомер итеп ятучы Саттар карт образлары – халыкның уңай сыйфатларын, иң күркәм гореф-гадәтләрен җыйнап һәм саклап килгән аксакаллар. Драматург аларны заман рухын сизгер тоеп яшәүче кешеләр итеп гәүдәләндерә.

А.Гыйләҗевнең «Ефәк баулы былбыл кош» драмасында авылда гомере буе тимерче булып эшләгән, алай гына да түгел, заманында «каеш баулы лачын кош» белән «ефәк баулы былбыл кош»ларны ярәшү-кавыштыру йолаларын, җырларын, гореф-гадәтләрне яхшы белеп, яучы вазифасын да оста башкарган, фаҗигале язмышка дучар булган өч улын да җирләп, дөм ятим калгач, картлар йортына килгән, кешеләргә бик ярдәмчел, олыны олы, кечене кече итә белгән Мияссәр карт та «олы җанлы ил агасы, көчле шәхес буларак гәүдәләнә»2. Үзенең игелекле эшләре, кылган гамәлләре белән өлкәннәргә һәм яшьләргә үрнәк ул. Ил иминлеге, табигатькә сакчыл караш, ата-анага мөнәсәбәт мәсьәләләре, туган авыл, киләчәк буын язмышы аны борчый һәм сагышка сала: «Авыл бетә бит, авыл! Яшьләр авылны сөйми. Авыл белән моң бетә, моң! Күңел моңы бетә! Әкиятләр бетә, табышмаклар... Яшьләр нигезне ныгытмыйлар, өйләнмиләр. Көмешле Елга бетә. Авылымның җан биргәнен ничек түзем генә карап торыйм?»3.

Проза әсәрләрендә дә өлкәннәр образлары үзәктә тора. А.Гыйләҗевнең «Яра» повестенда сугышта хәбәрсез югалган уллары Габдулланы йөрәк яраларыннан кан саркытып, көн дә аны көтеп яшәүче Сөләйман карт һәм аның карчыгы Зөләйха ата-ана өчен иң зур хәсрәт – бала хәсрәтеннән туган җан җәрәхәте газапларын сабыр гына, эчтән генә кичерә белүче түзем, олы җанлы, миһербанлы, тыйнак, бер-берсенә таяныч булып гомер итүче, халкыбызның иң матур гадәтләрен үзләренә туплаган ил картлары булып күз алдына килеп басалар. Ә.Еники прозасында да еш очратырга мөмкин аларны. Мәсәлән, «Әйтелмәгән васыять» әсәрендә Акъәби, Миңлебай карт образлары, «Тауларга карап» хикәясендә Локман карт, «Вөҗдан» повестенда мишәр картлары – шундыйлардан. Әлеге картларның уй-кичерешләрендә заманның, тормышның алга барышында котылгысыз каршылыклары чагыла; шулар турында уйлану, борчылу сизелә. Аларның уй-фикерләре, фәлсәфә-бәхәсләре тормыш кануннарының гомумиләштерелгән җыел­масын гәүдәләндерә. Й.Нигъмәтуллина Акъәби образының ХХ гасыр татар әдәбиятында «милли әдәби тип» булып китүен билгеләп үтә. Әлеге образның асылы, галимә фикеренчә, милли традицияләрне, дини, әхлакый кануннарны саклауда чагыла1. Д.Заһидуллина бу образны татар әдәбиятында чагылыш тапкан, милли әдәбиятлар биргән архетип образ дип саный. Ул аның «аклык, сафлык, корбанчылык сыйфатларын калку гәүдәлән­дергән өлкән буын хатын-кызы һәм «ил анасы» архетибы»2 булуын ассызыклый. Р.Хәмид иҗатындагы алда әйтеп үткән халык хәтеренә, гореф-гадәтләргә, милли традицияләргә тугрылык саклап гомер итүче Нәүхәбәр әбине дә шундый архетип образлар рәтенә кертеп карарга була. Татар әдәбиятында, «ана архетибының бер модификациясе төсендә»3, милли проблемаларны калку яктырткан әсәрләрне туплап торучы Акъәби образлары еш очрый. Әйтик, А.Гыйләҗевнең «Җомга көн кич белән» повестенда Бибинур, Ф.Садриевның «Таң җиле» романында Нуриасма, Н.Гыйматдинованың «Күке төкереге» повестенда Ак әни образлары – шундыйлардан. Гомумән, югарыда бәяләп узган картларның барысын да үткән белән бүгенгене бәйләп торучы, гомумкешелек кыйммәтләренә ия булган, илнең төп иҗтимагый һәм рухи проблемалары үзәгендә кайнаучы «акыллы карт һәм карчыклар архетибы» буларак карарга мөмкин. Алар әдәби әсәрнең кыйммәтен, тәэсир көчен билгели. Олы тормыш тәҗрибәсе булган хөрмәтле ил картлары образларын шулай ук Ә.Баян, Х.Сарьян, М.Мәһдиев, Ә.Гаффар, М.Га­лиев һәм башка язучыларның проза әсәрләрендә дә очратырга мөмкин.

Картлар хәзерге яшьләрне никадәр генә аңларга тырышсалар да, аларның кайбер яклары белән килешеп бетә алмыйлар. Яшьләрдәге кырыслык, битарафлык, ваемсызлык өлкәннәр күңелен рәнҗетә, аларда ялгызлык, ятимлек хисе тудыра. Битарафлык яшьләрдә туган авылга, газиз йортка, туган телгә, кешеләргә, өлкәннәргә, туганнарга, ата белән анага мөнәсә­бәттә чагыла. Өлкәннәр белән яшьләр арасында конфликт та шул сәбәпле килеп чыга. «Тигезәкләр»дә Минһаҗ карт белән Тәүсига карчык диалогында да югарыда әйтелгәннәр раслана:

Тәүсига. ... Чүплек башына бу сәгатьне түгел, икебезне илтеп ыргытасы!.. Ленарыңа әйт кенә – эһ тә итми, матаеның бишегенә салып илтеп ташлаячак!.. Ничә көн инде кереп хәлебезне дә белгәне юк... Өлкәнрәкләреннән хат-хәбәр дә көтмим инде хәзер... Элегрәк Сафиясе белән Нәһирәсе язгалыйлар иде – хәзер алары да әллә оныттылар, әллә...

Минһаҗ. Бар да, кешегә ияреп, байлык артыннан куалардыр... Айны да учлап тотарларие – буйлары гына җитми1.



Бөтен гомерен шунда уздырган, туган авылын, йортын калдырып китәсе килмәгән, ләкин калдырып китәргә мәҗбүр булган Нәүхәбәр карчыкның йөрәге төбеннән саркып чыккан ярсу сүзләре дә моның шулай булуын раслый. Газиз анасын кайтып алырга вакыты булмаган, килергә чакырып телеграмма гына сугып җибәргән улына мөнәсәбәтле ул: «Нәрсә аңа газиз анасының сүзе!.. Синең кайгы-хәсрәтең ни дә аңа, туып үскән йорт-җиреңнең кадере ни!.. Чөнки анасы кирәкми аңарга... Фатирында баласын ашатып торучы кирәк... Өстен-башын караучы! Чөнки баласын алып калучы булмаса, чит илгә вирбәвәтсә итмиләр аны... Вирбәвәтсә итмәсәләр, акча эшләп кайталмый... Менә нәрсә важны аңа! Анасы кадерле булса, машина алырга акчам җитми, дип, сыерымны саттырып, мине сөтсез-майсыз калдырмас иде!..»1, – ди. «Актамырлар иле»ндәге Мөштәри картның милли рухны яклап хәзерге чынбарлык белән көрәше – бүгенге көндә татар милләтен таркалуга китергән конфликтлы ситуацияләрнең чагылышы ул. Белүебезчә, трагик конфликт хәл ителмәслек характерга ия. Мөштәри карт көрәше дә хәл ителмәслек фаҗига төсен ала. Үз гомерендә кешегә начарлык эшләмәгән Мөштәри картның гаебе һәм хатасы балаларына, оныкларына милли телне, милли рухны сеңдермәүдә, дөрес тәрбия бирмәүдә, шул сәбәпле татар милләтенең «тамырын корытуда», әлеге хакыйкатьне соң гына аңлауда булып чыга. «Монда тудык, монда үстек» әсәрендә Саттар картның җитәкче урында эшләүче, гаиләсеннән читләшеп, үзен карьера үстерүгә багышлаган, дан артыннан куган оныгы Илфатның газиз баласын карарга вакыт тапмавына, баласы белән кызыксынмавына, хатыны белән сүзгә килгән саен, баланы аларга, карт әби белән бабайга, китереп ташлауларына йөрәге әрни, оныгы гаилә, бала кадерен белмәгәнгә күңеле ярсый. «Ефәк баулы былбыл кош» драмасында сөеп-кадерләп үстергән өч улының да игелекләрен күрә алмаган, бәхетсез язмышка дучар булган Рәшидә әбинең дә күңел ярасы бик тирән. Картаймыш көнендә балалары тәрбиясендә булырга тиешле Рәшидә әби картлар йортында гомер уздыра. Акча, мал колы булган, күңелендә аз гына да миһербан, шәфкать хисе калмаган хатынының коткысына бирелеп, әнисеннән һаман да аның барлы-юклы пенсия акчасын дауларга килгән кече улы Әдһәмгә әйткән сүзләрендә ананың тирән хәсрәте чагыла: «Өйне саткач, өчегезне дә йөреп чыктым. Өчегез дә, мине чират-чират пропискага кертеп, өчәр бүлмәле фатир алдыгыз. Өчегезгә дә өй котлап байтак акча бирдем. Үз өем кереп китте, колагы да күренмәде. Туйлар узып, хәвеф-хәтәр онытылгач, өчегез дә мине күпсендегез. Әллә мин монда ятар идемме?»1. Ана уллары белән горурлану урынына кеше күзенә күренергә читенсенә, балаларын тудырганына үкенә, акча сорар өчен, картлар йорты тирәсендә аны сагалап йөргән Әдһәмнең үз баласы булуын кешеләргә белгертергә ояла. Бу аның, күз яшенә буылып, улына эндәшүендә дә чагыла: «Килеп җиттеңме, исерек Газраил?! Тагын килдеңме, җәфа?! Килеп төштеңме, кара хәсрәт?!.. Нишләтергә сине? Ни кылырга? Ничек котылырга синнән?!»2. Күңел түреннән саркып чыккан бу сүзләрдә кадерсез ананың тирән рухи драматизмы гәүдәләнә. Бу кадерсезлекнең сәбәбен Рәшидә апа үзендә күрә: балаларын артык иркәләгән, артык яраткан. «Өчесе дә сау-сәламәт. Ә мин монда ятимнәр арасында ышыкланып ятам»3 дигән сүзләрендә, шулай ук бу якты дөнья белән хушлашасы килү мизгелләрендә балалары исән килеш ятимлеккә дучар ителгән кешенең җан өшеткеч чарасызлыгы күренә. Шулай да Мияссәр картның, шәһәргә китеп, өйләнмичә ялгыз гына яшәүдән дә яхшысы юк дигән нәтиҗәгә килгән Рәсимгә туган нигездә яраткан кешең белән бәхетле гаилә корып, балалар үстереп яшәү кадерен, Әдһәмгә исә баланың «әтисенең якты исеме, әнисенең якты көне алдында» гомергә бурычлы булуын, ниһаять, төшендерә алуы хөрмәткә лаек. Димәк, яшьләр тормышта олы тәҗрибә туплаган, үзләренең яшәү рәвешләре, сөйләгән сүзләре, кылган гамәлләре, акыллы киңәшләре белән үрнәк булган өлкәннәр сүзенә һәрдаим мохтаҗ.

Әсәрләрдә чагылыш тапкан картлар образлары аша без заманның катлаулылыгын, авырлыгын тоябыз. Бер караганда алар бүгенге дөнья мәшәкатьләреннән читтә яшәргә мөмкин кебек, ләкин характерлары андый түгел. Яшәү дәверендә күпне күргән, күпне кичергән әлеге аксакал картлар, бүгенге көннең әһәмиятле мәсьәләләрен дә йөрәкләренә якын кабул итеп, үз итеп, хәзерге заман кешеләренең киләчәкләре өчен борчылып яшиләр, әле дә иҗтимагый тормыш казанында кайныйлар, чөнки бу тормышны төзүдә аларның роле зур. Яңа тормыш төзү дәверендә хаталар да булган, үкенечләр дә байтак. Шулай да алар бай тормыш тәҗрибәләре, мораль-әхлакый чисталыклары, төпле киңәшләре белән үзәктә торалар: бер яктан, үзләренең яшәү рәвешләре белән үрнәк булып торсалар, икенче яктан, үзләре ясаган хаталарның кабатлануыннан яшьләрне сакларга тырышалар. Шул юлда килеп чыккан кискен каршылыклар белән үзләренчә көрәшәләр. Алар образында кеше күңеленең әхлакый пакьлеге өчен көрәш күзәтелә. Күрәбез ки, әдәби иҗатта шәхес концепциясен гәүдәләндерүдә тормышның ачысын-төчесен татыган, күп авырлыклар күргән, зирәк, акыллы ил карты исеменә лаек булган әбиләр һәм бабайлар алыштыргысыз урын били.



В.С.Кудрякова


Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   34   35   36   37   38   39   40   41   42




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет