«Сүз күңелдә очкын булып көйри, Сүз арыслан итә йөрәкне »


Азат Гәлләмшин, Яр Чаллы шәһәре



бет19/53
Дата22.06.2016
өлшемі1.28 Mb.
#153347
1   ...   15   16   17   18   19   20   21   22   ...   53

Азат Гәлләмшин, Яр Чаллы шәһәре


Укытучысы К.Й. Нигъмәтҗанов.

Мелодрама − музыкаль драматик сәхнә әсәре. Хәзерге заманда җыр һәм музыка катнашкан драмаларны, мелодрама диюдән бигрәк, музыкаль драма диләр. Татар тамашачысына музыкаль драма бик якын. Ул − Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану»ы, Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл», «Кандыр буе» драмалары, Таҗи Гыйззәт һәм Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедияләре белән тәрбияләнгән тамашачы.

Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» мелодрамасында без фаҗигале, мәхәббәт язмышын сурәтләү ярдәмендә иске гадәт-йолаларны авторның кире кагу көчен күрдек, миһербанлыкка, гаделлеккә каршы булганда, акчага табыну нинди аяныч хәлләр тудырырга сәләтле икәнен аңладык.

«Галиябану» драмасында Галиябануның матурлыгы гади матурлык кына түгел. «Ул төс дисәң, юлыңда башыңны җуярлык», − ди яучы карчык. Авыл егетләре Галиябануга күз өстендәге каш итеп карыйлар, «Сандугачым» дигән исем кушалар. Кызга атап җырлаганда, «кыйгач кашым» дип җибәрәләр. Галимә дә яшьләрнең үткен күзле, зирәк булуларын раслап куя: «Кап-кара сызылып киткән кыйгач каш», − ди.

Хәлил дә − уңган, чибәр, кыю һәм батыр егет. Иң әһәмиятлесе − Хәлилнең саф һәм көчле сөю белән яратырга сәләтле булуы. «Сөйгәне өчен корбан булудан яшь егет баш тартырмы, − дип җырлый ул һәм соңыннан моны эше белән исбатлый.

Әйтелгәннәргә тагын шуны да өстик: Галиябану да, Хәлил дә гаять зур ихтыяр көченә ия. Алар үз бәхетләре өчен соңгы чиккә кадәр көрәшергә әзер.

Шулай итеп, «Галиябану» драмасында Мирхәйдәр Фәйзи кеше бәхетенә дошман булган җәмгыять тәртипләрен сәнгатьчә осталык белән сурәтләгән.

Мирхәйдәр Фәйзинең «Ак калфак» романтик мелодрамасы − авторның иң уңышлы әсәрләреннән берсе. Аның эчтәлеге дә артык катлаулы түгел. Вакыйга морзалар яши торган бер утарда бара. Мирхәйдәр Фәйзине, пьесаларында утар тормышын сурәтләгәнгә күрә, кайбер тәнкыйтьчеләр гаепләргә дә маташалар, ләкин М. Фәйзи утарның гүзәл тормышы, чибәр кызлары-егетләре белән татар сәхнәсенә матурлык алып килә. Ак-сөяк Сәлим мирзаның иркә һәм чибәр кызы Хәмдия үз исеменә җыр чыгарылуын тели. Җыр чыгаручының кем булуына һәм ничә яшьтә булуына карамастан, аңа кияүгә чыгачагын әйтә... Шулай дип сүз биргәч, кыз җырны күзе төшкән Шаһтимер исемле мирза улы чыгарыр дип ышана. Ләкин җырны көтүче Бакый чыгара.

Хәмдиянең ак калфагы
Яңа каралган чагы;
Хәмдиягә сүз әйтмәгез −
Зиһене таралган чагы.

Хәмдия көтүчене түбән катлау дип санап өйрәнгән, аның канына шул фикер сеңгән. Шуның өчен гади көтүче авызыннан үзенә багышланган әлеге матур җырны ишеткәч, ул хәтта һушыннан яза. Бакыйдан көнләшеп йөргән Шаһтимер шул арада, арттан килеп, егетне үтерә. Хәмдия, һушына килгәч, Бакыйның үлгәнен күрә, акылыннан язар хәлгә килә. Ул инде түбән катлау вәкиле булган көтүченең мәхәббәтен кабул итәргә әзер, әтисеннән дә, аксөяклектән дә баш тарта, ә Шаһтимергә Хәмдия ләгънәт укый.

«Галиябану»дагы кебек, «Ак калфак»та да мәхәббәт язмышы аянычлы, фаҗигале булып бетә. Ләкин «Ак калфак» та сыйнфый тигезсезлек мәхәббәт ярдәмендә тагын да кискенрәк кире кагыла, һәм Хәмдиянең үз сыйныфыннан баш тартуы тигезсезлекне инкарь итүнең иң югары ноктасы булып тора.

Мелодрама жанры татар драматургиясендә хәзерге вакытта төп жанрларның берсе дип әйтергә була, чөнки татар халкы әллә ничә гасырлар буе өзелеп, җәберләнеп, елап-сыкрап яшәгән. Шуңа күрә аңа чын күңелдән түгелгән гөнаһсыз күз яшьләре бик якын; димәк, мелодрама жанры да аның күңеленә хуш килә. Бу өлкәдән Кәрим Тинчурин иҗатына тукталып үтәргә кирәктер.

Кәрим Тинчурин... Татар халкының мактанычы да, намусы да, таланты да һәм кайгысы да ул. Аның үлгән елын да әле якынча күптән түгел генә ачыкладылар. Ул яшәгән Казан авиация техникумы янындагы йортка мемориаль такта куйган булганнар. Ул йортта гомеренең соңгы көннәренә кадәр Кәрим Тинчурин яшәгән, аны шуннан кулга алганнар. Ә мемориаль тактада Тинчуринның үлгән елы итеп 1947 нче ел язылган булган. Фактта исә Тинчуринны 1938 нче елны ук атып үтергәннәр. Димәк, берсеннән-берсе гүзәл «Ил», «Кандыр буе», мәшһүр «Зәңгәр шәл» мелодрамаларының авторы берничә ел ялган билгесезлектә «яшәгән». Кызганыч, бик кызганыч...

Ә хәзер аның «Зәңгәр шәл»ен искә төшерик. Өлкән кешеләр «Зәңгәр шәл»нең башлануын болай хәтерлиләр: тамаша залында әкрен генә ут сүнә. Үзенең дирижер таякчыгын тотып, оркестр каршына Салих Сәйдәшев баса. Композитор оркестрантлар белән мөлаем генә исәнләшә дә дирижер таякчыгын күтәрә. Залга гаҗәеп музыка яңгырый. Сәхнәдә сабан туе күренеше бара. Авыл халкы сабан туена хәзерләнә. Кызлар һәм егетләр барысы да бик шат, ул шатлыкны шахтадан кунакка кайткан Булат тагын да ямьләндерә, нур өстенә нур өсти. Ләкин Булат белән Мәйсәрә өстенә кара болыт ябырыла. Ишан Мәйсәрәне мәҗбүри рәвештә бишенче хатынлыкка ала, ә Булат, Мәйсәрәнең абыйсы Җиһаншаны үтереп, качкыннар янына качарга мәҗбүр була.

Бүгенге көннәрдә «Зәңгәр шәл» драмасының трактовкасына режиссерлар үзгәрешләр кертергә тырышалар. Бу бигрәк тә Мәҗит Гафури исемендәге Уфа башкорт дәүләт театры тарафыннан куелган «Зәңгәр шәл» спектаклендәге Ишан образына туры килә. Режиссер, Ишанның азгынлыгын заманча яңгыратам дип, бу образны яшь герой итеп күрергә теләгән һәм аны хатын-кызлар белән шаярырга яратучы бүгенге көн «Ишаны» итеп сәхнәгә чыгарган. Ә Татар дәүләт академия театрында режиссер Марсель Сәлимҗанов ишан хатыннарын комик образлар итеп гәүдәләндергән. Тинчурин вакытындагы әсәр азмы-күпме үзгәргән, заман сулышы алган, диләр күп кенә тәнкыйтьчеләр дә. Бу хәл турында мин мелодрама буенча видеокассетаны карап фикер йөртә алам. Кайбер бәхәсле урыннар булса да, кайбер трактовкалар белән килешмәсәм дә, «Зәңгәр шәл»не мин тулаем кабул итәм.

Димәк, Кәрим Тинчуринның иҗаты бүген дә зур бәхәсләр уята, дулкынландыра, уйлата.

Тинчуринның мелодрамаларыннан «Кандыр буе»н да мин яратып укыдым. Ә әсәрдән алынган (Салих Сәйдәшев язган) җырларны радиодан да яратып тыңлыйм. Сталин палачлары Тинчуринның язганнарын билгесез итәргә, халык хәтереннән җуярга тырышсалар да, тарихи хаклык өстен чыкты: Тинчурин иҗаты тулысы белән халыкка кайтты. Аның әсәрләре сәхнәләрдән төшми башлады. Галиәсгәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры үзенең һәр театр сезонын «Зәңгәр шәл» мелодрамасы белән ачып җибәрә икән, сәхнәсенең пәрдәсен шул төс белән бизәгән икән, бу − Кәрим Тинчуринга символик һәйкәл дигән сүз.

Мелодрама операдан нәрсә белән аерыла соң? Операдан аермалы буларак, мелодрамада катнашучылар нигездә сөйләшәләр. Музыка исә геройларның кичерешләре, эш-хәрәкәтләре, репликалары белән үрелеп яңгырый. Мелодрама − драматург белән композиторның уртак иҗат җимеше ул. Татар әдәбиятында, бу иншамнан күренгәнчә, мелодрама авторлары үзләренең мәртәбәле урыннарын яуладылар.




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   15   16   17   18   19   20   21   22   ...   53




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет