Укытучысы Р.Х. Гыйниятуллина.
Сүз әйтергә тәвәккәллек кирәк,
Сүз йөрәккә ялкын үткәрә;
Сүз киптерә, төп башына терәп,
Сүз меңнәрне яуга күтәрә.
|
Г. Афзал.
|
Каршымда торган тугыз темадан ни өчендер күңелемә нәкъ менә сүз турындагысы якын тоелды. Сүзгә, гади бер Сүзгә карата игътибарым, хөрмәтем зур булгангадыр, мөгаен. Сөйләм, сүз − табигатьнең бары кешелеккә генә биргән бүләге ул. Тик кешелек кенә моны аңламый сыман, юкса җылы сүз ярдәмендә дөньяга бер генә тамчы булса да шатлык өстәрләр, ә шул тамчылар, бергә җыелып, бар дөньяны ямьләндерер, якты итәр иде.
Тел − кешеләр аралашуы өчен иң кирәкле чараларның берсе. Ә тел күрке − сүз ул. Фикерне аңлаешлы, йөрәктәге хисне матур итеп әйтә белү һәрбер мәдәниятле кеше өчен бик мөһим, һәр кеше, бер генә сүзне әйткәндә дә, үзендә җаваплылык хисе тоярга тиеш.
Үткер сүз, тапкыр сүз −
уй бинасы,
Тәмле сүз, татлы сүз −
ил йоласы.
Тыңлап кына торсаң, ни буласы,
Фикерсез озын сүз −
тел зинасы, −
ди, сөйләм турында татар халкының күренекле шагыйре Гамил Афзал.
Сүзләрнең ниндиләре генә юк! Юкка гына халык «Сүз − басу, җыр − чәчәк» димәгән. «Җылы сүз − җан азыгы», «Сүз канатсыз, ләкин оча» дигән хикмәтле гыйбарәләр халык тәҗрибәсе, үткән тормыш юлы аша туа. Ул инде борын-борыннан әһәмияткә ия булган. Сүз сәнгате кешеләргә мөнәсәбәттә чынбарлыкны тудырган, яшәешнең күп төрле якларын ачкан, җанландырырга омтылган, тәрбияви максатларны бергә туплаган. Шуңа күрә хәзер дә сүз сәнгате аша яшь буын һәм, гомумән, кеше дөньяны, үз-үзен танып белә, тормыш тәҗрибәсен үзләштерә, үткәннән үрнәк алып яши.
Дөньяга аваз салган сабыйларның олы тормыш юллары беренче адымнардан башланса, рухи үсеше авазлардан торган беренче сүзләрдән юл яра. Юкка гына безгә «әннә», «әттә» сүзләре шулкадәр якын һәм кадерле түгел. Борчуыбыз, сызлануыбыз булса да, кинәттән куркып китсәк тә, без, үзебез дә сизмәстән, «әни!» дибез. Ә аналарның бер ягымлы карашы, бер йомшак сүзе яшәешебезгә ышаныч тудыра, кайгыларны оныттыра.
Бер җылы сүз
Олы кояш итте
Сүнеп бара торган өметне.
Бер җылы сүз,
Бер җылы сүз,
Бер җылы сүз мине терелтте.
(«Бер сүз саклыйм йөрәктә», И. Юзеев.)
Шуңа күрә әби-бабалар оныкларын кечкенәдән тәмле телле, тәмле сүзле булырга өйрәтәләр. «Тәмсез телле булсагыз, сезне беркем дә яратмас», − диләр алар. Әхлакка өйрәтүнең серләрен белгәнгә күрә, шулай әйтә алар. Сабый чакта бала өчен иң мөһиме аны яратулары булса, олыгайгач, әхлагы зур урын били.
Бала бу өлкәдә аң-белемгә омтылсын өчен, матур әдәбият та үз көчен куя. Юкса Н. Исәнбәтнең Әлифбадан ук таныш булган «Өч матур сүз» шигыре барыбызның да күңелендә сакланмас иде. Ә. Бикчәнтәеваның «Тәмле сүз» хикәясе, Җ. Тәрҗемановның «Иң кадерле сүз» әкияте, Р. Миңнуллинның «Дөнья балаларының кешелеккә әйтер сүзе» шигыре һәркайсыбызга кечкенәдән таныш һәм хәзергәчә яратылып укыла.
Рәхмәт. Тынычлык. Дуслык. Бу сүзләр үзләре генә дә никадәр мәгънә бирә, хәтта алар аңлатма да сорамыйлар. Моны Р. Фәйзуллинның икеюллыгында да күрергә була.
«Дус» сүзе бар. Бер иҗекле генә...
Ә мәгънәсе − чиксез һәм тирән.
Сүзләр табигать күренешләре кебек. Салкыны да, җылысы да бар аларның. Күк йөзен болыт капласа, аның артыннан иртәме-соңмы ялтырап кояш чыга, яки, киресенчә, язын хуш исләр таратып бөреләнгән агач, көзен инде, «моңсуланып», яфракларын коя... Бер сүз дә кешегә нәкъ шундый тәэсирләр ясарга мөмкин. Исәнләшүдән, рәхмәт әйтүдән, яратып эндәшүдән күңелең булса, нахакка әйтелгән сүздән, тәмсез теллелектән җаның әрни, йөрәк рәнҗи. Чөнки «тән ярасы төзәлсә дә, җан ярасы төзәлми». Моңа мисал итеп, мин Әмирхан Еникинең «Бер сүз» хикәясен китерер идем. Әлеге хикәя турында Туфан Миңнуллин болай язган: «Әмирхан аганың «Бер сүз» дигән кыска гына хикәясен ипләп кенә, ләззәтләнеп йотып барганда, кинәт шул бер сүзне укыйсың да тетрәнеп куясың. Ходаем, мин дә, шундыйрак сүз әйтеп, берәрсенең җанын рәнҗетмәдем микән, дип уйланасың». Әйе, юктан гына кешенең хәтере калырга, үпкәләргә мөмкин. Ләкин әсәр герое Нина үзенең яраткан кешесеннән бары ике сүз ишетә һәм аның күңел дөньясы караңгылана, кешегә ышанычы югала, киләчәккә булган өмет-теләкләре бер минутта эреп юкка чыга. Ул үзенең никадәр түбән дәрәҗәдә бәяләнүен ишетә, әмма бу лаеклы бәя булмый, әлбәттә. Шул ике сүз аның рухи халәтен бөтенләй икенчегә үзгәртә дә куя. «Ник әйтте шул сүзләрен, нигә эчендә калдырмады?» − дигән уй борчый аны.
Бер авыр сүз −
Хаксыз әйтелгән сүз
Кургаш булып килде кай яктан?
Бер авыр сүз,
Бер авыр сүз,
Бер авыр сүз екты аяктан.
Гүя Илдар Юзеев Нинаның уйларын үзенең «Бер сүз саклыйм йөрәктә» шигыренә салган һәм аның хисләрен чагылдырган. Мондый фикерләрне Ф. Яруллин «Сүзләр», Д. Хөйруллин «Суз», Г. Моратовларның «Сүз тәме» шигырьләрендә очратырга була. Укып кына түгел, ә Сүзнең бөеклеген аңлап гыйбрәтләнергә була. Без үзебезне Сүзгә сакчыл булырга, Аңа ышанырга, табынырга өйрәтергә, Аның кодрәтен тоярга, «рәнҗешеннән» куркырга тиеш. Чөнки Кеше туганда да, шатлык-борчу килгәндә дә, яуга күтәрелгәндә дә, иң кадерлесен назлап иркәләгәндә дә, соңгы сулышын алганда да, иң мөһим сүзләрне әйтә. Шуңа күрә гомерне бушка уздырырга ярамый, һәрбер сүз дөньяга ямь алып килсен. Чөнки матур итеп сөйли белгән кешенең күңелендә дә матур теләкләр, башкаларга карата җылы мөнәсәбәт яши. Иншамны Й. Баласагунлының «Котадгу белен» поэмасыннан бер өзек белән тәмамлыйсым килә.
Тел белән сөйләнә кешенең сүзе,
Сүз яхшы булса, нурлана йөзе.
Рамил Хаҗиев, Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбе
Укытучысы Л.И. Умнова.
-
Башым тубал. Ә тубалда сүзләр,
Сүзләрнең бар төрле-төрлесе...
Халык белән хаклык сүзе кебек
Аерылмыйча яши торганы,
Ике кулдай бер пар булганы.
|
Ф. Яруллин.
|
Сүзләр... Сүзләр!.. Минем туган телемдә − дөньяда тәүге тапкыр «Әннә», «әттә» дип әйттергән газизләрдән газиз Ана телемдә − нинди генә сүзләр юк... Серле дә, хикмәтле дә ул сүзләр... Кайсылары бик тирәннән чишмә кебек саркып чыгалар, ә бер ишеләре язгы ташкын кебек ургып агалар.
Сүзләр гаҗәеп сыйфатларга ия. Алар авыздан чыпчык булып очып чыга да кире әйләнеп кайтмый... Нәкъ менә җәядән атылган ук шикелле. Аларның кайберләре − усал сүзләр, явызлык булып, ә изге яхшы сүзләр, игелек булып, кире кайтучан.
Шуңа күрә халык «Яхшы сүз − җан азыгы, яман сүз − баш казыгы», − дип, юкка гына әйтмәгән.
Без гомер буе сүзләр белән аралашып яшибез. Сүзләр безне бәхетле дә, бәхетсез дә итә ала... Сүзләр әйтерсең лә кояш: алар һәркемнеке һәм һәммәбезнеке дә. Һәркемнең үз кояшы булган кебек, һәркемнең үз сүзе, үз язмышы...
«Язмыш − бик кызык бит ул: кешегә байлыкны өеп бирә дә, соңыннан, үкенгәндәй, кайбер нәрсәләрне кире ала башлый... Ул тазалыкны, максатка омтылучанлыкны, көчне, сәләтне, ярыйсы гына буй-сынны, коңгырт-кара маңгай күзләре өстенә тирәнгә карый белүче күңел күзләре биргән дә: «Тукта әле, бер кешегә күпкәрәк китте бугай бу», − дип, кайберләрен кире тартып алган һәм: «Болардан башка нишләр икән бу?» − дип читтән генә күзәтеп тора башлаган». (Ф. Яруллин)
Сүз − күңел көзгесе, ди халык. Йөрәктән чыккан сүз генә йөрәккә барып җитә. Шагыйрьнең күңеленнән очкын булып чыккан һәр сүзе йөрәкләргә үтеп керә, битараф җаннарны уята.
Язучы һәр әсәре, шигыре аша ата-анага, туганнарга, табигатькә, бер-беребезгә карата миһербанлы, кешелекле, изге күңелле, шәфкатьле булып яшәргә өйрәтә. Ак кәгазь битенә язылган тылсымлы сүзләрне укыган саен укыйсы килә. Кат-кат укып, төрле мәгънә, бизәкләр табасың, үзеннән-үзе көй сорап торган, заман сугышын тоеп язылган сүзләр генә безне уйландыра, яңадан алып укырга мәҗбүр итә.
«Син әле кабынмаган ут,
Сине кабызасы бар», −
дип язган шагыйрь Ф. Яруллин, үзенең укучыларына мөрәҗәгать итеп.
Үзенең шигырьләре белән башкалар күңеленә дә ут салырлык нинди көчле ялкын соң ул Ф. Яруллин?! Бу сорауга җавапны без «Җилкәннәр җилдә сынала» әсәрендәге Фәнияр язмышы белән танышкач табабыз. «Җилкәннәр җилдә сынала» − нигездә, бер герой язмышына багышланган повесть. Әсәрнең башыннан ахырына кадәр Фәнияр турында, аның фаҗигале язмышы, рәхимсез тормыш белән өзлексез көрәше турында сөйләнә. Фәнияр язмышы − Фәнис Яруллинның үз язмышы да. Телиме-юкмы, автор үз тормышы, үз хисләре, үз кичерешләре турында язарга мәҗбүр. Фәниярның батырлыгы безне сокландыра, тырышлыгы, үҗәтлеге бездә ихтирам хисләре уята. Тән авыру булса да, җан сәламәт, йөрәк тулы хыял, күңел тулы өмет. Шушы хыял-өметләр очкын булып көйри, шигъри сүзләр булып ургылып, кәгазьгә төшүне сорый.
«Шагыйрьне шигырь коткара. Тормышта чишеп булмастай мәсьәләләр, авыр кичерешләр булганда, шигырь язсам, җиңеллек тоя башлыйм», − дип яза Фәнис абый. Көн саен, сәгать саен язмыш яңаклап торганда, күз яшьләреңне йөрәгеңә яшерә белү, башыңа ташлар яуганда да җаныңда йомшаклык саклау, күкрәгеңдә мәрхәмәт гөлләре үстерә алу сокланырлык батырлык түгелмени?!
Белмим, кайда җаным саклана?
Аптырыймын кайчак мин үзем.
Күрешергә дә яраксыз куллар
Нык тотканнар тормыш тезгенен...
Тоелса да мәңге сүнмәс күк,
Бер өзелер минем гомер дә.
Язмышларга буйсынмас җанны
Калдырасы иде шигырьдә...
Шигырь ул − шагыйрь күңеленең бер халәте, бер балкышы. Күңелнең тетрәнгән, тибрәнгән минутлары була. Шулчак шагыйрь, кәгазь-каләм алып, мөлдерәмә күңелен бушата. Иң беренче, образлар эзли, шулар аша кичерешләрен сурәтләп бирә.
Шагыйрь тормыштагы иң әһәмиятле вакыйгаларны үзенчә күрә, үзенчә тасвирлый. Аның иҗаты бай тематикасы белән аерылып тора. Ф. Яруллинны тормышның бөтен ягы да кызыксындыра. Ул җаны белән күзлеләрдән күбрәк күрә, аяклылардан күбрәк йөри, куллылардан күбрәк эшли, бервакытта да шәхси кайгысын бөтен ил, милләт кайгысыннан югары куймый.
Әдипне Туган ил, Туган җир мәсьәләсе даими борчып тора. Заманында диннең юкка чыгуы, аның белән бергә халкыбызның да юкка чыга башлавы уйландыра. Шагыйрь халык язмышын, аның бүгенгесен, иртәгесен уйлап җан ата.
Гомер буе куркып яшәдек без,
Бар нәрсәдән үлеп курыктык.
Гел калтырап яши торгач шулай,
Кеше икәнлекне оныттык, −
ди ул.
Куркып яшәгән кеше хөрмәткә лаек түгел. Шуңа күрә милләтең белән, телең белән горурланып яшәргә кирәк.
Мескенләнмик әле,
Горур булыйк.
Горур булуларга ни җитә.
Сокланабыз хәтта бөркетләргә
Очкан чакта гына биектә, −
дигән фикердә шагыйрь.
Ф. Яруллин иҗатының тагын бер үзенчәлекле ягы − юмор. Ә моңа көчле рухлы кешеләр генә ирешә ала. Бу − кешенең үзенә күрә яшәеш чыганагы. Тормышның чыганагы, яшәешнең тоткасы итеп шагыйрь мәхәббәтне күрсәтә. Бу − туган җиргә, тормышка, кешеләргә булган мәхәббәт. Бу хис аңа язмыш сынауларын җиңәргә ярдәм итә.
Тормышым − авыр арба,
Йөгем гел артып бара.
Арбам күптән туктар иде,
Мәхәббәт тартып бара.
Мондый рух ныклыгын гомер буе саклап калыр өчен көч бирерлек чыганак булу кирәк. «Дөньяда минем ике алтын баганам бар, берсе − әнкәй, икенчесе − Нурсөям», − дип яза Фәнис абый. Бу алтын баганаларсыз бүген без белә торган әдип Фәнис Яруллин да булмас иде, дип уйлыйм.
Нурсөя белән сөюнең
Мәгънәсен яшәрттегез.
Тарихта калачак бит ул
Сезнең мәхәббәтегез, −
дип бик хаклы язган Айдар Хәлим.
Сау-сәламәт килеш зиннәтле фатирларда яшәп, «Мерседесларда йөреп, мәхәббәтне дефицитка әйләндергән йөзләгән милләттәшләребезгә бер бөек үрнәк бу язмыш. Нурсөя апа белән аларны дөньяга карашларында уртаклык, хыяллар берлеге шигъри сүзгә булган мәхәббәт берләштерә.
Катлаулы язмыш белән эчкерсез, риясыз хисләр әсәрдән әсәргә озата бара. Аларның һәрберсендә чынлык, табигыйлек, ихлас яшәү гүзәллеге турында хакыйкать чагыла. Әдип һәрвакыт үзе булып − халык, милләт, җәмгыятьне борчыган заман, тормыш проблемаларын йөрәге аша үткәрүче, кичерүче һәм сынмас, буйсынмас рухлы шәхес булып кала.
Гадәттә, сәламәт тәндә генә сәламәт рух, дигән әйтем яши. Ә гомерлек бәлагә дучар булган Фәнис абый гадәти булмаган куәтле омтылыш һәм ихтыяр көче белән үзенә бер могҗиза тудыра. Үзенең аянычлы хәл-әхвәле, язмышы белән көрәшә-керәшә, иҗат офыкларын һаман киңәйтә бара. Соңгы ун елда басылып чыккан өч томлык сайланма әсәрләре, «Серле дөнья», «Җан авазы», «Көн сулышы», «Яз гөлләре», «Көзге моң» исемле җыентыклары − күпләрнең күңелендә ялкын кабызырлык талантлы сүз үрнәге. Алар − бик күпләрнең яралы күңелләренә шифа була алырлык, өметсезләрдә өмет уятырлык әсәрләр. Аның шигырь җыентыкларын кулыма алып, ачып укыгач, шундый соклану катыш сорау туа күңелдә: «Шушы кадәр сүз байлыгын, тел матурлыгын, гаделлекне һәм гүзәллекне ходай бер кешегә генә ничек өеп бирергә булган микән?!»
Ф. Яруллин − чорыбызның халыкка иң якын, күп укыла торган әдибенә әйләнде. Ул − халкыбызның йөз аклыгы, горурлыгы. Әдипнең М. Җәлил һәм Г. Тукай исемендәге премияләр лауреаты, Халык язучысы дигән мактаулы исемгә лаек булуы − рухи ныклыгының, батырлыгының дәлиле.
Язмыштан узмыш юк, диләр. Безнең ислам дине кешене нинди язмышта да сабыр, түземле булырга, үзенә бирелгән талантны югалтмыйча, армый-талмый иҗат итәргә өйрәтә. Дөньяның һәр почмагында сугыш-кырылыш, эчү һәм наркотиклар таза тәнле кешеләрне дә юкка чыгарганда, шушы афәтләргә каршы чын каһарманнарча көрәшүче, халыкка көч бирергә тырышучы, гүзәл иҗат җимешләре белән начарлыкка, явызлыкка каршы шигъри сүз белән армый-талмый көрәшүче Корчагин токымыннан булган шәхесләребез бар.
Гакыйл Сәгыйров, Илгиз Калимуллин, Кәүсәрия Шәфикова, Рәфис Мөхәммәтдинов, Рәниф Шәрипов, Фазыл Шәех кебек шагыйрьләр шундыйлардан. Аларның тормышы, кояшлы иҗаты кешеләрне үз язмышларына хуҗа булырга, авырлыкларны җиңә белергә өйрәтә, бу якты дөньяда яшәү үзе зур бәхет икәнен аңлата. Шигъри сүзнең искиткеч көчкә ия булуына ышандыра.
Язмыш мине Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрь Фазыл Шәех белән очраштырды. Без, ике ел элек бу борынгы шәһәргә экскурсиягә баргач, шагыйрь янына кердек. Мине бу баһадир гәүдәле, шат күңелле, көләч йөзле, җор телле һәм зыялы абыйның, күзләре күрмәсә дә, дөньяны башка кешеләрдән яхшырак күрә белүе сокландырды. Аның бүләк иткән «Көзге күкрәү» дигән китабы − минем яратып укый торган китапларымнан берсе. Бу җыентыкны укыган саен, мин шигъри сүзнең дөньяны күрүдән мәхрүм булган кешеләргә никадәр яктылык чыганагы булуына ышанам.
Тормышны сөям дип әйтмә син,
Яшәүгә матурлык бирмәсәң.
Вөҗданың иманлы булмаса −
Гаделлек юлында йөрмәсәң.
Дөньяда могҗиза булмый, диләр. Дөньяда, бәлки, юктыр, әмма тормыш авырлыгына буйсынмаган Ф. Яруллин, Ф. Шәех кебек шагыйрьләрнең йөрәге һәрвакыт могҗиза, кеше күңелендә очкын гына түгел, кайнар ялкын кабызырлык сүзләр таба белгән серле йөрәк могҗизасы!
Достарыңызбен бөлісу: |