«Сүз күңелдә очкын булып көйри, Сүз арыслан итә йөрәкне »


Гөлнар Галиева, Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбе



бет21/53
Дата22.06.2016
өлшемі1.28 Mb.
#153347
1   ...   17   18   19   20   21   22   23   24   ...   53

Гөлнар Галиева, Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбе


Укытучысы Л.С. Нигъмәтуллина.

План.


I. Татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәте.

II. Мәгърифәтчелек әдәбиятында тормыш һәм аны үзгәртү юллары.



  1. Мәгърифәтчеләр − үз милләтенә хезмәт итүчеләр.

  2. Муса Акъегетнең «Хисаметдин менла» романында шәхес азатлыгы мәсьәләсе.

  3. Әйләнә-тирә мохитнең кешегә йогынтысы − Заһир Бигиевнең «Гөнаһе кәбаир» романында төп тема.

  4. Фатих Кәриминең «Салих бабайның өйләнүе» хикәясендә гореф-гадәт, йолаларның чагылышы.

III. Мәгърифәтчелек әдәбиятының әһәмияте.

Монда хикмәт, мәгърифәт
һәм монда гыйрфан, монда нур;
Монда минем нечкә билем,
җәннәтем һәм монда хур...

Габдулла Тукай.

Гомумхалык интересларына җавап биргән татар мәгърифәтчелек хәрәкәтенең яралгылары XIX йөзнең беренче яртысында ук күренә башлый. Ул азатлык хәрәкәте үсә баруы йогынтысы тәэсирендә барлыкка килә. Татарларны рухи торгынлыктан азат итү өчен көрәш башлана. Бу көрәштә үзәк урынны мәгърифәтчелек ала.

Үз идеяләрен халыкка җиткерүнең, аларны тормышка ашыруның төп чараларыннан берсен мәгърифәтчеләр әдәбиятта күрделәр һәм аны үстерүгә күп көч куйдылар. Нәтиҗәдә алар татар әдәбиятының яңа чорын − мәгърифәтчелек чорын башлап җибәрделәр. XIX йөздә безнең илебездә милли культурабызның үткәне белән кызыксыну, аны өйрәнү теләге үсә һәм бу теләкне тормышка ашыруга мәгърифәтчеләр алына. Мәгълүм булганча, әдәби ядкарьләрдә һәм фольклор әсәрләрендә халыкның күңел байлыгы, яшәү көче, идеаллары ачык чагыла. Бу байлыкны кабат халыкка кайтаруны мәгърифәтчеләр халыкның милли үзаңын һәм горурлыгын үстерүдә, аларны азатлык өчен көрәшкә хәзерләүдә иң кыйммәтле чараларның берсе итеп карадылар.

Каюм Насыйри безгә фольклор әсәрләрен җыючы һәм туплаучы, мәгърифәтчелек прозасына беренчеләрдән булып нигез салучы буларак билгеле.

XIX йөздә тормыш шартларының начарланганнан-начарая баруы, халык хокуклары кысылуы һәр кешене дә тетрәндерде. Берәүнең дә бу хәлгә битараф каласы килмәде, күпчелек моңа риза түгел иде. Халыкның культурасы ярдәмендә азатлыкка булган омтылышларны әдәби әсәрләрдә чагылдыручыларны мәгърифәтче дип санарга мөмкин иде. Димәк, мәгърифәтчеләр − үз милләтенә хезмәт итүчеләр. Аларга халыкны яклап көрәшкә күтәрелү һәм шуннан рухлану, тормышны һәрьяклап чагылдыру, крестьяннарның интересын яклау, язмышка чын күңелдән ышану хас. Каюм Насыйридан соң әдәбиятка килгән мәгърифәтче әдипләр халыкның фәкыйрьлектә һәм тормышта изелеп яшәвен күрсәттеләр, әсәрләрен шул чорда яшәп килгән тәртипләргә, урта гасырчылыкка каршы көрәш рухы, аң-белемгә корылган яңа тормыш, яңа әхлак нормаларын урнаштыру идеяләре белән сугардылар. Андыйларга Муса Акъегет, Заһир Бигиев, Фатих Кәрими кебекләр керә. Мәгърифәтче әдипләр, уңай һәм тискәре геройлар җитешкән тирәлеккә, шартларга, мохиткә игътибар итеп, шәхесне тәрбия җимеше итеп күрсәтә башладылар. Төп игътибар гаилә тәрбиясенә һәм мәктәп-мәдрәсәләрне яңарту мәсьәләләренә юнәлтелде. Образлар, нигездә, муллалар, мөгаллимнәр, шәкертләр, сәүдәгәрләр. Күп кенә әсәрләрдә хатын-кыз, аңа иптәш итеп карау, аның азатлыгы мәсьәләсе үзәккә куелды.

Муса Акъегет татар әдәбиятына мәгърифәтчелек реализмы әсәре − «Хисаметдин менла» романы белән кереп калды. Әсәрдә күтәрелгән төп проблема − шәхеснең иреге, кешенең азатлыкка омтылуы. Муса Акъегет шәхеснең мәхәббәттә һәм гаиләдәге азатлыгы идеясен алгы планга куйды. Шәхеснең иреге өчен көрәшүче үзәк геройлар − Хисаметдин менла һәм Хәнифә туташ. Бер-берсен яраткан бу егет белән кыз шул заман татар тормышының реаль шартларында сурәтләнәләр. Габбас ага белән Шәмси абыстай кызлары Хәнифәнең, Хисаметдинга гыйшык тотуын белгәч, аны биздерергә тырышалар, яратмаган бай улы Сибгатуллага кияүгә бирергә риза булалар. Алар − тискәре геройлар, чөнки акчага, байлыкка ябышып яталар. Ә Хисаметдинның күпме дәрәҗәдә уңган, тырыш кеше икәнлеген күрсәтү өчен, автор аның йорт-җирен тасвирлый, эш сөючән булуын исбатлый. Ул − эчкерсез, олы җанлы кеше. Күңеле түрендә яткан иң зур тойгысы − үз халкын, милләтне, татарларны ярату, аларны аң-белемле итү. «Инсан мәгыйшәтендә бер бәһале вә яхшы мәй хөррияттер. Без үз хөрриятемезне саклый белербез», − ди Хисаметдин менла. Хәнифә дә аның карашларын уртаклаша: «Хөрриятсез яшәмәк көч вә зәхмәт иде-кене бән дә белермен», − ди ул. Шуның белән автор хатын-кыз азатлыгы мәсьәләсен күтәрә. Хәнифә, ата-аналарының, үзен чолгаган, ул вакытта чиксез көчле булган иске тормыш традициясен җимереп, үз язмышын үзе хәл итә.

Әсәрдә шулай ук аң-белемгә, мәгърифәткә игътибар зур. Автор мәктәп-мәдрәсә ишекләре бай балаларына гына түгел, бөтен балаларга да ачык булырга тиешлеген раслый. Мохтар, баеп киткәч, мәдрәсә салдыра, ягъни, милләт өчен файдалы эш эшли. Башта теләнче булган егет ахырга таба байый. Автор аның баюын хуплый: ул байлыгын үзе эшләп таба. Тик баю юлы аның артык саранлыкка, хуҗага тиешле акчаның бер өлешен яшереп калуга корылган. Муса Акъегет хатын-кызны кол дип сурәтләүдән баш тарта, ул аны иптәш итеп, кеше итеп күрә, аның азат шәхес булырга тиешлеген раслый.

Заһир Бигиевнең «Гөнаһе кәбаир» романында җинаятьләр, аларны фаш итү сурәтләнә. Авторны борчыган төп мәсьәлә − тәрбия мәсьәләсе. Тәрбиянең хәлиткеч факторы итеп, әсәрдә мәгърифәтчеләр аңлаган мохитнең шәхескә йогынтысы алына. Романның үзәк геройлары − Габделгафур белән Маһруйның гыйбрәтле язмышлары менә шушы йогынты нәтиҗәсе итеп карала. Ата-ана нинди булса, бала да шундый. Габделгафурның әтисе − Нәкәс мулла. Ул кешелексез, әшәке. Мохтаҗ кешеләргә акча биреп торса, арттырып түләтә. Улы да аның нәкъ шундый булып җитлегә. Казанга укырга дип килгәч, мәдрәсәдән куылып, жулик Мәмәт белән аралаша башлый. Габделгафур хезмәтче Әхмәдине үтерүдә, чиркәү басуда катнаша, җинаятьләре аркасында төрмәгә ябыла. Габделгафурның түбәнлеккә төшүе − тирәлек нәтиҗәсе. Әмма тирәлек дигәнебез гаилә һәм мәдрәсә белән генә чикләнә. Заһир Бигиев моның белән, яшь буынга тиешле тәрбия һәм белем бирү өчен, мәдрәсәләрне үзгәртеп кору таләпләрен куя.

Икенче җинаятьче − Маһруй Агиева. Ул үзе яраткан кешегә тормышка чыга, тик максатсыз тук тормышы аны хыянәт итүгә китерә. Маһруй иренә хыянәт итеп кенә калмый, бердәнбер баласын карауны, тәрбия итүне ташлап, «күңел ачу» юлына баса. Ул, ире сәүдә эшләре белән читкә киткән вакытта, бозык яшь бай Якуб Галиев белән таныша. «Яшь гомерне бушка кичерергә ярамый» дигән сылтау белән, − ди автор, − бер карчык, бу ике яшь арасында тылмачлык һәм арадашлык итеп, аларның яшь гомерләрен әнә шулай «рәхәттә» һәм «кирәкле эштә» уздыра башлады». Ә тегесе исә аны мәсхәрәли. Маһруй Якубны үтерә, аннан үзе төрмәгә эләгә. Әгәр Габделгафур, бер ялгыш юлга баскач, тыелгысыз рәвештә тормыш төбенә тәгәрәсә, Маһруй хата эшләгәнен аңлый. Заһир Бигиев башта Маһруйны гаепли, ә соңыннан ире тарафыннан гафу иттерә, чөнки автор гаепне Маһруйны чолгап алган тирә-як тормыштан, мораль яктан череп таркалган Якуб Галиев кебек кешеләрдән күрә. Ибраһим Галиев − җинаятьчеләрнең иң әшәкесе һәм иң хәйләкәре. Аны сәүдә һәм аннан килгән табыш кына кызыксындыра. Ул, акушерка карчыкка ике йөз сум акча биреп, Маһруйның баласын суга ташлата. Шулай итеп, бу романда да төп тема булып гаилә, әхлак, мохит тәрбиясе тора.

Фатих Кәриминең «Салих бабайның өйләнүе» хикәясендә хатын-кызга мәрхәмәт саклау, аңа ихтирам белән карау, әхлак тәрбиясе, халыкны аң-белемле итү мәсьәләләре күтәрелә. Кыяр каравылчысы Салих бабай балаларны ярата. Ул аларга матур итеп хикәяләр сөйли. Кайчагында балалар аны йөдәтеп бетерәләр, тик ул бервакытта да аларның соравын читкә какмый, аның янына килүләренә куанып: «Һай, балакайларым, рәхмәт минем яныма килүегезгә», − ди. Көннәрдән беркөнне, үзенең яшь вакытын искә төшереп, беренче мәхәббәте, үзенең ничек өйләнүе турында сөйләп китә. Автор юлда очраган чегәннәр тормышын да сурәтли. Салих бабай яшь чагында шул чегәннәрне читтән генә күзәтеп торган кызларның берсенә гашыйк була. Салих бабай аны үзенең сөйләвендә сиздерә: «Кызның да миндә күңеле юк түгел икән... Мин үзем бик саф калепле шикелле, аны да шулай таптым...» Кыз егетнең солдаттан кайтуын көтә һәм алар бәхетле гаилә коралар. Әлеге хикәясе белән автор мәхәббәткә тугрылыкны, биргән вәгъдәңне намус белән үтәүне күрсәтә. Салих бабай үзенең хикәяләре белән башкаларны тәрбияли, аларны тормышка башкача карарга өйрәтә.

Мәгърифәтчелек әдәбияты чоры татар прозасы тарихында әһәмиятле урын тота. Ул милли тормышның актуаль мәсьәләләрен чагылдырды. Мәгърифәтчеләр гади халыкка аңлаешлы телдә иҗат иттеләр һәм шуның белән халыкның игътибарын җәлеп итә алдылар. Алар үзләренең әсәрләре ярдәмендә яшьләргә дөрес тәрбия бирделәр, аларның бәхете өчен кайгырдылар, тормышны яхшырту юлларын эзләделәр. Мәгърифәтчеләр, тәрбия максатыннан чыгып, барлык җаваплылыкны кешенең үз өстенә салырга теләделәр, кешенең бәхете яки бәхетсезлеге аның үзеннән, белем һәм әхлак дәрәҗәсеннән килә дип белдерделәр. Алар тискәре персонажларны чагыштырмача канлы һәм тормышчанрак итеп сурәтләделәр.

Мәгърифәтчелек әдәбиятында күтәрелгән мәсьәләләр бүгенге көндә дә әһәмиятле. Чөнки әхлаксызлык, җинаятьчелек, рухи ярлылык әле дә чәчәк ата. Татар халкының милләт буларак юкка чыгу куркынычы бар. Шуңа күрә мәгърифәтчелек әдәбияты әсәрләре бүгенге көн яшьләрен тәрбияләүдә зур үрнәк булып тора ала дип саныйм мин.



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   17   18   19   20   21   22   23   24   ...   53




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет