Эльза Гафурова Чүпрәле районы Иске Чүпрәле урта мәктәбе
Укытучысы Ф.З. Хәмидуллина.
Мин матурлык эзлим гомергә.
|
Гамил Афзал.
|
Бу язма эшемне борынгы ядкярләребезне яшь буынга җиткерүдә күп көч куйган игелекне шәхес − кадерле әбием − Вәлиуллова Оркыяның якты истәлегенә багышлыйм.
Мин бу имтихан эшемдә борынгы әдәбияттагы матурлык темасын яктыртырга телим. Чөнки борынгы әдәбият минем күңелемә ана сөте белән бергә салынган дип әйтсәм дә ялгыш булмас. Кечкенә вакытта борынгы әдәбиятның күркәм әсәрләрен әбием авызыннан ишетеп үстем. Әбием кичләрен, озын-озак итеп, бик тәфсилләп, бер дә иренмичә, сурәтләү чараларыннан файдаланып, Котбның «Хөсрәү вә Ширине»н, Харәзминең «Мәхәббәтнамә»сен, Сәйф Сараиның «Сөһәйл вә Гөлдерсен»ен, Кол Галиның «Кыйссаи Иосыф»ын сөйли иде, алай гына да түгел, моңлы, ягымлы тавышы белән көйли иде. Шуңа күрә халкыбызның бу бәһаләп бетергесез җәүһәрләре минем күңелемә мәңгегә уелып калды. Ә инде мәктәптә бу темаларны үтә башлагач, минем борынгы әдәбият белән кызыксынуым тагын да артты. Мин шул юнәлештә тынгысыз рәвештә эзләнә башладым. Борынгы әдәбиятның һәр әсәрен үз кулыма тотып, үз күзләрем белән күреп, йотылып укый торган булдым.
Бу әсәрләр минем рухи юлдашым, сердәшем булып әверелделәр, дип әйтәсем килә. Биредәге чын матурлык мине тәмам әсир итте. Гүзәллек алдында кемнәр генә баш ими соң?!
Болгар чорының мәшһүр әдибе Кол Гали фикеренчә, идеал кешенең тышкы кыяфәте дә аның эчке дөньясы белән туры килергә тиеш, ягъни ике арада ярашу, гармония булу шарт. Шуңа күрә Кол Гали Йосыфның искиткеч гүзәл, нурлы булуына даими басым ясый:
Йөзендәге пәрдәне ул салу белән −
Сарайдан нур тышка балкып чыгар имди.
Кыяфәтен күргән-малын фида кылды,
Холкын күргән кеше − җанын фида кылды.
Йосыфның матурлыгы − ул эчке, илаһи гүзәллекнең тышкы гәүдәләнеше. Аның балкышы кешеләргә көчле тәэсир итә, хәтта кытлык елларда ачларны үлемнән саклап кала.
...Мәйданга ул аена бер чыгар иде,
Йөзеннән пәрдәсен ачып куяр иде,
Олугъ-кечек, бай һәм юксын карар иде, −
Соңра бер ай ашамыйча түзәр имди.
Йосыфф һәр яктан гүзәл шәхес итеп тасвирланган. Дөрес, биредә арттыру бар, әмма чын кеше менә шундый кыйммәтләргә омтылырга тиештер.
Беренчедән − буе зифа, сылу үзе,
Икенчедән − күрекле һәм нурлы йөзе,
Өченчедән − теле бик саф, тугъры сүзе, −
Җитмеш ике телне тәмам белер имди!
Дүртенчедән − кешелекле һәм шәфкатьле,
Бишенчедән − Алып батырдай йөрәкле,
Алтынчыдан − бик күпләрдән ул куәтле, −
Көч-куәте кырык ирдән артык имди.
Җиденчедән − дине бөтен, диянәтле (аллачыл),
Сигезенче − хыянәтсез, әманәтле,
Тугызынчы − холкы гүзәл, теле татлы,
Унынчыдан − пәйгамбәрләр нәсле имди.
Зөләйха да, Йосыф кебек, искиткеч гүзәл:
Тулган айдай балкыр иде аның йөзе, −
Оҗмахтагы хур кызына охшар имди.
Гариф Ахуновның «Хәзинә» романында «хәзинә» төшенчәсен һәркем үзенчә аңлый. Мәгыйшә түти өчен бирнәгә алып килгән төенчеге − бизәнү әйберләре − байлык, җитәкчеләр өчен нефть кенә мөһим. Ә бит иң мөһим хәзинә ул − кеше үзе, аның күңел байлыгы.
Борынгы әдәбиятта кеше дөньядагы иң кыйммәтле, иң бөек хәзинә дип ассызыклана. Малик сатып алучыдан Йосыфның «авырлыгы кадәр» алтын сорый.
Үлчәүгә ул нәкъ биш йөз алтын куйды, −
Барлык алтын Йосыф кадәр тартмас имди.
Алтынга өстәп, хөкемдар бөтен байлыгын сала. Әмма барыбер алар Йосыф авырлыгын тартмый. Шунда Кыйтфир болай ди:
Бу бәһагә бөтен дөнья малы җитмәс, −
Җитмәгәнен бүләк ит син миңа имди.
ЮНЕСКО карары белән 1983 нче елда дөнья күләмендә билгеләп үтелгән «Кыйссаи Йосыф» поэмасы, кеше матурлыгы турындагы әсәр буларак, кешелек хәзинәсендә гаять зур урын тота. Ул шуның өчен үлемсез. Кеше һәрвакыт матурлыкка омтылган. «Мин матурлык эзлим гомергә», − дип, юкка гына әйтмәгән бит инде Гамил Афзал.
Кешене кеше иткән иң гүзәл, иң садә, иң күркәм, иң бөек хисләрнең берсе − мәхәббәт. Яшәешнең иң мөһим сыйфатларыннан берсе − мәхәббәт элек-электән үк төрки татар әдипләренең дикъкать үзәгендә булган. Алтын Урда чорында бу тема шактый эшкәртелә. Харәзминең «Мәхәббәтнамә» поэмасы тулысы белән диярлек сөю-мәхәббәт хисләрен җырлауга багышланган. Автор карашынча, сөю − кешедәге хис-кичерешләрнең, эчке байлыгының иң олысы, иң изгесе. Поэмада сөйгән яр барлык нәрсәдән дә өстен куела, илаһилаштырыла, яшәешнең төп мәгънәсенә әйләндерелә: «Кешенең синсез ни җаны булсын? Аның тик гомеренең ни саны булсын?»
Әсәрдә сөйгән ярның матурлыгын, лирик каһарманның рухи халәтен тасвирлауга зур урын бирелә.
Әгәр көн тулмаса һәм, якты кылгай
Йөзең нуры бу дөньяның сараен...
...Кара кашыңда йөз мең фетнәләр бар,
Күзең аһусы (карашы, явы − Х.М.)
арысланнарны аунар.
Шагыйрь кешеләргә бирелгән ярату хисе алдында мөкиббән, ул аны галәмне яктырту өчен тудырылган ай белән кояш янәшәсенә куя:
Ике якты көһәр галәмгә биргән,
Мәхәббәт гәнҗеми адәмгә биргән...
Ә бездә шушы бөек хисне нәрсә уята соң? Әлбәттә, беренче чиратта, тышкы матурлык:
Аның кем ал иңендә миң яратты,
Буе берлә сачыни тиң яратты.
Мондый гүзәллекне бөек көч кенә тудыра ала шул, оҗмахларны бар иткән Алла гына. Шулай икән, шагыйрьнең хатын-кызны оҗмах гөленә тиңләве бер дә гаҗәп түгел:
Кил, и оҗмах гөле, гәшкәнгә чыккын!
Кыз йөзе ай һәм кояш белән чагыштырыла.
Йөзең нуры кояшның нурын үтәр;
Йөзең, кашың кояш, ай мәдхе эчрә...
Йөзең − нәүрүз вә кашың − бәйрәм ае...
Кил, и ай йөзле динбәр, тот берәр кош...
«Мәхәббәтнамә» − гүзәллек каршында баш ияргә өйрәтүче китап.
Котбның «Хөсрәү вә Ширин» поэмасының үзәгендә гүзәл һәм гали рухлы Ширин тора. Аның тешләрен әдип энҗе, алмаз кебек асылташларга тиңли:
Тигез булып тезелгән теш − нәкъ энҗе,
Алар алмаз кебек нурлы, пакь энҗе.
Кызга һәркем соклана, һәм шул ук вакытта аның сихри гүзәллегеннән күз ояла:
...Очар җаннар, күбәләктәй, бу шәмгә.
Ояла күз, карап булмый гүзәлгә.
Кашы җәя аның, ә керфеге − ук,
Бу җәй һәм бу ук җирдә бүтән юк...
Шириннең сафлыгы, намуслылыгы йөз, буй-сын күркәмлеген тагын да тулыландыра:
Язын аткан чәчәктәй саф, нәфис ул,
Аңарга ялгышып та тимәгән кул.
Мондый пакь, нәзакәтле зат алдында теләсә кем үзен корбан итәргә әзер:
Кашын күрсә, яңа ай тик мәкелдә,
Җанын фида кылыр хәтта хәким дә.
...Матурлыкта бу кыз даны җәелгән,
Киләләр баш орып аңа күп илдән.
Хәрәзми поэмасындагы кебек үк, Котб әсәрендә дә чын мәхәббәтнең олылыгы, кешеләрне рухи яктан баета, үстерә торган көч икәнлеге эстетик яктан гаять тәэсирле итеп бирелә.
Шириннең күңел байлыгы, батырлыгы, кыюлыгы, сафлыгы, сөйгәненә тугрылыгы тышкы матурлыгын тагын да арттыра. Тышкы яктан Хөсрәү дә матур, әмма Ширин үзенең сафлыгы, максатка омтылучан булуы белән безнең күз алдыбызда Хөсрәүдән бер башка үсеп китә. Без Шириннең матурлыгына таң калсак, аның, кыюлыгына сокланып туя алмыйбыз, аның бу сыйфатлары алдында баш иябез.
Ширин, Фәрһад образлары − тышкы матурлыклары, эш-гамәлләре, рухи сафлыклары миндә соклану хисе уята.
Сәйф Сараи Сөһәйл вә Гөлдерсенне зур теләктәшлек белән тасвирлый. Шәрыкның күп кенә башка шагыйрьләре кебек үк, аны да гадәти матурлык кына канәгатьләндерми, аның каһарманнары гадәттән тыш матурлыкка ия булсын. Моңа ирешү өчен, ул халык иҗатындагы һәм язма әдәбияттагы төрле сурәтләрдән иркен файдалана.
Сөхәйл хөсне (матурлыгы − Х.М.)
ирүр Йосыфдин гали,
Итәр шат алманы йөзенең аны, −
ди автор үз каһарманын тасвирлап. Автор зинданда ятучы Сөһәйлне Гөлдерсен җиргә ташлаган «ак гөл» белән чагыштыра.
Ни күрсен күзләре: туфракта шул чак
Ята аунап Сөһәйл, ал гөлгә охшап.
Дастан каһарманнары тышкы яктан гына түгел, ә рухи сыйфатлары, омтылыш-теләкләре, үзара мөнәсәбәтләре белән дә матур.
Борынгы әдәбияттан күренгәнчә, кеше − галәмнең олуг заты, ул үзен түбәнлеккә төшерергә тиеш түгел. Дөньяга килгән икән, гыйлем, һөнәр тупларга, холкын тәрбияләргә, игелек кылырга, сөяргә һәм сөелергә бурычлы. Бары шул вакытта гына кеше гәрчә бу дөньядан китеп туфрак булса да, буыннар хәтерендә игелекле исеме белән кереп кала. Йосыф, Зөләйха, Фәрһад, Ширин, Таһир, Зөһрә − әнә шундый затлар.
Мин үзем бу иншаны язам, ә колагымда Оркыя әбиемнең ягымлы, моңлы тавышы − милләтебезнең борынгы ядкярләрен сузып-сузып көйләве яңгырый.
Борынгы әдәбиятның матурлык турындагы искиткеч әсәрләре киләчәк буыннарның колагында мәңге яңгырап торсын.
Достарыңызбен бөлісу: |