Укытучысы Ф.Г. Имамиева.
Кешенең иң олы байлыгы − җир, җирнең иң олы байлыгы − кеше
Кеше... Ул һәрвакыт төрле каршылыкларга юлыгып яши. Гомер юлында аларны җиңәргә өйрәнә, сыный-сынала. Сынау-сыналу чорында кеше, әлбәттә, тәҗрибә дә туплый, акылга да үсә, ныгый.
Көрәш кагыйдәсе буенча тормышта кемдер җиңә, ә кемдер җиңелә, кемдер онытыла, ә кемдер данга күмелә. Шулай итеп, адәм баласы бу тормышта үз юлын таба, олы бәхеткә ирешә. Ләкин ул, бәхеткә ирештем дип, үзенең дөньядагы иң зур байлыгын − кешелеклелек сыйфатларын югалтмаска тиеш.
Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен. Кеше үз-үзен хөрмәт итәргә тиеш. Берәүләр малга кызыгып, икенчеләр эчкечелеккә бирелеп, кешелек сыйфатларын югалта.
Чыннан да, кешелек дөньясы яратылганнан бирле, кеше үзе генә бер дөнья булып яши алмый. Аны чолгап алган мохит, аралашу, яшәү – болар барысы да кеше дөньясының үсешенә йогынты ясый. Шуңа күрә дә икенче берәүләр белән аралаша белү, үз-үзеңә карата таләпчәнлек булдыру, гаделлек, тыйнаклык, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатларны тәрбияләү, ихтирамлы һәм игътибарлы булу − болар барысы да Кеше дигән сүзне зур хәреф белән язарга мөмкинлек бирә.
Бала чакта бу хакта уйланмыйсың, һәрдаим әни назын тоеп үскәнгәдер, мөгаен. Ә гомер узган саен, яшәү мәгънәсе, кылган эш-гамәлләрең турында уйлана башлыйсың икән. Әниемнең: «Туган-үскән җиреңә игътибарлы, мәрхәмәтле бул, аны яратырга тырыш, ата-баба нигезен бервакытта да онытма!»− дигән сүзләре ешрак искә төшә хәзер.
Күңелемдә моңарчы тоймаган хисләр уяна. Шулар аша табигатьнең һәр мизгелен, җирнең җылысын, яшәү тәмен сизә барам.
Җир һәм кеше, хезмәт һәм кеше... Кешелек дигән сүз үзе дә җирдән, табигать эченнән калыккандыр сыман. Чөнки кеше тормышы җир, табигать белән аерылгысыз бит. Тик боларны хәзер оныта барабыз кебек тоела миңа.
Минем халкым элек-электән үк һөнәрле булган. Нинди генә эшкә тотынмасын, эшен ахырына җиткерергә тырышкан, элек-электән эштән курыкмаган. Характеры белән күндәм, сабыр бу халык гасырлар дәвамында эш сөючән, тәртипле, гадел булуы белән дан тоткан.
Халкымның хезмәт батырлары − җир кешеләре. Кырлардан-басулардан алар. Җирне сөргәннәр, чәчкәннәр. Йөзләре кара-тутлы, кояш, җилләр каралткан аларны. Ә күңелләре канатланган, үз хезмәтләрен ярату, туган туфракка мәхәббәт белән горурлана да белә алар.
Ата-баба тире тамган буразналар өстендә әнә шулай ил тоткасы − икмәк өчен көрәш дәвам итә. Бу көрәш нәкъ иҗат кебек. Янып иҗат итмичә, күңелгә керерлек әсәр тумаган кебек, тырыш хезмәтсез икмәк тә өстәлгә менми. Иҗатчылар җиргә дә кирәк икән. Мең еллык традициясеннән аерылмаган җирнең үз иҗатчысы кирәк. Килеп-китеп йөрүче түгел, вакытлы юлаучы түгел, үзен багышлаучылар кирәк аңа.
Мин бит сезне бик сагынып кайттым,
Мин ич шушы җирнең баласы.
Җирем, суым, сезнең яшәештән
Килә минем өлге аласым.
(Г. Рәхим «Туган җир».)
Шагыйрь хаклы, без барыбыз да шушы җирнең бер үк дәрәҗәдә тигез хокуклы, сөекле балалары. Табигатькә һәм аның гүзәллегенә мөнәсәбәттә дә без һәр очракта Кеше булып калырга, Кеше исемен акларга тиешбез. Юкса, вакыт-вакыт кыргый дигән исем йөрткән җәнлек-җанвар һәм кош-кортларның уена да кермәгән эшләр кылына − таптыйбыз, кисәбез, яндырабыз, сындырабыз. Күңелне рәнҗеткән аянычлы күренешләр, әйләнә-тирәлек һәм табигатьнең кадерен белмәү очраклары белән әле безгә еш, бик еш очрашырга туры килә. Табигатьтән үзенә генә алырга яратучылар белән күзгә-күз сөйләшәсе бар әле безгә. Табигатькә мәхәббәт һәм аны кадерләп саклау кебек ата-бабадан килгән матур, күркәм гадәт шуны таләп итә.
Мин туган авылым табигатен, аның җирен-суын бик яратам. Киләчәктә дә үземне туган туфрак белән бәйләргә телим, үземне җир кешесе итеп тоярга хыялланам. Ләкин шунысы борчый: авылга, җиргә мөнәсәбәт кире якка үзгәрә. Хәтта аның киләчәге бетүгә бара дип әйтергә дә курыкмыйлар. Сүз дә юк, сәбәпләр төрле-төрле: берәүләр дәүләткүләм әһәмияткә ия төзелешләргә юл тота, икенчеләр югары белем алырга омтыла, өченчеләр, болары күпчелек тә булса кирәк, турысын гына әйткәндә, шәһәрдә яшәргә телиләр... Барысы да изге ният белән эшләнә. Кеше җәмгыятьтә үз урынын эзләргә һәм табарга хокуклы гына түгел, тиеш тә. Ләкин авыл, туган авыл, Туган җир кемгә кала соң? Иген кырлары, фермалар, урман һәм болыннар кемгә кала? Алар турында иртәгесе көнне кем кайгыртыр?! Балачактан җирнең кадерен, аның шәфкатьле анадай юмарт һәм изге булуын тоеп үсәрме яшь буын?!
Ныклабрак уйлаганда, бу сораулар чорыбызның иң катлаулы, иң борчулы мәсьәләсенә әйләнеп бара, буыннарны буыннарга тоташтырган чылбырны хәтерләтә. Үз-үзеңә, туган җиргә тугры булып калу, аның кадерен белү элек-электән яшәү мәгънәсенең асылын аңлаткан. Безгә аны югалтмыйча, яңа матур сыйфатлар белән тагын да баетып, килер буыннарга мирас итү бурычы йөкләнгән.
Тормыш никадәр катлаулы булса да, кеше үз язмышына үзе, бары тик үзе генә хуҗа була ала. Яшәеше, эш-гамәле белән үзенең исемен акларга, гомер елларын барлаганда, тирән горурлык хисе тоярга тиеш ул.
Нәкъ шундый сыйфатларга ия булган, чын-чынлап җир кешесе саналган Үзбәк абый Мусин яши безнең авылда. Гел «5»кә генә укыса да, игенче хезмәтен сайлаган ул. Гомере буе җир сөрә, тырмалый. Тургайлар тавышын башлап ул ишетә, кырларның кара төсен соңгы тапкыр ул күрә. Хезмәте дә хөрмәтле. Бүген ул − республика чемпионы, иң оста, иң талантлы тракторчы-сабанчы, бик күп, бик күп бүләкләр иясе. Аның шагыйрьләр турында сөйләгәнен, шигырьләр укыганын тыңласаң, таң каласың.
Менә безгә кемнәрдән үрнәк аласы. Алар булганда, киләчәгебез өметле. Яшәү бик матур, киләчәге тагын да матуррак булыр!
Ләйсән Җәләлиева, Әтнә районы Күңгәр урта мәктәбе
Мәрхәмәтле безнең әниләр
-
Иң йомшак куллар,
Иң көчле иңнәр −
Тик әниләрдә,
Юк аңа тиңнәр.
|
К. Шәфикова.
|
Әни! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле кеше! Бу якты дөньяга килгәч тә, безне йомшак куллары белән сыйпап, җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче, гомер буена кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашып яшәүче газиз әниләребез. Сез тыйнак та, сөйкемле дә, эшчән дә, түземле дә, иманлы да. Әниләр − сез өйләребезнең яме, ашларыбызның тәме!
Сез безнең нәселебезне, милләтебезне саклап калгансыз. Халкыбызның олылыгын, бөеклеген югалтмагансыз. Батырлар яуга барганда, сезне уйлап, үзләренә көч-куәт иңдергәннәр. Җәлилчеләр үлем алдыннан сезне күз алдына китереп, сезне исләренә төшереп елмайганнардыр. Әгәр дә сезнең бишек җырларыгызны тыңламасалар, җырчылар, шагыйрьләр каян килер иде безгә? Әгәр дә улларыгызны корыч ихтыярлы, ватандар итеп үстермәсәгез, каян булыр иде бездә батырлар? Әгәр дә кызларыгызны инсафлы, сабыр, тыйнак итеп тәрбияләмәсәгез, сезнең кебек аналар булыр иде микән татарда?
Иң авыр вакытларда без кемгә сыенабыз? Анага! Безнең өчен ут йотып яшәрүче кем? Ана! Ярдәм сорап кемгә киләбез? Анага! Иң дөрес юлны да ана күрсәтер. Аналарның барысына да фидакарьлек хас. Балаларына җан биреп кенә калмыйча, аларның һәркайсын илебезгә, халкыбызга кирәкле кеше итеп тәрбияләү, сау-сәламәт үстерү, аларның рухи байлыгын кайгырту − аналарның иң зур батырлыгы. Кешелеклелек, тырышлык, гаделлек, олыларга ихтирам, кешеләргә мәхәббәт кебек изге хисләр дә балалар күңеленә бишек җыры, ана назы аша салына.
Әни! Әнием! Әнкәем! Нинди матур сүзләр! Кадерләп, назлап әйтәбез без аларны. Күңелебездә булган бөтен рәхмәтне дә шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбызга шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әнкәебезгә шулай дәшәбез.
Әнием, мин якты дөньяга килгәч тә, үзенең кочагына алып: «Балам!» − дип дәшкәндер. Һәм шушы көннән алып аның барлык уйлары, борчулары нәни сабые − минем турыда булгандыр. Елап уянган вакытларым булса, үзенең йомшак куллары белән иркәләгән, бишек җыры көйләп тирбәткән.
Сөекле әниемнең
Борчыгандыр җанын
Күңелемнең көйсез һәр чагы,
Еласам юаткан,
Иркәләп уйнаткан
Әниемнең җылы кочагы.
«Учыңда тәбә куырсаң да, әниеңә булган бурычны түләп бетерә алмассың», − ди татар халык мәкале. Ә мин әниемә бер генә кат түгел, йөз кат, мең кат бурычлы. Чөнки ул − мине үлемнән алып калучы...
...Миңа унбер ай вакытта врачлар куркыныч диагноз куялар. Кичекмәстән операция ясарга кирәк. Ул вакытта ук әниемнең йөрәге өзелеп төшәргә җитешкәндер. Ә алты сәгатьлек операция һәм хәлемнең өметле булмавын врачлар әйткән вакытта нинди хәсрәтләр кичерүен, күпме күз яшьләре түгүен ул бер үзе генә беләдер. Айлар буе төннәрен керфек тә какмыйча, ашауны, ял итүне онытып, мине караган. Бик еш уйланам мин: шул авыр вакытларда әниемнең җылы күз карашы, мамыктай йомшак куллары, аналарга гына хас киң күңеле, олы йөрәге булмаса, сәламәтлеген, җанын аямыйча мине карамаса, мин исән калыр идем микән?!
Шактый еллар үткәч, миңа операция ясаган врач, соклануын яшермичә: «Мондый операцияләр бик сирәк очракта гына уңышлы була, уңышлы чыккан бу!» − диде. Әйе, аллага шөкер!. Мин хәзер сау-сәламәт. Ә моның өчен мин әниемә мең-мең мәртәбә рәхмәтле!
Мин үзем дә әле балалыктан чыгып кына киләм, бала хәсрәтен белмим (Белергә дә язмасын). Әнием әйтмешли, мондый хәсрәтне дошманыма да теләмим.
Әнием − бөек ана! Мин моны шикләнмичә, кычкырып әйтәм. Ул һәрчак безнең турыда кайгырта. Ике баласын да тигез күреп, һәрберебезнең уңышларына сөенеп, ялгышларыбызга көенеп яши әнием. Ул безнең киңәшчебез дә, сердәшебез дә.
Шундый кадерле, мәрхәмәтле кешеләребез язучыларыбызга илһам чыганагы булып торалар. Алар турында әдәбиятыбызда күпме гүзәл әсәрләр иҗат ителгән. Мәсәлән, Ш. Хөсәенов «Әни килде», X. Миңнуллин «Әниләр һәм бәбиләр», Ә. Еники «Әйтелмәгән вакыять», X. Сарьян «Бер ананың биш улы», М. Юныс «Шәмдәлләрдә генә утлар яна», Р. Миңнуллин «Әни кирәк», Ф. Зыятдинова «Өебезнең кояшы», К. Шәфикова «Әни кирәк» һәм башка бик күп, бик күп әсәрләрне атарга була. Аларда әниләрнең бөек рухы, тынгысыз җаны, изгелеге, олы күңеле, тырышлыгы бик ачык чагыла. Мәкальләрне дә мисалга китерә алам: «Әни суккан авыртмый», «Ата-ананы тыңлаган адәм булган, тыңламаган әрәм булган», «Ата йөрәге − таудан өлкән, ана йөрәге − диңгездән тирән».
Безнең кадерле кешеләребезгә борчу-хәсрәт китерергә хакыбыз булмаса да, хәзерге көндә дә үз әти-әнисең рәнҗеткән, олыгайган көннәрендә тәрбияләмәгән, картлар йортында яшәткән бәндәләр бар. Мондый кешеләргә минем нәфрәтем чиксез. Аларның аналары да бит, төн йокыларын калдырып, балаларын үстергән, укыткан, кеше итәргә тырышкан, армия сафларыннан исән-сау кайтуын теләгән, борчылып көткән. Шул балалар аналарын картлык көннәрендә ярдәмнәреннән мәхрүм иткәннәр. Алар үзләре дә иртәме-соңмы шул хәлгә калачаклар.
Авыр, авыр, нәрсә авыр?
Авыр аналар каргышы.
Бу каргышны алганнарны
Көтә Сак-Соклар язмышы.
(Ф. Яруллин.)
Син әти-әниеңне ничек карасаң, киләчәктә балаларың да сине шулай тәрбияләр. Рәсүлебез Мөхәммәд галәйһиссәләм дә: «Ата-аналарыгызга игелек итегез, сезгә дә балаларыгыз игелек итәр», − дигән.
Оҗмах безнең әти-әниләребезнең аягы астында.
Олы, олы, нәрсә олы?
Ата-ана хакы олы.
Онытмасын иде кеше
Үлгәнчегә кадәр шуны
(Ф. Яруллин.)
Г. Алтынбаева, Чүпрәле районы Иске Шәйморза урта мәктәбе
Ана − бөек исем
Ана − бөек исем. Ана − изге кешелек дөньясының башлангычы. Газиз ана булу − үзе зур бәхет, зур шатлык.
Әни, туган авыл, туган ил... Һәркемнең күңеле өчен иң изгеләр, иң газизләр алар. Балага үз әнкәсеннән дә күркәмрәк, кадерлерәк җан юк кебек. Әниең сине тудырган, күкрәк сөтен имезгән, җыр көйләп бишектә тирбәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган, туган телне сеңдергән...
Син куанганда куанып, син кайгырганда кайгыртып, синең белән бергә сулап яшәүче кем? Синең әниең! Син авырганда төн йокыларын йокламыйча, күз карашы белән иркәләүче кеше кем ул? Әниең!
Җиргә килгән һәр адәм баласы үзенең яшәеше белән иң беренче чиратта, ул нинди генә булмасын, әнисенә бурычлы.
Әни кеше баласын тугыз ай йөрәк астында йөртә. Тугач та, канат астыннан беркайчан да чыгарасы килми. Баласын усал кешеләрдән, авыр тормыштан, ачлыктан, сугыштан саклап калырга тели һәм һәрвакыт баласына ярдәм итәргә әзер.
Баланың иң беренче сүзе, әлбәттә, «Әни» була. Балалар үсеп җиткәч, төрлесе төрле якка таралышып, һәрберсе үзенә ошаган, күңеленә якын булган һөнәрен сайлап, укырга китәләр. Ана аларны һәрвакыт озатып кала һәм кайтып кергән көнгә кадәр көтә.
Һәр ана баласына бәхет, уңышлар тели. Ләкин кайберләре үсеп җитеп начар юлга басалар. Алар урлыйлар, наркотиклар кулланалар, хәтта кеше үтерүгә дә барып җитәләр. Андый кешеләрне җәзалаганда ана кешенең йөрәк тибеше туктаган сыман була. Аналар үзләрен тирги башлыйлар. Шушы вакытта бу әниләргә ярдәм кулы сузарга кирәк. Ә артларыннан аларның «начар ана булган», дип сөйләп калырга ярамый. Ана беркайчан да начар булмый.
Ләкин шулай да минем йөрәгемне әрнеткән бер нәрсә бар: әниләр арасында эчкече хатын-кызлар күбәя. Аларның саны 1997 нче елда, 1992 нче ел белән чагыштырганда 68% ка үсте. Нәтиҗәдә, бөтен Рәсәй буенча алкоголизмнан үлү очраклары 1,5 тапкырга күбәйде. Шунысы да бар: Башкортстан һәм Татарстан Республикалары алкоголь җитештерү буенча да, эчкечелек дәрәҗәсенә карап та, иң күп «эчүче» регионнар рейтингына керде. Шушы урында Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның «Сез дә исерсәгез...» дигән үзәк өзгеч шигыре битараф күңелләрне уятып, мүкләнгән җаннарны селкетеп җибәрсен иде.
Бер авылда, шундый хәлне күреп,
Ис-акылым китте, туганнар:
Ике бала исерек әниләрен
Сөйрәп кайтып килә урамнан.
− Әннә, әннә, − диләр, − аягыңа
Ник басмыйсың, − диләр, − бас, − диләр,
− Әннә, әннә, − диләр, − күзләреңне
Ник ачмыйсын, − диләр, − ач, − диләр.
− Әннә, әннә, − диләр, − без ачыктык,
Ашыйсыбыз килә − аш кирәк,
Безгә синең күз карашың кирәк,
Күзләреңне, − диләр, − ач тизрәк! '
Сез дә исерсәгез,
Бөтен дөнья
Исерә бит, иптәш хатыннар!
Ана бәхетен татып карый алмаган мәрхәмәтле хатын-кызлар балалар йортыннан кызлар, малайлар алып тәрбиялиләр. Шул изге эшләре белән алар балаларны һәм үзләрен бик бәхетле итәләр. Үз карынында йөртмәгән бала булса да, алар балаларына тиешле тәрбия һәм белем бирергә тырышалар.
Балалары вакытсыз дөньядан киткән яки сыңар канат булып, ялгызы гына балалар тәрбияләүче, яки инвалид бала караучы сабыр аналар турында да җылы сүзләр әйтеп китмичә булмый. Чөнки алар өлешенә төшкән шушы авыр йөкне үзләренең иңнәрендә сынмый, сыкранмый йөртәләр. Әлеге батыр аналарга рәхмәт әйтәсе һәм алар алдында баш иясе килә. Тормыш тарафыннан кыерсытылган аналарга җылы сүзләрне кызганмаска кирәк. Әниләр, гомумән, өлкәннәр, кайчакта бер генә җылы караштан, ягымлы сүздән дә җанланып китәләр.
Ана йөрәге үзенең табигате белән һәр шатлыкка, кайгыртуга, иркәләүгә аеруча сизгер, диләр. Хак сүзләр. Алар авыр сынау көннәрендә батырлык күрсәтергә, ил хәсрәтен үз иңнәренә алырга да әзерләр, һәм моны дәһшәтле сугыш көннәрендә бик ачык күрсәттеләр. Алар тылда да, фронтта да үзләренең хезмәтләре белән илебезгә булыштылар һәм бәхетле тормыш өчен бердәм сафта көрәштеләр.
Хәтәр сугыш елларында Татарстан Совет Армиясе сафларына үзләре теләп һәм мобилизацияләнеп 560 мең кеше басты. Кулына корал тотып сугышкан шушы батыр аналарның уллары безнең илебезне явыз дошманнардан азат иттеләр. Шуларның күбесе медальләргә лаек булдылар. Бик күп аналарның газиз уллары белмәгән, ят җирләрдә мәңгегә ятып калдылар.
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 57 ел тулса да, хатирәләр йөрәкне яңадан-яңа әрнетә. Илебездә беркемгә дә кирәкмәгән сугышлар бара. Һәр көнне Чечнядан цинк табутлар кайта, ә ул табутлар эчендә әниләрнең газиз уллары. «Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә», − дип тикмәгә генә әйтмиләр картлар.
Кайчак минем: «Бу сугышлар безгә кирәкми! Безнең тыныч яшисебез килә! Туктатыгыз бу кирәксез сугышларны!» − дип кычкырасым килә. Ләкин мине беркем дә ишетмәс кебек.
Әниемнең яшь чагы сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән. Ул олылар белән бергә армый-талмый эшләгән. Ачы тормыш җиле аңа нинди генә авыр сынаулар алып килсә дә, ул барысына да түзгән. Әни хәзер кибеттә эшли. Ул һәрбер сатып алучыны ачык йөз белән каршы ала, авыр вакытта барысына да үзенең ярдәм кулын суза. Менә шушы сыйфатлары өчен әниемне барлык кешеләр дә яраталар.
Кибеттә эшләвеннән тыш, ул өйдә безне тәрбияли һәм киләчәккә өмет белән яшәргә өйрәтә.
Әнием моңлы җырлар тыңлаганда бик еш уйга кала. Аның башы түбән иелә, күзләре моңсуланып китә. Йөрәгендә ниндидер бер сагыш уяна. Җырлар әнинең яшьлеге узган чәчәкле аланнардан, иген үскән кырлардан, чылтырап аккан елга буйларыннан килеп ишетеләдер кебек тоела...
Шушы шигъри юлларда, әнием, минем сиңа әйтер сүзләрем:
Рәһмәт сиңа, әнием.
Рәһмәт сиңа шуның өчен:
Бу якты, сихри дөньяга
Мине тудырган өчен.
***
Кулларыңа мине алып,
Ни: уйладың, әнием?
Уйлагансыңдыр, мөгаен: −
Кеше булсын нәнием?
***
Тыныч сулап йоклап китсәм,
Күңлең тыныч булгандыр.
Еласам, күпме төннәрең,
Йокысыз, әни, узгандыр.
***
Хәзер үстем. Тик барыбер
Син миңа бик зур терәк.
Киләчәгемдә дә минем
Синдәй әйдәүче кирәк.
***
Күп нәрсәне синнән белдем,
Синнән күпме өйрәндем.
Аналарга хас сиземләү
Мин күңелеңдә күрдем.
***
Хисләремне түгим тагын
Синнән башка кайсына?
Рәхмәт сиңа, әнием,
Рәхмәт сиңа барсына.
Минем зур бер хыялым бар. Авыл уртасына мин, шагыйрь әйткәнчә, бронзадан коеп, әниләргә багышланган һәйкәл куяр идем һәм шуның белән үземнең барлык әниләргә дә булган ихтирамымны белгертер идем.
“Сүз күңелдә очкын булып көйри,
Сүз арыслан итә йөрәкне...”
Чыгарылыш сыйныф укучыларның имтиханда язган сочинениеләре
Лицензия № 0209 от 06.10.97
Сдано в набор 20.03.2003. Подписано к печати 18.04.2003.
Министерство образования РТ
Редакционно-издательский центр “Школа”.
420111, Казань, Дзержинского, 3. тел.: 92-24-76
Отпечатано на множительном участке центра.
Достарыңызбен бөлісу: |