Укытучысы Т.В. Ногманова.
Шигырь! Ул нәрсә? Дөньяда бернәрсә дә мәңгелек түгел дибез, ә шигырь еллар, гасырлар белән исәпләшми яши бирә. Буыннардан буыннарга, илләрдән илләргә, күңелләрдән күңелләргә күчеп яши. Саргаюны, картаюны белми яши. Югыйсә шигырь − бер тәртип белән килгән сүзләр тезмәсе генә. Әмма нинди сүзләр! Мәңгелекнең сере дә шунда түгелме соң?! Шигъри сүзнең илаһилыгына, сүздәге әлегедәй киеренкелеккә, чынлап та, сокланмый мөмкин түгел, һәр сүз урынында, һәр сүзгә аерым фикер һәм сәнгатьлелек йөге кертелгән.
Гомер-гомергә шагыйрь маякчы, җитәкләүче, кеше гомеренең бизәкчесе булып санала. Шагыйрьләрсез тормыш шыксыз, бик тонык булыр иде. Күңелләрдә әллә нинди хис-тойгылар, фикерләр кайный, әмма аны әйтеп булмый. Һәм шагыйрьләр аны кыска һәм күңелгә үтеп керерлек итеп язалар.
Алтмышынчы еллар уртасында көчле дулкын булып әдәбиятка килгән бер төркем шагыйрьләрне «Фәйзуллиннар буыны» дип атадылар. Бу табигый иде, чөнки Равил Фәйзуллин каләмдәш-яшьтәшләреннән күпмедер элегрәк танылды, иҗат максатын беренче шигырьләрендә үк иң әүвәл нәкъ менә ул аныклый алды. Япь-яшь килеш шигъри биеклекләргә, югары дәрәҗәләргә иреште. Ул үз вакытында илдә иң яшь Язучылар берлеге әгъзасы иде, егерме дүрт яшендә шактый ишле язучылар оешмасының җитәкчесе булып эшли башлады. Егерме җиде яшендә республикабызның Муса Җәлил исемендәге комсомол премиясенә лаек булды, утыз биштә Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен алды.
Равил Фәйзуллин дөньяга яңача карашы белән укучыны сискәндереп җибәргән «Нюанслар иле» исемле шигырьләре белән килеп кергән иде. Хәзер ул − татар поэзиясенең алгы сафындагы шагыйрьләрнең берсе. Аның иҗаты ифрат киң тармаклы: Шагыйрь Тарих-Заман-Вакыт кебек төшенчәләр турында уйлана, аларның фәлсәфәсенә үтеп керергә омтыла. Кеше − бу дөньяның, олы Вакытның кунагы:
«Бу юлларны сагынырбыз әле!
Тик кайтылмас бүтән менә...»
Әйе, сагынырбыз. Вакыт − Алла,
Ә без бары кеше генә...
(А. Хәлимгә.)
Шуңа күрә дә кеше Вакыт эчендә югалып калмаска, үз юлын, тормыш кыйммәтен эзләргә, таба белергә тиеш.
Бөтен өмет, бөтен ышаныч −
үзем өчен, үзем генә белгән
Вакыт эчендәге Вакыт.
Аның егерме яшьләрдә язган «Карт һәм Шагыйрь» дигән поэмасында мондый юллар бар:
Булса ирек, булса җирлек,
ипи-тоз бераз гына, −
язармын, бер дә басмамын
талантым бугазына!
Көрәшем менә шул минем!
Башкача әйткәндә, Равил Фәйзуллин гомер юлының башында ук үз намусына, үз иманына хыянәт итмәскә сүз бирә. Сибгат Хәким аның хакында болай дип язган иде: «Үз буыным шагыйрьләреннән башлап, шушы көнгә хәтле күзәтеп киләм: безнең поэзиягә Равил Фәйзуллин кебек иртә керүчеләр аз... Яшьтән әзерлек белән иртә керүчеләр аз. Иртә килде, вакытында килде, шау-шу белән килде».
Шагыйрь үткәннең бөекләрен хөрмәт итә, аларга табына. Шул ук вакытта аңа бүгенге тормышны алып баручы гади кешеләр дә якын. «Ветеран җыры», «Кояш бер әйләнгән арада...», «Кер чайкыйлар кызлар...», «Минем әти» шигырьләрендә ул гадәти һөнәрле кешеләргә дан җырлый.
Җитмешенче елларда аның шигъриятенә тагын бер көчле һәм дәртле агым − мәхәббәт лирикасы килеп кушылды. Мәхәббәт дигән изге хис, әлбәттә, билгесез өметләрдән, икеләнүле-ашкынулардан башлана.
Бу сөю − бөек мәгънә −
бәхетнең үзе икән.
Аңа таба онытылып
гел чап, оч һәм йөз икән.
(«Бу сөю».)
Ләкин шигырьне шигырь итү өчен хис-кичерешләрне, тойгыларны сурәтләү генә җитми. Аларның асылына төшенү, шулар арасындагы бәйләнешләрне эзләү гади тезмәне чын поэзия итә. Шагыйрь кеше җанының иң караңгы төпкелләренә үтеп керергә һәм андагы халәтне гади сүзләр белән дөньяга җиткерергә тели.
Равил Фәйзуллин поэмаларны күп язуы белән дан алган шагыйрь түгел. Сан исәбе ягыннан поэмалар өчәү, ләкин алар зур колачлы этик әсәрләр буларак үзенчәлекле. «Көрәшчеләр» поэмасында, бөтен кешелек язмышына бәйле каршылыкларның йомгагын үзәккә алып, көрәшче образын алгы планга куя.
Беләклеләр җитә,
Йөрәклеләр кирәк!
Куәтлеләр җитә,
теләклеләр кирәк!
Көрәшчеләр кирәк.
Шагыйрьнең әлеге поэмада ирешкәне − көрәш мотивларын, гуманизмны калку итеп куюында гына түгел, бу сыйфатлар да аның поэзиясенә хас: ул − фәлсәфи уйланулар тарафдары, күренешләрнең, вакыйгаларның рухи асылына үтеп керергә омтылган, шуңа ирешкән шагыйрь.
Көрәш мотивы «Гадиләргә гимн» поэмасына да хас. Әмма бу поэмада көрәшче образы, кулга корал тотып баскан солдат булудан бигрәк, илнең, дөньяның иминлеген тыныч хезмәттә күрүче кеше булып күз алдына килә.
Татар шагыйрьләренең Җир шарында барган политик вакыйгаларга мөнәсәбәте шигырьләрендә күренә. Бу гадәти күренеш безне Ватан үз борчуларыбыз белән шикләнеп яшәргә өйрәтмәгән. Һәр кеше дөньядагы сәяси вакыйгаларны йөрәге аша үткәрә, кичерә бара. Ул гына да түгел, актив көрәшә дә − тынычлык өчен, азатлык өчен, тигезлек һәм хакыйкать өчен.
Сүзләр бик аз.
Санаулы.
Төренмәгәннәр
броняга, маск-халатка.
Кыска шигырь охшаш япан кырда
утка кергән ялгыз солдатка.
Бер-ике юллыклар... Иң озын дигәннәре дә сигез юлга сыя. Шигырьләрендә биш-ун сүз, иң күбе егерме-утыз сүз... Әмма аның шигырьләре бер күзәнәкле түгел, аларны аңлар өчен, күпмедер әзерлек кирәк.
Үл генә − күбәер дусларың...
Биргәнеңә шөкер, − диде агай.
Идәндәге икмәк валчыгын иелеп алды.
Бу шигырьләрдә һәр сүз мөстәкыйль фикерне, тормыш фәлсәфәсен эченә алган. Берничә сүздән ул сурәт тудыра, шул сурәт аша кеше күңелендә үзе теләгән халәтне уята.
«Минемчә, чын шигырь җанның киеренке чагында, илаһи гаҗизләнү минутларында туа. Бу вакытта иҗат итүченең күңелле саф һәм ихлас, ә фикере төгәл булырга тиеш. Шул чакта гына Сүз, мәгънәсе һәм эмоциясе буенча, дөньяда беренче туып яңгыраш алгандагыга якын булырга мөмкин. Сүз кадәр Сүз бит ул! Сүзгә сакчыл булу − ул Аңа инану, табыну. Аның кодрәте алдында баш ию, «рәнҗешеннән» курку...» − дип яза шагыйрь. Әйе, күзләрдән яшь китерерлек шатлык килгәндә, иң кадерлесен назлап иркәләгәндә; соңгы сулышларын алып васыять әйткәндә, кеше иң кирәк, иң төгәл, бердәнбер мәгънә белән яңгырашлы сүзләргә мөрәҗәгать итә. Димәк, шигъриятьтә дә сүзнең көче − кыскалыкта.
Һәр шагыйрьнең чишмә башы − ул халык иҗаты. Халык образлы, кыска сөйләргә ярата, сүзен мәгънәле, гыйбрәтле итеп әйтә. Халык әйткән хикмәтле сүзләрнең кайберләре: «Сүз − басу, җыр − чәчәк», «Вак яңгыр тәнгә үтә, вак сүз − җанга үтә», «Кеше күрке − йөз, телнең күрке − сүз», «Туган як − алтын бишек»... Әлбәттә, бу сүзләрне шигъри җанлы кешеләр чыгарган заманында. Бу хикмәтле сүзләр халкыбызның фольклорында гасырлар буе яшәп килгән. Беренче карашка ифрат та җиңел тоелган кыска үткен сүз автордан зирәклек, зур акыл, бай тормыш тәҗрибәсен таләп итә. Кыска шигырь, авторның үз сүзләре белән әйткәндә, япа-ялгызы япан кырда атакага барган солдат кебек! Ул тәвәккәл, төгәл, куркусыз булырга тиеш. Бу дөньяда һәрбер адәм баласына рухи терәк кирәк, һәрбер кешенең бу тормышта үз кыйбласы булырга тиеш. Кемдер аны Ходайга сыгынудан, кемдер сөю-сөелүдән, кемдер мал җыюдан, кемдер башка бернәрсәдән табадыр. Кемдер... шигъриятьтән! Олуг шигърият шагыйрьнең чынбарлыкка үз мөнәсәбәтен белдерү җирлегендә генә туа ала, һәрбер олуг иҗат − ул шагыйрь җанының, яшәү рәвешенең, фәлсәфи һәм рухи эзләнүләренең ак кәгазьгә күчкән моделе, сүз-образлар ярдәмендә ясалган ихлас сурәте.
Достарыңызбен бөлісу: |