Укытучысы Н.Ш. Сафиуллина.
-
Бер уйласаң, илаһи бит, изге
Кеше әйткән аваз, һәрбер сүз.
|
Равил Фәйзуллин.
|
Сүзләр... Сүзләр!.. Яши-яши мин сезне чын-чынлап аңлый башладым, ахрысы... Элегрәк мин сезне ишетә, әйтә, уйлый һәм яза гына белә идем. Ә хәзер мин сезне бөтен күзәнәкләрем белән тоям, күрәм, хәтта ки төсләрегез вә исләрегезне аера башладым шикелле. Сез − тере, сезнең үз дөньягыз, үз үлчәмегез, кануннарыгыз һәм кагыйдәләрегез, үз холкыгыз һәм язмышыгыз да бар икән... Хәтта ки − үз дәүләтегез... «Авыз күрке − тел, тел күрке − сүз» дип юкка гына әйтми безнең халык. Без телне нәкъ менә сүзләр аша күз алдына китерәбез дә. Минем туган телемдә − дөньяда тәүге тапкыр «әннә», «әттә» дип әйттергән газиз Ана телендә − нинди генә сүзләр юк... Тамырлы һәм тәлгәшле, ялгызак һәм парлы, карт һәм яшь, чит һәм кардәш сүзләр. Йомры яки яссы, авыр яисә җиңел, озын вә кыска сүзләр, зур һәм вак сүзләр... Шома яки кытыршы, нурлы яки төссез, катлы-катлы яки гап-гади − тагын әллә нинди, әллә нинди сүзләр... Санап китсәң, очы-кырые күренми.
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Доньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Үзенең туган телгә булган мәхәббәтен татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай әнә шулай матур итеп әйтеп биргән. Чынлап та, туган телне чын мәгънәсендә ярату − Туган илне, әткәң-әнкәңне ярату белән бер ул. Туган телне юкка гына Ана теле дип атамаган шул халык!
Бөек әдип Габдулла Тукай туган телне ярата белеп яраткан. Ул телне бары тышкы ямь бирү чарасы, матур аһәңнәр җыелмасы итеп кенә карамаган, аны иң элек аралашу, аңлашу, тәрбия һәм үсү коралы итеп таныган. Шуңа күрә дә Г. Тукай телне, халыкчан итеп, туган тел, матур тел, әткәм-әнкәмнең теле дип атаган. Шагыйрьнең туган телне яратуы Туган илгә булган мәхәббәте белән үрелеп килә, аның аерылгысыз өлешен тәшкил итә.
Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул − Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә тора торган бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телне тугач та ишетә һәм өйрәнә башлыйсың, шуңа күрә аны туган тел дип атыйлар да. Ул телгә баланы башлап аның иң газиз кешесе − анасы өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырлары җырлый, иркәли, юата. Шуңа күрә халык аны Ана теле дип йөртә дә.
Кош кебек балкып торган нурлы сүзләрне күргәнегез бармы? Алар − балачак һәм мәхәббәт иленнән. Ә менә кайбер сүзләр караңгыда гына яши − яктыдан курка. Кайбер сүзләр тотлы һәм баллы, бәлзәм кебек сихәтле һәм шифалы − кашыкка салып кына йотарлык.
Күтәреп булмаслык авыр, шыксыз һәм иләмсез сүзләр булган кебек, кулда гына йөртә торган җиңел, ипле һәм җыйнак сүзләр дә була.
Керпе кебек чәнечкеле, песи кебек йомшак, елан сыман чагып ала торган сүзләр дә яши... Вакыты-вакыты белән бары тик һавада гына очып йөри торган канатлы сүзләрне дә эләктереп алу бәхетенә ирешәсең...
Сүзләр гаҗәеп сыйфатларга ия. Ефәк җеп булып, энә күзеннән үтә алырлыгын да, гигант корабларны якорь сыман ярда тотып торырдайлары да бар аларның... Сүз авыздан чыпчык булып очып чыга да, кире әйләнеп кайтмый... Нәкъ менә җәядән атылган ук шикелле... Аларның кайсылары балта белән дә кырып бетермәслек эз калдыра, кайсылары иртәнге чык тамчысыдай, кояш нурларында кибеп, парга әйләнә...
«Әйткән сүз − аткан ук» дисәләр дә, тормышта бумеранг шикелле, усал сүзләр − явызлык булып, ә изге, яхшы сүзләр изгелек булып кире кайталар. Шуңа күрә дә халык: «Яхшы сүз − җан азыгы, яман сүз − баш казыгы», − дип юкка гына әйтмәгән.
Бер-берсенә ут белән су, яшәү белән үлем, көн белән төн шикелле капма-каршы сүзләр дә, яки, киресенчә, бер-берсенә ярдәм итеп, көч-куәт биреп торганнары да шактый.
Дөньяда бернинди авызга да, бер генә каләмгә дә буйсынырга теләмәгән артык горур һәм бәйсез сүзләр дә очраштыргалый. Әлеге азат һәм хөр сүзләр нигәдер кешеләрдән ераграк торырга яраталар. Аларны читлекләргә бикләп тә, сандыкта яткырып та булмый. Кызганыч, шундый хөр сүзләрнең дә, заманына карап, тоткынга, әсиргә әйләнүе ихтимал. Яшәү шартлары, тормыш кануннары үзгәреп тора, һәм сүзләр дә, нәкъ кешеләр кебек, моны бик тиз сизеп алалар. Дөньяларның асты-өскә килгән дәверләрдә кайбер сүзләр дә «кулга алына», йозакка бикләнә, җиргә күмелә, утка ягыла, беркем яшәми торган бушлыкларга − сөргенгә сөрелә, зинданнарга ябыла... Андый чакларда хөр сүзләр, палачлардан куркып, изге һәм батыр йөрәкләргә кереп яшеренәләр һәм дөньяга нәфрәтле, сагышлы күзләр аша карап тора башлыйлар... Әмма, барыбер, беркөн килеп, алар иреккә чыгалар, язгы ярсу кар сулары шикелле, иркен болыннарга ургылалар, мәйданнарга, урамнарга ашыгалар, ярларыннан ташып агалар. Аларны тоткынлыкта озак тотып булмый! Хөр вә Чын сүзләр, бөтен киртәләрне ватып-җимереп, тимер пәрдәләрне кубарып, биек коймаларны аударып, ниһаять, иреккә чыгалар һәм, үз урыннарына әйләнеп кайтып, өр-яңадан үз эшләренә керешәләр. Патшалар алмашынса да, әлифбалар, акчалар үзгәреп торса да, чын сүзләр үзгәрмиләр, алар мәңге үзләре булып калалар...
Сүзләр тәмам бер могҗиза... Аларның төсе дә, исе дә, тәме дә, хәтта ки җаны да бар бугай. Сүзләрнең кайберләре урамда, ә кайсыберләре өйләрдә генә яши. Дөресен генә әйткәндә, аларның яшәмәгән җире юк. Сүзләр җиде кат җир астына да үтеп керә, җиде кат күкләргә дә барып җитә.
Энҗе − мәрҗән, җәүһәр − якут, зөбәрҗәт − фирүзә сыман асылташларны хәтерләтеп торган кыйммәтле, затлы сүзләрне кая куярга?! Андый сүзләрне, ихтимал, муенса итеп тезеп, иң кадерле кешеңә-әниеңә, сөйгән ярыңа, сөекле туташлар һәм ханымнарга бүләк итү − буыннан-буынга күчеп килгән күркәм гадәттер... Андый сүзләрне борчак кебек сибәргә дә, чиләкләп түгәргә дә мөмкин түгел...
Безнең арабызда яңа туган «бала» сүзләр һәм меңьяшәр «карт» сүзләр дә яши. «Аксакал» сүзләр нарасый сүзләрне тәрбияли, дөнья белән таныштыра, кешеләр теленә кертеп сыный, утка-суга салып чыныктыра. Әлбәттә, яңа сүзләр көн саен туып тормый. Мөгаен, җирдә менә шушы мизгелләр дә, туам-туам дип торган сүзләр бардыр... Әлегә аларның авазлары да, формасы да, кем әйтмешли, «исе» дә юк. Әмма алар, һичшиксез, Телебез карынында ярылып ята.
Күренекле әдипләребезнең сүз һәм тел турында әйткән түбәндәге фикерләре билгеле:
«Кечкенәдән җырлар сөйгәнемнән миндә туган телебезне сөю туды. Әгәр миңа җырлар ярдәм итмәсә... туган телебезне сөймәгән кеби олы бер нигъмәткә малик була алыр идемени? Яшәсен халык әдәбияты! Яшәсен туган тел!» («Халык әдәбияты», Г. Тукай.)
«Урамнан һәм базардан чүплә сүзне,
Алар бетмәс борын борма еракка.
Тупас та булса тел − илнең колагы,
Уеңны уйдырып сал шул колакка».
(Дәрдмәнд.)
«Мин белгән, миңа аеруча якын булган, мин онытсам югалыр кешеләр бар. Шундый ук сүзләр дә була: яңа буынга яме дә, тәме дә алай ук таныш түгел, ә безнең күңелгә балачак истәлеге булып береккән алар, язмышлар, вакыйгалар аша сеңеп калган.
Кешеләрне дә, сүзләрне дә югалтмауның, җанлы итеп яшәтүнең бер юлы бар − әсәрләреңә кертү. Әсәрләрең яшәрлек булса, алар да яшәр, аларның да гомере озаер». (Ш. Галиев.)
«Авылдан китеп, әдәби тел «иманын» кабул иткәч, диалектологик мәҗүсилектән тиз баш тартабыз. Ә аның тамырлары тирән, борынгы бизәкләр алар... Мин аларны хәзер яңадан искә төшереп, берәмтекләп җыям. Өзелгән энҗе муенса бөртекләрен чирәм арасыннан чүпләгәндәй, эзләгәндәй...» (Ш. Галиев.)
«... халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, һичшиксез, аның теле. Халык үзенең телен, оста бакчачы кебек, яман җилләрдән, рәхимсез салкыннар куырудан саклап, мең еллар буена үстереп килгән, аны өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә җиткергән.
Шушы гаҗәеп хәзинәне кулланганда, язучының битарафлыгы, салкын кан белән эш кылуы һич тә мөмкин түгел». («Без кем идек...», Г. Бәширов.)
Кешенең гомере буена хыялында гына йөрткән, еллар буе кызыктырып, үкендереп-әрнетеп торган, әмма бер генә тапкыр да иреннәренә килеп куналмаган, бер генә тапкыр да әйтеп тә, ишетеп тә карамаган изге-тансык сүзләре дә була. Тумыштан ата-ана йөзен күрмәгән ятимнәр, яисә үз гомерендә бер генә тапкыр да мәхәббәт тәмен тотып карамаган бәндәләр нәкъ менә шундый сүзләргә мохтаҗ булып яшиләрдер...
Сүзләр нәкъ менә адәм балалары шикелле, төркем-төркем булып та, ялгызак яшәүче сүзләр дә була. Кайбер сүзләр үз милләтләре белән чикләнмичә, бик тә аралашучан һәм актив булулары сәбәпле, еш кына бүтән халыкларга да үтеп керәләр һәм аларга да хезмәт итә башлыйлар.
Бу дөньяда изге, якты сүзләр белән дус-тату яшәсәң иде! Кайвакыт милли салават күпере шикелле аллы-гөлле сүзләр уртасында каласым килә.
Алар шикелле җитәкләшеп уртага алсыннар иде дә, ямьсез, салкын һәм сатлык сүзләрне ышыклап, саклап торсыннар иде. Миңа гомерем буе бары тик тере сүзләр арасында гына яшәргә насыйп булса иде... Моның өчен мин шул гүзәл сүзләрне эзләргә, табарга һәм бүтәннәр өчен дә саклап калырга тиеш. Югалтмаска!
Сүзләр кешегә һава белән су, икмәк белән тоз, Кояш белән Мәхәббәт кебек кирәк!.. Сүздән башка Тел дә, халык та юк. Сүзләр миңа әби-бабаларымнан мирас булып калган. Рәхәттә дә, михнәттә дә Сүзгә мохтаҗ без, Сүз ул Ата-Анага да, Балага да бер үк дәрәҗәдә кадерле. Сүзләр игенчегә дә фәйләсуфка да хезмәт итә. Яхшы сүзләр бөтен кешегә дә кирәк, яман сүзләр беркемгә дә кирәкми...
Сүзләр әле кешеләргә генә түгел, кошларга да, җәнлек-хайваннарга да, чәчәкләргә дә кирәк...
Кереш сүзләр булган шикелле, йомгак сүзләр дә була. Тәүге сүзләр булган кебек, соңгы сүзләр дә көтеп тора... Алар, гадәттә, соңгы сулышта, яисә хөкем алдыннан әйтеләләр...
Әмма мин әле бүген соңгы сүземне әйтергә җыенмыйм... Бары тик йөрәгемнән чыккан шушы хисләрем, язганнарыма йомгак ясарга җыенам.
Минем әле ишетер сүзләрем дә, әйтер сүзләрем дә бетмәсен иде; Телемдәге изге, хак сүзләрдән мәхрүм итмә мине, Ходаем! Минемчә, иң әүвәле Сүз булган кебек, иң соңыннан да Сүз калыр...
Сүзләр... Сүзләр... Сез − минем Мәхәббәтем... Сез − бөтенесе дә... Сез − миннән башка да яшисез, ә мин сездән башка яши алмыйм. Ләкин мин дә сезгә кирәк! Чөнки мин дә − сезне саклаучыларның берсе... Сезнең хакта язучылар бик үк күп түгел, ә менә сездән башка беркем дә берни дә яза алмый... Сүзләр үзләре турында үзләре сөйләп тора, әлбәттә. Әмма аларның да бездән яшерен серләре бар. Без гомер буе шул серләрне ачарга яшибез....
Сүзләр, мин сезне ничек яратам!.. Мин сезгә бурычлы. Минем телем дә, каләмем дә гомерем буе сезнең кануннарыгызга итагатьле булып калыр... Сез мине үз кадерегезне дә, тормыш кадерен дә аңларга өйрәттегез. Рәхмәт сезгә, сүзләр!
Дөньядагы барлык-барлык сүзләр арасында минем дә үз сүзләрем бар... Газизләрдән газиз Әткәм-Әнкәм теле − Бөек Татар телендәге сүзләрем − Җир шары буйлап кояш нурлары кебек таралсын иде дә җиһандагы барлык кешеләрне бары тик гүзәллеккә һәм изгелеккә генә өндәп торсыннар иде!..
Достарыңызбен бөлісу: |