«Сүз күңелдә очкын булып көйри, Сүз арыслан итә йөрәкне »


Лилия Хәйдәрова, Яр Чаллы шәһәре 4 нче урта мәктәбе



бет25/53
Дата22.06.2016
өлшемі1.28 Mb.
#153347
1   ...   21   22   23   24   25   26   27   28   ...   53

Лилия Хәйдәрова, Яр Чаллы шәһәре 4 нче урта мәктәбе


Укытучысы С.Ә. Батдалова.

Ишеттем мин кичә: берәү җырлый.
Чын безнеңчә матур, милли көй;
Башка килә уйлар төрле-төрле −
Әллә нинди зарлы, моңлы көй.

Габдулла Тукай.

Татар әдәбияты, бүтән халыкларның әдәбиятлары кебек үк, күп баскычларны, күп дәвер һәм этапларны үтте. Аның эчтәлеген, характерын һәм үсеш баскычларын, беренче чиратта, әлбәттә, халык тормышындагы экономик һәм иҗтимагый-политик шартлар билгеләде. Әмма татар әдәбияты, океан уртасындагы ялгыз утрау булмыйча, дөнья әдәбияты материгының бер өлкәсе рәвешендә башкалар белән «тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып» үсте, үзеннән олырак һәм тәҗрибәлерәк әдәбиятларның казанышларын иҗади үзләштерә килде, үз тәҗрибәсен уртаклашуда да саранлык күрсәтмәде.

XX йөз башы татар әдәбиятында башка проблемалар белән бертигез дәрәҗәдә милләт язмышы проблемасы да зур урын алды. Бу проблеманы күтәргән авторлардан без Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан һәм Мирхәйдәр Фәйзиләр иҗатын китерә алабыз.

Әдәбиятыбызның чишмә башы булган Тукай иҗаты тулысы белән милләт язмышына багышланган дисәк тә, хата булмас. Чөнки ул − халык улы, аны халык үстергән.

Г. Тукай − татар әдәбиятының күренекле вәкиле, ул иҗтимагый фикерләве, фәлсәфи карашларының тирәнлеге, эстетик зәвыгының нечкәлеге һәм зирәклеге белән аерылып торган шагыйрь. Тукай − шул ук вакытта әдәби тәнкыйтьче, ялкынлы публицист та, туган халкының авыр язмышын уртаклашкан һәм аңа чиксез мәхәббәт саклаган, куанычына сөенгән, фаҗигасен тетрәнеп җырлаган олы әдип тә.

Иҗатының башлангыч чорында ул «Дусларга бер сүз» шигырендә, милләтенең хәлен җиңеләйтү өчен, кулга-кул тотынышып эшләргә, көрәшергә өнди. Алга киткән башка милләтләрнең хәленнән үрнәк алып, «егъла-тора алга таба атлыйк» дип өнди. Хөррият алу, аныңча, үсеш, алга китү юлында зур мөмкинлекләр ачачак. Моның өчен нишләргә соң? Тукайча, «мәдәният мәйданында урын алу», «тырышудан бушамау», безнең мәнфәгатьләрне кайгыртучы депутатлар сайлап Петербургка җибәрү, башкаладан «кирәкләрне сорау». Ләкин озакламый Тукай бу юл белән азатлыкка ирешү мөмкин түгеллеген аңлый. «Иттифакъ хакында» исемле шигырендә ул бердәнбер дөрес юл − иттифакъ, ягъни үзебезне һәм көчебезне берләштерү кирәклеген яза. «Шәкерт, яки бер очрашу» шигырендә авторның әйтергә теләгән фикере тирәнрәк: ул шәкерткә горур булырга, күңел байлыгын арттыра барырга, бәхеткә ирешү максатында аң-белемне даими үстерүгә ирешергә, шуның өчен үзеңне ярлы санамаска куша.

Үзе яшәгән елларның бер генә хәл-әхвәленә, игътибарны җәлеп итәрлек бер генә вакыйгасына да Г. Тукай битараф калмый. Ул курыкмыйча, өстен катлауларны, кеше хакын ашаучы изүче сыйныфларны тәнкыйтьли, хакимиятләргә тел-теш тидерүдән дә тыелып тормый. Ул милләтебезнең кол хәлендә яшәвенә сызланды, аның бәхетле, ирекле чагын күрергә теләде:

Кайчан соң, и фәкыйрь милләт, бәһарең!
Кайчан китәр кичең, килер кәһарең? −

дип, халкы өчен яз, якты көннәр килүен теләде, шуны җырлады.

Г. Тукай күрсәткәнчә, халык үзенең бәхетен, тату, дус булганда, бер максатка бердәм барганда гына таба ала. Егерме ишьлек шагыйрь, шулай итеп, гасырыбызның беренче елларында ук хакыйкатьне ачып сала, татарның таркаулыгын зур кимчелек итеп күрсәтә. Язмышка битараф караучылардан «Йокы» шигырендә усал итеп көлә:

Дәүләт, бәхет биргән йокы,


Милек, тәхет биргән йокы,
Безгә кирәк илла йокы,
Йокы, йокы, йокы.

Г. Тукай үз бәхетен тулаем милләт иминлеге белән генә тәэмин ителә дип инанды. Бу аның халык белән үзен аерылгысыз бербөтен итеп каравы иде. Ул татарның бетүгә хөкем ителүенә ихлас әрнеде.

Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем;
Саулыгың − минем саулык, авыруың - минем авыруым.

(«Милләте».)

XX йөз башындагы татар язучылары белән танышканда, Фатих Әмирхан иҗатына да тукталмыйча мөмкин түгел. Аның иҗаты көчле сатира белән аерылып тора. Чыннан да, кайбер әсәрләрендә ул үзен үткен телле сатирик һәм юмор остасы итеп күрсәтә. Шундыйлардан аның «Фәтхулла хәзрәт», «Милләт тәрәкъкый иттерү», «Габделбасыйр гыйшкы» кебек әсәрләрен күрсәтергә булыр иде. Хәзер без әдипнең юмор һәм сатираның аерым бер төре булган киная белән язылган «Шәфигулла агай» дигән әсәре белән танышабыз. Шушы кечкенә генә әсәрдә язучы зур әһәмияткә ия булган образ тудырган. Автор нәрсә әйтергә теләгән соң? Әсәрнең кыйммәте нәрсәдә?

«Шәфигулла агай» хикәясендә нәрсәдән көленә соң? Яшь совет җәмгыятендәге идеологик мокытлыктан. Язучы яңа гореф-гадәтләрнең, тәртипләрнең көннән-көн гарип төс ала баруын Шәфигулла агай образы, аның эш-хәрәкәте, кыланышлары аша күрсәтә.

Шунысы игътибарга лаек: язучы биредә яңа йолаларны дини гадәтләр белән параллель биреп бара. Моның белән автор бер идеологиянең һәм аны пропагандалаган тәртипләрнең икенчеләре белән алмашынуын аңлатырга тели. Берәр догмага фанатикларча бирелү, аны тормышта сукырларча куллану кешене кызганыч, көлке хәлләргә китерергә мөмкин икәнен күрсәтә. Автор бу надан кешеләрнең балаларын киләчәктә маңкортлык көтүе, гасырлар буена урнашып килгән әхлак-традицияләрнең, ата-баба гадәтләренең генә түгел, телнең дә югала баруы турында искәртергә тели.

Ф. Әмирхан әлеге әсәрләрендә телебезнең киләчәктә нинди хәлгә төшәчәген дә күрсәткән. Мәсәлән, телнең рус сүзләре белән чуарлану тенденциясе − шуның бер дәлине. Әйе, язучы махсус рәвештә әсәрнең ахырында рус сүзләрен татар сүзләре белән аралаштырып биргән. Бу алымны автор телнең югала баруын, бер милләтнең икенче милләт эчендә йотыла-ассимиляцияләнә баруына ишарә итү өчен кулланган. Акыллы әдип киләчәкне, адәмнәрнең бозылачагын, «бөек халык» алдында баш июнең нинди нәтиҗәләргә китерәчәген алдан күргән. Монда әсәрдәге Сәрбинең: «Урыс приказ бирә дип, балаңны тагын чукындырырга да алып барырсыңмы?» − дигән гыйбрәтле сүзләрен китереп үтү дә артык булмас. Чөнки алар бүген дә безнең халыкка искәртү булып яңгырый.

Әсәрдә балага исем кушу күренеше бик тә уйландыра, гыйбрәтле. Әдип шушы әсәрендә ата-бабаларыбызны балаларына чит-ят һәм мәгънәсез исемнәр куша башлаудан шул вакытта ук кисәткән икән. Кызганыч ки, бик күпләр моңа колак салмаган.

Ф. Әмирхан яңа җәмгыятькә тел-теш тидерә, ягъни тормышны бары тик мактау гына гадәткә кереп барган бер заманда ул әнә шундый әсәр язарга батырчылык итә. Моны, әлбәттә, гаять көчле рухлы кеше генә эшли ала. Күләме зур булмаса да, идея-эстетик кыйммәте белән үзенчәлекле бу әсәр әдәбиятыбызны югары күтәрә. Заманында халыкка барып җиткән булса, ул милләтебез тарихында авыруны кисәтүче чара вазифасын үтәгән булыр иде. Хәзер дә әле бу хикәя үзенең әһәмиятен югалтмаган. Чөнки бүгенге көндә дә милләтнең киләчәгенә янаучы куркыныч күренешләр бетмәгән.

Милләт проблемасын күтәргән татар әдипләре арасында Мирхәйдәр Фәйзи иҗаты да аерым урын алып тора.

Революция алдыннан язылган «Галиябану» драмасы белән киң популярлык казанган Мирхәйдәр Фәйзи зур иҗат активлыгы күрсәтте. Иске гадәт-йолалар белән бәрелешкә кергән саф мәхәббәт тарихы... Драма кешене социаль һәм рухи яктан изүгә корылган иске стройны фаш итү пафосы белән сугарылган. Бу әсәрдәге конфликт мәхәббәт конфликты түгел, чөнки бер-берсен яратучы яшьләр арасында, аларның мөнәсәбәтләрендә каршылык, көрәш юк. Кешеләр бәхеткә, үз теләкләрен, хыялларын ирекле рәвештә тормышка ашырырга омтылалар. Шулвакыт алар иске стройның язылган һәм язылмаган гаделсез законнарының, дин-шәригать кануннарының каршылыгына очрыйлар. Бу әсәрдәге драматик һәм трагик хәлләр әнә шул иске тәртипләрнең вакыйгага хәлиткеч йогынты ясавы аркасында килеп чыга.

Шуның өчен дә бу тәртипләргә каршы көрәш, алардан котылырга омтылу әһәмиятле социаль конфликт төсен ала. Ислам кануннарын, патриархаль традицияләрне, гаилә коруда сату-алу мөнәсәбәтләрен кире кагу, шәхеснең ирекле булуы, коллыктан котылуы өчен көрәш белән бәйләнеп, һәртөрле изүгә каршы көрәш белән кушыла.

Югарыда китерелгән әсәрләргә нигезләнеп, XX йөз башы татар әдәбиятында күтәрелгән проблемаларның үзәгендә милләт язмышы төп урынны алып тора дип әйтә алабыз. Бүгенге татар әдәбиятында да бу тема үзенең актуальлеген югалтмады. Милләт язмышы өчен көрәш фронтында әдипләребез, әсәрләр генә иҗат итмичә, чын тормышта да актив көрәшчеләр булып торалар. Шулар арасыннан мин Туфан, Роберт Миңнуллиннарны, шәһәрләшләребез Айдар Хәлим һәм Фәүзия Бәйрәмоваларны атар идем. Милләт яшәгән вакытта бу проблема юкка чыкмаячак. Дәверләр алмашып торса да, һәр дәвернең үз милләтпәрвәрләр булыр дип ышанам, һәм татар милләте киләчәктә алга киткән, ирекле, бай мәдәниятле халык булыр дип өметләнәм.



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   21   22   23   24   25   26   27   28   ...   53




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет