«Сүз күңелдә очкын булып көйри, Сүз арыслан итә йөрәкне »


Илдар Садыйков, Мамадыш районы Көек Ерыкса урта мәктәбе



бет27/53
Дата22.06.2016
өлшемі1.28 Mb.
#153347
1   ...   23   24   25   26   27   28   29   30   ...   53

Илдар Садыйков, Мамадыш районы Көек Ерыкса урта мәктәбе


Укытучысы Р.З. Галиева.

Бер адым алга басам да
Әйләнәм мин артыма,
Кайда басканнар икән дип
Күз саламын халкыма.

М. Гафури.

XX гасырның үзенчәлеге социаль тетрәнүләрдән, сугышлар һәм революцияләрдән гыйбарәт. Ул Россия составына кергән татар халкы тарихында да ачык чагыла. Бу чорга ул капитализм ныгый барганда, милли азатлык хәрәкәтләре көчәйгәндә аяк басты.

XX гасыр башындагы язучылар кешегә бәхетле булу өчен аңлы-мәгърифәтле булу гына җитмәгәнлеген төшенделәр.

Беренчедән, кешенең асыл хасиятен табу һәм күрсәтү өчен, иҗтимагый шартлар да мөһим роль уйный дип, икенчедән, кешенең яшәешендә милләтнең язмышы да зур урын тота дип, мәсьәләгә яңача карый башладылар. Гади-гадәти кеше образы әдәбиятның үзәгенә куелды. Аның борчу-шатлыклары, өмет-теләкләре киң чагылыш тапты. Шуның белән бергә, тормышны үзгәртеп кору, искелекләрдән котылу өчен, кеше көрәшче дә булырга тиешлеге ачык итеп куелды. Кыскасы, XX йөз башы әдәбияты кешенең яшәү фәлсәфәсен проблема итеп күтәрде.

XX йөз башында татар җәмгыятендә милләтне алга җибәрү, моңа аң-белемне арттыру юлы белән ирешү җәмгыятьчелекнең төп юлларыннан берсе иде. Шуның өчен каләм әһелләре милләт алдында торган бурычларны, күпмедер дәрәҗәдә булса да, әхлакны үстерү, яхшырту ярдәмендә хәл итү мөмкин дип исәпләделәр, мәгърифәтчелек карашуларын уздырдылар.

XX йөз башында милләт язмышын киң яктырткан язучыларның берсе Гаяз Исхакый булды. Аның 1902 нче елда язылган «Ике йөз елдан соң инкыйраз» исемле әсәре аеруча игътибарга лаек. Бу әсәрдә егерме дүрт яшьлек Мөхәммәтгаяз тулаем халкыбыз язмышы турында уйлана.

Болгарлар язмышы (ул татарларны шулай атый), аларның яшәеше, көнкүреше рәвешен кыл иләктән үткәреп җентекли һәм шактый күңелсез нәтиҗә ясый: тормышыбыз, яшәү рәвешебез болай барса, халкыбыз ике йөз елдан, ягъни 2100 нче еллар тирәсендә юкка чыгачак! Бу нәрсә яшь каләм әһелен тетрәндереп җибәрә, аның төн йокыларын качыра. Үзе ясаган нәтиҗә белән тулаем халкыбызны таныштырырга тели. Укыгыз, аңлагыз, безне алда нәрсә көтүен күрегез, әле эш узмаган, бергәләп нинди дә булса чарасын күрик һәм исән калуның, алай гына түгел, алга китүнең дөрес юлларын табыйк!

Г. Исхакый болгар-татарларның халык буларак җир йөзеннән юкка чыгуга таба баруына җаны-тәне белән тетрәнә. Шуңа күрә ул үзенең милләттәшләрен мондый афәттән саклану чараларын күрергә өнди.

Г. Исхакыйның бу әсәрендә күтәрелгән мәсьәләләр Ф. Әмирхан, Г. Тукай, М. Гафури, С. Рәмиев, Н. Думави, Ш. Камал, Г. Ибраһимов, Г. Коләхмәтов һәм башка әдип-шагыйрьләребезне дулкынландырган. Алар да үз иҗатларында татар халкын бәхетле, азат, мөстәкыйль, белемле, сәләтле итеп күрергә теләүләрен әйтеп бирделәр.

Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрендә камчыланган татар тормышындагы кадимчелек терәкләрен юк итү мотивлары Г. Тукай иҗатының үзәк өлешен тәшкил итте. Г. Исхакый әсәренең Тукай шигъриятенә булган көчле йогынтысын яхшы аңлау өчен, шагыйрьнең «Мөридләр каберстаныдин бер аваз» исемле шигырен мисал итеп китерергә була. Анда Г. Тукай Г. Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» фантастик-публицистик әсәренә мөнәсәбәтен шигъри юллар аша белдерә.

Дәрсе гыйбрәт бирде безгә «Инкыйраз»нам бер әсәр,


Аһ, буны язган кеше инсан, икәндер, белмәдем.

Тукай шигъриятенең төп эстетик-фәлсәфи концепциясен төзүдә катнашкан Исхакыйның бу әсәре шагыйрьнең башка шигырьләре өчен дә бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы булып хезмәт итә. Мисал өчен, Г. Тукайның 1906 нчы елда язылган «Сорыкортларга» дигән шигырен алыйк.

Рухы белән Исхакый әсәренә аваздаш булган бу шигырьдә шагыйрь дин битлеге астында халыкны алдап, аның зиһенен томалап яткан, мал-мөлкәтенең бер өлешен ялган ярдәмендә үзләштерүгә ирешкән кадимче иманнарны һәм башка шикле типларны күрәлмавын кискен рәвештә сиздерә:

Аристократ − сорыкортлар, калын корсак, кечек башлар;


Ашыйлар соң бирән булган кешеләр, ну гаҗәп, ай-яй!..
Халык батсын да бетсен, тик боларның эчләре күпсен;
Авызлары ачык бик киң, ниең бар: «Дай сюда, дай-дай...»
Матур булыр бу корсакларга каршы чаралар корсак;
Тотып ярсак боларны без, заман үткәрми, картаймый.

Патриархаль-феодаль калдыкларның берсе булган ишанчылыкка, тарихи процессны тоткарларга теләүче инкыйразчыларга каршы көрәш идеясен биргән бу шигырьдәге фикерләр Г. Тукайның «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш» дигән фантастик сюжетлы поэмасында да үткен сатира аша кабат яңгырадылар. «Кисекбаш китабы»на пародия итеп язылган бу поэма татар дөньясындагы кадими тәртипләрне һәм иске гадәтләргә ябышып ятучы кайбер реакцион дин әһелләрен сатира утына ала.

Поэманың фантастик герое Кисекбаш шул чорның кадими катлавының җыелма образын үзенә туплаган. Поэмада аның төгәл характеристикасы бар. Ул − тугыз мәртәбә хаҗга барган хаҗи, Мәскәү белән теттереп сәүдә итүче бай сәүдәгәр, шәһәр думасында гласный, үз гомерендә унбишләп хатын алган, «тәтәйләр» янына фәхешханәгә йөрүче, көндез изге кеше кыяфәтенә кереп, тәкъвага әйләнүче мәчет карты. Өстәвенә, Ка-рахмәтнең мие инкыйраз идеологиясенә көч-куәт өсти торган кадими фикерләр һәм уй-гамәлләр белән тулган:

Бу мидә йөзләп гыйнад амбары бар,


Бу мидә мең пот сыраның пары бар.
Бу мидә бардыр җәһаләт ун вагон,
«Мин беләмлек» дәгъвасы − бер мең вагон.
«Иске − изге» фикере бардыр ун келәт,
«Һәр җәдит − кяфер» − егерме склад...

Әлеге өзектән күренгәнчә, Кисекбаш образының искелек, феодаль тәртипләрне яклаучы һәм шуның өчен тырышучы инкыйраз тарафдары булуы раслана.

Милләт язмышын кайгырту, халыкны гасырлар буе томаналыкта тоту сәбәпләрен аңларга теләү, инкыйраздан котылу юлларын эзләү рухы С. Рәмиевнең «Таң вакыты» дигән шигырендә көчле чагылды. Шагыйрьнең лирик герое исә, халыкның ваемсызлыгына яна, көя, гасырлар буе милли колониаль изү астында миңгерәүләтелгән татарны уянырга, хәрәкәткә, мөстәкыйль рәвештә фикерләргә, көрәшкә күтәрелергә чакыра:

Таң вакыты... Татар йоклый...


Мин, йокысыз, уянам,
Уянам да, тиле кебек,
Тик берүзем уйланам.
Уйланам, уема батамын,
Тормыймын үзем, ятам...
Ятмас идем дә, җибәрми
Атадан калган хатам.
Хатам тирән, тамыры ерак...
Ботагы дөнья каплаган,
Каплаган да тора-тора һаман,
Яфрагын да какмаган.
Югыйсә син, әй татар,
Бел, бетәсең! − ди, − надан.
Бетмә надан, туг яңадан
Мәгърифәтле анадан!
Бул кеше, үзең тырыш, өмид итмә,
Хата ул өмид алладан!

Татар милләтенең тарихи язмышы хакында төптән уйлау һәм аны инкыйраздан араларга теләү мотивлары Дәрдмәнднең «Кораб» шигырендә фәлсәфи-символик эчтәлектәге символик сурәтләр, вакыт һәм пространство кебек фәлсәфи категорияләр аша чагылды. Шаулы диңгездә юл ярган кораб образы инкыйразга дучар булмас өчен көрәш алып барган горур милләтнең язмышына ишарәли:

Шаулый диңгез...
Җил өрәдер...
Җилкәнен киргән кораб!
Төн вә көндез
Ул йөзәдер:
Юл бара ят ил карап...
Чыкты җилләр,
Купты тулкын −
Ил корабын җил сөрә!..
Кайсы юллар,
Нинди упкын
Тарта безне җан сорап?!

Халык белән бергә булу, аның изге мәнфәгатьләрен яклау пафосы С. Сүнчәләйнең «Азан» шигырендә милләтне йокыдан уяту рухы белән янәшә яңгырый:

Мен манараң өстенә, хәсрәтле җырчы, әйт азан!
Моң белән яңарт, уят тизрәк татарлар дөньясын!
Үтте төн, бетте; кояш чыгышында инде атты таң;
Җитте йоклау! Һәммәсе торсын да тизрәк уйласын!

Газиз халкы өчен утка-суга керергә әзер торган бу лирик геройның изге гамәлләре Ш. Бабичның «Халкым өчен» шигырендәге лейтмотивка якын тора:

Аппак алтын җырларымны −
Җырламыйм данлык өчен,
Җырлаем алтын илем өчен,
Үз туган халкым өчен.

XX йөз башы татар әдәбиятында күтәрелгән милләт язмышы проблемасы бүгенге көндә дә үзенең актуальлеген югалтмый.

«Ике йөз елдаң соң инкыйраз»да күтәрелгән проблемалар хәзер яңадан калка, кайчандыр Г. Исхакый әйткән фикерләр бүгенге милли хәрәкәткә ныклап килеп тоташа. Татар халкының милли азатлык турындагы хыялын тормышка ашыру өчен, көрәш кабат көчәя. Мин ышанам: халкым үз алдына куелган кыенлыкларны кайчан да булса җиңәр.



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   23   24   25   26   27   28   29   30   ...   53




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет