«Сүз күңелдә очкын булып көйри, Сүз арыслан итә йөрәкне »


Зилә Хөснетдинова, Мөслим районы Метрәй урта мәктәбе



бет30/53
Дата22.06.2016
өлшемі1.28 Mb.
#153347
1   ...   26   27   28   29   30   31   32   33   ...   53

Зилә Хөснетдинова, Мөслим районы Метрәй урта мәктәбе


Укытучысы Р.С. Даутова.

Әүвәл әхлак бозыла,
икенчедән, дин бетә,
өченчедән, ул халык үзе бетә.

Г. Исхакый.

Татар әдәбияты төрледән-төрле язучыларга, шагыйрьләргә − чын мәгънәсендә бөек шәхесләргә бик бай. Без аларның барысын да яратып, әсәр геройларының язмышлары өчен янып-көеп укыйбыз. Алар белән бергә шатланабыз, фаҗига булса, алар белән бергә елыйбыз.

Мине бигрәк тә үзебезнең халык язмышын, татар милләтенең үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрен чагылдырган, милләт турында тарихи мәгълүматларга бай булган әсәрләр җәлеп итә. Аларны мин, үзебезнең татар милләтенә, халкына хас характерына, көчле рухына сокланып, шул ук вакытта горурлык хисләре кичереп укыйм. Шундый әсәрләрне иҗат итүче бөек шәхесләрнең берсе − Гаяз Исхакый. Ул − минем күңелемдә тирән эз калдырган, үзенең әсәрләре белән уелып калган язучыларның берсе. Кайбер хәзерге язучыларның, шагыйрьләрнең әсәрләрен укыганнан соң, мин аларның мәгънәсен аңлап бетермим микән, әллә мәгънәсе тирән яшерелгәнме, яисә ул бернинди проблема да күтәрми дип әйтимме, бу әсәрләрне күңелем кабул итеп бетерә алмый. Ләкин Гаяз Исхакый әсәрләре турында мин болай дип әйтә алмас идем. Алар тарихи вакыйгаларга нигезләнеп язылса да, укырга җиңел, аңлаешлы, тирән мәгънәле. Аның әсәрләрендә халык язмышы, шулай ук милли йолаларыбыз да чагылдырыла. Бу гореф-гадәтләр, йолалар буыннан-буынга күчеп килә.

Гаяз Исхакый − егерменче гасырның беренче яртысында татар, гомумән, төрки халыкларның киләчәге өчен эзлекле көрәш алып барган, шуны яшәвенең иң олы мәгънәсе дип санаган язучы.

Гаяз Исхакыйның безгә «Сөннәтче бабай», «Алдым-бирдем», «Өч хатын берлә тормыш», «Зөләйха», «Көз», «Ул әле өйләнмәгән иде» әсәрләре таныш. Аларның барысы да бай эчтәлекле итеп язылган, алар турында озак һәм күп итеп сөйләп, әсәрләрендә күтәрелгән проблемаларны күрсәтеп була.

Әйе, туган халкымның узган тарихы фаҗигале вакыйгаларга бай. Шуларның иң афәтлесе, әлбәттә, Казан ханлыгының Явыз Иван тарафыннан яулап алынуы һәм Рус дәүләте составына кертелүе булган. Болгар ханлыгы чорында ук үз дәүләтен төзегән халкым бу дәһшәтле фаҗигане бик-бик авыр кичергән. Мөселман бабаларыбызның каршылыгын сындырырга тырышып, рус идарәчеләре коралсыз һәм яклаучысыз халыкка каршы, хәтта, гаскәр кулланудан да тартынмаган. Буйсынырга теләмәүчеләрне алар камчы белән суктырганнар, төрмәләргә япканнар, Себергә җибәргәннәр.

Дәүләтчелегебезнең юкка чыгуы һәлакәте кебек үк, көчләп чукындыру фаҗигасе дә халкыбызның күңеленә мәңге төзәлмәслек яра салган һәм хәтеренә кара кан булып утырган. Гаяз Исхакый үзенең әсәрләрендә шушы фаҗигаләрнең барысын да укучыга җиткерергә омтылган. Мин аның «Зиндан» китабын җентекләп укып чыктым. Бу китапта миңа иң ошаган әсәр «Зөләйха» драмасы булды. Бу әсәрдә моң-зар, кайгы-сагыш Зөләйха язмышы аша гәүдәләндерелә.

Зөләйха − көчләп чукындырылган, ирексездән рус мужигына хатын ителгән, ләкин рухы белән нык булып калган татар хатыны. Аның кичергәннәре − татар халкы язмышының бер чаткысы. Шулкадәр нинди гаебе булган соң Зөләйханың? «Мине хак диннән чыгарырга теләделәр, көчләп алып, ирем бар өстеннән руска иргә бирделәр. Көчләп чукындырдылар. Көчләп ата-анамнан, бала-чагамнан аердылар. Мин, әлхәмделилла, барысына да чыдадым, барысына да! Мин ислам өчен... зәхмәт чиктем».

Бу әсәрне укып чыккач, мин Зөләйханың ныклыгына, горур булуына, туган халкын шулай югары дәрәҗәдә сөюенә бик сокландым, аның чын милли героебыз булуына инандым. Аның бу гүзәл сыйфатларын киләчәктә үземдә дә булдырырга тырышачакмын. Минемчә, Гаяз Исхакый бу әсәрендә кеше фани дөньяда үзе теләгәнчә ирекле, рухына тугрылыклы булып, намуслы, шәфкатьле халәттә яшәргә тиешлеген әйтергә теләгән.

Гаяз Исхакыйның милләтне юкка чыгудан саклап калырга ярдәм итүче әсәрләренең иң күренеклесе булып «Олуг Мөхәммәд» дигән тарихи драмасы санала. Бу − әдипнең күпкырлы иҗат юлындагы күләмле, соңгы әсәре.

Үз халкыннан, туган җиреннән читтә яшәп, ерак Истанбулда гомер кичергән Гаяз Исхакыйның «Олуг Мөхәммәд» драмасын 40 нчы елларның урталарында иҗат итүе һич тә очраклы түгел. Нәкъ менә шушы чорда Кырым татарлары гомер бакый яшәгән җирләреннән сөрелә. Идел-йорттагы милләттәшләребез коточкыч салымнарга дучар ителә, сугыш кырларында берничә йөз мең татар башын сала.

Мәгълүм булганча, Казан мәмләкәтендә, татарлардан тыш, башка дин әһелләре дә яши. Аларга нинди мөнәсәбәттә торырга? Хан карашынча, аларга «үз йолаларында, үз диннәрендә торуларына ирек бирү» зарури. Шуның белән бергә хөкемдар ислам динен аңлатуга, димләүгә дә каршы түгел.

Драманың ахыры да тирән мәгънәгә ия. «Бу сәгатьтән башлап, − ди Олуг Мөхәммәд, − Мәскәү князьлеге берлә Казан ханлыгы арасында сугыш бетте, килешү булды... Халыкка белдереңез.., халык өч көн, өч кич бәйрәм итсен...»

Моннан соңгы гасырларда рус белән татар, үзара аңлашып, күршеләрдәй килешеп, бер-берсен хөрмәт итеп яшәргә тиеш, бу − Гаяз Исхакыйның киләчәккә изге хыялы.

Гаяз Исхакый иҗаты тулысынча татар милләтенең олылыгын раслауга, бөеклеген дәлилләүгә хезмәт итә, һәм аның һәр әсәре шул олы максатка буйсындырылган. «Мөгаллим», «Мөгаллимә», «Алдым-бирдем», «Тартышу» драмалары милләтне юкка чыгудан саклап калырга ярдәм итәләр.

Язучының әлеге әсәрләрен хәзерге көндә дә яратып укыйлар һәм киләчәк буыннар да укыячак. Чөнки аларда милләт, дин язмышы күтәрелә, кеше хокуклары мәсьәләсе алгы планга куела. Димәк, татар халкының рухи тормышы сүнми. Милләт югалмый, аның дине дә, теле дә югалмаячак. Исхакыйлар эшен, уй-фикерләрен дәвам итүчеләр яши әле Татарстанда!

Гаяз Исхакый кебек бөек шәхесләребез әсәрләре яшәгәндә, милләтебез дә яшәр. Алар безгә үз милләтебезне саклап калырга ярдәм итәр.

Бүгенге көндә дә милләтебез язмышы, аның ирекле яшәве өчен янып-көюче шәхесләребез байтак. Т. Миңнуллин, Р. Миңнуллин, Р. Фәйзуллин, Р. Харис кебек әдипләребез үз иҗатларында, халкыбызның бүгенге проблемаларын яктырту белән бергә, аның ышанычлы киләчәге өчен дә борчылалар. Чөнки әле телебез сафлыгы, милләт азатлыгы өчен көрәш һаман дәвам итә.

Киләчәге бар милләт без,


Тарихта эзле өмет без,
Җиде дәүләтле милләт без,
Вәлиевләр, Шәймиевләр,
Булган чагында Гата,
Алсуланып, Җир йөзендә
Татарның таңы ата.
Туфаннары, Бәшировлар,
Сафиуллин, Таһировлар
Барында безнең татар,
Барча кыенлыкны җиңеп,
Якты көннәргә атлар.

(Гомәр Саттар-Мулилле.)


Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   26   27   28   29   30   31   32   33   ...   53




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет