Укытучысы Л.Т. Әминова.
Сүз − күңелемнең көзгесе
-
«... Сүз күп! −
болыт акса да,
Үлән селкенсә дә − сүз!»
|
(Р. Әхмәтҗанов.)
|
Җил болыт куа. Тынгысыз җил. Әнә ул каен-кызларның чәчен тарта да читкә китә, яфраклар исә, аны тагы үчекләп, көлә-көлә лепердәшәләр, шаяралар; теге җил-баш, ачуы килеп, тагын чабып килә, тагын тарта.
Басу да тик тормый: аксакал-башаклар җыелыш үткәрә. Яшьрәкләре вакыт җиткән инде, ди, күмәч булырга тавыш бирәләр. Ә картраклары, озынрак сакаллылары, яшьләрне тыңлап, аларның кызу каннарын сүрелдереп, ашыкмаска кушалар; кояш назлаганда, яңгыр туйдырганда, ерак юлга көч-куәт җыярга кирәк, диләр.
Кошлар туй үткәрә. Шау-гөр сөйләшәләр, сатулашалар.
Киленнең дус кызлары кияүгә чыгучыга кызыгалар, бәхет телиләр. Кияүнең буйдак дуслары исә өйләнмәскә кушалар, янәсе, әле иртә, иректә яшәп кал, кая ашыгырга, дөнья бит шундый матур.
Дөнья бит шундый матур! Шундый тынгысыз. Бар да нәрсәдер сөйли. Сөйләшер сүз шундый күп, хәтта башлап тору да мәгънәсез тоела. Булса иде шундый сүз, бар фикерләр дә, бар төләкләр дә шул сүзгә сыйса иде. Ләкин ул чакта чиксез тынлык урнашыр иде. Җанлы тавыш бетәр иде. Ямь бетәр иде. Ә ни файда?.. Сөйләшер сүз кирәк. Дөньяны төсле итәр өчен сүз кирәк. Тик менә бар да рәссам түгел шул. Ә ак кәгазь бер генә бирелә...
Сүзнең төрлесе була. Һәр төр эш үз сүзен сорый, һәр сүзнең үз мәгьнәсе. Хәер, сөйләүчедән тора, бик теләгәндә, сүз мәгънәсен шулкадәр киңәйтеп була, хәтта бер үк сүз капма-каршы фикер белдерергә мөмкин. Сүз − җанның чагылышы. Җаның ни уйлый, телең шуны сөйли. Җан кылларын чиртеп, уй уйный күңелдә, тормыш кылларын ертып, сүз йөри дөньяда. Сүз − аткан ук. Агу очлы ук − кара күңелле җан, татлы очлы − ак күңелле җан. Атылучы корбан беренчесеннән яра ала, икенчесеннән − дәва. Шәүлә белән кояш төсле. Җан гөле кояш нурлары астында гына яши, җылы кирәк җанга. Яфрак шыткан саен, яктылык күбрәк кирәк. Шәүлә кулларына каптымы, гөл корый. Озын телләр уты астында җан көлгә әйләнә, яшәве читен.
Яман сүз еландай сузыла.
Ул салкын бозны да туңдыра.
(Г. Латыйп.)
Сөйлиләр икән, димәк, сөйләр урын бар. Утсыз төтен булмый. Димәк, чәйнәүчедән чәйнәлүче өстенрәк. Кызыл яһма булу, билгеле, кыен, һәр селкенүдән соң кабырга астын кытыклап мөгез йөрер. Һәрвакыт аяк чалып елан-сүз йөрер. Ләкин сүз болгату − көчсезләр эше. Көчлеләр бу «шаяруларга», бәлки, үз хаталарын күрсәтүче, такыр юлга алып чыгучы серле йомгак итеп карарга тиешләр. Ахыр чиктә, үзең шырпы теллеләр рәтенә басарга мөмкинсең. Ә бу чокырга баткач, чыга алмаска була, я тагын да начаррагы − чыгасы килмәскә мөмкин. Ә нигә, рәхәт бит, син сөйләгән сүзләр барысының да авызында, әле азагы нәтиҗәле дә булса... Тик әйтелгәннәр кире исем булып кайтырга мөмкин. Ә бер ябышкач, җиде буыныңа җитә. Сүз йөртү уен эш түгел. Әйтелгәннәр һәрвакыт сыналып тора.
Телнең ачысы була,
Телнең төчесе була:
Ачысын да, төчесен дә
Татыр кешесе була.
(Н. Арсланов.)
Кешенең үз гомерендә күпме алданганын кем санаган? Белү кирәк түгелдер, алдыйлар икән, димәк, ышанырга кирәк. Ләкин шундый сүзгә, син теләгән, сиңа кирәк булган матур сүзгә ышанырга кирәк. Уйлап һәм аңлап ышанырга кирәк! Ышанырга туры килә, хәтта ялган арасыннан сайларга да туры килә. Ышанмыйча торып булмый. Әгәр һәр сүз шик астына куелса, дөньяда бер дөреслек тә калмас иде, бер тыныч яшәү урыны, бер туганлык хисе дә булмас иде. Ышанасы килә.
Йөрәк белән кеше тау күтәрә,
Аңа бары яхшы сүз кирәк.
(Н. Дәүли.)
Бары нәрсәгәдер ышанган кеше генә үзендә алга атларга көч тоя. Ышаныч теләк тудыра. Яшәргә, төзергә, көрәшергә! Нәрсә килеп чыга: кемдер әйткән сүзләр аларны тыңлап ышанучылар кулы белән чынга аша. Хәер, бу иң яхшы очрак, ләкин сүзгә ышанып, зур үзгәрешләр булмады түгел.
Бер җылы сүз
Олы Кояш итте
Сүнеп бара торган өметне.
Бер җылы сүз,
Бер җылы сүз,
Бер җылы сүз
мине терелтте.
(И. Юзеев.)
Күрәсең, кеше һәрвакыт җылы сүз көтә, аңа бу һава кебек үк мөһим. Кеше җаны белән иркә булып туа, бары кырыс тормыш кына аны уята, каты булырга өйрәтә. Тормышка җавап бирә белергә кирәк, чөнки кеше һәрвакыт җилгә каршы торачак. Ә сынган канат белән ерак китеп булмый. Җилгә иярим дисәң, көрәшмим дисәң, туктап борыл, калганы ничек туры килә... Яшим дисәң, көрәш! Тормышка һәрвакыт җавап кайтарырга әзер бул, каршы сүзең булсын. Түземнәр генә бәхеткә лаек.
Бер усал сүз
Явызлыкка каршы
Запас булып торсын кирәктә...
Бер усал сүз,
Бер усал сүз,
Бер кургаш сүз
саклыйм йөрәктә.
(И. Юзеев.)
Сүзләр − күңел кайтавазы. Күңелдә көйрәп, иреккә чыккач, уйлар сүзгә әйләнә. Чын, хак сүзләр һәрчак якын, күңелне терелтер, караңгыда юл күрсәтер. Хак сүзләр ялкыны яман сүзләр бозлыгын эретер, яхшы сүз һәрчак ярдәмгә ашыгыр, дөньяны бизәр, матурлар. Тыңларга гына кирәк, табигать үзе сөйләр. Аңларга гына кирәк, йөрәк үзе күрсәтер. Йөрәк ялган сүз әйтмәс, йөрәк алдашмый... Сүзләр әйтер өчен. Әйтелмәгән сүзләр күңелдә, җан ярасы йөрәктә юшкын булып утыра, иркен суларга ирек бирми. Ләкин әйтергә көч җитми икән, ул сүзләрдән качарга кирәк. Ләкин хак сүз күңелдә көйрәп торыр, үзен оныттырмас, көчлерәк, кайнаррак янар. Чыгу юлы бер генә: кычкырырга! Бар дөнья ишетсен.
Сүз һәрчак сүз булып калыр, иң әһәмиятле: ул сүзгә синең җаның салынганмы, ул сүз йөрәктән чыгамы, ялган түгелме ул сүз. Сүз әйтелгәч югалмасын, үзен белдереп тавыш салсын, күңелдә яңгырасын. Сүз тере булсын.
Римма Салахова, Актаныш районы Актаныш 1 нче урта мәктәбе
Укытучысы Л.Т. Әминова.
-
Кемнәргә үз, кемнәргә чит, беләм,
Кагылмагыз сүзем сөрешенә!
Бар язмыш та түгел, үзем теләп
Барган кыйблам, тигән өлешемә.
|
М. Әгъләмов.
|
Иншаны язар өчен теманы сайладым да уйга калдым әле. Минем кадәр шигъриятне яраткан, татар шигырьләрен укыган, яттан белгән башка берәр кеше бар микән дип үк әйтергә теләмим, шулай да... Менә хәзер дә шәхси китапханәмдәге китапларны берәм-берәм күз алдымнан үткәрәм: Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ыннан башлап үзебезнең район язучылары иҗатыннан төзелгән «Агыйдел дулкыннары» китабына кадәр бар анда. Кайсы турында язарга? «Милләтем!» дип җаны сыкрап язылган сүзләрдән төзелгән Тукай шигырьләренә тукталыргамы? Зинданнарны ватып чыккан җырлары белән дөнья халкын таң калдырган Җәлил турында язаргамы?
Менә бит ул сүз көче! Хәсән Туфан, Равил Фәйзуллин, якташларыбыз Гамил Афзал, Роберт Миңнуллин (ул да безнеке!)... Кылт итеп күңелгә бер шигырь килә:
Тәрәзәдә − якты көн,
Өстәлдә ак кәгазь...
Булды! Ренат Харис турында язам! Андагы сүзнең көченә, фәлсәфи тирәнлегенә торып-торып шаккатып укыдым ич мин!
Ренат Харис алтмышынчы елларның урталарында ук үз шигъри авазын ишеттергән, шигырьдәге үзенчәлекле кыю эзләнүләре белән әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын үзенә юнәлткән һәм бәхәсләр уяткан шагыйрьләребездән. Бүгенге көндә ул − утызлап шигырь җыентыгы авторы. Китапларның басылу даталарына игътибар иткәндә, шагыйрьнең һәр ел саен бер җыентык чыгарып баруына тап буласың. Аның шигырьләре яшьтән үк газета-журналларда басыла башлый, шуңа күрә ул, озак та тормый, профессиональ шагыйрь булып җитешә. Тәнкыйтьчеләр дә әдип иҗатының үткен яңгырашлы булуын, образлы фикер йөртә белүен, катлаулы метафоралар һәм чагыштырулар белән җәлеп итүен билгеләп үттеләр. Әдип поэзиянең тематикасын, шигъри сүзнең эчке куәтен арттыру, чорның ачы проблемаларын лирик чаралар ярдәмендә үтемлерәк итеп җанландыру юнәлешендә өзлексез эзләнә, фикерне укучыга сурәтле итеп җиткерү өчен, халык иҗатыннан һәм әдәбияттагы шартлы алымнардан мул файдалана. Әйе, Ренат Харис − киң колачлы шагыйрь. Аның иҗат биографиясендә унсигез поэма, күпсанлы җырлар бар. Шулай ук Ренат Харис − «Хисемнең исеме» дигән китабы өчен Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган шагыйрь. Бу инде аның хезмәт сөюче, күпьяклы, зур шагыйрь булуын тагын бер мәртәбә раслый.
Әдибият − образлы фикерләү дөньясы. Шагыйрь, прозаик яки драмматург никадәр образлы фикер йөртсә, ул тудырган әдәби әсәр укучы яки тыңлаучы күңеленә шулкадәр ныграк тәэсир итә, камилрәк һәм матуррак тоела. Ә Ренат Харис − реализм юнәлешендә иҗат итүче шагыйрь. Реализм юнәлешендә иҗат итүчеләр социаль тормыш, җәмгыять һәм шәхес арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне сурәтлиләр. Шагыйрьнең моңа карата «Чехов базары» поэмасы бар. Бу әсәр халык тормышын чынбарлыктагыча чагылдыра, сәнгатьчә нәфислеге белән укучыны сокландыра. Шагыйрь шулай ук эпитетларны үзенчәлекле куллана. Шагыйрьнең иң күп эпитетлары булган шигырьләре атлар турында: «Ат», «Ярсыган ат», «Ат җиккәндә».
Тояк аргамаклар көтүенең
күзгә керде җылы тузаны
Һәм йөрәктә янә иярләнгән,
юлга әзер атлар кузгалды.
(«Болытларның бүген агы ага».)
Укучыны шулай ук Ренат Харисның фикернең көтелмәгәнчә яңгыравына ирешү юлында уңышлы эшләве җәлеп итә, чөнки әдип сүзләрнең көтелмәгән янәшәлегеннән файдалана белә. Шагыйрьнең иҗатында шигырьнең һәр юлында үзгә чагыштыру кулланганнары да очрый:
Һәм Кәрамның бавырына
ноябрьнең салкын дымы
эрегән тоз булып акты −
ул оят төсле кызарды,
аптырау төсле агарды,
ул хурлык төсле күгәрде,
ачу күк чатнап яктырды.
(«Ат иярләү» поэмасы.)
Ренат Харисның шигъриятендә һәр сүзнең үз максаты, үз урыны бар. Базар мөнәсәбәтләре, илдәге сәясәтнең тотрыксызлыгы китереп чыгарган ямьсез күренешләрне автор үткен поэтик сурәтләр белән чагыштыра. Шуның белән дә инде ул укучының күңеленә керә бара.
Шагыйрьнең мәхәббәт лирикасы башка шагыйрьләрнекеннән күпкә аерылып тора. Әдипнең хатын-кыз матурлыгына сокланып язган шигырьләренә аерым тукталып китик. Алар арасыннан «Хатын-кызның юлын кисмә», «Сүрән көн дә якты була», «Әй хатын-кыз!» һәм башкаларны күрсәтергә була. Лирик герой өчен хатын-кыз илһам чыганагы гына түгел, бәлки «беркайчан да җырлап бетермәслек» гүзәл җыр булып тора. Авторның мондый шигырьләре гади сүзле һәм катлаулы поэтик бизәкләрсез булулары белән безнең игътибарны үзенә җәлеп итә. Мондый шигырьләрне укыганда, «ир кешенең кем икәнен белергә теләсәң, аның хатын-кызга булган карашын аңла» дигән әйтем искә төшә.
Мин күпме сокландым
кайсының күзенә,
кайсының күңеленә,
кайсының биленә,
буена − сынына,
төз аяк-кулына,
кайсының чәченә!..
Матурлык барысына
нигәдер,
ничектер
бөртекләп чәчелгән.
(«Мин күпме сокландым».)
Башка әдипләрнең иҗатыннан үзгә буларак, Ренат Хариста җирне олылау хисе турыдан-туры күзгә ташланып тормый. Туган җир аның өчен − елмаю, иҗат итү өчен илһам чыганагы. Менә бу юлларда авторның тормыш фәлсәфәсе, фикер киеренкелеге игътибарны аеруча җәлеп итә:
Бернәрсә дә соңгы тапкыр булмый...
Бөтен нәрсә бары чиратта...
Инде бетте, инде булмас диеп,
Этеп куйма мине еракка,
Бернәрсә дә тәүге тапкыр булмый,
Һәрбер яңа − бары кабатлау.
Очраттыңмы мине − тагын бер сүз
Җырга кайтты, диеп канатлан...
(«Бернәрсә дә соңгы тапкыр булмый».)
Ренат Харис иҗатының тагын бер үзенчәлеген билгеләп үтәсем килә. «Тоткасыз ишек» китабында Нәҗип Җиһановка багышланган шигырь бар. Ренат Харис аны:
Исеңдәдер, исеңдәдер, Нәҗип абый, −
дип язып китә. Шагыйрь иҗатында аерым шәхесләргә багышланган әллә никадәр әсәрнең шулай башлануын искә төшерде бу шигырь («Мостай Кәрим», «Рөстәм Яхин», «Гомәр Бәширов», «Бакый Урманче»). Димәк, Ренат Харис эшен эзлекле дәвам итә: күтәрерлек шәхесләрнең образын тудырып калдырмакчы. Икенчедән, алар белән аралашуын күрсәтәсе, менә мин кемнәргә якын идем, дип мактанып та аласы килә кебек аның.
Ренат Харисның татар халкының легендар шәхесләрен тасвирлаган әсәрләр исемлеге болар белән генә чикләнми. Минем үзем танышкан шигырьләре хакындагы фикерләрем белән уртаклашасым килде. Аларда кем турында гына сөйләнмәсен, герой милли рухлы, нечкә тоемлы, халкының тарихын яхшы белүче булып күз алдына торып баса. Ренат Харис андыйларны Йосыф белән, пәйгамбәрләр белән чагыштыра:
Ә син калдың... Килсәм яныңа әйләнеп,
урынында бары пәйгамбәр һәйкәле.
(«Бакый Урманче».)
Татар халкының бөек улларын әдәбият аркылы мәңгеләштергәне өчен, Ренат Хариска без бик рәхмәтле. Һәм моның өчен генә түгел. Рафаэль Мостафин шагыйрьнең иҗаты турында болайрак әйтә: «Ул бүгенге көн кешесен кызыксындырган әйберләр турында яза, замандашы белән бер сулышта яши, аның һәр шигыре диярлек, яңаны тасвирлаудан битәр, яңа бер ачыш та. Ренат Харис шигърияте, мин әйтер идем, ул − новатор, авангард, яңа фикерләр ачучы шигърият». Әйе, бу бик дөрес әйтелгән сүзләр. Һәр шагыйрьнең үзенә генә хас үзенчәлеге була, һәрберсе тормыштагы вакыйгаларны үзенчә бирә белә. Ренат Харисның да иҗат үзенчәлекләре бик күп. Мин, аның шигырьләрен укыганда, төрле поэтик алымнар куллануына игътибар итәм. Ләкин, нинди генә алымнар кулланмасын, поэтик әсәр нигезендә, барыннан да элек, образлылык ята. Әдипнең мәхәббәт лирикасы миңа аеруча якын, чөнки ул эчкә яшеренгән тирән хисләрне үзенә генә хас сафлыгы, пакьлеге белән бирә белә. Шагыйрьнең шигырьләрен укыганда, тулысынча шуның дөньясына чумасың. Мин Ренат Харисны яраткан шагыйрьләремнең берсе дип әйтер идем. Чөнки Ренат Харис үзенең әсәрләрендә укучыны борчыган сорауларны куеп кына калмый, аларны ачыклый да һәм әсәрләрендә күтәрелгән проблемаларны чишүгә этәргеч тә ясый. Ренат Харис поэзиясе − кешелек тәҗрибәсенең яңа якларын ачуы, тормыш тәмен җырлавы, остазларының табышларын үзенчә яңгыратуы, эзләнүләренең кыюлыгы белән хәзерге татар әдәбиятында үзенчәлекле күренеш.
Гөлназ Гәрәева, Актаныш районы, Актаныш 1 нче урта мәктәбе
Укытучысы Л.Т. Әминова.
-
Акыллы сүз тимер
капканы да ачтыра ала.
|
Татар халык әйтеме.
|
Һәр сүзнең үз тәме бар... Синоним сүзләрдә тәмнәр бер-берсенә охшаш булсалар да, тәм тойган кеше аны аера белә. Дөрес, әгәр аның җанына телгә, сүзгә мәхәббәте булса. Сүзләр... Сүзләр! Без сезне ишетә, әйтә, уйлый һәм яза беләбез. Сезне чын күңелдән аңлый һәм ярата белүчеләр дә бар. Менә нәрсә дип яза сезнең турында Л. Шагыйрьҗан: «Мин сезне бөтен күзәнәкләрем белән тоям, күрәм, хәтта ки төсләрегез вә исләрегезне аера башладым шикелле...» Менә сезне ничек иркәлиләр, яраталар бит: «Иң әүвәле сүз булды» (Тәүрат китабыннан), «Сезне ничек яратам мин!» (Пабло Неруда). Нинди бәхетле сез! Эх, кайвакыт көнләшеп тә куям мин сездән! Сез дә бит тере, сезнең дә үз дөньягыз, үз үлчәнешегез, үз холкыгыз бар...
Сүзләрнең бар шундый татлылары, бар шулай ук әчеләре дә. «Әннә», «Әттә» кебек балдай тәмле сүзләр башка юктыр бу дөньяда. Аларны мин «ачкыч» сүзләр дип тә атар идем. Чөнки алар сабый баланың бу дөньяда беренче тапкыр әйткән сүзләре. Әйе, алар − баланың киләчәккә салачак олы тел баскычының беренче адымы. Менә шушы гади сүзгә бала күңелендәге бөтен мәхәббәтен, тугрылыгын, рәхмәтен сала да инде. Әнкәй... Бу сүздән дә назлырагы, гүзәлрәге, кадерлерәге бар микән бу дөньяда? Юктыр, мөгаен. Әнкәйләр күңелендәге бөтен җылысын, назын, иркәсен «нарасыена» бирә, төннәр буе йокламыйча, аны саклый, бишек җырын көйли, тәпи басарга өйрәтә... Бу аларны иң бәхетле, иң гүзәл кеше итеп күрсәтә.
Керләр чайкый әнкәй, керләр чайкый,
Уе китә сулар төбенә.
Әйтерсең ул шулай диңгез айкый,
Телбизәкләр эзләп телемә.
(Рәшит Әхмәтҗанов.)
Ана исемен әйткәндә, җырлый-җырлый тәмле ризыклар пешереп, татлы чәйләр ясап, өстәл әзерләгән, идән юган, төн утырып сәдәф таккан, оекбашлар, бияләйләр бәйләгән, әле монда, әле тегендә бертуктаусыз йөгереп йөргән әниең искә төшә. Карагыз әле, шушы бер сүз үз эченә күпме мәгънәләрне, төшенчәләрне туплый икән! Мондый сүзләр бик сирәк. Аларны, күз карасыдай саклап, йөрәк түрендә генә йөртергә кирәктер. Әмма бу дөньяда тупас, яман сүзләр дә бертуктаусыз үрчи, арта бара. Андый сүзләрнең урыны да ямьсез, караңгы җирләрдә генә була: тимер рәшәткәле шомлы тәрәзәләр артында, канлы сугыш кырларында, чүп баскан тузанлы тыкрыкларда... Алар нәкъ явыз, мәкерле кешеләр кебек нәфис һәм гүзәл сүзләргә каршы чыгарга ниятлиләр, кисәк кенә һөҗүм ясамакчы булалар, йогышлы чир урынына бөтен дөньяга таралып кешеләрне агулыйлар. Бездә татар халкы: «Яхшы сүз − җан азыгы, яман сүз − баш казыгы», − дип әйтергә ярата. Чынлап та, энҗе-мәрҗән, җәүһәр-якут кебек татлы сүзләр кешегә бу гомердә яшәүгә көч-куәт бирсә, явыз-яман, усал сүзләр явызлык булып кире кайталар. Юкка гына адәм баласын әдәплелеккә өйрәтмиләр бит!
Сүзләрнең бар көн саен әйтә торганнары, яңалары, искеләре. Кызганыч, бик күп сүзләр бүгенге көндә, хәле беткән карт-корыдай, архивларда ята. Алар инде хәзер, үз мәгънәләрен югалтып, тарихка кереп калганнар. Ә кайберәүләрен без белмибез дә. Безнең бурыч − аларны борынгы бабаларыбыздан калган зур ядкяр урынына саклау, киләчәк буынга җиткерү. Чөнки бу сүзләрдән төзелгән бик күп әсәрләр әдәбиятыбызның байлыгын күрсәтә, тарихыбызны чагылдыра.
Эх, сүзләр! Белсәгез иде сез үзегезнең көчегезне, әһәмиятегезне! Сез безне бәхетле дә, бәхетсез дә итә аласыз. «Яратам» сүзе белән гашыйкларны кавыштырасыз, «Кит» сүзе белән аларны мәңгелек утка-газапка саласыз. Кайвакыт шундый мәрхәмәтле, ягымлы сез, кайвакыт явыз да. Алыйк дәһшәтле сугыш елларын. Илебез бәйсезлеге бәрабәренә көрәшкән бик күп ир-егетләр: «Көтегез, кайтырбыз», − дип китәләр. Әйе, менә шушы «Көт» сүзе бик күп хатын-кызлар өчен ышаныч биргән. Авыр минутларда җиңәргә булышкан, көрәшкә дәрт, көч-куәт өстәгән.
Йөрәк белән кеше тау күтәрә,
Аңа бары яхшы сүз кирәк.
Ул яхшы сүз утлы сугышларда
Канат бирде солдат күңеленә.
(Н. Дәүли.)
Кызганыч, ул мәхшәрдән исән әйләнеп кайтучылар бик аз була. Бик күп өйләргә, соңгы өметне өзеп, өчпочмаклы хатлар гына килә:
Сугыш тынгач,
бөтен Россияне
ярып, яңгырады елау өне:
кемгә − күтәрмәслек олы кайгы,
кемгә шатлык иде
Җиңү көне!..
(Салисә Гәрәева «Җиңү көне».)
Тормыш дәвам итә − Вакыт елгасы туктаусыз ага да ага тора. Бу фани дөньяга адәм балалары килә дә китә. Илләр, авыл-шәһәрләр корыла, җимерелә, яңалары төзелә... Әмма вакыт галиҗәнапларының рәхимсез эш-гамәлләрен үзара ялгаучы, тарау вакыйга-күренешләрне процесс рәвешендә китерүче бер бөек көч кала. Ул да булса − тел, сүз, китаплар. Сүзләр ярдәмендә тел байый, сүз осталары тормышны, яшәешне, уй-кичерешләрне әсәрләрдә гәүдәләндерәләр, сурәтлиләр. Бу дөньяда адәм балаларын сүзләр каршы ала һәм соңгы юлга да озатып бара. Сүздән башка дога укып та, җыр җырлап та, теләкләр теләп тә булмый. Сүзсез шигырь дә язылмый. Сүзләр, сез, − безгә тарихыбызны, туган телебезне күрсәтүчеләр. Моның өчен без сезнең алда бурычлы.
Вакыт узган саен, заманалар да үзгәрә. Без, ягъни яшьләр, заман итәгенә чытырдатып ябышып, ычкындырмыйча артыннан йөгерәбез. Кайларга барып җитәрбез − бер Ходай белә. Кызлар бер-берсе белән сөйләшкәндә, төрле кызык кушаматлар да, үзләренә генә хас яшьләрчә жаргон да кулланырга яраталар. Ә егетләр «ирләрчә» күренергә тырышып, тупас сүзләрдән, хәтта сүгенеп җибәрүдән дә тайчанмыйлар. Ә бит мондый «чүп» сүзләр үзләренә бик тә начар тәэсир итә. Алар кешене тәртипсез, әдәпсез итеп күрсәтә. Ошыймы бу безгә, ошамыймы − без һәр даирәнең махсус тәртипләренә буйсынырга тиеш. Бу «чүп» сүзләр автомат рәвешендә очып чыкмыйлар − тел очына килгән мизгелдә, һичшиксез, тыелып калу мөмкинлеге бар. Юкка гына: «Авыздагы сүзгә син ия, авыздан чыккач, сүз ия», − димиләр бит. Син никадәр матур, ягымлы итеп сөйләшсәң, тирә-юньдәгеләр шулкадәр сиңа елмаеп җавап бирерләр.
Әйе, адәм балалары сүзләргә мохтаҗ. Кешегә көйсез күңелләрне көйләргә яратылган чәчәкләр − матур, ягымлы, изге сүзләр дога кебек кирәк. Динсез-имансыз елларда халкыбызны берләштереп, телебезне саклап торучы тылсымлы көч, бәлки, шушы сүзләр булгандыр?! Нинди генә авыр чорлар булмасын, күңелләрне юатырлык сүзләр кирәк бу дөньяда.
Картаймаска, чәчләр агармаска
Безгә, дуслар, яхшы сүз кирәк.
Җыерчыклар йөздә азрак булыр,
Ә йөрәкләр булыр көчлерәк.
(Н. Дәули.)
Достарыңызбен бөлісу: |