Укытучысы Д.И. Хәева.
Һәр галимнең, һәр шагыйрьнең сүзе
Җитсен иде һәрбер күңелгә,
Җилләр, сулар тавышы шикелле үк,
Үзләренең асыл телендә.
|
Хәсән Туфан.
|
Сүзләр... Сүзләр! Сез тере, сезнең дөньягыз, үз үлчәнешегез, үз кануннарыгыз, үз халкыгыз һәм үз язмышыгыз бар.
Дөнья әдәбиятының иң гүзәл әсәрләрендә, җәүһәрләргә тиң кыйммәтле китапларында урын алган асыл сүзләрнең мәгънәсен ассызыклап караганың бармы синең? Кояш кебек балкып торган нурлы сүзләрне күргәнең бармы? Алар − ерак тарих төпкеленнән, алар − балачак һәм мәхәббәт иленнән. Кешелекнең үзе кебек тылсымлы һәм гап-гади, үлчәүле һәм үлчәүсез мәңгелек сүзләр белән җир шары киләчәккә атлый. Бу урында татар прозасының тәҗрибәле язучысы Аяз Гыйләҗев сүзләре искә төшә: «Кеше яшәешендә һәрбер аерым сүзнең нинди олы әһәмияткә ия булуына без күп чакта игътибар да биреп тормыйбыз. Сүзләрнең һәркайсын үлчәп, тәмен белеп, бөтен ләззәтен тоеп сөйләргә безнең вакытыбыз җитми, без яшәргә ашыгабыз, без алтын сүзләрне, алмаз бөртеге кебек бәһасыз сүзләрне бодай кибәге очырган төсле генә очырабыз... Сүзләрнең иң кадерлесе, иң мөкатдәсләре бала күңеленә ата-ана аша иңә».
Ата-ана. Бала. Яшәеш. Дөньяда бу изге сүзләрдән дә изге, мөкәтдәс ни бар икән?! Якты дөньяга нәни кеше аваз салуга, аны татлыдан-татлы сүзләр белән Ана каршы ала. Нарасый салават күпере төсле аллы-гөлле сүзләр уртасында кала. Юк, алар гади сүзләр генә түгел, алар − баланы авыр дөньяның кышкы салкыннарыннан ышыклап, бәхет юраучы затлы теләкләр дә.
«О, бик зур һәм бик кодрәтле нәрсә ул − сүз. Әлбәттә, нәкъ үз урынын табып, үз төсмерләрен салып әйткәндә. Сүзләрне үз бизәкләре белән яңгырату, киләчәк буыннарга алып бару − бу үзе дә ана белән баланың аерылгысызлыгын тәшкил итә бит!» Ф. Хөсни тарафыннан әйтелгән бу сүзләрдә никадәр тылсым, хис, уй-тойгы һәм кичереш!
Сүзләр кешегә һава белән су, икмәк белән тоз, Кояш белән Мәхәббәт кебек кирәк! Сүздән башка тел дә, халык та юк.
Татар халкының сүз байлыгы саекмый торган чишмә кебек ул. Ә чишмәнең шифалы суына ихтыяҗ артканнан арта гына бара. Дистә гасыр дәвамында иҗат ителгән кешелекнең яшәр кануннарында телнең, сүзнең беренче урында торуы мәгълүм.
Бөек тәрбияче Каюм Насыйри: «Әй, улым! Һөнәрләрнең иң күркәме − сүз һөнәредер. Шуны аңла һәм матур сөйләшергә өйрән, һәрвакыт йөзең мөлаем, сөйләгән сүзләрең мәгънәле булсын», − дигән.
Борынгылар әйткәннәр: кешене аның сөйләгән сүзләреннән танып белергә була. Кеше сүзне танытмый, ә сөйләгән сүзләр кешене таныта.
Әдәбиятыбызның аксакалы Ә. Еники әсәрләре күздән яшь китерә, бәгырьне телгәли. Гүяки сүзләр каләмне язу карасына түгел, ә бәлки хискә-моңга-сагышка манып язылганнар. Аның әсәрләрендә, моң-сагыш белән бергә, сине сафландыра, пакьләндерә һәм канатландыра торган рухи көч тә бар. «Кичке шәфәкъ...» Бу сүзләр тезмәсе вакытның акыл чәчә торган күңелгә, уйга гамь тула торган мизгелен күз алдына китерергә ярдәм итә. Җанын кая куярга белми бәргәләнеп йөрүчеләргә мин Әмирхан ага иҗатына мөрәҗәгать итәргә киңәш бирәм Ул әдәбият дөньясындагы энҗе бөртекләрен төрле вак-төяктән аралап, аларны бар матурлыгында, бар затлылыгында укучыга күрсәтә белә.
Чыннан да, сүзләр гаҗәеп сыйфатларга ия. Ефәк җеп булып, энә күзеннән үтә алырлыгы да, гигант корабларны якорь сыман ярда тотып торырдайлары да бар аларның.
«Әйткән сүз − аткан ук», дисәләр дә, тормышта бумеранг шикелле усал сүзләр − явызлык булып, ә изге, яхшы сүзләр игелек булып кире кайтучан. Шуңа күрә дә халык: «Яхшы сүз җан азыгы, яман сүз − баш казыгы», − дип тикмәгә генә әйтмәгән.
Тормышның кануннары кырыс, күңел төшеп, төшенкелеккә бирелгән вакытта әйтелгән бер җылы сүз кешене тормышка кайтара ала. Сүнгән йөрәккә бары тик бер генә очкын булып кереп, ерып чыга алмастай диңгезләрне кичәрлек көч-дәрт биргән сүзләрне юк дисезме әллә?
Укучыга барып җитсен өчен, шагыйрь сүзләрнең иң кирәген генә сайлый. Ә Мансур Сәгъдиев үзенең «Бер авыз сүз» шигырендә аның тәэсирен түбәндәгечә тасвирлый:
Миһербанлы җылы сүзгә ни җитә! −
Бер авыз сүз − таш бәгырьне эретә,
Бер авыз сүз − матур төшне өн итә,
Бер авыз сүз − ике җанны бер итә!
Сүз тылсымлы. Аһәң! Моң! Җирсү! Сагынулар! Җан сыкрау! Алар нинди шартларда, нәрсәдән туа? Йөрәк әрнү! Бәгырь сыктау! Тынгы таба алмыйча вөҗдан әрнү! Шушы хасталарга диагнозны әдип куймаса, кем куя алыр? Адәм баласы нигә бәхетсез? Нәрсә соң ул бәхет? Җанга азык, ял кирәк булу гынамы? Җавап юк. Бу турыда күптөрле кагыйдәләр бар. Кагыйдә − шул ук җавап таба алмыйча газапланудан туган өнсезлек. Әдәбиятка без чарасызлыктан ташланабыз. Адәм баласын терелтә дә, үтерә дә ала торган чын әдәби сүз менә нинди була: «Ай күрдем аман белән, авызым тулды иман белән, куеным тулды Көръән белән, бу айларда вафат булсам, үткәр, Аллам, иман белән», − дип әйтелгән халкыбыз мөнәҗәтләренең берсендә.
Соңгы елларда китап кибетләрен, урамнарга, базарларга куелган өстәлләрне өем-өем китаплар басты. Детектив, порнография, кешене ничек итеп ботарлау, үтерү турында язылган «матур» әдәбият. Укучы шуларга ябырылды. Безнең буынга кадәр килеп җиткән бер бөек аңлатма бар − Китап Сүзе. Көръян аятьләрендә дә, Габделҗаббар Кандалый шигырьләреннән алынган тәгъбирләрдә дә, Дәрдемәнднең «Кораб»ындагы юлларда да Китап Сүзләре иде. Бездән соң килгән буыннарга барырмы бу Бөек мәгънә?
Киштәдәге китапларның әле берсен, әле икенчесен укыйм. Арада җанга хуш килә торганнары бик күп. Язучылар бик җайлап, бик үтемле итеп, сүзнең көчен үз укучысына җиткерә.
М. Юныс: «Әгәр иҗат юлында очраган газапларны алдан белгән булсам, мин кулыма каләм алыр идемме икән? Белмим. Иҗат эше адәм баласының тәкъдиренә охшашлы. Ул җиденче кат күкләрдә хәл ителә», − дип яза.
Рәхәттә дә, михнәттә дә күкнең җиденче катыннан безгә килеп ирешә торган сүз кодрәтенә мохтаҗ без. Тәүге сүзләр булган кебек, соңгы сүзләр дә көтеп тора. Әмма мин әле бүген соңгы сүземне әйтергә җыенмыйм. Бары тик йөрәгемнән чыккан хисләрне матур сүзләр белән төгәллисем генә килә.
Телемдәге иң матур, иң асыл сүзләрдән мәхрүм итмә мине, Ходаем!
Достарыңызбен бөлісу: |