«Сүз күңелдә очкын булып көйри, Сүз арыслан итә йөрәкне »


Айсинә Шәйдуллина, Түбән Кама районы Кама Аланы татар гимназиясе



бет9/53
Дата22.06.2016
өлшемі1.28 Mb.
#153347
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   ...   53

Айсинә Шәйдуллина, Түбән Кама районы Кама Аланы татар гимназиясе


Укытучысы Г.Ш. Гәрәева.

Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән... (Минем яраткан шагыйрем.)


План

  1. Мөхәммәдьяр язмышы һәм иҗаты − халкыбызның рухи бөеклеге, фаҗигасе чагылышы ул.

  2. Мөхәммәдьяр − гуманизм, әхлак һәм гаделлек җырчысы.

  3. Шагыйрь һәм халык авыз иҗаты.

  4. Әдәбиятыбызда һәм тарихыбызда Мөхәммәдьяр калдырган эз җуелмас.

Яланда-япанда эзләрем калыр,
Үзем китсәм дә, сүзләрем калыр.

Татар халык җыры.

Татар халкының «Япанчылар җыры»нда әйтелгән бу сүзләр яраткан шагыйрем Мөхәммәдьярга бик туры килә. Ул − олуг идеаллар белән янган, күп кыенлыклар кичергән, татар тарихында эзләре, мәдәни мираста сүзләре калган мәшһүр кеше. Шуңа күрә дә мин Мөхәммәдьярны, аның иҗатын чын күңелдән яратам, хөрмәт итәм.

Халыкның милли үсеш тарихын нәкъ менә Мөхәммәдьяр кебек бөек шәхесләр тудыра. Аларның исемнәре, милләтнең прогрессын, мәдәни үсеш этапларын билгеләүче символлар булып, халык хәтеренә мәңгегә язылып кала. Татар халкы Мөхәммәдьярны да әнә шулай гасырлар аша бүгенге көннәргә кадәр хәтер сандыгында кадерләп саклап килгән.

Шагыйрь яшәгән һәм иҗат иткән еллар − XVI гасырның беренче яртысы − татар халкы тарихында иң хәвефле, кискен үзгәрешләр, фаҗигале вакыйгалар белән тулы. Шул катлаулы чорда әдәбият мәйданына чыккан Мөхәммәдьярның шәхси язмышында һәм иҗатында халкыбызның рухи куәте-бөеклеге дә, бәйсезлек өчен көрәше һәм аны югалту фаҗигасе дә үзенең төгәл чагылышын тапкан.

Заманалар агышында тетрәндергеч фаҗигаләр булуга да карамастан, Мөхәммәдьяр тарих йөкләгән шагыйрьлек бурычын үтәү юлында авыр сынауларны башыннан кичерергә үзендә көч таба алган:

Сөйлә татлы шигырьләрең мул сачып,
Бу табигать биргән сазга юл ачып.
Йөрәгеңне утта яндыр бу эштә,
Егетләрчә билең бәйлә һәр төштә.

(«Төхфәи мәрдан».)

Шагыйрьнең сихри көче − табигать биргән байлыкның колачында. Аның бурычы − күңел хәзинәсе сандыгын ачып, аннан чыккан шигъри энҗеләрне халык мәнфәгатенә хезмәт итүгә багышлауда. Бу юнәлештә язмышының бәхет йолдызы да, шагыйрьгә юл күрсәтүче булып, баш имәскә, шигърияттә үзен югары тотарга куша:

Мин - язмышмын, сиңа булам юлбашчы,
Син телеңне көчсез тотма, тот яхшы.

(«Төхфәи мәрдан».)

Моңы шагыйрьнең эчке рухи дөньясы, илаһият тарафыннан салынган илһамының даһилык көче таләп итә. Шунлыктан ул иле, халкы өчен эшчәнлеген һич тә туктатмаячагын ачык итеп әйтә:

Минем тагы фәрман белән һәр эшем,
Туктатмамын ил күңеле өчен йөремен.

(«Төхфәи мәрдан».)

Мөхәммәдьярның өч әсәре билгеле: «Төхфәи мәрдан» («Егетләр бүләге»), «Нуры содур» («Күңелләр нуры») поэмалары һәм «Нәсыйхәт» («Яхшы киңәш») шигыре. Беренче карашка шагыйрьнең мирасы зур да кебек түгел. Әмма бу әсәрләрнең рухы шулкадәр көчле ки, аны бернинди бизмәнгә дә салып үлчәп булмый.

«Нуры содур» поэмасында Мөхәммәдьярның гуманист шагыйрь буларак таланты ачыла. Бу әсәрдә кешеләргә генә хас гаделлек, рәхимле булу, юмартлык, оялчанлык, сабырлык, вәгъдәдә тору, туры сүзле булу, гафу итә белү сыйфатлары чагыла.

Сабыр белән барча эш хасыйл булыр,


Сабыр кылган һәрвакыт гакыйль булыр...
Сабыр белән кеше теләккә җитәр,
Сабыр белән кайгыны шатлык итәр...

Күрәбез, шагыйрь кешеләрдә менә шундый күркәм, яхшы яклар булуын теләгән. Мондый кешеләрнең күңеле якты, нурлы була.

Мөхәммәдьяр әлеге әсәрендә хезмәт белән яшәүче кешеләргә үзенең аеруча яхшы мөнәсәбәтен белдерә. Шагыйрь аларны уңай сыйфатлар белән генә тасвирлый. Бу йөкче турындагы хикәяттә ачык чагыла.

Йөкче үз тормышын кул көче белән алып бара. Ул киң күңелле, игелекле, ярдәмчел. Үзенә кыен булса да, ул башкаларга ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер тора. Шагыйрь шундый нәтиҗә ясый: син башкаларга ярдәм кулы сузсаң, ул яхшылык сиңа артыгы белән кире кайтыр.

Егылганда кулын тот бер моңлының,
Ул тәкый тотыр кулың бер көн синең!

Мөхәммәдьяр үз әсәрләрендә утынчы, җеп эрләп сатучы, күчмә гарәп, ятимә кыз кебек гади кеше образларын тасвирлауга зур урын бирә. Матур әхлакый сыйфатларны, гуманистик эш-гамәлләрне беренче чиратта гадәти эш кешесендә күрә.

Аның поэмаларында кешенең иң күркәм сыйфатлы беренче планга куелган урыннар байтак. «Төхфәи мәрдан» поэмасында Мөхәммәдьяр батырлыкны, илгә тугрылыклы булуны мактый. Шагыйрь фикеренчә, егетлек кешеләргә игелек күрсәтүдән, яхшылык эшләүдән гыйбарәт. Болар исә − гуманистик фикерләр.

Игелекле кеше, аңла, шул булыр, −


Вәгъдәсенә кем тугрылыклы булыр.
Әйткән сүзгә тугры булу − ирлек ул,
Шуңа әйткән сүзгә һәрчак тугры бул.

Мөхәммәдьяр әсәрләрендә гаделлек − төп әхлакый сыйфат. Гаделлек шундый кыйммәтле нәрсә булганга, ул бөтен гыйбадәтләрдән өстен:

Бер сәгать тик гадел кылмак яхшырак,
Гыйбадәттән алтмыш ел озаграк.

(«Нуры содур».)

Юмартлык, тугрылык, шәфкатьлелек кебек башка уңай сыйфатлар да гаделлек белән тыгыз бәйләнештә алынганнар.

Юмартлыктан бәхетле була кеше,
Һәрчак артыр аның бәхетле эше.
Юмарт булган кешегә бу дөньяда
Тәмуглык һич булмас теге дөньяда, −

ди шагыйрь «Нуры содур» поэмасында.

Шушы ук әсәрендә Мөхәммәдьяр идарә итүчене рәхим шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга чакыра. Әгәр дәүләт гаделлек белән идарә ителсә, анда:

Бүре белән куй бергә су эчәр,


Үрдәк белән карчыга бергә очар, −

дип ышана шагыйрь.

Мондый җәмгыятьтә бай белән ярлы тыныч яши алачаклар:

Уйлагыз бер чара, ул булсын шулай, −


Бары тынсын дөньяда: юксыл һәм бай.

Золымны шагыйрь начар, илне һәлак итә торган нәрсә дип атый. Золым көфердән начаррак: көфер белән ил һәлак булмый, ә золым белән ил һәлак була, ди ул.

Көфер белән мәмләкәт булмас харап,
Золым белән егылыр дәүләт йөдәп.
Көфер, кяфир нәфсанә кылыр зыян,
Золым белән ил хале булыр яман.

Шагыйрь җәмгыятьтә гаделлек булачагына өметләнә, җебер − золымга каршы килә. Мөхәммәдьярның әсәрләрендә реаль тормыш белән кызыксыну, тарихи чынбарлык белән бәйләнеш көчле.

Мөхәммәдьярның теле гади һәм аңлаешлы, ул халык авыз иҗатыннан − мәкаль һәм әйтемнәреннән, тапкыр сүз һәм хикмәтләреннән уңышлы файдалана. Фикер-тойгылар иң куерган урыннарда, укучыга көчлерәк тәэсир ясау өчен, шагыйрь мәкальләргә мөрәҗәгать итә, шул нигездә тирән эчтәлекле җыйнак юллар барлыкка килә.

«Төхфәи мәрдан» поэмасындагы «Баш имәүче кабилә» хикәятеннән бер эпизодны билгеләп китәргә мөмкин. Кабиләнең кулга төшкән кешеләрен үтерергә дигән боерык булгач, вәзирләрдән берсе яшь егетне үз тәрбиясендә калдырырга сорый. Вәзиргә җавап итеп, ил башлыгы болай ди:

Яхшылык кадерен белмәс ахмак сән,
Би аслыга тәртип чөн хасил итмәс сән...
Накис иткел, сән сүзеңне сузмагыл,
Елан үтерсәң, баласын кузмагыл.

Шагыйрь бер әйберне дә турыдан-туры әйтми, ләкин мәсьәләнең ничек хәл ителергә тиешлеген укучы бик җиңел сизеп ала. «Ахмак», «гаклы юк», «лаек улмас», «ут илә булса мамык», яисә «елан үлтерсәң, баласын кузмагыл» дигән сүзләрдә ил башлыгының кабилә халкына карата бөтен нәфрәте бирелгән.

Халык иҗаты элементларына күбрәк таянган саен, шагыйрьнең теле дә чарлана, зирәкләнә бара һәм шигырь юлларында чын нәфислек барлыкка килә.

Әйе, шагыйрьнең һәр сүзе чыңлап, җырлап тора, һәрберсендә тирән мәгънә, искиткеч акыл ята.

Моннан күп гасырлар элек яшәп, бөек уй-хисләрне җырлаган Мөхәммәдьярның иҗаты миңа бик якын. Бу мирас − мәңгелек! Укыган саен, мин аннан тагын да күбрәк тормыш сабагы алам. Бөек фикер иясенең әйтеп калдырган сүзләре минем өчен маяк булып тора. Хәзерге катлаулы заманда − кеше үзенең кыйбласын югалта барган вакытта − шагыйрь фикерләре гаять актуаль яңгырыйлар.

Мөхәммәдьяр әсәрләрен өйрәнеп үскән яшь буын милләтебез, дәүләтебез киләчәгенең таянычы булуына ышанам.

Ш. Абилов язганча: «Татарстан күгендә, төрки-татар җирлеге киңлекләрендә, дөнья халыклары телләрендә гаделлек җырчысы Мөхәммәдьярның үлемсез авазы көннән-көн көчлерәк яңгырар».

Бу үлемсезлекне шагыйрь үзе дә алдан белгән:

Искә алырлар бу сөекле шдайны,
Дога белән сөендерерләр аны...

Бу язмам Мөхәммәдьяр рухына изге дога булып ирешсен иде!




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   5   6   7   8   9   10   11   12   ...   53




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет