Ярма тавы, Өч тал, Әсмә ындыры, Исхак бай ындыры, Зур плотина, Тарлау, Корт бакчасы, (Нәҗип мулла һәм Ишми ишан дачалары), Чирмеш зираты, Тирән елга, Дегет базы, Тәлтүч лапасы, Тәлтүч елгасы, Ике юл аермасы, Чиркас теләүлеге, Көек елгасы, Көек басуы, Ак Тау тармагы, Ак Тау тармагы чишмәсе, Газыйм елгасы, Бикә елгасы, Ак тау, Алачык тавы, Ком базы, Шүрәле тавы, Шүрәле чишмәсе, Шүрәле тыкрыгы, Шәрәпи күпере, Шүрәле басмасы, Кавказ, Кавказ басмасы, Ферма күпере, Таулы күпере, Тегермән алды, Нәфыйк амбары, Поляк урамы, Латыйфа түмгәге, Шәкүр тыкрыгы, Зәйни тыкрыгы, Кибет тыкрыгы, Чатан елгасы, Карамалы, Муллый тыкрыгы, Югарыч урамы, Түбәноч урамы, Тау асты урамы, Яшьләр урамы, Аю аланы, Көмәшияр басуы, Мәзин елгасы, Кабык елгасы, Рәфик елгасы, Садри елгасы, Яшь урман (Яңа урман), Басу фермасы, Җилпуч, Чиркас урманы, Изгеләр чишмәсе, Зур авыл чишмәсе, Тау асты чишмәсе, Ар тармагы чишмәсе, Тәлтүч чишмәсе, Көек плотинасы, Кичү башы плотинасы, Мәсәй елгасы, Кесәл урманы, Тау басу, Иске алачык, Иске гараж, Әҗмән елгасы, Каенлык чокыры, Югары мәчет, Яңа мәчет, Түбән мәчет, Мәдрәсә биналары, Ак таш бина, Иске кибет, Кызыл кирпеч мәдрәсә бинасы, Мәдрәсә ашханәсе, Гали ишан нигезе, Ишми ишан нигезе, Зур саз, Кечкенә саз, Баязит үзәне, Чибәр алан, Ташлы елга, Исемсез елга, Муллый үзәне, Күкәй тавы, Үгез елгасы, Урта күпер, Әвен өсте, (Атау), Басу фермасы, Концлагерь, Тау асты күпере, Ике су кушылдыгы, Кибет тавы, Кичү башы коесы, Яшь урман коесы, Шәкүр коесы, Әхмәтвәли коесы, Нәфисә коесы, Әсмә бай коесы, Әмин коесы, Муллый коесы, Миннебай коесы, Май заводы коесы, Ильяс коесы, Исхак бай коесы, Таулы коесы, Мәгъсүмҗан коесы, Кое Нәби коесы, Гыйлмулла коесы, Әхмәтша коесы, Кәрим коесы, Шәрәпи коесы, Ферма коесы.
Авылдагы шушы атамаларның һәрберсенең килеп чыгу тарихы бар. Шуларның кайберләренә кыскача аңлатма бирәм.
Тарлау
Авылның иң беренче чәчүлек җире. Ул югарыч урамының өске башыннан башланып, авыл читендә урнашкан. Элегрәк анда авылның сабан туй бәйгеләре үткәрелә иде. 1960 елларда бу урыннарга колхозның ашлык амбарлары һәм ындыр табаклары салынды. Бу урын “Чирмеш зираты” белән янщшщ. Төгәлрәге Чирмеш зираты Тарлау басуының түбәнге кырында урнашкан. Чирмеш зираты белән янәшә 1600-1800 елларда булган Түнтәрнең иске зираты.
Мәсәй
Мәсәй — коры елга исеме. Зиратның югарыгы очында урнашкан. Озак еллар буена Мәсәй елгасы буенда авылның хайван зираты булды. Бары тик 1995 елларда гына хайван зираты Дегет базы елгасы янына колхозның ферма биналары артына күчерелде.
Изгеләр чишмәсе
Изгеләр чишмәсеннән дәвалану өчен су алып кайтканнар. Бу су белән хәтта күз авыруларын дәвалаганнар. Мөгаен аның суында көмеш катнашмалары бардыр. Изгеләр чишмәсе Әҗмән елгасы буйлап югары күтәрелеп, Иске ферма дигән урыннан түбәндәрәк урнашкан. Мул су бирә торган чишмә. Хәзерге вакытта бу чишмәдән изге су алу максаты белән файдаланганнары юк. Авыл тарихындагы бу урын онытылмаска тиеш дип саныйм. Кем белә, киләчәктә кем тарафыннан да булса аның суы зур химик анализ үткәрелеп тикшерелер дип уйлыйм. Бәлки киләчәктә киң дәвалану урыны булып та танылырга мөмкин.
Иске ферма
Иске ферма дигән урында 30 елларда колхоз басуда ферма оештырган. Монда сарык фермасы булып, хәзерге вакытта аның кайбер чокырлы урыннара гына билгеле.
Газыйм елгасы
Газыйм елгасының югары очында Газыйм исемле кеше 1917 елга кадәр известь яндыру заводы тоткан. Анда известьташ запасы чиксез. 2000 елда Шүрәле тавы өстендә районның таш карьеры ачылды. Газыйм елгасының өске кырыенда да карьер ачу буенча эш алып барыла.
Бикә елгасы
1921 ачлык елында авылның Бикә исемле бер ир Тагашур авылына барып аркандагы атны урлаган һәм урман эчендә елга төбендә аны суйган. Ат хуҗасы авылы кешеләре — удмуртлар килеп, Бикәне шул урында тотканнар һәм самосуд ясап шунда шыбынлап үтергәннәр.
Каенлык чокыры
Каенлык чокыры Субаш авылына туры юл өстендә төнлә кешеләрне адаштыручы (җенле) булуы белән данлыклы. Аның турындагы аерым бер легенда брошюрага язылган.
Яшь урман яки Яңа урман
Яшь урман, аны Яңа урман дип тә атыйлар, Бөек Ватан сугышы елларында сөрелмичә калган 60 гектар мәйданда үсеп чыккан урман. Ул вакыттагы колхоз рәисе Галимулла абый (кушаматы Җәпир, улы Шәрифулла Балтачта яши) Лесхоз аша документлар туплап, урман итеп саклап калган. Район түрәләре кушуы буенча уртадан сөрелә башланган булган. Башта бу урманда таллар үсте, хәзер каенлык басты.
Өч тал
Өч тал (ике урында) тау басуда элекке Түнтәр-Чепья юлы буена утыртылган данлыклы таллар. 30-60 елларда Балтач-Чепья телеграф-телефон линиясе шушы юл янәшәсендә иде. Балтач-Чепья линиясе Көшкәтбаш аша уза иде. Хәзерге вакытта тау басудан үтә торган бу юл бетерелде, юлның истәлекләре булып әнә шул өч тал гына калды.
Әсмә ындыры
Әсмә ындыры авылның төньяк-көнбатыш өлешендәге иске гараж кырында булган элеккеге ындыр булган урын. 1930-1950 елларда ул гөрләп эшләп торды. Колхозлашу чорына кадәр бу ындыр табагы авылның Әсмә исемле баеның ындыр табагы булган.
Тирән елга
Тирән елга артык тирән түгел. Ул авылның төньягында. Ферманы узгач булган үзәнлекне шулай атаганнар. Хәзер анда сыер фермасыннан агып чыккан сыекчаларны җыйнап, буа итеп тоталар.
Исхак бай ындыры
Исхак бай ындыры авылның көньяк көнбатыш өлешендәге, хәзерге бәрәңге подвалы һәм бәрәңге сортировкасы булган урын. бу урында озак еллар “Үрнәк” колхозының ындыр табагы булды. Соңарак монда ук тегермән, пилорама, сарык фермасы, кошчылык (тавык) фермасы эшләде. Авыл кырындагы Исхак байның кирпечтән салынган бер бинасында колхозның беренче электростанциясе ток бирде.
Корт бакчасы
Корт бакчасы дип элеккеге Ишми Ишан һәм Нәҗип муллаларның дачалары булып торган бакчаларга әйтәләр. Авылның дәрәҗәле ике кешесе бу ике шәхес ясаган җәйге бакчалар янәшә урнашкан һәм һәрберсе яртышар гектар мәйданны били. Бу бакчалар дачалар булып торганда бик матур булганар. Анда җиләк-җимешләр һәм чәчәкләр бик күп үстерелгән. Бакчаларны бик матурлап тәрбияләп торганнар. Бигрәк тә Ишми ишан бакчасы гаҗәеп тә матур булган. Бу зонадагы бетоннан катырып ясалган, элекке тәһарәт ала торган, ярымтүгәрәк бассейн калдыклары әле дә бар. Колхозлар оешканнан соң әлеге бакчалар хуҗаларыннан тартып алынып, колхозның корт бакчасы — умарталык булып торган. 1960-2005 елларда бу урында сабан туй бәйгеләре һәм яшьләрнең кичке уеннары үткәрелде. Сугышка кадәр бакча киртәле булган. Сугыштан соң киртә урынына колхоз хатын-кызлар һәм яшьүсмерләрдән канау казытты (ике як буйлап).
Дегет базы
Дегет базы дип дегет чәчәкләре үскән ферма артындагы коры елгага әйтәләр Бу коры елга Көек елгасына килеп кушыла.
Чирмеш зираты
(Иске зират)
Чирмеш зираты — бик борынгы бабаларыбыз зираты булырга тиеш. Ул ярты гектар тирәсе мәйданны биләп торган. Хәзер аның күпчелек өлеше амбарлар һәм ындыр табагы хуҗалыгы мәйданына кереп калган. Бабайлар бу урынны элек-электән изге урын дип санап йөрткәннәр. Нәзер әйтеп шундагы ялгыз каеннарга чардуганнар корганнар. Хайваннар авырганда хайванны җитәкләп шушы чирмеш зиратын өч тапкыр әйләнә торган булганнар. Шуннан авыру хайван сихәтләнгән. Өлкәннәр әйтүенчә зиратның «Чирмеш зираты» өлеше Гыйлаҗевлар хуҗалыгы кырында булган. Элеккеге Маһиҗамал әби хуҗалыгының бакча башында. Хәзер анда көтү сукмагы. Арырак дәвам ителеп, авылның 1600-1800 еллардагы борынгы зираты. Бу зиратта бу елларда 2000 тирәсе әби-бабайларыбыз җирләнгән дип фаразлана. 2004 елда чардуган торган Изге кабер өстенә Кабер ташы куелды һәм чардуганы яңартылды.
Тәлтүч елгасы, Тәлтүч чишмәсе һәм Тәлтүч лапасы
Тәлтүч елгасы ул Тагашур урманына барып җитәрәк юлга аркылы булган үзәнлек. Бу коры елга Көек елгасына барып тоташа. Тәлтүч елгасы Көеккә тоташкан урында (Көек елгасы ярында) бик матур чишмә бар иде. Бу чишмәдән Тәлтүч һәм Көек басуларында эшләүчеләр һәм Тагашур урманына баручылар киң файдаландылар. Көек елгасының югарыгы өлешендә плотина коргач, бу чишмә плотина астында калды. Тәлтүч елгасының югарыгы өлешендә — Әҗмән елгасы очында колхозның ашлык амбарлары һәм ындыр табагы булган. Бу урынны Тәлтүч лапасы дип йөртәләр иде.
Ике юл аермасы
Ике юл аермасы дип Поляк урамы очыннан һәм Югарыч урамы очнннан басуга бара торган юллар кисешкән урынга әйтәләр иде. Югарыч очындагы басуга сугару торбалары сузылгач, Югарычтан менә торган басу юлы бетерелде.
Көек елгасы
Көек елгасы тирән елга. Аерым вак чишмәләре һәм сазлыклары бар. Ул Тагашур елгасына килеп кушыла. Урта бер урынында җилпучка охшаган урынына Җилпуч дип исем кушканнар. Югарыгы очындагы Плотинадан түбәнрәк урындагы елга уртасындагы зур түмгәкне Күкәй тавы дип атап йөртәләр. Көек елгасыннан югарыга таба, Тагашур авылына таба булган басуны Көек басу дип атыйлар.
Чиркас теләүлеге
Көек басу очында, Көек плотинасының югарыгы өлешендәге зур булмаган агачлык Чиркас теләүлеге дип атала. Чиркас (Тагашур) авылы удмуртлары бу урында җыйналып, табигатькә, агачларга табына торган, үзләренең теләкләрен Ходайга җиткерә торган булалар. Ул аларның иң изге урыннары саналган.
Ак Тау тармагы чишмәсе
Тагашурга таба сузылган елганы Ак Тау тармагы дип атыйлар. Аның сул ярында чыршы урманлыгы. Бу урманлыкны Ак Тау тармагы урманы дип тә атыйлар. Уң як яр астында бик көчле чишмә бәреп чыга. Бу чишмә суын элек-электән авыл кешеләре Көек елгасына яки Ак Тау тармагы урманына эшкә килгәндә куллана торган булганнар. Шулай ук көтүчеләр әле дә булса бу зонада көтү көткәндә шушы чишмәнең суын теләп кулланалар. Элек Түнтәр халкы Чепьяга район үзәгенә шушы чишмә буеннан йөри иде. Чепья базарына баручы Түнтәр, Көшкәтбаш һәм башка авыл кешеләре дә бу чишмә суыннан бик теләп файдаланганнар. Ак Тау тармагының Газыйм елгасы белән тоташкан аксыл ярны Ак тау дип йөртәләр. Ак тауда озак еллар бер нәрсә дә үсмәде. Бары тик 90 елларда гына каен посадкасы утыртылды.
Алачык тавы
Хәзерге телевышка утырган тау битен Алачык тавы дип атыйлар. Аның итәгендә бик матур чишмә бәреп чыга. Бу — Иске Алачык чишмәсе. Елганың бу ягында колхозның зур тимерче алачыгы бар иде. Колхозлашу елларына кадәр бу урында авылның борынгы тимерчеләре Әбҗәлилләр: Әхмәтша, Гаделша бабайларның тимерчелекләре булган дп сөйлиләр.
Шүрәле тавы, Шүрәле чишмәсе, Шүрәле тыкрыгы
Авылның Шүрәле атамасы турында легенда бар. Имеш авыл кешеләренең төнгә ашатырга тау кырына җибәрелгән атлары һәр иртәдә бик нык арып, тирләп, ачыгып кайталар икән. Авыл кешеләре атларга кемнәрдер атланып йөриләрдер дип уйлап, ат сыртына сумала сылап җибәргәннәр, имеш. Икенче көнне чишмәгә суга баручы бер килен ат сыртына ябышып кайткан шүрәле күргән. Шуннан соң бу тыкрыкка, урманга һәм чишмәгә Шүрәле исеме кушканнар. Шүрәле чишмәсе үзенең куәте белән, суының сафлыгы белән авылның символы булып тора. Әмма 2000 елда Шүрәле чишмәсенең югарыгы өстендә таш карьеры ачканнан соң, чишмәнең суы бозылды. Вакыты-вакыты белән саргылт су килә. 9-10 метр тирәнлеккә кадәр казылып, чишмә өстендәге ташны алу, балчыкны актару шушы афәтне китереп чыгарган булырга тиеш.
Шүрәле тавының итәгендә җәй буе яшьләр күңел ачу кичәләре — кичке уеннар оештырганнар. Мондагы кичке уеннар колхозлашу елларыннан башлап, 2000 елга кадәр дәвам итте.
Тегермән алды
Шүрәле тавының түбәнге өлеше Тегермән алды дип атала. Революциягә кадәр авылда ике тегермән булып, берсе аның зур авыл чишмәсе янында булса, икенчесе — зурысы Шүрәле тавы астында, инештә корылган булган. Тегермән артында (буа урынында) 2006 елдан күмәк хуҗалык көче белән бик матур итеп сабан туй мәйданчыгы ясалды һәм тирә-юньгә агачлар утыртылды.
Ике су кушылдыгы
Авыл уртасындагы Әҗмән һәм Тагашур елгалары тоташкан урынны Ике су кушылдыгы дип йөртәләр. Авыл халкы элек-электән язгы су акканын, боз китү күренешен күзәтү өчен шушы Ике су кушылдыгы урынына килә торган булганнар. Боз киткәндә үзләренең теләкләрен теләгәннәр. Боздан һәм язгы судан үзләренең авыруларын алып китүен үтенгәннәр.
Таулы күпере яки Урта күпер
Ике су кушылдыгы янында Әҗмән елгасы аша Таулы урамын тоташтыручы күпер Таулы күпере яки Урта күпер дип аталган. Аның Әсмә күпере дип тә атаганнар. Күпер төбендә үк Әсма исемле берәүнең хуҗалагы булган. Шүрәле тыкрыгын тоташтыручы күперне Шәрәпи күпере дип йөрткәннәр. Хәзер бу соңгы күпер юк. Аның югарыгы өлешендә басма бар. Басманың югарыгы өлешендә 50 елларга кадәр тагын бер күпер бар иде. Ул күпер Ферма күпере дип йөртелде. Елганың теге ягында 1930-1958 елларда Киров исемендәге колхозның терлекчелек фермалары (сыер, сарык, дуңгыз, тавык) урнашкан иде.
Зур плотина
Зур плотина 1980 елларда Әҗмән елгасын буып Иске зират буенда төзелде һәм анда колхоз карп балыклары үрчетә. Тагын ике урында: Кичү башында һәм Көек елгасы башында да төзелгән плотиналар бар.
Ком базы
Ике су кушылдыгыннан өстәрәк тау буендагы яр кырыннан авыл халкы озак еллар буе ком алды. Шуңа күрә бу урынны Ком базы дип йөрттеләр. Ком ала торган урын Рәфик елгасы кушылдыгының бер өлешендә һәм шулай ук Көек елгасында да бар. Алачык тавы янындагы кызыл ярдан кешеләр мич чыгару өчен кызыл балчык алалар.
Ярма тавы
Гыйләҗевлар янындагы үрне шулай атаганнар. «Ярма тавы» атамасы кайдан килеп чыгышы билгеле түгел.
Нәфыйк амбарлары
Зур плотинаның түбәнге очында авыл башындагы үзәнлектә 30 елларда ук “Үрнәк” колхозы байлар һәм кулакларның амбар каралтылырын җыйнап амбар хуҗалыгы төзегән. Бу амбарларны озак елларга кадәр Нәфыйк амбарлары дип йөрттеләр. Бу урында Нәфыйк исемле кеше яшәгән. Ул оста тимерче булган. Аның тимерчелеге озак еллар колхоз тимерчелеге дә булып хезмәт иткән. Шуңа күрә бу урыннар Нәфыйк исеме белән бәйләнгәннәр. Нәфыйк амбарының калдык өлешләре соңгы елларда ашлама складлары булып хезмәт иттеләр.
Латыйфа түмгәге
Поляк урамының аргы очыннан соң, Тирән елга артындагы аерым бер ярымутрау рәвешендә торган елга буендагы бер гектар чамасы урынны Латыйфа түмгәге дип йөртәләр. Сугыштан соңгы елларга кадәр бу урында яшел чирәмлек булып, ул урын бала-чагаларның уен мәйданчыгы булып хезмәт итте.
Тау асты күпере
Әҗмән елгасы аша салынган Тау асты урамына чыга торган күпер Тау асты күпере дип атала. Соңгы вакытта бу күпер җимерелгәч, күпер урынына басма салынды. 1990 елларда тимер бетон күпер әз генә түбәнгә. чишмә ягынарак төшереп эшләнде.
Ташлы елга
Шүрәле тавының Көтәш авылы ягына таба өлешендә ташка шактый бай булган коры елганы Ташлы елга дип атап йөрткәннәр.
Кичү башы
Басуның Субаш читендәге иң ерак зонасы Кичү башы дип аталып йөртелә. Кичү башында элек заманда кое да бар иде. Урак урырга килүчеләр Кичү башы басуның Яшь урманга якын өлешендә юл кырыендарак булган коедан уракчылар су ала торган булганнар.
Концлагерь
Басу феррмасыннан югарырак, Кичү башы елгасының үзәнлегендәге чирәмлектә, 1980 елларда мехенизаторлар өчен ДСП плитәләреннән зур лапас ясадылар һәм механизаторларларны, хәтта төн кунарга да авылга кайтырга рөхсәт итмичә, шул лапаста кунарга һәм басуда эшләргә мәҗбүр иттеләр. Бу лапас һәм аның урыны халык теленә Концлагерь булып кереп калды.
Зур сазлык
Субаш авылына бара торган юл кырында Түнтәр басуы кырыенда Зур сазлык урнашкан. Яз көне анда кыр казлары, кыр үрдәкләре дә килгәли һәм балаларын чыгаралар.
Әвен өсте
Иске алачык каршындагы атауда сугышка кадәр (1930-1940) колхозның ашлык ындыры, әвен һәм бәрәңге подваллары булган Бу урынны Әвен өсте (Атау) дип йөрткәннәр. Элек монда Якупов Кәрим байны5 ындыр лапасы булган.
Баязит үзәне
Тау асты урамының югарыгы очындагы үзәнлек һәм коры елганы Баязит үзәне дип йөрткәннәр. Бу элекке вакытта Түнтәрдә яшәгән Баязит исемле кеше белән бәйләнгән булырга тиеш.
Кечкенә саз
Зур саздан авылга таба Рәфик елгасының югарыгы очыннан ерак түгел зур булмаган сазлык бар. Зур саздан аермалы буларак аны Кечкенә саз дип атап йөртәләр.
Таулы урамы
Зират яныннан башлап, Көтәш авылына таба борылып китә торган зур булмаган урам Таулы урамы исемен йөртә. Таулы урамыннан Шүрәле тавы бик матур күренеп тора. Шуңадыр ул Таулы дип аталган.
Поляк урамы
Авылның үзәгеннән Төньякка таба сузылган урам элек-электән Поляк урамы дип йөртелә. Патша Россиясе заманында Польшада хезмәт иткәннән соң (бәлки Полҗша белән Россия арасындагы сугыштан соңдыр) отставкага чыгып кайтканнан соң кем дә булса шушы урамга килеп төпләнгән булырга тиеш. Поляк исеме шуннан калган булырга тиеш дип уйлыйбыз.
Югарыч урамы
Үзәктән югарыга таба Тарлауга кадәр булган урам Югарыч урамы дип атала. Үзәктән түбәнгә таба, зиратка таба юнәлгән урамны Түбән оч урамы дип атап йөрткәннәр.
Зур чишмә
Авыл үзәгендә авылга беренче нигез салынганда билгеле булган чишмә авылның Зур чишмәсе дип аталып йөртелә. Зур чишмәне беренче тапкыр 1600 еллар тирәсендә Янгол бабаның 6 улы сәяхәткә чыккач тапканнар һәм шушы урынны ошатып, шушында Түнтәр авылына нигез салганнар. Бу турыда Мөхәммәтнәҗип хәзрәтнең 20 гасыр башында язылган “Түнтәр авылы тарихы” китабында әйтелә.
Бу чишмә үзенең мул сулы булуы һәм суының шарлап, бик зур көч белән ташкындай бәреп чыгуы белән башка төр чишмәләрдән аерылып тора. 1960 елларга кадәр чишмә янында зур күл дә бар иде. Борынгы бабайларыбыз бу күлне пожар куркынычсызлыгы максатыннан сусаклагыч буларак төзегәннәр. Авыл халкы күлдән агып чыга торган урынга зур улаклар куеп, бу улакларда керләр чайкый торган булганнар. Зур плотина төзелгәннән соң чишмәнең суы бик нык артты.
Кавказ
Зур чишмәнең теге ягыннан башланып китә торган урамны Тау асты урамы дип атаганнар. Тау асты урамыннан Рәфик елгысының уң яктагы авыл өлешен Кавказ дип йөртәләр. Бу урынның табигате бик матур. Мөгаен щуңадыр, аны Кавказ дип атаганнар.
Яңа урам яки Комгансызлар урамы
1980 елларда колхозда эшләүче яшь гаиләләр өчен Кавказ белән зират арасында яңа йортлар белән урам төзелде. Бу урамны халык Яңа урам дип атады. Бу урамның халык телендәге икенче атамасы — Комгансызлар урамы. Мөгаен, бу урам төзелгән чорда бу тирәдә әби-бабайлар яшәмәгәнгә шулай аталгандыр.
Көмәшияр
Басуның Сосна Пүчинкәсе юнәлешендәге өлеше Көмәшияр дип атала. Бу исемнең кайдан килеп чыкканын хәзерге вакытта белүче юк.
Югарыгы мәчет
Югарыгы мәчет бинасы бик борынгы бина. Аның 70 кв. метр өлеше (төньяктагы өлеше) моннан 300 еллар элек төзелгән һәм манарасыз мәчет булган дип уйланыла. Ул вакытта манаралы мәчет төзергә патша хөкүмәтеннән рөхсәт булмаган. 100 еллар вакыт үткәннән соң 1800 елларда Әби патша мәчетләр төзергә рөхсәт биргәннән соң мәчеткә өстәп янә 100 кв метр бина төзелә һәм манара утыртыла. Мәчет бу вакытта ике катлы була. 1930 елга кадәр мәчет үз вазифасын башкара. Аның соңгы имамы булып данлыклы Гали ишанның оныгы Мөхәммәтнәҗип хәзрәт эшли. 1959 елда бу ике катлы бина сүтелеп, аның икенче каты беренче кат итеп, мәктәп итеп салына һәм 1982 елга кадәр сигезьеллык мәктәп бинасы булып хезмәт итә.
Түбәнге мәчет
Түбәнге мәчет Зур авыл чишмәсенең аргы ягында су буенда, 1912 елда Ишми ишан һәм Түнтәр сәүдәгәре Габделатыйф Хәкимовның матди ярдәме белән төзелгән булган. Бу мәчет 1940 елларга кадәр эшли. Ишми ишан 1919 елда атып үтерелгәннән соң мәчет имамы булып, Ишми ишанның улы Нәкыйп мулла кала. Нәкыйп мулла 1930 елга кадәр мулла булып тора. 1944 елда мәчет бинасын Чепья районы өчен район советы башкарма комитеты бинасы өчен сүтеп алып китәләр. Чепья районы беткәннән соң бу бина Чепья мәктәбенең интернаты булып 1985 елларга кадәр хезмәт итте.
Яшь урман
Безнең авылның басу түрендә 60 гектар мәйданда колхоз урманы – каенлык күкрәп үсә. Аны Яшь урман, Яңа урман дип тә йөртәләр. Бөек Ватан сугышы елларында көч җитмичә эшкәртелмәгән, сөрелмичә калган мәйданда үсеп чыккан урман. Ул вакыттагы колхоз рәисе Галимулла абый, Лесхоз аша документлар туплап урман итеп саклап калган. Район түрәләре кушуы буенча уртадан сөрелә башланган булган. Башта бу урманда таллар үсте, хәзер каенлык үсә.
Яшь урман гөмбә, җиләк, чикләвекләргә бик бай. Авыл халкы гына түгел күрше Киров өлкәсе һәм район үзәгеннән дә бирегә каен җиләге һәм гөмбә җыярга киләләр.
Габдулла Тукай үзенең шигырьләрендә нәкъ безнең урман турында язган диярсең.
«…Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк,
Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк.
Юкә, каеннар төбендә кузгалаклар, гөмбәләр
Берлә бергә үсә аллы-гөлле гөлләр, гөлҗәләр.
Туган авылым Түнтәр Әҗмән һәм Тагашур исемле инешләр кушылдыгындагы үзәнлеккә урнашкан. Авыл читендәге тау битләрендә 2 га мәйданда чыршы һәм нараттан торган дәүләт урманнары үсә.
Шүрәле урманы безгә аеруча якын. Ел саен урман итәгендә Шүрәле чишмәсе буенда җәйге туризм ярышлары үткәрелә, ә без урманда сәяхәт итәбез. Аның хуш исле һавасын сулап җаннарыбыз, тәннәребезне дәвалыйбыз.
Биек, төз, баһадирдай үсеп утырган чыршы урманы астыннан чишмә бәреп чыга. Чишмәсе дә Шүрәле чишмәсе дип атала. Шүрәле урманы тау итәгендә яшьләр күңел ачкан, кичке уенга җыела торган булган. Сабантуй бәйрәмнәреннән соң кичке уеннар да шушында үткәрелә иде. Бу күңелле уеннар хәзер тукталды, ә урман һаман үсә, гүя ул авыл халкының үткәнен онытмый,саклый.
Урманнарыбызны күрәсегез килсә безгә килегез. Зифа каеннар, баһадир чыршылар, кып-кызыл тәлгәшле миләшләр, төз буйлы наратлар сезне колач җәеп каршы алыр. Урман эчендә сезне кошлар оркестры сәламләр.
Урманнар – безнең җиребезнең бизәге. Елның теләсә нинди вакытында урманга карап сокланырга мөмкин булсын да, бизәк булмый ул ни булсын! Җәен ул тоташ яшеллеккә чума, кышын исә башына ап-ак бүрек кигән әзмәвердәй утыра. Көз җиттеме, сары-кызыл төсләргә буяла.
Һәркем өчен үзенең туган җире, туган авылы, туган ягы бик кадерле. Туган ягыбыз урманнар белән дә бик тыгыз бәйләнгән. Республикабызның 16,3 % урманнар биләп тора. Балтач районында исә дәүләт урман фондының мәйданы 9708 га, колхоз совхоз урманнары 1547 га, ә авыл советына караган урманнар 242 га мәйданны биләп тора.
Урман ул – зур сарай, түбәсе зәңгәр күк. Без исә мул сарайда хуҗа булып йөрүчеләр . Без бу матурлыкны, табигать байлыгын кадерен белергә, сакларга һәм якларга бурычлы!
Агачларны сындырмаска,
Кояш оясын ватмаска!
Урманнарны пычратмагыз,
Пыяла, чүп атмагыз!
Эссе чакта, коры чакта
Урманда ут якмагыз!
Табигать ул безнең әни
Табигатьне саклагыз!
Садрый плотинасы
Авылыбыз тирәсендә махсус төзелгән 3 буа бар. Алар туфракны эрозиядән һәм ерганаклар барлыкка килүдән саклау максатыннан төзелгән.
Садрый буасы 1976 елда төзелә башлый. 3 ел дәвамында төзелә. Плотинаны Татарстан Республикасы Авыл Хуҗалыгы мелиорация министры М.Ш.Шәймиев рөхсәте белән Балтач мелиорация оешмасы төзи. Иң беренче эш итеп, плотина буласы урынны бораулап, җирнең катламнарын тикшерәләр. Аннан соң, мәктәп укучылары килеп, ике як ярга агачлар утырталар. Плотина төзүгә иң зур хезмәтне троктарист Мәгъсүмҗан абый куя. Ул хәзерге вакытта Балтач мәчетендә мөәзин. Шул вакыттагы колхоз рәисе Гәрәфиев Равил Гәрәфиевич боерыгы белән плотинага карплар, маймычлар җибәрелә.
Плотина 1979 елда төзелеп бетә. Ун-унбиш ел үткәч плотина тоташ тимер бетон плитәләр белән тышланып, ныгытылды. Бер үк вакытта яз көне су агып китә торган өлешләре дә яңартылды.
Плотина төзүнең төп максаты: басуларны сугару, су сиптерү. Садрый плотинасы ярдәмендә амбар хуҗалыгы, ферма хуҗалыгыннан башлап, Әҗмән, Тәлтүч елгаларына кадәр су сиптерелә иде.
Садрый елгасы авыл читендә генә урнашканлыктан, авыл халкының ял итү, су коену, балык тоту урыны булып тора.
Көек плотинасы
Садрый плотинасын төзегәннән соң, ун еллап үткәч, авылыбыз инешләренең югарыгы өлешендә тагын 2 урында плотина төзелде. Бу вакытта колхоз рәисе булып Гарифуллин Наил Гәрәевич эшли иде.
Көек елгасына Тәлтүч елгасы белән кушылган урыныннан 50 метр гына югары бик матур, яр кырыннан челтерәп чыккан, чишмә бар иде Көек елгасының башлангычы шушы чишмәдән алына. Плотина да шушы урында төзелде. Чишмә су астында калды. Ул җәй көне плотина суын тулыландырып тора. Ә плотинаның гомуми суы, нигездә, язгы кар сулары белән тутыруга нигезләнгән.
Бу плотина шушы тирәдәге Түнтәр басуларын сугару өчен диеп төзелде, әмма максаты ул гына түгел. Инешләрне киптермәү, басуларны дымландырып тору, балык үрчетеп, плотинаны авыл халкының ял итү урынына әйләндерү – плотина төзүнең максатына керә.
Плотинаның югарыгы өлешендә удмуртларның (Тагашур авылы кешеләренең) Теләүлеге урнашкан. Христиан динен кабул иткәнче, алар шушында килеп, күккә, агачларга табынганнар, мәҗүсилек йолаларын үтәгәннәр. Бу урын аларның изге урыннары булып санала. Монда килеп агачларны кисәргә, нинди дә булса начар гамәлләр кылырга, кече яки олы йомышларны үтәргә ярамый. Бу кагыйдә мөселманнар өчен дә, христианнар өчен дә зарури булып тора.
Плотина тирәсенә урман хезмәткәре Мөхәммәдиев Рәсүл җитәкчелегендә Түнтәр мәктәбе укучылары белән агачлар утыртылды һәм аларны тәрбияләп үстерүдә шактый көч куелды.
Бу плотина суына да балык, маймычлар җибәрелде. Авылдашлар һәм якын тирә авыл кешеләре һәм һәвәскәр балыкчылары да бирегә килеп су коенудан, балык тотудан тәм табалар, ял итәләр.
Достарыңызбен бөлісу: |