катнашучылар исемлеге: -
Хәйруллин Илнур – колхозчы (команда капитаны)
-
Кашапов Рафис – колхозчы
-
Хәмидуллин Салават – механизатор
-
Хәмидуллин Газинур – механизатор
-
Хәмидуллина Ләйсән – укучы
-
Габдрахманова Илдария – укытучы
-
Шәрәфиев Ислам – укучы
-
Шәймехаммәтов Дамир – укучы
-
Галимова Гөлшат – мәктәп укучысы
10. Шәйхелмәрданов Айзат – мәдәният йорты директоры
11.Шәйхелмәрданова Ләйсәрә - сәнгать җитәкчесе
12. Мөхәммәдиев Рамил - агроном
Сценарий авторлары: Шәйхелмәрдановлар Айзат һәм Ләйсәрә.
Безнең диалектология
Мин, Зарипова Энҗе, Балтач районы Түнтәр авылында яшим. Безнең авыл моннан 400 ел элек Яңгул иле авылыннан күчеп утырган. Бу турыда моннан 100 ел элек Мөхәммәтнәҗип Түнтәри “Түнтәр авылы тарихы” әсәрендә язып калдырган. Бу чыганак бүгенге көндә Татарстан Фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фондында саклана. Безнең борынгы бабаларыбыз чыгышлары буенча Нократ татарларына керәләр. Нократ елгасы буеннан, хәзерге Киров өлкәсе Малмыж шәһәре тирәсеннән, алар Шушма елгасы буенча югарыга килеп утырганнар. Ул вакытта зур юллар булмыйча бу якларда тоташ урманн булганлыктан, хәрәкәт итү һәм авылларның үсеше елга тамагыннан аның башына таба дәвам иткән.
Шуңа нигезләп, без үзебезнең як сөйләшен Нократ татарлары сөйләше дип әйтә алабыз. XV һәм XVI гасырларда Казан татарлары Арча ягына күпләп күчкәннән соң Арча ягы белән Балтач ягы арасында юллар салына. Шулай итеп Казан арты татарлары белән безнең яктагы Нократ татарлары аралаша башлыйлар. Менә шуннан бездә Нократ татарларының Казан арты татарлары белән катнаш сөйләше барлыкка килә.
Казан арты татарлары үзләренең характерлары ягыннан шактый кырыс, коры булулары белән, беррәттән әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә шактый алга киткән халык. Нократ татарлары исә әдәбият һәм сәнгать ягыннан Казан арты татарлары ягыннан берникадәр калышса да, әхлак-әдәп, кешелеклелек яклары буенча югары дәрәҗәдө һәм аларның эшне башкару, куелган бурычны һәм кушылган эшне карусыз, каршылыксыз үтәү, хезмәт сөючәнлек югары дәрәҗәдә.
Сөйләм ягына килгәндә бездә Казан арты ягы һәм Нократ татарлары сөйләшенең кушылмасы, ягъни синтезы киң таралган. Нигездә бу сөйләшү татар халкының төп әдәби теленә үтә дә якын һәм чиста татар сөйләше буларак таныла.
Түбәндә үзебезнең диалект үзенчәлекләренең кайберләрен күрсәтеп үтәм.
Фонетик үзенчәлекләре:
х һәм к тәңгәллеге: катын — хатын. Кыз катыннар һаман да эшлиләр әле.
җ-ләштереп әйтү: җәме — яме, җарар — ярар. Җарар, шушының белән эшне төгәллибез. Җөрәк — йөрәк. Һай, җөрәгем авырта башлады. Җөрәгемә җал бирегез. Җалганчы — ялганчы. Тәмам бер җалганчы булдың инде. Җабалак — ябалак. Әнә җабалак-җабалак кар ява. Җарый инде — ярый инде, җырак — ерак. Һай бик җыракта яшисең икән. Җырткыч — ерткыч. Урманда җырткыч хайваннар күп.
Башка төрле очраклар да күзәтелә:
Затсыз, затсызлану — оятсыз, оятсызлану Тәмам бер затсыз кеше булды инде. Канчы — кайчы. Кая, канчы алып бир әле. Шәбершек — чәберчек. Тавык йомыркалары шәбершек булган, шуңа күрә чебиләре чыкмады. Ылан — олан. Һай, ыланыбыз бик тынгысыз икән. Җепшек — епшек. Әле генә җепшек кар яуды. Йафрак — яфрак. Йафрак-йафрак кар ява. Мачы — мәче. Тәмам бер усал мачы булдың инде. Акырын — әкерен. Акрын гына салмак җил исте. Изән — идән. Изәнегез матур буяуга буялган. Казак — кадак. Бер килограмм казак үлчәп бирегез әле. Мимеч — немец. Мимечләр Мәскәү янына килеп җиткән дип сөйлиләр. Лампы — лампа. Кәрәчин лампысын кабызырга кирәк. Пирәмәч — пәрәмәч. Әни пирәмәч пешерде. Пич — мич. Әти пичкә якты. Селәү — суалчан. Балык тотарга селәү казыдым. Инә — энә. Шул инәне генә саплап бир әле. Былчырак — пычырак. Тәмам былчыракка батып беттек инде.
Безнең якта ң авазы әйтелеше шулай ук аксый:
Бер мен тугыз йөз туксан тугыз — бер мең тугыз йөз туксан тугыз. Тәмам ангыра булдын инде. Карангы төшкәнче кайтып җитә күр.
Безнең якта урыс яки башка милләт сүзеннән бозып сөйләшелгән түбәндәге сүзләр бар:
Гөрбиян — грубиян. Тәмам бер гөрбиян булдың инде. Гүпче — вообще. Гүпче матур көннәр булмады. Зерә — зря. Зерә генә кунакка килмәдең, туган көнне бик матур үткәрдек. Кенәгә — книга. Миңа кенәгәне алып бир әле. Кәнсәләр — кацелерия. Мин кәнсәләргә бардым әле. Прит — председатель. Бездә яңа колхоз прите сайлап куйдылар. Кәнишне — конечно. Кәнишне шулай матуррак килеп чыга. Ләҗән — лежан. Идән астына тазарак ләҗәннәр салырга кирәк. Налишник — наличник. Тәрәзә налишниклары бик матур булган. Перәшкә — пряшка. Каешка перәшкә тегеп куйдым. Пичәткә — перчатка. Бу пичәткә кыйбат торамы? Пыржина — пружина. Бигрәк каты пыржина икән. Болыт — болт, Бөенте — винт. Кая миңа берничә болыт һәм бөенте алып бир әле. Пуҗым — подъем. Өй урынына әйбәт пуҗым булды. Пүчинкә — Починок Сосна, Түнтәр Пүчинкәсе — безнең авылдан күчеп утырган кечкенә авыллар.
Безнең якта кешеләр бер-берсенә эндәшү сүзләрендә күп диалектологик үзенчәлекләр очрый:
Олыларга абзый, абзыкай дип эндәшү, аппа, аппай дип эндәшү бик киң таралган. Кайберәүләр әниләренә йомшак итеп нәнә дип эндәшәләр. Шулай ук йомшак итеп кечкенәләргә нәнем, наныем дип эндәшү очрый. Әтеки, әнеки дип әйтү дә киң таралган. Гадәттә болай дип каената һәм каенаналарга эндәшәләр.
Лексик үзнчәлекләр:
Кечтеки — кечкенә. Кечтеки генә бүләк китердем. Киндерә — чабата бавы. Тәмам киндерә бавы булдың инде. Кортка — карт-коры. Корткага әйләнеп беткәнсең. Кәлҗемә — өшегән бәрәңгедән пешерелгән күмәч. Кәлҗемә бик тәмле булды. Умарта — бал корты. Мине умарта чакты. Отыры — тагын да. Тора-бара отыры котырынды. Печтек кенә — кечкенә генә. Печтек кенә каптыр әле. Симәнке мае белән тәмле булып пеште. Симәнке мае — көнбагыш мае. Тәбикмәк булды — такта шикелле булу. Тәгәрмәч астына керде дә, тәмам тәбикмәк булды. Төнәген — кичә. Төнәген көн бик матур булган иде. Апара — пычрак. Тәмам апарага әйләнеп бетте. Әнәтерә — әнә. Әнәтерә күрмисеңмени? Тәпи — аяк. Тәпиеңне юып ят. Чумара — өстәмә акча. Бүген чумара эшләдем. Пошаман — курку. Тәмам пошаманга төште. Әкәлә — чыршы күркәсе, имән чикләвеге. Урманга әкәлә җыярга бардык.
Морфологик үзенчәлекләр:
Апкиттем — алып киттем, апкайттым — алып кайттым. Мин бу китапны апкиттем. Билтәкләнде — аңламаслык булды. Теге исерекнең теле билтәкләнде. Касмакланган — кубып-кубып тора. Башындагы кавыклар касмакланган. Каударлану — ашыгу, каушау. Тәмам каударланып бетте. Пырдымсызланды — тынычсызланды. Ахыр чиктә ул пырдымсызланды. Арган — арыган, түнкәйде — егылды. Ятты да түнкәйде. Дебетләгән — сөлге-тастымал сугуның бер төре. Тәмам дебетләделәр инде сине.
Хәзер безнең як сөйләше киң кулланылган кечкенә хикәя тәкъдим итәм.
Балачакның бер көне
— Аппа, аппа! Качаннан бирле көтеп утырам ич инде! — дидем мин, — бәрәнге кәлҗемәсе күмәче суынып бетте бит инде!
— Шырдын-бырдын булдын инде, тәмам, — диде аппа минга ачуланып, — киемнәренне кара, эленке-таланкы булып беткән.
— Җарар инде, ачуланма, аппай! Ашасы килеп бетте бит! Тәпиләрем дә тәмәм катты. — Мин кечтеки генә булса да, ашарга өмет итеп, өстәлгә сузылдым.
Ул арада җинги кайтып керде. Пич култыгыннан унлы лампыны алып, аның пыяласын чистартырга тотынды. Изәннен теге башыннан мачы килеп чыкты да җамыяктагы сөтне яларга кереште. Аннары минем күтәртмә чабата янына килеп иснәнде дә, акрын гына оялдына чыгып кттте.
— Пәтәч! — диде җинги, — симәнке мае нишләп кимегән әле! Абзагызга әйтермен мин апкайткан әйбергә тисәгез, — аннары калхуз хәлләренә кереп китте, — Отыры гөрбиянгә әйләнде бу притебез. Кәнсәләргә кенәгәләрне тапшырырга барганием, зерә ләчтит сатып утыралар шунда! Без мында тез тиентен апарага батып эшлибез. Алар пичәткә киеп, билбауларына перәшкәләр таккан булып, пыран-заран эшләгән кеше булып кыланып утыралар. Төнәген генә, инә белән җеп кебек, агылый-тагылый кутыр-чытырларын кашынып утыралар иде. Берсе канчы, икенчесе казак булган диярсен
Без аппа белән пышаманга төшеп, шәлперәеп утыра бирдек.
Аннары нәнә кайтып йитте. Түтәрәм ипи белән җафраклардан бастырып ясалган такта чәй алган иде. Без каудыр-каудыр килеп ашарга җабырыштык. Бүксәләрне тутырдык. Шулай тагын бер көн үтеп китте.
Түнтәр авылы тормышыннан
кызыклы вакыйгалар
Биредә тупланган мәзәк хәлләрнең кайберләре алдагы язмаларда урын алды. Шулай булса да аларны бергә туплап бирергә уйладым.
Чыгып та җиткән имеш
Зариф бабай гомере буена байларга урман кискән. Бервакыт эштән кайтып ашарга утырганнар. Хуҗа хатын тәмле итеп пилмән ашы пешергән. Зур агач табакка салып, аны өстәлгә чыгарган. Һәрбер урман кисүче үзенең агач кашыгы белән пилмәнне гомуми табактан алып ашый икән. Табакта пилмән бетә башлагач, арадан бер шаяны, башкалар күрмәгәндә тиз генә бер пилмәнне күлмәк якасы эченнән салып җибәргән дә, “Карале! Шайтан! Шул арада авыздан керүен, арттан чыгуын” — дип кешеләргә күренерлек итеп теге пилмәнне күлмәк итәге астыннан алып, “шалт” итеп табакка ыргыткан. Урман кисүчеләр тегенең сүзен чынга алып, ашауларыннан туктаганнар. Теге шаяны исә калган пилмәнне берүзе ашап бетергән.
Сәмигулла абзый ничек итеп тәмәкесен ташлаган
Сәмигулла абзый дигән кеше шактый вакытлардан бирле тәмәке тартуын ташларга йөри икән. Бервакыт шулай Кичү басуга эшкә барганда тәмәкесен ташларга булган. “Менә карап торыгыз! Ташлыйм!” — дигән дә, юлның Әҗмән елгасы башына җиткәч, арбасында утырган килеш, кесәсеннән тәмәке янчыгын алып баш аркылы басуга таба ыргыткан. Ыргыткан да, үзе тиз генә артына борылып карый икән. “Сәмигулла абзый! Нигә карыйсың инде аны?” — дип сораганнар. “Ничек нигә? Кайтканда эзләп табып аласы була бит аны!” — дигән Сәмигулла абзый.
Әйдә! Атны кирегә бор!
Сәмигулла яшүсмер вакытта әтисе Һидият абзыйны ат белән Малмыж больницасына алып барган. Һидият абзыйның бер күзе күрми башлаган була, аннан соң бик каты сызлый да икән. Малмыж врачы бүлмәсенә алып кереп, Һидият абзыйның күзен шактый озак караган. Аннары шул күзен бәйләп, кайтарып җибәргән. Тау басуга кайтып җиткәч, Һидият абзый улына “Улым күземне чишеп кара әле! Бигрәк каты сызлый башлады!” — ди икән. Улы марляны чишеп караса шак каткан. “Әти! Синең күзеңне алганнар ич!” — дип кычкырып җибәргән. Нишләргә белмәгән Һидият абзый да улына “Әйдә! Атны кирегә бор! Малмыжга киттек!” — дип кычкырган.
Безне үтерергә теләгәннәр
1953 елда Түнтәргә “утызмеңчеләр” исеме белән Казан төрмәләренең берсендә надзиратель булып эшләгән Зәйнуллин Бәхтегәрәйне колхоз рәисе итеп җибәрәләр. Бәхтегәрәй кешеләргә игътибарлы була. Балаларга “нанемнәрем” дип кенә эндәшә. Әмма авыл хуҗалыгы алып баруда бернинди тәҗрибәсе дә булмый. Хатыны Әкълимә укытучы була. Ике малай үстерәләр. Поляк урамындагы Әхмәдулла абзыйларның буш торган йортларына урнашалар. Мунчага урам аркылы гына Хафиз бабайларга йөриләр. Көннәрнең берендә Әкълимә дус хатынына болай дип сөйли: “Безне Түнтәрдә кемдер үтерергә теләгән бит! Әле ярый сизеп калдык. Пыяланы бик нык ваклап, мунчада без юына торган ләгәнгә салган булганнар”. “Ялгышмагыз! Түнтәрдә андый усал ниятле кеше булмас. Хафиз бабай пыялачы бит. Пыяла кискәндә ләгәнне файдалангандыр да, калдык пыялаларын ташлаганда пыяла вагы юеш ләгән төбенә ябышып калган булгандыр. Икенче вакытта мунчага кергәч, башта ләгәннәреңне чайкап ташлый торган бул!” — дип киңәш биргән дус хатыны.
Гыйлмиҗамалым алдамый минем
Берүзе яшәгән Нур әби бик тә кешелекле, ихлас ышанучан була. Картлык гомерендә кәҗә асрый. Җәйнең бер көнендә Поляк урамы көтүе бик иртә чыгып китә. Шәкүр тыкрыгыннан чыгарырга да шактый вакыт кирәк. Нур әбинең көтүе кала. Күршесе Гыйльмиҗамал Нур әбигә кереп “Көтү китте! Син инде кәҗәңнне туры юлдан кистереп, май заводы тыкрыгыннан гына чыгар!” — дигән. Әби шулай иткән дә. Май заводы тыкрыгыннан киткән. Көтү анда да юк икән. Нур әби ашыгы-ашыга Югарыч урамы буйлап, авыл очына чыгып барганда, капка төбендә Сәрби әби очраган. “Бибинур! Кая барасың? Таулы көтүе китмәде бит әле!” — ди икән. “Киткән инде, киткән! Минем Гыйльмиҗамалым алдамас!” — дип, кәҗәсен җитәкләп, Ярма тавына борылган. Чирмеш зиратына барып җиткәч кенә, кәҗәсен җитәкләп, кире борылып кайткан. Поляк көтүе иртә кузгалган булып, Таулы көтүен кәнсәләр янында шактый көтеп торган булган.
Петр агай
1975-85 елларда колхоз рәисе булып Гарәфиев Равил эшләде. Колхозга килүгә үк ул бик күп үзгәрешләр кертте. Зур төзелешләр алып барды. Ул вакытта колхоз составына Түнтәрдән тыш Көтәш, Карлыган һәм Кесәл исемле удмурт авыллары да керә иде. Бервакытны Кесәл авылыннан бер егет колхоз рәисе бүлмәсенә кереп сүз башлый: “Петр агай! бер машина утын бирмәссезме икән? Ягарга юк иде”. Гарәфиев исә аны “Ычкын моннан бар!” — дип куып чыгарган. Удмурт авылларында аңа авылларда реформалар үткәргәнгә “Петр Первый” кушаматы таккан булалар. Теге егет исә аның бу кушаматын исеме дип белгән икән.
Нигә черергә тиеш әле ул?
Колхоз рәисе Габделхәй Гозәеров эшләгәндә фермаларда сыерлар өчен хәзерләнгән силос-сенажлар бик югары сыйфатлы була иде. Кыш көннәренең берсендә бер фермада силос чокырын ачкач, силос сыйфатсыз чыга. Колхоз рәисе идарәгә фуражирны чакыра. “Нигә силос черегән? Нәрсә карадыгыз салган вакытта?” Фуражир исә кулларын сузып, кулын-кулга шалт-шалт итеп сугып санап чыккан: “Иптәш Гозәеров! Люцернасын тутырдык! Вәйт! Саламын салдык! Вәйт! Суын салдык! Вәйт! Тозын салдык! Вәйт! Нигә черергә тиеш ди әле ул!” — дип җавап биргән.
Сукыр мәллә син?
Сугыштан соңгы елларда бик фәкыйрь тормышта Юныс бабай яшәде. Ул шактый еллар сукыр утырды. Авыл халкы үзе ипигә туенып тормаса да, Юныс бабайга караңгы чырай күрсәтмәде. Аны авыл кешеләренең әле берсе, әле икенчесе чәйгә чакыра иде. Туганнары булдымы икән, Юныс абзыйларда Шакир абый дигән кеше дә яшәде. Шакир абзый акыл ягыннан бик үк тулы түгел иде. Юныс бабайны ул чакырган кеше саен җитәкләп йөри иде. Шакир абзый үзе гел тигез юлдан яки сукмактан атлый, ә сукыр Юныс бабайны тигезсез, чокыр- чакырдан алып бара икән. Ә тегесе исә сөртенә, ялгыш Шакир абзыйның аягына баса. “Сукыр мәллә син! Аякка басасың ич!” — дип Шакир абзый Юныс бабайны сүгә икән.
Гариф абзый граммофоннан ничек колак каккан
Революциягә кадәр авылда ике кешедә граммофон була. Берсе - җиз торбалысы - Хафиз бабайда. Икенчесе, никельләнгән торбалысы Гариф абзыйда. Гариф абзый тәрәзәне ачып, граммофонны урамга каратып, уйнатып җибәргәндә бөтен Поляк урамы халкы җыр тыңларга җыела торган була. Колчак армиясе Вятка буена килеп җиткәч, авылда “Аклар килә икән, бөтен кадерле әйберләрне җыеп алалар икән” дигән хәбәр таралган. Гариф абзый да кадерле әйберләре белән бергә граммофонны бәрәңге бакчасына күмгән. Әмма авылга аклар килмәгән. Кызыллар килгән. Кешеләр әйберләрен казып алганнар. Гариф абзый да әйберләрен алган. Граммофонны тәрәзә төбенә куеп, авылга татар моңын яңгыраткан. Тавышны ишетеп, кызылларның командиры килгән дә: “Вам это не положено” — дип граммофонны бөтенләйгә алып киткән.
“Сиңа да ярыйм” диюе булган
Гайфетдин абый озак еллар колхоз рәисе урынбасары булып эшли. Ул бик ипле һәм кешеләр белән яхшы мөнәсәбәттә була. Ул эшләгән чорда берничә колхоз рәисе дә алмашына. Бервакыт колхоз рәисе булып эшләгән Габделхәй Гозәеров нәрсәгәдер Гайфетдин абыйны шактый каты итеп сүгә икән: “Син чукынган унике персидәтелгә яраган нәрсә!” Гайфетдин абзый аңа тыныч кына болай дигән: “Иптәш Гозәеров унике түгел, унөч, унөч”. Бу аның “Синең белән дә килешеп эшлим” дигән мәгънәсе булган.
Биегәч күмер биргән
Авылга газ кергәнче хуҗалыкларда күмер ягалар иде. Күмер Шәмәрдәндәге райтоп оешмасына разнарядка белән генә кайта. Теләгән вакытта гына алып булмый иде. Бервакыт Бәйрәм бабай транспорт алып Шәмәрдән станциясенә күмергә китә. Күмер бар, әмма хуҗалыкларга бирмиләр. Бабай райтоп директоры Равил янына керә. Тегесе исә: “Юк бит, бабай, булмый, ул күмер бары тик оешмаларныкы, минеке түгел”, — ди. Моңа каршы бабай: “Әйдә, биеп күрсәтәм, биесәм бирәсеңме?” — ди. Равил да риза була. каяндыр гармунчы табалар. Бәйрәм бабай райтоп ишек алдында биеп, бар халыкны туплый. Чын бәйрәм була райтоп халкы өчен. Ә Бәйрәм бабай күмер алып кайта. Шактый еллардан соң Бәйрәм бабайга Балтач больницасында сукыр эчәккә операция ясыйлар. кайтыр вакыты җиткәч, обход вакытында хирург: “Бабай, буламы инде?” — дигәч, бабаебыз: “Нишләп булмасың” — дип мәтәлчек атып күрсәткән.
Миңлебай бабай кәҗәсе
Колхоз чыккач, авыл уртасына 30 метр биеклегендәге каланча ясап куйдылар. Имеш, кулаклар иген басуына яки каралтыларга ут төрткәнен шуннан күзәтеп булырга тиеш. Сугыштан соң каланчада һәм пожар лапасына Миңлебай бабай хезмәт күрсәтте. Иртән иртүк, көндез унбердә һәм бердә, һәм кич бабай каланча очына менә дә чаңга суга. Эшкә бару һәм кайту хәбәре бирә. Чаң тавышы басуда да ишетелә. Көндез Миңлебай бабай лапаста чабата үрә, миллек бәйли, пожарный атларын карый. Бабайның кечкенә генә өе дә шуннан ерак булмый. Беркөнне кич белән бабайның кәҗәсе кайтмый. Әби белән бабай кәҗәне ярты төн эзлиләр. Тапмыйлар. Иртә белән Миңлебай бабай каланча сугарга югарыга менсә, шак ката. Кәжәсе иң югарыга менгән дә, төшәргә куркып, шунда төн кунган икән.
Сызарга кушкан бит
Колхоз оешканнан соң Дәмулла хәзрәт һәм Нәҗип мулла хәзрәтләрнең дача булып торган бер гектарлы бакчасында колхозның кортчылыгын урнаштыралар. Колхоз умартачылыгы шактый күп бал бирә. Хезмәт көненә дә бал өләшә торган булалар. Умартачылыкта шактый күп еллар Һадиян бабай эшли. Бал баккан көнне бала-чагалар бал ашарга кортлыкка җыелалар. Берничә малайга: Әпсәләм Мансуры, Юныс Рәфәгате, Шәкүр Равиле, Гобәй Сәмиенә Һадиян бабай әрекмән яфрагына салып бал бирә дә: “Ашап бетергәч, сызыгыз малайлар!” — дип кисәтеп куя. Әле беренче класста укыган малайлар балны ашап бетерәләр дә, бал бага торган будканың тышкы стенасына таяк белән сызыклар сыза башлыйлар. Бал багарга килгән кешеләр “Ник кайтмыйсыз, малайлар, нишлисез инде?” — дип сорагач, малайлар: “Безгә Һадиян бабай сызарга кушты ич!” — дип җавап биргәннәр.
Исерек әтәчкә кушканнар
Сугышка кадәр колхозның сыер, сарык, дуңгыз һәм тавык фермалары бер урында — хәзерге Гомәровлар хуҗалыгы территориясенә урнашкан була. Сугыштан соң колхозларга инкубатор чебиләре кайтара башлыйлар. “Әтәчкә әз генә аракы биреп, исертегез дә, чебиләрне шуңа кушыгыз. Аннары әтәч чебиләрне ияртеп йөрергә тиеш”, — дип киңәш итәләр район белгечләре. Шулай итәләр дә. Әтәчкә бер бал кашыгы аракы эчертәләр. Әтәч исермиме, чебиләрне кабул итми. Шуннан соң әтәч авызына тагын бер бал кашыгы аракы тамызалар, закуска да каптыралар. Әтәч янына амбарга чебиләрне җибәрәләр. Кая ул чебиләрне кабул итү. Исерек әтәч чебиләрне үтереп бетерә яза. Стеналарга, түшәмгә сикерә. Нишләгәнен белми. Аннары идәнгә төшеп ава.
Райком вәкиле көлтә биргән
Сугыш елларында колхоз рәисе булып Гыйбадуллин Галимулла абзый эшләгәндә Чепья райкомы вәкиле Шәйхетдинов килгән. Көз көне була бу. Шәйхетдинов хатыннарның ындыр табагында сугу машинасында эшләгәннәрен карап тора да “Каяле, мин дә көлтә биреп күрсәтим әле”, — ди. Җин сызганып эшкә керешә. Көлтә бавын урак белән кисәсе һәм көлтәне таратып, сугу машинасы барабанына таратып тыгасы. Бер минутка да эшне туктатасы түгел. Ярты сәгатьләп эшләгәч, шыбыр тиргә батып, Шәйхетдинов Галимулла абзый белән тарантаска утырып китә. Бер сүз дә эндәшми. Озак та үтми, башын атрка салып, җан бирә. Гаепсездән гаепле булган Галимулла абзый Шәйхетдиновны Чепьяга алып китә. Галимулла абзыйны төрмәгә ябалар. Райком вәкилен үтерүдә гаеплиләр. Бары тик хирурглар мәетне ярып, экспертиза нәтиҗәсен ачыклаганнан соң гына төрмәдән азат итәләр. Шәйхетдинов туберкулез белән авыру булып, бер үпкәсе зур нагрузкадан өзелеп төшкән була.
Башсыз сарык имтихан бирә аламы?
Көмешче Гайшәсе Таулы урамыннан менеп бара икән. Корбый бабай үзләренең капка төбендә утыра икән. “Замандаш, кая барасың?” — дип сораган. Аңа карша Гаишә апа болай ди икән: “Колхоз сарык суйган дип әйттеләр. Шуның эче-башын сатып бирмәсләр микән дип менүем иде”. Корбый бабай аңа каршы болай дигән: “Син ишетмәдеңмени замандаш, ул сарык имтихан бирергә бара бит. Башсыз сарык имтихан бирә алырмени?”
Төрмәгә ябып куйганнар
Балтач районы оешканчы, 1929 елда ук, колхозлар төзи башлагач, кулак улы дип Галиулла абзый малаен Арча төрмәсенә алып киткәннәр. Күрше кызы Гыйльмиҗамал, Арчага абыйсы Зәкиулла янына баруын белгәч, Галиулла абзый улы Сәгъдуллага төенчек белән ашау әйберләре җибәргән. Гыйльмиҗамал Арчага баргач, абыйсы өйдә булмаган, төенчекне алып, Сәгъдулланы эзләп киткән. Төрмәне эзләп тапкан да ишекне дөбердәтергә керешкән. Ачучы булмаган. Капка асларыннан ятып та: “Сәгъдулла! Мин әйбер китергән идем”, — дип кычкырган. Аңа да җавап булмаган. Аннары тәрәзәләрне шакырга керешкән. Мылтыклы кешеләр чыккан. “Сәгъдулланы чакырыгыз әле! Әтисе әйберләр җибәргән иде”, — дигән. Гыйльмиҗамалны милиционерлар җитәкләп алып кереп киткәннәр дә аерым бер бүлмәгә ябып куйганнар. Абыйсы Зәкиулла районның җир бүлеге мөдире булып эшли икән. Кич белән эштән кайткач кына сеңлесенең төрмәдә икәнен белеп, сөйләшеп алып кайткан.
“Открой!” дигәнгә ишекне ачмаган
Галимә җиңги белән Нәсимә җиңги күршеләр булып бик тату һәм дус яшәгәннәр. Фин сугышында безнекеләр фин җирләрен яулап алганнан соң фин җирләренә безнең авылдан да вербовка белән Нәсимә җиңги гаиләсе күченеп киткән. Сугыштан соң, Нәсимә җиңги сагынып туган авылына кунакка кайта һәм иң беренче дус күршесе Галимә җиңгинең ишеген шакый. Ничектер төнге якта кайтып төшкән була. Ишек шакыганга Галимә җиңги чыга: “Кем бар анда?” “Открой дверь! Открой!” дип шакылдата дусты. Тегесе һаман ишекне ачмый. Монысы һаман урысча сөйләшә. Бары тик татарча эндәшеп үзен таныштырганнан соң гына Галимә җиңги ишекне ача һәм алар кочакланышып, елаша һәм көлешә башлыйлар. Башта Нәсимә җиңги татарча сөйләшергә кирәк икәнен уйлап җиткермәгән була.
Кече хатын булып килгән
С. абзый эштә булган. Хатыны чишмәгә суга киткән. Кайтса, өй ишеге ачык. Өйгә керсә, бер яшь кенә хатын идән себереп йөри икән. “Кем син? Нишләвең бу?” — ди икән. Аңа карша теге хатын: “Ирең чакырды. Менә кече хатын булып килдем,” — ди икән. Хуҗа хатын идәндәге зур төенчеккә ымлап: “Бу нәрсәләр?” — дип сораган. “Ник, артымнан килгән әйберләрем,” — ди икән. Хуҗа хатынның ачуы кабарган: “Ах син, эт токымыннан, өстерәлчек тәре,” — дип башта төенчеген алып ишек алдына ыргыткан, анары кулыннан тотып, артына тибеп үзен куып чыгарган. Тегесе төенчеген күтәргән дә, йөгергән. Хуҗа хатын, ире кайткач, аны сүгә икән. Ире исә минем күргән нәрсәм түгел дип антлар эчкән. Ике көннән нәрсәдер кирәкснеп, хуҗа хатын сандыгын ачып караса, сандыктагы бөтен әйбердән җилләр искән, ди. Теге төенчектә үз сандыгындагы әйберләр булган икәнен шунда гына аңлаган.
Яңбашы авышкан булган
Көзге пычрак көннәрнең берсендә Д. абзый Шәмәрдәннән колхоз ашлыгын дәүләткә чыгарып кайткан. Көн шуның кадәр яңгырлы булган ки, Д. абзый Шәмәрдәндә вакытта кожанын киеп арбасына яткан булган, кайтып җиткәнче арбадан тормаган. Аты башка атчылар арасындагы рәттә кайткан. Өенә кайтып җиткәч, улы атны туарырга дип колхоз лапасына алып киткән. Кайткач әтисенә әйтә икән: “Әти! Арбаңның бер тәгәрмәче бөтенләй таралып беткән бит, тугымы гына калган. Ничек кайтып җиттең соң?” — ди икән. Әтисе исә: “Әйтәм аны Салавыч басуында бер янбашым түбән таба авышкан күк булган иде,” — дип әйткән. Салавыч басуыннан бирле ат арбаны тәгәрмәч тугымында тартып кайткан.
Сигезенче мартыгыз, аяк терәп тартыгыз
Сугыш елында бер төркем Түнтәр хатыннары мартен мичләре өчен чаналарына иске тимер-томыр төяп Шәмәрдәнгә киткәннәр. Яңгул тегермәненә җиткәндә яктырмаган була әле. Алдан баручы Өммениса түти “Йомышым бар иде,” — дип иң артта калган. Артка чыккач, чанасыннан иске чиләк алып, икенче тимер белән чиләк төбенә суккалый икән. “Нәрсә булды?” дип сорагач, юл кырыенда берәм-берәм бүреләр утыруы турында әйткән. Чынлабрак карасалар, бүре дигәннәре юл кырыена ылыс ботагыннан карга кадалган маяклар икән. Шәмәрдәнгә барып, тимерне тапшырып, чәчүлек орлык салып, чаналарын тартып кайтып киләләр икән. Колхоз атларын язгы чәчү өчен саклаганнар. Салавыч басуында юл буендагы салам эскертен кардан чистартучы ир-атлар очраган. Хатын-кызларга сәлам биреп: “Сигезенче мартыгыз, аяк терәп тартыгыз!” — дип кычкырып калганнар. Язның бу көне чыннан да 8-март булган.
Чиратны барыбер бирмәгәннәр
Шәмәрдән элеваторына Түнтәр кешеләре ат белән ашлык китергәннәр. Элеваторда чират зур. Ат белән ашлыкны малай-егетләр дә, хатын-кызлар да китерә. Егетләр ашыкмаса да, хатын-кызларның үз туксаны туксан. Кичкә кадәр авылга кайтасы бар. Өйдә бала-чага. Берәүнең дә чиратын бирәсе килми. Безнекеләр дүрт сәгать торып, чират килеп кенә җиткәч, күн куртка кигән кайсыдыр колхозның рәисе килә дә, чиратсыз гына үз колхозчыларының капчыкларын үлчәүгә салырга боера. Безнекеләрдән күлмәк итәкләрен җилфердәтеп, чабаталы аяклары белән бер хатын үлчәүгә менеп баса. Аңа башка хатыннар ябыша: “Безнең чират! Бирмибез! Безнең дә кайтасы бар!” Күн курткалы рәис көчен күрсәтеп, бер хатынны үлчәүдән тартып төшерә башлый. Хатын үлчүгә нык ябышкан була. Тегенең көченә чыдый алмыйча үлчәү урыннан кубып кына калмый, ава, тарала. “Үтерәләр! Каравыл! Үтерәләр! Ярдәмгә килегез!” Элеватор ишегалдында булган бар халык “кәмит” карарга җыела. Шулай итеп, Түнтәр хатыннары ул көнне ашлыкларын тапшырып, өйләрендә ялгыз калган балалары янына төнгә кайтып җитәләр.
Кырык-илле чакырымнан килгәннәр
XVII гасырда авылның өч егете Дагыстанда муллалыкка укып кайтканнар. Гомәр, Сәгыйть һәм Габделгаффар. Гомәр хәзрәт үзе белән самавыр алып кайткан. Самавырны күреп бөтен авыл халкы шак каткан.
— Ут белән су икесе бер савытта ничек тынышалар икән? — дип хәтта кырык-илле чакырымнардан тикле шул самавырны карарга кешеләр килә торган була.
Пыяла эчендә ут күргәннәр
Биби тәтәнең әтисе белән әнисе Муллахәсән абзый белән Шәмсикамал җиңги Кенәргә сабантуйлардан соң үтә торган җыенга барганнар. Кунактан кайткач, бик аптырап авылдашларына сөйләгәннәр:
— Менә пыяла эчендә ут күрдек. Чырасы да юк. Сүнми дә, гел янып тора. Галәмәт инде. Үзе нинди якты бирә.
Бу вакыйгага кадәр авылда керосин лампасын күргән кеше булмаган.
Авыл аша еланмы, аҗдаһамы үткән
Көннәрдән беркөнне авыл картлары урамда ат юлында боргаланып-сыргаланып үткән гаҗәеп бер эз күргәннәр.
— Бу нинди эз булыр? Елан эземе, әллә берәр аҗдаһа үтеп киткәнме? — Эз Көшкәтбашка бара торган юлдан башланып Чепья ягына китә торган зур юлда күзәтелгән.
Бу авыл аша үтеп киткән беренче велосипед эзе булып, велосипедын да, аның хуҗасын да авыл кешеләреннән берәү дә күрмичә калган була.
Арбаны күтәреп чыгарган
Гыйлман абзый бик тә көчле булган. Садри елгасын кичкәндә утын төягән ат йөге батып калган. Гыйлман абзый аптырап тормаган, атны арбасыннан тугарып, йөк төягән арбаны берүзе таза җиргә тартып чыгарган.
Дәүлидән качырганнар
Гыйлман абзыйның туганы Таһир батыр авылның иң көчле көрәшчесе булып саналган. Хәтта аю белән дә көрәшкән дип сөйлиләр. Авыл сабан туена көрәшкә бервакыт Дәүли батыр дигән көрәшче килгән. Дәүлинең гәүдәсе дә иләмсез зур булган, тирә юньдә ул беркемгә дә бил бирмәгән. Әмма Дәүлигә каршы көрәшкә кергән Таһир Дәүлине җиңгән. Шуннан соң җиңелүгә түзә алмыйча Дәүли котырып киткән. Берәр җирен имгәтер дип авыл халкы Таһир батырны Дәүлидән качырганнар.
Җиләкнең ызаны юк
Әүвәл заманда Гыйлман абзый басу ягвна барышы икән.
— Кая киттең, Гыйлман абзый, — дип сораганнар.
— Җиләк җыярга, — дигән Гыйлман абзый.
— Бөтен кеше печәнгә китте, нишләп син печән чабарга бармыйсың?
— Печәннең ызаны бар аның, — дигән Гыйлман абзый, — ә менә җиләкнең ызаны юк.
Чыннан да ул вакытта печән җирләре ызанлы булып аерым хуҗалык чоры булган.
Соңа калдык, әйдә йөгерик!
Аерым хуҗалык чорында Галиәкбәр абзыйлар урак урырга көнлекче яллаганнар. Үзләре иртүк уракка киткәндә көнлекче килмәгән. Кечкенә уллары Габдулланы өйдә калдырып, үзләре басуга киткән.
— Көнлекче килгәч, аны син ышна җиренә (үз участокларына) алып килерсең, — дигәннәр Габдуллага.
Берәр сәгать үткәч, ашыкмыйча гына көнлекче килгән.
— Әйдә йөгерик артларыннан, әтиләр әллә кайчан уракка киттеләр инде, — дигән Габдулла көнлекчегә.
Тегесе ашыгырга уйламаган. “Байның эшен Биктимер, әкрен-әкрен тик кимер!” дип уйлаган булса кирәк.
Шул күкәйне салган коштыр
Юныс абзый белән Зыятдин абзый сүзгә бик тапкыр булганнар. Кич белән каравыл өендә мужиклар кичке әңгәмәгә җыелгыч, сүз киткән:
— Менә кибет тавыннан менә идем, юл өстендә сыер зурлыгында күкәй ята, бер үрдәк шул күкәйне кабып йотарга азаплана, — ди икән Зыятдин абзый.
— Булыр, булыр, — ди икән Юныс абзый, — була ул андый хәлләр. Менә мин Әсмә ындыры ягына менеп бара идем, мин сиңа әйтим, менә теге шәһәрдәге ике катлы йорт зурлыгындагы бер кош канатын салындырып, сайрап утыра, — ди икән.
— Арттырасыңдыр, андый ук булмас, — дип каршы төшкән Зыятдин абзый.
— Ник булмасын, — дигән Юныс абзый, — теге син күргән күкәйне салган кошка ошаган ул. Мөгаен шул ук булгандыр әле.
Зариф абзый мунчада ничек чабынган
Олы яшькә җиткәч тә, Зариф бабай мунчада чабынырга ярата икән. Мунчаны үзе генә юынган. Әмма аркасын юарга һәм миллек белән аркасын чабарга оныгын чакырган.
— Бабай, мин килдем. Урындыкка утыр! Аркаңны чабармын, — ди икән оныгы.
Бабай җавап бирмәгән. Ишекне ачып караса, бабай идәндә егылып ята ди.
— Бабай мунчада үлгән, — дип кычкырган оныгы.
Өлкәннәр килеп, тиз генә бабайны төреп, чанага салып өйгә алып кайканнар. Караватка салганнар. Ис тигәндер дип, маңгаена салкын сулы чүпрәк куйганнар. Берәр сәгатьттән бабай аңына килгән һәм:
— Чап! чап! Катырак чап! — ди икән. Үзен һаман да мунчада дип хис иткән.
Көтәшкә төшеп караган
Ф.агай колхозда бик тырыш хезмәт куйды. Эшкә бик тә батыр иде.
Бөркөнне Ф авылдан бер чакрым ераклыктагы Көтәш дигән авылдан кайтып килә икән.
— Иртүк нишләп йөрисең, Ф., кая бардың? — дип сораганнар.
— Менә кояш чыкты да, Көтәшкә төштем әле, — ди икән.
— Нишләдең соң анда?
— Түбә ялтырый микән дип карадым.
— Ялтырыймы соң?
— Малай, шәп ялтырый да соң! — дип куануын яшермәгән Ф. агай.
Кибетләрдә цинкланган ак калай сатылмаган вакытта Ф. агай ак калай юнәткән һәм авылда беренчеләрдән диярлек булып өй түбәсен ак калай белән яптырган.
Коены кабул иткәннәр
Яшь урман дип аталган агачлыкта колхоз 60 елларда куян фермасы һәм умартачылык урнаштырган. Әмма монда су юк икән. Колхоз күрше авылдан Фаикъ дигән кое казу остасын чакыртып, урман аланында кое казытырга уйлаган. Фаикъ 18 метрга кадәр казыган, су һаман да күренмәгән. Аннары түзмәгән, шунда каравылчы булып эшләүче Рәфәгать абыйга ярты биреп, Кичү башы дигән ике километрлы елгадан төнлә ат арбасындагы бочка белән су ташып, коены сулы итәргә кушкан.
Рәфәгать абый төне буе коега су ташыган. Кое төбендә бер-ике метр чамасы су булган. Икенче көнне комиссия коены кабул итеп алган. Шуннан соң коега су иңгән, суы бетмәгән.
Нимес Габделбәрне кыйнаган
Хөсәен Габделбәре Бөек Ватан сугышында пленга эләккән. Бер байда хезмәт итәргә туры килгән аңа. Габделбәр авыл хуҗалыгы эшләре башкарган. Аңа күпчелек вакытта көрәк белән җир эшкәртү вазифасы йөкләнгән. Иртә белән көрәкне келәттән алып чыга, көне буе җир казый. Кич белән көрәкне юып, чистартып, хуҗабикә өйрәткәнчә, солидол кебек май белән майлап кабат келәткә кертеп куя торган була. Көн саен шулай эшлисе.
Беркөнне шулай эшләгән вакытта Габделбәрнең көрәк сабы сынган. Хуҗабикә Габделбәрне орышып кына калдырмаган, хәтта сынган көрәк сабы белән кыйнаган да:
— Минем бабайдан мираска калган көрәк сабы иде ул, — дигән.
Җырлап исән калган
Сукыр Мостафа Нургалие дә сугышта пленга эләккән. Нимесләр яһүдләрне (еврейлар) аерым эзәрлекли торган булалар. Яһүдне шунда ук атканнар. Нимес офицеры пленга төшкәннәрне стройга тезеп куйган да:
— Яһүдләр бер адым алга! — дип команда биргән. Солдатларга тылмач урысча аңлаткан. Нимес офицере Нургали яныннан узып киткәндә, — алга атла! Син бит яһүд! — дигән. Күрәсең Нургалине йөз-кыяфәтеннән яһүдкә ошаткан.
— Мин яһүд түгел, татар, — дип аңлаткан Нургали тылмач аша.
— Татар икәнеңне ничек исбатлый аласың? — дип җикеренгән офицер. Нургали нимес алдында югалып калмаган. Тиз генә фикерен туплап:
— Татарча җырлап күрсәтәм, — дигән. Кайдандыр татар телен белгән берәүне табып китергәннәр. Шуннан соң Нургали көр аваз белән саф татар телендә яңгыратып җыр сузган.
Нимес Гайфетдинне кулында күтәреп алып кайткан
Шәрип Гайфетдине пленга эләккәч, аларны тимер рәшәткәле зур бер бакчага ябып куйганнар. Бакчада юан һәм биек агачлар үскән. Әсирләр күп булган. Ашарга бөтенләй бирмәгәннәр диярлек. Ачка үлмәс өчен агачларның кайрыларын кимереп, бакчада булган үләннәрне һәм барлык яшеллекне ашап бетергәннәр.
Әсирләрнең шактые шунда ачтан үлгән. Берәр атнадан исән калганнарны байлар үзләренә хезмәткә алып киткән. Әсир Гайфетдинне нимес бае кулына күтәреп алып кайткан. Сөяк һәм тирегә калган Гайфетдин 32 килограмм гына калган була. Нимес аны үлчәүгә бастырып үлчәп карый. Аннары атна буена бик әз-әзләп ашатып, 60 килога тутырып хәл керткәннән соң гына аны эшкә җигә.
Казна акчасы беткәч нишләргә?
Сугыштан соңгы елларда ниместә әсирлектә булганнарны бик нык эзәрлекләгәннәр. Гаеп эзләгәннәр. Бу эш белән Чепья районы НКВДсында Овчинников дигән адәм бик нык шөгыльләнгән. Бик күпләргә гаепсездән гаеп таккан, төрмәгә җибәреп план үтәгән. Амаш абыйны да пленда булган өчен бик нык эзәрлекләгән. Гел районга чакыртып, сорау ала торган булган. Әмма Амаш абый бер дә бирешмәгән. Овчинников аны гаепләрлек дәлил тапмаган.
Амаш абый Мари иле авылларыннан колхозга агач күмере ташый торган була. Бервакыт кайту юлында Чулпан авылында аны бер танышы очраткан:
— Әйдә, бер хәл алып, ял итеп кунак булып чык, — дип өенә чакырган. Амаш абый кергән моңа. Теге матур гына табын әзерләгән икән. Өстәлгә бер “акбаш” та утырган. Бераз төшергәч, әсирлектә булган хәлләрне сораштыру башланган. Амаш абый бу адәмнең НКВД агенты икәнен алдан ук сизенгән була. Авызга икенче “акбаш” ага башлагач, кунак хуҗаны сыйлый башлаган. Тегесе исргәч, бик яхшылап “сыйпап” өенә кайтып киткән.
Икенче көнне Амаш абыйны кабат НКВД га чакырткан Овчинников.
— Ник син фәлән абзыйны кыйнадың?
— Үзе кунакка чакырды да, бер генә савыт куйды. Давай тагын берне чыгар дигән идем. “Миндәге казна акчасы бетте инде” диде. Шуннан соң чәпәләштек бераз.
Мичне тибеп түнтәрмәкче булган
Әпәм Зәкиясе, олы яшьтәге карчык, сугыш елында ялгыз калган. Өе иске, ягарга юк. Моның өстәмәсенә салам яга-яга миче дә җимерелә башлаган. Төтен кайта икән.
Көннәрдән беркөнне өстәл өстенә басып мичен үзе ремонтларга керешкән Түшәм яныннан ук миче ярылган була. Ярылган почмактан кирпечләрне сүтеп алган да, сыларга керешкән. Бер кирпечне матур гына балчык измә белән сылап куя икән. Икенче кирпечне былчык белән сылап куюга ике кирпеч бергә кубып төшеп китә икән. Ярты көн шулай изаланып беткән бу. Шулвакыт күрше карчыгы килеп кергән.
— Нишлисең, Зәкиябану? — дигән ул, хәл белешкәннән соң.
— Иртәдән бирле азапланам бит! Бер кирпеч әйбәт кенә ябыша, менә икенчесен ябыштыргач, икесе бергә килә дә төшә, — дип зарланган Зәкиябану.
Тегесе карап торган да:
— Син бит кирпечләрне югарыдан ябыштыра башлыйсың. Башта кирпечне аска куй. Аның өстенә икенчесен бастыр, — дип аңлаткан күршесе.
— Сугыштан Мәхмүтем генә кайтсын. Миче ние белән тибәм дә түнтәрәм, — дип сукранган Зәкиябану. Югарыга үрелеп эшләү сәбәпле асны-өсне бутаган була Зәкиябану әби.
Майны сата алмаган
Сугыш арты елларында авыл халкы Чепья базарында сыер мае сатып акчасын авыл советына налогка түли торган була. Ул вакытта майны гөрәнкәләп (400 грамм) сата торган булалар. Әпсәләм Зәкиясе дә май язган савытына йомырап маен тутыра да базарга китә.
Моның маен карыйлар да китәләр, карыйлар да китәләр. Нигәдер сатып алмыйлар. Базар сыегая башлагач, бер хатын килеп Зәкиянең маен карый да:
— Апа, маен бик әйбәт икән, әйрәнле дә түгел. Әмма алып булмый, горшокка салгансың маеңны, — дип әйтеп куйган.
— Нинди горшок инде ул тагын?
— Белмисеңмени, бу бит яшь балалар тустыра торган савыт, ә син аңа ашый торган май салгансың!
— Һай җаным, андый савыт икәнен каян белик. Эмальле, тәтәй матур савыт. Капкачы да бар. Без бит аны авылыбыз белән сөт өстенә генә тотабыз. Белмәдем бит, — дип тиз генә квартирага чыгып, майны коштабакка салып чыккан. Майны шундук сатып алып киткәннәр.
Тигез урамда трактор ауган
Җитмешенче елларда була бу хәл. Җиде бала анасы Кәүсәрия Зәйни тыкрыгыннан чыгып килә икән. Иртәнге як. Фарукның капка төбендә 2 малае эскәмиядә утырып торалар. Урамнан культиватор таккан трактор килә. Туп-туры малайлар өстенә. Малайларның дәүрәге трактордан куркып өйгә кереп кача. Кечкенәсе эскәмиядә кала. Урамда башка кеше күренми.
Бу вакыйганың шаһиты булган Кәүсәрия трактор алдында калырга бер метр гына калган малайга ташлана. Малайны кулына тартып алуга, хәле бетеп, аягы таеп, трактор алдына егыла. Шул вакытта кеше ышанмаслык хәл була. Бала кочаклаган Кәүсәрия каршында ДТ тракторгы гөрселдәп ава.
Авыл кешеләре килеп җитә. Тракторчыны кабинадан тартып алалар. Ул исерек була. Яз көне бәрәңге бакчаларын эшкәртү чоры була ул.
— Нишлисең, баланы таптатсаң нәрсә булыр иде! — диләр тракторчыга.
— Үземнең малайны бирер идем. Минем дә малай бар ич! — теге айнымаган килеш.
Трактор идарә итүне югалтып, койма өстенә менеп барган. Башта коймалар ауган. Капка төбенә җитәрәк, багана нык булып аумыйча, трактор үзе аварга мәҗбүр булган.
Бозауны өйгә тәрәзәдән керткәннәр
Сугыштан соңгы елларда колхозчының сыеры бозаулаганчы ук колхоз идарәсе авылда сыер тоткан һәркемне контрактация төзергә мәҗбүр иткән. Бу договор буенча, көз көне, бозау үсеп җиткәч, аны мәҗбүри рәвештә колхозга арзан гына бәягә тапшырасы.
Ул вакытларда сыерлар, җылы абзар булмаганлыктан, такта абзарларда асралган. Сарык бәкәйләрен һәм яшь бозауны өйгә кертеп асраганнар. Кыш уртасында Шәкүр Гыйльмиенең сыеры ике бозау китергән. Элеккедән калган ырым буенча ике бозауны өйгә бер ишектән кертергә ярамаган. Кышкы салкында тәрәзәне алып, бозауның икенчесен шуннан керткән.
Ире сугышта үлгән хуҗабикә өч баласы белән көн күргән. Бозауларны бер ай сыердан имезгәннән соң, бозауларның берсен суйдырып, итле аш ашаганнар. Бозауны озаграк тотсаң колхоз идарәсе белеп алып, икенче бозауны да контрактацияләүне мәҗбүр итәргә мөмкин булган. Колхозга бушка биргәнче, бозау итенең балалар авызына керүе кулай дип саналган.
Вәкил майны ашамаган
Муллый Гарифәсен районнан килгән вәкил кәнсәләргә чакырган:
— Ике ай буе дәүләткә бер литр да сөт тапшырмагансың, — дип өстәл сугып сүккән район вәкиле Борыч Зариф дигән кеше.
— Нишлим инде сыерымның бозаулаганына бер ай да тулмады әле. Сөтне бозауга эчертәм, — дигән Муллый Гарифәсе.
— Ах син хайван! — дип котырынган район вәкиле. — Әнә шәһәрдә завод эшчеләренә сөт юк, май юк. Син монда оялмыйча бозауга эчертәм дисең. Иртәгә үк дәүләткә сөт китер!
— Ярар, — дип чыгып киткән Гарифә түти. Ул вакытта колхоз ашханәләре юк. Район вәкилен Гарифә түтигә көндезге чәйгә китергәннәр. Хуҗабикә вәкил алдына бәрәңге һәм чәй китергән. Бозаудан калган сөттән әз генә каймак ясаган булган. Кунак алдына савыты белән каймакны “лык” иттереп китереп куйган да:
— Мә тык! Бик тырышып май сораган идең. Мине тәмам сүккән идең, рәхәтлән, — дигән.
Тегесе чәй дә эчмичә табыннан кузгалып киткән.
Сөнчәләева килгән!
Сугыштан соңгы елларда була бу хәл. Түнтәр мәктәбенең укытучылар бүлмәсенә толып кигән Сөнчәләева килеп керә. Бик тә кырыс инспектор була ул. РОНОданмы, юк, Мәгариф министрлыгыннан ук булса кирәк. Мәктәптә беренче дәрес башланган була. Рашидә апа Мөхәммәдьярова (ул вакытта мәктәп директоры булган чагы микән?) тиз генә ишектән чыгып йөгерә. Кызыл кирпеч бинадагы, ак таш мәктәптәге, мәчет бинасындагы классларга йөреп, ишекләрне ачып, укытучыларга “Сөнчәләева килде!” дип хәбәр сала. Мәчет бинасының түрдәге соңгы классының ишеген ачып, укытучы Сәйдәгә дә шул хәбәрне сала. Үрелебрәк караса, арттагы парта артында Сөнчәләева үзе үк утыра икән. Ул иртәрәк ирешкән. Дәрес башланган дип тормаган.
Юк, балалар, мин бу, мин!
1970 елларда Түнтәр мәктәбендә берничә ел рәттән миңа рәсем дәресләрен алып барырга туры килде. Яңа ел алды иде. Мәктәпкә район кибетеннән яңа ел битлекләре алып кайттык. Мин укытучылар бүлмәсендә килеш тешләрен ыржайткан, маңгаенда дәү мөгезе булган Шүрәле битлеген кидем дә, култык астына журналны кыстырып, 5 сыйныфка дәрескә юнәлдем. Класска кереп, өстәл артына басуга укучылар миннән куркышып еларга керештеләр. Тиз генә битлекне салып ташладым да, укучыларны юатарга керештем: “Балалар, курыкмагыз, мин бу, мин! Битлек кенә кигән идем”. Дәреснең шактый өлеше балаларны инандыру һә тынычландыру өчен китте.
Тропикка якыкаябызмы?
Быелгы (2005) җәй буе яуган яңгырлар күпләрне аптырашта калдырды. Мөгаен, метеорологлар аның айлык күләмен, уртачасын, башка елларныкы белән чагыштырып та баралардыр. Әмма мондый мәгълүматлар безгә билгеле түгел. Әгәр дә Брежнев чорындагы, безнең яклар өчен мәҗбүри кертелгән сугару системалары четәре (алар һәрбер колхозда һәм авылда бик зур иде һәм аны булдыру өчен дәүләт тарафыннан да шактый финансланды) хәзерге чорда мөстәкыйль оешма буларак калган булса, күптән банкротлыкка чыккан булыр иде.
Күптән түгел элеккеге укучым Марат Басыйров бер очрашуда минем өчен шактый зур яңалык әйтте. Әйтеп үтим, Марат инде яшь егет түгел, ир уртасы. Үткән уку елында кызы, быел улы урта мәктәпне тәмамлап чыкты. Марат бик тә күзәтүчән икән.
— Хатыным Гөлирә белән без җәй буе кояш чыкканны чәй өстәле артында каршылыйбыз, — ди ул. — Быел май башында иртәнге кояш башка елларда июнь башында чыккан урыннан чыкты.
Әллә чыннан да 2005 елгы Тын океандагы гаять көчле цунами нәтиҗәсендә Җир шарының күчәре авышканмы?
Тузга язмаган хәлләр
Каенлык чокырында
Авылыбыздан 8 чакрым ераклыкта Субаш авылы басуы белән чиктә бер коры елга бар. Ул елганы “Каенлык чокыры” дип атаганнар. Борыңгы заманнардан бирле бу урын җенле дип йөртелгән. Бу урында кичләрен һәм төннәрен кешеләр йөрергә курка торган булганнар. Күпчелек вакытта монда кешеләр адашканнар. Бер урында әйләнеп-чолганып йөри торган булганнар. Каенлык чокыры белән бәйле вакыйгаларның берсе менә болай сөйләнә.
Кышкы салкын көннәрнең берсе иде. Мин берүзем төнлә Субаш авылыннан ат белән Түнтәргә кайтырга чыктым. Чатнама суык, әмма буран әсәре юк. Чана табаннары карны шыгыр-шыгыр итеп кыршып, җырлап баралар. Мин толыпка төренгән, авыз эченнән генә җырлап-мырлап дигәндәй көйләп кайтам. Ат яхшы, бер сәгатьлек юл. Җыелыш озакка барды һәм мин кайтырга чыкканда мөгаен төн урталары булгандыр. Каенлык чокырының җенле булуы турында ишеткән бар иде барын, әмма минем андый имеш-мимешләргә бервакытта да ышанганым булмады.
Барган җирдән шып итеп кинәт атым туктап калды. Нәрсә булды? Чыбыркыны алып, атка берне селтәп җибәрдем. Шып та итми атым. Дилбегәне тарткалап, тагын атка берне кундырдым. Бахбаем ике аягын да терәгән. Атларга уйламый да.
Мин чанадан төштем. Ат шабыр тиргә баткан. Тиргә батарлык чаптырмадым да бит әле. Субашны чыгып, күп булса чакрым ярым киткәнмендер. Каенлык чокыры тирәсендә генә бит мин. Чү! Башыма кисәк күсәк белән китереп суккан күк булдылар. Әйе, бу теге җенле Каенлык чокыры бит! Миңа кинәт авыр булып китте. Өстемә кайнар су сиптеләрмени? Мин шыпырт кына “бисмиллам”ны укыдым. Чананың артын, атның алдын әйләнеп чыктым. Төн караңгы. Әмма бернинди андый-мондый нәрсә күренми. Ат алдында да бернәрсә дә юк. Чана астына да бернәрсә дә кысылмаган. Сбруйлар да төзек. Кабат чанага утырдым да, дилбегәне тарттым. Ат урыныннан кузгалырга уйламый да. Ни хикмәт?
Тагын төшеп карыйм. Бернинди тоткарлык та күренми. Ат алдында да берни юк. Ат бармый да бармый. Бер ярты сәгатьләп азапланганмындыр. Башка әллә нинди уйлар килде.
Чанада балта бар иде. Балтаны кулга алдым. Ат алдына чыктым. “Бисмиллам”ны укып, ат алдындагы бушлыкта балтамны селтәдем. Шундук, кулымдагы балта юкка чыкты. кар өстеннән дә, читтәнрәк тә эзлим балтаны. Юк. Ераккарак очып киттеме әллә балтакай? Юк, беркайда да. Ни булса да булыр дип, чанама утырдым да атка дилбегәне чирткән идем, атым берсүзсез урыныннан кузгалып китте.
Юлда берни булмагандай, ат алга чапты. “Я, Алла”, дип мин белгәннәремне укып, авылга кайттым. Бу вакыйга шуның белән бетте дип беләсезме? Юк, билгеле!
Бу вакыйгадан соң ике ел вакыт үтеп китте. Миңа Субаштан кайтканда, нәкъ шушы юлдан төн уртасында кабат үтәргә туры килде. Тагын төн уртасы. Тагын кыш көне. Тагын шул ук “Каенлык чокырын” үтеп, “Яшь урман” тирәсеннән үтеп барам. Төн аяз. Ай яктысында кар бөртекләре җем-җем итеп ялтырыйлар. Ат яхшы чаба. Мин алга карап барам.
Чү! Минем каршыга ап-ак пар ат җилдәй очып диярлек чабып килә. Юлдан килми ул. Басудан, урман ягыннан туп-туры миңа таба чаптырып килә. Кар калын. Ә шулай да ничек карга батмый соң аларның атлары? Әйтерсең лә һавадан очып киләләр? Кемнәр соң болар? Менә килеп тә җиттеләр. Атларын минем ат каршына куйдылар.
Минем ат шундук туктады. Аларның чанасыннан ап-ак тун кигән ике кеше төштеләр һәм миңа таба килә башладылар. Төш түгел иде бу. Өнем ләбаса! Мине җитәкләп алдылар да, бер сүз дә эндәшмичә үзләренең чаналарына таба алып киттеләр. Мин бернинди каршылык та күрсәтә алмадым. Бер кәлимә сүз дә әйтә алмадым. Без каядыр “очтык”.
Белмим, вакыт күпме узгандыр, хәтерләмим. Ул вакыт аралыгы аз гына булган шикелле тоелды миңа. Без кайсыдыр урман аланында туктадык. Ул урыннан ерак түгел генә “Яшь урман” дигән бәләкәй генә урман бар. Шунда булды микән? Әмма бер дә таныш урын түгел. Анда ул вакытта йортлар да юк иде инде. Мине җитәкләп ниндидер бер йортка алып керделәр. Кайсыдыр залга керттеләр. Анда зиннәтле караватта ниндидер җан иясе ята иде. Шул вакытта мине җитәкләп алып керүчеләрнең берсе телгә килде:
— Монда безнең хуҗабыз ята. Моннан ике ел элек син аңа балта белән суктың. Бүгенге көнгә кадәр ул балтаны без аның тәнеңнән ала алмадык. Чөнки син аны “бисмилла” әйтеп кадагансың. Без сиңа бернинди дә начарлык эшләмибез. Син бары тик бер генә нәрсә үтәргә тиеш: Суккан балтаңны кабат үз догаңны әйтеп кире алырга.
Мин телсез калдым. Аклы-күкле булдым. Миңа гаять тә куркыныч булып китте. Мин бөтен көчемне җыеп, аңыма килдем. “Әйе! Алар кушканны үтәргә кирәк!” — дигән уй баш миен бораулап алды.
Балтамның сабы чыннан да юрган астыннан чыгып, күренеп тора иде. Мин кычкырып диярлек, “бисмиллам”ны укыдым да балтамны сабыннан тартып алдым. Һәм идәнгә ташладым. Бу вакытта мин шапыр тиргә баткан идем.
— Яхшы, — диде мине алып килүчеләрнең берсе. Без сине кабат үзеңнең атың янына илтеп куябыз. Әмма син монда күргәннәрне ун елга кадәр беркайда да, беркемгә дә сөйләргә тиеш түгел!
Мин ризалык белдереп, башны селектем.
Озак та үтми, мин үземнең атым янында идем. Ат, берни дә булмаган шикелле үз урынында басып тора. Мине күргәч кенә бераз колакларын шомартып алды. Мине китереп куючылар шундук күздән юк булдылар.
Мин исән-сау килеш өемә кайтып җиттем. Ун ел үтмичә бу турыда беркемгә дә, бернәрсә дә сөйләмәдем.
Хәзер исә бу урыннардан төнлә ат белән берәү дә йөрми. Автомобиль юлы да бөтенләй читтә салынды. Әмма басу юлы Каенлык чокыры янәшәсендә сакланган әле. Бу урыннан көпә-көндез үтеп киткәндә дә кылт итеп минем күз алдыма әлеге вакыйгалар, бүген генә булгандай, искә килеп төшә
Җен кияүләгән
Бу хәл безнең авылда колхоз төзелгәнче, аерым хуҗалык чорында була. Урак урган вакытта, хатын-кызлар ялга туктыйлар һәм черем итеп алырга булалар. Ялдан туктап, уңган бер чибәр яшь кыз Сәмига яткан җиреннән бөтенләй башка кеешегә әйләнеп уяна. Төскә-биткә үзгәреш кичерми ул. Әмма холкы-фигыле белән нык үзгәрә. Иптәш кызлары белән бөтенләй аралашудан туктый, үзалдына гына сөйләшеп йөри. Өйгә кайткач, чоланның эчке ягына кереп бикләнә һәм шуннан беркая да чыкмый диярлек.
Ул шунда ашый, шунда берүзе йоклый. Иң сәере, бу якка берәүне дә кертми. Күп вакытта мунчага да бармый. Шул якта гына юына. Туганнары белән чолан аркылы гына сөйләшә. Бар нәрсәне белеп сөйләшә. Авыл хәлләрен дә, тормыш хәлләрен дә сораша, бөтен төр вакыйгалар белән хәбәрдар була. Күрсәтмәләр бирә: ашны ничек хәзерләргә, нинди кием тегәргә, өйне ничек җыештырырга һ.б. Үзе элеккечә үк бик чиста һәм пөхтә була.
Ничәдер елдан соң тәрәзә аша гына аның ниндидер сәер бала кочаклап утырганын да күрәләр. Чоланның теге ягына ул берәүне дә кертми, керткән очракта да, үзе билгеләп куйган бер генә идән тактасыннан атларга рөхсәт итә. Ул якка кергән вакытта аның бернинди дә баласын күргән кеше булмый.
Аны “җен алыштырган”, “җен кияүләгән” дигән сүзләр йөри. Айлар, еллар үтә. Сәмиганың гадәтләре үзгәми. Ун-егерме, утыз еллар үтә. Заманалар үзгәрә, өйләргә радио-электр керә. Сәмига радио тыңлый, авыл, район, дөнья хәлләре белән таныша. Үзенә күлмәк тегәргә ничәнче үлчәм, нинди озынлык икәнлекләрен күрсәтеп, яшь вакыттагы дус кызына тегәргә заказлар бирә. Үзе һаман да урамга чыкмый, чоланның ул ягына берәүне дә кертми. Чолан аша гына якын күршеләре белән сөйләшә. Холкы, гадәтләре кырыслаша бара. төрле имче карчыкларга алып бармакчы булалар, якын да килми. “Бик каты итеп кыйнагач, җеннәре кача икән” дигәч, абзыйсы кыйнап та карый. Әмма бернинди нәтиҗә дә булмый. Мунчага төшеп ялгыз гына юына да башлый, әмма уңай якка үзгәрми. Үзе мунчага төшеп киткәч, “җеннәрен качыру” өчен мылтык алып кайтып, аның бүлмәсендә почмакларга һәм түшәмгә мылтыктан атып та карыйлар. Бернинди үзгәреш тә юк.
Сугыштан соңгы елларда аны мәҗбүри рәвештә машинага утыртып, Казанга психбоьницага алып баралар, врачларга бер атна дәвамында тикшертәләр. Ятарга калмый, врачлар анда бернинди авыру билгеләре дә тапмыйлар. Кире авылга, үз чоланына кайта. Ялгышып кына күргән кешеләр, аны олыгайгач та “ак йөзле, чибәр апа” иде дип искә алалар. Берәү дә мәңгелек түгел. Ул туксан яшенә җитәрәк вафат булды. Гадәттәгечә җирләнде. Барлык үзе белән булган вакыйгаларны, серләрне үзе белән алып китте. Аны “чыннан да яшь вакытта җиргә ятып йоклаган вакытта җен үзенә хатынлыкка алгандыр, җеннән бала тудыргандыр, җен белән бергә яшәгәндер” дигән фараз кылдылар. Җеннәрне дә кешеләр шикелле туалар, яшиләр, үләләр дип саныйлар бит. Кайвакытта кешеләр белән никахлашу очраклары да булырга мөмкин, ди. Кешеләрдән аермалы буларак, җеннәр безнең күзгә күренмиләр, алар дүртенче үлчәнеш дөньясында яшиләр диләр. Аларны акыл үсеше ягыннан кешеләргә караганда күпкә өстен дип саныйлар. Кешеләр бары тик өченче үлчәм дөньясында көн итәләр. Ә менә тәлинкә (НЛО) җан ияләре бишенче яки алтынчы үлчәмдә яшиләр булса кирәк. Иң югары үсеш алган җан ияләре җиденче үлчәмдә яшиләр дип уйланыла. Кем белә, бәлки шулайдыр да.
Бозыммы, әллә рәнҗешме?
Бозым дигән әйбернең булуына хәзер күпләр шикләнми. Гаилә тормышы һәм мәхәббәт белән бәйле бозымнар практикада аеруча киң таралган. Бозымның башка төрлеләре дә була икән. Бу турыда күпләр белеп бетермәскә мөмкин.
Сабира Гаптеләхәткә кияүгә килгәндә бик матур, төзек һәм чибәр кыз була. Алар бергәләп балалар үстерәләр. Күпмедер еллар торганнан соң, ишек алдында йөргәндә Сабираның ялгыш кына аягы таеп китә һәм егыла. Аксак кала. Аны сынган-биртелгәнне караучыларга алып баралар, әмма бернинди дә сәбәбен тапмыйлар. Сабира гомерлек кара аксак булып кала. Ире сугышка китә Сабираның. Авыр еллар башлана. Авылда ачлык, ялангачлык. Гаптеләхәт сугыштан кайтмый. Сабира җимерек йорт белән кала. Берничә елдан иренең апасы Фәлинә янына күрше авылга яшәргә китә. Көннәрдән бер көнне Фәлинә белән Сабира авылга төп нигезгә иске каралты-кураларны карарга кайталар. Фәлинә ишек алдында егыла һәм аксаклый башлый. Больницаларга йөри, врачларга күренә, авыруын тапмыйлар. Гомерлек кара аксак булып кала. Таяк белән йөри. Шул вакытта Фәлинә төп йортта аксак булып яшәгән әтисен һәм тагын бер туганын искә төшерә.
Тагын берничә елдан, авылга төп нигезгә балалар белән кайткач, Сабираның 15 яшьлек бер улы аягын авыртыра, йөри алмый башлый. Берничә ел больницага Казанга йөртеп дәвалыйлар, операция ясыйлар. Малай йөрерлек хәлгә килә, әмма аксак булып кала. Шушындый ук хәлгә Фәлинәнең бер кызы, Сабираның тагын бер улы дучар була. Болары инде шактый соңарак, балалар үсеп җитеп, гаилә корганнан соң була.
Бабайлар сөйләве буенча, Фәлинәнең әтиләре яшәгән нигездә кайсыдыр борынгы бабайлар белән шундый хәл була. Чирмешләр (хәзер аларны марилар дип атыйлар, безнең якларда чирмеш авыллары ерак түгел) белән ниндидер алыш-биреш иткәндә, алдан сөйләшкән килешүне бозып, шушы нигездә яшәгән хуҗа чирмешләргә тиешле хакны түләп бетермәгән була. Шуңа үч итеп чирмешләр болар яшәгән нигезне ниндидер ысул белән бозганнар. Бозымның нәтиҗәсе буларак, берничә буынга сузылган аксак калулар башлана. Кайсыдыр бабайның гонаһысы өчен бернинди гаебе булмаган берничә яшь буын гарип кала. Икенче фараз да бар. Бу вакыйга бернинди бозым да булмыйча, рәнҗеш нәтиҗәсе булырга мөмкин. Бозым һәм каргыш кем дә булса берәү тарафыннан икенче берәүгә карата нәфрәт нәҗәсендә алдан планлаштырып эшләнгән гамәл. Бозым бик зур гонаһ булып саналса, каргыш та, гадел булган очракта да, уртак була диләр. Рәнҗеш исә бер генә якка тәэсир итә. Рәнҗетелгән кешенең әрнүле йөрәге аша үткән кыерсытылулар, нахакка кылынган гадәтләре өчен күңелнең үзеннән үзе тынычсызлануы каршы якка рәнҗеш формасында килеп ирешергә һәм бу рәнҗеш нәтиҗәсе хәтта берничә буынга сузылырга мөмкин. Менә шундый язмышлар.
Рашидә бәете
1952 елның декабрендә Түнтәр авылында авыл халкын тетрәндергеч вакыйга була. 24 яшьлек авыл кызы Рашидә Шәрәфетдинова сөйгән егете өйләнгәннән соң асылынып үлә. Авылда почта бүлекчәсе начальнигы булып эшли ул. “Эш белән күрше авылга барам,” — дип өйләреннән чыгып китә дә
(Алар почта бинасының астында подвалда яшиләр), үзләренең шуннан ерак булмаган иске өйләренә барып асылына. Эзләп ике көннән соң гына табалар. Бу бәетне аның дус кызы Фәйзерахманова Фәүзия шул чорда иҗат итә. Түнтәрдә яшәүче Зыятдинова Гыйлембанудан язып алынды. ноябрь, 1998 ел. Шәрәфетдинова Рәшидәнең яшьлек фотоальбомы һәм яшьлек хатлары Түнтәр музеенда саклана.
Бисмиллаһи дип башладым
Бу бәетнең башларын,
Үзебезнең иске өйдә
Бетте минем башларым.
Кара булды кашларым
Моңлы булды башларым,
Чәчәк кебек вакытымда
Вәйран булды башларым.
Өстемдәге күлмәгемне
Элеп куйдым киштәгә,
Шимбә көнне иртә белән
Бер уй төште күңелемә.
Аклы ситсы күлмәгемне
Элеп куйдым бүлмәгә,
Күптән уйлап йөргән идем
Асылынып үлмәгә.
Иске өйдән алып кайткач
Салдылар бер бүлмәгә,
Туган чакта язылгандыр
Асылынып үлмәгә.
Чепьяга алып төшеп
Эчләремне ярдылар,
Туганнарым, дус-ишләрем
Хәсрәттә калдылар.
Җәйгә чыксам чәчәк ата
Өй артында алмагач,
Әни җаным еламагыз
Кошлар килеп сайрагач.
Абыйларның, әниемнең
Төпчек баласы идем,
Нинди генә уйлар белән
Муйныма баулар элдем.
Өй артындагы шомыртны
Минем әткәй утырткан,
Асылынып үләр өчен
Мине шайтан котырткан,
Кызарып җиләкләр җитәр
Безнең каршы тауларда,
Газиз әнкәй ничек чыдар
Минем үлгән айларда.
Үләселәремне белдем
Төшләремдә үк күрдем,
Шул уйларны уйлый-уйлый
Кара гүрләргә кердем.
Иртә торып тышка чыксам
Ай түгәрәк күренә,
Инде минем җаным кайтыр
Ак күбәләк күк кенә.
Минем чәчем шомырт кара
Майламый тарасам да,
Мине әнкәй күрә алмассың
Кайларга карасаң да.
Җәйгә чыксам айкар идем
Колхозның болыннарын,
Үзем үлсәм дә каладыр
Утырган урыннарым.
Күк күгәрчен күккә менә
Җиргә төшә ни өчен,
Таһир үлгән Зөһрә өчен
Мин үләм аның өчен.
Ерактан якты күренә
Безнең кабер ташлары,
Кыска гомерле булгандыр
Моңлы булгач башларым.
Җем-җем кара чәчләремне
Ак җәймәгә тарарсың,
Әнкәй мине бик сагынсаң
Дусларыма карарсың.
Әнкәемне мин карадым
Өйалды ярыгыннан,
Башларымны вәйран иттем
Сөйгәнем кайгысыннан.
Алам диеп ник алдадың
Алам диеп алмадың,
Синең сүзләреңә карап
Башларымны ашадым.
Җәй көннәре ямьле диеп
Исле гөлләр утырттым,
Шул егетнең сүзләренә
Күңелемдә уй тоттым.
Мин асылынган көннәрне
Бер ялгызым төн тордым,
Ике көн өйләрдә яттым
Башларыма ук җиттем.
Асылынырга уйлап
Иске өйләргә бардым,
Өйләрнең бар җирен карап
Үксеп-үксеп еладым.
Ярыклар тишкән идем
Мин әнкәйне карарга,
Әнкәем күренмәгәч
Мәҗбүр булдым үләргә.
Җәйгә чыксам чәчәк басар
Каберем өсләремә,
Исәпләсәм төшәр әле
Әнкәем исләреңә.
Җәйгә чыксам кияр идем
Агын да, карасын да,
Йөзем түбән, күңелем сүрән
Дусларым арасында.
Алмагачның ботаклары
Дуга ияргә ярамый,
Алдаучы мәхәббәтләргә
Алданырга ярамый.
Эчтем-эчтем туялмадым
Салкын чишмә суларын,
Инде мин күралмамым
Җәйге Сабан туйларын.
Җәйгә чыгып су буйларын
Буйлаганым юк иде,
Ул өйләнеп, мин калырмын дип
Уйлаганым юк иде.
Җәйгә чыксам әникәем
Көн саен төш зиратка,
Бәхил булыгыз, туганнар
Китәм инде еракка.
Башларымдагы яулыгым
Ал түгел, зәңгәр иде,
Минем үлгәнне ишеткәч
Дусларым җәлләр инде.
Егыламыйм дип әнкәем
Агачларга ябышма,
Мине уйлап, син әнкәем
Диванага сабышма.
Миннән калган киемнәрне
Кем кисә дә килешер,
Корьән укып багышлагыз
Каберемә ирешер.
Җем-җем кара чәчләремне
Ак җәймәләргә тара,
Әнкәй мине бик сагынсаң
Тулган айларга кара.
Әнкәем шәлләреңне
Туңганда ябынырсың,
Газиз балаң Рашидәңне
Көн саен сагынырсың.
Өйләрдән чыгып киткәндә
Карадым мин кайрылып,
Әнкәем һәм туганнарым
Калдыгыз бит айрылып.
Сандугачның балалары
Җимнәр чүпли җирләрдән,
Газиз башым вәйран булды
Мәхәббәт кайгысыннан.
Әнкәем өйдә торырсың
Самоварың куерсын,
Рашидәң исеңә төшкәч
Эчмичә дә туярсың.
Өйләрдән чыгып киткәндә
Сез генә күрмәдегез,
Үләселәремне белдем
Сез генә белмәдегез.
Нинди авырлыклар булды
Минем яшь башларыма,
Инде ходай сабыр бирсен
Калган туганнарыма.
Машиналар ашлык суга
Иркен матур кырларда,
Гомерләрем кыска икән
Шушы якты дөньяда.
Муйныма баулар салганда
Буылды муеннарым,
Дөньялыкта асылынып
Бетте минем башларым.
Сандугачлар сайрашалар
Ямьле зират буенда,
Әнкәем сагынырсың
Җәйге Сабан туенда.
Әллә кая китте микән
Уйнап-көлеп йөргәннәр,
Сагынырсыз, саргаерсыз
Мин булмамын, туганнар.
Больницаларның эчләре
Бүлем-бүлем бүлмә икән,
Авыр хәсрәтең булса да
Асылынып үлмә икән.
Аягымдагы оегымны
Бер дә кия алмадым,
Бармас идем иске өйләргә
Үләсемне белмәдем.
Ике өйләрнең арасында
Җил җилфердәтеп йөрдем,
Ходай кушкач һич чара юк
Кара җирләргә кердем.
Бик сөенеп йөргән идем
Мине аламын дигәч,
Хәйран булды иптәшләрем
Мин асылынып үлгәч.
Гүргә иңдергән чагында
Өстемә бөркәтегез,
Рәхмәт төшсен абыйларым
Кадерләп озаттыгыз.
Мине юган чакларда
Әзер булды комганнар,
Өйдән алып чыккан чакта
Еламагыз, туганнар.
Рашидәнең каберенә
Таш утыртып куегыз,
“Шәрәфетдинова Рашидә”—дип
Язу язып куегыз.
Менә ничек дус-ишләрем
Миннән гыйбрәт алыгыз,
Мәхәббәт кайгылары дип
Башыгызга җитмәгез.
Уйсу җирдән су алмагыз
Мин үлгәч, моңаймагыз,
Мин йөргән юлларга карап
Сагынып саргаймагыз.
Олы юллардан узамын
Җил очыра тузанын,
Шул уйларны уйлый-уйлый
Янган шәмдәй сызамын.
Алмалар өзәр идем
Бауларга тезәр идем,
Мин үлгәчтен әнекәем
Нихәлләр түзәр инде.
Яшел чирәм, тар тыкырык
Кайтыр яшьләр тезелеп,
Әнекәем сагынырсың
Үзәкләрең өзелеп.
Мин юрганнар сырдырмадым
Алдагы өметемә,
Ул өметләрем өзелеп
Мәҗбүр булдым үләргә.
Һавадагы йолдызларны
Тартмага тутырыгыз,
Мин үлгәчтен онытмагыз
Сөйләшеп утырыгыз.
Мин пәрдәләр тектердем
Тәрәзәләргә үлчәп,
Дөньяда файда тапмадым,
Егерме дүрткә яшәп.
Мин үләсе көннәремне
Ашамадым ашларны,
Иске өйнең ялларында
Ашадым ич башымны.
Болай үлү гыйбрәт булсын
Яшерәк балаларга,
Докторларга алып барырга
Салдылар чаналарга.
Почталарны саный-саный
Урамнар урый алмадым,
Үкенечтә шунысы калды
Сүземне әйтә алмадым.
Достарыңызбен бөлісу: |