Т ирән тамырлы түНТӘрем тирән тамырлы түНТӘрем™ ˜ тирән тамырлы түНТӘрем



бет8/8
Дата12.07.2016
өлшемі0.94 Mb.
#195127
1   2   3   4   5   6   7   8

Мамык шәлләрем бугач,


Килешә кара кашыма,

Быел җырлаган җырларым

Булган икән башыма.
Бара торгач мин утырдым

Чүмәлә төпләренә,

Әнекәем син риза бул

Имезгән сөтләреңә.


Килешә микән дип сорыймын

Яхшы күлмәгем кисәм,

Бармас идем иске өйләргә

Болай үләсем белсәм.


Яшел суган түтәлләре

Безнең бакча янында,

Газиз башым вәйран булды

Яшь кенә чакларымда.


Әнкәй ашың пешкәчтең

Ике балаң җыелыр

Алар булып, мин булмагач

Күңелләрең боегыр.


Әнкәй учакларыңа як

Кайнап пешсен ашларың,

Почталарда торган чакта

Ни күрмәде башларым.


Иптәшләрем белән бергә

Колхозда эшләмәдем,

Бу уйларымны әйтмәдем

Шушы кадәр нишләдем.


Көшкәтләргә барамын дип

Өйләрдән чыгып киттем,

Үзебезнең иске өйләрдә

Башларыма ук җиттем.


Иртә торып тышка чыксам

Урман буйлары томан,

Туганнарым, еламагыз!

Үлемем шуннан булган.


Аклы күлмәк киярсен

Мин дип кемне сөярсең,

Исләреңә төшсәм әнкәй

Янган утка төшәрсең.


Әнкәем казлар суярсың

Башын түбән куярсың,

Инде әнкәем Рашидәңә

Хәер-дога юлларсың.


Сандугачлар сайрыйлар

Гөлләр чәчәк ата дип,

Әнкәем көтәр инде

Рашидәм кайтыр диеп.


Аклы ситсы күлмәгемне

Сабынламый юыгыз,

Ходай кушмаган эш булмас

Чыдагыз, еламагыз!


Газиз әнкәй, туганнарым

Бик еламагыз инде,

Киләчәктә күрешербез

Шуны теләгез инде.


Мин ашыгып йөргән идем

Муйныма бау элмәгә,

Дөньялардан туйганыма

Мәҗбүр булдым үлмәгә.


Каты ябылган ишекне

Тартып ачуы яман,

Их дусларым Сез яшәгез

Үлем әчесе яман.


Җитәр инде язмыйм инде,

Нокта куям юлыма,

Бу бәетне багышлыймын

Рашидә исеменә.


Фәрит бәете

1995 елда Татарстанның Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авлында яшәүче Насруллиннарнның уллары Себернең Сургут шәһәрендә эштән кайткач кинәт кенә вафат була. Ул эштән бик туңып кайта һәм ваннага юынырга керә. Ваннада аңын югалта һәм кабат аңына килә алмый. Ике баласы һәм хатыны калалар. Фәритнең авылдагы әнисе Сатирә ханым хәсрәтеннән шушы бәетне чыгара. Бәетне аның бертуган сеңелесе Хаҗиева Надирә Абзаловна күчереп ала. Надирә тормышта Балтач районы Түнтәр авылында. Түнтәр урта мәктәбендә физика укыта.

Бәетне Хаҗиева Надирәдән Зарипова Энҗе күчереп алды.
Рассадалар чәчкән идең,

Алар тишелеп чыктылар.

Кара мыеклы йөзләрең

Һич исемнән чыкмыйлар.


“Әттә” — диеп балаң дәшер

Җавап бирүче булмас.

Себер җирендә җан бирдең

Гомерең күңелемнән чыкмас.


Ялгыз башың нуҗа күрдең

Җаннар биргән чагында.

Су сөртүче дә булмады

Иреннәрең янына.


Һәркөн иртән почта көттем

Хәлләреңне белергә.

Кем уйлаган шулай яшьли

Кара гүргә керергә.


Кара костюмнар кигезеп

Яткырганнар табутка.

Төшемә дә кермәс иде

Балаң үксез калырга


Самолетта кайтардылар

Үле гәүдәләреңне

Һичбер нәрсә баса алмый

Янган йөрәкләремне.


Елап-елап та басылмый

Йөрәгем янулары

Бигрәк авыр булды инде

Гүрләргә салулары.


Ике күз нурым бар иде

Шуның да берсен алдың

Ике балаңны тилмертеп

Ятим итеп калдырдың.


Кырыгың да узып китте улым

Синнән хәбәр юк һаман

Йөрәкләремне өзәсең

Ничек түзим соң балам.


Аяк астында йөриләр

Ике үксез балаң да

Кайтып керерсең тоела

Ишеккә караганда


Улкайгынам бүген бер ай

Вафат булуларыңа

Мәхәббәт гәүдәләреннең

Һай, җансыз калуларына.


Җаның чыкканда бик әрнеп

Каты тилмердең микән

Безне мәңгегә ташлавыңны

Сизеп өлгердең микән.


Минем йөрәк әрнүемә

Һичбер чаралар да юк

Бу дөньяда синнән башка

Аңа дарулар да юк.


Күңелемне тик юата

Ахирәттә күршүләр

Минем алладан соравым:

Әнә шул сөйләшүләр.



Сигез яшендә утта янган кыз бәете

Бу вакыйга 1954 елда Татарстанның Калинин районы Радика исемле авылда була. Явыз хатын колхоз рәисенә кияүгә чыкмакчы була. Әмма тегесенең бу хатынны бала белән аласы килми. Баланы юк итәргә куша. Хатын исә 8 яшьлек баласын мичкә тыгып яндыра. Каяндыр кайтып әбисе өйгә кергәндә мичтә баланың янып бетмәгән аяклары гына калган була.

Бу бәетне Кукмара районы кешеләре язып алган. Кукмарадан Балтач районы Түнтәр авылына тормышка чыгып килгән укытучы Ибраһимова Дамира Мансур кызыннан күчереп алынды.

Күчереп алучы Түнтәр авылы кызы, Зарипова Энҗе. октябрь 1998 ел.


Бисмилла дип мин башладым

Бу бәетнең башларын,

Кызганмыйча укыгыз Сез

Бу бәетнең дәвамын.


Радикада бер яшь хатын

Кызын утка ташлаган

Әнкәй мине үтерергә

Үзенчә план корган.


Күлмәкләремне ташладым

Сәдәпләрен өзмичә

Кара гүргә кереп булмый

Күрәчәкне күрмичә


Председатель “Алам” — дигәч

Минем әни ышанган,

Шунан соң ул үзен үзе

Начар фикергә салган.


Мин мичләрдә янганда

Ни уйладың әнкәем,

Ничек әзрәк кызганмадың

Мин бит синең бәбкәем.


Күлмәкләрем бар иде

Өсләремә кияргә,

Мине үтермәсәң дә

Барыр идең кияүгә.


Белгән булсам, уйлар идем

Йөгереп тышка чыгарга,

Ничек кулларың барды соң

Әнкәй мине утка атарга


Мине утка салыр өчен

Одеалларга урадың,

Әнкәй инде үзең дә бит

Кайгыларга уралдың


Минем газиз тәнем-җаным

Төтен булды һавага,

Билдән суеп утка салдың

Ышан явыз анага.


Әнкәй минем калды әле

Текмәгән күлмәккәем,

Исләреңә төшәр әле

Өзелер үзәккәең.


Үз балаңны кызганмадың

Утка салып яндырдың,

Җир йөзендә гыйбрәт өчен

Вакыйгаңны калдырдың.


Әнкәй ниләр салдың икән

Пешергән ашларыңа,

Сигез яшьтә җиттең әнкәй

Минем яшь башларыма.


Минем утта януларым

Кызганычтыр һәркемгә,

Әнкәй гомрең үтсен иде

Мәңгегә төрмәләрдә.


Яңа киемем калды инде

Зәңгәрле күлмәккәем,

Киләчәктә үзеңнең дә әнкәй

Өзелер үзәкләрең.


Күрәчәкне күрмәенчә

Кереп булмый гүрләргә,

Аякларым гына калган

Әбекәем кергәндә.


Әбекәем килеп кергән

Май исләре чыкканга,

Бигрәк авыр булды инде

Газиз җаным чыкканда.

Май исләре килеп торган

Урамнардан узганда,

Азрак кызганмадыңмени

Мин утларда янганда.


Тасма белән үрә идем

Чәчләремне тарасам,

Газиз җаным кызганыч бит

Әзрәк уйлап карасаң.


Инде хәзер чәчләремне

Тасма белән үрмәссең,

Мине мичтә яндырсаң да

Барыбер рәхәт күрмәссең.

Җырлый-җырлый су сипсәм дә

Үсмәде суганнарым,

Минем газиз тәннәремне

Күрмәде туганнарым.


Явыз хатын белән ирне

Шундук кулга алдылар,

Болар киткәч авыл халкы

Ләгънәт укып калдылар.


Казанышлы күргәзмәгә

Җыелдылар, килделәр,

Суд белән гомрен аларның

Иректән мәхрүм иттеләр.


Аклы ситсы күлмәгемнең

Кисмәдем кырыйларын,

Шул чакларда эчем пошты

Килде җылыйсыларым.


Чәчкәләрне җыйгач кына

Килде санасыларым,

Төшләремә дә кермәде

Утта янасыларым.


Күңелдә - юксыну, җанда - сагыш

(Рәдиф бәете)

1996 елның 12 июнендә җанны тетрәндерерлек вакыйга булды. Рәхимсез үлем минем классташ дустым — Фатыйхов Рәдиф Рәсүл улы өстендә кара канатын җәйде, җир аны үз куенына алды.

Рәдиф һәрвакыт ачык йөзле, тәмле телле булды, кулына гармун алып, үзе гармунына кушылып җырлап җибәрсә, һәркем сокланудан хәйран кала иде. Утлар уйнатып, сәхнәләрне дер селкетеп биегән чагында, тиздән аны югалтачагыбыз кемнең башына килсен?

Шаян сүзләр әйтеп безне көлдергән, үзе дә безгә кушылып көлгән чагында кем уйласын аны Шушма сулары үзенә алыр дип? Ләкин нишлисең, язмыштан узмыш юк диләр бит, барыбер түзәргә, тешне кысып булса да чыдарга кала.

1 сентябрь көнне без барыбыз да мәктәпкә килдек. Инде 11 нче класска... Бәйрәмнән соң Борнакка — Рәдифнең каберенә чәчәкләр илттек. Ул юк инде. Ләкин күңел ышанмый, якты йөзле классташыбыз һаман безнең янәшәдә кебек.

Мондый хәсрәтне беркемгә дә кичерергә язмасын, диләр әти-әнисе Рәсүл абый белән Фәния апа. Хәзер инде аларга берничек тә ярдәм итеп булмый. Кайгыдан иң яхшы дәва — вакыт, диләр бит. Сабырлык кына сорарга кала.

Без изге күңелле дустыбызны мәңге онытмабыз. Бу шигырем аның әти-әнисенә, дусларына Рәдиф турында бер истәлек булып калсын иде.

Бәет Гөлназ Гариповадан 1996 елда язып алынды. Балтач районы Янгул авылы. Гөлназ чыгышы белән Түнтәрдән. Гөлназның әбисе Марзия Кадыйрова Түнтәр кызы, бөтен гомерен Яңгул авылында укытучы булып үткәрде. Түнтәр һәм Яңгул авылларының иң хөрмәтле кешеләренең берсе.

1997 елда 11 класс укучысы Гөлназның “Чулпы чыңы” исемле шигырьләр китабы да 1500 данә тираж белән басылып чыкты.

Күңелемнең өзгәләнгән чагы,

Оеп каннар сава йөрәккә.

Һәрбер күздән яшь чишмәсе ага,

Җаннар телгәләнә бигрәк тә.


Кояш сүнде гүя,кошлар тынды,

Җилләр шавын зур кайгы йомды.

Китап калган кебек хәрефсез

Син дә, авыл, калдың Рәдифсез.


Әй син, язмыш, инде моңарчы да

Үз кубызыңа безне биеттең.

Хәзер менә авыл моңсыз калды —

Алып киттең Борнак егетен.


Әй гармунчы егет, синең моңың

Чыңлый күңелдәге ярада.

Шул чыңнарга кушыла чишмә җыры —

Хатирәләр җанда яңара.


...Бии егет, әй баса китереп,

Селкенерлек итә идәнне.

Яшь чагына кайта әбекәйләр,

Күз яшьләре сара күзләрне.


Уйный-уйный үзе җырлый егет,

Йөрәкләргә үтә сагышы.

Күңел түрләреннән уелып үтә

Таһир-Зөһрәләр язмышы.


Тын кичләрдә, кушылып җырлый-җырлый,

Сандугачтай гармун сайрата;

Менсә сәхнәләрне ду китерә,

Кулларыннан утлар уйната.


...Кем уйлаган шулчак, бу моңнары

Сагынырга гына калыр дип.

Уналты яшь яңа тулган килеш аны

Җир үз куенына алыр дип.


Җырлы-моңлы Сабантуйлар узды,

Чәчәкләргә күмде болынны.

Сайрар кошлар җырлый, суза кебек

Рәдиф, синең соңгы җырыңны.


Шаша күңел, ярсый, күзләремне

Яшь пәрдәсе каплый яңадан.

Кем биетер, кем җырлатыр инде —

Нигә киттең безнең арадан?!..


Туксан алты, 12 нче июнь,

Нигә шулай ачы булдың син?

Нигә кешеләрнең көләч йөзен

Ачы яшьләр белән юдың син?


Әй, тетрәнде йөрәк, әй, табигать!

Гүя җирнең сынды сабыры.

Мөмкинме соң яп-яшь бу егетне

Җир куенына илтеп салуы?!


Түзеп булмый, чөнки беләм яшәгәнен

Аңлап матурлыгын дөньяның.

Беләм, уйнап-җырлап җир йөзендә

Уналты ел бары торганын.


Яшьлек гөлең чәчәк аткан чак бит,

Уналты бит сиңа нибары!

Бергә-бергә гөрләп яшәгәндә

Үзенә алды Шушма сулары.


Йөзе һәрчак елмаюлы иде,

Шат очкыннар сипте күзеннән.

Бир түземлек, бир Ходаем, безгә,

Ул мәңгегә синдә бүгеннән!


...Ана елый, ана өзгәләнә,

Каберенә бара көн саен.

“Гармуның да монда, дусларың да,

Үзең генә юк бит, улкаем!


Баш очына иелгән ата кеше:

”Китмә, улым, китмә, кадерлем!!!”

Авыр икән бала югалтулар

Кичлегенә җиткәч гомернең...


Син елама, өзгәләнмә, ана,

Улкаеңа — җәннәт, иншалла.

Әй, Ходаем,ана күңелкәен

Юатырдай дәва булса ла!


Дога кылам аның рухына дип,

Берүк үзең җиткер, Ходаем!

Фәрештәдәй бу гөнаһсыз җанга

Догаларыбыз барсын һәрдаим.


...Чәчәк кебек идең, каберең дә

Гөл һәм чәчәкләргә күмелгән.

Син үзең дә безнең күңелләргә

Гөлләр белән гүя үрелгән.











Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет