Кичү плотинасы
Көек плотинасы шикелле икенче плотина Әҗмән елгасының югары өлешендә, төгәлрәге Кичү башы инешендә төзелде. Бу урыннарда моннан 80-100 еллар элек су хәйран булган. 1932 елларда ул тирәдә колхозның сарык фермасы төзелгән. Бабайлар ул урында ат коендыра торган сулык та бар иде дип сөйлиләр. Әкренләп бу сулыклар кипкән һәм бераздан шушы урында плотина төзелгән. Аның суы өс басулардан агып төшкән язгы кар сулары хисабына тулылана. Ә җәйге эссе көннәрдә су бик нык кими.
Плотинаның яр буйларына мәктәп укучылары нарат, каен агачлары утыртканнар. Плотинага җибәрелгән маймычлар, кечкенә карплар ике-өч елдан соң 2,5 кг.лы балыклар булып үсеп җитәләр.
Кичү плотинасы яр буйлары каен һәм җир җиләгенә, биек булып үсүче печәнгә бай.
Сулыкларны саклау, аларның әһәмияте
Табигатьтә плотиналарның әһәмияте бик зур. Плотиналарда яшәүче хайваннар һәм үсемлекләр өчен ул – бердәнбер йорт. Плотиналар кешеләр тормышында да зур роль уйный. Алар Җирне бизиләр һәм безне үзләренең матурлыклары белән сокландыралар. Монда кешеләр су коеналар һәм кызыналар. Су буенча йөк ташыйлар һәм сәяхәт итәләр.
Плотиналар чиста булырга тиеш. Ләкин кешеләр аларны саклыйсы, чиста тотасы урынга, сулыкларны пычраталар, чүплеккә әйләндерәләр. Авыл хуҗалыгында кешеләр, корткыч бөҗәкләрдән, чүп үләннәреннән котылу өчен, күп кенә ашлама төрләре һәм агулы матдәләр кулланалар. Күп вакытта бу матдәләр кирәгеннән артык кулланыла, нәтиҗәдә - агулы матдәләр яңгыр сулары белән инешләргә, плотиналарга агып төшә. Шуңа күрә, бу матдәләрне дөрес сакларга һәм кулланырга кирәк.
Күз алдына китерик: бер шофер плотинада үзенең машинасын юды ди. Суга май яки бензин агарга мөмкин. Сезгә шушы суда коену ошар идеме? Ә судагы кечкенә балыклар һәм башка организмнар… Аларның күбесе һәлак булырга мөмкин.
Исегездә тотыгыз: сулыкларда машина, мотоцикллар юарга ярамый!
Күпчелек очракта кешеләр плотиналарга чүп ташлыйлар. Суга ватык шешәләр, консерва банкалары һәм башка яраксыз әйберләр эләгергә мөмкин. Бу суда коенучы, төгәлрәге, чумарга яратучы кешеләр өчен аянычлы тәмамланырга мөмкин.
Исегездә тотыгыз: сулыкларга чүп ташларга ярамый! Аны яр кырында да калдырмагыз, чөнки ул суга эләгергә мөмкин.
Без, мәктәп укучылары да, суның чисталыгын тикшереп, инешләрне, чишмәләрне чистартып – сулыкларны һәм анда яшәүче үсемлек, хайваннарны саклауга үз өлешебезне кертә алабыз.
Сулыклар һәм урманнарны саклау турындагы язмаларны биология укытучысы Рамазанова Гөлсинә хәзерләде.
Түнтәр авылында 1950-2000 елларда яшәгән авылдашларның белгән кадәр тормыш һәм хезмәт эшчәнлекләре турында
кыскача характеристика
(язмалар тулы түгел, хаталар да булырга мөмкин)
(1946-1951 елгы хуҗалык кенәгәсендәге исемлек буенча авылның белгән кадәр генә язылды. 2000 ел.)
1. Мөхәммәтгали абзый белән Бибинур әби авылда крестьян гаиләсе буларак тыйнак кына гомер сөргәннәр. Сугыштан соңгы елларда без, әтисез малайлар Мөхәммәтгали абзыйга пычкы кайратырга, чалгы саплатырга алып бара идек. Авыр елларда балалары читкә китте. Улы Нургали өйләнеп авылга кайтты. Нургали абый озак еллар атлар караучы булып, хатыны Мәгълифә апа май заводында, аннары колхозда эшләде. 5 бала тәрбияләп үстерделәр. Кызлары читтә тормышка чыктылар. Янында Нурисламы калды. Шофер, төзүче һәм колхозның төрле эшендә эшли. Нургаяны комбайнда эшләде, вафат булды. Өченче улы Илһам югары белемле агроном, Раушания белән авылда гаилә корып, 3 бала үстерәләр. Раушания колхоз ның тегү мастерскоенда мөдир-кисүче булып эшли.
2. Шәйхетдин абзый белән Гыйлембану әби гади колхозчы булып бик тигез гомер иттеләр. Бабай сугыш кырларын кичкән, озак еллар ат караучы булып эшләде. Әби колхозның төрле тармагында хезмәт куйды. Исемлектә 5 балалары күренә. Камил һәм Мәсхүт балачакта ук вафат булдылар. Әлфия, Фәүзия тормышка чыгып авылдан киттеләр. Тәбрис Зөлфиягә өйләнеп бик матур тормыш кордылар. Тәбрис хезмәт юлын алдынгы шофер, Зөлфия алдынгы сыер савучы булып башкарды. 5 малай тәрбияләп үстерделәр. Рәис һәм Рафис белем алдылар, Илшат ВУЗ да укый. Олы уллары Фәнис шактый еллар экскаватрлы тракторда эшләде, хәзер әтисе машинасында шофер.
3. Шәрифҗан абый сугыш ветераны, Түбән Тагилда яшәде, авылда тамырлары калмады.
4. Миннемулла бабай бик мөлаем бабай иде. Газзәбану апаның ире сугыш кырында калды. 3 бала тәрбияләп үстерде. Былбыл Үзбәкстан ягына тормышка чыгып китте. Марзия Арча педагогия училищесен тәмамлагач, Яңгул авылына тормышка чыкты. Гомере буена Яңгул авылының хөрмәтле кешесе — укытучы булып хезмәт итте. Ире Мөкмин абый белән бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Фәрт абый ФЗӨ газаплары кичкән, шахтада эшләп кыенлыклар күргән. Аннары Рәүфә апага өйләнеп гомерен авылда үткәрде. Бөтен гомерен механизатор һәм мактаулы комбайнчы булып үткәрде. Бик тә тырыш булды. Рәүфә апа да кешелекле булды. Кибеттә эшләде. Бу гаилә эшчән балалар тәрбияләп үстерде: Рөстәм бик тырыш механизатор булды, Рафилә белән трмыш корды. Рафилә мәктәптә техничка. Маннур колхозда төрле эштә. Рашит Сания белән бик матур тормыш корды, ике кыз үстерәләр. Рашит оста механизатор, терлекчелектә эретеп ябыштыручы, Сания дә терлекчелектә эшли. Фәрт абыйның бер кызы Резеда балалар бакчасында няня. Раушан Рәмзия белән трмыш корып, 3 бала үстерәләр. Кече балалары игезәкләр. Раушан терлекчелектә намуслы хезмәт итә. Рәмзия мәктәптә техничка.
5. Сәгыйтҗан бабай сугыш ветераны, озак еллар бригадир булып, аннары төрле эштә эшләде. Кул эшенә бик оста иде. Кәгазьдән, катыргыдан кисеп-тегеп, буяп бик матур сувенирлар ясый иде. Факия апа колхозда төрле эшләр башкарды. Кызлары Гөлчирә Смәел авылына тормышка чыкты, 10 бала тәрбияләп үстерде. Герой ана булды. Аның олы улы Ринат, монда бабайда, үсте. Оста механизатор булды. Тәгъзимә белән тормыш корды һәм 3 бала үстерделәр. Ринат эчке авырулардан иртә дөнья куйды. Уллары Илшат авриягә очрады. Тәгъзимә озак еллардан бирле механизаторлар буенча һәм терлекчелектә исәп-хисап башкаручы булып эшли. Батыр, йөрәкле хатын. Нинди эш кушсалар да башкара. Олы кызы Илүсә техникум тәмамлап, авылда көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында эшли. Кече кызы Миләүшә СПТУда укый.
6. Һадиян бабай озак еллар дәвамында колхозда умартачы булып эшләде. Кызлары Латыйфа укытучы булып, Түнтәрдә, Субашта һәм Мари Карлыганда эшләде. Мәгъсүм абый Гадилә апага өйләнеп тормыш корып тигез яшәделәр. Мәгъсүм абый сугыш ветераны, җитәкче эшләрдә эшләде: авыл советы рәисе, колхоз рәисе, ферма мөдире. Үз эшенә бик җаваплы карады, таләпчән һәм төгәл булды. Гадилә апа бухгалтер кибетче булып эшләп пенсиягә чыкты. Туры, гадел, төгәл булды. Балалары булмады.
7. Маһирә әби бик тә дини карчык иде. Рәхимә апаның ире сугыш кырында калды. Ике бала тәрбияләп үстерде. Хәйдәр Розага өйләнеп, Бөреледә яшәде. Матур гаилә корып балалар үстерделәр. Фәния Зиннәтуллага кияүгә чыкты. Фәризә апа укытучы булып, бөтен тормышын балаларга белем һәм тәрбия бирүгү багышлады. Озак еллар Ушла авылында эшләде. Бибинур апа колхозның иң авыр тармакларында эшләде, тракторчы буларак фидакарь хезмәт куйды. Улы Габделхәй башта колхозда аннары читтә төрле эшләрдә эшләде. Эшкә бик батыр иде.
8. Мәгъсүмҗан абый сугыш елларында һәм сугыштан соң бригадир булып эшләгән. Хатыны Гыйльмиҗамал апа белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Габдерахман абый сугыш ветераны, МТС та бригадир булып эшли. Хатыны Гөлсем апа да тракторчы була. Сәйдә һәм Былбыл Үзбәкстан ягына китеп тормышка чыгалар. Сәйдә апа укытучы була. 1955 елда зур янгын булып аларның хуҗалыгы янып бетә. Аннары Мари иленә Ступкино дигән авылга торырга китәләр.
9. Мин белгәннән Юныс бабай сукыр иде. Бик авыр трмышта яшәделәр. Юныс бабай бик укымышлы динле иде. Әлфия, Асия, Рәфәгать Саранскига, Сания Новоалтайскига китте. шунда тормыш кордылар. Латыйфа апа Түнтәрдә ялгыз яшәп вафат булды. Үз йорты булмаганлыктан Фагыйлә әбидә, Фатыйма апада, Мәгъфүрәдә, Сәгыйтьҗан абыйда, Сәлимдә һәм башка кешеләрдә яшәде. авыл халкы аны ярдәменнән ташламады.
10. Бибинур әби бик дини укымышлы карчык иде. Ире үлгән, улы сугышта үлгән, кызы Мәгъмүрә авылда тормышта иде. Авыл халкы Нур әбигә гел ярдәм кулы сузып торды. Үзе дә кешеләргә карата бик тә шәфкатьле иде.
11. Мөхетдин бабай сугыш ветераны, Оркыя апа белән бик тигез яшәделәр. колхозда төрле эштә булдылар. Кызлары бала чакта үлде. Уллары Рафаэль КАИны бетерде. Чаллыда яшәде. Оркыя апа вафатыннан соң Мөхетдин бабайга бик авыр булды. Янгын чыгып йорты янды, үзе пешүдән үлде.
12. Фәхриҗамал апа колхоз эшен бульдозер тракторы шикелле этеп баручыларның берсе булды. Батыр йөрәкле, тырыш, туры хатын булды. Ире сугышта үлде, сугыш елында кызы үлде. Улы армиядән колхозга эшкә кайтмаган өчен идарә тарафыннан нык кыерсытылды. Өе җимерелгәч, Борбашка сеңелләренә барып яшәде. Галиәхмәт Балтачта төзелеш оешмасында крановщик шофер булып эшләп пенсиягә чыкты. Эшкә бик тә батыр, тырыш булды.
13. Гыйльмиҗамал - минем әнием бригадир, тимерче, ферма мөдире, почта ташучы булып эшләде. Кичләрен кешеләргә күлмәкләр текте. Турысүзле, тырыш хатын булды. Әтиебез сугышта үлде. Өч баланы укыты. Абыем Равил яшьтән авылдан китеп, төрле шәһәрләрдә земснарядта эшләде. Эшкә бик батыр, кешеләргә бик ярдәмчел булды. Хатыны Катя белән 3 бала тәрбияләп үстерделәр. Роза апа колхозда бухгалтер булып эшләде, аннары Яңгулга кияүгә чыкты. Әхмәтхан җизни белән ул һәм кыз тәрбияләп үстерделәр. Мин үзем укытучы буларак авылда калдым. Хатыным Гөлзада белән ул һәм кыз тәрбияләп үстердек.
14. Зәкиябану апа бик ачык, киң күңелле иде, ире сугышта үлгән. Кызлары тормышка чыгып читкә киттеләр. Өйләре тузгач, тормыш авыр булганлыктан улы Мансур белән Мари илендәге Носы пүчинкәсе авылына китеп яшәделәр.
15. Миннебай абзый белән Галия тәтә амбар ишек алдындагы (хәзерге мәктәп урынында) бәләкәй генә өйдә бик тигез генә яшәделәр. Миннебай абзый пожар лапасында гел дежур торды. Улы Габделхәй армиядән авылга кайтмады, поезд машинисты булып эшләде, Казанда Файзага өйләнеп яшәде. Асия Арчада тормышка чыгып, шунда яшәде.
17. Фагыйлә әбинең ире сугышта үлгән. Өч бала белән калган. Сугыш елларында колхозда авыр хезмәттә эшләгән. Сугыштан соң Шәйхи абыйны йортка кертеп яшәде. аннан ике улы туды. 1960 елларда Шәйхи абый авылдан китте. Балаларны Фагыйлә апа үзе үстерде. Сәмигулласы армиядән Мәскәүгә кайтып, өйләнеп, шунда трмыш корды. Гадилә Рәискә кияүгә чыгып, Свердловскида яшиләр. 2 малай үстерделәр. Наилә Рафаэльгә кияүгә чыкты. Салих колхозда ат белән эшләде, яшь вакыттан вафат булды. Кече улы Насих урманчы буларак Мари иле ягында эшли. Шунда гаилә корып балалар үстерә. Шәйхи абыйның сеңлесе Гасимә апа эшкә бик тырыш иде. Май заводында эшләде, аннары Сосна авылына китеп яшәде.
18. Сугыштан соңгы елларда Хәдичә апа колхозда хисапчы булып эшләде. аннары кызы белән читкә китте. Сеңлесе Әлфия кайсыдыр мәктәптә укытучы булып эшләде. Йорт урыннарында хәзер культура йорты.
19. Фәйзерахман абзый бик ипле, тыныч кеше иде. Авылның иң оста сугымчысы булып саналды. Галия апа колхозның иң авыр эшләрендә булды. Ашлык киптерү сушилкасында шактый еллар эшләде. Мәдинә, Госман, Сөнгать Казанга китеп тормыш кордылар. Әминә авылда Мансурга кияүгә чыкты. Кадыйр абый авылның иң оста итек асты салучысы буларак билгеле иде. Тыныч, сабыр холыклы булды.
20. Хәдичә апаның ире сугыш кырында калды. Колхозның төрле эшләрендә тырышып эшләде. Өч баланы берүзе үстерде, укытты, кеше итте. Камил укытучы һәм мәктәп директоры буларак Яңгулда төпләнде. Хатыны Фәния белән 3 кыз тәрбияләп үстерделәр. Рауза авылда Раифка кияүгә чыкты. Фарук Арбордан Розага өйләнеп 5 малай тәрбияләп үстерделәр. Фарук башта шофер булды. Аннары терлекчелектә эшләде. Хатыны Роза да бер карусыз бар гомерен тырыш сыер савучы буларак үткәрде. Олы уллары Фәрит шофер иде. авариядә үлде. Фәнис колхозда тырыш механизатор. Фирдүс югары белемле укытучы, мәгариф бүлегендә эшли. Фәннур колхозда төрле эштә. Фәнзил – студент.
21. Хәтимә апа колхозда агротехник, алдынгы сыер савучы булып эшләде, Почетлы колхозчы исеме алды. Хәтирә апа бригадир булып эшләде, аннары колхозның төрле эшләрендә булды. Бар эшләргә дә бик булдыклы батыр хатын иде. Ире сугышта үлде. Ике кыз тәрбияләп үстерде. Олы кызы Люция Балтачта яши. Люциянең кызы подполковник дәрәҗәсендә милиция начальнигы урынбасары булып эшләде. Ире Камил белән ике бала үстерәләр. Альфира башта Сәмәркандта эшләде, аннан ире Ирек белән монда кайтты. Кибетче, повар, завхоз булып эшләде. Оста тегүче, бәйләү остасы. Ирек мастер-слесарь, һәр эшкә кулы оста. Олы уллары Марат шофер, тракторчы. Гөлирәгә (мәктәптә повар) өйләнеп ике бала үстерәләр. Кече уллары Илдар укытучы, художник, оста организатор. Хатыны Гөлфия (ул да укытучы) белән ике малай үстерәләр. Рәхимә апа Шодадагы укытучы Мәликә апасы янында яшәде.
22. Муллахмәт абый сугыштан соң озак еллар тимерче булды. Үз эшенең остасы иде. Гарифә апа төрле эштә эшләде. Бибигаишә әби аш остасы. Колхозга икмәк пешерде. Үсеп җиткәннән соң Нәфига апа, Фәрт, Әхәт, Мәдәния, Тәлгать барысы да читкә киттеләр. Венера берара колхозда кассир булып эшләде. Кияүгә чыкканнан соң ул да читкә ките. Авылда тамырлары калмады. Йорт урынында Якупов Алмаз гаиләсе яши.
23. Сәмигулла бабай белән Фәрхиямал әби тигез яшәгәннәр. Бабай балта остасы иде. Уллары Нәбиулла сугыш ветераны. Авылда беренче шоферларның берсе. Озак еллар шофер булып эшләде. Хатыны Гаффә апа колхозда төрле эшләрдә булды. Бергәләп 5 бала тәрбияләп үстерделәр. Тәскирә югары белемле врач булып Кукмарада эшләде. Тәнзилә Казанда мех фабрикасындаэшләде. Сәвия инвалид булды. Сәрия Казанда тормышка чыкты. Нәбиулла абыйның туганнары Гали, Зәйтүнә, Рәйсә югары белемле укытучылар: районның төрле мәктәпләрендә эшләделәр. Гали абый Кенә мәктәбендә озак еллар мәктәп директоры булды. Зәйтүнә апа Нөнәгәрдә, Рәйсә апа Пыжмарада эшләде. Нәбиулла абыйның улы Илфат авылда калды. Тырыш механизатор булды. Хатыны Гөлҗәүһәр белән белән 3 бала үстерделәр. Кызлары Казанда. Улы Алмаз тракторчы. Хәмидәгә өйләнде.
24. Кәшифә апа авылда иң тырыш, иң тыйнак колхозчыларның берсе булды. Ире сугыш кырында калды. Ике бала тәрбияләп үстерде. Гөлфәния һәм Рәис гаиләләре белән Казанда төпләнделәр. Авылда тамырлары калмады.
25. Хәбибҗамал апа авылда оста тегүче булды. Бик тырыш үткен булды. Ире сугышта үлгән. Кызы Галия Чепьяда райсоюзында бухгалтер булып эшләде. Барис киномеханик булды. Соңарак Кукмарага күчеп киттеләр. Барис улы Заһид Мәхмүди Казанда эшли. Язучы, журналист. Авылда тамырлары калмады.
26. Гыйбадуллиннар гаиләсеннән авылда кеше калмады. Сугыштан соңгы елларда балалары читкә китеп беткәннәр.
27. Хәзинә апа Нәкыйп абыйга тормышка чыкты. Нәби абый һәм Галимә апа вафатыннан соң бу хуҗалык калмады.
28. Габделхак абый җитәкче постларда эшләгән: колхоз рәисе, сельпо хезмәткәре... Озак еллар колхоз умартчысы булып эшләде. Мәчтүрә апа колхозның төрле эшендә булды. 4 бала үстеделәр. Илсур, Ринат, Илсөяр тормышларын читтә кордылар. Мансур Әминәгә өйләнеп авылда калды. Озак еллар механизатор, аннары завхоз булып эшләде. Әминә укытучы, аннары балалар бакчасы мөдире, соңыннан көнкүреш комбинаты бүлеге мөдире булып эшләде. Шактый еллар район газетасына язышып торды. 2 кыз һәм 3 ул тәрбияләп үстерделәр. Олы кызы Гөлнур тормышта. Чаллыда тәрбияче. Икенчесе Гөлнара авылда Хәнифкә тормышка чыкты. Өч улы да авылда. Айдар терлекче. Хатыны Алсу - тәрбияче. Кыз үстерәләр. Шамил механиназатор. Хатыны Алсу терлекче. Ике ул үстерәләр. Рамил газ операторы. Хатыны Гөлсия медик. Ике ул үстерәләр.
29. Маһира апа терлекчелектә эшләде. Ире сугышта үлгән, Бер кызы авырып үлде. Шактый авыр тормышта яшәделәр. Фагыйлә һәм Галиәхмәт тормышларын читтә кордылар. Авылда тамырлары калмады.
30. Фатыйма апның ире сугышта үлде. Өч баланы ялгыз тәрбияләп үстерде. Колхозның бар эшендә дә актив булды. Көчле, батыр хатын булды. Гадения һәм Галимә читкә китеп, тормышка чыктылар. Гасимә авылда әнисе хуалыгында яши. Ике кыз үстерде. Олы кызы Раушания Көшкәтбашта тормышта. Кече кызы Гөлйөзем Балтачта тормышта. Радиожурналист булып эшли.
31. Фатыйха апаның ире сугыш елында юлда өшеп үлгән. Хәким исемле улы сугышта үлә, Гаделхак, Габделхәй сугыш ветераннары. Гөлбаһар авырып үлә. Гөлфари апа тормышка чыгып Казанда яши. Габделхәй абый белән Каюм абый тормышларын Тагилдә коралар. Габделхәй абый алтын куллаы слесарь буларак таныла. Габделхәй кызы Роза инженер. Рязаньда гаиләсе белән яши. Уллары Олег.
32. Галия апаның ире сугышта үлә. Үзе колхозда төрле эштә эшли. Авылда авыр тормышта яшиләр. Марсель, Фарук, Гөлфәния тормышларын шәһәрдә коралар. Фарук яшь вакытта бик матур җырлый иде. Авылда тамырлары калмады.
33. Әүхәди бабай белән Миңсылу әби тигез яшәделәр. Терлекчелектә эшләделәр. Уллары читкә китеп корды. Авылда тамырлары калмады.
34. Әхмәтвәли абзый белән Хөршитбану әби тигез яшиләр. Вәли абзый җитәкче эшләрдә эшли. Кешеләргә ярдәмчел була. Күнннән аяк киемнәре тегү остасы да була. Фагыйлә, Гадилә Түнтәрдә, Галия Субашта трмышка чыкты. Асия читкә китте. Гаяз Маһирәгә өйләнеп 5 бала үстерделәр. Гаяз комбайнчы булып эшләде. Кече кызы бала чакта ук вафат булды. Маһирә апа алдынгы терлекче буларак фермада эшләде. Олы уллары Васил Свердловскида тормыш корды. Кызлар читкә кияүгә киттеләр. Төп йортта Фаяз калды. Терлекчелектә эшли.
35. Мөбарәк абый сугыш ветераны, укытучы, сельпо хезмәткәре һәм колхозда фуражир булып эшләде. Бану апа 40 елдан артык авылда башлангыч класс укытучысы булып эшләде. Асия тормышка чыгып, Чепьяда яшәде. Кәшифә апа колхозның төрле эшләрендә озак еллар эшләде. Аннары кызы Асия янында яшәде. Мөбарәк абыйларның олы улы Маннур медик, Ижевскида гаиләсе белән яши. Галия һәм Алсу тормышка чыгып читтә яшиләр. Марат укытучы. Резидә белән ике ул үстерәләр. Резидә колхозда югары белемле бухгалтер.
36. Вәлиулла бабай белән Зәйнәп әби колхозда эшләделәр. Гөлҗиһан апа Әхәт абыйга тормышка чыкты. Нотфулла вафат булды. Мәүлизә, Нурулла тормышларын читтә кордылар. Хаҗәр авылда Сөнгатькә тормышка чыкты. Вәлиулла бабай нигезендә Әхәтнең олы улы Фарук яши. Фарук Дамира белән 5 бала үстерәләр. Фарук механизатор булып эшләде. Дамира укытучы.
37. Дилбәр, Галимулла, Зиннәтбану тормышларын читтә кордылар. Авылда тамырлары калмады.
38. Гыйззәтбану апаның ире сугыш кырында калды. Колхозның төрле эшендә зур тырышлык белән эшләде. Равилә трмышка чыгып читкә китте. Мөбарәк абый яшь вакытта ФЗӨ да, аннары шахтада эшли. Колхозның иң өлкән һәм иң тырыш шоферы буларак эшләде. Хатыны Флүдә дүртенче баласын тапканда вафат булды. Мөбарәк абый аннары Фәүзиягә өйләнеп, барлыгы 6 бала тәрбияләп үстерделәр. Кызлар барысы да тормышка чыгып, читкә киттеләр. Олы кызлары Раидә югары белемле укытучы, республика газеталарында актив языша. Кече уллары Илдар йөрәгенә операциядән вафат булды. Ильяс төп йортта калды, колхозда механизатор булып эшли. Фәүзия колхозның иң алдынгы сыер савучысы. Гарифҗан башка чыгып Гайнетдинов Госманнар нигезендә Даниягә өйләнеп яшәде. Озак еллар механизатр булып эшләде. Дания алдынгы терлекче булды. Уллары Гафурҗан терлекче булып эшли. Кызлары тормышка чыгып яшиләр.
39. Шәймөхәмәт абзый белән Мәхмүзә әби олы яшькә кадәр колхозда эшләделәр. Уллары Габдулла сугыштан соң Мәскәүдә калды. Камил абый Зәйтүнә апага өйләнеп, 5 бала үстерделәр. Камил абый колхозда озак еллар учетчик-заправщик булды. колхоз басуын биш бармагы кебек белде. Зәйтүнә апа комбайнчы, аннары терлекче булып эшләде. Олы уллары Рашит читкә китте. Сафура Тәлгатькә тормышка чыкты. Рафаэль механизатор, оста тимерче. Башка чыгып хатыны Фәрдия белән бер кыз һәм бер ул үстерәләр. Фәрдия балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Зөфәр Халисәгә өйләнеп башка чыгып яши. Механизатор һәм терлекче. Халисә бухгалтер. Ике ул һәм бер кыз үстерәләр. Төп нигездә Вагыйз Ләбибәгә өйләнеп тора. Вагыйз умартачы, терлекче һәм механизатор. Ләбибә тәрбияче. Ике ул һәм бер кыз үстерәләр.
40. Госманнарның авылда тамырлары калмады. Читкә китеп тормыш кордылар.
41. Фагыйлә һәм Вагыйз читкә китеп тормыш кордылар. Суфия яшь вакытта вафат булды. Назия апа терлекчелектә эшләде. Бик тырыш булды, бер кыз һәм бер ул үстерде. Рәмзия Фәнилгә тормышка чыкты. Рафаэль Равилә белән трмыш корып ике ул үстерәләр. Рафаэль колхозда башта шофер, автомеханик булып эшләде. Хәзер терлекчелектә. Равилә сатучы булган иде, хәзер саклык банкы бүлекчәсендә кассир.
42. Зәйнәп апа гаиләснең авылда тамырлары калмады.
43. Хафиз бабай умартачы, тимече һәм бик оста столяр иде. Авыл халкына шкафлар, буфетлар, өстәл, урындык, агач кроватьлар ясады. Фәрихәбану апа колхозның төрле эшләрендә эшләде. Ире сугышта үлгән. Сугыштан соң Хафиз абзыйга тормышка чыгып яшәде. Равил абый Фәния апа белән тормыш корып, 3 бала үстерделәр. Равил абый механизатор булды һәм терлекчелектә эшләде. Фәния апа гомер буе терлекчелектә эшләде. Эштә алгы сафта булды. Олы уллыры Равис механизатор, терлекче. Фирдәвес белән трмыш корып ул һәм кыз үстерәләр. Фирдәвес балалар бакчасы мөдире булып эшли. Икенче уллары Рафис Әлфия белән трмыш корды. Төп нигездә. Рафис озак еллардан бирле механизатор. Әлфия сатучы булып эшләде, хәзер мәктәптә техничка. Ул һәм кыз үстерәләр.
44. Нәбиулла абыйларның авылда тамырлары калмады. Бу нигездә Сафиуллин Шамил гаиләсе яши.
45. Галиев Нәҗип — Сталин репрессиясе корбаны. Авылда тамырлары калмады.
46. Шакир абый сугыш инвалиды, сельпода эшләгән. Нәзифә апа колхозда төрле эшләр башкарды. Барис гаиләсен Балтачта корды. Кызлар тормышка чыгып читкә китте. Харис Фәүзия белән трмыш корып 3 бала үстерделәр. Харис механизатор булып эшләде, үз эшенең остасы булды, һәр төр техниканы яхшы белә. Фәүзия озак еллар колхозда бухгалтер булып эшләде, үз эшен җиренә җиткереп башкарды. бер уллары Казанда милиционер, кызлары читтә трмышта. Олы уллары Илфат Сәвия белән трмыш корып, ул үстерәләр. Илфат югары белемле зоотехник. Сәвия медсестра булып эшли.
47. Заһидә апаларның авылда тамырлары калмады.
48. Нәфисә апа ялгыз яшәде, тамырлары калмады.
49. Гарәфи абый сугыш ветераны, озак еллар сельпода һәм колхозда бухгалтер булып эшләде. Хезмәтен яратып һәм җиренә җиткереп башкарды. Бибинур апа колхозның төрле эшләрен башкарды. Гаяз абый Биектауда гаилә корды. Рашидә апа яшьли вафат булды. Авылда тамырлары калмады.
50. Зәйнетдин абый белән Мөнәвәрә апа бик тигез яшәделәр. Зәйнетдин абый сугыш ветераны, озак елар ашлык ындырында машинист булып эшләде, алдынгы булды. Мөнәвәрә апа төрле эшләрдә булды. Әминә апа Әлтәф абыйга тормышка чыкты. Рәфәгать, Флүрә һәм Рафаэль тормышларын читтә кордылар. Тәлгать абый Кәүсәрия апа белән тормыш корып, 7 бала үстерделәр. Тәлгать абый колхозның алдынгы токаре булып эшләде. Кәүсәрия апа медпунктта санитарка булып эшләде. Илнар төп нигездә, әти-әниләре белән яши. Терлекчелектә эшли. Ришат башка чыгып тора. Эльмира белән ул һәм кыз үстерәләр. Ришат мәктәптә военрук һәм физкультура укытучысы, үз эшен бик яратып башкара. Эльмира мәктәптә озынайтылган группа тәрбиячесе.
51. Шакиров Мәхмүтләрнең авылда тамырлары калмады.
52. Камал абзый һәм Хөсембану әби колхозның төрле эшләрен башкардылар. Камал абзый яшьлектә бик көчле һәм эшчән булган, кулак дип мөлкәте алынып, репрессияләнгән. Хөсембану апага йортка кереп яшәгән. Гарифҗан, Рәйсә тормышларын читтә корганнар. Асия апа укытучы, китапханәче һәм терлекче булып эшләде. Хезмәтен яратып башкарды. 2 кыз һәм бел ул тәрбияләп үстерде. кызлар тормышка читкә киттеләр. Улы Раушан Былбыл белән тормыш корып, ике кыз һәм ул үстерделәр. Рәйхан шофер. Олы кызлары Эльмира Рамилгә тормышка чыкты. Рәхилә укытучы. Раушан колхозда алдынгы механизатор булып эшләде. Былбыл колхозның алдынгы сыер савучысы булды.
53. Әмин абый белән Нәфисә апа тигез яшәп 10 бала үстергәннәр. Әмин абый сугыш ветераны, сугыш инвалиды бик мактаулы киномеханик һәм кинофикация мөдире булып эшләде. Нәфисә апа төрле эштә булды, кешеләргә киемнәр текте. озак еллар абыстай хезмәте башкарды. Рашад абый укытучы булып эшләде. Бану апа белән ул һәм кыз үстерделәр. Бану апа балалар бакчасы мөдире, укытучы һәм мәктәп директоры булып эшләде. Эшен теләп һәм җиренә җиткереп башкарды. Уллары Азат Йошкар-Олада, югары белемле энергетик. Кызлары Гөлшат Чепьяда тормышта, югары белемле укытучы. Әмин абыйларның икенче бер улы Тәлгать Сафура белән трмыш корып 3 кыз һәм бер ул үстерделәр. Сания югары белемле культура хезмәткәре, Казанда тормышта. Әлфия Илфатка тормышка чыкты. Гөлфия Казанда укый. Илнур колхозда механизатор булып эшли.
54. Мотыйгулла абый фин сугышы ветераны, озак еллар МТСта механизатор, аннары колхозда электрстанциядә моторист булып эшләде. Нәфисә апа төрле эшләрдә булды. Наил балачактан вафат. Шамил гаиләсен Казанда корды. Тәскирә Мәсхүткә тормышка чыкты. Фарук Илсөяргә өйләнеп 4 бала үстерделәр. Фарук озак еллар амбар мөдире булып эшләде. Илсөяр төрле эшләр башкарды. Уллары Илдар Илһам механизатор-терлекчеләр, Илшат укучы, Ләйсән медсестра тормышта. Камил төп нигездә Равилә белән трмыш корды. Камил озак еллар пилорамщик булып эшли. Равилә сыер савучы иде, хәзер техничка.
55. Шәмсия апаның тамырлары калмады.
56. Гаишә әби абыстай иде. Ире Мөхәммәтҗан ага мәэзин буларак репрессияләнгән. Гаишә апа балалары белән Мәскәүдә яшәде. авылда тамырлары калмады.
57. Корбангали абзый белән Хәбибҗамал әби тигез яшәделәр. Корбангали абый тимерче булып эшләгән. Гражданнар сугышында катнашкан. Хәбибҗамал апа колхозда төрле эшләрдә эшләде. 5 балалары читтә тормыш кордылар. Гаян Мәрфугага өйләнеп авылда 5 бала үстерделәр. Гаян атлы эштә булды. Кешеләргә бик тә ярдәмчел иде. Мәрфуга алдынгы сыер савучы булып эшләде. Фәнисләре читтә тормыш корды. Мәдинә сыер савучы. Җәмил Рузилә белә тормыш корып ул һәм кыз үстерәләр. Җәмил механизатор-терлекче. Рузилә медфелдшер булып эшли. Фәнил Рәмзиягә өйләнеп 3 бала үстерәләр. Фәнил терлекче, Рәмзия сыер савучы.
58. Сәхибҗамал әбиләрнең авылда тамырлары калмады. балалары Малмыж ягына урнашты.
59. Факия апа Чепьяга китеп яшәде. Ире сугышта үлде. Балалары читкә китеп трмыш кордылар.
60. Шәһәрбану апаның авылда тамырлары калмады.
61. Тәнзилә Раилгә тормышка чыкты. Югары белемле укытучы. Бәдәр апа һәм Мөнәвәрә апа колхозда эшләделәр. Авылда төп нигездә тамырлары калмады.
62. Нәзифә апаның ире сугышта үлгән. Разия апа Һашим абыйга тормышка чыкты. Марзия апа тормышын Балтачта корды. Раиф Розага өйләнеп, өч бала үстерделәр. Рәйханә Ринатта тормышта. Раушания укытучы, чит авылда тормышта. Рамил Илдария белән трмыш корып 4 бала үстерәләр. Рамил колхозда заправщик, Илдария укытучы.
63. Әминә апа колхозда терлекчелектә эшләде. Мәдинә, Язилә һәм Рафаэль тормышларын читтә кордылар. Равил абый механизатр булып эшләде. Равилнең улы Рәүф колхозда механизатор. Люция белән тормыш корып яши. Люция сыер савучы.
64. Маһирә апаның уллары читтә тормыш кордылар. Хәзер Нәҗип абый кайтып, авылда яши.
65. Гомәр абый колхозда ветсанитар булып эшләде. Хуҗалык терлекләрен дәвалау буенча да авыл халкына игелекле булды. Зөлбоһар апа төрле эшләрдә булды. Хәйдәр тормышын читтә корды. Госман Мәгъфүрәгә өйләнеп, механизатор һәм элктросврщик булып эшләде. Ике кызлары укытучы. Читтә тормыш кордылар. Айрат яшь вакытта вафат булды. Айнур терлекчелектә эшли. Илшат авылда тракторчы. Сүрия белән трмыш корып 2 бала үстерәләр. Сүрия сыер савучы. Илфат терлекчелектә эшли. Әлфия белән тормыш корып 2 бала үстерәләр.
66. Мәгърифә апа әнисе белән яшәде. Ялгызы гына кыз үстерде. Нурия Көшкәтбаш авылына тормышка чыкты. Балалар үстерде.
Тәритип номеры хуҗалык кенәгәсендә шулай язылган.
76. Шәрәфи абый сугыш ветераны, авыл советы рәисе, бригадир кебек җитәкче эшләрдә эшләгән. Сәбехел апа колхозда төрле эшләрдә булган. Гафетдин, Гафифә, Хәтирә, Самат тормышларын читтә кордылар. Гайфетдин абый Роза апа белән трмыш корып 7 бала үстерделәр. Халидә Васыйлга, Халисә Зөфәргә, Салисә Рамилгә (Казанда) тормышка чыкты. Хәмидә Казанда эшли. Хәлил Руфиягә өйләнеп 3 бала үстерәләр. Хәлил колхозда зоотехник, Руфия мәктәптә повар. Хәбир Рәсүләгә өйләнеп 2 бала үстерәләр. Хәбир механизатор һәм терлекче. Рәсүлә тәрбияче булып эшли. Хәниф Гөлнара белән тормыш корып ул һәм кыз үстерәләр. Хәниф колхозда гараж һәм склад мөдире, Гөлнара мәктәптә вожатый булып эшли.
77. Гаделшиннарның авылда тамырлары калмады.
78. Шиһабетдин абый сугыш ветераны, озак еллар урманчы булып эшләде. Рәбига апа колхозның төрле эшләрен башкарды. Заһретдин абыйның башка балалары авылда калмаган. Равилә Шамилгә тормышка чыкты. Рафаэль Галия белән тормыш корып яшәделәр. Рафаэль озак еллар шофер, аннары терлекче, Галия алдынгы терлекче булып эшләде.
79. Гыйлаж тормышын читтә корды. Офицер булып, армиядә хезмәт итте. Фәрзәнә апа колхозда эшләде. Бер ул һәм 2 кыз үстерде. Кызлар тормышка чыгып, читкә киттеләр. Кадим Гөлнурга өйләнеп 2 бала үстерделәр. Кадим механизатор булып эшли. Гөлнур клуб мөдире булып эшләде, хәзер китапханәче. Кызлары Ләйсән инглиз теле укытучысы.
80. Нурзада адый белән Мәймүнә апа икесе дә тракторчы, комбайнчы һәм шофер булып эшләделәр. Колхозга эшенә зур хезмәт куйдылар. Нурзада абый сугыш ветераны. 3 ул үстерделәр. Солтан яшьли вафат булды. Галим Фагыйлә белән тормыш корып, 3 балалары булды. Галим яшьли вафат булды. Фагыйлә балаларын ялгыз үстерде. Колхозда баш бухгалтер булып эшләде. Кызы укытучы тормышка чыгып читкә китте. Бер улы Гадил - токарь. Икенче улы Рамил Элмирага өйләнеп, ике бала үстерәләр. Рамил шофер, Эльмира медфельдшер булып эшли.
81. Низами абзыйларның кызы Бәдәр апа трмышка чыгып башка планда яшәде. Бу нигездә нәсел тамырлары калмады.
82. Әхмәтвәли абзый гражданнар сугышында катнашкан. Сугыштан соң авыл мулласы хезмәтен башкарды. Авылда балалары һәм нәсел тамырлары калмады.
83. Гөлбану апа колхозда төрле эштә эшләде. Балалары читкә китеп тормыш кордылар. Дания (Бадукшина) 1998-2000 елларда авылга кайтып яшәде.
84. Кашшаф абый сугыш ветераны, авыл советы рәисе һәм башка җитәкче эшләрдә булды. Галия апа төрле эшләрдә булды. Гыйззәтбану апа Рашад абыйга тормышка чыкты. Кашшаф абый һәм Галия апа 6 бала үстерделәр. Гөлнур, Гөлназ, Рифхәт тормышларын читтә кордылар. Рузилә Шәрифуллага тормышка чыкты. Мәсхүт Тәскирәгә өйләнеп 3 бала үстерделәр. Расих механизатор булып эшли. Рәсилә ПТУда укый. Олы уллары Рафис Рәмзия белән тормыш корып 3 бала үстерәләр. Рафис агроном. Тракторчы булып эшли. Рәмзия мәктәптә хуҗалык мөдире. Котдус Гөлфия белән тормыш корып 3 бала үстерделәр. Уллыры Рөстәм терлекчелектә эшли, Рәсим балачакта авариядә вафат, кызлары Айгөл балачакта авырып вафат булды.
85. Гайфетдин абый белән Гөлсем апа тигез гомер итеп яшәделәр. Гайфетдин абый сугыш ветераны, озак еллар колхоз рәисе урынбасары булып эшләде. Кешеләр гозеренә игътибарлы булды. Гөлсем апа төрле эштә булды. Гайфетдин абый белән Гөлсем апа үзләренең 4 баласын һәм абыйсының 3 баласын (Фәния, Хәйдәр, Гөлфирә) һәм Гөлфирәнең кызын (Роза) тәрбияләп үстерделәр. Зөлфия Тәбрискә тормышка чыкты. Гаяз ветсанитар иде. Фаягөлгә өйләнеп яшәде. Яшьли вафат булды. Ике кызы калды. Гаязның энесе Әхмәт Фаягөлгә өйләнеп, тагын ике малай алып кайттылар, 4 бала тәрбияләп үстерделәр. Кызлары Гөлчәчәк Айдарга трмышка чыкты, Гүзәл Рамилгә тормышка чыкты. Уллары укыйлар. Әхмәт башта шофер, инженер булып эшләде, хәзер колхоз рәисе. Фаягөл озак еллар буе колхоз бухгалтериясендә экономист.
86. Гафифә апа колхозда терлекчелектә эшләде. Ире сугыш кырында калды. Ялгызы 4 бала тәрбияләп үстерде. Рәис, Рәйсә, Камил тормышларын читтә кордылар. Равил абый Өрфәйдә апага өйләнеп ул һәм кыз үстерделәр. Уллары балачакта вафат булды. Кызлары Әлфинур тормышын Казанда корды.
87. Рабига апа колхозда эшләде. Ире вафатыннан соң балаларын ялгыз тәрбияләде. Асия апа Мари иленә тормышка чыкты. Наҗия апа колхозда плугорист булып озак еллар эшләп инвалидлык алды. Габделбәр абый Наилә апа белән тормыш корып 5 бала үстерделәр. Габделбәр абый озак еллар тимерче булып, Наилә апа почта бүлеге начальнигы булып авыл халкына игелекле булдылар. Гөлфирә һәм Гөлнур тормышка чыгып читкә киттеләр. Гөлсинә Зиннурга тормышка чыкты. Илфар төп йортта, шофер булып эшли. Илдар Рәйханәгә өйләнеп 3 бала үстерәләр. Илдар озак еллар колхозда сөт ташу машинасында шофер. Рәйханә укытучы.
Калган хуҗалыкларны тулысынча белмәү сәбәпле анализлап булмады. 2000-2002 еллар.
30 октябрь — сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне
Достарыңызбен бөлісу: |