Т ирән тамырлы түНТӘрем тирән тамырлы түНТӘрем™ ˜ тирән тамырлы түНТӘрем



бет3/8
Дата12.07.2016
өлшемі0.94 Mb.
#195127
1   2   3   4   5   6   7   8

Кайбер хатлар

Исәнмесез,

хөрмәтле Мөбарәк абый!

Сезнең Түнтәргә җибәргән хатыгызны алдык. Туган авылны онытмыйча хат язуыгыз һәм үзегез турында искә төшерүегез өчен рәхмәт.

Соң булса да, Сезне бөек Җиңүнең 55 еллыгы белән кайнар тәбрик итәбез, Сезгә нык сәламәтлек, ак бәхетләр һәм тыныч тормыш теләп калабыз.

Хөрмәтле Мөбарәк абый! Сез үпкәләмәгез инде. Дөнья шундый бит инде ул. Көн туса күп мәшәкатьләр белән яшибез. Кеше күңеле юктан гына да куана, юктан гына да хәтер кала.

Түнтәр халкы, бигрәк тә без, өлкәнрәк яшьтәге кешеләр, Сезне ишетеп яхшы беләбез. Мин үзем Сезне күреп белмәсәм дә, мәрхүм әтиегезне, Хәбибрахман бабайны, күреп белә идем. Ул минем хәтердә бик тә кешелекле, ипле, сабыр бабай булып уелып калган. Без малай чагында, җәй көннәрендә Исхак бай янындагы ашлык эшкәртү, чистарту ындырында эшләгәндә, аның да шунда эшләгәне истә.

Түнтәр авылы халкы өчен, бигрәк тә авыл шоферлары өчен, Сезнең һәрвакыт игелекле гамәлләр кылганыгызны мин яхшы беләм. Моны башкалар да истән чыгармыйдыр дип уйлыйм.

Без Сезгә 1999 елның декабрендә үткән мәктәбебезнең 200 еллык юбилеена да чакыру җибәргән идек. Кайта алмадыгызмы, бәлки җае да булмагандыр.

Хөрмәтле Мөбарәк абый! Сезнең турыда “Доверие и безопасность” дигән газетада да “Сменил китель на милицейский” дигән мәкалә дә басылып чыкты. Авыл музеена куярга дип, мин ул газетаны да алып куйган идем. Сез җибәргән хатны һәм газетаны да авыл музеена экспонат итеп куябыз. Яшьләр, Түнтәрнең шундый горурланырлык уллары бар икәнен белсеннәр!

Сез монан 4 ел элек авылга кайткан вакытта, Бөек Ватан сугышыннан җиңеп кайтучы авылдашлар исемлеген китапханәдә күргән булгансыздыр. Ул исемлек тулы түгел иде. Хәзерге көндә мәктәп булып торган иске мәчет бинасында авыл музее ачып җибәрдек. Анда авылыбызның үткәне турында, кешеләре турында шактый мәгълүмат туплана. Хәтер китаплары, Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар, сугыштан җиңеп кайтучылар исемлекләре, тыл батырлары, гомумән, авыл һәм аның кешеләре турында мәгълүматлар туплау эшен алып барабыз.

Алга таба шундый планыбыз да бар: авыл тарихы, аның кешеләре турында китап эшләргә уйлыйбыз. Сезнең турыда килгән әлеге материаллар, ул китапта, һичшиксез, урын алыр дип беләм. Әмма безгә бу мәгълүматлар гына аз. Әгәр дә Сез вакыт табып, әти-әниләрегез, әби-бабайларыгыз, үзегез белгән кадәр нәсел туганнарыгыз хакында да, үзегезнең гаиләгез турында да, киңрәк итеп безгә мәгълүматлар язып җибәрә алсагыз, без бик шат булыр идек.

Авылга кунакка кайтыгыз. Шәхсән мин үзем Сезне үзебезгә кунак итеп чакырам. Минем әтием Шәкүрне һәм сугыш елында тимерче булып эшләгән әниемне — Гыйльмиҗамалны, бәлки, хәтерлисездер. Безнең йорт Пәләк урамында. Безнең туганыбыз Нәсимә җиңги Галимә тәтә белән (ул сезнең күршегезме, туганыгыз идеме, белмим.) бик дус булганнарын гына беләм. Сәламәтлегегез булганда кайтыгыз, бер сөйләшеп утырырбыз.

Сезгә олы ихтирам белән, Рәфхәт Зарипов.

Мин үзем мәктәптә укытучы булып эшлим, авыл музеен оештыручы, авыл тарихын җәмәгать башлангычында туплау буенча эш оештырам.

Кабат сәлам белән, Сезне ихтирам итеп, сәламәтлек теләп калам.

8 июнь 2000 ел.
Коллективу редакции Книги Памяти

Выражаю сердечное спасибо за большую трудоемкую работу по созданию томов Книги Памяти. Мы, представители дер Тюнтерь Балтасинского района РТ, получили по 1 экземпляру книг 23-1 и 23-2 тома. За что большое спасибо. Мы рады тому, что почти все наши уроженцы дер Тюнтерь погибшие во время Великой Отечественной войны уже включены в дополнительные тома. Кроме двух фамилий, что имеется в нашем списке.

Хакимзянов Габдрахман Хакимзянович

Мустафин Нурзада Мустафович (их у нас двое: один 1901 г.р., другой 1905 г.р. фамилии, имена и отчества одинакоы)

уроженцы дер Тюнтерь Балтасинского района.

Очень сожалеем то, что тиражи дополнительных томов очень малы. Их достанется только по 1 на 10 родственников погибших.

Еще раз большое спасибо за все!

С уважением, Зарипов Р.Ш., учитель Тюнтерской средней школы Балтасинского района.
Уважаемые сотрудники редакции “Книги Памяти”!

Получил Ваше письмо от 21 марта 2000г.. Очень благодарен за Ваш такой оперативный ответ.

Я очень рад, что Вы нашли сведения о нашем погибшем воине Хакимзянове Габдрахмане Хакимзяновиче, 1903 г.р. ур. д. Тюнтерь, призван Ципьинским РВК, рядовой, который пропал без вести в 03.1942г. Дополнительных данных, про него мы ничего не имеем. Но потверждаем, что он действительно из нашей деревни, все то что Вы написали все совпадает.

На счет второго воина сообщаем следующее: Мустафин Нурзада Мустафович, который включен в 6 том, действительно 1899 года рождения, в скобках данные 1901 г.р. ошибочно, действительно захоронен в Ленинградской области, родные там побывали. Что там написано умер в плену - ошибочно.

Второй однофамилец Мустафин Нурзада Мустафович, 1904 г.р (может быть 1901 г.р.) тоже погиб, но уже в плену. Высылаю Вам дубликат извещения, выданный Балтасинским РВК, где написано что он умер в плену 16.12.1943 г. шталаг 326, Штуккенброкк, ФРГ. Дополнительных данных не имеем.

Я думаю, что Вы и этого воина, после потверждения другими архивными материалами, включите в 30 том.

Я Вам очень благодарен, что Вы так отзывчиво работаете со мной. Те тома 23-1 и 23-2 с дополнительным списком я передаю в музей нашего села дер. Тюнтерь. Кроме того я написал заметку в районную газету, сообщил что вышли такие дополнительные тома, что мол в редакции “Книги Памяти” работают очень отзывчивые люди. В эти тома включены около 700 воинов, из деревень Балтасинского района. Могут еще родные из других деревень обращаться с помощью Вам. Что можете, то и поможете.

Вам еще одна Вам личная просьба: Мой отец Зарипов Шакур Зарипович, 1908 г.р. уже включен в 6 том. Но у нас и в военкомате нет никаких данных, кроме того, что он погиб в феврале 1942 г. Мне известно, что он побывал в сборном пункте Сослонгер с августа 1941 г. по январь 1942 г. У него последнее письмо было с поезда, по пути отправления на фронт. Нельзя ли будет через архивы узнать, что он на каких фронтах был, в каких частях кем воевал, может удастся установить место гибели или место захоронения. И для него я заполняю анкету запрос.

С уважением Вам,

Зарипов Рафхат Шакурович, учитель, организатор сельского музея.

27 марта 2000 года

422042 Татарстан

Балтасинский район, дер Тюнтерь.
Хәтер” китабының өстәмә томнары басылып чыкты

Моннан 5 ел элек Балтач районыннан сугышка китеп, сугыш кырларыннан кайта алмаган райондашларыбыз теркәлгән “Хәтер” китабының 6 нчы томы басылып чыккан иде. Һәлак булган шактый авылдашыбызның да исем фамилиясе анда кертелмәгән булып чыкты. “Хәтер” китабы редакциясенә, аларны барлап, без дә хат юлладык. 1998 елда һәм 1999 ел ахырында өстәмә исемлекләр белән “Хәтер” китабының 23-1 һәм 23-2 томнары басылды. Бу томнарда барлыгы 30 мең чамасы Ватан сугышында һәлак булган Татарстан шәһитләре исемлеге бирелгән. Шуның якынча 700 е безнең Балтач районыннан. Өстәмә исемлекккә кертелгән ике генә фамилиягә тукталыйк. Зариповлардан: Шодадан Әхәт һәм Вәзыйх, Балтачтан Әмир, Арбаштан Камил һәм Нәкыйп, Пыжмарадан Нәби һәм Якуп, Чутайдан Фатыйх, Шеңшеңәрдән Һади. Ә менә Сафин фамилияле Кунырдан 4 кеше өстәмә исемлектә бар: Гафиулла, Мәгъсүмҗан, Мөбарәк һәм Равил. Исемлек безнең авылдашлар белән дә тулыланган. Мәсәлән, Сәйфуллинлар 4 бертуган сугыш кырыннан кайтмады. Гобәйдулла һәм Миңлемулла 6 томга кертелгән булса, Габдулла белән Заһидулла 23-2 томга керделәр. Түнтәрнең ике адаш Хәбибулла абзыйлардан 7 егет сугышка китә һәм әйләнеп кайта алмый. Шул ир-егетләрнең Габделхак исемлесе баштагы китапка кертелмәгән иде. Хәзер ул да өстәмә томда. Кермичә калган башкалар да кертелгән. Без уйлаганча бик гади түгел. Җибәрелгән өстәмә исемлекне, җирле үзидарә мөһер белән расланган булса да, Үзәк хәрби архив материаллары белән расланмаса, “Хәтер” китабына керә алмый. Безнең һәйкәлебезгә уелган 2 исем фамилиябез китапка һаман да кереп җитмәгән. Военкомат һәм туганнары аша тагын бер кат барлап, “Хәтер“ редакциясе белән элемтәгә кергәч, алары да ачыклану алдында. Алар соңгы 30 томга кертеләчәк. Шунысы аяныч, өстәмә томнарның тиражы бик кечкенә. Балтач районы кешеләре кертелгән (безнең районнан 6902 һәм Баулы районыннан 8216 кеше) 6 нчы том 15 мең тираж белән чыгарылган булса, бөтен Татарстаннан 30 мең кеше кертелгән өстәмә томнарның берсе ике мең, икенчесе бер мең ярым тиражда гына басылган.

Райондашлар колагына шуны хәбәр итәргә телим. Кемнәрнеңдер сугыштан кайтмаган әтисе яки якын туганы, күршесе яки авылдашы башта чыккан 6 нчы томга кертелмәгән булса, ул исем фамилия өстәмә томнарда булырга мөмкин. “Хәтер” китабы редакциясеннән 21 март датасы белән җибәрелгән хатта: “Әлегә редакциядә 23-1 һәм 23-2 өстәмә томнарның калганнары бар. Андагы исемлектә якын туганнары кертелгән гаиләләргә берәр данә бирә алабыз” дип яздылар. Түнтәр авыл музеена берәр данә бирделәр. Бушлай билгеле. Кызыксынган иптәшләрнең мөмкинлектән файдаланып калуын теләр идем. Алар аны почта аша җибәрми. Барып алу кирәк. Адресы: 410014, Кремль а/я 54, “Хәтер” китабы редакциясе. телефон: 92-21-20. Әгәр дә сез кызыксынган кеше өстәмә томнарга да кертелмәгән булса, Үзәк архивлардан эзләтү өчен булган кадәр мәгълүматларны туплап, турыдан-туры “Хәтер” китабы редакциясенә хат язарга кирәк. Быел “Хәтер” китабының өстәмә исемлекләр белән соңгы томы басылачак. Бөек Ватан сугышында һәлак булып, безгә билгеле булган бер генә якташыбыз да изге китапка кермичә калмасын иде. “Хәтер” китабы редакциясе хезмәткәрләре мөрәҗәгать иткән һәркемгә ярдәм итәргә әзер торалар.

25 март 2000 ел.


Мин ничек фермер булмыйча калдым

Уены-чыны бергә.

Бу хәл моннан 16 ел чамасы элек булды. Ул вакытта илдә фермерлык турында сүз юк иде. Коммунистлар партиясенең гөрләп эшләп торган чагы. Шулай булуга карамастан, Горбачев илне үзгәртеп кору турында бик тәфсилләп күп сөйли башлады. Партия җыелышларына килгән югарыгы буын вәкилләре “Үзгәртүләрне һәркем үзеннән башларга тиеш” дип тәкърарлады. Колхозларда мәҗбүри рәвештә диярлек, терлекчелек фермаларында, кырчылык бригадаларында, “аренда подряд”лары барлыкка килде.

Мин дә үземне “үзгәртеп корырга” булдым. “Советская Татария” газетасына түбәндәге эчтәлектәге хат юлладым: “Мин механизатор. Колхоздан арендага 100 гектар җир алып, аренда подряды тәртибендә аерым эшләргә телим. Шул җиргә мин люцерна чәчеп, үлән орлыгы җитештерү буенча специальләшергә телим. Мөмкин булса, миңа шушы юнәлештә эш башлау өчен экономик исәп-хисаплар алуда ярдәм итә алмассызмы икән?”

Ул вакыт чын совет власте заманы. Бер хатны да җавапсыз калдырмыйлар. Квалификацияле җавап өчен акча да сорамыйлар. Көттереп булса да, өч айдан соң җавап хаты килеп төште. Хат республиканың үлән орлыгы җитештерү буенча фәнни оешмасыннан иде. Машинкада басылган 10 битлек язмада бик төгәл исәп-хисаплар бирелгән. Мин бу мәгълүматларны ныклап өйрәндем.

Информациядә үлән орлыгы җитештерүнең авыл хуҗалыгында иң табышлы тармак булуы әйтелә. Люцерна һәм костер үләне орлыклары җитештерү буенча конкрет исәп-хисаплар бирелә. Республика буенча люцерна орлыгы уңышы алу соңгы 5 елда уртача 3 центнер булган. Орлыкны ул вакыттагы сату бәясе дә күрсәтелгән. Исәп-хисаплар 7 еллык периодка исәпләнгән. Чөнки күпьеллык үлән орлыгын бер елда чәчеп шул елда гына уңыш алып булмый. Бер чәчкән участоктан икенче елдан башлап, 7 елга кадәр уңыш алырга мөмкин. Иң зур күрсәткечләр 3-4-5 елларга туры килә. Исәп-хисапларда әнә шул 7 ел өчен бөтен төр расходлар җыелмасы күрсәтелгән. Техниканы арендалау, аларны ремонтлау һәм амортизация чыгымнары; ягулык-майлау материаллары, ашламалар һәм һәртөрле агу-химикатларның бәяләре; комбайн суктырган орлыкны ташу һәм аны чистарту бәяләре һәм башкалар һәм башкалар.

Мин үзем механизатор буларак, җирне эшкәртергә, чәчәргә тиеш булам. Аннары механизатор буларак, “үз басуымны” тәрбияләп тотарга: тырмаларга, ашламалар кертергә, киң рәтле итеп чәчелгән очракта рәт араларын эшкәртергә, агу-химикатлар сибәргә, комбайнга утырып уңышны җыярга һәм башкалар, һәм башкалар. Гомумән алганда җир һәм үсемлек басуы чын-чынлап минеке булырга тиеш. Әйтерсең лә бу җирдә бригадирның да, колхоз рәисенең дә дәхеле юк. Билгеле, басуга ашлама чыгару, комбайннан суктырылган орлыкны алып кайту колхоз бригадасы тарафыннан башкарылырга тиеш. Аңлашыладыр, ашлама чәчкән тракторчы берүк вакытта басуга ашлама чыгара алмый. Комбайнда эшләгәндә, сугылган орлыкны ташый да алмый.

Бөтен төр исәп-хисаплар сумнар һәм тиеннәр белән чыгарыла. Ахырдан механизаторга, миңа була инде, тиешле хезмәт хакын исәпли. Хезмәт хакы колхозларның уртача расценкаларыннан чыгып куелган иде. Моның өстәмәсенә бригадирлык өчен дә тиешле хак саналган. Чөнки минем өстән бригадир күзәтчелек итми икән. Тиешле договорда күрсәтелгәнчә уңыш алган өчен премия дә бар әле. Нәкъ социализмдагыча! Ул вакытта без чыннан да социализмда яши идек.

Мине иң гаҗәпләндергәне ахыргы битләрдәге исәп-хисаплар иде. Ул саннар минем хәтеремдә яхшы ук уелып калган. Минем еллык уртача хезмәт хакым, бөтен төр премияләрне дә кертеп, айга 180 сум тирәсе чыга. Эш күләме ел дәвамында булмаганлыгын истә тотсаң, ул еллар өчен бу начар акча түгел. Шунысы гаҗәп: миңа түләнә торган хезмәт хаклары минем хезмәтем нәтиҗәсендә барлыкка китерелгән барлык саф табышның бары тик 7 (җиде!) %ын гына тәшкил итә. Анда бернинди налоглар турында күрсәтелмәгән. Хәзерге үлчәмнәргә салсак, әйтик саф табышның 40 %ы налогларга китте ди дә, тагын 10 %ы административ-идарә аппаратына китте ди. Аннан соң да саф табышның калган 53 %ы кала. Менә бит хикмәт нәрсәдә? Шулай булгач, мондый шартларда миңа арендатор булып эшләүнең ни пычагыма кирәге бар!

Бүгенге күзлектән чыгып, үзеңне үлән орлыгы җитештерүче фермер дип күз алдына китереп, бераз фикерләп карыйк. Җир алдың ди, трактор, комбайн һәм башка техника сатып алдың ди... ди, ди. Акчаң бармы, яки сиңа ссуда бирәбез дип торалармы? Буш хыял бу. Үстереп-үстереп, үлән орлыгын берничә тонна гына булганда да ул череп бетәргә мөмкин. Аны чистартырга, киптерергә, сакларга һәм тагын да әһәмиятлесе, сата белергә кирәк. Җир биргән очракта да сиңа җирнең иң начар урындагысын, басу түрендәгесен бирәчәкләр. Басу түрендә орлыклык участок алудан өч тиенлек тә файда юк. Үлән орлыгы уңышы алу өчен иң беренче аны серкәләндерүче кирәк. Чит илләрдә эш шулай куелган: үлән орлыгы җитештерүче фермер бу участок янына куелган умарталарның хуҗасына килешү нигезендә орлыкны серкәләндергән өчен үзе түли. Чөнки умартачы алган бал табышына караганда серкәләндерелгән үлән орлыгы табышы күп мәртәбә артыграк. Ә бездә киресенчә. Кайбер колхоз рәисләре умартачыларның файда алуыннан күпсенеп, үлән орлыгы участогын авылдан читтәрәк калдырырга тырышалар.

Үлән орлыгы җитештерү табышлы тармакка әйләнсен өчен сиңа ак юл бирерләр микән?

Бәлки 15-20 елдан соң авылларда колхозлар таралып бетәр. Бары тик фермерлар һәм шәхси җитештерүчеләр генә калыр. Техниканы теләсә кайсы фермерга чын арендага бирүче, фермерлар өчен аерым хезмәт күрсәтүче шәхси оешмалар булырга мөмкин. Ул вакытта, бәлки, теләгән, мөмкинлеге булган фермер үзенчә эшли алыр. Дөрес, ул вакытта да конкуренция булыр. Әмма бүгенге кебек монополия кочагында түгел. Бүгенге фермер бер яктан дәүләт монополиясе карамагында булса, икенче яктан авылдагы күмәк хуҗалыклар монополиясе кармагында.

Авылда тагын да үзгәртеп корулар булыр әле! Булыр. Без гомер буе үзгәртеп корулар белән хозурланып яшибез бит!

2000
Салаватка сорау

(Җырчы Салават Фәтхетдинов «Ватаным Татарстан» газетасы аша үзе үткәргән «Безгә Салават кирәк» дигән бәйге буенча язылган хат. Хатка Салават үзе ТНВ каналы аша җавап бирде һәм җыр тексты «Безгә Салават кирәк» исемле китапта басылып чыкты.)

Салават туганкай!

Сиңа беренче сорау: Һәрбер йолдызның үз биеклегенә күтәрелү, шул урында тору һәм нихәл итәсең! — синнән генә калмаган — әкренләп сүнү периоды була. Синең күтәрелә башлавыңа 15 ел. Минем уемча, әле син һаман да күтәрелү стадиясендә. Синеңчә ничек? Калган стадияләре кайсы елларга туры килер дип фаразлыйсың?

Җыр тексты җибәрәм. Билгеле, синдә моңа ошашлы җыр текстларына кытлык юктыр. Шигырь чын күңелдән языла. Бу текст та ихластан язылды. Бу текст белән җыр иҗат итү мөмкин дип уйлыйсызмы? Монысы икенче сорау. Ихластан сорауга ихластан җавап бирерсез дип ышанам.

Ихтирам белән, ветеран укытучы Рәфхәт Зарипов.
Безгә Салават кирәк

Галәм киңлекләрен үтеп,

Сузыла җыр агышы.

Тәнебезгә сихәт бирә

Шул Салават тавышы.
Кушымта:

Татарның милли күгендә

Андый йолдызлар сирәк.

Рухи көч, куәт алырга

Безгә Салават кирәк!
Чәчкәләр күзләрен кыса

Аларда җыр сагышы.

Мәхәббәт иңдерә безгә

Шул Салават тавышы.

Кушымта.
Сандугач та юлга чыккан

Җыр тыңларга очышы.

Өлкәннәрне дә яшәртә

Шул Салават тавышы.

Кушымта.
Бал дисәң — бер кими, кашык тыксаң — өч кими

Җәй уртасы. Болын-елгаларда, урманнарда, бигрәк тә умарталыкларда бал исе. Июльнең беренче яртысында умартадан суыртылган бал — үтә шифалы, сыйфатлы бал ул. Төрле чәчәкләрдән җыелганы. “Бал бизнесы” белән шөгыльләнмәсәм дә, бу өлкәдә минем дә бераз тәҗрибәм бар. Өч-дүрт баштан артмаса да, мин 30 елдан артык умартачылык белән шөгыльләнәм. Элек-электән һәвәскәр умартачылык белән зыялы кешеләр шөгыльләнгәннәр. Бу исемлектә мин озак еллар мәктәп директорлары булып эшләгән Балтачтагы Фәрзи ага Гыймадиевны, Карадугандагы Бакый ага Зиятдиновны, Чепьяда диретор булып эшләгән Ягъфәр ага Яппаровны һәм башка бик күпләрне саный алам. Шулай да, умартачылардан бик сирәк кеше генә үз тәҗрибәләрен башкалар белән уртаклашуны кирәк дип саный. Массакүләм матбугат битләрендә бу темага эчкерсез язмалар бик сирәк басыла.

Бал белән хәрәмләшүләр, сыйфатсыз бал турында да язгалыйр. Балның сыйфаты нәрсәләрдән бәйле соң? Сыйфатсыз бал ничек барлыкка килә? Менә шушы сорауларга умартачы күзлегеннән җавап биреп, кайбер серләремне чишәргә уйлыйм. Мин үзем “умартачы үзе җитештергән балга нәрсәдер кушадыр” дигән фикер белән килешмим. Саф бал булганда да, аның сыйфаты төрлечә булырга мөмкин. Сыер имчәгеннән бары тик сыйфатлы сөт чыккан шикелле, умартадан да нигездә сыйфатлы бал алына. Нинди шартларда савылуы, нинди савытта ничек саклануына карап, сөтнең сыйфаты берничә сәгатьтә дә кискен үзгәрергә мөмкин икәнен яхшы беләбез. “Балны саклау вакыты чикләнми” дип язалар. Әмма ул, билгеле бер шартлар үтәлсә генә дөрес. Бу — яхшы сыйфатлы булып криссталашкан һәм алга таба да тиешле шартларда сакланса гына шулай.

Сыер сөтенең тәме һәм куелыгы, бу сыерның токымыннан һәм аны нинди азык белән туендырудан да бәйле. Балның тәме дә шулай. Иң беренче, умарта кортларының токымыннан бәйле. Безнең якта иң сыйфатлы балны үзебезнең җирле токым кортлары бирә. “Кавказ”, “краин” яки башка токымнар җыйган балның төсе дә аксыл була, тәме дә кайтынкы. Аларның борыннары озын булганлыктан, чәчәк таҗының эченәрәк үтеп керәләр һәм “безнекеләр”некенә караганда нектарны да күбрәк җыялар. Иң сыйфатлы бал төрле-төрле кыр һәм болын чәчәкләреннән җыелганы. Күләгәдә үскән урман печәненең сыйфаты түбән булган кебек, урман чәчәкләреннән җыелган бал да, тәмгә кайтышрак була. Люцерна яки карабодай чәчәкләреннән җыелган балның да тәме дә, төсе дә матур була. Ә менә көнбагыштан җыелганы бераз кайтыш. Гадәттә, безнең бал кортлары алда саналган чәчәкләрдән аерым-аерым гына нектар җыймыйар. Күпчелек вакытта алар катнашкан була. Әмма иң беренче, ягъни июль аеның беренче яртысында суыртылган бал иң югары сыйфатлы — “чәчәк балы” дип санала. Соңгы ун-егерме елда күмәк хуҗалыкларда рапс культурасы игелә башлады. Рапс нектарны күп бирә. Аннан бал табышы зур булырга мөмкин. Әмма рапс балы төсе белән дә, сыйфаты белән дә түбән дәрәҗәдә булуы белән башка чәчәкләрдән җыелган балдан нык аерылып тора. Рапс балы тиз “утыра”, ягъни криссталлаша. Шуңа күрә чиста рапс балы умарта кортларының үзләренә кышлыкка калдыру өчен дә зарарлы. Кайбер елларда, август ае ахырында агач яфракларына “чык балы” төшә. Кортлар аны да җыя. “Чык бал”ын галимнәр микроэлеменларга бай дип санап, кеше организмы өчен бигрәк тә файдалы дип саныйлар. Әмма төсе, рәвеше буенча “утырган” чык балы йомшак аксыл сагызга ошый. Матур да булмый, тәмгә дә кайтыш була. Мондый бал да умарта кортларына кыш чыгу өчен зарарлы санала. Балның чәчәкләрдән җыелганмы икәнен белүнең гади генә ысулы бар. Бер аш кашыгы балны бер стакан салкын суда изеп бетерәсең. Баллы суны ун минутлап тоңдыргач, икенче савытка бушатасың, беренче савыт төбенә чәчәк серкәләре ябышып кала. Аларны зурайткыч пыяла ярдәмендә күреп була. Хәтта аларны микроскоптан карап, балның нинди чәчәкләрдән җыелганың да белергә мөмкин. Һәрбер төр чәчәкнең серкәсе үзенчәлекле формада була.

Безнең якларда күмәк хуҗалык умарталыкларында бер оядан уртача 10 кг чамасы бал алалар. Бу сан 15 кг-га җитсә, ул бик яхшы санала. Һәвәскәр умартачылар исә бер оядан уртача 15-20 кг ала. Кайбер елларда бу күрсәткеч 25-30 кг-га да җитә. Биредәге сан уртача ул. Бер умарталыкта 4-5 баш булганда да берсе 20кг биргәндә, икенчесе 5 кг белән чикләнергә мөмкин. Уңышлы елда исә, көчсезе 10 кг бирсә, көчлеләре 40-50 кг-га кадәр бирергә мөмкин. Себердә, Ерак Көнчыгышта, яки Россиянең башка кайбер зоналарында бер умартадан уртача 80-120 кг-га кадәр дә бал алалар. Әмма ул зоналарда җыелган бал безнең балдан сыйфаты белән бик нык аерылып тора. Мактау ягына түгел билгеле. Хәтта бездә дә, бал уңышы югары булган саен аның сыйфаты түбәнрәк була. Бу бәхәссез. Бер үк сыер да, сөтне күбрәк биргән саен, ул сөтнең майлылыгы түбәнрәк була.

Гадәттә, умартачылар бал кортларына шикәр комыннан ширбәт бирәләр. Моны кайберәүләр балы да “шикәрле” була дип уйлый. “Саран умартачының кортлары үрчеми дә, бал да бирми” дигән әйтем бар. Кортлар ашауга туенмаса, чыннан да шулай. Ояда бал запасы әз калган саен, кортлар балны әзрәк ашыйлар, көчәя алмыйлар, сезон килеп җиткәч, балны да күп җыя алмыйлар. Тәҗрибәле умартачылар яз көне, кортлар үрчегәндә (апрель ахыры, майның беренсе яртысында) бер ояга уртача 3-5 кг, көз көне кышка хәзерләгәндә (сентябрь аенда) 5-8 кг шикәр белән сироп ясап бирәләр. Күпме бу, әзме? Бу шикәр бал составына керәме? Галимнәр менә мондый саннар бирә. Бер умарта гаиләсе үзенә туклану өчен бер елда уртача 120 кг бал тота. Шуның 30 кг-ы кышкы чорда (сентябрь-апрель), 30 кг-ы көчәю чорында (май-июньдә), 60 кг-ы бал җыю чорында (июль-август). Шулай булгач, алда язганча яз-көз айларында кортларны ныгыту өчен бирелгән шикәр сиробы бал составында бернинди дә урын алмый дип әйтеп була. Шуны әйтик, бал җыйган вакытта корт 2 км ераклыкка оча икән, чыгып киткәндә шушы араны очу өчен кирәк кадәр бал алып (“заправка ясап”) китә. 5-6 км ераклыкка барып, алып кайткан бал бару-кайту өчен “тотылып” бетә. Тагын да ераккарак очса, ул зыянга эшли башлый.

Балның сыйфаты умартачы эшчәнлегеннән дә бәйле. Иң беренче ояның, рамнарның кәрәзләрнең чисталыннан тора. Аннары, бал суыру машинасының нинди булуыннан бәйле. Иң яхшысы машинаның күгәрми торган металлдан булуы. Цинкланган корпуска, тимердән эшләнгән детальләргә яки тимер сеткаларга бәрелеп ярты сәгать кенә торганда да, балның сыйфатына зыян килә. Бал салынган эмаль савытның бәләкәй генә ватылган өлеше булса да, тимергә тиеп торган сыек бал тимер белән бик тиз реакциягә керә һәм карая башлый. Пыяла банкада яктыда торган бал да, берникадәр вакыттан төсен югалта. Начар исле әйберләр янында ныклап ябылмаган бал бик тиз үзенә начар исне сеңдерә һәм бик нык сыйфатын югалта. Дымлы урында (базда, подвалда) торганда бал һавадагы дымны үзенә суыра башлый, сыйфатын югалта, хәтта күпчергә дә мөмкин. Ачык савытка салынган балны бер генә тәүлеккә суыткычка куйсаң да, ул кискен тәмсезләнә. Иң яхшысы, балны коры урында, ябык савытта, бүлмә температурасында саклау. Күрәсез, сыйфатлы бал сатып алсаң да, дөрес сакламасаң, ул хәтта кыска вакытта да бозылырга мөмкин. Безнең борынгы бабайлар балны юкә агачыннан ясалган капкачлы агач кисмәкләрдә саклаганнар.

Балны умартадан суыртканда ул сыек була. Гадәттә, 20-30 көннән ул “утыра”, ягъни кристаллаша башлый. Кайберәүләр балны сыек вакытта яратып ашыйлар. Берничә ай дәвамында балны сыек килеш саклап була. Моның өчен аны суыртып алганнан соң бер-ике көн тоткач, пыяла банкага тутырып, калай капкач белән яхшы итеп ябып куярга кирәк. Кайберәүләр утырган балны җылытып сыеклыйлар. Бу очракта җылыту сулы савыт аша гына булырга һәм балның температурасы 60 градустан артмаска тиеш. Температура шуннан артканда, балның сыйфаты бөтенләй бозыла.

Кайвакыта умартачылар умартадан балны кәрәзләр бөтенләй дә печатьләнмәгән вакытта суырталар. Бал сыек була, кәрәздән аңсат чыга, кортлар да печатьләү өчен артык энергия сарыф итмиләр. Әмма мондый бал өлгереп җитмәгән була. Бал составындагы су нормадан күп була, мондый бал утырмый, тиз әчи. Сыйфатлы, печатьләнгән балның дымлылыгы 18-21%тан артмый. Суыртканда рамдагы бал өслеге мәйданнарының кимендә 40-50%ы печатьләнгән булу яхшы.

Умартачының эше болай да четерекле һәм мәшәкатьле. Моның өстенә өстәмә кыенлык тудыручылар да бар. Безнең илдә күп нәрсә киресенчә эшләнә. Үлән орлыгы басуларын авылдан еракта калдыралар. Печән урганда да умарта гаиләләренең бер өлеше кырыла. Ә менә чит илләрдә алай түгел. Бу яктан аларда ныклы тәртип. Алай гына да түгел, басуларга умарталарын куючыларга иген һәм орлык үстерүчеләр килешү нигезендә аренда хакын түли. Алар белә: бал кортлары серкәләндерү нәтиҗәсендә орлыктан алынган өстәмә табыш, җыелган бал табышына караганда күпкә югары була. Бездә бу турыда уйлап караучы да юк. Киресенчә, бал кортларының эш чорында теләсә ни вакытта чәчәкле үләннәргә, башка басу-кырларга агу-химикатларны күпләп, ничек туры килә, шулай сиптерәләр.

Кайсыдыр алыпсатар яки мошенник саф балга шикәр сиробы, он, крахмал яки манный ярмасы кушып, яисә тузганак чәчәгеннән кайнаткан ясалма балны чын бал дип сата һәм намуслы умартачыларны рәнҗетә иткән, моңа бер дә гаҗәпләнәсе юк. Бездә күп нәрсә ялганга корылган.

2006.
Сыйлы көнең — сыер белән

Аксубай районыннан Салих ага Зартдинов бик дөрес яза. Авылда сыер асрау елдан-ел кыйммәтләнә. Элек-электән авылда сыер асрау ул керем чыганагы булмады, яшәү рәвеше булды. Шәхси хуҗалыкта бер сыер асрап, пенсионер да, интеллигент та, хәтта колхозчы да (билгеле бер шартлар булмаса, бу шартлар соңа таба әйтелер) бернинди табыш ала алмый. Ә көченнән килгәндә авыл кешесе сыер тотарга тырыша. Чөнки сыер асрамасаң, авылда каймак та, катык та, эремчек тә сатып ала алмыйсың. Теләгән вакытында ит тә сатып алу мөмкин түгел. Бәрәңге бакчаңа, яшелчәгә, хәтта парник өчен тирес тә юнәтә алмыйсың. Якын туганнарың, яисә бик якын дусларың булмаса, сөт сатып алу мөмкинлеге дә булмаска мөмкин. Чөнки сөтне сөт җыючыга тапшыру отышлырак.

Редакция язганча “бик зур табыш” алу өчен, минем фикеремчә, авылда сыер асрап, түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш. Бу шартларның берсе генә үтәлмәсә дә, табыш бик нык кими, хәтта рентабельлек минуска китәргә, ягъни эш зыянга авышырга мөмкин.

1. Көне-төне эшләргә, атнага бер көн түгел, хәтта елга бер көн ял турында уйлап карамаска.

2. Иң кимендә өч баш сыер асрарга. Өч сыер асрау ул өч сыер, өч үгез яки тана, өч бозау дигән сүз. Минимум 9 баш.

3. Шәхси хуҗалыкны урнаштыруның камил планировкасы булу бик мөһим. Урам буенда гаражлар, кечкенә капкадан керүгә җиләк-җимеш бакчасы, тротуар буйлап чәчәклекләр. Алга таба өй янында яшелчә бакчасы һәм чәчәклекләр. Өй артында терлекләр өчен уңайлы җылы абзар, такта абзар, түбәле ачык карда булырга тиеш. Абзарлар агач идәнле булса, ике-өч ел саен алмаштырып торырга кирәк. Җылытылган керамик плитәдән җәйсәң дә яхшы. Абзарларның югарыгы өлеше биек мансардлы булырга тиеш. Терлекләргә җитәрлек печән-салам сыярлык. Мансард ишегенә печән-салам йөге белән якын килеп, печәнне аңсат бушатып булсың. Терлекләргә азык салу тагаракларын һәм утлыкларын һәрвакыт төзек тотарга кирәк. Абзар белән йорт арасында терлек йөрерлек һәм техника белән кереп-чыгарлык юл булып, абзарда ашлык, фураж сакларлык урыннар булырга тиеш. Фураж тегермәне үзеңдә булу яхшырак. Абзарның арткы ягында тирес чыгару урыны булып, алга таба бәрәңге бакчасы китә. Тирес чыгару транспортер ярдәмендә механикалашкан булса, тагын да яхшы. Тышка чыгарылган тиресне ике атнага бер тапкыр бульдозер белән бакчага таба эттерү мөмкинлеге булырга иеш. Абзарларның һәм карданың бакчадан әз генә югарырак, торак йорттан әз генә түбәнрәк авышлыкта булуы шарт, киресенчә түгел. Абзарга җәен салкын, кышын кайнар су килеп торсын. Кайнар су өйдәге бойлердан абзарга полиэтилен торбадан түбән таба агып килә. Су краны өйдә булып, аның боргычы абзарда була. (Бу фантазия түгел, бик күпләр шулай эшлиләр, гади генә механизация ул.) Тирес җыйнау урыны янында тирес сыекчасы җыйнау урыны да булу мәҗбүри. Абзарның алгы һәм арткы якларыннан чыккан трактор һәм терлек йөрү юлы үзара тоташа һәм мунча, гаражлар артыннан урамга чыга. Анда зур капка була. Авылда шәхси хуҗалыкның урыны күмәк хуҗалык фермасына, фураж складына, сөт җыю урынына, көтү китү юлына, көтүгә йөрмәгән терлекләрне бәйләп куя торган болынга якын булуы да зур әһәмияткә ия. Чират көтүенә йөрүче малай-шалаен да булырга тиеш.

4. Терлекләрне ашату рацион һәм режим белән зооинженерия таләпләре нигезендә була. Терлекнең даими рәвештә аслыкларын, янбашларын чиста тоту мөһим. Аларга гел ягымлы караш булырга тиеш.

5. Нәсел эшен даими кайгыртырга. Әз һәм сыек сөтле, начар гадәтле яисә картайган сыерны үз вакытында яхшы токымга алмаштырырга. Сыерлар гыйнвар-март айларында бозауларга, бер ел да кысыр калмаска тиеш. Яңа туган бозау тана булса, нәсел өчен кирәк булмаса, аны күмәк хуҗалыктан үгез бозау белән алмаштырырга. Шәхси хуҗалыкка ит өчен үгез яхшы. Ә күмәк хуҗалыкка нәсел эшен яхшыртырга тана кирәк була.

6. Сөт саву, аны саклау савыт-сабалары чиста, җитәрлек һәм тиешле таләпләргә туры килә торган булсын. Мини сөт саву аппараты булса, тагын да яхшы.

7. Сөтне урнаштыру аерым әһәмияткә ия. Аерым кешеләргә, шәһәргә, поселокка, район үзәгенә даими клиентларга ваклап сатканда сөтнең сыйфатына нык игътибар сорала. Марканы югалтмаска! Сыер имиеннән һәрвакытта да бары тик югары сыйфатлы сөт кенә чыга. Шәхси хуҗалыктагы сөтнең майлылыгы 3,8% тан алып 4,1% кадәр була. Чисталык ягыннан да шәхси хуҗалык сөте үрнәк. Силос һәм яшел масса күп кермәгәнлектән, шәхси сөтнең әчелеге ферманыкыннан күпкә ким була. Таныш клиентларга сатканда да ул әнә шул майлылыкны, чисталыкны сакларга тиеш. Кибетләрдә сатыла торган сөтнең майлылыгы 2,4-3,2% дип санала. Факта бу процент кимрәк булганын исегезгә төшерәбез. Авыларда сөт җыючыга сөтне тапшырганда базис майлылык 3,6% дип кабул ителгән. Сөт җыючы, гадәттә, сатылган сөт өчен исәп хисапны 3,2-3,5% майлылык белән ясый. Әгәр син сөтеңне намус саклап, ничек бар шулай тапшырасың икән, бик күп акча югалтасың. Сөт җыючыга сөтне шактый сыеклап тапшыручылар күп. Сөт-май комбинатында да сөтнең майлылык процентын “печәләр”. Тапшырган сөтең өчен гадел акча аласың килсә, артык хәрәмгә кермичә, сөтеңне исәп-хисап ясалган майлылыкта тапшырырга кирәк.

8. Хәзер иң мөһиме — арзанлы азык юнәтүе. Авылда инвестор булу кулай түгел. Күмәк хуҗалык бик уңай. Шәхси хуҗалыктагы кимендә бер кешең күмәк хуҗалыкта терлекчелектә ат яки трактор белән эшләргә тиеш. Әмма ул “салдым” белән шөгыльләнүче булырга тиеш түгел. Урта звено тирәсендә кайнашсаң да була. Мондый очракта шәхси хуҗалыгыңда яки хезмәт урынында бортлы УАЗигың булуы шарт. Арба яки кузов төбендә көн саен я яшел масса, я силос, я башкасы дигәндәй кайтып торуы кирәк. Шулай булмаса, эшең хөрти булыр.

Менә шулай булганда гына авылда күпмедер адәм рәтле итеп яшәп була. Болай итеп шәхси хуҗалыкта терлек асрау ул бизнес түгел. Ул фермерлык та түгел. Бу бары тик яшәү өчен көрәш! Мондый көрәш өчен беркемне дә гаепләргә кирәкми. Әмма авылдагы эшче көчендәгеләрнең күпчелеге бу шартларның барысын да үти алмый. Салих ага кебек пенсионер бигрәк тә. Андыйларның шәхси хуҗалыгы бернинди табыш бирми. Сыер асрап бик нык азаплануың үзеңне сөт-катык белән тәэмин итәргә генә җитә. Көче бар вакытта, авыл кешесе сыерны ничек тә бетерергә тырышмый. Чит кеше ишек төбенә кышын-җәен сөт сорап, банка күтәреп килү җиңел түгел.

Мин үзем укытучы пенсионер. Берничә ел элек шәхси хуҗалыктагы сыерны бетердек. Аллага тапшырып. Нихәл итәсең. Артыгын тырмашып булмады. Гадәттә, шәһәр халкы “Авыл кешесенең эше рәхәт. Сөте, каймагы, катыгы, ите күпме кирәк үзендә” дип уйлый. Бу ялгыш фикердән арынырга кирәк. Әле генә бер газетадан өзек укыдым: “Күмәк хуҗалык членнарына 4 көн ял бирдек. Шушы 5 көндә алар коры елгаларда үскән печәннәрне чабып, үзләренә ташып бетерергә тиеш”. Бу 5 көнне ял дип уйлыйсызмы? Иртә таңнан кичке караңгыга кадәр киеренке хезмәт ул. Шулай яши авыл халкы.


Авылыбызда кушаматлар

Югарыда бирелгән документлардан күренгәнчә, моннан 250 ел элек безнең авылда мәҗүси исемнәр дә, гарәп-фарсы сүзләре белән бирелгән исемнәр дә күп булган. 150 ел элек язылган исемлектә гарәп-фарсы сүзләре белән бирелгән исемнәр өстенлек итә. Ирләрдә бигрәк тә, Мөхәммәт, мулла, җан, гали кушымчалары белән исемнәр аеруча күп. Мөхәммәтсабир, Мөхәммәтшакир, Мөхәммәтзакир, Мөхәммәтзариф, Гыйльмулла, Шәфигулла, Шәрифулла, Хәкимулла һ.б. Хатын-кызлар арасында Биби, Җамал, Ниса, сүзләре кушылган исемнәр аеруча күп: Бибиниса, Хәерниса, Хәмдениса, Гыйльмиҗамал, Гайниҗамал, Сәхипҗамал, Бибигөл, Бибинәфисә, Бибигайшә, Бибигарифә һ.б. 1950 елгы исемнәр арасында чит ил исемнәре дә шактый күренә: Рафаэль, Роберт. 2000 елгы исемнәрдә кыскалык өстенлек ала: Айзат, Айгөл, Зифа, Зилә, Камил, Ислам һ.б. Бер үк вакытта Лилия, Ленар, Алисә, Алена, Лариса кебек интернациональ исемнәр дә шактый күренгәли.

Кайбер авылларда авылның һәрбер кешесендә диярлек кушамат бар. Ул яктан безнең авыл кушаматларга элек-электән бай түгел. Нинди дә булса холык-гадәтне, характерны, төс-килбәтне чагылдырган кушаматлар да әллә ни күп түгел. Күпчелек кушаматлар исемне кыскартып яки бозып әйтүдән килеп чыккан. Кайберләре әтисенең яки әнисенең исеме белән әйтелә торган кушаматлар. Бу соңгылары бер үк исемле кешеләр авылда берничә булганда аларны берсеннән икенчесен аеру өчен кулланыла. Мисаллар китерик: Назыя Чапае (Наҗия Рафаэле), Әким Чапае (Хәкимов Рафаэль), Шиап Чапае (Шиһабетдинов Рафаэль), Гайни Чапае (Гайниҗамал улы Рафаэль). Пәләк Патые (Паляк урамында яшәүче Фатыйма), Сәпәр Патые (Сәфәргали хатыны Фатыйма), Нурмый Патые (Нурмөхәммәт хатыны Фатыйма), Амаш Патые (Мөхәммәтша хатыны Фатыйма). Имай Тәлгате (Гыймадетдинов Тәлгать), Муса Тәлгате (бик борынгы бабасы Муса), Әмин Тәлгате, Зәйни Тәлгате (Зәйнетдинов Тәлгате), Тузай Тәлгате (Тузай кушаматы билгесез). Прит Гүзи (Председатель Гозәеров), Сапый (Сафиуллин), Басу Зариф, Сәйпед Зарифы (бабасы Сәйфетдин), Сыер Зариф, Мәскәү Шакир, Хыялый Чапае, Сельпо Шакир һ.б.

Түнтәр авылы удмурт авыллары уртасына урнашкан: Кесәл (Сала Көшкәт), Карлыган (Урта Көшкәт), Көтәш (Пор Көтәш), Чиркас (Тагашур), Иске Көшкәт, Яңа Торҗа (Карык Серма) һ.б. Бу исемнәрнең җәя эчендәгесе официаль исемнәр. Документларда шулай языла. Җәя алдындагы исемнәр татарлар әйтә торган исемнәр. Удмуртларның һәр авылга үзләренчә әйтә торган тагын берәр исемнәре бар. Түнтәр авылы кешеләре элек-электән үк удмуртлар белән дустанә мөнәсәбәттә булганнар. Төрле товар алыш-биреш иткәннәр. Элекке вакытта удмуртлар Түнтәр кешеләреннән йон һәм тире сатып алганнар. Тире иләп биргәннәр. Йоннан итек басканнар. Түнтәр һөнәрчеләренә тун тектерергә, кием-салым тектерергә килә торган булганнар. Хәзерге вакытта бу авыллар белән аралашу кимеде. Нигездә, Түнтәрлеләр удмурт авылларыннан бозау, каз, сарык, бәкәй сатып алуга кайтып кала.

Удмурт авылы кешеләре үзләренең исемнәрен бер-берсе белән бозып әйтүгә күнеккәннәр: Ычтапан, Бәчели, Питрәй, Питер, Кәтернә, Нәчти һ.б. Авылның бер күршесе керәшен Субашы булып тора. Шушындый ук бозып әйтелгән исемнәр керәшеннәрдә дә еш очрый. Әмма хәзерге керәшеннәр татарлар белән нык аралашкан һәм балаларына күпчелек очракта татар исемнәре кушалар. Безнең күрше-тирә удмурт авыллары соңгы гасырларда гына чукындырылган булса кирәк. Бу авылларда бүгенге көнгә хәтле сакланып килгән фамилияләрдә татар исемнәре шактый еш очрый: Закировлар, Байтугановлар, Карабаевлар һ.б. Бу исемнәр бу нәселләрнең мәҗүсилеген белдерә булса кирәк. Мәсәлән, күршедәге Чиркас авылында бу аеруча чагыла. Бу авыл соңгы гасырларга хәтле калын урман эчендә яшәгән. Авыл читендәге Теләүлек дип аталган агачларга карап табыну аларның гадәте булган. Бу теләүлекнең берсе әле дә Түнтәр авылының басу кырында шулай дип саклана.

Безнең авылда этләргә, мәчеләргә кушылган исемнәр китапларда булган, башка авылларда очраган эт-мәче исемнәреннән әллә ни аерылмый: Актырнак, Актүш, Акбай, Акколак, Караколак, Маэмай, Песи, Пескәй, Барс, Леопольд, Черный һ.б.

Сыер, үгез, бозау исемнәрендә дә әллә ни зур яңалык юк: Карлыгач, Чулпан, Ландыш, Миләш, Сандугач, Зөһрә, Лилия, Муза. Бу исемнәр фермадагы сыер савучылар кушкан исемлектән алынды. Алар документларга шулай кереп калган. Сыер савучылар үзләре тәрбияли торган сыерларга матур итеп исемнәре белән яратып эндәшәләр. Васька, Маська, Мартын, Мишка, Гришка һ.б. Безнең тирәдә удмурт авыллары бар. Бу исемнәр удмуртлардан сатып алынган хайваннарда күбрәк очрый.



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет