СОҢГЫ СҮЗ УРЫНЫНА
Шунысы гаҗәп: бу материалны әзерләгәндә, ачыкланасы сораулар туды исә, кайда гына булсам да – Алма-Атадамы, Атыраудамы, Мюнхен, Ессентукидамы – аерым детальләр, фактларны сорау һәм тәгаенләү өчен шундук әтиемә яки әбиемә мөрәҗәгать итү теләге импульсив рәвештә туа иде. Әйтерсең лә алар минем янда...
Сорар кеше булмаса да, бу тема минем җаныма тирән кереп урнашкангамы, әллә чынлап та ул миндә яшәгәнгәме, җаваплар каяндыр табыла торды. Чынлап та кемдер аларны миңа әйтеп тора кебек иде. Эчке шикләнүләр каналы, истәлекләр, газаплар, документларны кабат тикшерүләр, очрашулар һәм әңгәмәләр, хатлар һәм бүтән архив материаллары һ.б. аша.
Әлеге теманың дәвам ителүен үзеннән-үзе сорап тора иде.
Ул булыр, дип уйлыйм. Әмма аерым материал булып тупланыр. Чөнки һәр нәрсәнең нигезендә кеше тормышы ята.
Шуның өстенә һәр кеше – үз Вакытының баласы. Безнең теләсә кайсыбызның тормышы – кешелек тарихының, аның билгеле бер чорының, буыннан буынга күчеп торучы чорының бер кыйпылчыгы, шуңа күрә мин әлеге материалның төгәлләнмәгән булуын күрәм.
Сүз дә юк: әлеге, мин каләм алып язарга теләгән чиксез процессның төп нервысы – ХӘТЕР. Бу очракта кайсы тамыр борынгырак, болгарныкымы яки татарныкымы - әһәмиятле түгел.
Бу – иң әүвәл халкыбыз, безнең гаилә өчен әлеге мөһим мәсьәләнең асылын күпмедер дәрәҗәдә аңлатырга яки, ахыр чиктә, кагылып үтәргә тырышу гына.
Хикәятнең төп бәйләүче чарасы - ӘРНҮ.
Узганы һәм хәзергесе өчен әрнү һәм киләчәк өчен - ӨМЕТ. Халкыбызның, димәк, минем гаиләмнең дә киләчәге өчен ул өмет, ышаныч.
Бәлки әлеге материал бер яклы һәм субъектив килеп чыккандыр, әмма шулкадәр озак онытылып торулардан соң башкача була да алмас иде, мөгаен. Бу – беренчедән.
Икенчедән, соңгы инстанциядә хакыйкатькә тулысынча дәгъва кылмыйм, чөнки бу материал фәнни хезмәт түгел, публицистика дияргә була. Алтын уртаны эзләгәндә, бәлки кайбер төгәлсезлекләр дә киткәндер, әмма шуңа ышанам: алар – тупас хата түгел, принципиаль дип тә әйтеп булмый, алдан уйлап, махсус эшләнгән дә түгел. Язма ачыктан-ачык, чын күңелдән, җыелма, күп сандагы төрле әдәбиятка (тарихи да, сәяси дә), әмма күп кешегә әле билгеле булмаган һәм тарихның болай шәрехләнүе оппонентлары арасында популяр булмаган әдәбиятка нигезләнеп тупланды.
Шул ук вакытта әбиебез авызыннан күп мәртәбәләр яңгыраган бер мәсьәлә – аның борынгы “чыганакларының” берсенең Мамай ханга барып тоташуы турындагы мәсьәлә ачык килеш, мин төбенә төшеп җитә алмаган килеш кала. Кайсына – Иделнекенәме, әллә Нугайныкынамы (тарихта бит ике Мамай була) – шулай ук белмибез.
Теориядән аермалы буларак, нәкъ менә шушы тормыш фактлары, минем уемча, Казан татарларының, димәк, Кәримовларның да болгар-кыпчак тамырын билгели.
Әбиебез югарыда телгә алынган Кәримовларны бабай туганнары (күпмедер дәрәҗәдә) дип йөртә иде, безгә, сезнең бабайларыгыз типографиясендә басылган, дип, бер горурлык һәм хөрмәт белән Көръәнне күрсәтә иде.
Чынлап та, аңа шактый мөһим һәм кызыклы вакыйгалар билгеле иде. Кызганыч, безгә Кәримовлар гаиләсе тормышы гына түгел, гомумән, теге ерак заманнарда калган тормыш турында да күп нәрсә билгесез булып калды, күпме мөмкинлекләр кулдан ычкынды...
Истәлекләрдән кала, бездә берни дә калмады, чөнки ул елларның байтак документы – Совет властен урнаштырган, кулаклар белән көрәшкән елларда, Сталин репрессияләре елларында социаль чыгыш, патша режимы чорында яшәү, башка туганнар турында дөреслекне раслаган документлар, ни дә булса булмагае дип, йә табып булмастай ерак яшерелде, йә яндырылды. Вакыты шул иде.
1993 елның ахырында Германиядә “Инлингуа” халыкара лингвистика мәктәбе доценты фрау А.-Л.Эббен ярдәмендә Франциянең Кызыл Хач җәмгыятенә бирелгән Россиядән 1917 ел Октябре заманында Кәримов фамилияле эмигрантлар турындагы гарызнамә әлегә җавапсыз тора.
1996 елда Атырау шәһәрендә “Казахстан” дигән Казан җәмгыяте вәкилләре белән очрашып сөйләшүләр дә бернинди яңалык өстәмәде.
Шулай да, бу материал басылып чыкканнан соң әлеге ачыкланмаган мәсьәләләр ачыкланыр, чөнки тагын да күбрәк һәм төгәлрәк мәгълүматы булган кешеләр үз фикерен әйтми калмас, дип уйлыйм әле. Шулай булса, мин бик шат булыр идем.
Өченчедән, шулай килеп чыкты ки, бөтен XX йөз гамәлдә безнең өчен, Кәримовлар һәм Казан татарларының башка бик күп гаиләләре өчен, нигездә үткән йөзьеллыкта ирекле рәвештә күчеп килгәннәр өчен, Казахстан йөзьеллыгы булды. Һәр буын үзе яшәгән һәр тарихи этапта Казахстанны торгызуда һәм үстерүдә үзенең өлешен кертә.
Бүгенге көндә исә, узган гасыр ахырында һәм яңа гасыр башында, Казан татарлары арасында кире тенденция күзәтелә - алар үзләренең тарихи Ватаннарына күпләп кайта башлады.
Ни өчен? – монысы икенче мәсьәлә. Минем уйлавымча, монда, бер яктан, кемнең дә булса гаебен эзләү дөрес булмас иде; икенче яктан, яхшыга яман белән кайтаруны да раслау кирәкмидер.
Бар да күпкә гади: минемчә, бу – табигый һәм закончалыклы процесс.
Бу теманы тәмамлап, шуны да әйтәсем килә: боларның һәммәсен дә бәян итеп, мин асылда милләтебезнең киләчәк буыннарына мөрәҗәгать итәм. Иң мөһиме, минемчә, бу дөньяга килгән һәр кеше, кайда гына һәм нинди генә дәүләттә яшәмәсен, әллә нинди батырлыклар, ачышлар ясамаса да, тормышта үзенең лаеклы урынын табарга, башлангычы борынгы болгар заманыннан килүче татарларның гореф-гадәтләрен, йолаларын тиешенчә дәвам итәргә бурычлы. Моңа минем иманым камил.
Шулай да, “тирән борынгылыкны онытмаска өндәгән” хикәятемә апелляция биреп, мин беркемне дә үткәнгә, ягъни бары тик үткән белән генә яшәргә чакырмыйм.
Үзганны белү киләчәк өчен кирәк. Аны белмәгән килеш, лаеклы бүгенгең дә, тотрыклы киләчәгең дә юк.
Язмамда безнең нәселгә нинди дә булса кагылышы булган күренекле фамилияләрне атасам да, аларга бернинди дәгъвам да, таләбем дә юк. Икенче төрле әйткәндә, генеалогия тамырларын һәм бәйләнешләрен эзләүдән гайре, бернинди максатны күздә тотмадым.
Бу, үз чиратында, гаҗәп киң дөньяның ни дәрәҗәдә тар булуын, теләсә кайсы гаиләдә вакыйгалар, хәлләр һәм язмышларның ничек итеп бер-берсе белән бәйләнештә торуы мөмкинлеген күрсәтә.
Шуны да онытмаска кирәк: күп-күп дип сөйләнсәк тә, дөньяда Казан татарлары әллә ни күп түгел икән бит. Өстәвенә үзебез үк киметә барабыз. Сакларга һәм арттырырга иде милләтебезне...
Соңгысы. Үз халкымның тарихына аеруча басым ясасам да, мин аны башка халыкларга, бигрәк тә рус халкына каршы куюны максат итмәдем.
Шуның өстенә, Казан татарларының үзләре арасында да әлеге принципиаль фәнни мәсьәләгә, милләтнең этносәяси тарихына бәйле мәсьәләгә төрле караш яшәп килә.
Болар – АЛАРНЫҢ ХОКУКЫ булса, бу очракта мин язганнар – МИНЕМ ХОКУК, бу мәсьәләне үземчә күрүем, дип әйтергә була.
Әлеге мәсьәләләр хәл ителер, дип ышанасы килә. Бигрәк тә XX йөз белән XXI йөз кисешендә татар халкы яңарыш чорын кичергәндә. Бу чор бөтен дөньяга чәчелгән татарның рухи көчен берләштереп, милләтебез, мәдәниятебез һәм икътисадыбызны үстерүдә яңа борылыш ясар, борынгы һәм кайтлаулы тарихыбызның безгә әле һаман да билгеле булмаган байтак битләрен ачар.
1991–1999 еллар
Высоцкий,
рок һәм футбол
Ашыктырма әле мине, Ходам! –
Җырларымны җырлап бетерим.
Өлгерермен әле Синең янга –
Әүвәл монда “гөлләр” үстерим,
Бәгыремдә шыткан һәр “гөлемне”
Дусларыма илтеп җиткерим,
Сөйгәнемә илтеп җиткерим!
(Ф.Тарханова, 2008)
Һәр буынга үзенең кабатланмас үзенчәлекләре һәм формалашуы, үсеше, аякка басуы өчен үз шартлары була.
Алар кешенең эчке дөньясын, холык-фигылен, әйләнә-тирә мохитне кабул итүен үзенчә формалаштыра, калыпка сала, реаль чынбарлыкка үзенең шәхси мөнәсәбәтен булдырырга мөмкинлек бирә.
Минем карашка, бу процесслар, хәлләр унсигез яшь тулганга кадәр бара.
Шәхсән минем өчен, марксизм-ленинизм1 классиклары сүзләре белән әйтсәк, бербөтеннең өч өлеше – Владимир ВЫСОЦКИЙның җыр репертуары, 60 нчы еллар азагы – 70 нче еллар башындагы РОК-МУЗЫКА һәм шул ук еллардагы ФУТБОЛ.
Бу җенләнүләр, мавыгулар минем тормышымда әллә ни хәлиткеч роль уйнамады - аларда мин ниндидер уңышларга, дәрәҗәләргә ирешмәдем, теләгем дә булмады, ягъни алар минем һөнәремә, профессиямә яки эшемә әйләнмәде.
Алар, бер-берен тулыландырып, минем эчке кичерешләремә һәм уйлануларыма ияреп йөрүче, юлдаш мөһим факторларга әйләнеп, тормышымда беркайчан да югалмас тирән эз калдырдылар...
I. “Ә МИНЕМ САГЫШ – МӘҢГЕЛЕК КАРДАЙ...”
Высоцкийны мин беренче мәртәбә 1969 елның көзендә кинода күрдем.
Миңа 11 яшь, һәм мин – Күкчәтау өлкәсендәге “Боровое” дигән балалар шифаханәсендә.
Кичен кино залында “Вертикаль” дигән фильм күрсәттеләр.
Ә аннан алдагы көндә бөтен бала, минем яшьтәшләрем, бары тик Высоцкий турында гына сөйләшеп йөрде. Ниләр генә уйлап чыгармадылар – ул чакта ук инде Высоцкий тере әкияткә әйләнгән иде. Мин дә бу кинода ниндидер бер могҗиза күрергә әзерләндем.
Тик көткәнем акланмады.
Ул – гади бер кеше; гадәти, башкалардан әлләни аерылып тормаган патриотик җырлар башкарды.
Өстәвенә җырында җырлаган тау түбәләренә бер мәртәбә дә күтәрелмәгән радист ролен уйнады.
Билгеле инде, боларның барысы да сценарийга бәйле иде, шулай булса да, ул чакта без малайлар каршында күп нәрсә югалтты ул. Хәтта сакалы да ярдәм итмәде.
Мин уйга калдым. Монда нәрсәдер үз урынында түгел.
Беренчесе. Фильм рәсми, димәк, актер үзен тулысынча күрсәтә алмый.
Икенчесе. Яңадан карарга туры килсә – аның җырларына ныграк игътибар итәргә. Сөйлиләр икән, димәк, аның шигырьләрендә, җырларында нидер бар. Бу мәсьәләне әйбәт көннәр җиткәнчегә кадәр дип күңелемә яшереп куйдым да үземчә хәл иттем.1
Шуннан соң, ике еллап вакыт үткәч, олы абыем Әдһәм ярдәмендә В.Высоцкий иҗаты белән танышу мөмкинлегенә генә ирешеп калмадым, Битллар, Роллинглар, Джефферсон Эйрплан, Лед Зеппелин, Шокинг Блу һәм башка күренекле рок-башкаручыларны да ишеттем.
Дөрес, ул чакта алар 9 нчы тизлектә һәм 6 нчы типтагы магнит тасмадагы, өстәвенә әллә ничә мәртәбә күчерелгән, ягъни, безнеңчә әйткәндә, “пычрак” моноязма иде. Әмма ул елларда аларның дәрәҗәсе югары, бәһасе зур иде.
Олыгая төшкәч, мин Высоцкийны, ягъни аның үз җырларында ни әйтергә теләгәнен аңлый башладым.
Бу – бик гади икән бит.
Ул элек булган һәм хакыйкатьтә, тормышта бүгенге көндә бара торган хәлләр турында сөйли икән ләбаса.
Без бит бөтенләй икенче дөньяда, икенче үлчәүдә яшибез: ниндидер реаль булмаган, кемдер уйлап чыгарган дөньяда. Хикмәт менә нидә. Ул без күрергә тиешле дөньяны түгел, чынлыктагы, хакыйкый дөньяны күрә икән бит.
Бу – артык мөһим иде. Кайчакларда ул без уйлаган нәрсәләр турында сөйли кебек тоела иде.
Кабатланудан да курыкмыйча (бу турыда сөйләү яхшы тон булып санала) әйтә алам: Владимир Семенович ВЫСОЦКИЙ – МИНЕМ ЗАМАН КЕШЕСЕ, һичшиксез, кабатланмас феномен, вакыйгаларның, дөньяда, тирә-юньдә бара торган хәлләрнең асылын берничек тә бозмыйча, икенчегә бормыйча, читкә тайпылмыйча, тәлинкә тотмыйча ачып биргән зат.
Бөтенесен һәм бар нәрсәне тоткарлап торган, комачаулаган коммунистлар идеологиясенең сәяси мәйданыннан китеп барган булса да (күргәнебезчә, сәбәп бөтенләй башкада икән), моны эшләү әле хәзер дә беркемнең дә хәленнән килми.
Шунысы гаҗәп: кешеләр дөньяны элеккечә үк бары тик кемнеңдер призмасы аша гына күрергә тели (бәлки шулай җайлырактыр һәм файдалырактыр да) һәм бүгенге көнгә кадәр бирегә үзләренең вакытлыча гына килүенең асылына төшенә алмый.
Шуңа күрә дә безнең чынбарлыкта үзендә бүгенге көнгәчә Закон көченә ия диярлек бозыклыкны, аерым алганда – икейөзлелек, хөсетлек, караклык, казна басу, тәкәбберлек, көчләү, рәхимсезлек, күралмаучылык, ялган, битарафлык, кеше хисабына яшәргә тырышуны (чөнки хакимият башында бүген син) үз эченә алган проблемалар тулып ята.
Аның шәхесен идеаллаштырмыйча, үземә якын җыр репертуарыннан гына чыгып, шуны әйтә алам: мин В.С.Высоцкий белән бер чорда яшәдем.
Бу – чыннан да шулай. Әле аны бары тик кинода яки телевизорда гына күрергә туры килсә дә.
Безнең, энекәшләрнең, Мәскәүдә АКШ бәйсезлегенә 200 ел тулу уңаеннан үткәрелгән күргәзмәдә һәм, Таганкадагы театрда булып, безне күреп торган кебек аны да тере килеш, янәшә торып күргән абыемны тын да алмыйча тыңлап утыруыбыз һаман да истә.
Үзе белән бер полкта хезмәт иткән һәм театрда эшләгән (ул чакта театрның баш режиссеры – Ю.Любимов) дусты В.Кондратьев ярдәмендә ул В.Высоцкий катнашындагы берничә спектакль – Дж.Рид буенча “Десять дней, которые потрясли мир”ны, Шекспирның “Гамлет”ын карый алган һәм аңа сәхнә артында, актерлар буфетында да булырга туры килгән.
Шушы мәрхәмәтле, күңелле һәм яхшы Вакыт турында ядкәр булып Таганкадагы бу спектакльләрнең 4 әр тиенлек программалары, Хокуклар турында Билль һәм АКШ Бәйсезлеге Деклорациясе калды.
Высоцкийның ниндидер бер тәгаен темага багышланган җырлар циклы кызыклы да, гыйбрәтле дә иде. Болар сугыш, атлар, кораблар, спорт, фән, совет обывателе, мәхәббәт һ.б.ш. турындагы темалар, җыеп әйткәндә, тормыш, нәкъ менә безнең тормыш турындагы темалар иде.
Аның 800 дән артык җырының һәммәсенә дә Шагыйрь тарафыннан гаҗәеп тирән мәгънә салынганга, байтак гыйбәрәләре өземтәләре шундук үзенә бер төрле әйтемнәргә, формулаларга, хикмәтле сүзләргә әйләнде; алар төрле һөнәр ияләре арасында танылып, популярлашып өлгерде, бүгенге көндә дә халык теленнән төшми.
Шуларның берничәсен генә булса да искә төшерик:
“Таулардан бары тик үзең барып күрмәгән таулар гына яхшы”;
“Барыннан да кирәгрәк, иң яраткан һәм тугры хатын-кыздан кала, бар да әйләнеп кайта”;
“... Ходай янына кунак килә соңламый”;
“Дөньяда юк биеклекләр, менеп җитә алмаган”;
“Мин сулыйм – димәк, яратам!
Яратам – димәк, яшим!
яки:
“Чырайны соңрак изәрбез,
Әүвәл шәраб бирегез!” һәм башкалар.
Тик шулай да, хикәятемне дәвам итәр өчен түбәндәге аңлатманы бирергә тиешмен.
Беренче: В.Высоцкий иҗаты турында сүз чыкканда, аның Сталин репрессияләре темасы белән тыгыз бәйләнгән, аваздаш булган сугыш турындагы җырлары хакында сөйләү гадәткә кергән. Бу очракта шуны әйтергә һәм танырга кирәк: чынлап та аның, бу яктан караганда, хәтта сугышны үткәннәр арысында да тиңе юк. Әмма бу турыда еш сөйләнгәнгә, кабатланмас өчен мин аңа тукталып тормыйм һәм, турыдан-туры үзенә сылтама биреп, аның җыр репертуарындагы башка юнәлешләр турында кыскача әйтеп китәрмен;
икенче: сүз дә юк, аның җырларыннан өзекләр китереп кенә дә чикләнеп булыр иде, әмма мондый кисек-ертыклар, минем уемча, аның иҗаты белән гомумән таныш булмаган яңа укучы өчен берни дә бирмәячәк, һәм, иң мөһиме, АНЫҢ ҖАНЫН тою мөмкинлеге булмаячак.
Шуңа күрә, алга таба В.Высоцкийның берничә җырын тулысынча китереп, мин бары тик, АНЫҢ ИСТӘЛЕГЕНӘ минем бүләгем, ихтирамым билгесе булыр, дип кенә уйладым.
1976 елда, әле студент чагымда, мин аның “Иске йорт” (“Старый дом”, 1974) җырын ишеттем. Шуннан бирле бу җыр Россия (ул чакта Советлар Союзы) образы белән ассоцияцияләнә.
Минем уемча, бу тема бүген дә актуаль. “Куу” (“Погоня”) дигән беренче өлешендә Ул, атларда, урманда тирән карны ерып, бүреләр кууыннан кача.
Нинди өй соң бу, гел төнгә чумган,
Үзәккә үткән җилләр чатында,
Бар тәрәзәсе чокырга карый,
Ә капкалары – юллар катында?
Таушалдым, ардым – атны тугардым,
Әй, кем бар анда – чык та ярдәм ит.
Беркем юк, ахры – бары шәүләләр,
Козгыны төште, эзләп сасык ит.
Өйгә атладым - әйтерсең кабак1
Халык бер көтү – чиреге дошман.
Йөзен чөерә - көтмәгән кунак!
Почмакта тәре – янтаеп төшкән.
Китте сөйләшү, шомлы гөрләшү,
Кемдер җыр сузды, гитара кызды,
Үзчирле берәү – исәр һәм карак –
Өстәл астыннан пычагын “сузды”.
“Кем әйтер миңа – бу соң нинди өй,
Чума кергәндәй, ник караңгыда?
Лампадлар2 сүнде, һавасы керле –
Яши белмәгән кешеләр монда.
Ишекләр ачык, ә җаннар бикле.
Кем хуҗа? Әйдә, куй шәрабеңне!”.
Җавабы килде: “Ахры, күп йөрдең:
Гел шул тормыш бит – син белмәдеңме?
Үлән ашыйбыз, көн дә - кузгалак,
Җаннар әчеде, беттек бетчәләп,
Шәрабне койдык – бугаздан чыкты,
Талау, сугышу, асу һәм ләгънәт –
Безнең бар гадәт, бездә юк әдәп”.
“Атлар интекте – бүре күп иде.
Лампад яктырткан җирләр кайда соң?
Идәннәре дә авыш булмасын,
Анда һәр кеше бары җырласын,
Күңел төшереп, гел сыкранмасын”.
“Андый йорт барын ишеткән дә юк –
Дөм караңгыда яшәү хас монда.
Гомергә – явыз, шомлы сердә без –
Корымга каткан тәре астында”.
Хачы1 кыйшайган бу чирканычтан
Чыбыркысыз да кудым атларны.
Кая булса да риза, бары тик
Кешечә җиргә илтсен башкайны.
... Күпме баттым мин, күпме чикләндем,
Язмыш күп төйде – калдым, нишләптер.
Шәп җырлар сезгә миндә шәт әздер,
Әй кара күзләр, ап-ак эскәтер?!.
“Петр Русе турында җырлар” да (“Песни о петровской Руси” (или “Купола”, 1975) мәңгелек сагыш һәм чынга ашмаган өметләр белән сугарылган:
Күзләрем ничек күрер дә, ничек итеп сулармын?!
Яшенле яңгыр алдыннан һава кырыс һәм үзле.
Ни хакта ишетермен мин, ни турында җырлармын?
Күрәзәче кошлар сайрый - әкияттән алып сүзне.
Сирин кош дигәне миңа шатланып “авыз ера”,
Күңелемне кинәндереп, кыстап үзенә чакыра.
Ә аның каршында исә, сагыш-моңга күмелеп,
Гаҗәеп сәер Алконост җанымны адаштыра.
Әйтерсең, серле җиде кыл
Чыңлап куйды чиратлап.
Бу бит Гамаюн дигән кош –
Җырлый өметем аклап.
Манаралар тишкәләгән зәп-зәңгәр аяз күктә
Бакырдан коелган чаңнар чыңлыйдыр инде күптән –
(Әллә зур шатлык өләшә, әллә ачуы җиткән).
Чиркәү башы Россиядә сары алтын, саф алтын –
Ходай ешрак күрсен диптер үзенә табынган халкын...
Мин торам басып мәңгелек бер табышмак алдында,
Бөек һәм әкияти бер ил каршында калдым да.
Тозлы, әче, бер үк вакыт зәһәр дә, татлы да ул,
Зәңгәр күкле һәм чишмәле, ипиле, ашлы да ул.
Ябышкак һәм үзле сазны көчкә ерып
Килгән атлар өзәңгедән батып кала.
Тарта мине шешенеп беткән, җебеп төшкән,
Йокысыннан һич айнымас бу держава.
Әйтерсең лә, бай җиде ай
Юлыма чыкты килеп.
Гамаюн һаман да җырлый,
Миңа ышаныч биреп.
Югалтулар адаштырган бу җанымны,
Гөрелтеләр изеп киткән бу җанымны,
Ямаулыгым үтә нечкә калган булса,
Алтын белән тизрәк ямап куярмын мин –
Ходай нурын инде күбрәк тоярмын дип!..
Әйе, бу – Россия. Кичәге һәм бүгенге Россия. Ә иртәгә ул нинди булыр? Кем белә...
Высоцкий һәр җырын үзе аша, үзенең МИНе аша үткәрә иде, һәрвакыт үз исеменнән генә сөйләде, шуңа күрә дә үз фикерләрен, үзенең шигъри образына тулысынча кереп бетеп, шулай төгәл чагылдыра алгандыр да.
“Талымлы атлар” (“Кони привередливые”, 1972). Шагыйрь сүзләре котылгысызлык, шул ук вакытта яшәүгә сусауны ничек итеп ачып бирә алган!..
Кеше тормышының мәңгелек алдында соңгы мизгелләренең, инде беркем дә, бернәрсә дә сиңа ярдәм итә алмый торган мизгелләрнең искитәрлек сюжеты...
Әлеге фаҗигале һәм сагышлы җырда, минем карашка, Высоцкийның шагыйрь буларак та, башкаручы буларак та, җырчы һәм актер буларак та бөтен таланты ачыла.
Бер үк вакытта Шагыйрь булу һәм тыңлаучыга үз шигырьләреңне ишеттерә белү, бу очракта – җырлау, һәркемгә дә бирелми, беркем дә аның кебек булдыра алмый, әлбәттә.
Аны тыңлаган саен, үз фикерләрен һәм хисләрен ничек болай төгәл һәм үзәккә үтәрлек итеп әйтеп бирә алды икән дип, таң каласың.
Бөек һәм Мәңгелекне – гадидә, гадине Бөек һәм Мәңгелектә күрә белү. Минемчә, аның көче һәм куәте нәкъ менә шунда.
Текә яр буйлап, упкын өстеннән, нәкъ кырыеннан
Ярсу атларны бик нык камчылап барам куалап.
Тыным кысыла – салкын җил эчәм, томанны йотам –
Һәм фаҗигале соклану белән сизәм – югалам.
Бетәм, югалам.
И аткайларым, акрын атлагыз!
Каеш камчыдан куркып чапмагыз!
Талымлы булды никтер атларым –
Яшәп булмады – хет җырлап калыйм.
Атларны эчерермен,
Җырымны бетерермен –
Яр кырында тик бер мизгел
мин көттерермен...
Сүнү белән, мине учтан давыл очыртып китәр
Һәм чаналар иртүк кардан шуар, җиргә орынмый.
Ашыкмыйча юыртыгыз, и яраткан атларым,
Бераз гына озайтыгыз минем соңгы юлымны!
И аткайларым, акрын атлагыз!
Камчы үзгәртмәс сезнең адымны.
Талымлы булды никтер атларым –
Яшәп булмады – хет җырлап калыйм.
Атларны эчерермен,
Җырымны бетерермен –
Яр кырында тик бер мизгел
мин көттерермен...
Өлгердек: Ходай янына кунак килә соңламый...
Нигә анда фәрештәләр матур итеп җырламый,
Әллә атлар кыңгыравы шулай өзгәләнәме,
Әллә үзем, акрын бар дип, чанага бәйләнәмме?
И аткайларым, акрын атлагыз!
Үтенәм сездән, алай чапмагыз.
Талымлы булды никтер атларым –
Яшәп булмады – хет җырлап калыйм.
Атларны эчерермен,
Җырымны бетерермен –
Яр кырында тик бер мизгел
мин көттерермен...
Владимир Высоцкий яшәп тә, җырлап та, иң мөһиме, яратып өлгермәде...
“Әйбәтләрне үлем берәм-берәм ала,
Әүвәл шуны, кем кайчандыр юри генә үлеп караса...”
Ул, аның иң яхшы һәм соңгы фильмнарының берсе – “Калина Красная”ны безнең исебезгә төшереп, Василий Шукшин истәлегенә багышланган җырында шулай яки шуңа охшаш сүзләр язды һәм җырлады.
Мондый рольләрне Высоцкий үзе дә уйнады. Театрда – “Гамлет”, кинодагы соңгы рольләренең берсе – дон Гуан (А.Пушкинның “Каменный гость” әсәре буенча төшерелгән “Маленькие трагедии” фильмындагы монолог-спектакль).
Сүз уңаеннан: шундый ук рольне бервакыт “Кино” төркеме лидеры, минем карашка, совет чорының иң талантлы рок-музыканты, иҗат планында барыннан да күбрәк В.С.Высоцкийга якын торган Виктор Цой да уйнады.
Совет эстрадасының соры һәм төссез күгендә якты йолдыз булып балкып алды да, көтмәгәндә-уйламаганда, үзенең тормыш юлын фаҗигале төстә тәмамлап та куйды.
Бу хәл шулкадәр тиз булды ки, безнең күбебез ул китеп баргач кына бу югалтуны чын-чынлап тойды...
Кеше гомере...
Без җир йөзендә безгә яшәү мөмкинлеге бирелгәнгә берәр вакыт хисап тотабызмы, үзебездә ни йөртәбез, безгә бирелгән вакытның кадерен беләбезме?..
Сораулар... сораулар... сораулар!
Кемдер күрде җимешне – бу бит тиз пешми,
Кәүсәне селкеттеләр – килде дә төште.
Менә сезгә матур җыр – җырланмый калган,
Тавышы да бар юкса – белмәгән алдан.
Бәлки язмышы аннан
хата тапкандыр,
Гамәлләре кайчакта
үзен саткандыр.
Нык тартылган нечкә кыл
шушы ладларга
Кимчелеген сиздерми
килеп яткандыр.
Кыюсыз гына “до” дан башлады,
Суза алмады – көйне ташлады.
Аккорд тәмамланмады,
Беркем илһам алмады.
Эт өрә торды, ә мәче
Тычкан аулады.
Көлкеме, чынлап көлкеме?..
Шаяртты – тик күпкәме?
Туйганчы шәраб эчмәде,
Иренгә дә җитмәде.
Әлегә ул бары тик бәхәсләр кора,
Ышанып та бетмичә, ашыкмый гына.
Әйтерсең лә тамчылап тир тамып тора –
Тәннең һәр ноктасыннан җан саркып чыга.
Башланып китте келәмдә
дуэль бермәлне,
Ул, көч-хәл белән булса да,
аңа иярде.
Уенга акрынлап кына
керде шулчакны –
Хөкемдары да әлегә
ачмый хисапны.
Беләсе килде аның барын да,
Тик өлгермәде “... кадәр” барырга.
Төшмәде ул тирәнгә -
Җиңел генә уйлады.
Ә үзе ялгыз берәүне
Яратып та туймады.
Көлкеме? Әйе, көлке шул...
Ашыкты – йөрәк талды.
Үзе хәл итмәгән бар да
Хәл ителмичә калды.
Бер генә сүзем дә бит алган түгел –
Ул чынлап та булды аңа хезмәтче.
Ап-ак карга шигырь язды аңа дип,
Кызганыч, кар эри кеше күргәнче!
Ул чакта шактый күп итеп
кар яуды,
Ә ак карлар
шигырьләрдән каралды.
Зур-зур кар бөртекләре
һәм дә бозлар
Йөгергәндә иреннәрдә
таралды.
Тик ул көмеш ландода
Барып җитмәде аңа...
Качкын чапкын берничек тә
Киталмый хәлдән тайды.
Йолдызлыкта Үгезбозау
Каз юлын1 ялап калды.
Көлке бит, әйе көлке!..
Вакыт китте әрәмгә.
Бер генә буын ычкынсын –
Бар да оча галәмгә.
Көлке, чынлап та көлке!..
Сез дә көләсез, мин дә...
Ат – йөгәндә, ә кош – күктә -
Гаеп кемдә, гаеп кемдә, гаеп кемдә?!.
“Өзелгән юл” (“Прерваный полет”, 1973)
Һәм соңгысы.
Аның бөтен җыр иҗатын үтәли, барын да берләштергән, бәйләгән кебек – бетмәс САГЫШ уза. Хәтта юмористик сюжетларда да, лирикасында да. Бөтен җирдә – сагыну-сагыш, котылгысызлык, һәлакәт.
Шуңа күрә Шагыйрьнең киләчәктә чыгачак шигырьләр китабына аның фильмнарының берсендә үзе җырлаган сүзләрен эпиграф итеп алыр идем мин:
Минем сагышым, мәңгелек кардай,
һич тә эреми.
Җәйге эсседә, көндез челләдә
хәтта эреми.
Мин беләм шуны (уйлар йөгерек):
Хәсрәт-сагышның тик үзем белән
бетәр гомере...1
Тагын да алгарак китсәк, ул – шигырьләр җыентыгымы яки Владимир Высоцкий башкаруында үз җырлары тупланган CD язмамы – гомуми исем белән “Ә МИНЕМ САГЫШ – МӘҢГЕЛЕК КАРДАЙ” дип аталыр һәм аңа Высоцкийның үзем яраткан иң матур җырлары керер, дип уйлыйм.
Достарыңызбен бөлісу: |