5. “ӘКРӘМ КӘРИМОВ ХЫЯЛЫ”
Шундый башисем белән 1981 елның 14 мартында “Гурьевнефтехимстрой” трестының күптиражлы “Зур химия өчен” газетының 20/1122 нче санында О.Крылова мәкаләсе басылып чыкты. Аннан өземтәләр белән сезне дә таныштырып үтәсем килә.
Искәртеп үтим: бу кыска гына сюжетта автор тарафыннан әтиебезнең биографиясе дә, характеры да, эшкә мөнәсәбәте дә төгәл һәм дөрес итеп бирелгән.
Сүз дә юк: аның турындагы хатирәләр якыннары, туганнары күңелендә мәңге сакланыр; үзенең алтын куллары белән нидер ясарга булышкан, ярдәм иткән һәркем аны яхшы хәтерлидер, дип уйлыйсы килә. Аның турындагы бу мәкалә - бердәнбер “җәмгыяви” истәлек һәм аның хезмәтен, гади бер эшченең олы хезмәтен тану булып тора.
Менә ул язма.
“Алтынчы разрядлы слесарь Әкрәм Мөфти улы Кәримов коллективта зур ихтирам казанды, аны һәркем намуслы эшче, яхшы кеше буларак белә.
Әкрәмнең бала чагы җиңел булмый: башта әтисе үлә, дүрт баласы әтиләре тәрбиясеннән, әтиләре назыннан мәхрүм кала. Шул арада сугыш башланып китә. Каһәр суккан бу сугыш гаиләнең тагын бер туендыручысын - өлкән улы Әдһәмне алып китә...
Әкрәм, казах мәктәбендә алтынчы сыйныфны тәмамлагач, инде гаиләгә ярдәм итәр вакыт җитте дип, эшкә урнашырга карар кыла. Унбиш яшьлек малай “Гурьевэнерго”га килә һәм токарь булып эшкә урнаша.
Торак-коммуналь канторда Әкрәм Мөфти улы 1958 елдан бирле эшли. Мондагы коллектив аңа шундук ошый, тик яңа эшенә ул акрынлап ияләнә. Авырлыклар да була, алар хәзер дә бар, ә инде кеше үзенең эшен ярата икән, бу авырлыклар, кыенлыклар тиз үтә, сизелмичә дә кала.
Бүгенге көндә Әкрәм Мөфти улы 8 нче трестның тулай торагына хезмәт күрсәтә, аварияләрне туктата. Эш күп: канализация, суүткәргеч һәм җылыту системасы – аларның көйле эшләве слесарь Кәримовның оста кулларына һәм күпьеллык тәҗрибәсенә бәйле...”
“Һәр яңа аварияне тиз арада туктатканнан соң, нишләптер, һәрвакыт бер канәгатьләнү һәм горурлык хисе тоясың”, - ди ул...
“Безнең канторның һәр эшчесе үз хезмәтенә күбрәк ярату һәм кайгырту хисе салсын, шуның белән совет кешесенең яшәү урынын тагын да матуррак, җайлырак һәм җылырак, ә шәһәребезне гүзәл, яшел һәм чиста шәһәр итсен иде. Бу – минем күптәнге хыялым, - диде ул хушлашканда”.
Безнең әтиебез – сәүдәгәр һәм балык промышленнигы улы, гади эшче, слесарь-сантехник булып эшләгән Әкрәм Кәримовның тормышы менә шулай үтеп китте.
“Халык дошманы”, Уральски шәһәренең Совет власте репрессияләгән указлы мулласы кызы - әниебез Рауза Гариф кызы Кәримованың (Тулбаева) тормышы да моннан әллә ни аерылып тормады: пенсиягә чыкканчы “Гурьевнефтегазгеолгия” җитештерү берләшмәсендә машинистка булып эшләде.
Икәүләшеп, гади һәм авыр тормышта яшәп, һәрдаим өстәмә эшләрдә эшләп, әтием - әле каравылчы, әле ягучы яки итекче булып, әни – һәр басма бит өчен 20 тиен акча белән өстәмә эш алып, Урал елгасы ярында, шәһәрнең Бохарага китә торган ягында менә дигән йорт җиткереп, дүрт угыл тәрбияләп үстерделәр (төзелеш канторындагы корымнан каралып беткән кочегаркада янып торган мазутның тавышы һәм ялкыны; аяк киеме тегү һәм ремонтлау өчен төрле җайланмалар һәм формалар; “Казнефтегазразведка”ның төнге идарәсендә өй эшләрен эшләп дәресләргә әзерләнүем; ипи һәм онга чиксез чиратларда яңгырлы һәм пычрак кичләр буе туңып-калтырап торулар... – барысы да әле бүген дә хәтеремдә).
Аларның һәрберсен, иң әүвәл үзләре сайлаган белгечлекне алуда ярдәм итеп, аннары туйларын ясап, олы юлга чыгардылар – кеше иттеләр, ә хәзер инде без үзебез – аларның балалары – үз балаларыбызны тәрбияләп, олы юлга әзерлибез...
Шул ук елларда Урал елгасының икенче ярында, аның Самарага китә торган ягында, колхоз базары янында Әхмәровларның зур гаиләсе яши. Гаилә башлыгының исеме безнең әтиебез исеме кебек - Әкрәм. Шуның өстенә аның әтисе дә инкыйлабка кадәр сәүдәгәр була.
Икенче бөтендөнья сугышы кайчандыр Гурьев шәһәренең үзәгендә, шәһәрнең элекке “Балалар дөньясы” (соңрак КГБ бинасы) буларак билгеле иске өлешендә зур йортта яшәгән сәүдәгәр Ибраһим Әхмәров (Ахмиров) гаиләсе язмышында да тирән эз калдыра.
Аның биш улы да сугышка китә. Дүртесе – Сафа, Әкрәм, Хәмит һәм Риза, яраланып булса да, өйләренә әйләнеп кайта, ә бишечесе – иң өлкәне Абдрахман һәлак була; аның истәлегенә энекешләренең берсе үз улына Абдрахман дип исем куша.
1940 елның июнендә Кызыл Армия сафларына алынган һәм сугышны 1941 елның августында дошманның күпкә өстен көчләре чолганышында калып зур югалтулар кичергән 329 нчы укчы полк составында башлаган Әкрәм Ибраһим улына Германиядә әсирлекнең коточкыч газапларын татырга туры килә. Сугыштан соң, өч инфаркт үткәреп, озак еллар инвалид булып яши.
Һәм 1985 елның августында мин һәм аларның (Әкрәм белән Маһинур Ганиева-Әхмәрованың) иң кече – җиденче кызлары Әминә белән Казан татарларының бу ике тармагын берләштердек, туганлаштырдык.
Әмма бу шатлыклы көннәрдән соң берәр еллап вакыт үткәч, төгәлрәге 1986 елның декабрендә, әтиебез Әкрәм Кәримов эшләп йөргән җирендә кинәт үлеп китә.
Гомере буе ул слесарь булып эшләде, шуның 28 елы – бер предприятиедә. Аңа бары 56 ел гына яшәргә насыйп булган икән. Үзе әле шактый яшь булса да, авыр һәм пычрак эштән һәм кырыс сынаулардан ул үз яшеннән күпкә олы күренә иде...
Тиздән, гомер буе авыр тормышта яшәүдән, Әкрәм белән Маһинур Әхмәровлар да бер-бер артлы бу дөньядан китеп бара...
Алар язмышына туры килгән авырлыклар, газаплар, рәнҗетелү, кимсетелүләр чиксез иде шул...
Безнең хәтердә алар – сабыр, тел-тешсез, хезмәт сөючән, үзләренең рәнҗетелүләре өчен беркемнән дә хисап таләп итмәгән бу изге җаннар менә шундый булып сакланыр.
Хәзер дә элекке кебек үк: бер караганда, сәяси һәм икътисадый системалар да үзгәрде кебек, барлык шигарьләр һәм исемнәр дә алышынды, илебез картасында яңа дәүләтләр дә барлыкка килде сыман, ә асылда берни үзгәрмәде – бар да элеккечә калды. Дәүләтебездә һаман шул ук җавапсызлык, икейөзлелек һәм цинизм хөкем сөрә, алар - узгандагы һәм хәзерге җитәкчеләр – хөкемдарларның һич аерылмас, арына алмас сыйфатларыдыр инде, мөгаен...
Шулай бервакыт, җитмешенче елларның икенче яртысында бугай, өебезнең чарлагына менсәм, тузан һәм иске әйберләр арасыннан, нәкъ кинодагыча, кибеп, бүлтәеп беткән күн портфель табып алдым.
Табигый кызыксыну белән аны ачып җибәргән идем, әүвәл шаккаттым, аннары, берни аңламыйча, аска, ишегалдына, әтием янына төшеп киттем. Бу чын-чынлап архив, дөресрәге, безнең әтиебезнең бертуган абыйсы – Икенче бөтендөнья сугышында һәлак булган Әдһәм абыйсының тормыш юлы турындагы документаль материаллар иде. Аның турында безгә кечкенәдән үк күп сөйлиләр иде, һәм ул безнең өчен, безнең гаилә өчен чын риваять һәм йөрәк әрнүе иде.
Минем беркайчан да шулкадәр күп документлар тупланмасын күргәнем юк иде.
Монда бар да бар: мөһере сугылган характеристика, автобиография, тентүләрнең беркетмәләре, газетлардан кисеп алынган материаллар, мандатлар, рөхсәтнамәләр, үткәреп җибәрү таныклыклары, ВКП(б) съездлары материаллары һәм фронттан язган өчпочмаклы хатлары. Фронтка киткәнче үз документларын тырыша-тырыша үзе туплаган булса, һәлак булгач – башта әби, аннары әти туплаган. Барысын да таслап җыеп, кеше күзеннән яшереп, өлкән угыл һәм абый турындагы бу материалларны үз вакыты җиткәнчегә кадәр саклауга куйганнар. Хәзер менә аларны әти миңа сузды...
III. ӘДҺӘМ МӨФТИ (МИФТАХЕТДИН) УЛЫ
КӘРИМОВ
1917 елда Жилая Коса бистәсендә туа.
Монда да болганчык еллар. Югыйсә, бу бистә – дөньяның бер караңгы почмагы. Бирегә Совет власте беренче кораллы отрядлар йөзендә 1920 елда гына килеп җитә. Әбием сүзләренә караганда, аларның вәкилләрен каршыларга бабай үзе чыга. Шулай булса да икенче көнне үк диярлек ул бөтен мал-мөлкәтен “үзирек” биреп җибәрергә мәҗбүр була (ни эшли аласың?). Әле кичә генә иң укымышлы һәм көр тормышлы бабам гаиләсен туйдырыр өчен ат белән кеше ташып йөри башлый...
Шул ук истәлекләр буенча, ул ни генә күрмәгән: исәпсез тентүләр, кинәттән килеп талау-җәберләүләр (аклар тарафыннан да, кызыллар тарафыннан да. Алар арасында бернинди аерма булмый) бабамның һәм якыннарының сәламәтлеген һәм яшәү рәвешен нык какшата.
Ак бандитлардан качып, Олы Базардагы унике бүлмәле өйләренең подвалында тәүлек буе ач утырган әбием белән бер яшьлек улы Әдһәмне очраклы бер хәл генә коткарып кала...
Шуннан соң бабамның кичәге эшчеләре (бүген исә - кызыллар) килеп, чираттагы тентүләрен ясап, гаиләнең соңгы кашыгына кадәр алып чыгып китәләр...
Бу тентүләр даими кабатланып тора. Үз чиратында килгән һәр җитәкче инде талап алырлык берни дә калмавына ышанмый хәтта.
Октябрь түнтәрешеннән соң хәтта 14 ел үткәч, 1931 елның 14 декабрендәге тентүнең саргаеп һәм төссезләнеп беткән соңгы беркетмәсе – моңа дәлил.
Шунысы кызык: инде алырлык берни дә калмаган булса да тентү ясаган ОГПУ хезмәткәре Гродненков беркетмәгә үзенең имзасын русча, бабам гарәпчә куя, ә пүнәтәйләр С.Умарова һәм И.Дюскалиева өчен (укый-яза белмәгәнгә күрә) район милициясе хезмәткәре: “грамота белмиләр, моны раслыйм, милиционер...”, - дип язып куя.
Шулай булса да тормыш дәвам итә. Бар нәрсә акрынлап җайлана, кешеләр дә яңа тәртипкә ияләнә башлый. Әдһәм дә, автобиографиясендә үзе язганча, 5 нче сыйныфны тәмамлый – совет мәктәбендә, татар телендә.
Чынлап та ул елларда татарча укытыла торган мәктәпләр хәтта үзәктән ерактагы торак пунктларда да бар иде, бу – элек төбәкләрдә яшәүче Казан татарларының күплеге, алар мәдәниятенең шактый югары булуы, шул замандагы хакимиятләрнең гадел милли сәясәте: беренче мәлләрдә рус телен генә түгел, башка халыклар телләрен дә үстерү юнәлешендә эшләве – барысы да һәр милләт мәнфәгатен кайгырту турында сөйли.
Дөрес, бу – вакытлыча гына булган хәл. Чөнки инде минем әтием, башка мәктәпләр булмаганлыктан, казах мәктәбендә укый. Ә безгә, аның улларына, шулай ук сайлау мөмкинлеге булмады – без рус мәктәбендә укыдык. Шулай да мәктәптә үз ана телеңдә уку Әдһәмгә, татар теленнән гайре, казах (латин шрифты белән), рус һәм гарәп телләрендә иркен сөйләшергә комачауламый. Сакланып калган документлар күрсәткәнчә, бу телләрне ул яхшы белгән һәм хатлар язышкан.
Соңрак, инде үсмер булгач, ул татарча шигыйрьләр дә яза башлый...
Әмма тормыш шундый шартлар китереп куя, шигырь язу теләге бөтенләй сүнә.
Зур гаилә, әтисе инде бу дөнья белән бәхилләшкән, гаиләдә иң өлкәннәр булып әнисенең карт туганнары Кумисбай (1854 елгы) һәм Сабира Таһировлар гына кала. Һәм ул – дүрт бала арасында иң өлкәне, шуңа күрә, татар мәктәбенең дүрт сыйныфына рус мәктәбенең биш сыйныфын өстәп, 15 яшендә хезмәт биографиясен башлап җибәрә. Бу – гадәти хәл булып санала, чөнки авыл балалары туу белән диярлек кул астына керә башлый.
Әдһәмнең хезмәт эшчәнлегенең һәр адымы эш урыныннан белешмә һәм характеристика белән ныгытылган – вакыты да шундый: теләсә кайчан раслаучы документ таләп итүләре ихтимал – “халык дошманы” баласы бит. Утызынчы елның икенче яртысында Казахстанда репрессияләр башланып китә.
Ул чакта грамоталы кешеләр биредә сирәк була, шуңа күрә аңа билгеле бер вакытка кадәр тимиләр – системага кирәк булгандыр, мөгаен. Шуңа күрә ул профессиональ яктан бик тиз үсеп китә:
курьер, “Живколхозсоюз”ның эш башкаручысы;
район җир бүлеге статисты;
район элемтә бүлеге инструкторы;
1 нче балык заводының җәмәгать инспекторы (фабрика-завод пленумында сайлана);
корреспондент, Жилая Коса районының яңа гына оештырылган “Социалды аул” газеты (хәзер “Кен Жылай” исеме белән чыга) балык бүлеге җитәкчесе.
Аның биографиясендәге бу чор – 15 яшьтән 18 яшькәчә, ягъни 1932 елдан 1936 елга кадәрге вакытны үз эченә ала.
1936 елның 10 августында 19 яшьлек Әдһәм Кәримов беренче мәртәбә эшчеләр һәм аул хәбәрчеләренең округ киңәшмәсендә катнашу өчен Гурьев шәһәренә килә.
Бу киңәшмәгә ул шушы елларда чыгып килгән “Социалды курылыс” һәм “Прикаспийская Коммуна” өлкә газетларының җаваплы мөхәррирләре Кажахметов һәм Патрикеев (соңрак репрессияләнә) тарафыннан шәхсән чакырыла.
1936 елның ноябрендә ВЛКСМ сафларына алынгач, ул ВЛКСМның Жилая Коса райкомының эшләр идарәчесе итеп раслана.
Яңадан Гурьевка, инде ВЛКСМның округ комитеты секретаре Тулебаевка килә.
1937 елның 12 гыйнварында 1937 елда яңадан үткәрелгән Бөтенсоюз халык санын алуда исәп алып баручы сыйфатында катнаша.
Билгеле булганча, беренче мәртәбә үткәрелгән халык санын алу нәтиҗәләре Сталинны канәгатьләндерми, аны оештыручылар “халык дошманы” дип репрессияләнә.
Һәм шул чакта кемдер, көтмәгәндә, аның социаль чыгышын исенә төшерә - янәсе, пролетарлардан да, эшчеләрдән дә түгел бит ул. Шулай итеп, Кәримов Әдһәм “социаль чыгышын яшергән” өчен ВЛКСМ сафларыннан чыгарыла һәм комсомолның район комитеты аппаратыннан азат ителә.
Ул чакта аңа унсигез яшь тулып киткән була.
Ай ярым чамасы эшсез йөргәннән соң, ул бер карарга килә - ВЛКСМ сафларына кайтаруны сорап апелляция бирә һәм Көнбатыш Казахстанның финанс бүлеге оештырган салым бухгалтерлары курсында белгечлек алу өчен Уральскига китеп бара.
Курсларны тәмамлап, өенә әйләнеп кайткач, Әдһәм абый ВЛКСМ сафларына кире алуларына ирешә һәм Жилая Косаның район финанс бүлегенә өлкән салым инспекторы булып эшкә урнаша.
Монда да, тиз арада абруй казанып, яңадан җәмәгать эшенә тартыла – комсомол оештыручысы урынбасары һәм ОСОАВИАХИМ рәисе итеп сайлана.
Тиздән, егерме ике яшендә, әле шактый яшь булуына да карамастан, Жилая Косаның инде Косчагылга күчерелгән район финанс бүлеген җитәкли.
Шул яшендә ул Эшче-Крестьян Кызыл Армиясенә алына, кызганыч, гаилә кормыйча кала...
Аның тормышының бу елларына кагылып, сакланып калган документларның алты дистәләп үткән ел аша яңадан теге еллар мөхитенә кайтаручы саргаеп беткән битләрен актарыйк: шәхси корал – 171519 номерлы һәм җиде патрон белән браунинг йөртү хокукына махсус күрсәтмә (районның элемтә бүлеге);
Сталинның “Краткий курс истории ВКП(б)” китабы, ВКП(б)ның XVIII съездында Жданов, Молотов, Андреев чыгышлары белән аерым брошюралар;
балыкчылар профсоюзы, МОПР (международная организация помощи борцам революции – РКЯХО) әгъзасы билетлары һ.б.
Дәүләт хезмәткәрләре арасында бер-беренә ышанмау, бер-берсеннән шикләнү һәм гомуми күләмдәге куркуның киң күләмдә таралганлыгын туганымның үз социаль чыгышын яшереп калу гына түгел, кунаклар чакырганда, бөтен дуслары кебек үк, тыелган темаларга әңгәмә булмаячак һәм өй хуҗасы буларак, гомуми тәртип өчен җаваплы, дигән йөкләмә алуы хакында белешмә кәгазенең булуы да раслый.
Ул чактагы тормыш менә шундый була. Күпләр аны оныта, ә бик күпләр аның булуын хәтта күз алдына да китерә алмый.
Барлык документлар күчермәсенең пөхтәләп тегелеп куелуы очраклы гына түгел, билгеле.
Шуны да әйтик, Әдһәм абыемның һәр эшләгән урыныннан диярлек бирелгән характеристикаларда аңа бары тик уңай бәя (йә “яхшы”, йә “бик яхшы”) генә куела...
Гурьевның Степан Разин урамындагы 46 нчы йортта урнашкан округ хәрби комиссариатыннан гурьевлыларның берничә буыны – кем хәрби хезмәткә, кем турыдан-туры фронтка җибәрелә.
Әдһәм абый исә үзенең хәрби хезмәтен Казан шәһәренең 284 нче укчы полкында башлап җибәрә.
Язмыш абыема фронтка китәр алдыннан үзенең әти-әтисе туып үскән, борынгы бабалары яшәгән изге җирдә булырга насыйп итә, ни өчендер аңа бу җирләрне күрсәтеп алырга “уйлый”. Бәлки алдан барын да белептер.
Чөнки өйдәгеләр, кыска вакытлы ялга кайтып киткәннән соң, аны инде башка беркайчан да күрми. Аларга бары тик аның язган хатларын көтәргә, уңышларына шатланырга, горурланырга һәм бары яхшыга гына ышанырга кала...
Югарыда әйтелгәнчә, Каспий диңгезе ни өчендер кешеләрдән китә башлый.
Шуңа күрә кешеләр үзләре дә еллар буе яшәгән урыннарын ташлап китәргә мәҗбүр булалар. Әйберләрен җыеп, зур агач өйне сүтеп һәм бар нәрсәне грузовикка төяп, Кәримовлар да Гурьев шәһәренә кузгала.
Кайчандыр үзенең район үзәге буларак көйләнгән тормышы белән яшәгән, ә аңа кадәр бай базары, диңгез балыгы промыселы, зур православие чиркәве соборы һәм мөселман мәчете белән дан тоткан Жилая Коса бушап кала...
Биредә, кайчандыр гөрләгән цивилизациянең кайнап торган узган тормышының бер ядкәре буларак, вакыт үтү белән җимерелгән саман һәм кирпеч йортлар, төзелешләр фонында беренче У-2 совет тракторының ташланган каркасы һәм судноның диңгез причалы урынында аунап яткан якоре бүгенге көнгә кадәр күгәреп черүен дәвам итә.
Шунда ук, даладагы маяк сыман, әллә кайдан күренеп һәм сирәк кенә килгәләп йөргән кешеләрне үзенә чакырып торучы, сәүдәгәр һәм балык промышленнигы Мөфти Кәримовның балык тозлау өчен кулланылган һәм Совет заманында балык цехында файдаланылган гаять зур багы кара тап булып аерылып тора. Аннан ерак та түгел, зур мөселман зиратында аның кабере өстенә дюралюминийдан безнең әтиебез куйган плитә, кояшта ялтырап, шулай ук игътибарны җәлеп итә1...
Бу хәлләр соңрак булачак, ә хәзергә Гурьев шәһәренең Киров исемендәге мәйданында авыр тормышта яшәүче Кәримовлар Кызыл Армиядән хат-хәбәр көтә.
Ниһаять 1940 елның 21 маенда “Прикаспийская Коммуна” газетының 115 (2006) нчы санында “Кызыл Армиядән хатлар” рубрикасында рота командиры Петряков һәм политрук Миронов язган “Алга таба да уңышлар телибез” дигән мәкалә басылып чыга.
“Хөрмәтле иптәш Маһибәдәр Кәримова, Сезнең улыгыз Әдһәм Мөфти улы, Кызыл Армия сафларында хезмәт иткәндә, үзен совет халкының тугры улы итеп күрсәтте...
Англия-Америка империалистлары теләсә нинди юллар белән сугыш районнарын Ватаныбыз чикләренә якынайтырга тырышкан катлаулы халыкара хәлләрдә безнең армия частьлары үзебезнең күпмилләтле совет халкының бәйсезлеген һәм иреген саклауда тарихи бурычын үтәргә һәрвакыт әзер.
Без ышанабыз: сезнең улыгыз кебек патриотлар белән теләсә кайсы дошманны тар-мар итә алырбыз һәм аларны үзләренең территориясендә кыйнаячакбыз...
Сезнең улыгыз безнең подразделениедә булганда кыска вакыт эчендә командование тарафыннан үрнәк командир буларак берничә мәртәбә макталды.
Сугышчан һәм сәяси әзерлек отличнигы булды...
Улыгызның аңын формалаштыруда зур рольне, Махибәдәр Кәримова, Сез уйнадыгыз, шуңа күрә безнең часть командованиесе Сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерә һәм Сезнең нәтиҗәле хезмәтегездә зур уңышлар тели”.
Беренче карашка коры кебек тоелган бу сүзләр артында шактый зур мәгънә ята. Бигрәк тә хәзер, инде күпме еллар үткәч сизелә.
Игътибар итегез: мәкаләнең эчтәлегеннән аңлашылганча, Европаны инде икенче бөтендөнья сугышы ялкыны чорнап алган бер вакытта Сталин җитәкчелеге СССРга төп куркынычны фашистлар Германиясеннән түгел, ә Бөекбритания белән АКШтан күрә. Инде белгәнебезчә, 1939 елда Гитлер Германиясе белән Һөҗүм итешмәү пактына өстәмә рәвештә, Европаны капма-каршы ике идеологиягә таянган Гитлер фашизмы белән Сталин коммунизмы арасында бүлгәләү турында яшерен Беркетмәгә дә кул куела.
Дөньядагы иң көчле идеология машинасы безгә икенче бөтендөнья сугышы башлану шартларын шундый итеп китереп куйды, безнең илебез анда бер гаепсез корбан итеп күрсәтелде. Ә бит “сәхнә арты интригалары” шуны раслый: Сталин җитәкчелегенең роле – бар нәрсәдә дә бөтенләй башка.
Икенче төрле әйткәндә, Россия империясенең колониальләштерү, басып алу һәм чит территорияләрне оккупацияләү сәясәтен дәвам иткән совет империясе бу юлы инде үзе зыян күргәннәр ролендә, ә совет халкы, һәрвакыттагыча, әлеге сәясәтнең тоткыннары, аның корбаннары булып кала...
Сугыш алдыннан, 1940 елның декабрендә, Казаннан өйгә язган бер хатында Әдһәм абый туган ягы Жилая Коса турында шигырь дә язып җибәрә...
1941 елның июлендә Самара һәм Сызрань шәһәрләрендә хәрби курслар тәмамлаганнан соң, 1941 елның ноябрендә Пенза артиллерия училищесының (1942 елның февралендә Вольск шәһәренә күчерелә) строевой бүлегенең 2 нче ранглы техник-интендант дәрәҗәсенә ирешә. Ул фашистларга каршы артиллерия белән тәэмин итү дивизиясе штабы составында көрәшә.
Сирәк һәм кыска язылган өчпочмаклы хатларында ул (бер ишесен – гарәп шрифты, икенчеләрен латин шрифты белән, аларда тормыш турында, сугыш турында фикерләрен шигъри юллар белән бәян итә) үзе турында бик аз мәгълүмат бирә. Борчылып һәм сагынып, күбрәк әнисенә мөрәҗәгать итә. Нәрсәдер сизенгән кебек, соңгы хатларының берсен кече энесенә, ягъни миңа – ундүрт яшьлек Әкрәмгә юллый.
“... Сугыш бетмичә, очраша алмыйбыз. Шуңа күрә дәресләреңне яхшылап өйрән, белем алырга омтыл, әнигә өй эшләрендә булышырга тырыш...
Мин кайтканчы, әби белән әнине сакла...
Бу тормышта сезне тагын бер кат күрә алсам, һәлак булсам да үкенечкә калмас иде...”
1944 елның 7 июлендә капитан Әдһәм Мөфти улы Кәримов (фронтта дуслары аны Алексей дип йөртә) Минск янында, 14011-М гаскәри часть штабы составында Белоруссияне азат иткәндә һәлак була.
Бу – 1944 елның иң зур стратегик һөҗүм операцияләренең берсе була.
“Багратион” дигән яшерен исем алган Белоруссия операциясе немец фашистларының “Үзәк” төркемен тар-мар итү һәм республика территориясен азат итүне максат итеп куя. Ул 23 июнь – 29 август вакыт арасында үткәрелә. Дошманны тар-мар итү өчен армия генераллары И.Баграмян, И.Черняховский, Г.Захаров һәм Советлар Союзы маршалы К.Рокоссовский җитәкчелегендәге 1 нче Балтыйк буе һәм 1 нче, 2 нче, 3 нче Белоруссия фронтлары тартыла.
Операциянең I этабында (23 июнь – 4 июль) Минск азат ителә һәм немец армиясенең 105 мең кешедән торган 4 нче һәм 9 нчы берләшмәләре чолганышка алына.
II этапның төп бурычларыннан берсе - Минскидан көнчыгыштарак дошманның нәкъ менә шул төркемен юк итү. Аны 5 июльдән 11 июль көннәрендә 3 нче Белорус фронтының 33 нче армиясе гаскәрләре һәм 2 нче Белорус фронтының 49 нчы һәм 50 нче армияләре көчләре гамәлгә ашыра. Бу сугышта дошман 70 меңнән артык солдатын югалта, 35 меңгә якыны, шул исәптә 12 генералы әсир төшә.
Совет гаскәрләре Литваны, Латвияне азат итеп, 20 июльдә Польша территориясенә килеп керә. Безнең югалтулар хәбәр ителми. Бары шунысы гына билгеле була: бу ике ай эчендә (июль-август) 400 меңнән артык (!) солдат һәм офицер орден һәм медальләр белән бүләкләнә...
“Мин сезне белмим, бәлки сез Алексей Кәримовның әтиседер, әнисе яки туганнарыдыр. Мин аның белән бер частьта (14011-М) хезмәт иттем, немецларга каршы сугышта бергә булдык. Нәкъ менә миңа соңгы гранатаны аңа бирергә, ә үземә икенче командирга ярдәмгә йөгерергә туры килде.
Мин калдырып киткәндә, аның янында әле иптәшләре дә бар иде, әмма, һөҗүмне кире кайтаргач, урман аланына кире әйләнеп кайтсам, соңгы каен астында һәлак булган капитан Кәримов ята иде.
Мина ярчыклары, артериясе белән бераз башын эләктереп, муенын тишкәләгән. Мин күп итеп яза алмыйм. Капитан үз бурычын үтәп һәлак булды, аның тирәсендә өч немец солдаты үлеп ята иде...
Аның дусты Лида Меркулова сезгә барын да җентекләп язгандыр инде...”
“Ул 1944 елның 7 июлендә һәлак булды. Аны шул ук кичке җирләделәр.
Җирләгәндә музыка да булды, шул арада дошман һөҗүмен дә кире кайтардык. Безнең максат Минск янында немецлар төркемен өзеп чыгу иде.
Гафу итегез, ничек булган булса, шулай яздым. Бурычыбыз шул...”
“Орден һәм медальләре Л.Меркуловада, ул аларны сезгә җибәргәндер инде.”.
х х х
“... Зур бәхетсезлеккә, сезгә Алексейның гитлерчыларга каршы сугышта батырларча үлеме турында хәбәр итәм.
Һәлак булганчы, ул бу һөҗүмдә дистәләгән немецны юк итәргә өлгерде.
Ярасы авыр – үлем ярасы иде.
Ул минем якын дустым иде, ике елга якын бергә бер подразделениедә хезмәт иттек.”
“... Әни, мин сезне бик яхшы аңлыйм: Алексей кебек улны югалту гаҗәп авыр. Без аны барыбыз да яраттык. Аның һәлак булуын барыбыз да авыр кичерәбез, ә мин бигрәк тә...
Алексейны мин Вольск шәһәреннән үк белә идем. Соңгы көненә кадәр без бергә булдык...
Башкалар аның егылганын күргәннәр, яраланды дип кенә уйлаганнар. Кызганыч, алай булып чыкмады. Алексейны сугыш кырыннан 25-30 чакрым ераклыкка алып китеп, офицерларга тиеш булганча, дәрәҗәләп, хөрмәтләп күмдек...”
х х х
“... Без Леша белән ике ел бергә булдык. Аны яраттым, ихтирам иттем һәм менә кинәт кенә һәлак булды.
Без урманда идек. Каһәр суккан фриц шайкалары бөтен урманны айкап йөри. Барыбыз да оборона тотарга әзерләнгәндә, Леша, беребез дә көтмәгәндә, каты яраланды, коткарып калырлык түгел иде: ярчыклар муенын, кан тамырын, умрау сөяген, уң җилкәсен тишкәләгән, уң кулының бөтен бармакларын чәрдәкләгән иде.
Канын күп югалтты – яраланган бар җиреннән бәреп акты.
Шулай тиз югалтырмын дип һич уйламаган идем.
Бу авыр көндә берьюлы иң яхшы алты солдат, офицерыбызны югалттык.
Әле хәзер дә аның юклыгына ышанасым килми. Шунысы бераз тынычландыра: аны, үзем дә булып, бөтен шартына туры китереп җирләдек.
Соңгы вакытта ул нигәдер бик боек йөрде, гел үлем турында гына сөйләде. Сөйләшүе дә теләр-теләмәс кенә иде.
Мин аның һәр хәрәкәтен, сөйләшүен, көлүен хәтерлим, ул һәрвакыт минем күз алдымда...
Аның гел өенә кайтасы, туганнары белән күрешәсе килде, тик аңа ял гына бирмәделәр.
Әйе, сугыш яхшы кешеләрне күпләп алып китте...”
Бу юллар өч кешенең – Александра Акишина, Николай Черничко һәм Лидия Меркулованың 1944 елда Белоруссия фронтыннан ерак Гурьевка Кәримовларга язган хатларыннан өзекләр.
Бу сүзләргә ни дә булса өстәп булмый. Шулай да мин, тәвәккәлләп, берничә сүз өстәргә булдым: Гурьев шәһәре хәрби комиссариаты сугышка озаткан һәм һәлак булган 6193(!) кешенең бары берсе генә - майор, ә уналтысы капитан дәрәҗәсендә була. Шулар исәбендә - безнең туганыбыз Кәримов Әдһәм...
Ул чакта аңа егерме сигезенче яшь иде.
Ул Минск шәһәреннән 10-12 чакрым көньяктарак, Бабовозовщина авылыннан көнбатышка табан 500 метр ераклыкта һәлак була, Минскидан Барановичига бара торган тимер юлдан 2 чакрым көнбатыштагы Самофаловичи районының Волковичи авылында күмелә.
Гурьевка хатлар аннан соң да күп килә, хәтта сугыштан соң да. Фронтташ дуслары яза. Николай Черничко исә, яраланганнан соң, хәтта үзенең хәрби пенсиясен дә җибәрә...
Менә Кәримовларның киләчәк буыннарына туганыбызның берсе - Әдһәм Мөфти улы Кәримов турында калган бөтен истәлек. Ул, чарлакта иске әйберләр арасында ята-ята, вакыт узу белән кибеп беткән күн портфельдә сакланып калган.
Китеп баручы XX йөзнең соңгы язы ахырында, 1999 елда, үземнең юлдашларым белән беренче мәртәбә Жилая Коса хәрәбәләренә килгәч, ниндидер бер илаһи көч мине шундук без торган җирдән көнчыгышка таба тартып алып китте.
Һәм бераздан әрем даласында кояшта үзенә чакырып торучы әлләни зур булмаган якты бер металл әйбер күренде.
Якынрак килсәк, бирегә кайтуның максаты булган, 1977 елда әтием тарафыннан бабасы Мифтах-эд-Дин Кәримов каберенә куелган дюралюмин плитә булып чыкты. Чынлап та ни мин, ни минем белән кайткан юлдашларым аны шулай тиз табарбыз дип уйламаган идек. Әле аннан соң булганы безнең барыбызга да тагын да көчлерәк тәэсир итте.
Без, әлеге плитә нигезенә урнашып, Коръәннән дога укыганнан соң, кинәт кенә күк йөзен болытлар каплап, күңелләрне сафландыра торган язгы яңгыр әкрен генә сибәли башлады. Аның чиста тамчылары, күз яшьләре сыман, битебезне, җирне, даладагы сирәк үләнне һәм бу мизгелләрне теркәп калучы фотоаппарат объективын чылатты...
Ярты сәгать үтәр-үтмәс, кояш яңадан ялтырап килеп чыкты да җаныбызны шундук сүз белән аңлатып бирә алмаслык, безнең барыбызны да алда көткән Мәңгелеккә якынайтучы җиңеллек һәм тынычлык биләп алды...
Достарыңызбен бөлісу: |