18. СОҢГЫ СҮЗ
Һәр халыкның тарихында бөек дәрәҗәләргә дә, хәсрәтле, аяныч хәлләргә дә урын бар. Шул уңайдан, минем I Бөтендөнья татар конгрессында катнашучылар игътибар иткән ике мәсьәләгә тукталасым килә.
Беренчесе – язмыш шаяртуы аркасында безнең халык басып алучыларның берсе (руслар) ихтыяры белән икенче баскынчылар этнонимын кабул итеп ала, нәтиҗәдә, Идел болгарларыннан үзгәреп, татарлар булып китә.
Әмма бүгенге көндә бу, ул чакта Татарстан Фәннәр академиясе президенты булган М.Хәсәнов фикеренчә, милләт исемен кире үзгәртеп, яңадан “болгар” этнонимына кайту кирәклеген аңлатмый. Чөнки тарих күзлегеннән караганда, без – болгарлар да, Казан татарлары да. Безнең җаныбызда барыбер дә болгарлар рухы, җаны яши, шуңа күрә беркем дә аны инкарь итми, инкарь итә дә алмаячак. Монысы – хак.
Борынгыдан килгән Болгар илен
Күз алдыма китерәсе килеп,
Гасырларны үтәм уй аша.
Ни дисәң дә, безнең тирән тамыр
Буталчык һәм борма юллар белән
Болгарларга барып тоташа.
... Шул еллардан бирле без – мөселман,
Табынабыз тик бер Аллага,
Йөзебездә балкый иман нуры,
Инкарь итеп булмый: ни дисәк тә,
Мең кат үлеп, мең кат терелсәк тә,
Безнең тамырларда әле һаман
Болгарлардан кергән кан ага!
(Ф.Тарханова, “Тамырлар”дан өзек, 2006)
Шулай булса да, этнонимны үзгәртү, аңа кире кайту мәсьәләсеннән китсәк тә, аны бүгенге көндә “сәяси зарарлы” дип катгый билгеләү шулай ук дөрес түгел, дип уйлыйм. Анда бары тик сәясәтне генә күрергә ярамый. Кайда гына яшәсә дә безнең халык үз тарихы, үзенең чыгышы турында, ул нинди генә булмасын, белергә тиеш. Һәм бүгенге көндә саф сәяси яки фәнни яктан кайсы караш файдалырак, зарарсыз булыр икән дип фикер йөртү шулай ук үзен акламый.
Чөнки безнең тарих, безнең үткәнебез һәм бүгенге көндәге безнең этноним – инде хакыйкый булган тарихи һәм сәяси факт, аннан, теләсәң-теләмәсәң дә, китеп булмый, өстәвенә, беркем дә бер чиктән икенчесенә ташланырга тормый. Моны без инде күпләгән тапкырлар башыбыздан кичердек. Ә менә чын тәрбияви планда бу безнең барыбызга да уңай йогынты ясаячак, бездә милли горурлык хисен үстерүгә, бөтен дөньяга таралган Казан-татар милләтен ныгытырга һәм берләштерергә ярдәм итәчәк.
Шул ук конгресста Европа һәм Себер мөселманнарының Диния назәрәте мөфтие Тәлгать Таҗетдин менә ниләр әйтте:
“Татар халкы беренче мәртәбә 922 елда ислам динен кабул итү уңаеннан җыелган иде, ә бүген без икенче мәртәбә җыелдык.
Ике корылтай арасында төрле тарихи вакыйгалар күп булды. Монголлар ябырылуы да булды. Бүгенге көндә без мең ел элек безгә хисапсыз бәла-каза һәм хәсрәт китергәннәр исеме белән аталып йөрсәк тә, заманында безнең борынгы бабаларыбыз дошманга каршы бердәм күтәрелгәннәр.
Шуңа күрә бу корылтайны өченче корылтай дип атасак та дөрес булыр иде.
Әгәр дә 1552 елда халыкның 41 көн буе “Аллаһы әкбәр” дип әйтә-әйтә Казанны сакларга күтәрелгәнен исебезгә төшерсәк, бу корылтайны дүртенче дип әйтергә дә булыр иде.
Бүген без бердәмлек, килешү һәм туганлык хакына җыелдык.
Безнең бүгенге корылтай – 450 елга сузылган мәхрүмлектән, югалган өмет һәм ышанычтан соң беренчесе...
Без иң кадерле һәм иң кирәкле нәрсәне – милләтебез исемен чак кына югалтмый калдык. Болгарларның дәвамчылары, болгар нәселе бүгенге көндә үзен татар дип атый.
Без, исемебезне югалтсак та, үз Ватаныбызны, иманыбызны, Ана телебезне саклап кала алдык.
Дин, Ана теле һәм Ватан! Алар яшәгәндә без дә яшәрбез!..
Без милләтне сайлап алмадык. Без башкалардан бер ягыбыз белән дә ким түгел. Бөтен кешелек гөлләр бакчасы булса, без шул бакчадагы гөлләрнең берсе...
Бөтен милләтләр дә - Аллаһ гаиләсе. Безне ничек кенә атамасыннар: болгармы, татармы – без барыбыз да җир йөзендә яшибез...
Без Ватанны да сайлап алмадык, шулай ук күршеләрне дә, без Аллаһ ихтыяры белән Идел ярларында... Татарстан безгә Аллаһ тарафыннан бирелгән...
Мең ел элек безнең борынгы бабаларыбыз исламны кабул иткән. 1989 елда без бу вакыйганың 1100 еллыгын билгеләп үттек.
Соңгы 73 ел эчендә без упкын кырыенда яшәдек. Борынгы бабаларыбыз, борынгы болгарлар бөтен гомере буена үзләренең уйларын һәм гамәлләрен Аллаһы Тәгалә белән килештергәннәр...”
Бөтен дөньядан килгән татарларга мөрәҗәгать итеп, мөфти үзебезнең барлык бәла-казаларыбызда гаеплеләрне эзләмәскә чакырды, чөнки алар, инде билгеле булганча, нәкъ менә үз арабызда килешү һәм бердәмлекнең булмавы нәтиҗәсендә килеп чыкты, диде. Шуңа күрә без үзебез максатыбызның дөреслегенә, хаклыгына ышанып, өметсезлек хисеннән арынырга тиешбез, барлык халыклар белән дә тыныч һәм дуслыкта яшәргә, әүвәл үзеңне ихтирам итеп, аннан башка милләтләрне дә ихтирам итә белергә, бер-беребезгә ярдәм итәргә, мәңгелек гомумкешелек кыйммәтләренә тугры калырга тиешбез.
Тәүбәгә килмичә, таркалган булуыбыздан тәүбә итмичә, бөек ислам дөньясына кайтмыйча яңарыш мөмкин түгел, ә моның өчен безгә бердәмлек, тынычлык һәм бер-беребезгә карата түзеп торучанлык кирәк...
Бөтендөнья татар конгрессында катнашучыларның узган гасырларны анализлаганнан соң игътибарын җәлеп иткән икенче нәрсә - безнең халкыбызның чиксез белемгә омтылуы, гаделлекнең өстенлегенә һәм дәүләтчелек хисенә аеруча нык ышану.
Мәсәлән, Казан университеты профессоры, озак еллар татарларның көнкүрешен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнгән Карл Фукс әле 1844 елда болай дип яза:
“Казан татарлары үзләрен буйсындырганнан соң хәтта өч йөз ел дәвамында шактый үзенчәлеген, миллилеген саклап кала алган, бу хәл күзәтүчән этнографның аерым игътибарына лаек.
Алар руслар алдында һәм үзләре тирәсендәге башка халыклар алдында да ... хәтта бүгенге көндә кайчандыр борынгы бабаларына хас булган өстенлекләрен югалтмаска, дәвам итәргә тырышалар.
Алар үзләренең югары әхлакый сыйфатларга ия булулары, диннәре, көнкүрешләре белән горурланалар, болар исә - аларны башкалардан аерып торучы сыйфатлар”.
“Читтән килгән һәркемгә, гомумән әйткәндә, Казан татарларында кайбер Европа халыкларыннан да белемлерәк халыкны табу һичшиксез гаҗәп булып тоелыр.
Укый-яза белмәүче татарны милләттәшләре санга сукмый, аңа нәфрәт белән карый һәм ул граждан буларак та хөрмәт ителми”.
Безнең халык, 450 ел дәвамында кимсетелүләргә дә карамастан, үзен беркайчан да кол итеп санамады.
Моңа дәлилләр күп: әүвәл монгол яуларына, аннан русларга озаклап һәм кискен каршылык күрсәтү генә түгел, Разин һәм Пугачев баш күтәрүләрендә, һәм халыкның башка болганышларында күпләгән Казан татары катнаша;
татар-башкорт полклары 1812 елгы сугышта беренчеләрдән булып Парижга бәреп керә;
Польша татарлары 1939 елда Варшаваны иң соңгылардан булып саклый;
Икенче Бөтендөнья сугышында 184 татар Советлар Союзы Герое, 57 татар Дан орденының тулы өч дәрәҗәсе кавалеры исеменә лаек була (руслар, украиннар һәм белорусларда гына күбрәк, чөнки сугыш алар территориясендә барды һәм алар халкы безнекеннән күплеге белән дә аерылып тора). Кайбер татар авылында икешәр-өчәр Герой.
Ул гына да түгел: атып торган дошман дзоты амбразурасын үзенең күкрәге белән каплаган Александр Матросов та татар егете – ятимнәр йортында үскән Шакирҗан Мөхәммәтҗанов. Тик, никтер, аның татар булуы телгә алынмый кала. (Бер караганда, гаҗәп тә түгел, бөек полководецлар Суворов белән Кутузовның, фельдмаршал Шереметьевның да һ.б.ш. татарлардан булуын сирәк кеше белә). Югыйсә, бу батырлыкны аннан бераз соңрак шулай ук татар егете Газинур Гафиятуллин да эшли. Шуның өчен аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелсә дә, аның бу батырлыгы турында киң күләмдә сөйләнми;
рәсми идеология уйдырмасыннан аермалы буларак, рейхстаг өстенә җиңү байрагын биш сугышчан дус кадый һәм аның берсе милләттәшебез Газиз Заһитов була;
бүгенге заманда, 1996 елда, Татарстан, БДБ илләрендә генә түгел, гомумән бөтен дөньяда әлләни күп булмаган яклаучыларның берсе булып, чечен халкына үзенең теләктәшлеген белдерде һәм аларга карата Россия агрессиясен гаепләп чыкты;
Россия дәүләтенең (СССРның да) иң күренекле шәхесләре арасында татарларның күплеге шулай ук куанычлы. Мисалга танылган ориенталист, археограф һәм мәгърифәтче, Археологлар җәмгыяте әгъзасы Хөсәен Фәезхановны; танылган химик Александр Ерминингельдович Арбузовны; күренекле химик Гыйлем Камайны; мәшһүр архитектор Исмәгыйль Гайнетдиновны; күренекле хирург Ринат Акчуринны; танылган генералларыбыз: Советлар Союзы Герое Дмитрий Карбышевны, Якуб Чанышев, Рәсим Акчурин, Мәхмүт Галиевне һ.б.; күренекле артистлар: Сергей Шәкүров, Тәлгать Нигъмәтуллин, Марат Бәшәров, Чулпан Хамматова һ.б.; җырчылар Алсу, Ринат Ибраһимовны һ.б.; дөньяга танылган спортчылар: Галимҗан Хөсәенов, Вагиз Һидиятуллин, Ринат Дасаев; Марат Сафин, Алина Кабаева, Ләйсән Үтәшева, Зиннәтулла Билалетдинов, Мария Шарапова, Динара Сафина, Наилә Гыйләҗева, Лилия Нуретдинова һ.б.; Россия Федерациясе министрлары Эльвира Нәбиуллина һәм Рәшит Нургалиевне, шулай ук башка бик күпләрне китерергә мөмкин булыр иде;
татарлар Россиягә генә түгел, бөтен дөньяга мәшһүр шәхесләр бирде. Хәзерге вакытта, узган бүлекләрнең берсендә телгә алынганнардан гайре, аларга “оча торган татар”, Италия, Франция, Америка, Вена һ.б. сәхнәләрдә биегән Рудольф Нуриевны, Англиядә “Ковент Гарден” театрында биюче, Британия империясе ордены кавалеры Ирек Мөхәммәдовны, Норвегия, Дания королевалары, Финляндия, Мисыр, Франция, Россия, Татарстан президентлары һ.б. күренекле кешеләр портретларын ясаган мәшһүр рәссам Мансур Саттаровны, космос физикасы өлкәсендә күренекле физик, академик Роальд Сәгъдиевне, Германиядә яшәп иҗат итүче композитор Софья Гобәйдуллинаны, Американың “Хьюстон Гранд – Опера” сәхнәсе җырчысы Альбина Шаһиморатованы һәм башкаларны өстәргә була.
Танылган миссионер Ильминский сүзләренә караганда, боларның барысы да татар халкының күп гасырлар яшәү чорында, бернигә дә карамастан, үзен һәрвакыт сәләтле халык дип санавыннан туган һәм туа. Чынлап та, үзенең беренче – Болгар дәүләте чорыннан (ягъни VI гасырның беренче яртысыннан) 1552 елга – Казанны яулап алган көнгә кадәр асылда тугыз гасыр дәвамында ул мөстәкыйль дәүләтле булды. Аның хәтта алдагы 450 ел буе Россия дәүләте составында яшәве дә мәңгегә халкыбыз җанына сеңеп калган әлеге хисне бетерә алмады.
Кызганыч: рус халкы хәтеренә мәктәп эскәмиясеннән кереп калган тарих шулкадәр үзгәртелгән, ялган-ясалмалылыкка корылган, гел бер яклы гына күрсәтелгән ки, шуңа күрә бүгенге көнгә кадәр рус кешесенең башына инкыйлабка кадәрге Россиядә, аннан соң СССР да, ә хәзер яңа Россиядә башка халыкларга карата (чечен, татар, яһүд, төньяк халыклары һ.б.) геноцид алып барылуы турындагы уй керә дә алмый. Шунысы аяныч: руслар, ихтыярый булмаса да, вакыйгаларның үсешен үз каланчасыннан гына күрә, бары үзен генә һәм үзенең борчу-газапларын гына таный, ә башкаларныкы аңа кагылмый...
Кабатлап та тормас идек, әмма ләкин мәктәп дәреслекләрендә, фәнни һәм матур әдәбиятта халкыбыз тарихының шулкадәр дә бозылып, ялганга төрелеп бирелүе җанны әрнетә. Нәтиҗәдә башка халыкларда да “татар” дигән сүз бары тик курку һәм ышанмау тудыра.
Мең ярым ел тыныч хезмәт белән шөгыльләнеп, икмәк үстергән, аннан аны саткан, китап бастырган, аннары аны тараткан, шуның белән үз халкын гына түгел, күрше халыкларның да күбесен һәм Көнчыгыш халыкларын мәгърифәтле иткән, бары тик басып алучыларга каршы гына көрәшкән һәм берничә мәртәбә шул ук рус халкын яклаган, саклаган безнең халык андый гаделсезлеккә лаек түгел.
Ә инде русларның безнең халыкка карата наданлык белән, тарихны, үткәнне белмәгәнгә күрә әйтелә торган төрле кимсетү сүзләре бернинди кысаларга да керми. Аларда бары тик зәһәрлек һәм көчсезлек. Башка берни дә түгел.
Гомумән, бары тик, инде әйтеп үткәнчә, томаналык кына бер кешенең икенчесенә карата шундый мөнәсәбәтен тудыра ала. Бер халыкның, өстәвенә янәшә, нигездә дус булып яшәүченең, икенчесенә мондый мөнәсәбәте һич акларлык һәм гафу итәрлек түгел.
Әле шуны да онытмаска кирәк: башкаларны кимсетү, рәнҗетү – зәгыйфь акыллылык билгесе. Иң мөһиме: әйдәгез, бергәләп яхшылык эшлик һәм аны бергәләп гамәлгә ашырыйк, чөнки ул һәрвакыт йә кайчан да булса безнең бөтенебезгә дә яхшылык булып әйләнеп кайтачак...
Теманы йомгаклап һәм тәвәкәлләп, бер нәрсәне яңадан раслап китәсем килә: һәр халыкның тарихта үзенең аерым урыны бар, шуңа күрә һәр халык үзе өчен үзе сөйләргә тиеш. Өстәвенә, кайберәүләр аны аңлатырга тырышса да, гамәлдә бар да бик гади – бу җирдә руслар һәм монголлар, татарлар һәм кытайлар, башкортлар һәм чуашлар, болгарлар һәм казахлар, алманнар һәм төрекләр, болгарлар һәм карачайлар, балкарлар һәм венгрлар һәм күп кенә башка халыклар һәм милләтләр яшәгән һәм яши.
Ә инде башка кешеләрнең һәм халыкларның белер-белмәс теләсә ни сөйләп, фикер әйтергә тырышып йөрүләренә кәефең китсә дә, ахырга кадәр аңа карата хөрмәт һәм тотнаклылыкны, тыйнаклылыкны саклап кала белү – барыннан да өстен сыйфат.
Бары шуннан соң гына, диаметраль каршы булса да, үзеңнең карашыңны белдерергә кирәк.
Чынлап та, бернинди сугышка да карамастан, бер генә халык та хәзерге меңьеллык уртасында башка халыкны тулысынча кырып бетерә яки йота алмас иде, чөнки бернәрсә дә һәм беркем дә бу дөньяда эзсез югала алмый.
Бигрәк тә мондый тирән тарихлы бөтен бер халыкка кагылышлы булганда.
Җитди уйлап карагыз әле: дөрестән дә, үзенең дәүләтчелеге, дине, мәдәнияте булган бөтен бер халыкның, кинәт кенә җир йөзеннән юкка чыгуын, икенче халык эчендә тәмам эреп бетүен яки бөтенләй башка халыкка әверелүен күз алдына китереп буламы? Өстәвенә аның, бу халыкның, җаны шул ук вактта элеккечә үк, мең ел элек булгандагыча калырга, элеккечә үк буыннан буынга бер халыкны икенчесеннән, бер кешене башкасыннан аера торган күзгә күренмәс бизәкләрне тапшырып, шуның белән безнең һәрберебезгә дә үзенә генә хас билгеләрне, үзенчәлекләрне һәм аерым бер “кыйпылчыкларны” биреп хәбәр итеп торырга тиеш. Минем уемча, әлеге мәсьәләне тикшергәндә иң мөһим нәрсә - менә шул.
Чөнки Идел болгарлары һәм казанлылар этнонимына алмаш булган Казан татарлары этнонимы әле болгарлар исеме белән халык формалаша башлаганга кадәр булган этно-интеграция процессы чорында туган этногенетик, этно-социаль, хуҗалык-икътисадый һәм мәдәни-сәяси бәйләнешләрнең күчешен, варислыгын туктату дигәнне аңлатмый.
Россиядә Казан татарларына карата бу рәсми тарихи теориянең дөрес булуына шикне узганның һәм бүгенгенең байтак күренекле кешеләре белдерде һәм белдереп килә. Әлеге сорауның куелышы, минем карашка, әгәр дә бу оныту, хәтердән төшереп калдыру һәм бозу-үзгәртү еллары булмаса, тагын шул наданлыкның дәлиле булган булыр иде.
Сүземне төгәлләп, мисал рәвешендә, Ч.Вәлихановның 1856 елда басылып чыккан “Көньяк Себер кабиләләре тарихы буенча язмалар” дигән хезмәтеннән түбәндәге өземтәне китерәм (дөрес, бу хезмәт бөтенләй башка сәбәп белән, аерым алганда, ислам диненең төрки халыкларга тискәре йогынтысы, дигән темага язылган):
“... Казан татарларын гына алыгыз, алар – безгә тарих әйткәнчә (тагын шул –, кемнеке һәм нинди тарих? – авт.), Батый монголларының нәсел тармагы яки Батый сугышчыларының төрки кабилә - кыпчаклар белән кушылмасы.
Әйтегез әле, зинһар, Идел монголында (ягъни Идел болгары – татарда – авт.) аның чыгышын билгеләүче берәр нәрсә бармы (ягъни нәкъ менә монголдан – авт.)?
Бернәрсә дә.”1
Бөтен җавап шул.
Теләсә кайсы кешенең, теләсә кайсы гаиләнең язмышы кайчандыр үзләре яшәгән яки бүгенге көндә яши торган дәүләт тарихына нык бәйле. Башкача булуы мөмкин дә түгел.
Шуңа күрә безнең фамилиянең биографиясе дә (кызганыч, мин дүрт буынныкын гына беләм), миллионлаган башка фамилияләрнеке кебек үк, аларга яшәргә туры килгән дәүләтләрдәге бөтен катаклизмалар белән тыгыз бәйләнештә һәм бер-бере белән үрелгән.
Һәм мин бу бүлектә аларның хәтерләренә сеңеп калган, әлегә юкка чыкмаган истәлекләрдән, шулай ук сакланып калган кайбер документлар нигезендә үземнең борынгы бабаларым турында миңа билгеле булганнарны бәян итәргә тырышып карыйм. Мин моны, беренче чиратта, киләчәк буыннарыбыз өчен әлегә бөтенләй югалып бетмәгән нәрсәләрне саклап калу өчен эшлим.
II. КӘРИМОВЛАР
бирегә, Каспий диңгезе ярына, Жилая Коса дигән бистәгә (бүгенге көндә Атырау өлкәсенең Жылой районы, элек – Гурьев өлкәсенең Жилая Коса һәм Эмба районнары территориясе) XX йөз башында Казаннан күчеп килгән.
1. КАСПИЙ БУЕ ТӨБӘГЕ ТАРИХЫННАН
Күп меңьеллар дәвамында бөтен Каспий буе төбәгенең стратегик артериясе булып Урал елгасы “хезмәт иткән”. Ул Азия белән Европаны бүлүче ролен түгел, ә бәлки бер Евразия континентына берләштерүче ролен башкарган.
Безнең эрага кадәр V йөздә бу елга Ликос исеме белән йөртелгән. Аның аша сакларның, массагыт, киммер, скиф, савромат, сармат, гот, алан, һун (гун), хәзәр, авар, бәҗәнәк, угыз һәм кыпчакларның нәсел-кабилә берләшүләре үткән.
Кодрәтле Батый һәм Күчүм ханнар монда үзләренең станнарын корганнар...
Төркичә ул Данк, аннары Янк, Җаек дип йөртелгән. Ул үзенең бүгенге исемен агымы башланган тауларның гомумтөрки исеменнән алган.
XI-XII йөзләрдә Түбән Җаек һәм Каспий диңгезенең яр буйлары аша Түбән Иделдән Харәзем, Бохара, аннан Көнчыгышка һәм кирегә диңгез һәм коры җирдән сәүдә юллары үткән. Әлбәттә, бу юлның бөтен буена колонистлар һәм бу җирдә яшәүчеләр тарафыннан шәһәрчекләр һәм торак җирлекләрнең төзелүе – табигый хәл.
XIII йөздә Җаекның түбән агымында төзелгән Сарайчык шәһәре – Кече Сарай (Алтын Урда башкалалары Сарай-Бату һәм Сарай-Бәркәгә охшатып), бүгенге Атырау шәһәреннән 30 чакрым ераклыкта гына булып, үз вакыты өчен бу төбәк, иң зур транзит базары ролен үтәп кенә калмыйча, XVI йөзнең ахырына кадәр Алтын Урда чорының мәдәни һәм сәяси үзәкләренең берсе дә булган1.
Шуны да билгеләп үтү кирәк: Җаек елгасындагы беренче шәһәрчекләрнең берсе Сарайчык (Сарайҗук) тарихы вакыйгаларга бик бай.
Башта ул Алтын Урданың иң бай шәһәрләренең берсе булган: үзенең зиннәтле сарайлары, керамика әйберләре, оста һөнәрчеләре, гаскәр башлыкларының кәнизәк йортлары (гаремнары), мал-туарның күплеге белән дан тоткан. Аның йөзмә (понтон) күпере кичүеннән сәүдә кәрван юлы үткән.
Биредә акча сугу йорты да булган, анда көмеш һәм бронза тәңкәләр сукканнар, зәркан әйберләр эшләнгән, шәһәрдә суүткәргеч тә булган.
Заманында Үзбәк хан белән Җанибәк хан бу шәһәрдә туктала торган булганнар һәм кирәк кадәр яшәгәннәр дә....
Әмма 1395 елда, хакимлек өчен эчке чуалышлар, ызгышлар, көрәшләр аркасында Алтын Урда ханнарының куәте кимеп барганда, Җаектагы бу шәһәр беренче мәртәбә Мавәрәэннәһер хакиме Тимур, ягъни аннан алда гына Туктамыш ханны тар-мар иткән Урта Азиянең рәхимсез һәм кансыз әмире Тамерлан тарафыннан җимерелә.
Әүвәл, Туктамышка каршы барганда һәм Сарайчык шәһәреннән ерак түгел генә елга кичкәндә, Тамерлан бу шәһәргә һөҗүм итми кала, бары тик кире кайтканда гына шәһәрне җимерә...
Шунысын да әйтик: Тимурның яулап алу походлары һәрвакыт коточкыч вәхшилек һәм кансызлык белән бара. Мәсәлән, 1387 елда ул Исфаганны алганда үз сугышчыларына 70 мең гади халыкның башын кыярга, шул башлардан пирамидалар төзергә боерык бирә. Һиндстанда исә 1398 елда, Сарайчык шәһәрен җимереп киткәннән соң, аның әмере белән 100 мең әсир үтерелә.
Тамерланнан соң күпмедер вакыт Каспий буе далалары буш тора...
Алга таба, инде Алтын Урда тулысынча таркалганнан һәм аның урынында биш ханлык төзелгәннән соң, XV йөзнең беренче яртысында Сарайчык шәһәре Нугай Урдасының (бу исем этник түгел, ә сәяси) башкаласы (яки ставкасы) була. Ул төркиләшкән монголларның күчмә кабиләләрен берләштерә һәм Иделдән алып Иртешкә кадәр, Каспийдан һәм Аралдан алып Төмәнгә кадәр булган территорияне били. Хакимлек мангыт әмирләренә күчә.
Урдада яши торган нәсел-кабиләләрнең элгәрге генетик бәйләнешләре саклардан, усунь, кангюй, аннары түргеш, карлук, угыз, кимак, кыпчак, аргын, найман, хәзер инде нугайлардан торган казах халкын формалаштыруда турыдан-туры катнашы бар...
Әмма 1554 елда шәһәр кабат җимерелә. Бу юлы инде торгызылмас дәрәҗәдә. Моны Русьтан Җаекка беренче күчеп килүчеләр, нигездә качкын крепостнойлардан торган Идел казаклары һәм башка криминал элементлар, “бурлыкта йөрүчеләр” эшли. Сәүдәгәрләр үтеп йөри торган Хан ставкасы турында хәбәрдар булган бу адәмнәр Сарайчыкны рәхимсез талый, бар нәрсәне вата-җимерә, шул исәптән тыныч халыкны да үтереп бетерә.
Алар хәтта иң борынгы – Алтын Урда, Нугай Урдасы, Казах ханлыгы заманындагы аксөяк затлар күмелгән зиратның да астын-өскә китерә. Риваятьләргә караганда, анда Алтын Урда ханнары Сартак, Бәркә һәм Җанибәк, Күк Урда ханы Тухтаки, Нугай Урдасы ханнары Измаил һәм Ураза, Казах ханлыгына нигез салучыларның берсе Касыйм хан күмелгән була.
Н.М.Карамзин бу уңайдан:
“ташта-ташны калдырмадылар һәм, каберләрне казып, мәетләрне чишендереп, бай табыш белән чыктылар”, - ди.
Бу хәлләрдән соң бөтен бу төрки дәүләт юкка чыга: калган өлеше Урус кенәз белән башта Җаекның түбән агымына (тамагына) таба, аннан Хива якларына китеп бара.
Шунысы кызык: Сарайчыкның җимерелүеннән соң ук патша Иван IV казакларга нәфрәт белән ташлана: аларның бер өлешен Иделдә тар-мар итә, ә ике атаманны – Бритоусов белән Юрьевны Мәскәүдә нугай илчеләре алдында астыра.
Нугайларның китүе бу җирләрне колониальләштерүгә һәм Җаекта беренче казак торак җирлекләрен (авылларын) төзүгә ярдәм итә. Шулай ук монда, Төньяк Каспий буенда, күчмә халык – торгоут дигән кабиләсе 1630 елда Иделнең түбән агымына килеп урнашкан калмыкларның килүенә дә сәбәп була.
Җунгарлар (ойрат яки калмыклар) һәм аларның монголларның көнбатыш тармагын тәшкил иткән кабиләләре союзы (бердәмлеге), ул елларда көтүлекләр эзләп, Семиречье, Көнчыгыш Төркестан, Көнбатыш Себердәге ныгытма-шәһәрчекләргә һәм казах җирләренә1 бөлдергеч һөҗүмнәр ясый-ясый, бөтен җиргә дә үлем һәм хәрәбәләр генә китереп, Җаекка һәм Иделгә килеп чыгалар...
1640 елда Җаек елгасының Каспий диңгезенә койган урыннарыннан 16 гына чакрымда2 казакларга сиздермичә генә рус сәүдәгәре Гурий Назарьев тарафыннан кызыл балык тоту өчен эре балык промыселы (балык кәсебе) хуҗалыгы - учуг3 төзү белән бер үк вакытта, башта агач казык читәннән ныгытмалар, ә биш елдан соң укчылар сагындагы каланчалар белән таш коймалар куела.4
Ул елларда учуглар, балык промыселы станнары һәм ныгытманың үзе өчен төп куркыныч нугайлардан, каракалпаклардан, калмык, казахлардан килә. Бигрәк тә Тын (Дон), Җаек казаклары, бу ныгытмаларны һәрвакыт камап, һөҗүм итеп тора.
Шуңа да карамастан, Усть-Яик (Җаек Тамагы) таш шәһәрчегенә нигез салучы Михаил Гурьев раславынча, казна 27 ел дәвамында гына да (1640-1667) пошлина һәм Җаек промыселларының уылдык белән тәэмин итүе рәвешендә көмеш белән 500 мең сум саф табыш ала. Ул елларда бу гаять зур сумма була.
Россия патшасы һәм Бөек кенәз Федор Алексеевичның Михаил Гурьевка биргән һәм аны төрле салым-йөкләмәләрдән азат иткән Жалованная Грамотасында әлеге вакыйгалар менә ничек бәян ителә:
“... Михайло Гурий үзенең балалары белән, үзенең абыйлары белән һәм әтисе белән, Безне, Бөек Патшаларны кайгыртып, һәм Безнең Дәүләт казнасына бөтен нәрсәдән табыш эзләп, диңгез аръягында Җаек елгасында үз акчасына таш кала һәм балык тоту өчен учуг төзетте;
безнең Бөек Патшалар казнасына шул Җаек учугының яңа заводыннан акча казнасына откупка уылдык промыселыннан һәм пошлинадан барлык шәһәрләрдә дә табыш бик зур булды, алга таба да шул Җаек учугыннан бу табыш Безнең Бөек Патшалар казнасына шулай ук тотрыклы (булыр)”.
Бу шәһәрчектә вакыйгалар алга таба мондый күренеш ала:
чирек гасырдан соң Җаек казаклары, бу көнгә инде шактый зур көч булып берләшеп, кирмәнне тулысынча диярлек җимерәләр, чөнки анда төзелгән әлеге учуг аларга югары агымда балык тотарга комачаулый.
1667 елның июнендә шәһәрчекне Степан Разин җитәкчелегендәге Җаек һәм Дон казаклары яулап ала. Мәскәүне борчуга салган нәкъ менә бу поход Россиядә XVII йөз крестьяннар сугышының кереш өлеше, башлангычы була.
Шуның өстенә, Гурьевка барганчы, Разин кирмәннән көньякка таба 60 чакрым ераклыкта диңгез эчендәге Шутовы шалыги дигән яр буе утравында туктый. Анда бурдюк (турсык) шәһәрчеге дип аталган шәһәрчек кора. Баш күтәрүчеләр, бераз монда булганнан соң, тиз арада Җаек шәһәрчеген алалар, чөнки анда урнашкан укчылар гарнизонының якынча 500 укчысы шундук болар ягына чыга.
Дипломатик уңышсызлыкка очраган Әстерхан хакимияте патша таләбе белән Гурьев кирмәнен камап ала. Бу камалыш өзеклекләр белән 1668 елның мартына кадәр сузыла, һәм, ниһаять, Разин үзенең баш күтәрүчеләре белән бергә коралланган 24 ишкәкле көймәдә камалыштан чыга.
Степан Разинның Гурьевтан китүен генә көткәндәй, безнең шәһәрчектә 1668 елның көзендә укчылар һәм казакларның һәм 1698 елның язында ярлы казакларның Әстерхан халкын нык куркуга салган һәм патша администрациясе аяусыз бастырган баш күтәрүләр яңадан кабынып китә. Соңгысы нәтиҗәләре буенча Петр I фәрманы белән казакларның бер өлеше Җаек шәһәрчегендә җәзалап үтерелә, аларның җитәкчесе И.Шамин исә Мәскәүдә аяк-куллары чабылганнан соң җан тәслим кыла...
Шул ук елларда, XVII йөз ахырында, Җаек шәһәрчеге диварлары буенда җирле гаскәри казак атаманнары, башкорт восстаниесе тар-мар ителгәч, каракалпакларга качкан һәм инде үзләренә, Уфа өязенә кайтып баручы меңгә якын коралсыз башкортны суеп чыгалар.
1705-1706 елларда шәһәрчекнең укчылар гарнизоны Әстерхан восстаниесендә катнаша. Алар да фельдмаршал Шереметьевның даими император полклары тарафыннан җиңелә.
1708 елдан соң шәһәрчек үзенә нигез салучы Михаил Гурьев истәлегенә Гурьев дип атала башлый.
Җаек казакларында 1720-1723 елларда мөлкәтле катлаулар барлыкка килүе нәтиҗәсендә казакларның ярлыланган катлавы яңадан баш күтәрә. Хөкүмәт гаскәрләре аны да бастыра.
Казах халкы өчен 1723-1727 еллар бөек фаҗигаләр, һәлакәтләр чоры булып санала – бөтен өч жуз да җунгар баскыннарының коточкыч талавына һәм туздыруына дучар була. Шуннан соң Кече жуз – Хива һәм Каракалпак ягына, Урта жуз Бохарага китә, Олы жуз исә Җунгариягә бәйлелеген, буйсынуын танырга мәҗбүр була.
Шулай да, алдагы ике елда казахлар җунгарларны ике мәртәбә җиңүгә ирешә. Халык гаскәрен (ополчениесен) Кече җуз ханы Әбелхәер җитәкли. Аннары ул, калмыкларны кысрыклый-кысрыклый Җөм (Эмба) елгасының уңъяк ярына чыга, Уралдагы казак гаскәрләре җирләренә якыная. Һәм шул ук 1730 елда, егерме җиде күренекле старшина тарафыннан хупланып, Җунгариягә каршы Хәрби союз төзү һәм Россиягә кушылу турында сөйләшүләр башлый.
Җаек елгасы 1734 елда Көнчыгышка кадәр сузылган Россия белән казах биләмәләре арасындагы чик ролен үти.
Җаек Емельян Пугачевның крестьяннар сугышы вакытында яңадан бөтенроссия вакыйгалары үзәгенә әйләнә. Бу сугышта Кече жуз казахлары актив катнаша. Восстаниене бастыргач, 1775 елда патшабикә Екатерина II (Әби патша) Җаекны Урал дип үзгәртә:
“Җаекта булган хәвефле вакыйгаларны бөтенләй оныту өчен”, - ди ул.
1793-1797 елларда Кече жуз Срым Датов күтәргән восстание ялкынына чума...
XIX йөз башында, 1801 елда, барлык бу вакыйгалардан соң, Урал белән Идел елгалары арасындагы түбәнлектә Букей хан Кече жуз казахларыннан яңа ханлык – Россия империясе составына керә торган Эчке яки Букей ханлыгы төзи.
Ханлыкны алимул нәселеннән булган кытайлар, беришләр, шеркеш, адай, жаппас, маскар, ысык, есентемир, байбакты, алаша, тана, кызыл курт, байулы нәселеннән; тазлар, тама, табын, кердери һәм торелар, ягъни жетыру нәселе тармагыннан ханнар династиясе варислары (барлыгы 16 нәсел) тәшкил итә. (Ш.Кудайберды улы).
Табигый ки: Россиянең казах һәм Урта Азия ханлыклары белән Көнчыгыш Каспий сәүдәсендә Казан яки Идел татарлары актив катнаша.
Руслар Казан һәм Әстерхан ханлыкларын яулап алганнан соң, Россия хакимиятләренең Казан татарларында сәүдәгәрләрне генә түгел, бу казах далаларында мөселман диненә өндәүчеләрне дә күреп, рәсми тыюларына да карамастан, аларның Каспий буена һәм Урал буена мөстәкыйль хәрәкәте, йөрүе дәвам итә.
Моңа бәйле рәвештә, югары мәгърифәтле, гарәп, фарсы, рус һәм татар телләрен камил белгән, хатыннарының берсе Уфада мөфти булып торган Казан татары кызы булган Букей Урдасы ханы Жангир ханны аерып күрсәтү сорала (1824-1845 еллар).
Казанга һәр килүендә Жангир биредә фән, әдәбият һәм сәүдә өлкәсендә кайнаган зыялылар белән очраша.
Казахлар арасында мәгърифәтне тарату эшләрен алып барган өчен хан Казан император университетының Мактаулы әгъзасы булып сайлана.
Ул хакимлек иткән елларда түбәндәге үзгәртеп коруларны санап китеп булыр иде: канцеляриядән, биләр Советы, депутатлар төркеме, хан йомышчылары, есауллардан идарә аппараты төзелә, игенчелек үсеш ала, казах җирендә беренче дөньяви мәктәп ачыла, ярминкәләр үткәрелә. Бу ярминкәләрдә катнашу өчен Казан губернасыннан ел саен сәүдә белән далага ике меңнән артык татар килә торган була.
Нәкъ менә моннан, казах җиреннән, Россиягә ел саен 300 мең сарык, дуңгыз мае, кәҗә мамыгы, сарык, ат, кәҗә, куян һәм корсак тиреләре, дөя йоны, сайгак мөгезләре җибәрелә.
Дәүләт идарәсе системасында ислам динен файдалану нияте белән хан мәчетләр төзи, ә муллаларны Казаннан китертә – Казан татарларын чакыра.
Шул ук вакытта әлеге төбәктә яшәгән казах халкы тарихының бу чоры рәсми тарих фәнендә бер яклы гына яктыртыла. Иң әүвәл халыкның Исатай Тайманов һәм Махамбет Үтәмисев исемнәре белән бәйле (сүз дә юк, алар – үз вакытының күренекле шәхесләре) эчке болганышлары чоры буларак кына телгә алына...
Шул ук елларда православие чиркәве даирәләрендә, алга таба Россиянең яңа төбәген – Сарыроссияне булдыру ниятеннән, казахларны чукындыру планы өлгерә. 1870 елда Халык мәгарифе министрлыгы белдергәнчә, “безнең ватаныбыздан читтә яшәүче барлык чит халыкларга белем бирүнең соңгы максаты, һичшиксез, аларны руслаштыру һәм рус халкына кушу булырга тиеш”, - диелә.
Казахларны руслаштыру юлында төп киртә булып, Россиянең рәсми даирәләре фикеренчә, аларга татар-мөселман йогынтысы тора. Мәсәлән, Казанның уку-укыту округы попечителе В.Попов күрсәткәнчә, “татарларның күбесе, сәүдәгәр сыйфатында далага килеп, сәүдәгәрлеген “оныта” да укытучы һәм ислам белән татар телен таратучы булып китә.
Шуңа күрә “шәкертләргә” – Казаннан килгән татар муллаларына Букей Урдасында урнашып яшәү тыела.
“руслар өчен, аның мәдәнияте өчен дошман булган мондый татар чыганагы зыяннан башка берни дә бирми. Кыргызларны мөселман традицияләрендә тәрбияләү һәм шуның белән биредә татар милләтен булдыру һәм көчәйтү дәүләтебез максатларына туры килми”. (А.Харузин).
Бу сәясәткә расламаны күренекле казах тикшеренүчесе Ч.Вәлиханов хезмәтләрендә дә табып була. Минем карашка, ул, исламны казахларның Европа цивилизациясенә таба хәрәкәтендә тотрык (тормоз) дип санап, православиене кабул итү идеясен үз күргән. 1856 елда ул менә ниләр язып куя:
“Төрки һәм монгол кабиләләреннән чыккан һәм үзләренең шаманлыгына – жрецлар диненә табынган Себер нормадлары һәм күчеп йөрүче җәнлек аулаучылар холык-фигыльләрендә (характерларында), тормыш һәм телләрендә, Осман төрекләренә һәм Казан татарларына караганда, үзенчәлекләрен күбрәк саклый алганнар. Мөселманлык аларда үзенчәлекнең теләсә нинди чаткысын, милләтлелекне сүндерә... Төрки мөселманнарда дини-схоластик юнәлештәге берьяклылыкны гына күрәсез, башка яктан алар соң чиккәчә надан һәм бернинди эшчәнлеккә сәләтле түгел, ә менә аларның мәҗүси кардәшләре, белемнәре буенча шактый түбән дәрәҗәдә торсалар да, акыл ягыннан күпкә югары...”
Далада элеккенең яңалык белән көрәше турында сөйләгәндә, ул мондый сорау куя: киләчәктә иминлек өчен ни яхшы – Көнчыгышка йөз тоткан мөселманлыкмы, рус динеме әллә инде элеккечә дин иреген саклап калумы?..
“Яңа өлгереп, оешып килгән һәм бар нәрсәне кабул итәргә, сеңдерергә әзер кыргыз халкы татар мәгърифәтеннән уй-хисләрнең үсешен тоткарлап торырга гына сәләтле үле схоластикадан гайре ни көтә ала? Без, бернигә дә карамый, татарлык чорын әйләнеп үтәргә, ә хөкүмәт (Россия) бу эштә безгә ярдәм итәргә тиеш. Безнең өчен бу батып баручыларны коткару булган кебек, аның өчен дә шулай ук мәҗбүри”.
Аннан соң, 1862 елда хакимиятләрнең элекке чит халыклар хокукларыннан аларны өстен куючы мещан һәм казаклар катлавына чукынган казахларны да өстәп язуны законлаштырган карарын хуплап, Ч.Вәлиханов болай дип яза:
“Христианлык мәнфәгатьләрендә мондый әһәмиятле чараны кабул иткәндә, өлкә идарәсенә аның белән бергә исламга карата да репрессив чаралар кабул итәргә кирәк иде, моннан башка христианлыкның уңышы мөмкин түгел”.1
Шунысын да әйтик: бары 1914 елгы беренче бөтендөнья сугышының башлануы гына рус самодержавиесенең һәм аның идеологларының бу ниятен туктатып кала алды...
Шулай да Гурьев шәһәрчегенә әйләнеп кайтыйк әле.
Башта ул Әстерхан, аннары Ырынбур (Оренбург) губернасына керә, ә 1752 елда Җаек гаскәренә кушыла, 1896 елда Урал өлкәсе төзелгәч, иң кечкенә - башта өяз, аннары округ шәһәрчеге булып, аның составына керә. 1865 елда Гурьев шәһәр статусын ала.
XVII-XIX йөзләрдә безнең Урал-Эмба төбәгендә шактый танылган байтак тикшеренүче, галим һәм сәяхәтчеләр булып китә.
Алтын Урда чорыннан соң 1717 елда Петр I фәрманы белән бу төбәкләргә фәнни максатта Бекович-Черкасскийның беренче хәрби экспедициясе килә. Ул географик һәм гидрогеологик белешмәләр, мәгълүматлар калдыра.
Биредә танылган галимнәрдән Лепехин (1771 ел), Гельмерсен (1783 ел), Рычков (1772 ел), Паллас (1775 ел), Гмелин (1783 ел) һәм башкалар була.
1850 елда Форт-Александровскига (хәзерге Форт-Шевченко) сөргенгә барганда Гурьевны танылган украин язучысы Т.Шевченко да күреп китә.
1852-1872 елларда шәһәрдә күренекле рус сәяхәтчесе һәм табигать фәннәре белгече Г.Карелин яши һәм эшли.
1857 елда Эмбаның түбән агымында танылган галим Н.Северцев була һәм ул.Н.Баршов белән бергә бу төбәкләрдә нефть байлыгы булуын билгели.
1874 елда нефтьнең булуын тәгаенләү өчен Д.Кирпичников тикшеренүләр үткәрә; 12 елдан соң – тау инженеры Новаковский, 1890 елда – Г.Грумм-Гржимайло, 1892 елда геолог С.Никитин җитәкчелегендәге Геология комитеты экспедициясе булып китә.
XIX йөз ахырында, 1897 елда, ягъни 100 ел элек, гомуми мәйданы 40435,4 кв/чакрым (верста) булган территориядәге бөтен Гурьев округында, шәһәрдәгеләр белән бергә, даими рәвештә 87376 кеше яши.
Аларның 44882 се – ир-егет, 42494 е – хатын-кыз.
Милли составы – күбесенчә казахлар, татарлар, калмыклар, аннары руслар.
Гурьев шәһәрчегенең үзендә 9316 кеше яши, аның яртысы – казак катлавы.
Шәһәрдә 25 койка/урынлык, кабул итү бүлмәсе белән хастаханә, даруханә, ветеринария лабораториясе бүлеге, мал-туарны дәвалау бүлеге, почта-телеграф һәм балык-пошлина канторлары эшли. Алмашу йорты да була. Анда шәһәр халкы белән казахлар арасында сәүдә, дөресрәге, терлек һәм терлекчелек продуктларын ипигә һәм иң кирәкле башка әйберләргә алмашу барган. Ярминкәләр үткәрелгән, ике сыйныфлы шәһәр училищесы, диңгездә йөрү класслары, башлангыч белем бирүче мәктәп эшләгән. Әстерхан белән пароход элемтәсе булган.
Шәһәр халкы балык тоткан, бакчачылык белән – йөзем, алма, груша, персик, чия, абрикос үстерү белән шөгыльләнгән.
Гурьев округының җир өсте – тозлы күлләр һәм чүп үләне “сибелгән” комлы һәм тозлы туфраклы киң дала. Төп сугару чыганагы – Урал елгасы. Бөтен торак җирләр диярлек шул елга буйлап урнашкан.
4,25 млн. дисәтинә1 җирнең 80820 дисәтинәсе генә яшәү өчен уңайлы саналган. Аның 333 дисәтинәсе – биләмәләр; 420 дисәтинәсе – җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчасы; чәчү җирләре - 186 дисәтинә; урманнар – 4069, ә болын һәм печәне чабыла торган җирләр – 75044 дисәтинә.
Бу якларга килеп утырган русларның чәчү мәйданы 40 дисәтинә, ә казахларныкы исә 9554 дисәтинә булган. Бу җирләрдән 1898 елда төрле ашлык уңышы 600 мең потка2 кадәр яки 9 мең 828 тонна икмәк (!) җыеп алынган. Моннан тыш, русларның җирләреннән 2200 пот яки 36 центнер бәрәңге җыелган.
Төп шөгыль – Урал елгасында балык тоту. Аннан 3,25 млн. сумлык балык продукциясе тотылган, терлекчелек шулай ук нык үскән була – барлыгы 1 млн. 206 мең 176 баш терлек исәпләнгән.
Аларның русларга – 5638 е, казакларга – 438560 ы, ә казахларга 761978 е туры килгән.
XIX йөзнең ахыргы елында, әүвәл 1899 елның июнендә, аннары ноябрендә, Кара Шунгул дигән җирлектә беренче мәртәбә нефть фонтаннары бәреп чыга.
Леман компаниясенең нефть чыгаручылары нефтьне махсус турсыкларда дөяләргә төяп Хивага һәм алга таба реализацияләү һәм ягулык сыйфатында куллану өчен Каспий яры буйлап Ракуша портына җибәрәләр...
Яңа, XX йөзгә Гурьев округы менә шундый уңышлар белән килеп керә. Тиздән аның территориясендә урнашкан Жилая Коса бистәсенә Кәримовлар да килеп урнаша.
Достарыңызбен бөлісу: |