Тәүфик Кәримов төСЛӘр балкышы



бет20/21
Дата21.06.2016
өлшемі2.06 Mb.
#152424
1   ...   13   14   15   16   17   18   19   20   21

х х х
Кулны күкрәккә куеп әйткәндә, Президентны вакытыннан алда сайлауда бернинди дә фаҗига юк.

Тәгаен хәлләр шуны таләп итә - сайлап алырга кирәк.

Әмма шунысы бар – сайлап алу мөмкинлеге тудыручы кешеләре юк, ягъни бүгенге көндә бездә сайлап алу мөмкинлеге юк – бер караганда, бу әйбәт тә.

Чөнки безгә, сайлаучыларга, кемне сайлыйм икән, дип баш ватасы да булмый.

Ә алдан сайлау яки ашыгып сайлау, аны билгеләү безне, имештер, коткарырга теләгән таркалу, җимерелү процессын тизләтәчәк кенә.

Чөнки безне кая гына кертеп җибәрсәләр дә - аның гаебе юк.

Җитәкчеләребезнең, хакимнәребезнең бөтен зирәклеге менә шунда.

Гаепле һәрвакыт Президент үзе билгеләп куйган хөкүмәт булачак.

Бүгенге хөкүмәтебез, персональ составы бары тик ирония һәм көлке тудыра торган (моны күзлексез дә күреп торабыз) безнең хөкүмәт нәрсәгә сәләтле, дөресрәге, нәрсәгә сәләтле түгел?

Бу җыенга игътибар беләнрәк карагыз әле...


х х х
Хәзерге вакытта кулында хакимилек булганнарның һәрберсенең авторитар режим урнаштыруда үз урыны бар.

Тарихка алар нәкъ менә шул яктылыкта кереп калдылар.

Сүзнең кем турында булуын алар бик тиз төшенәчәкләр.

Шулай булса да, бу – аерым бер кешенең гамәлдәге режимда шәхси хакимлеге мәңгелек, дигән сүз түгел.

Чөнки бераз вакыттан соң шул ук, кайчандыр дәшми-тынмый гына, оят бер нәрсәдән котылган кебек коммунизмнан, аннан демократиядән ваз кичкән кешеләр авторитаризмнан да, үзенең юлбашчысыннан да, миллион сәбәп табып, күзгә карап ваз кичәчәкләр.

Һәрвакыттагыча кебек, акланырлар да. Үрнәк алыр, иярер мисаллар шактый...


1999 елның гыйнвары

ЧИР
Тирә-юнегезгә игътибарлырак булыгыз әле.

Алга да, артка да борылып карагыз.

Сезнең янәшәдә кемнәр?

Кемнәр белән янәшә яшисез, кемнәр белән бергә эшлисез, җитәкчегез кем, авыл, шәһәр, бистәгез белән кем җитәкчелек итә һ.б. – мөһим мәсьәлә.

Игътибар белән күзәтсәгез, иманым камил, аларның барысында да, хәтта үзегездә дә аңлатып бирә алмастай ниндидер сәерлекне күрерсез.

Бу – гади генә әйткәндә, чир, авыру билгеләре.

Әхлакый һәм рухи чир билгеләре.

Безнең һәрберебез ни белән булса да чирли, димәк, җәмгыятебез дә чирле.

Дәваламасаң, чир тарала, үз җәмгыятендәге һәр кешене зарарлый, алманы корт ашаган кебек, бөтен почмакларга үтеп керә.

Чир таралдымы, “корт” кердеме, инде җәмгыять акрын-акрын, әмма тәгаен, чери, җимерелә һәм таркала башлый...

Үзегез уйлап карагыз: кичәге үрнәк һәм крисстал кебек чиста ҮК аппаратчысы, провинциягә килеп төштеме, кинәт үзгәрә дә куя - җирле әһәмияттәге акулага әйләнә; заманында безгә партбилетлар биргән элекке райком секретарьлары нишләде? – сөйләргә тел әйләнми хәтта...

Боларның барысыннан соң, тиздән тормышыбыз матураеп, илебез чәчәк атачак, дигән башкатыргыч сүзләренә үзләре генә түгел, бер генә кеше дә, хәтта бала да ышанмый инде...

Әлеге картаеп беткән чирле кешеләргә ничек ышанырга кирәк?

Яңалары да элекке җитәкчеләреннән ким куймый: узган буыннар ничәмә еллар, гасырлар төзегән, булдырган бөтен нәрсәне тураклап бетерделәр.

Өстәгеләрне бар да күрми. Ерак бармыйча гына, янәшәдәгеләрегезгә күз салыгыз.

Күршеләрегезнең берсе, төн кергәч, подъезд ишеген салдырып, тәрәзә пыяласын алып, кайдан урларга була, шуны өенә ташый, ә иртә белән, адәм рәтле, намуслы кеше кебек, сезнең белән баш иеп исәнләшә.

Өлкәннәр мисалында балалар үсә: мәктәптә бер-беренең дәфтәрен, ручкасын, аяк киемен, хәтта өс киемен урлый.

Инде болар турында, борчый, дип кенә әйтеп булмый, бу чирле җәмгыятьтә яшәве куркыныч.

Әлеге чир, ахыр килеп, безнең барыбызны да таркатачак көн әлләни ерак та түгел кебек тоела.
2000 елның феврале,

Атырау шәһәре

СОРАУ
Көннәрдән бер көнне, 1973-74 елның апрель-май айлары булса кирәк, ике туган абыем Шакир белән Гурьев шәһәре буйлап атлыйбыз һәм, гәпләшә торгач, “Һәр кеше үзенең фани дөньядан китәсе көнен белсә, кешелек өчен яхшырак булмас иде микән?” дигән сорауга килеп төртелдек.

Бу турыда сөйләшү озакка бармады, нигезле дә түгел иде; ашыкмыйча гына фикер алыштык та, тәгаен бер нәтиҗәгә килмичә, башка темага күчтек...

Әмма, берничә ел үткәч, Шакир туганым, безне тирән хәсрәткә салып, әлеге мәсьәләне үзенчә хәл итте – бу дөньядан үз теләге белән китеп барды.

Һәрберебез хәтеренә көчле һәм йомшак күңелле, игелекле кеше булып кереп калды...



Балаларга. Германиядән өйгә кайтып

китәр алдыннан, кичен язылды
ВИТЬКА КОРОБКИН ҺӘМ ЧЫПЧЫК
Витька Коробкин көн саен

Камчаткада “котыра”.

Ә бүген тәрәзгә карап,

Борын казып утыра.


Кинәт тәрәз кәрнизенә

Килде кунды бер Чыпчык.

Тирә-якка каранды да

Тәрәзне куйды чукып.


Шулчак күзләре очрашты –,

Витька бик тиз җанланды.

Түгәрәк борнына тыккан

Бармагын тартып алды.


Бер-беренә карап торды

Бу ике “җен орчыгы” –

Бишенче “В”дан Коробкин

Һәм күрше йорт Чыпчыгы.


Таныштылар тиз арада,

Башларын боар-бора.

Чыпчык та гайрәтле икән,

Бер дә курыкмый тора.


Карый-карый арыгачтын,

Һич тиктормас бу Чыпчык.

Пыяланы чукып алды –

Әйдә, имеш, син дә чык.


Шулчак тәрәз ачылып китте,

Тавышсыз-тынсыз гына.

Корбкин Витя, шаккатып,

Авызын ябалмый тора.


Күзләр түм-түгәрәк булды,

Ярый класс сизмәде.

Шунда Чыпчык телгә килде –

Сүзен әйтми түзмәде.


“Җитте сиңа утырырга,

Әйдә, оч минем арттан!”

Витька җавабында әйтте;

“Мин очалмыйм бит, братан!”


“Оча алмыйсың шул, балбес,

Сугышырга беләсең.

Рогаткадан безгә атсаң,

Чукырбыз баш түбәсен”, -


Дигән генә иде Чыпчык,

Кыңгырау шалтырады.

Витьканың каты тавыштан

Куллары калтырады.


Очып төшә язды шулчак

Утырган урыныннан.

Караса, әлеге Чыпчык

Шул мизгелдә юк булган.


... Камчаткасында Коробкин

Уйлый-уйлый интеккән:

Төшме соу бу? Әллә өнме? –

Һич аңлый алмый икән.



1994 ел, гыйнвар, Мюнхен

... Минем чигәләремне ышкыйлар. Нидер әйтәләр. Лекцияләрдән кайтарып җибәрәләр.

Лифтта төшеп, Мюнхендагы “Инлингуа” дигән халыкара лингвистика мәктәбе ишегалдына чыгам.

Эскәмиягә килеп утырам, күзләремне йомам. Уйларымны туплыйм.

Бар да моннан ун еллап элек Гурьевта булганча...

АРАХНОИДИТ1
Үтәли сызлап авырту чигәләремне кыса.

Кашлар, күз кабаклары, керфекләр күтәреп булмастай авыр. Күзләрдә кечкенә генә ак таплар, нокталар пәйда була, үтәли тишеп чыккан кебек – бушлыкка, чиксезлеккә китеп югалалар.

Чигәләрдәге, күз өстендәге авырту басымында аң китә башлый. Бу борчулы мизгелдә яшәү мәгънәсе генә игътибар үзәгендә кала – тизрәк өйгә кайтырга, караңгы бүлмәмә чумарга, май белән шикәрле кайнар чәй эчәргә һәм ятып торырга. Түзәргә, түзәргә, ничек тә үткәреп җибәрергә...

Тик иң куркынычы әле башлана гына. Сул күз, дөресрәге, баш мие капкачының сул ягы акрынлап сүнә, күз күрми башлый. Әйләнә-тирә ап-ак, күзләрне, аңны кисә торган кискенлек, чигәләрдә, башта авырту көчәя.

Бераздан шул ук хәл уң күзгә күчә.

Әйләнә-тирә дөньяның күләмлеге тулысынча юкка чыга, бары тик янәшәдәге объектларның чагылышы гына кайдалыкны белдерә.

Төсләр дә юкка чыга, күз алдымда бары тик ак нурлар, шәүләләр генә биешә.

Чигәләрдәге авыртуга түзеп булмый, ниндидер тимер, металл белән кыскандай, баш үтереп чатный.

Моның белән дә бетми әле.

Кризис көчәя бара.

Инде тел, битнең уң ягы берни сизми башлый, яңак сөякләре авыр хәрәкәтләнә. Яшәү мәгънәсе юкка чыга...

Кемдер кабинетыма кереп, нидер сорый.

Мин аны ишетәм дә, ишетмим дә, сүзләренең мәгънәсен аңламыйм. Оеп бара торган агач телемне көчкә әйләндереп нидер әйтәм, инде үз сүзләремнең мәгънәсен аңламыйм. Гадәти сүз миңа бик сәер булып тоела, әйтерсең мин аларны беренче ишетәм. Ни әйткәнемне аңларга тырышам – булмый.

Тирә-ягымда бары тик ак, аңымны җибәрә торган нурлар гына.

Кинәт бар да тынып кала.

Куркыныч тынлык. Янәшәдә беркем дә, берни дә юк сыман.

Симптомнары – баш сөяге эчендә басым арта, озакка сузылган баш авыртуы, күз күреме начарая, баш әйләнә, ишетү сәләте кими, тигезлек, тотрыклылык югала.

Мин торып басам. Баш авыртуы көчәя.

Һәр адым чигәләргә авырту булып суга. Бары тик сул ягым белән генә, баш миенең сулъяк ярымшары белән генә ориентлашам, уңъяк берни сизми, берни күрми. Тоташ ап-ак пәрдә...

Куллар, баш – боз кебек.

Туңам. Нык туңам. Кулларымны, битемне җылытмакчы булып ышкыйм. Ярдәм итми.

Ап-ак караңгылыкта капшап кына пальтомны, шарф, бүрегемне табып алам. Киенәм. Башта уй: “ Киемнәремне онытмыйм тагын, урамда – февраль...”

Көч-хәл белән урындыкка барып утырам, электр утын кабызам, күзләремне йомам. Ярымкараңгыда шактый утырам – хәлем яхшырмый: бер үк хәлдә.

Иң мөһиме – начараймый.

Аңымда. Бары тик тирә-юнем аңлаешсыз, бу дөньяда, яшәештә мәгънә юк. Шулай да Мин әлегә биредә, Мин – бар.

Кайдалыгымны, кемлегемне аңламасам да.

Башымда коткарыр төсле бер генә уй - тизрәк китәргә. Утырган урынымнан торам да ишеккә юнәләм.

Телем тәмам ойый - әйләнми. Җиңелчә генә кычыту һәм калтырау. Бер сүз дә әйтә алмыйм.

Һава җитми. Тын алуы авыр. Артериаль басым төшә. Йөрәк турысында авырту барлыкка килә.

Шул мизгелдә, баш әйләнәеп, ишек яңагына килеп бәреләм...

Бу - әле юлның башы гына.

Коридор буйлап утыз метр чамасы юл үтәргә, баскычтан төшәргә кирәк. “Иң мөһиме: кеше игътибар итмәсен өчен гадәттәгечә тигез адымнар белән барырга кирәк, һәрвакыттагыча – эш белән чыгып барам, янәсе”.

Үч иткәндәй, коридорда неон лампаларының барысы да балкып яна. Алар мине тулысынча сукырайталар. Туры сызыктан барырга тырышам, кайчакларда стена ярдәмгә килә, ярый әле коридорда кеше юк, тып-тыныч...

Элеккечә чигәләр чатный.

Коридорны үтәм. Караңгы баскычтан төшеп барам. Биредә җайлырак – караңгы, күз күремен яхшыртырга мөмкин.

Чыгу ишеген ачам – күзгә яңадан яктылык китереп бәрә, бу юлы инде нурлар чәчеп торган кояштан.

Баш әйләнә, ак таплар, ак нурлар...

Пальтомның якасын күтәреп куям, аска – аяк астына карыйм, барыбер абынам, эрегән карда таям, баруымны дәвам итәм. Баш элеккечә үк әйләнә, хәзер саф һавадан булса кирәк. Кабат тыным кысыла башлый.

Барып булмый, елга яры буйлап сузылган култыксаларга кадәр юлның чиге юк төсле...

Һиһаять, алдымда – бары тик Урал елгасы.

Шундук башыма уй килә: быел, язның иртә килүе сәбәпле, кар башка еллардагыга караганда иртәрәк эри башлады, елгада да иртүк әллә никадәр майна, балык тотучыларның кечкенә бәкеләре иде, көне буена алар тагын да арткандыр инде.

Урал аша боз өстеннән өйгә якынрак, күпер аша әйләнеп кайтсам – кайтып җитә алмам.

Пирс култыксаларына таянып торам – елгада ни хәлләр бар икән – шуны күзлим, тик берни күрмим.

Башымдагы һәм чигәләрдәге көчле авыртуга да карамастан, хәлем бераз яхшыра башлый, аңым кайта, текәлебрәк карасаң, предметларны да аерып була.

Шулай да алдагы әйберләр күзгә күренми, күзне томалаган ак пәрдә аркасында елгада балыкчыларның бармы-юкмы икәнен дә белеп булмый. Мөгаен, бардыр. Алар боз кузгалганчы утыра анда.

Ул-бу була калса, алар миңа да ярдәм итәрләр әле, дигән ышанычым да бар...

Кинәт минем уйларымны һәм каушавымны, икенче үлчәмдәге дөньядан килгәндәй, әллә кайдан ишетелгән тавышлар бүлә; минем яннан целлофан пакет тоткан (монысын мин тәгаен күрдем) ниндидер бер үсмер егет мине бәреп ега язып йөгереп үтә.

Баскычтан тиз-тиз төшүен ишетеп, аның артыннан китмәкче булам.

Мин акрын гына төшеп җиткәнче, ул минем күз күремемнән югала. Елга буенда берүзем басып калам. Боз өстенә су күтәрелгән.

Кире китүдә мәгънә юк, барыбер алга барырга кирәк, су ерып булса да, бәлки бар да җайланыр. Боз өстендәге суда яткан һәм яр белән бозны тоташтыручы ташлар һәм такталарга басам, бераз талпынып, боз өстенә килеп керәм.

Әле дә ярый җиңелчә генә чыгып киткәнмен, сумкамны алмаганмын, боз, җебегән шикәр кебек, бик көпшәк, уалучан. Берничә адым ясаган идем – майнага килеп төртелдем – андагы боз кебек салкын су кояш нурларында җемелдәп тора.

Инде хәзер иң куркынычы башлана – балыкчылар бәкесенә яки агым белән юылган майнага эләкмәсәм ярар иде.

Алда – майна, артта – су, аннары гына яр.

Кире китеп булмый бит инде. Бөтен көчемне җыеп, бар игътибарымны туплап, акрын-акрын гына каршы ярга таба китәм.

Борчылмыйча, тыныч кына барган уңайга әллә кайдан килеп чыккан балыкчыларның сизелер-сизелмәс контурларын шәйләп алам.

Тик кар белән кояш тагын күзне чагылдыра. Туктап калам.

Күзләрне яңадан ак пәрдә каплый. Тынлык. Тавышлар урынына – резонанс кебек дерелдәп торучы авырту.

Объектларның күләмлеге, тирәнлеге бөтенләй юкка чыга. Ара ераклыгын да күз алдына китерә алмыйм.

Күзем күргән кайбер нәрсәләр – кәгазьдә генә кебек, бернинди үлчәме юк.

... Кинәт каяндыр кычкырган тавышлар ишетелә.

Як-ягыма каранам. Берни күрмим.

Нәрсәдер булган.

Бу кычкыруларның мәгънәсенә төшенмәкче булам – кемгә кычкыралар? ни дип? Берни аңлашылмый.

Нәрсә эшләргә? Бәлки минем алда башка боз юктыр, бәлки алар миңа кычкырадыр?

Бөтен тәнем белән дерелдәп куям. Ярларның ни монысын, ни тегесен күрмим. Боз өстендә озаклап хәрәкәтсез басып тору да куркыныч – боз шактый көпшәк, ышанычсыз. Тик кая барырга? Кайчан да булса теге ярга чыгып җитәрменме?

Шулай да интуиция белән алга баруымны дәвам итәм.

Әле һаман кемдер кайдадыр кычкыра. Инде якында гына ишетелә.

Шулчак нәкъ минем алда әле бая гына мине узып киткән теге үсмерне суында әйләндереп торучы зур майнаны күреп алдым.

Тартып чыгарырга кирәк бит инде моны. Тик ничек итеп?

Як-ягыма каранып, янәшәдә тагын кем дә булса бар микән, дип ачыкларга тырышам. Балыкчылар шәүләсен күрәм, тик алар еракта.

Алга таба бар да үзеннән-үзе, нәкъ автопилоттагы кебек эшләнә. Андый төгәл, тиз һәм тәвәккәл гамәлләрне мин үзем дә көтмәгән идем.

Бүгенге көн дәвамында инде ничәнче мәртәбә, бар көчемне туплап, бары тик сиземләү буенча гына гамәлләр кылам. Әйтерсең бу хәлләр минем белән булмаган яки минем бу гамәлләрне беренче генә башкаруым түгел: боз өстенә сузылып ятам да тыпырчынып торган үсмергә якынрак шуышып киләм, сүзсез генә үземнең озын шарфымны муенымнан алып, бер очын үсмергә сузам. Ул, шулай ук сүзсез генә, аны шундук тотып ала.

Шуннан соң акрын гына тарта башлыйм һәм, ниһаять, аны судан тартып чыгарам.

Мин яткан җиремнән торып та өлгермим, үсмер, куркуыннан күзләрен шартландырып, юеш пальтосында, акыра-акыра кирегә, ярга таба җан фәрманга йөгереп китә.

Мин шунда гына аңыма киләм. Балыкчыларның кычкыруы (араларында, миннән ерак та түгел, бер күршемне танып алам) көлүгә әйләнә. Бераз аптырап торганнан соң, мөмкин булган кадәр тиз адымнар белән алга атлыйм.

Боз өстеннән үткән калган юлны хәтерләмим...

Өйдә беркем дә юк.

Утны кабызмыйча гына, шикәр белән берничә чынаяк кара чәй эчәм дә, башымны яулык белән каты итеп кысып бәйләп, залга үтәм. Тәрәзә пәрдәләрен ябып куям, диванга ятам да күзләремне йомам. Көч җыярга, хәлләнергә кирәк...

... Әйе, ул чакта Гурьевта нәкъ менә шулай булган иде.

Хәзер, менә бу минутта да шул ук хәл – бернинди каршылыксыз, тизрәк квартирга кайтып җитү. Эскәмиядән торып, акрын гына (нәкъ төштәге кебек) метрога керәм, эскалаторда түбән төшеп, поездга утырам.

Беркем дә миңа игътибар итми. Тышкы яктан берни дә сизелми булса кирәк. Шулай да үземнең юл йөрү билетымны (проездноемны) барлап куям – анда минем Мюнхендагы адресым язылган. “Роткройцплатц”. Өскә күтәреләм. Автобус көтәм. Хәлем авыр. Башым әйләнә. Өстәвенә кояш көчле яктырта, тирә-юнемдә яңадан ак таплар. Җитмәсә автобуста да кеше күп. Бөркү. Һава җитми, тын алуы авырлаша, күңел болгана, берни күрмим. Артык бөркү булганга, буылам һәм беренче тукталышта ук кем беләндер бергә автобустан төшеп калам.

Эскәмиягә килеп бәреләм. Утырам. Башым әйләнә, ничек тә түзәргә кирәк. Күзләремне йомам. Йөрәк клапанының ярсып эшләвеннән чигәләрдә авырту. Беттем.

Берни ишетмим, берни күрмим – бары тик тынлык, үтергеч тынлык.

Бераз вакыттан соң, үземдә көч табып, тагын автобуска утырам. Башым шартларга җитешеп авыртканга юлның очы-кырые юк шикелле тоела.

Ниһаять, “Гнейзенауштрассе”. Автобустан чыгам.

Абына-сөртенә, берни күрмәгән хәлдә өйгә керәм, югарыга, үз бүлмәмә күтәреләм. Каешымны салып, башымны кысып тарттырып куям. Артык тартылуга чыдамыйча, каешым шартлап өзелә.

Аңкып торган исле бәлзәмне чигәләремә сөртәм дә, калтыранган кулларым белән су эчеп, барып ятам.

Авырту акрын гына китә. Күзләрем дә күрә башлый. Телем дә үз хәленә кайта. Озак авырып яткандагы кебек, хәлсезлек, арыганлык...


1993 елның 15 ноябре,

Мюнхен

СЮРРЕАЛИСТИК ОЧЫШЛАР ҺӘМ АЛАРНЫ

КӘГАЗЬГӘ ТӨШЕРЕРГӘ ОМТЫЛУ
I. МӘЧЕ БАЛАСЫ

... төнге ярымкараңгылыкта ниндидер тонык ак нур белән яктыртылып торган рәт-рәт тезелгән агач куаклары, биек булмаган агачларның чайкалып торган аерым ботаклары – барысы да куе яшел (яшь, яңа ачылган яшеллек) төстә (чыршыны хәтерләтәләр), көтмәгәндә ни өчендер көрән төскә керде һәм кинәт алар, минем теләгем буенча, бер мизгелдә бергә җыелдылар да бу көрән төстәге тәпиләрдән, өлешләп-өлешләп, мәче баласы җыелды. Ул шундук йөгереп китте, аллеяның асфальтланган сукмагында уйнап йөри башлады. Бу – Мурзик түгел, икенче бер мәче баласы иде...


II. КӨРӘШ

... бүлмәмдәге диванга килеп яттым, әмма ниндидер куркыныч тоеп, сикереп тордым да миңа һөҗүм итүчеләргә якынайдым, тик аларны тота алмадым – каядыр китеп югалалар иде. Аннары аларның кая кереп качуын аңлап алдым: бүлмәмдә иң кыйммәтле әйбер – телевизор, шуңа күрә пычак алдым да экранның нәкъ уртасына төбәп җибәрдем, ул аңа майга кергән кебек шома гына, йомшак кына кереп китте. Аннан сары шар килеп чыкты. Аны очып килгән шәпкә тотып алган идем, майлы булып чыкты. Үзе зур да түгел, теннис тубы хәтле генә. Мин аны тоттым да сыттым, эченнән нәрсәдер агып чыкты. Шуннан соң бу гамәлләрне өч мәртәбә кабатларга туры килде – ватылмый торган экранга пычак ыргытырга, майлы тышчалы сары массаны сытарга...

Аңыма килсәм, үзем һаман яткан хәлдә. Кемдер әйтте кебек: “Тәнең гел ятып торды, ә җаның көрәште, нәрсәнедер куды”. Мин моны АЛАР ХАЛӘТЕНӘ КЕРГӘНГӘ эшли алганмын икән, алар булып, тәнсез, үтә күренмәле булып, әмма ләкин шул ук вакытта кеше кыяфәтендә, сурәтендә калып...

III. КАРАШ

... мин икенче катта тәрәзә янында басып торам, шул ук вакытта үземне аста, бу йорт янында күрәм. Карашымны аска күчерәм. Хәзер МИН өй каршында, таш түшәлгән юлда басып торам, шул ук вакытта икенче катта тәрәзә янында басып, миңа, ягъни үземә карап торган үземне күрәм. Ике очракта да янәшәмдә кемдер (әллә шәүләме) басып торганын сизәм. Бәлки ул бер үк вакытта астан да, өстән дә миңа карап торучы һәм күчеп йөрүче МИН үзем булганмындыр...


IV. КЫЧКЫРУ

... кемнеңдер кара куллары (үзләре хатын-кызныкына да охшаган – җиңел, йомшак, әмма тыгыз), йон шарф төсле, арттан һәм өстән көчле итеп бугазымны, битемне, кулларымны томалый. Аңыма килә башлап, хәрәкәтләним дисәм, шунда гына аңладым – мине кемдер буа, кашылык күрсәтергә тырышам, кычкырырга, ычкынып китәргә, тик боларның барысы да кайдадыр эчтә бара, шуңа күрә бернинди аваз да, кычкыру да миннән чыкмый. Минем кычкыру кайдадыр эчтә, тирәндә йотылып кала. Бәлки кычкырырга маташуым миңа тоелган гынадыр, ә гамәлдә - инде берни дә эшләп булмый иде...


V. ВЕРТОЛЕТ

... кояшлы салкын бер көндә мин, башкалар кебек үк, боз белән капланган елга, күл яки диңгез өстендә басып торам һәм вертолетның очып китүен күзәтәм. Мондый нык салкын көндә ни өчендер ул артык кинәт күтәрелде кебек тоелды – бер-бер хәл булмагае дип, шикләнеп уйлап куйдым. Тиз генә күтәрелеп, үз биеклегенә менде дә, боз өстеннән очып китте, нәкъ шул мизгелдә һавада шарт иткән тавыш яңгырады – вертолет салкыннан әллә ярылды, әллә шартлады: ян тышлыгында тишек барлыкка килде һәм ул, янтаеп, боз өстенә барып төште, шундук боз ярылып, салкын суга чумды; башка тагын уй килде: эчендәге кешеләре шартлаганда үлгәннәрме яки әле хәзер генә, вертолетлары белән бергә суга баткач, бозлы суда һәлак булганнардырмы – аларга инде барыбердер...


VI. КӨЗГЕ

... төнге ярымкараңгылыкта йокы бүлмәсенең бер почмагында торган ялгыз көзге серле нурлар белән балкып китте.

Һәм бары бер мизгел элек кенә кап-кара һәм хәрәкәтсез бу көзге караңгылыгында эчтән яктырып торган кечерәк кенә тонык тукыма кисәге күренде.

Әүвәл хәрәкәтсез эленеп торды да аннары акрын гына көзгедән йөзеп чыга башлады, әйтерсең болар (бүлмә белән көзге эче) – бер үк пространство, бер үк киңлек.

Тонык кына нурланып торучы бу тукыма кисәге көзгедән чыга башлагач, очкын чәчеп торган балкышның җиңелчә чатырдавы ишетелде, һәм көзге эчендә аның икенче сурәте пәйда булды, әмма ул, көзгене дә, бүлмәне дә яңадан караңгылыкка күмеп, шундук юкка чыкты.

Белмим кайдан килеп чыккан бу тукыма, инде реаль, чын әйбергә әйләнеп, шуңа күрә әйләнә-тирәдәгеләргә сагаеп карап алгач, бүлмә уртасында эленеп калды.

Аннары хәрәкәтсез караңгылыкта җиңелчә генә җилфердәп һәм ниндидер фантастик, күзләрне чагылдыра торган тонык яктылык белән яктыртып, кинәт миңа таба очып килә башлады...
VII. ОЧЫП БАРГАНДА

... Җиңелчә баш әйләнүне һәм арткы яктан калак сөякләренә иңгән калтырауны сизеп, терсәкләремдә күтәрелеп һәм идәннән бераз этелеп, мин иркенләп һәм салмак кына очып киттем... як-ягыма каранып алганнан соң, кулларымны алга суздым да һавада, нәкъ судагы шикелле, җәелеп китеп, бүлмә буйлап бик җиңел, үземнең авырлыгымны бөтенләй сизмәгән хәлдә очып йөри башладым. Тезләрем белән этелгәндәй хәрәкәтләр ясап, түшәмгә кадәр менеп җиттем. Кемдер астан миңа карап тора. Әмма ул яки алар минем кебек оча алмыйлар, мин моны тәгаен хәтерлим. Миңа рәхәт, җиңел, иркен, бер нәрсәгә дә бәйле түгел... шунда уйлап куйдым: әгәр идәнгә төшсәм, кабат очып китә алырмын микән? Сынап карадым – барып чыкты. Тик беренче мәртәбәсендәге кебек җиңел булмады – акрын гына, сантиметрлап кына, аяк астына карап кына – шулай да күтәрелдем, нәкъ менә күтәрелдем – очып китмәдем, бер үк вакытта идәнгә вертикаль рәвештә алга таба хәрәкәтләнүемне дәвам иттем...


VIII. ВАКЫТНЫҢ КИРЕ ЮНӘЛЕШЕНДӘ СУ ӨСТЕННӘН ОЧУ

... төн уртасы, үземнең эшкә кия торган пиджагымны җилкә аша аркама салдым да шәһәрнең үзәк урамыннан атлыйм. Кинәт, минем якка ыргылып, зур бер ЭТ килеп чыкты. Үзенең галәмәт зур авызындагы үткен тешләре белән, чиратлап, минем уң аягымның табанын һәм сул кулымның чугын эләктереп алды. Батырып тешләгәнче бераз тукталып торуын күреп, мин, этнең игътибарын алу өчен, кесәсендәге кабинет ачкычлары белән бергә пиджагымны юлга, эттән шактый алга ыргыттым. Эт шунда чабып китте, пиджакны иснәп карады да әллә кайдан килеп чыккан хуҗасына ияреп юк булды. Пиджак яткан урынга килсәм, берни тапмадым – пиджак юкка чыккан. Аны эзләп бу урамның башыннан ахырынача йөреп чыкканнан соң, төн уртасында кемнеңдер катер-очкычына утырдым. Ул, тизлеген арттырып, елга дулкыннарын яра-яра башка катерларны һәм көймәләрне узып китеп, салмак кына судан аерылып, елга өстеннән оча башлады. Бу судно капитанына югалган пиджагым турында әйткән идем, ул, хәзер табабыз аны, дип, артка бирде дә, тасманы кире чорнаган кебек, без артка таба очып киттек – вакыт кирегә ага башлады. Шунда мин үзебезнең теге эт пәйда булган урынга килеп чыгачагыбызны, мин аңа кадәр пиджагымны киячәгемне, аны ыргытмас өчен эткә карата да, аның хуҗасына карата да ниндидер гамәл табып өлгерәчәгемне, ягъни бу сюжетны тулаем үзгәртә алачагымны аңлап алдым. Кире табан очканда һәм капитан белән сөйләшкәндә тавышым, яңгыраш биргән кебек, калтырап, бераз үзгәреп чыкты, тембры да үзгәрде. Аста, кире юнәлештә без кабат теге катерлар, көймәләр өстеннән очтык, дулкыннарны да кире юнәлештә ярып уздык...




Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   13   14   15   16   17   18   19   20   21




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет