Тәүфик Кәримов төСЛӘр балкышы


АЛТЫН УРДАНЫҢ ТАРКАЛУЫ ҺӘМ КАЗАН ДӘҮЛӘТЕНЕҢ



бет8/21
Дата21.06.2016
өлшемі2.06 Mb.
#152424
1   ...   4   5   6   7   8   9   10   11   ...   21

9. АЛТЫН УРДАНЫҢ ТАРКАЛУЫ ҺӘМ КАЗАН ДӘҮЛӘТЕНЕҢ

ТӨЗЕЛҮЕ
Ни генә булмасын, 1359 елда Алтын Урда үзенең баешына таба борыла, чөнки кабатланып торган үзара ызгыш-талаш, бәрелешләр, хакимлек итү өчен көрәш, ханнарны бер-бер артлы үтерү илне җимерелүгә алып барып җиткерә. Шуны гына әйтү дә җитә: 250 ел яшәү дәвамында гына да Алтын Урдада 50 хан хакимлек итә.

Бу фетнә Алтын Урда составындагы яки аңа караган өлкәләрдәге барлык халык тормышына авыр тәэсир ясый.

1357 елның язында үзенең улы да катнашкан бузачылар тарафыннан Җанибәк хан үтерелә. Ике елдан соң әтисен үтерүче үзе фетнәчеләр кулыннан һәлак була.

Шул вакыттан башлап, ханнар “буталчыклыгы” егерме елга сузыла: “Алтын Урда башкаласында 24 хан алышына. 1379 елда тәхеткә Җучи токымыннан булган Туктамыш килгәч кенә бу хәл туктатыла.

1361 елда Болгар ханлыгы территориясендә мөстәкыйль кенәзлек (әмирлек) оеша. Аны олыс әмирләреннән берсенең улы Булат Тимур җитәкли. 1367 елда Урда таләбе, ихтыяры белән рус Суздаль-Нижегород кенәзе Шәһре Болгарны җимерә һәм аерымланучыны (сепаратистны) җәзалап үтерә.

1368 елда, Алтын Урданы аякка бастырган чираттагы фетнәдән соң, Сарай ханы Хәсән үзенең тәхетеннән баш кага һәм, яңадан болгар җирләрен Алтын Урда буйсынуыннан чыгару максатында, үзен болгар кенәзе дип игълан итә.

Әмма икенче елда ук Болгарга “ушкуйниклар” – Новгородның елга пиратлары бәреп керә, ә 1970 елда Сарайдагы хакимлекне үз кулына алган Мамай күрсәтмәсе белән Суздаль кенәзе Дмитрий үз гаскәрен болгар кенәзе Хәсәнгә каршы җибәрә. Нәтиҗәдә Мамай әмере буенча Болгар хакиме Хәсән белән бергә әле балигъ булмаган солтан Мөхәммәд хакимлек итә башлый.

Болгар халкына барлык бу вакыйгалар бер генә нәрсә китерә - шәһәрне системалы рәвештә туздыру, бөлдерү һәм аяктан егу.

1376 елның мартында Хәсән (Асан) белән Мөхәммәднең (Мәмәд Солтан) Болгар кенәзлегенә бөек кенәз Дмитрий Донской һәм Суздаль кенәзе Дмитрий үз гаскәрләрен яуга җибәрә. Русларның сан ягыннан күпкә артык гаскәре, Болгарны саклаучыларның утлы корал һәм буртасларның дөяләрдәге отрядларын файдалануына да карамастан, шәһәрне басып ала һәм:

Болгарстан кенәзләре Хәсән белән Мөхәммәд кенәзгә баш орды һәм шәһәрдән түләм бирде...” (князи Болгарстан Асан и Мамед Солтан биша челом князю и даша откуп с града...”).

Аннан соң 1377 елда Сарай Бәркәдәге чираттагы буза нәтиҗәсендә хакимияткә килгән Урус хан Алтын Урданың Итилдән Көнчыгышка таба бөтен территориясен, шул исәптән Идел буе болгарлары җирләрен үзенә буйсындыра.

Аның Көнбатыш өлеше исә биредә әүвәл Идел буе ханлыгын оештырган, ә 1380 елда, Урус хан вафатыннан соң, чынлыкта Сарайның үзендә дә хакимлекне үз кулына алган Бердибәк хан кияве һәм хәрби башлык Мамайда кала.

1391 елда Сарайдагы тәхет тирәсе аксөкләреннән берсенең улы Идегәйнең Мангыт юрты Җаек елгасы тамагында урнашкан Сарайчык шәһәре үзәге белән Нугай Урдасы нигезенә әйләнә.

Аннан соңгы бөтен вакыйгалар – Мамайның Туктамыш һәм рус кенәзлекләре белән, алга таба Туктамышның Мавәрәэннәһер хакиме Тимур белән Алтын Урданы тетрәткән көрәше – элекке Идел буе Болгариясе халкына авыр йөк булып ята.

Мәсәлән, 1395 елда Тимур гаскәрләре Туктамышны куып барганда, Болгарның Чулман аръягы территорияләре тулысынча, нигезенә кадәр җимерелә, аннан соң – Хаҗитархан, Сарай, Сарайчык шәһәрләре юк ителә.

Барлык бу бәла-каза болгарларны Казан тирәсенә, Казансу елгасы аръягына һәм җиңел генә үтеп булмый торган башка җирләргә күпләп-күпләп күчеп китәргә мәҗбүр итә.

Әмма 1396-1399 елларда, Түбән Новгородның Суздаль кенәзе Семен Дмитриевич белән Урда ханбәге Ентәк тарафыннан талануына җавап итеп,

бөек кенәз Василий Дмитриевич Московский ... үзенең туганы Юрий Дмитриевичны көчле гаскәр белән Казанга җибәрде, алар, юл уңаеннан, Болгар һәм Җүкәтау (Юкәтау), Казан һәм Кирмәнчек шәһәрләрен һәм башка күп кенә шәһәрләрне яулап алып, анда өч ай булып, сугышып һәм җирләрне буйсындырып, әсир итеп, шактый байлык белән үз өйләренә әйләнеп кайттылар...”

Шул ук поход вакытында руслар “... барлык бу шәһәрләрне нигезенә кадәр җимерделәр, ә Казан патшасын, үзенең патшабикәләре белән бергә, ярсып котырынып кылыч белән кыйдылар һәм шәһәрдә яшәүче барлык сарациннарны, хатыннарын һәм балаларын туракладылар. Бераз вакытка Казан буйсынды һәм басылды, ярлыланды, 40 ел буе буш торды”.

1407 елның җәендә Болгар яңадан игътибарны җәлеп итә башлый.

Тәхеттән Идегәй куып җибәргән Җәләлетдин хан үзен Болгар ханы дип игълан итә.

Моңа җавап итеп Идегәй болгар җирләрен кабат талый, шуның өстенә аларны әле Новгород ушкуйниклары да борчып тора.

1409 елда монда ике мөстәкыйль Болгар кенәзлеге барлыкка килә: берсенең үзәге – Болгарда, икенчесенеке Юкәтауда була.

Казан беренче мәртәбә Болгар җирләренең административ-сәяси үзәге буларак 1411 елда, Болгар һәм Юкәтау кенәзләре исә Казанга буйсынган кенәзләр, ягъни “Казантия кенәзләре” дип телгә алына.

XIV йөз ахырында – XV йөз башында Алтын Урданың үзәк районнарының чиге булмаган үзара низаглардан, сугышлардан гарык халкы янәшә, күрше дәүләтләргә - Литва, Польша, һәм рус җирләренә күчеп китә башлый. Бөек Литва кенәзлегендә генә дә алар 40 меңләп сугышчы саналган, ә гаиләләрен дә исәпкә алсаң, 120-150 мең кеше дигән сүз.

Шулай да Алтын Урданың җимерелүенә һәм таркалуына үзара ызгыш-сугышлар гына сәбәп булмый. Монда XV йөздә Һиндстанга ачылган су юлы, Осман төрекләренең Алтын Урда белән Венеция һәм Генуя арасында сәүдәне авырлаштырган Константинопольне һәм бугазларны басып алуы да кечкенә роль уйнамый.

Моннан тыш, Урданың хәлсезлегеннән Мәскәү дәүләте дә оста файдалана: Сарай шәһәренә генә түгел, болгарларның башка шәһәрләренә дә күп мәртәбәләр яу чаба һәм аяусыз талый.

Сарайда 1421 елда династия өчен аяусыз көрәш нәтиҗәсендә Җучи улларының берсенең нәселеннән булган Тукай-Тимурның һәм Туктамышның туганы Олуг Мөхәммәднең тәхеткә утыруы элекке, кайчандыр бөек һәм кырыс булган Җучи олысы – Алтын Урданың ике өлешкә - көнчыгыш һәм көнбатыш өлешкә буленүе белән бер вакытка туры килә.

Көнчыгыш өлеше, үз чиратында – Нугай һәм Себер ханлыкларына, көнбатыш өлеше исә Әстерхан һәм Кырым ханлыкларына, шулай ук Алтын Урда башкаласы тирәсендәге территорияләргә һәм әлеге дәүләтнең аерылмас кисәге була алмаган Идел Болгариясе җирләренә бүленә.

Олуг Мөхәммәд 1426-27 елларда, Әстерхан һәм Болгарны буйсындырып, шул уңайдан үзенең исемле тәңкәләрен суктыра.

Яңа үзгәрешләр болгарларны үз авылларын ташлап китәргә мәҗбүр итәләр, алар, таралып, Казансу ярлары буена, Чулман-Нократ елгалары аралыгына, Итилнең тау ягына килеп урнашалар.

1429 елда болгар җирләренең яңа сәяси үзәге Казаннан Галич һәм Кострома шәһәрләренә хәрби походлар беренче мәртәбә телгә алына башлый. Болгар падишаһының улы Галимбәйнең бу походы уңыш китерми, һәм Василий Икенче,

... татар һәм басурманнарны куып җибәрде һәм кыйнады...” (“... угониша да их биша, татар и бесермен...”), диелә елъязмада.

Монда шунысы мөһим: елъязмачы “бесермен” (басурман – мөселман) – болгар һәм “татарларны” – кыпчакларны (болгарлар аларны ханбәкләре белән бергә чакыра) тәгаенли, төгәл итеп аерып күрсәтә...

Моңа җавап итеп, ике елдан соң Мәскәүнең бөек кенәзе Василий II “... Идел буе һәм Чулман буе Болгарга кенәз Федор Давыдович Пестрыйны гаскәр белән җибәрде, ул барып, алар белән сугышып, бөтен җирләрен әсир итте...” (“... посылал ратью на Болгары Волжскиа и Камскиа кнызя Федора Давыдовича Пестрого, он же шед, воева их и всю землю их плени...”).

Бу хәлләрдән соң инде шәһре Болгар үзенең элекке дәрәҗәсен, әһәмиятен, Казан шәһәренә күчереп, бөтенләйгә югалта.

Әстерхан ханы Кечек Мөхәммәд белән Алтын Урда ханы Олуг Мөхәммәд арасында Дәште Кыпчак җирләре өчен барган көрәш Сарай шәһәре хакиме дә булган Кечек Мөхәммәд файдасына төгәлләнә.

Олуг Мөхәммәд, 1437 ел кышын үткәреп җибәрү өчен рус җиренә китә. Әмма Василий II, Сарайдагы яңа хуҗадан – Кечек Мөхәммәдтән куркып, аңа каршы 40 меңлек гаскәр җибәрә. Олуг Мөхәммәд рус шәһәре Белев тирәсендә бу гаскәрне тар-мар итә.

Җиңсә дә, Олуг Мөхәммәд рус җиреннән китә һәм, Сарай хакимлегеннән урдалылар өчен инде үз булып саналган Идел буе болгарлары җирен бүлеп алып, анда мөстәкыйль дәүләт төзергә ниятли, Һәм 1438 елда руслар тарафыннан һәрдаим кысрыкланып торган һәм бөлеп калган “ярлы болгарлар Казанда... аңа шат булдылар...” (“худые болгары в Казани... рады ему бысть...”).

Һәм аның казанлылары аңа үзләренең бәла-казаларыннан яклаучы һәм көчләүләрдән, рус яуларыннан саклаучы, ярдәм итүче булырга үтенделәр, ялвардылар... Патша исә аларның торакларында урнашты... патша янына төрле илләрдән, Алтын Урдадан, Әстерханнан, Азов белән Кырымнан вәхшиләр күпләп килә башлады” (“И молита его казанцы быти ему заступника бедам их, и помощником от насилия, воевания русского... Царь же вселился в жилищах их... ... начата збираться ко царю многзи варвари от различных стран: от Златыя Орды, от Астрохани, и от Азова и от Крыма.”).

Шулай итеп, 1438 елда элекке Болгар җирендә инде Казан дип аталган башкаласы белән яңа дәүләт барлыкка килә, ә дәүләт үзе Казан патшалыгы (ханлыгы) дип атала. Шуннан соң болгар этнонимы белән беррәттән, бу җирләрдә яшәүчеләргә карата казанлылар этнонимы да куллана башлыйлар.

Казан ханлыгына нигез салу планын даһи дип атарга мөмкин, чөнки Мөхәммәд хан җирле халыкның борынгы мәдәни (мирасы) үзенчәлеген яхшы аңлаган һәм, Урта Идел буенда мөселман дәүләтен торгызуны ниятләп, аның тотрыклы яшәп кала алуына дөрес бәя биргән. Киләчәкне күздә тоткан бу проект зур осталык белән гамәлгә ашырылган...” (М.Худяков).

Бу очракта ике нәрсәгә игътибар итәргә кирәк.

Беренче. Яңа ханлык башына элекке Урда зыялылары утырса да, халыкның, мәдәниятенең, социаль-сәяси төзелешенең һәм икътисадының нигезендә җирле Болгар-Казан традицияләре ята. Ягъни бу – шул ук халык, шул ук болгарлар, хәзер инде казанлылар, соңга таба казан татарлары дип аталган һәм барлык авыл хуҗалыгы, сәүдә-икътисадый казанышларны, интеллектуаль культураны, фән, әдәбият һәм фәлсәфә өлкәсендәге казанышларны мирас итеп алган болгарлар, дигән сүз.

Икенче. Казан дәүләтенең үз халкы үзендә хакимлек итүчеләрне “патшалар” дип атый, ә дәүләтнең үзен ханлык дип түгел, ә “патшалык” (фарсыдан – “падишаһ”) дип йөртә. Шул ук вакытта төркиләр тарихында барлыкка килгән башка яңа ханлыклар - Әстерхан, Кырым, Себер һәм Нугай ханлыклары – башкача була, чөнки:

беренчедән, Казанның күтәрелеп китүенең нигезендә борынгы Болгар ята;

икенчедән, Казанныкыннан аермалы буларак, башка ханлыклар хакимнәре үз көчләрен элеккечә хәрби кәсепкә - җитештерү, сәүдә, хуҗалыкның үз эчендәге тормыш һәм мәдәният үсешенә зыянга юнәлдерә...

Чынлап та, оешуының беренче көннәреннән үк Казан ханлыгы сәяси яктан да, мәдәни һәм икътисадый яктан да көчле дәүләткә әйләнә.

Бу түбәндәгеләрдән чыгып аңлатыла:

ханлыкка нигез салган Олуг Мөхәммәд, инде әзер иҗтимагый формалардан файдаланып, бу җирдә һичшиксез бары тик яңа сәяси һәм хәрби оешма тудыра, чөнки без әле яңа гына оештырылган дәүләтнең көчле дәүләткә әйләнүен һәм Көнчыгыш Европада тотрыклы урын биләвен (мәсәлән, Мәскәү өчен инде Алтын Урданы алыштырып) күреп торабыз.



Әгәр Олуг Мөхәммәд бары тик үзенең Кырымнан алып килгән 3 меңлек дружинасына гына таянган һәм иҗтимагый һәм икътисадый яктан нык оешкан халкы булмаган булса, моның булуы мөмкин булмас иде”. (Н.И.Воробьев).

Казан инде сәяси һәм икътисадый мөнәсәбәттә Болгар урынын били, шуңа күрә, зур сәүдә үзәге буларак, чит ил сәүдәгәрләрен үзенә тартып тора.

Алтын Урда, аннан соң Казан ханлыгының аерым чорлары болгар тарихына мәдәният, культура һәм шәһәр төзү эшләренең чәчәк ату чоры булып кереп кала.

Ул гына да түгел: бу халыкның дөньякүләм тарихта прогрессив ролен киметүнең гомуми санында варислардан, ягъни алардан соңгы буыннардан яшерелгән факт – әле 1480 елларда ук, Коперниктан 150 ел элек, шагыйрь Сәйфи Сараиның шигъри юллар белән, Җирнең Кояш тирәли әйләнүе турында язуы факты да бар...

1436-1452 елларда Азак шәһәрендә (хәзерге Азов) яшәгән һәм соңрак Италиянең сәяси эшлеклеләренең берсе булып киткән Венеция сәяхәтчесе һәм эшмәкәре Иосифат Барбаро безнең халык тарихындагы әлеге чор турында менә ниләр яза:

1438 елда далаларда Улу-Мөхәммәд хан хакимлек итә. Ул Бөек Мөхәммәд император дигәнне аңлата...



Хәрби кешеләр иң югары дәрәҗәдә гаярь һәм батыр...

Алар гаскәрендә һөнәрчеләр – тукучылар, тимерчеләр, корал ясаучылар һәм башкалар, гомумән, кирәкле бөтен һөнәр ияләре бар..”

Татарлар чиксез күп... Әгәр Эдиль (Идел) елгасы буйлап Мәскәүгә барсаң, унбиш көн буена яр буйларында аларның хисапсыз кабиләләре белән очрашасың...”

1430 ел ахыры шулай ук Алтын Урданың яшәүдән туктавы белән билгеле. Аның урынына кыпчак далаларында Олы Урда барлыкка килә.

1440 ел урталарына исә Урта Идел буе халыклары гамәлдә Алтын Урда ханнары хакимлегеннән котыла...

1444-1445 елларда Олуг Мөхәммәд икенче мәртәбә рус җиренә яу чаба. Сугышлар баштагы мәлләрдә алмашынып торган уңыш белән бара, әмма хан, Түбән Новгородны кулга төшергәч, үзенең ике улын – Мәхмүд белән Якубны – Мәскәүгә яу белән җибәрә.

Суздаль янындагы сугышта Василий II җиңелә, әсир төшә һәм Түбән Новгородка китерелә.

Бик күп контрибуция (җиңелү түләме) түләп, Казанга Мещера җирләрен кайтарып, Василий II Мәскәүгә китә. Аның белән бергә Олуг Мөхәммәднең 500 кешесе бара, шуның белән болгар-казанлыларның Руська йөрү процессы дигән нәрсә башлануга нигез салына.

Тиздән мещера җирләрендә Казан хакиме улларының берсе Касыйм үзенең Касыйм ханлыгын төзи. Бу ханлык 1681 елга кадәр яши. Казаннан килгән зыялы вәкилләргә Русьта төрле административ вазыйфалар, шулай ук “туендырып торуга” волостьлар һәм шәһәрләр бирелә.

1445 елда Олуг Мөхәммәд вафатыннан соң Казан хакимлеген болгар кенәзе Галимбәй үз кулына алмакчы була. Әмма Олуг Мөхәммәднең олы улы, гаскәр башлыгы Мәхмүд, Казанны алып, Галимбәйне үтерә.

Шулай итеп, Казандагы болгар династиясе юк ителә. Казан тәхетендә алдагы көннәрдә утырган 14 ханның 7 се Урдадан чыккан хан була.

Мәхмүд хакимлек иткән чорда (1446-1466) Идел-Чулман халкы озак көтелгән тынычлыкка ирешә: бу ике дистә ел эчендә рус кенәзлекләре, Олы Урда белән дә тыныч мөнәсәбәтләр бер тапкыр да өзелми. Казан университеты профессоры Н.Фирсов язганча, бу хәл “Казан тиз арада тернәкләнеп, Көнчыгыш Европада коммерция һәм икътисад үзәге буларак бөек дәрәҗәгә иреште, лаеклы урын алды.” (Г.Сабирҗанов) дип әйтү өчен төп нигез була.




10. КАЗАН ХАНЛЫГЫ БЕЛӘН

МӘСКӘҮ РУСЕ КАРШЫЛЫГЫ
Әмма, Алтын Урда җимерелгәннән соң актив рәвештә үзәкләштерү юлыннан китеп, үз территориясен киңәйтү нияте белән янган славян-русларның Мәскәү Русе өчен Казанның көчәеп китүе бер дә файдага булмый, шуңа күрә Мәскәү аңа карата тәгаен билгеләнгән дошман позициясен ала.

Бу мөнәсәбәт иң әүвәл Казан дәүләтенең Русьның Көнчыгышка экспансионистик омтылышын нык итеп чикләвенә һәм аның тарафыннан баштагы мәлдә көрәшнең Казанга гына түгел, Әстерханга да караган Идел сәүдә юлын яулап алу өчен алып барылуына бәйле була.

Шуңа күрә XV-XVI йөзләрдә үк Мәскәү дәүләте Казанга карата, үзен торган саен ешрак агрессор сыйфатында күрсәтеп, актив хәрби сәясәт алып бара башлый.

Мәсәлән, 1461 елдан 1553 елга кадәр Русь тарафыннан 30 дан артык хәрби походлар һәм һөҗүмнәр оештырылса, казанлылар тарафыннан шул ук вакыт эчендә бары 7 җавап һөҗүме ясала, әле аларның берсе дә Мәскәүгә булмый, бары тик төньяк җирләр генә зыян күрә. Болар – рус елъязмачылары язмаларыннан һәм башка тарихи язмалардан.

Мәсәлән, Австрия илчесе С.Герберштейн, Казан ханлыгы турында үзенең тәэсоратларына нәтиҗә ясап, 1526 елда болай яза: “Бу татарлар – башкаларыннан мәдәниятлерәк, алар үз кырларын эшкәртәләр, йортларда яшиләр, сәүдәнең барлык төрләре белән дә шөгыльләнәләр һәм бик сирәк сугышка керәләр”.

Мәскәү позицияләренең ныгуына һәм Казанның хәлсезләнүенә Казан тәхете өчен барган даими сугышлар да ярдәм итә. Бу вакыт эчендә шул максатта гамәлдә элекке Алтын Урданың барлык яңа төзелгән дәүләтләре – Кырым һәм Себер ханлыклары, Олы Урда, Нугай Урдасы – төрле дәрәҗәдә катнаша. Мәскәү дә читтә калмый.

Әлеге вакыйгалар хроникасы менә мондый:

1467 елда Казанда, Мәхмүд хан үлгәч, тәхет өчен янә көрәш башлана. Аңа беренче мәртәбә актив һәм ачык рәвештә мещераның аерым өлкә кенәзе Касыймны яклаган Мәскәү дә кушыла.

Әмма хан тәхете 1468 елдан 1480 елга кадәр Мәхмүд хан улы Ибраһим кулында кала. Ул хакимлегенең беренче көннәреннән үк ханлыгы чикләрен киңәйтергә карар кыла. Бу карар Казан ханлыгы белән ул вакытта инде Иван III җитәкләгән Бөек Мәскәү кенәзлеге арасында 1468-1469 еллардагы ике еллык сугышка сәбәп була.

Үзара сугыш хәрәкәтләре нәтиҗәсендә - берәүләренең Галич, Кострома, Кичменга, Муром, Хлынов шәһәрләрен, икенчеләренең Казан шәһәрен камап торуы сәбәпле, сугыш килешү белән тәмамлана.

1469 елның бу килешүе белән урнашкан тыныч мөнәсәбәтләр алга таба сигез ел дәвамында бер Як тарафыннан да бозылмый.

Бу тын алу Бөек Идел сәүдә юлында сәүдәне үстерергә, күрше дәүләтләр арасында икътисадый мөнәсәбәтләрне ныгытырга мөмкинлек бирә, әмма әлеге су магистрален буйлаган бөтен җирдә хакимлек итү өчен көрәш булачагы елдан-ел ачыклана бара.

Һәм Мәскәү, төньяктан һәм төньяк-көнчыгыштан Казан территорияләрен яулап алу, үз биләмәләрен киңәйтү максатында, 1460-1470 елларда Бөек Пермь кенәзлеген буйсындыра һәм, төзелеп килә торган Рус дәүләте составына кертеп, Югор җирләренә протекторат билгели.

Шул ук елларда Бөек Литва кенәзлеге составына керергә ниятләгән Новгород феодаль республикасы белән Мәскәү арасындагы мөнәсәбәтләр катлауланып китә. Иван III кризисны бастыра, ә республика тулысынча бетерелә.

Ибраһим хан, Новгородтагы хәлләрдән файдаланып калырга тырышып, үз гаскәрләрен Нократ (Вятка) җирләренә юнәлтә, әмма хәлләр бу юлы да Казанны утка тоткан Мәскәү белән тынычлык турында килешү белән тәмамлана.

Алдагы 1479 елда Ибраһим хан үлә. Ике хатыныннан биш улы кала. Әлеге биш угыл тәхет өчен көрәш башлауга тагын бер сәбәпкә әйләнә.

Башланып киткән бу көрәшне Иван III хөкүмәте Казанның эчке тормышына һәм тышкы сәясәтенә үз йогынтысын көчәйтү өчен файдалана.

Нугай Урдасына йөз тоткан көнчыгыш сәүдә партиясенең җиңүенә һәм тәхеткә Ибраһимның беренче хатыны Фатыймадан туган өлкән улы Алихан утыруга да карамастан, Мәскәү Ибраһимның икенче хатыны – Бөек Мәскәү кенәзе йортында үскән, хәзер инде, Ибраһим хан үлгәч тә, Кырым ханы Миңлегәрәйнең яңа хатыны булган Нугай ханәкәсе Нурсолтаннан туган 10 яшьлек Мәхәммәд Әмингә өстенлек бирә.

Кече яшьтәге Мәхәммәд Әмин Мәскәүгә җибәрелә. Анда аңа төркиләрнең Руська йөрүе процессында кул астындагы җир (удел) сыйфатында Иван III тарафыннан Кашира шәһәре бирелә.

1480 ел Олы Урда ханы Әхмәт белән Польша короле Казимир IV нең рус җирләренә уртак зур походы белән билгеле.

Әмма Иван III, Угра елгасында “бөек каршылык”ны күтәреп, бернинди югалтуларсыз диярлек һәм тыныч юл белән җиңүгә ирешә һәм Урданың соңгы ханнарыннан Русьны тәмам азат итү процессын башлап җибәрә.

Киләсе елда Әхмәт хан Казанны буйсындыру уе белән килгән себер ханы Ибак тарафыннан Сарайда үтерелә.

Һәм Мәскәү кенәзлеге, Себер ханлыгының Нугай Урдасы һәм Казан белән берләшүеннән куркып, аның алдыннан гына Коми җирләрен үзенә кушып, Казан белән сугышка әзерләнә башлый. Әмма Казан тынычлык турында килешү белән чыга һәм чираттагы сугыш башланмыйча кала.

1484 һәм 1485 елларда Казанда хан тәхете өчен ике туган арасында көрәш яңадан кискенләшә.

Баштагы мәлдә хакимлек руслар ярдәмендә Мөхәммәд Әминдә булса, соңрак нугайларның хәрби отрядлары ярдәмендә Алиханга күчә.

Ике сәяси төркемнең мондый каршылыкта торуы Казанда гражданнар сугышына китерә, шуннан файдаланып, 1487 елда славян-рус Мәскәве аңа зур поход оештыра.

Тугыз атналап камап торганнан соң, Мәскәү воеводалары Казанны яулый һәм тәхеткә кабат Мөхәммәд Әминне утырталар, Иван III үзе “Болгар кенәзе” дигән титул ала. Моннан тыш, 1445 елда төзелгән килешү буенча Мәскәү вассал булган булса, хәзер инде үзе ханлыкка протекторат билгели һәм шуның белән русның йогынтысын раслап куя. Ибраһим ханның ике улының хакимлек өчен Казандагы бу көрәше биниһая зур кыйммәткә төшә.

Соңрак бу килешү, ул ел вакыйгаларында катнашучылар үзләре бу турыда уйламаган булсалар да, “татар-монгол” изүен юкка чыгару өчен нигез була...

Мәскәү Русе тарафыннан яулап алынган җирләр саны яңадан арта һәм инде Бөек кенәз Иван III нең дәүләт мөһерендә: “Владимир һәм Мәскәү, һәм Новгород, һәм Псков, һәм Тверь, һәм Югор, һәм Пермь, һәм Болгар, һәм башкаларның Бөек кенәзе” дигән язма урын ала.

1491 елда инде Мәскәү-Казан уртак гаскәрләре, Касыйм татарлары отрядлары белән берлектә, Сарай ханнарының Кырым ханы Миңлегәрәй җирләренә һөҗүмнәрен кире кайтара – Мәскәү Евразия далаларында эчке мөнәсәбәтләрне менә шулай оста итеп көйли.

Әмма 4 елдан соң Казанда, көнчыгышка йөз тоткан феодал аксөякләр йогынтысы яңадан нык үсеп китеп, тәхеткә Себер ханы Ибакның туганы ханбәк Мамук утыра. Мөхәммәд Әмин инде ничәнче мәртәбә рус җиренә чыгып кача. “Хезмәттәге патша” дигән титул алып, үзенә элек бирелгән Каширадан тыш, Серпухов һәм Хотунь шәһәрләренә дә ия була.

Хан тәхетендә ханнарның мондый алышынулары алдагы 1496 елда да кабатлана.

Һәрвакыт Казанга буйсынган удмурт кенәзләре идарә иткән Арча кенәзлегенә ясаган сәер походыннан кайтып килгән Мамук ханны казанлылар шәһәргә кертми һәм ул үзенең Себеренә кайтып китәргә мәҗбүр була.

Һәм тәхет 1502 елга кадәр Мөхәммәд Әминнең кече туганы – Кырымда мөселман дөньясында тәрбияләнгән һәм руска каршы фикердә булган Абдул Латыйфка күчә.

XVI йөз башында булган вакйгалар турында тәфсилләп сөйләү сорала.

Иван III Мәскәүгә тагын берничә кенәзлекне – Новосильское, Перемышль, Одоев, Белев, Кондын һәм Обдор кенәзлекләрен дә куша.

Казанда һәм Мәскәүдә рус яклы феодал аксөякләр фетнә, заговор оештырып, бергәләп эш итүгә килешеп, 1502 елда Мөхәммәд Әминне тәхеткә кайтаралар, ә Абдул Латыйф Белоозерога сөрелә.

Бу хәлләргә кадәр, 1500 елда, Мөхәммәд Әмин Руссиянең Литва белән сугышында рус гаскәрләренең башкомандующие була.

Иң мөһиме – Кырым ханы Миңлегәрәй 1502 елда Шәех Әхмәтнең соңгы Урда отрядларын тар-мар итә, һәм Олы Урда яшәүдән туктый.

Мәскәүдән Казанга инде 30 яшькә җитеп әйләнеп кайткан Мөхәммәд Әмин, 65 яшьлек авыру Иван III көтмәгәндә, көнчыгыш яклы аксөякләргә таянып, Казан ханлыгының тулы бәйсезлеген торгызу өчен көрәш башлап җибәрә.

Казандагы рус сәүдә рәтләрен пыран-заран китереп, Мөхәммәд Әмин, нугай отрядлары белән бергә, Түбән Новгородка яу чаба. Әмма юлы уңмый.

Мәскәүнең Иван III не алыштырган яңа кенәзе Василий III 1506 елда Казанга җавап итеп яу белән килә, әмма шәһәр диварлары янында тар-мар ителә.

Җиңүенә дә карамастан, Мөхәммәд Әмин сугышны дәвам итми, Мәскәүгә солых тәкъдим итеп, янәшә тыныч яшәү турында 1507 ел килешүе төзелә.

Шуны да әйтергә кирәк: шул елдан башлап 1521 елга кадәр бу солых беркем тарафыннан да өзелми.

Ул гына да түгел: бу документның гамәлен ныгыту өчен 1512 елда сәед Шах Хөсәен Казан ханлыгы исеменнән Мәскәүдә Мәңгелек солых турындагы шартнамәгә кул куя:

бөек кенәз белән Ходай биргәнгә кадәр мәңгелек тынычлык һәм какшамас ярату урнаштырдык”.


Шулай итеп Мөхәммәд Әминнең патшалык итүе кайбер өзеклекләр белән 21 елга сузыла, ә хан үзе, төрле тетрәнүләргә, каршылыкларга да карамастан, Казан тарихына мәгърифәтле хаким, шагыйрь һәм сәнгатьне яратучы һәм яклаучы булып кереп кала.

1518 елда Мөхәммәд Әмин хан үлә, шуның белән Казан тәхетендә үз вакытында аны Олуг Мөхәммәд башлап җибәргән Чыңгызыйлар династиясенә нокта куела. Бер генә ел алдан ниндидер бер сәер хәлләрдә Мәскәү янындагы Каширада аның туганы Абдул Латыйф үтерелә. Һәм Казанда тәхет өчен тагын көрәш башлана. Бу көрәш ахыр чиктә славян-рус Бөек Мәскәү кенәзлеге тарафыннан ханлыкның җимерелүенә китерә.

Казанлыларның Миңлегәрәй белән Нурсолтан улы, Кырым ханзадәсе Сәхибгәрәйне Казан тәхетенә чакыру ниятен белеп, Кырымның Казан белән династияләр берләшүе хисабына көчәеп китүеннән куркып калган рус хөкүмәте Мәскәүдә Касыйм кенәзенең унөч яшьлек улы Шаһгалине Казан ханы дип игълан итә. Бераз соңрак Олы Урда ханы Әхмәтнең бертуганының улын рәсми рәвештә тәхеткә кую тантанасы – “хан күтәрмәк” Казанда да була.

Әмма 1521 елның язында Сәхибгәрәй җитәкчелегендәге өч йөз кырымлыдан торган отряд җиңел генә, бернинди каршылыксыз диярлек Казанга керә.

Псков, Смоленск һәм Рязань кенәзлекләрен берләштерү, шулай ук 1512-1522 еллардагы рус-литва сугышы белән мәшгуль Мәскәү Казанда хакимиятнең үзгәрүенә җавап итеп ни дә булса эшләргә өлгерә алмый кала. Ул гына да түгел: бертуган Гәрәйләр – Кырымнан Мөхәммәд һәм Казаннан Сәхиб – тиз арада Түбән Новгородны, Коломна шәһәрләрен яулап, Мәскәүгә юнәләләр.

Василий III солых төзергә, Кырым ханына бәйлелеген танырга һәм алга таба Кырымга ясак түләп торырга мәҗбүр була. Казан исә рус протекторатыннан арына, яңадан бәйсез дәүләткә әйләнә. (Г.Сабирҗанов).



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   4   5   6   7   8   9   10   11   ...   21




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет