11. КАЗАН ХАНЛЫГЫНЫҢ
ҖИМЕРЕЛҮЕ
Уңышларны, җиңүләрне тагын да арттыру ниятеннән, Сәхибгәрәй Мәскәү белән мөнәсәбәтләрне алга таба да кискенләштерүгә бара. Мәскәү 1523 елда Әстерхан белән бердәмлек турында килешү төзеп өлгерә.
Моңа җавап итеп Кырым ханы Мөхәммәд Әстерханны яулап ала, ә Василий III ике мәртәбә килеп Казанны штурмлый. Әмма җиңүгә ирешми.
1524 елда Кырымда Мөхәммәд хан үтерелә. Хакимлек руслар яклы Сеадәтгәрәйгә күчә, ә Казанда Сәхибгәрәй, үзирек, үзе утырган тәхетне туганының улы Сафагәрәйгә бирә.
“Сәхибгәрәй чорында Кырымдагы дәүләт идарәсе эшләре дә, реформаланып, шактый төзек юнәлеш ала. Ил белән, халык белән идарә итү дә билгеле бер тәртипләр-кануннар буенча башкарыла.
... Мәгърифәтле хан яңа мәчетләр, мунчалар салынуга, мәдрәсәләр ачылуга зур өлеш кертә...
... Иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге буенча башка ханнардан күпкә өстен Сәхибгәрәй үзенең төс-кыяфәте, буй-сыны белән дә аерылып тора.
... 1524 елны тынгысыз, болганчык Казан ханлыгы тәхетен менә шундый эшкә сәләтле, эшчәнлеге ил-дәүләт өчен файдалы булган өметле шәхес ташлап китә, 1551 елны төрек солтаны әмере буенча Сәхибгәрәйне улы Газыгәрәй белән явызларча суеп үтерәләр, ханга илле, улына исә унөч кенә яшь була...” (М.Госманов).
Җыеп әйткәндә, ханнар алышынуы бу тарихи чорда да дәвам итә. Сафагәрәй аннан соң Казаннан ике тапкыр куыла, шулай да анда, тоташтан булмаса да, 1549 елга кадәр хакимлек итә.
Казан 1524 елдан 1531 елга кадәр, ягъни алты ел дәвамында, инде ирешелгәннәрдә тукталып калырга теләмәгән Мәскәү белән тынычлык турында авыр сөйләшүләр алып барырга мәҗбүр була.
Агрессив славян-рус кенәзлеге, 1487 елда Иван III тарафыннан Казанның алынуын нигез итеп, ханлыкны яулап алуны ике уйлап тормаслык бурыч итеп куя. Янәшә тыныч яшәү турындагы сөйләшүләр Мәскәү тарафыннан өзелә һәм Василий III Казанны кабат камый. Бу юлы Казанны якларга чуашлар, марилар, Нугай Урдасыннан кенәз Мамай сугышчылары һәм Әстерханнан кенәз Яглыч сугышчылары килә. Һәм шәһәр бирелми.
Әмма Мәскәү яклы төркем хакимлекне яңадан үз кулына ала. Казан тәхетенә Шаһгалинең туганы, Касыйм ханзадәсе 15 яшьлек Җаналине утырталар. Өч елдан соң, Мәскәү ризалыгы белән, Җанали нугай мирзасы Йосыф кызы Сөембикәгә өйләнә. Шулай итеп, бу ике төрки халыкның хакимлек итүче йортлары үзара туганлаша.
1533 елда Василий III нең үлеп китүе Мәскәүдә ун елга сузылган “боярлар идарәсе” дип аталган чорны – патша сараендагы мәкер эшләр, дворяннар арасындагы бәрелешләр, шәһәр халкының фетнә-бузалары чорын башлап җибәрә.
Казанның хакимлек итүче аксөякләре моннан файдаланып калырга ашыга – 1536 елда Мәскәү куйган Җанали үтерелә, ә тәхеткә 25 яшьлек Сафагәрәй әйләнеп кайта һәм Җаналиның тол калган хатыны Сөембикәне икенче хатыны итеп ала.
Яңа вакыйгалар Казанда Сафагәрәй тирәсендәге кырымлыларның золымына, җәберенә китерә. Ханның бөтен казнаны Кырымга җибәрүе казанлыларда ризасызлык, нәфрәт тудыра. Шулай булса да, Мәскәүнең яңа хакиме Иван IVнең 1545 елда Казанга һөҗүме кире кайтарыла.
Бары бер ел – 1546 ел эчендә генә дә Казанда хакимлек ике мәртәбә алышына: башта – Шаһгалигә, аннары яңадан Сафагәрәйгә күчә.
Хакимлекнең Сафагәрәйгә күчүен руска каршы, бары Кырымга йөз тоткан көчләрнең җиңүе дип аңлатырга була.
Чиктән тыш эчке киеренкелек чорында күренекле казанлыларның руслар ягына күпләп китүе күзәтелә башлый. 1546 елның сентябрендә генә дә Мәскәүгә 76 аксөяк күчеп китә. Гамәлдә Казанның хакимлек итүче структурасы кырым татарлары кулында кала.
1547 елның гыйнварында Иван IV, рус кенәзләреннән беренчеләрдән булып, патша титулын ала һәм бу – үзәкләштерелгән Россия дәүләтен оештыру юлында мөһим адым була. (Г.Сабирҗанов).
Әлегә вакыйгадан соң ике дәүләт каршылыгы тагын да арта, кискенләшә.
Бер якта Сафагәрәй үлгәннән соң аның урынына килгән Кошчак угъланның руска каршы сәясәт алып барган һәм тулысынча Кырым татарларыннан гына торган хөкүмәте булса, икенче якта – мөселманнарга түзеп тормаслык дәрәҗәдә яман дини карашта торган Иван IV нең сугышчан рухтагы режимы тора.
Метрополит Макарий җитәкләгән руханилар һәм рус администрациясе позицияләре һәм карашларының тагын да кискенләшүе дворяннарда, хезмәт күрсәтүче катлау һәм боярларда да чагылыш таба. Казанга карата усал карашта торган Иван Пересветов белән Андрей Курбский, Казан җирләре:
“безгә зыянсыз һәм дуслыкта торса да”, басурманнарның (мөселманнарның) сугышчанлыгын тәмам бетерергә һәм бу патшалыкны үзебезгә буйсындырырга һәм алар җирләрен мәңгегә бастырырга” кирәк” дигән өндәмә белән чыгалар.
Бер үк вакытта Казанны “Урда капкасы” ә Казан дәүләтен “Урда кыйпылчыгы” дип игълан итәргә идеологик омтылышлар шактый арта. (А.А.Халиков).
Һәм Иван IV, 1521 елда төзелгән мәңгелек солых турындагы килешүне бозып, Казан ханлыгына һәм Кошчак – Сөембикә хөкүмәтенә каршы бер-бер артлы хәрби акцияләр башлап җибәрә.
1548 елда Казанны яулап алырга тырышу барып чыкмый.
1550 елның язында Казанга чираттагы рус походында Мәскәү ягыннан Шаһгалинең Касыйм татарлары һәм Ядегәрнең Әстерхан татарлары да катнаша. Шуны да әйтергә кирәк: Кошчак углан белән Сөембикә ханбикәнең читтән ялланган, дөресрәге, кырымлылардан торган гаскәре төп казанлыларда ышаныч яуламый. Шулай булса да Казан кремлен аны саклаучылар русларга бирми. Руслар кабат җиңелә.
Уңышка ирешмәгән әлеге поход рус патшасына хәрби реформалар үткәрүне башлап җибәрүдә зур этәргеч була: регуляр укчы частьлар төзелә, хәрби дисциплина ныгытыла.
Шуның нәтиҗәсе буларак, 1551 елның языннан Казан ханлыгы тома камауда кала – русның хәрби күзәтчеләре (дозорлары) барлык төп су һәм коры җир юлларын үз күзәтүенә ала. Бу хәл исә башкаладагы эчке каршылыкларны тагын да кискенләштерә.
Моңа җавап итеп, Сөембикә ханбикәнең әтисе Нугай мирзасы Йосыф Төркия, Нугай, Әстерхан һәм Кырым ханлыклары көчләрен берләштергән коалиция төзергә уйлый, әмма бу уе гамәлгә ашмый.
Ханлыкның зур өлешен рус гаскәрләренең басып алуы һәм башкаласын камау, тормыш шартларының авырлашуы Казанда фетнә-күтәрелешләрнең башлануына сәбәп була.
“... казанлылар белән кырымлыларның бүлгәләнүе башланды. Арча чуашлары кырымлыларга сугыш белән килделәр.”
Казаннан качып китүе Кошчакны коткарып кала алмый – рус күзәтчеләренең берсе аны качып барганда тота, һәм ул Мәскәүдә җәзалап үтерелә.
Ходайкол углан, Нурали мирза һәм сәед Кол Шәрифнең яңа хөкүмәте шундук солых һәм Казанны саклап калу турында сөйләшүләр башлап җибәрә.
Һәм 1551 елның июлендә, тәхеткә Шаһгалине кайтару шартына ризалашып, Мәскәү белән солых турында килешү төзелә.
Әмма Шаһгалинең, Тау ягы Руська киткәнгә күрә, ханлыкның бары тик сулъяк яр буендагы җирләре белән генә идарә итәргә тиеш булуы үзе бер яңа проблемага әйләнә. Мәскәүгә ничек кенә табынмасын, бу хәл белән ул килешә алмый, ханлык һәм Тау ягы язмышын хәл итү өчен халык җыены – корылтай уздырырга карар кылына.
Тик 14 августта әлеге корылтайда рус воеводалары үзләренең патшасының уңъяк яр буйларын Рус дәүләтенә кушу һәм барлык рус әсирләрен азат итү турында карар кабул итүенә ирешәләр. Шундый шарт белән килешүгә кул куела һәм 16 августта, казанлыларның яңа ханга антыннан соң, Шаһгали Казанга керә.
Бу вакытта тәхетеннән сөрелгән Сөембикә ханбикә һәм аның кечкенә улы Үтәмешгәрәй хан Мәскәүгә озатыла. Казан халкы елап кала. Бу турыда бүгенге көнгә кадәр тарихи-әдәби әсәрләр, шигырь-поэмалар языла.
Казансуда дулкын ярып,
Ерак илгә көймә китә.
Шул көймәдә угылы белән
Әсирлектә Сөембикә.
Йөрәгендә ут янса да,
Күз яшьләре инде кипкән.
Сафагәрәй рухы шулчак
Ялварадыр кебек күктән:
“Ташлап китмә, Сөембикәм!
Дәүләтеңдә татар ханы
Тәхет тотмас инде бүтән:
Бәйсезлеге китә илнең
Синең белән, Сөембикәм.
Зар елашып озатып калган
Казан халкы шәфкать көтә.
Син аларга соңгы тапкыр
Борылып кара, Сөембикә!
Чит-ятларга бирәсез, дип,
Рәнҗеп китмә, Сөембикә!..”
(“Ташлап китмә, Сөембикәм!”
Ф.Тарханова, 2005)
Казан, Тау ягын югалтуы белән килешмичә, 1551 елның октябрендә Мәскәүгә яңа сөйләшүләр алып барыр өчен илчелек җибәрә.
Әмма Иван IV Казан илчеләрен тоткын итеп ала. Шуннан соң Казанда канлы үч алулар, җәбер-җәза һәм үтереш-суеш башлана. Аксөякләрнең бер өлеше – Нугай мирза биләмәләренә, янә бер өлеше Кырымга кача.
Бу хәлләрне туктату өчен 1552 елның гыйнварында Мәскәү хөкүмәте шулай да элек тоткын ителгән Казан илчеләре белән сөйләшүләрне башлый. Хөкүмәт үзе үк, Шаһгалине бәреп төшереп, Казанга патша наместнигын (идарә башлыгын) җибәрүне, шулай да ханлыкның мөселман администрациясен һәм финанс автономиясен саклап калуны, ягъни җирләрне кушуны, Казан белән Мәскәү арасындагы уния (берләшмә) итеп калдыруны тәкъдим итә.
Шул максат белә Казанга патша мөһерен саклаучы А.Адашев килә. Үзенең тәхеттән куылуы белән килешсә дә, Шаһгали кальганы рус наместнигына бирүдән баш тарта һәм 6 мартта үзенең 300 Касыйм татарыннан һәм 200 рус укчыларыннан торган гарнизоны белән Казаннан Свияжскига китә.
Алга таба эш шуңа барып җитә: Казан акрынлап, тыныч юл белән рус патшасы хакимлегенә күчә башлый, һәм 9 март – идарә итү өчен рус наместнигының шәһәргә керү көне итеп билгеләнә.
Шул көннең иртәгесен рус гаскәрләренең Свияжскидан чыгып Казанга таба юнәлүе фаҗиганең башы була. Моны белеп алган кенәзләр Ислам белән Кибәк һәм морза Аликәй Нарыков ханлыкның иреген һәм бәйсезлеген корал белән сакларга чакыра.
Түнтәрешне оештыручылар шундук вакытлы хөкүмәт төзи, аны кенәз Чапкын Отучев җитәкли, ә тәхеткә моңа кадәр Нугай кенәзлегендә яшәгән Әстерхан ханзәдәсе Ядегәрне чакыралар. Казанлыларның бу адымына Ядегәрнең 1550 елда Рус дәүләтендә хезмәттә булган чагында русларның Казанга походында катнашуы да комачауламый хәтта.
Әйтергә кирәк: мөселман дөньясы Казан язмышына битараф калмый – Төркия һәм Дәүләтгәрәйнең Кырым ханлыгы 1552 елның июнендә рус җирләренә басып керә. Тула камалышын өзеп, төрек янычарларын һәм кырымлыларны куып җибәргәннән соң, Иван IV үз гаскәрләрен янә Казанга җибәрә.
Казан, артиллериягә, утлы коралга һәм азык-төлеккә кытлык кичергәнгә язмышы хәл ителгән булса да, шәһәрне саклауга әзерләнә башлый.
Шәһәр эчендә - 30 мең хәрби, ә тышында – 20 меңнән торган атлы отрядлар һәм Нугай кенәзлегенең 2 меңләп җайдагы була.
16 августта шәһәрне саклаучылардан берничә мәртәбә артык булган 150 меңлек рус гаскәре соңгы 28 ел эчендә Казанны бишенче тапкыр һәм соңгы тапкыр камап ала.
Шәһәрне саклаучылар үз-үзләрен аямый сугыша, әмма, әйткәнебезчә, аларның саны күпкә аз булганга, 2 октябрьдә соңгы штурмнан соң:
“шәһәрдә һәлак булып егылганнарның саны шулкадәр күп иде ки, хәтта бөтен шәһәрдә үлекләрдән гайре аяк басар урын юк иде...”
(“... побиты во граде толико множество лежаще яко по всему граду не бо где ступати не на мертвых”). (Г.Сабирҗанов).
1552 елның 2 октябрендә 41 көн буе штурмлаганнан соң шәһәр бирелә. Казан ханлыгы Иван IV Грозный тарафыннан вәхшиләрчә җимерелә һәм талана. Шуннан бирле ханлык мөстәкыйль дәүләт буларак яшәүдән туктый.
Бу вакыйга моңарчы күрелмәгән канлы вәхшәт булып тарихка гына түгел, әдәби әсәрләргә дә кереп кала. Бүгенге көнгә кадәр ул татар халкының төзәлмәс ярасы булып тора.
Казансуны тутырып татар каны,
Мәетләрдән изелеп татар җаны
Бөелә-бөелә аккан бер мәлдә,
Шәһит киткәннәрнең исемнәре
Килер буыннарга күчкән дә
Хакыйкатьне гел агартып тора,
Хәтерләрне гел яңартып тора
Гасырларны узган көннәрдә.
Милләт бәйсезлеген сакларга дип,
Газиз җиребезне якларга дип,
Гарасатның канлы дәһшәтенә
Халкы белән кергән Кол Шәриф.
Җимерелгән кальга урынында
Кырылып яткан яугирләр турында
Алтын юллар тезгән чал тарих...
(“Кремль диварлары янында”
дигән поэмадан өзек, Ф.Тарханова,2005)
Һөҗүм барышында, кайбер риваятьләр буенча, Казанның соңгы ханбикәсе, Нугай ханәкәсе – тиңе булмаган Сөембикә Кремльдәге бүгенге көндә дә аның исемен йөрткән манарадан ташланып һәлак була, имеш.
Әмма тарихка кереп калган башка күп кенә чыганакларда: “1546 елда туган һәм 2 яшьлек чагында хан итеп билгеләнгән Үтәмешгәрәй хан 1551 елда тәхеттән төшерелә һәм әнисе Сөембикә ханбикә белән Россиягә озатыла. Бер елдан соң Сөембикәне (аның соравы буенча (?) Шаһгалигә кияүгә бирәләр... Үтәмеш ханны, Казан җиңелгәч, 7 яшендә әнисеннән аерып алалар. 1553 елның 8 гыйнварында Чудово монастыренда чукындыралар һәм Александр дигән исем бирәләр... Әмма Үтәмеш-Александр озак яшәми: 1566 елның 11 июнендә 20 яшендә Мәскәүдә үлә. Ул Кремльдәге Архангель соборында патша нәселе әгъзалары белән янәшә күмелә”, - диелә.1
“Яулап алынган Казан халкының вәхшиләрчә җанын кыю рус тарихының иң авыр битләренең берседер.
Христоска табынган гаскәрнең казанлыларга каршы “тәре походы”, рус дәүләтенең территорияләрне яулап алу юлына беренче чыгуы шуның кадәр дә зур кеше корбаннары гетакомбасы (биниһая күп сандагы кешеләрне алдан ният кылып үтереп бетерү) белән тәмамланды”. (М.Худяков).
Бөтен Рус патшасы, гаять зур шәһәрнең бөтен халкын кырып бетереп, болгар тарихын көлгә әйләндерә, шәһәрнең үзен бетереп талый, мәчетләрне, Хан сараен, Милли китапханәне һәм күп кенә башка архитектура ядкәрләрен җир белән тигезли. (В.Имамов).
Моннан тыш, үзенең башка титулларына, икейөзлеләнеп, “... һәм Болгар патшасы” (татарныкы да түгел, хәтта Казанныкы да түгел) дигән титул өсти. Ягъни Мәскәү үзенең монголлар яки татарлар белән түгел, нәкъ менә болгарлар белән сугышуын белеп кенә калмыйча, яшереп тә тормый. Ул гына да түгел: хәзер инде тәхеткә утырту таҗы да болгар-казан чыгышлы булыр...
Казан ханлыгына янәшә дәүләтләр халкын да куркытып торыр өчен рус командованиесе Идел буенча түбәнгә Казанны саклаучыларның тау-тау өелгән мәетләре белән күпләгән саллар агызып җибәрә.
Яулап алынган Казан трофейларының әле исәбенә дә чыгып өлгермәгән Андрей Курбский зур бер соклану белән, бөтен бу байлыкны бары тик күктәге йолдызлар белән генә чагыштырырга мөмкин, дип язып куя.
Казан җирләрен рус баскыннары, гомумән, бар нәрсә дә эш сөюче, тырыш һәм түзем казанлылар кулы белән ясалган булса да, җирдәге оҗмах дип атыйлар. Рус җирләре үз вакытында салымны Казанга түгел, Алтын Урдага түләгәнгә, Казанга моның бернинди катнашы булмый: шуңа күрә Казан җирендәге бер генә нәрсәгә дә рус дәүләте дәгъва белдерә алмый.
Сарай, Иске Казан, Бөек Болгар шәһәрләре территорияләрендә алып барыла торган археологик казылмалар бар нәрсәнең дә нәкъ менә шул җирдә җитештерелүен, ясалуын, ягъни читтән кертелмәгән булуын раслый.
Бу турыда сугарылма савытларны яндыру мичләренең, җитештерү комплекслары (остаханәләр, домна миче һ.б) калдыклары, шулай ук күпләгән сугарылма керамик, тимурид дип аталган чичикай савытлар, металл, пыяла, балчык, сөяктән ясалган әйберләр һәм башкалар сөйли, алар моңа дәлил.
Монда тәңкәләр дә сугыла – нигездә көмеш җүчи дирһәмнәре. Тәңкә сугу үзәкләре булып 32 шәһәр санала, аның дүртесе элекке Идел Болгары, ягъни Казан ханлыгы территориясендә була.
Кызганыч: боларның барысы да тиз арада талана һәм туздырыла.
Җыеп әйткәндә, озаклап каршылык күрсәтелүгә дә карамастан, Мәскәү Русе үзе өчен гаять мөһим һәм зур җиңүгә ирешә. Казан исә, мөстәкыйльлеген югалтып, аның составына керә. Шушы вакыйгалардан соң, Русьның башта Көнчыгышка, аннан Көньяк белән Көнбатышка өермәдәй дулап узган хәрби походлары башлана. Бу хәл XVIII йөздә гаҗәеп зур Россия империясе төзелүенә китерә.
Бу турыда – бераз соңрак.
12. БОЛГАРЛАРНЫҢ РУСЬКА КИТҮЕ
Мәгълүм булганча, дөньяда этник саф бер генә халык та юк. Халык яки милләтнең сафлыгын эзләү – буш кына түгел, хәтта куркыныч эш.
Моңа бәйле рәвештә, инде югарыда телгә алынган тарихи күренеш турында аеруча басым ясап сөйләргә кирәк. Мин төрки телле болгар-казанлыларның әүвәл, монголлар ябырылуының беренче елларында баскынчылар әле басып алмаган Руська чыгуын, инде әйтеп кителгәнчә, Казан һәм Мәскәү дәүләтләренең каршылыклы елларында аның тагын да активлашып китүен күздә тотам.
Мәсәлән, 1551 ел башына Мәскәүдә Казаннан туганнары белән бергә киткән 500 гә якын кенәз һәм морза яши.
Шул ук елда Сөембикә һәм Шаһгали белән – 70, соңрак янә 84 кенәз һәм морза китә. Аларның варислары алга таба Россиянең иң абруйлы кешеләре була. Бу турыда “саф” рус тарихчылары һәм төрле эшлеклеләр әлләни җәелеп китәргә теләми, әлбәттә. Алар бу зыялыларның төрки-болгар-кыпчактан чыгуын, ягъни мөселман булуын яшерәләр. Югыйсә боларның барысы да “Бархатная книга”, Общий гербовник дворянских родов Российской Империи, родословные книги, Писцовая книга Казани дигән китаплар һәм башка документлар белән рәсми расланган. А.А.Халиков хезмәтләрендә бу турыда тәфсилләп язылган.
Руська китүнең сәбәпләре төрле тарихи чорда төрлечә була.
Мәсәлән, беренче мәлләрдә бу хәл яулап алучыларның бәреп керүенә бәйле булса, соңрак казанлыларга карата Казанның үз хакимиятеннән, шулай ук рус хакимиятеннән килә торган “аерым” шартлар һәм таләпләр белән аңлатыла.
Шулай булса да, элекке түрк феодалларының көнчыгыш һәм көнбатыш рус җирләренә күчеп китүе һәм анда чукынып, православие диненә күчеп, шуңа яраштырып яңа исем-фамилияләр алуы соңыннан байтак күренекле рус фамилиясенә нигез сала. Моны Россия кенәзләре һәм дворяннарының генеологиясе һәм шәҗәрә китаплары, аларның тугралыклары раслый.
Мәсәлән, Абдулловлар (Казан ханы Абдул Латыйфка 1502 елда Кашира җирләре бүлеп бирелә, киләчәктә бу нәселдән танылган дворяннар, галим һәм артистлар чыга); Аксаковлар (төрки сүз “аксак” (хромой) – нәсел башы чынлап та аксак була – Урдадан чыккан бу төркиләргә XV йөздә Клязьма буенда Аксак авылы бүлеп бирелә, аннан соң алар “Новгородка күчерелә”).
Шулай итеп, бүгенге көндә 500 дән артык (!) атаклы рус һәм Россия фамилияләрен (алфавит буенча): Алябьев (Али бәй), Апраксин, Аракчеевлар (“аракчы”), Ахматовлар, Байбаковлар, Баскаковлар, Басмановлар, Бахметьевлар, Бердяевлар, Болгарскийлар, Булгаковлар, Булгариннар, Буниннар, Бухариннар һәм үзләренең нәсел башы Болгар-Казан мохитеннән чыккан башка бик күп фамилияләрне атап булыр иде.
Алар исәбендә инде телгә алынган Н.М.Карамзин – язучы, шагыйрь һәм тарихчы (нәсел башы – Кара Морза); А.П.Ермолов – рус генералы, 1812 ел герое һәм М.Н.Ермолова – танылган актриса (бу турыда Дворяннар нәселенең гомуми тугралыгында болай диелә:
“Ермоловларның ерак бабасы Арслан морза Ермола (чукындырылганда Иоанн исеме кушыла) 1506 елда Урдадан Бөек кенәз Василий Ивановичка килә”); Е.Дашкова – Россия Фәннәр академиясе президенты; бөек Г.Р.Державин; композиторлар С.В.Рахманинов (казанлы Мирали Рахманинов нәселеннән) һәм Римский-Корсаков (“Карсак” – кечкенә буйлы дигән сүз); язучы И.С.Тургенев (нәсел башы – якынча 1440 елда Урдадан чыгып киткән Турген Арслан морза, “турген” – “җитез, кыю” дигәнне аңлата); акыл иясе П.Я.Чаадаев һәм башка бик күпләр, хакимиятләр аларны бөек руслар дип атаса да, төркиләрдән, Казан татарларыннан чыккан.
Мәсәлән, кыпчак морзасының нәсел тармагы, шагыйрь, күренекле рус вельможасы (зур түрәсе) һәм А.С.Пушкинның укытучысы Г.Р.Державин үзенең “тирән рус тамырларын” яшермичә мондый сүзләр яза:
Мин җырладым, җырлыйм һәм җырлармын,
Шаян сүзгә кушып чынбарлыкны.
Онытылып яткан татар җырын,
Якты нурдай сибеп, яшь буынга
Җиткерермен, раслап моң барлыкны.
(“Я пел, пою и петь их буду,
И в шутках правду возвещу.
Татарские песни из-под спуду,
Как луч, потомству сообщу.”)
Боларның барысы да яки нәкъ менә шулар рус һәм башка көнчыгыш славян телләренә инде гомумкабул ителгән төрки-болгар-кыпчак сүзләренең һәм алынмаларның үтеп керүенә ярдәм итә. Мәсәлән: сабля, хоругвь, телега, япанча, алтын, безмен (бизмән), басма, арба, шарвар (шаравар), булат, кирпич (кирпеч), чугун (чуен), таможня (тамга(ханә) һәм башкалар шундыйлардан.
Ә менә элек төрки-кыпчак исемнәрен йөрткән, тора-бара трансформацияләнгән (үзгәргән) шәһәр һәм урын-төш исемнәре: Тумень – Төмән (ун мең дигәнне аңлата; хәзер – русча Тюмень); Кияб – Кияү (Киев); Тары су (елганың тараеп киткән урыны – тар су) – Таруса; Сары тау – Саратов; Тула (тулы); Төмән Тархан – Таматарха – Тмутаракань; Хаҗи Тархан - Әстерхан – Астрахань; Кипензай – Пенза; Бурунинеж – Воронеж; Челяба – Чиләбе – Челябинск; Кашира һәм башкалар.
Тел белгечләре көнчыгыш славян телләренә аерым бер үзенчәлек керткән мондый алынмаларны биш йөз тирәсе дип билгелиләр.
Алга таба күбесенчә казанлылар һәм аларга якын мишәрләрдән Россиянең рус дәүләтендә хезмәт итүче йомышлылар катлавы, ягъни 300 гә якын төрки фамилияле йомышлы дворяннар катлавы барлыкка килә. Алар арасыннан Адашевларны, Еникеев, Мамонов, Турчанинов, Салтыковларны һәм башка бик күпләрне күрсәтергә була.
Шул заманнарда ук аларны, рус һәм төрки телләрне камил белгәнгә, Россиянең дипломатик һәм хәрби-фискаль хезмәтендә актив файдаланалар.
XV-XVI йөзләрдә Россия илчеләре булып Кырымда – Бикләмешевлар; Италиядә - Карачаровлар; Польша белән Литвада – Бәхтияровлар; Польшада, Дания һәм Стокгольмда – Шәрәфетдиновлар; Англиядә, Голландия, Кырым һәм Төркиядә - Агишевлар; Персиядә Бохаровлар һәм Шараповлар һ.б. хезмәт итәләр. (А.Х.Халиков, М.Аджи).
Шул ук вакытта Россиядә хезмәттә булган һәр казанлы да үз халкында әйбәт фикер калдырды, дип әйтеп булмый.
Мәсәлән, чукындырылганнан соң Алексей Тәвкилев (Тевкелев) булган Котлымөхәммәт Мәмәш мирза XVIII йөзнең беренче яртысында Россиянең колонияльләштерү сәясәтендә гаять актив эшчәнлек күрсәтә.
Нәкъ менә ул, әүвәл Россия илчесе буларак, Казахның Кече жуз ханы Абелхәердән (1730 ел) Россиягә тугрылык антын алып, аның белән бергә Орь елгасында – казах-башкорд күчмә халыклары арасындагы чиктә Оренбург1 шәһәр-кальгасын төзү, Җаек елгасын куәтле кирмәннәр һәм гарнизоннар белән ныгыту, мөселман старшиналары арасында ришвәтчелек һәм дошманлык тарату һәм аларны шул юл белән хөкүмәт ягына аудару, төрки-татар авылларына рус авылларын күчереп утырту һәм бу урыннарда заводлар төзү инициаторларының берсе була. Аннары ул үз халкына каршы оештырылган җәза отрядларында да актив катнаша. (В.Имамов).
Бу эшләр соңрак булганга, әлегә рус гаскәрләренең Казан дәүләтенә басып керүе һәм аны җимерүе чорына әйләнеп кайтыйк.
13. МӘСКӘҮ КРЕМЛЕ СУГЫШЛАРЫ ҺӘМ ТЕРРИТОРИЯЛӘРНЕ
ЯУЛАП АЛУ ХРОНИКАСЫ (1552-1997)
Россия тарихы – беренче чиратта, төп максаты территорияләрне һәм сәяси яулап алу булган баскынчы сугышлары тарихы.
Аңлашыла ки: “Россиянең галим ирләре” безгә Русьның агрессияне кире кайтару сугышлары турында гына сөйли. Андый сугышлар тарихта күп түгел, аларны хәтердән дә санап чыгып була: бәҗәнәк һәм “башсыз” хәзәрләрнең һөҗүм итүе, тәре походлары һәм Чуд күле, монголлар ябырылуы һәм аларның аңлашылмый торган “золымы”, Наполеон җитәкчелегендәге француз армиясенең басып керүе һәм фашистлар Германиясенең һөҗүме.
Әмма үзе агрессор, аккупант һәм яулап алучы булган сугышлар турында матур итеп кенә дәшми калына яки “башка җирләрне Россиягә кушуның алдынгы (прогрессив) әһәмияте турында” дигән теория аша гына тар карашлы, башлары бер генә юнәлештә эшли торган мәгънәсез бәндәләргә ирештерелә. Моңа ничек һәм ни белән ирешелгән, яулап алынган халыкларга әлеге “кушу” чынлыкта нәрсә бирде – прогрессмы яки регресмы (алгарышмы әллә артка чигенүме) – боларның барысы да читтә кала.
Менә бу сугышлар һәм җиңүләрнең эзлеклелеге (хроникасы): башта – рус патшалыгы, аннары – Россия империясе, соңрак – совет хөкүмәте, хәзер исә бүгенге демократик хөкүмәт алып барган сугышлар.
XVI гасыр:
1552 ел – Казан ханлыгын алу һәм җимерү.
1556 ел - Әстерхан ханлыгын яулап алу.
1557 ел – Башкирия, Удмуртия һәм Адыгеяне Русь составына кертү.
1598 ел – Себер ханлыгын туздыру һәм аның территорияләрен Россиягә кушу.
Достарыңызбен бөлісу: |