Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музее
Бөек Җиңүнең 66 еллыгын каршылап
Кырык бердә туган балалар без...
Кырыкта да шуңа ятим без...
(Сугыш ятимәсе Ахмерова Зөбәрҗәт
истәлекләре)
2011 ел
Бөек Җиңүнең 66 еллыгын каршылап
1941 ел... Ул безнең күңелләрдә бик авыр, бозлы хатирәләр калдырган ел. Сугыш, ачлык, ятимлек... Моннан да хәтәр, авыр, ачы сүзләр юктыр бу дөньяда.
Сугыш.... Күпме ачы күз яшен, кайгы-хәсрәтне үз эченә алган бу шомлы сүз. Аны ишетүгә үк, күз алдына ятим калган сабыйлар, газиз ирләрен, сөекле балаларын югалткан аналар килеп баса. Күпме кеше яу кырларында газиз башларын салган, күпме бала әтисез, яклаучысыз, терәксез калган. Күпме шәһәр, авыллар көлгә әйләнгән... Шәһәрләр торгызылган, авыллар да хәзер бик матур. Әмма кешеләр күңелендәге сугыш яралары әле һаман төзәлеп бетми.
Илебез зур сынаулар, авыр юллар, чиксез күп югалтулар белән Җиңү таңын каршылаган. Халык сугыштагы авылдашлары, туганнары өчен, илнең җиңүе өчен үзенең тырыш хезмәтен кызганмаган.
Халыкның тирән фәлсәфи сүзе бар: “Һәр вакыйгадан яшәү өчен гыйбрәт ал,”—дигән ул. Бөек Ватан сугышы да алдагы буыннарга гасырлар буена онытылмаслык гыйбрәт: сугыш ул – фаҗига, сугыш – ул афәт. Ул бөтен дөнья кешеләренә кисәтү кебек: “Бүтән беркайда да, бернинди дә сугыш булмасын, кан-яшь коелмасын”.
Бүген без шушы изге Җиңү өчен гомерләрен биргәннәргә, үзләренең каны белән, сәламәтлеге белән, аяусыз хезмәте белән Җиңү көнен якынайтучыларга, шәһит булганнарга һәм исәннәргә -- һәрберсе алдында баш иеп, рәхмәт хисләребезне ирештерәбез. Рәхмәт сезгә, изге җаннар, рәхмәт сезгә, җиңүчеләр!
Тумаганмын мин әле бу дөньяга
Син сугышка дип чыгып киткәндә.
Әтием, бәгърем, юксынам сине,
Шул авыр елар искә төшкәндә.
“Сугыш. Бу сүзләрне ишеткән саен, мин өшеп китәм. Сугыш миңа һәм минем якыннарыма кайгы-хәсрәтне дә, ачлык-ялангачлыкны да җитәрлек күрсәтте. Сугышта мин әтине югалттым. Әти сүзен әйтергә тилмереп, аның нинди булганын да белми гомер кичердем”, -- дип искә ала Арбаш авылы кызы, бүгенге көндә Чиләбе каласында гомер итүче Ахмерова Зөбәрҗәт ханым.
Адәм баласы җир йөзенә бары бәхетле булу өчен килә. Тик, ни хәл итәсең, һәркемнең тормышта үз юлы, үз кайгы-сагышлары, хәсрәт-борчулары.
Балтач районы Арбаш авылында гомер иткән Шәмсемөхәммәт абзый белән Зөһрә апа биш бала тәрбияләп устерәләр: Сәлмән, Мөнәвәрә, Суфия, Фатыйма, Ибраһим. 1916 нчы елда туган кызлары Мөнәвәрә Казанда уңаерак хәлле кешеләрдә бала карый, эш яшенә җиткәч, шәһәрдә эшкә урнаша. 1936 елда Казан шәһәре буенча атлы милициядә хезмәт итүче Ахмеров Кыям Гыйльман улы белән гаилә корып җибәрәләр. 1937 нче елның 15 гыйнварында беренче балалары – Марат туа. Кыям Свердловск шәһәрендә укып кайта, аны гаиләсе белән Кызыл Йолдыз (хәзерге Балык бистәсе) районына эшкә җибәрәләр.
Матур гаилә корып, бәхетле генә яшәп ятканда, сугыш башлана. 1942 елның 28 апрелендә Ахмеров Кыям сугышка китә. Киткәндә икенче сабыена йөкле хатынын, биш яшьлек улын соңгы тапкыр күрүем дип уена да салмагандыр. Мөнәвәрә апа иренең киткән юлына озак карап тора. “Бер безгә генә түгел, ил өстенә килгән кайгы бит”, - дип үз-үзен юата. “Сугыш тиз бетәр, тиз кайтырлар”,- дип уйлый. Мөнәвәрә апа тормыш арбасына җигелә. Шул көннән бирле Мөнәвәрә апа солдат хатыны. Аларның инде ирләрен озатканда ук үзләре турында уйларга хаклары юк: бигрәк тә туган һәм туасы бала хакына. Көчле булырга кирәк, йөрәк астында дөньяга килергә иңрәп тыпырчынган сабый хакына булса да. Тормышлар авыр, эш урыны да уңайлы түгел... Мөнәвәрә апа туган авылы Арбашка кайтып, әти-әнисе яшәгән гаиләгә сыена.
Марат әтисен сугышка иңенә агач мылтык асып, таяк атка атланып: “Папа, я тоже пойду с тобой воевать”, дип озатып кала. Арбашка кайтуны да сугыш кыры дип аңлап, “агач аты” белән чыгып китә дә, югала. Әнисе, әби-бабай, күрше-тирә апалары аны бик озак эзлиләр, олы юл буеннан тавышын ишетеп кенә табалар. Марат татарча белми, русча җырлый икән:
Три танкиста,
Три веселых друга....
1942 елның 3 сентябрендә Мөнәвәрә апаның кызы туа. Фронттан язган хатларында Кыям туачак кызына исем дә сайлап язып җибәрә -- Зөбәрҗәт. Мәгънәсе дә олы -- яшел төстәге кыйммәтле асыл таш дигәнне аңлата.
Бер мәртәбә дә “әти” дип дәшү бәхете тәтемәгән Зөбәрҗәтнең күңелендә әтисенә карата олы бәя, җылы хисләр саклана, әби-бабасы, әнисе сөйләве буенча, фронттан килгән хатларын укып та Зөбәрҗәт әтисенең бик булдыклы ир-егет булганлыгын аңлап яши. Кыям Гыйльман улы Ахмеровның Арбаш авылы кешеләренә ихтирамы чын йөрәктән була, фронттан җибәргән хатларында Кыям абый Арбаш халкын сагынып:
Арбаш авылы тау башында,
Чишмәләре тау астында.
Тәмле телле, якты йөзле
Арбашның бар халкы да.
дип язган. Хатларын ул әби-бабайга гарәп хәрефләре белән, Мөнәвәрә ханымга латин белән һәм русча язган.
Авылда калганнар никадәр генә сабыр булырга тырышсалар да, аларның сабыр канатлары әледән-әле сынып тора: кара кайгы әле бер өйгә, әле икенчесенә керә... Мөнәвәрә апалар өенә дә кайгы килеп җитә, ул да тол кала. 1944 нче елның 16 гыйнварында Ахмеров Кыям илебез азатлыгы өчен барган сугышларда һәлак була.
Әтиләренең үлеме турындагы кәгазьне Мөнәвәрә ханым балаларына күрсәтмәскә уйлый, чөнки алар әле бик кечкенә -- Маратка җиде, Зөбәрҗәткә ике генә яшь бит. Балалар үсә төшкәч аңлата алырына ышанып, үлем кәгазен җыеп куя... кәгазь югала.
Балалар дөнья көтә башлагач, әтиләренең фронт юлларын беләселәре килеп, эзләнәләр. Сугышка китүе хәзерге Балык бистәсе районыннан булгач, ул районның военкоматына, Казанга мөрәҗәгать итәләр – ләкин эз югалган. Ә Арбаш авылы кешеләре ике бала белән тол калган Мөнәвәрә апаның ире Кыям әфәндене үз авылы кешеләре белән бер исемлектә --илне саклап сугыш кырында ятып калган авылдашлары исемлегендә барлап йөртәләр. Ахмеров Кыям Гыйльман улының исеме сугыш кырларында ятып калган, дошманга каршы көрәшләрдә вакытсыз гомерләре өзелгән Татарстанның Балтач районы уллары һәм кызлары исемнәре теркәлгән “Хәтер” китабына теркәлгән. Анда: “Ахмеров Кыям Гыйльман улы, 1910 елгы, өлкән сержант, 16.01.1944 елда һәлак була, Ленинград өлкәсе, Ораниенбург районы Петровская авылында җирләнгән”,- дип язылган.
Марат әтисен яхшы хәтерли, бик-бик сагынып, әтисенең фотосын кулына алып, аның белән сөйләшә. Зөбәрҗәт үзенең яшьтәшләре белән Арбашта урнашкан ясле-бакчага йөри. Бу ятимнәрнең тормышлары турында үз язмалары теркәлә -- укып танышкач, уйландырмый калмас... Ул балалар биек тау кыясыннан ыргытылган бөркет баласыдай тәвәккәл дә, көчле дә, сабыр да була белделәр! Сугыш ятимнәренә дөньяны, яшәешне бар иткән илаһи бер көч булышкандыр...
Зөбәрҗәт ханым истәлекләре
... Абыем Марат стенадан әтинең портретын алып, тере кеше белән сөйләшкән күк ачыргаланып: “Әти! Ник кайтмадың син? Бүтәннәрнең әтиләре кайтты бит. Әти! Ярдәм ит миңа, бүтән түзәр хәлем калмады”,-- дип елый, аңа кушылып мин елыйм...
... Мин өченче класста укыйм, миңа ун яшь. Атна саен үзем бер чиләк бәрәңге кырып, аны сыгып, он кушып ипи пешерәм. Кыргыч белән бармакларымны кырып бетерәм, күз яшьләрем камыр өстенә ага.
Язын, көзен, кышкы тирән карларда сулы чиләк-көянтәләр белән тау астына тәгәрәп төшеп, чыланып бетеп, бозга каткан итәкләр белән аяк араларын кан чыканчы тырмалып кайтулар ничек онытылсын. Ул текә тауларны азапланып, көянтәгә таянып сулы чиләкләрне берәрләп менгерәсең. Туры юлдан кайтканда да чиләкләр җиргә тиеп чайпалып сулар түгелеп бетә, өйгә яртысы гына кайта.
1955 елда абый чыгып киткәч, михнәтнең олысы минем җилкәгә төште. Безнең янда ферма төзеделәр. Аннан җилкәгә асып мичкә ягарга йомычка ташыдым. Артельгә утын кайтаралар, аннан төшкән кайрыны капчыкка тутырып ташыдым, үзем 12-13 яшьлек бала... Башка балалар күк уйнаганымны да хәтерләмим, минем беркайчан да, бернинди дә уенчыгым булмады.
Абый: “И, сеңлем, җирнең читләренә китеп, аякларымны асылындырып утырыр идем, бу кыенлыкларны, михнәтне күрмәс идем”, -- дия иде.
Абый заготскоттан икешәр пар куян алып үрчетеп, көзен Балтачка алып төшеп тапшыра иде. Мин аларны ашатам, асларын җыештырам.
Абый Шушмадан балык тота иде. Алтынчы, җиденче классларда укыгында балык сатып, куян тапшырып үзенә мәктәпкә кияргә костюм, кирзовый итек алганын хәтерлим.
Галим әбиләрдән киткәч, авыл башында Сәфәр дигән кешедән өй сатып алдык. Аларның биш балалары бар, ачлыктан шешенеп беткәннәр. Зираттан җиләк, гөмбә җыйган Сәфәр абый. Әни өйгә бурыч түли, әле җитмәсә, займ түләтәләр. Налог – 100 йомырка тапшырырга, тагын ниләр икәнен хәтерләмим дә.
Мин дә шешенгәнмен, әни мине 30 градус суыкта тез башына газета бәйләп, Балтачка җәяүләп больницага алып төште, чөнки ул вакыта чүпрәк гамажлар юк бит...
Һич онытасым юк, сәгать дүрттән торып Балтачка ипигә төшүләрне...
Минем балачакны ун китапка язсаң да, язып бетереп булмас. Унынчы классны укып бетереп, эшли башлагач кына мин кешечә яши башладым...
*** *** ***
... Мин беренчедән дүртенче класска кадәр Арбаш мәктәбендә укыдым. Минем беренче укытучым Таузардан Фирдәүсә апа иде. Өченче-дүртенче классларда Наилә апа укытты, ул Балтачтан килгән иде. 1953 елгы уку елы тәмамлангач, Наилә апа безне Лесхоз ягына урманга экскурсиягә алып барды. Юл озын, җиде-сигез чакрым булыр. Бераз ял итеп, ипиләребезне ашап, суларыбызны эчеп, уйный гына башлаган идек, яшен яшьнәп, күк күкрәп, коеп яңгыр ява башлады. Агач, куак асларына яшеренеп карасак та, бик каты чыландык, туңып та киттек. Разия апаның малае Сабиров Әхмәт беренче класста укый иде, әнисе аңа мехтан тегелгән башмак-тапочка киерткән. Башмак җебеп төште, Әхмәткә яланаяк кайтырга туры килде. Ул күшекте, арыды. Без дә яланаяк кайттык. Әхмәтне кулларыбызны кара-каршы чалыштырып, “күпер” ясап, чиратлашып, утыртып алып кайтык. Авылның башында (югары оч дибез инде) Икрам абыйлар яши иде. Сеңлесе Кәүсәрия апа, әниләре Фәсәхәт апа безне капка төбендә каршы алып, өйләренә алып керде, кызларны күлмәк, шәл, яулык белән, малайларны нәрсә тапса, шуның белән төреп, юрган-одеялларга чорнап җылыты, салган киемнәребезне күршеләренең мунчаларында киптереп бирде. Әхмәт аларда йоклап ук калды. Ә классташы Тәскирә (Закиров Рәфкатьнең сеңлесе) юл буе чәчәк җыеп, ниндидер җырны көйләп кайтты. Ул да беренче класс баласы.
Арбаш мәктәбен дә бик яхшы хәтерлим. Беренче май, Октябрь бәйрәмнәренә кәгазьдән күгәрченнәр, флажоклар ясап, икешәрләп тезелеп, җырлар белән урамнан парад ясап уза идек. Өлкәнрәк укучылар артыннан йөгерә-атлый көчкә җитешеп бара идек. Мәктәпкә әйләнеп кайткач, безне кайнар чәй, бәрәңге боламыгы белән, берәр прәннек яки кабартма белән сыйлыйлар иде. Соңыннан кем концертта катнаша, кемдер концерт карый иде. Наилә апа аргы якка чыккан юлда Мәликә апаларда торды. Аларның улы Харис бик матур җырлый, Тәбрис абый бик ягымлы сөйләшә иде. Олы апалары Хәдичә апа гомере буе Балтачта кибетче булып эшләде. Бик чибәр, күркәм кеше булды. Аларның өе авылдагы иң зур, төзек, матур йорт булып күңелгә кереп калган. 1953-54 елларда аларда беренче тапкыр зур агач кисмәктә ике метр биеклектәге фикус гөлен күреп исем китте. Андый матур, зур гөлне мин Чиләбегә килеп тә күп еллар яшәгәч кенә күрдем.
Алар каршында Атау урамы, тау башында элеккеге мәчет – клуб иде. Анда атнага бер, яки айга бер-ике тапкыр Балтачтан алып килеп тавышсыз фильм күрсәтәләр иде. Киномеханик безнең Зәйтүнә апаларга килеп куна иде. Минем Марат абый аңа булыша. Миңнеәхмәт (сигезенче класстан Фоат булып китте) энекәше Гарифә апа малае Гарифулла белән көндезге сеансларга барып бушлай карыйлар иде. Шул клуб-мәчет астында сепаратордан сөт чыгаралар иде. Мин шул малайларны эзләп, “Жди меня” тапшыруына да язып карадым, җавап булмады. Фоатны сигезенче классны тәмамлагач, әнисе Бибинур апа Алма-атага чакыртып алды, ул 1960 елларда китте. Гарифулласын әнисе аңа 5-6 яшь булган чакта ук кайтып алып китте. Кайда яшәгәннәрен белмәдем...
*** *** ***
Кошлар патшасы саескан
Берзаманны баеган...
Ул чакырган к-ү-ү-ү-п кунак:
Тукраннарны сыйлаган,
Тургайларны сыйлаган,
Иң кечкенә кунакны
Ашатмаска уйлаган –
Утын да ярганың юк,
Су да китергәнең юк.
Шуңа сиңа бер-ни юк!
Биш яшемнән сәхнәләрдә сөйләп йөргән бу шигъри юллар минем җанымны тетрәндерә иде. Бүгенгедәй хәтеремдә, ул елларда туйганчы ашаганым да булмады, әлеге өлешсез калган кунакны кызганып, сөйләгән саен елый идем. Хәзер тамак тук, аллага шөкер. Әлеге шигырьне оныгыма өйрәтәм, ялт итеп сөйли дә йөгерә, “тукның күңеле хикмәттә” диеп халык хак әйткән шул.
*** *** ***
Чыннан да авылга кайткан саен авылдашларымның тәмле телле, якты йөзле булуларына ышанып киләм.
Арбаш балалары мәктәптә дә, яшьләре клубларга йөргәндә дә үзенчә әдәплерәк, тәртиплерәк күренәләр иде диеп, Хәбир белән дә сөйләшкән идек. Мөгаен ясленең йогынтысы булгандыр.
Ясле 1933 елда эшли башлаган. Шул ачлык елларында ул ясле күп балаларны ачлык үлеменнән коткарып калган инде.
Зәйтүнә апаларда торган чак бик исемдә. Иртән җыелышып Миңнеәхмәт (Фоат), Гарифулла, Хәбир, мин яслегә йөрибез. Кичен садиктан киткәндә полдникка бер прәннек бирәләр. Ул шуның кадәр татлы, тәмле, баллы, аны өйгә кайтып җиткәнче ялыйбыз, б-и-и-к кечкенә итеп тешләп алгалыйбыз. Мин яртысын Марат абыйга алып кайтам, малайлар Галим әбигә (шулай дип дәшә идек) чиратлашып, бер көн Гарифулла, икенче көнне Миңнеәхмәт алып кайта, тешләгәннән калганын инде. Зиратка менеп, койма буеннан малайлар әбигә учак ягарга агачлардан коелган чыбык-чабык алып кайтып бирәләр. Без абый белән әбинең кәҗәләренә капчыкка җыеп яшел үлән алып кайтабыз. Зәйтүнә апа Шубандамы, Хәсәншәехтамы укытты. Аның бүлмәсенә керми идек.
Галим әби бик сөйкемле, бик йомшак күңелле, искиткеч ягымлы әби булды безнең өчен. Бу малайлар әбинең ике кызының балалары. Тагын без – Марат абый һәм мин. Бер әбигә дүрт бала, абый гына укый, безгә 4-5 яшь кенә бит, Галим әби – (Миңсылу чын исеме) бик сабыр, түземле булгандыр. Әни иртүк эшкә китә, кичен соң кайта, без һаман әби янында.
Әбинең бер мәртәбә дә, беркемне дә орышканын хәтерләмим. Безне үз балалары кебек күреп үстерде, урыны оҗмахта булсын.
Яследә Нәкыя апа өйрәткән “Кошлар кебек” халык җырын әле дә исемә алып җырлап куям. Бар бала да аны бик ярата иде.
Тәрбияче Ләбибә апаны бик ярата идек. Аны читтән кайтып (Алапайдан ахыры) Юныс дигән кеше алып китте. Ул безнең белән саубуллашырга керде. Шул көнне безгә Казаннан “Кызыл мехчы” фабрикасыннан җибәргән бик матур халатлар, малайларга бордовый төстәге свитерлар киерттеләр. Ләбибә апа безне кочаклап, үбеп, елый-елый саубуллашты, без дә аңа карап елыйбыз икән. Миңа ул вакытта җиде яшьләр булгандыр. Мин дә елаганмын инде. Мине җилкәмнән сугып, Илдус юата икән: “Зөбәрҗәт, елама инде. Ләбибә апаны Юныс абый үзенә алып китә икән, зур үскәч мин дә сине үзебезгә алып кайтырмын, елама яме”, -- дия икән. Әнкәй дә, Факия апа да без үсә төшкәч, көлеп искә алалар иде. Илдусның юатканын мин үзем бик хәтерләмим дә. Ходай шулай кушкандыр, дөрестән дә, Илдус мине үзенә алып кайтты.
** *** **
Без “әти” дигән изге сүзне гомеребездә бер мәртәбә дә әйтә алмый, бөтен тормыш авырлыгын тол әниләр белән бергә кичердек. Алай да юлдан язмадык, башыбызны җуймадык, эчкечелеккә, яманлыкка бирелмәдек.
Шул каһәр ярлылык аркасында тиешенчә укый да алмадык. Казанга экзамен бирергә барырга да акча җитмәде.
Фатыйма апа, әби-бабай өе янына менеп өй салдык. Мин “Дом пионеров”та эшләгәндә утынга язылам. Әни Таузар Раузит, Адәрәтләрдән ботаксызракларны төявен сорый. Шул усак, каеннан өй салдык. Мин хезмәт хакына кул гына куя идем, обед ашарга да акчам булмады. Балтачка күп вакыт җәяү йөрдем. Шуңа күрә хәзерге минем тормышым оҗмах инде.
Борбаштагы квартира хозяйкама мең рәхмәт. Алар мине үз кызлары кебек ашартып-эчертеп тоттылар.
Ул 41 сум акчага киенергә дә, ашарга да, квартирага 5-7 сум булса да түләргә, китабын да алырга кирәк. Ул хозяйканың яхшылыгын ничек онытасың ди. Ярлы булсак та янәшәмдә гел яхшы юлдашлар гына булды, минем иң зур бәхетем шулдыр...
Пионерка Зөбәрҗәт!
Зөбәрҗәт Кыям кызы 1957 елда Карадуган җидееллык мәктәбен, 1960 елда Кенә урта мәктәбен тәмамлый.
Эшчәнлек еллары:
1960-64 нче уку елында Борбашта өлкән пионервожатый
1964-65 нче уку елында Карадуган мәктәбендә укыта
1965-67 нче елларда Яңгулда өлкән пионервожатый
1967-68 нче елларда Балтач районы пионерлар йортында методист
1968-70 нче елларда район пионер йорты директоры
1970-71 нче уку елында Чиләбе шәһәренең 124 нче номерлы мәктәбендә өлкән пионержатый
1972-98 нче елларда Чиләбе шәһәренең “Юность” балалар клубында тәрбияче
1998-2005 нче елларда Чиләбе шәһәренең 119 нчы мәктәбендә тәрбияче һәм түгәрәк җитәкчесе
Зөбәрҗәт ханым истәлекләре
Иң матур, иң гүзәл яшьлек елларым Борбаш, Карадуган, Яңгул мәктәпләрендә, “Дом пионеров” та балалар белән, авыл яшьләре белән бергә үтте.
Ул искиткеч матур, истәлекле пионер слетлары, туристик слетлар, дуслык костерлары -- тоташ бер искиткеч матур, гүзәл бәйрәм булып бүгенгәчә күңелдә саклана. Үземнең хезмәттәшләремә дә горурланып сөйлим: “Бик күңелле, матур үтте минем яшьлек елларым”, - дип. Үземнең тырышлыгым белән Чиләбедә дә бик күп төрле һөнәрләргә өйрәндем, бар белгәнемне балаларга өйрәтергә тырыштым:
-
вязание крючком и спицами (вязали более 100 узоров на учебный год);
-
макраме;
-
мягкая игрушка;
-
начальное техническое моделирование с металлическими конструкторами (действующие модели на резиновых моторах и с электрическим приводом);
-
выжигание по ткани;
-
роспись на стекле;
-
роспись по дереву, выжигание по дереву;
Шәһәр күләмендә конкурсларда, выставкаларда катнашып грамоталар ала идек. Хәзер үземнең дә исем китә, һәрбер һөнәрне өйрәнеп, балаларга өйрәтергә күпме тырышлык кирәк булды. 1950 нче еллардан бирле эшләп килгән балалар клубларының педагоглары арасында бүгенге көнгә кадәр орден алган бер генә кеше дә юк. Мин дә 1972 елдан 1998 елгача 25 елдан артык бер урында эшләп тә, ә клублар арасындагы конкурсларда беренче, икенче урыннарны алган елларда да грамотадан, премияләрдә башка зур бүләкләр алмадык. Завод безгә бушлай туристик путевкалар, сувенирлар бирә иде. Без шул кәгазь грамоталар, дипломнар өчен эшләдек инде. 1984 елда “Ветеран труда” медале алдым. Шул минем иң зур бүләгем.
Илдус та, Фәрит тә эшемә бик булыштылар. Илдус хуҗалык эшләрендә: тәрәзә ватылса да, урындык-өстәл җимерелсә, яисә йозак ватылса да, ишекләр ябылмаса да, барсын да вакытында эшләп бирде. Фәрит фотога төшерүдә һәм музыкаль оформлениедә беренче ярдәмчем булды. Армиягә кадәр үк актовый залга светомузыка ясап бирде, кино күрсәтә иде. Выжигательләрне балалар еш ваталар иде. Илдус барысын да ясады, каршы килмәде. Шундый терәк булгач, эшләргә дә җиңел иде.
Хәзер мәктәптә дә яшьләр алай бик бирелеп эшләмиләр, дәресләр бетү белән өйләренә чабалар.
Биш ел буе рәттән мәктәптә җәйге лагерь чорында балалар сабантуйлары үткәрдем. Укучыларга түбәтәйләр, читекләр, яулыклар, алъяпкычлар киертә идем. Балалар яратып көтеп алалар иде. Мине татар дип кимсетүче булмады. Зиятдинов Азат абыйның “Татар мин” дигән шигырен үземчә тәрҗемә итеп, коллективта сөйләп күрсәттем. “Мәгърифәтле Таузар иле” китабын мәктәптә күрсәтеп, сезнең турыда горурланып сөйләдем, директорыбыз Балтач Сәүбән абый (бухгалтер) кызы бит, ул да исе китеп карады, күп җирен укыды
*** *** ***
1960 елда унынчы классны тәмамлаганан соң, Алабуга культпросветучилищега укырга кердем. Колхоз эшеннән кайтып, укый башлагач, әнидән телеграмма килде. Әни Кенә Разия ападан справка сорап алып телеграмма суккан: “Мама больна, срочно приезжай”,-- дип. Мин документларымны да кире алмый, укуны ташлап кайттым, әни эштә иде, авырмаган... Документларымны соңыннан соратып алдым.
Аннан Бакый абый янына РОНО га төштем дә, Борбаш мәктәбенә вожатый булып эшкә киттем. Аргы як Фәрит абыйга тракторга утыртып, әни озатып калды. Исмаев Эльбрус абый каршы алды. Шунда беренче чыныгу алдым. Дус, ярдәмчел коллектив эшкә өйрәтте. Кичләрен яшьләр белән концерт, спектакльләр хәзерләүдә булыштым. Агитатор булып өй саен чиләк тотып йомырка җыйдым, кыш исән-сау саклау өчен колхоз сыер, бозауларын халыкка договор белән тапшыра, ә мин аларны үгетләп, договор төзеп йөри идем. Колхозда тәүлекле дежур тору оештырып, балалар белән чебешләр үстереп бирә идек.
Урманчылык хуҗалыгына нарат күркәсе (тонналап), язын каен бөресе җыеп тапшыра идек. Металлолом, кәгазъ җыеп, класслар арасында ярыш оештырып, тонналап җыя идек. Мәктәп бакчасында алмагачлар, яшелчәләр үстерә идек. Ә Борбашта һәр өйдә диярлек чыпта сугалар иде. Мәктәптән, кичен клубтан кайтканда да чыпта калагы суккан тавыш урамга ишетелеп тора иде. Шул сәбәпле ярлырак семьяларның балалары укырга бармый – чыпта сугалар, шул акчага яшиләр иде. Ял саен диярлек Борбаш белән Арбаш арасын, аннан Яңгул белән Арбаш арасын җәяүләп тә, кышын чаңгыда да кайтып йөри идем. Машина яки трактор, җигүле ат туктап утыртса зур шатлык, бәхет була иде. Аралар шактый ерак бит, автобуслар юк иде әле. Янәшәмдә гел яхшы күңелле, ярдәмчел, кешелекле кешеләр булды. Тәмсез телле, начар холыклы кешеләр белән очрашудан язмыш саклады үземне. Шуңа күрә Борбаш, Яңгул, Карадуган мәктәпләрендә, Балтачта “Дом пионеров” та эшләгән елларым яшьлегемнең иң эчкерсез, иң гүзәл чаклары буган икән дип, бик сагынып искә алам. Ул елларда бергә эшләгән өлкән укытучыларга рәхмәтем зур. Кайткач, Бакый абый белән Мәдинә апаны, Таисия Александровнаны, Нәгыймә апаны, Фәрзи абыйны, Фәрт абыйны, Гөлназияне күреп килүемә бик шатмын.
*** *** ***
1966 нчы елда “Дом пионеров”тан Венера апа мине Фәрт абыйга “Костер дружбы”га хәзерләнергә булышырга җибәрде. Без Фәрт абый белән бию ансамбле костюмнарын рәтләп, теккәләп, эмблемалар ясадык.
Беренче “Костер дружбы” Удмуртия АССР ның Малмыж районы Ральник авылында бик матур болында үтте. Анда Советлар Союзы Герое Х.И.Ибрагимов чакырылган иде. Борбаш мәктәбенән йөк машинасының бортларын биегәйтеп, утыргычлар беркетеп, машинаны транспарантлар, флаглар белән бизәп, юл буе җырлап, речевкалар әйтеп, рапортларны кабатлап бардык. Һәр республика үзенең гореф-гадәтләрен, милли киемнәрен (җыр-биюләрдә) күрсәтте, чакырылган кунаклар чыгыш ясады. Бәйрәм искиткеч матур узды. Балалар бик шатланып, канәгать булып, арып кайттылар.
Икенче “Костер дружбы” 1967 нче елда Чепьяда булды. Концерт номерлары, спорт ярышлары белән бик матур узды. Советлар Союзы Герое Х.И.Ибрагимов, Социалистик Хезмәт Герое С.И.Нафикова чакырылган иде.
Өченче “Костер дружбы” Мари Арборда 1968 елда булды. Шул ук геройлар чакырылган иде.
Дүртенче “Костер дружбы” Чепьяның үзендә үтте. Костерга Советлар Союзы Геройлары Х.И.Ибрагимов, Яңгулдан Т.Г.Гарифуллин, Социалистик Хезмәт Герое С.Н.Нафикова чакырылган иде. Һәр слетта Фәрт абый бик актив катнашты. Боргычыларны, барабанчыларны, күп концерт номерларын ул әзерли иде. Оештыру тәҗрибәсе тулыланды, бәйрәм тагын да оешканрак, матуррак узды. Күп еллар үтсә дә (40 елга якын) ул матур бәйрәмнәр, слетлар бүгенгедәй хәтеремдә. 1970 елда мин Илдус белән Чиләбегә киттем.
Остазым Фәрт абый!
Гыйлманов Фәрт Муллагали улы – үзенең исемен халкыбыз күңеленә мәңге онытылмаслык сәхифәләр белән язган легендар якташларыбызның берсе. 1926 елның 1 октябрендә Нөнәгәр авылында туган. Башта Балтач мәктәбендә, аннан соң Чепья мәктәбендә укый, тугыз сыйныф белем ала. 1943 елның азагында Кызыл армия сафларына чакырыла. Икенче Белоруссия фронты гаскәрләре сафындагы 290 укчы дивизия составында сугыш операцияләрендә катнаша. 1944 елның май ахырында Гродно шәһәрен азат итү өчен барган дәһшәтле сугышларда авыр яралана. Ул савыгып чыкканчы Бөек Ватан сугышы үзенең җиңүле ахырына якынлаша, якташыбыз Свердловск өлкәсенә җибәрелә, 1948 елның уртасына кадәр эшче батальонда хезмәт итә, аның комсомол оешмасы секретаре була. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Фәрт Гыйлманов 1948 елның маенда инвалид булып Чепьяга кайта, көзен Чепья урта мәктәбендә өлкән пионервожатый булып эшли башлый. 1976 елга кадәр – лаеклы ялга киткәнче ул шушы романтик хезмәттә булды. Аның бөтен гомере балалар арасында кайнап, күптөрле мавыктыргыч чаралар хәзерләп һәм үткәреп, поход һәм экспедицияләрдә йреп үтте. Фәрт Гыйлманов инициативасы белән балалар һәм яшьләр арасында республикабыз һәм ил күләмендә киң таралган яңа инициативалар, йолалар, бәйрәмнәр туды. Шуның бер мисалы – төбәгебездәге дүрт милләт балаларының Дуслык Учагы инде үзенең ярты гасырлык тарихын тутырып килә.
Күпкырлы талант иясе Фәрт Гыйлманов үзенең бөтен сәләтен, тырышлыгын яшь буынга әхлакый һәм эстетик тәрбия бирүгә багышлады. Чепья мәктәбендә балалар җыр һәм бию ансамбле, драма һәм курчак театрлары оештырып, аларга җитәкчелек итте. Аның тынгысыз һәм фидакарь хезмәте бөтен республикабыз күләмендә балалар белән эшләүнең өлгесе, үрнәге булды. Фәрт Гыйлманов ВЛКСМ Үзәк комитетының “Иң яхшы вожатыйга” билгесе белән бүләкләнде. Ул Бөтенсоюз пионер оешмасының өченче, дүртенче һәм бишенче слетларында почетлы кунак булып катнашты, пионервожатыйларның беренче Бөтенсоюз слеты делегаты булды, 1957 елда яшьләрнең һәм студентларынң алтынчы Бөтендөнья фестивалендә катнашты.
Фәрт Гыйлмановның тынгысыз хезмәте 1971 һәм 1976 елларда “Почет билгесе” ордены белән бәяләнде. 1963 елда “РСФСРның халык мәгарифе отличнигы” билгесе белән бүләкләнде, 1971 елда аңа Татарстан АССРның атказанган мәктәп укытучысы дигән олы исем бирелде.
Достарыңызбен бөлісу: |