Саба районы Шекше урта мәктәбенең 1 нче сыйныф укытучысы Гибадуллина Ризәлә Хәйдәр кызының Әдәби уку дәресеннән план конспекты
Тема: [Б] авазы, Б,б хәрефләре.
Теманың максаты: укучыларны тартык[ б] авазы, аның үзлекләре, хәрефе белән таныштыру; сөйләмнән авазны аерып алу күнекмәсе формалаштыру; фонематик ишетү сәләтен үстерү; табигатькә сакчыл караш формалаштыру.
УУЭ:
Шәхси: авазларны дөрес әйтү, эшләү төрен сайлый белү
Регулятив: сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, тартык авазны аеру.
Танып – белү : аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне аңлау.
Коммуникатив: ишетә һәм тыңлый белергә өйрәнү, сүзлек хәзинәсен баету.
Эш формалары: фронталь, парлап, индивидуаль.
Материал: И. Х. Мияссарова “Әлифба” 65-67 бит;
И.Х.Мияссарова “Әлифба” укытучылар өчен методик кулланма.
Җиһаз: компьютер,интерактив такта, презентация,биремле карточкалар.
Дәреснең тибы: яңа тема өйрәнү
Метод һәм алымнар: әңгәмә,парларда эшләү,индивидуаль эш.
Теманың төп эчтәлеге,терминнар, төшенчәләр: Сузык аваз, тартык аваз. Басма һәм язма хәреф. Сүзләрне иҗеккә бүлү. Кушылмалар төзү һәм уку. Җөмләләр уку. Сузык авазларны аеру: калын сузык, нечкә сузык. Тартыкларны аеру: яңгырау тартык, саңгырау тартык.
Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья,математика.
Дәреснең структурасы:
1.Оештыру өлеше.
2.Үзбилгеләмә, эшчәнлекнең алымнарын билгеләү. Уку мәсьәләсен кую.
3. Уку мәсьәләсен чишү, танып-белү эшчәнлеге:
- белемнәрне актуальәштерү;
- тартык [б]авазын ишетеп таный белергә өйрәнү; аваз кушылмалары, сүз, җөмлә уку күнекмәләрен формалаштыру;
4.Рефлексия.
Дәрес барышы.
I.Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.
Хәерле иртә балалар !
Исәнмесез, саумысез!
Күтәренке кәеф белән
Дәресебезне башлыйбыз!
-Безнең дәресебезгә бүген кунаклар килгән . Алар төрле мультфильм геройлары. Беренче кунагыбыз кем икән? (Маша)
Слайд1
Ул безгә хәрефләр алып килгән, тиз генә шул хәрефләрне укып күрсәтик әле.
II. Актуальләштерү.
-Укучылар, ягез әле, үткәннәрне искә төшереп кабатлап алыйк.Тактадагы хәрефләрне укып күрсәтегез әле. .
Слайд2,3
а Н Ң у о Л р м э Й М ф
-Бу хәрефләр турында сез нәрсәләр әйтә аласыз?
(Монда сузык һәм тартык авазлар бирелгән. Аларны 2 күплеккә бүләргә була: 1нче күплек- сузык авазларны белдерүче хәрефләр, 2 нче күплек тартык авазларны белдерүче хәрефләр; баш һәм юл хәрефләр; ң хәрефе дөрес язылмаган ,чөнки татар телендә ң авазыннан башланган сүз юк. )
III.Уку мәсьәләсен кую.
-Икенче кунагыбыз-Лунтик . Ул да безгә ярдәм сорап килгән. Ул яңа хәреф өйрәнгән һәм шул хәреф белән дәфтәренә яңа сүзлр язган булган . Бу сүзләрне иптәшләренә күрсәтергә дип барганда , кайбер хәрефләре төшеп калган. Ул хәрефләрне табарга булышабызмы?
Аның өчен тактадагы сүзләрне дөрес итеп укырга кирәк.
Слайд4
...алык ...үләк
...асу ...үре
...ака ...үрек
-Лунтикның нинди хәрефе төшеп калган? (Б хәрефе)
Слайд 5
-Димәк, без бүген нинди аваз һәм хәрефне өйрәнербез?
([б] авазын һәм Бб хәрефләрен өйрәнербез.)
-Ни өчен сүзләр ике баганада бирелгән? (Беренче баганада калынәйтелешле, икенче баганада нечкә әйтелешле сүзләр язылган)
IV. Уку мәсьәләсен чишү.
-Хәрефләр кассасыннан Ф хәрефен кайсыгыз табып күрсәтер?
- Бу хәреф нинди өлге элементлардан тора ?
-Әйдәгез, конвертлардан өлге элементларын алабыз һәм бу хәрефне төзибез (1,17,9 нче элементларны кулланырга мөмкин).
-Ягез әле, [ф]авазын әйтеп карыйк.(Авазны әйтеп карау.)
-
Авазны әйткәндә авыз эчендә тынның тоткарланып калуы күренә, димәк, тартык аваз. Колакларны каплап тикшерик, аваз колакларга барамы? Димәк , яңгырау.
Слайд 6
Бу баш Б хәрефе. Без аны кайларда кулланабыз? (Кеше исемнәре, шәһәр, авыл исемнәре һ.б язганда.)
-
Бу юл б хәрефе.Бу хәреф кайда языла? (Бу хәреф сүзнең башында, уртасында, ахырында языла.)
Физминутка
Автобуска утырдык
Сәяхәткә җыендык.
Бип-бип-бип, бип-бип-бип
Сәяхәткә җыендык.
Барабыз урман аша,
Безгә кояш елмая.
Бип-бип-бип, бип-бип-бип
Безгә кояш елмая.
Слайд 7
-
Алдагы кунагыбыз -куян ,безгә табышмак алып килгән. Әйдәгез, бергәләп җавабын табабыз.
Канаты бар, оча алмый,
Коры җирдә йөри алмый. (балык) Слайд8
-Бу сүзне иҗекләргә бүләргә һәм аваз анализы ясарга кирәк.
Ба-лык.
[б]- тартык аваз, яңгырау.
[а]- сузык аваз, калын
[л]- тартык аваз, яңгырау
[ы] - сузык аваз, калын
[к] – тартык аваз ,саңгырау.
- Дәреслекнең 65 нче битен ачабыз һәм бирелгән кушылмаларны укыйбыз.
Слайд9
аб әб ба бә
ыб эб бы бе
уб үб бу бү
-
Баганалап бирелгән сүзләрне уку. 66 бит.
Дәреслектәге рәсемнәр буенча әңгәмә.
-
Рәсемдә нинди бәйрәм күрсәтелгән?(Сабантуй бәйрәме)
-
Ә сез Сабантуй бәйрәмен яратасызмы?
-
Анда нинди уеннар уйныйлар?(Балалар җавабы тыңлана).
“Болында” хикәясен уку.
-
Хикәядә нинди кеше исемнәре очрады?
-
Алар ничек язылган? (Баш хәрефтән язылган)
-
Ни өчен? (Кеше исемнәре баш хәрефтән языла).
V.Эшчәнлеккә контроль һәм бәя.
Слайд 10
-
Безнең дәрескә бүген ябалак та килгән әле. Ләкин ул буш кул белән килмәгән , безгә төрле биремнәр алып килгән. Әйдәгез,шул биремнәрне үтик әле.
-
Бирелгән хәрефләрдән без бүген өйрәнгән хәрефне генә билгелә. абрпаебтрпбболшгбҗбртб
-Алар ничәү? (7)
Эшләрне парларда тикшерү.
-
-Кисмә хәрефләрдән [б] авазы кергән берәр сүз төзегез.
-
Шул сүз белән җөмлә төзегез.
-
“ Кайсы артык?”уены
Басма,абага, бүләк, бака
-Кайсы артык? Ни өчен? (бүләк- нечкә әйтелешле сүз)
Банан, болын, Бану, балан
(Бану- кеше исеме)
Балык, басу, песи, буран.
(песи сүзендә б хәрефе юк).
VI. Йомгаклау.
-Без бүгенге дәрестә нинди аваз белән таныштык? ([б] авазы)
-Ул нинди аваз? (тартык аваз, яңгырау)
Слайд 11
-Афәрин укучылар! Сез бүген бик тырышып эшләдегез. Сезнең җаваплар кунакларга да бик ошады.
VII. Рефлексия.
-
Бүгенге дәрес сезгә ошадымы?
-
Кәефләрегез ничек?
(Смайллар ярдәмендә күрсәтәләр)
Карточка №1
Бирелгән хәрефләрдән без бүген өйрәнгән хәрефне генә билгелә. абрпаебтрпбболшгбҗбртб
Алар ничәү? ___________
Карточка №2
Кайсы сүз артык?
Басма,абага, бүләк, бака
Банан, болын, Бану, балан
Балык, басу, песи, буран.
Достарыңызбен бөлісу: |