Яңа ел кичәсе 2014 (Иске Җияш авылында) А. б



Дата09.07.2016
өлшемі76 Kb.
#187783
Яңа ел кичәсе - 2014 (Иске Җияш авылында)

А.б.

Ап - ак карлар ява бурап - бурап, Ак бөртекләр оча урап - урап, Әллә томан шунда, әллә буран -Оеп уйга калган кышкы буран.


Нинди хисләр соң бу, нинди халәт –

Керфекләргә куна ак күбәләк.

Бөтен хәят чумган сихри акка,

Яңа елга кереп барган чакта.


Пакьлек сирпеп тора бар агачлар, Ак күбеккә баткан алмагачлар. Әйтерсең лә алар чәчәк аткан,

А т м а г а н ы, гүя, ак шәл япкан.



  • Хәерле кич, хөрмәтле авылдашлар, дуслар, туган нигезләрен сагынып кайтучы кунаклар! Яңа ел белән сезне! Бусагадан атлап керергә әзер торган 2014 нче ел - Ат елы котлы булсын. Зур сөенечләр, иминлек, беркайчан да бетмәс бәхетләр алып килсен!!! Бәйрәм белән!!!

(бәйрәм белән тәбрикләп:)

Концерт номеры.....Илгинә җырлый..................................................................
А.б.

Күңелләргә нур өстәп, иң матур көннәре, игелекле, бәрәкәтле теләкләре, җиргә иминлек теләгән эшләре белән 2013 нче ел илебездән китә. Яңа елга кергәндә без гадәт буенча иске елда узган юлга әйләнеп карыйбыз...

Иске Җияш авылы тормышында да бер ел эчендә нинди яңалыклар булган? Терлекчелек. игенчелек тармаклары нинди уңышлар яулаган? Халыкның яшәеше ничек? Эчәр суы бармы? Җәен –кышын авылдан чыгар, керер юллары булганмы?..


  • Ә хәзер кыскача гына башкарган эшләргә йомгак ясау һәм бәйрәм белән котлау өчен сүзне авыл җирлеге башлыгы Миңнеханов Рәдис Фәрих улына бирәбез. Рәхим итегез!..

(Рәдис абый сөйли)

А.б.

Бар тарафта аклык, пакьлек кенә,

Күңелләрдә керсез шатлык кына.

Куеннарга салкын җил керсә дә,

Бу мизгеле җанның шундый садә!

Кар болытын җилләр сүтеп бара,

Ел арты ел шулай үтеп бара. Уралса да уйлар ак хыялга,

Уза гомер, уза, атлый алга.

Ярдан дулкын каккан көймә кебек,

Бер ел чикте дисбе төймә кебек. Чигәләргә сылап карның агын,

Бер ел шулай узып китте тагын...

Концерт номеры.......р у с биюе (Фәндүс, Инзилә)

А.б.

Петр 1 фәрманы белән Яңа ел 1700 нче елда 1 гыйнварда үткәрелә башлый. Яшебез ничә дә булса да, 8 яшьтәме, 18 дәме, 50 дәме, 70 тәме, мөһим түгел. Бөтен халыкларда да үтә торган әлеге бәйрәмне барыбыз да көтә. Яңа елга зур өметләр баглый. Кышның салкын айларында үтүенә карамастан бу бәйрәмне чиксез яратабыз.



Димәк, бәйрәм җыр – биюсез, әлбәттә инде, уеннарсыз булмый...

Хәзер сәхнәгә кызыклы уенга чакырам. Чама белән 5 кешене.














Гусеница уены.Тәртибе: биш кеше бер-берсенә тотынып, чүгәләп утыралар һәм кушылган команданы үтиләр.

1) Бу гусеница бик итагатьле, күрегез әле, сезне бәйрәм белән сәламли. (залга баш ия)

2) А.б. кулында алма. Ул хәзер алма исен сизде һәм аны ашарга килә.

3) Гусеницабызның тамагы туйды, ул гимнастика ясый.

4) Кошларның да ашыйсы килгән. Гусеницага куркыныч яный. Ул ничек качып котылыр икән?

5) Тамак тук , баш исән булгач йоклап алсаң да ярый.
УЕН ТӘМАМ, БҮЛӘКЛӘҮ. Рәхмәт.
Уен: Кайберәүләрнең перчатка белән капчыкка... кар тутырганнары бар, ә менә шырпы кабына шырпы тутырганнары бар микән?

Перчатка белән шырпы тутыру уены.
А.б.

Ап - ак карлар ява бурап - бурап,

Уй - гамьнәрем кайта урап - урап,

Урап кайта б ә х е т көткәннәргә,

Китеп бара ерак үткәннәргә.
Бурап - бурап ап - ак карлар ява,

Аклыклары күңелләргә дәва.

Пакьлекләре шифа йөрәкләргә,

Ак нур иңә изге йөрәкләргә.


Имин булсын килер еллар гына,

Язсын тигез, имин юллар гына,

Ходай бездән бәхет кызганмасын,

Көнчелектән дошман сызланмасын.



Концерт номеры Гараева Резеда................................




Концерт номеры.........татар биюе (Инзилә, Рушания) башкарыла, биюгә тамашачылар да чакырыла. Шул чак Кыш бабай белән Кар кызы керә. Биюгә алар да кушылып китә.

А.б. Дуслар, үзенең Кар кызын ияртеп, яраткан җәнлекләрен, н и к т е р, үзе белән алмыйча, мәңге яшь Кыш бабабыз да килеп җиткән. Әйдәгез аларны кул чабып каршы алыйк...

Рәхим итегез, Кыш бабай. Кар кызы!



Кыш бабай. Исәнмесез, улларым, кызларым! Исәнмесез, килгән кунаклар! Котлы булсын Яңа еллар! Яңа ел сезнең барыгызга да бәхет, шатлык, сәламәтлек алып килсен. Күңелләрегез мәңге яшь булып калсын! Юлда килгәндә бик арыдым, балалар. Мин бераз утырып ял итеп алыйм, ә кызым син сөйли тор.

Кар кызы.

Дуслар җыелды кичәгә,

Балкый бәйрәм утлары!

Дөнья якты! Бу галәмнең

Җырлаган минутлары!

Сөен, күңел! Уйна да көл,

Килде бәйрәм сәгатең

Куансыннар картлар, яшьләр,

Белеп шатлык сәгатен!..
А.б. Кыш бабай, син ял ит, без сиңа үзебезнең чыгышыбызны күрсәтеп китик әле.

- Ш а л к а н әкиятен сәхнәләштерү.

- Кыш бабай призы.( Кешеләргә календарь таратыла.Өч ай исемен сызарга. Әгәр Кыш бабайныкы белән туры килсә җиңүче була. Әгәр 2шәр ай гына берничә кешенеке туры килсә Кыш бабай тагын бер айны сызарга куша)

- Кыш бабай белән берлектә “Фикер йөртү” уенына 5-6 кешене чакырабыз. Әйдәгез, Кыш бабай киткәнче аның белән уйнап калыгыз. Аның энергиясе сезгә бер буена җитәр.

Кыш бабай, уен синнән башлана. Үз гомереңдә күп җирләрдә йөрдең, янәшәңдә һәрчак г ү з ә л зат - Кар кызы булды. Син үзең яратып дәшкән иң матур хатын – кыз исемен әйт әле. (Кыш бабай яраткан хатын кыз исемен әйтә. Калганнар чират буенча соңгы хәрефтән башланган хатын-кыз исемен әйтәләр. Кем әтә алмый –шул уеннан чыга бара.Азаккы кеше җиңүче була.)

......М ә с ә л ә н,

1.Хупҗамал – Ландыш – Шаһидә – Әнисә – Әдип – Петр – Раил – Ленар – Рәис – Сәлим- Мостафа –Айрат – Таһир –Рәфис-Сәйдәр – Рифкат – Тәкый – Йолдыз – Зариф – Фаил – Ләбиб – Булат – Таҗи – Ирек- Камил –

2. Фәрсия – Язилә - Әминә – Әдибә – Әкълимә – Әдилә –



3. Дилара – Алсу – Уралия – Язилә –
-А.б.

Кыш бабай, син килүгә бик матур итеп урамнарны бизәүче – сыннар ясаучы балалар бар. Кайсысын мактарсың икән? Сүзне сезгә бирәбез.



Кыш бабай:

Балтач ягыннан килдем мин, урамнарны карап чыктым. Иң тырышкан бала – Могътабаров Наил оныгы дип уйлыйм. Аңа махсус бүләгем бар. Кил әле бире...



-Маскалар керә.

А.б. Менә Кыш бабай адаштырып калдырган җәнлекләрең дә килеп җитте.

- Әйдәгез, хәзер Кыш бабай белән Кар кызын үзенең якыннары белән биетеп алыйк.



Бию көе куела.

А.б.

Кыш бабай, еллар гасырларга тупланса да, дәртең, яшьлегең һаман арта гына бара. Күңелгә чиксез өметләр, ышаныч, җирдә яшәргә көч бирәсең. Рәхмәт сиңа. Киләсе елларда да сине шулай көтеп алсыннар.



Кыш бабай. Улларым, кызларым! Сезнең белән бәйрәм бик күңелле булды. Безнең китәр вакытыбыз да җитте. Безне әле Теләкәйдә дә, Шәриптә дә көтәләр. Мин сезнең янда үземнең оныгымны - Яңа елны калдырам. 2014 нче елда барыгыз да аның белән дус булырга тырышыгыз. Яңа ел илебездәге тынычлыкны сакласын, барыбызга да сәламәтлек алып килсен. Оныгым, сүз хәзер сиңа. Сау булыгыз!

Кыш бабай белән Кар кызы чыгалар.

А.б. Әйдәгез, безгә өр яңа ел – А т елы калдырган, күңелле бәйрәм мизгелләре бүләк иткән Кыш бабай белән Кар кызын алкышлап озатыйк. Сау булыгыз...

Йә, рәхим ит, Яңа ел, төкле аягың белән.

Яңа ел. Исемем минем - Яңа ел

Мин бәхет таратучы.

Җир йөзендә һәр нәрсәне

Өзелеп яратучы.

Сезне өзелеп сагынганга

Килдем мин яныгызга.

Бәхет, шатлык, сәламәтлек

Телим мин барчагызга.

Үз илемдә, үз телемдә

Бәйрәм белән котлыйм Сезне.

2014 нче елның

Имин булсын һәрбер көне

Концерт номеры..........Бию. Общий. Микс.
Концерт номеры Илгинә җырлый......
(Уен. “Балык тоту”)

А.б.

Замана муллык чорында булуына карамастан, каяндыр төшеп калганны көтеп утыручыларда юк түгел. Менә сезгә кечкенә генә хикәят сөйлим. Бер хәерченең соранып утыруын күреп, б а л ы к чы үзенең тоткан балыгын аңа бирә. Рәхмәт. Бүген бу кеше ач булмады...

Иртәгесен ул тагын шул урынга соранып утырырга чыкты.

Аның янына икенче балыкчы килде, әмма кичәге балыкчы кебек эшләмәде, хәерчегә бер генә балык та бирмәде. Ул аңа балык тоту серен өйрәтте.

Хәзер бездә икенче балыкчы кебек эшләп карыйбыз. Сәхнәгә балыкчыларны чакырабыз.

Тизлеккә карап эш бәяләнә.


............................................



А.б. Чираттагы уенны тәкъдим итәбез.

4 зур кешене чакырабыз.

Тормышта без пар булуны телибез. Пар кешеләр бер – берсен даими тулыландырып яши. Ходай тәгалә безнең күп кенә органнарны да пар итеп яраткан. Без пар, симметрик органнарның кирәклеген ни мәгънәдә аңлыйбыз икән. 4 кешене мин дә 2 пар итеп куям һәм аларга берәр кыз бала бирәм. Шушу кыз балага бик матур итеп б а н т и к бәйләп күрсәтегез әле.



Уен. “Бантик бәйләү.”..... ............

А.б. Уенда катнашучылар залга карап, үз фикерегезне әйтегез әле: “К и р ә к ме парлылык?”
А.б.

Яңа елда исән - мул тормышка

Аяк бассак иде, йа Рабби!

Кил, Яңа ел, изгелегең белән

Явызлыкны беркем яратмый.
Күкләр аяз, дөнья имин булсын,

Авырлыклар ишек какмасын.

Шәфкатьле бул, беркем бу тормышта

Шатлык чәчеп, кайгы тапмасын.


Иңнәренә тормыш авырлыгын

Күтәрмәсен ялгыз аналар.

Ата - ана тигезлеге белән

Пар канатлы үссен балалар.


Безнең авыл халкы җор телле, мәзәк сөючән халык. Сәхнә түренә м ә з ә к ч е л ә р н е чакырам.
Концерт номеры.........Мәзәкчеләр чыгышы.




Уен. “Кием кию”

2 пар чыга (Күз бәйләнгән килеш егет пакеттагы киемнәрне кызга кигерә. Бу уен тизлеккә башкарыла.)




Уен.
Бала карау” Хатын – кызлар хәзер бер генә дә буш түгел . Йә ул дәүләт эшендә,йә кунакта, йә руль артында, йә тагын әллә кайда. Бала карауны әтиләр кулына тапшырабыз... (Әтиләр балаларына памперс кигезә, шешә белән сок имезә...)
А.б.

Дөнья матур, илләр имин булсын,

Тыныч булсын туган җиребез.

Сәламәтлек, бәхет, шатлык белән



Узсын икән һәрбер көнебез.
Бию. (Рушания, Инзилә.)
Хөрмәтле авылдашлар, кунаклар, бүгенге бәйрәм кичәсенә актив катнашканнар!.. Якынлашып килүче 2014 нче елда барыгыз да сау – сәламәт булыгыз. Кышкы аклыкка. Язгы сафлыкка, җәйге җылылыкка, көзге муллыкка сөенеп, тормыштан тәм табып, өмет белән яшәгез. Кайгы - хәсрәтләр, борчу - мәшәкатьләр сезне ерактан урап узсын. Яңа елда гына түгел, ә ел буе кәефләрегез һәрвакыт күтәренке булсын.

Ә хәзер бәйрәмебезнең икенче өлешенә күчәбез. Лотерея уеннарын башлыйбыз.

Музыка кую өчен

  1. Концерт номеры.....Илгинә җырлый....................................

  2. Концерт номеры.......р у с биюе (Фәндүс, Инзилә)

  3. Концерт номеры Гараева Резеда.

  4. Концерт номеры.........татар биюе (Инзилә, Рушания)

  5. Концерт номеры..........Бию. Общий. Микс.

  6. Концерт номеры Илгинә җырлый......

  7. Бию. (Рушания, Инзилә.)




Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет