Сәлахов Габдрәүф Габделхак улы — авыл хуҗалыгы белгече.
1947 елның 24 июлендә Пүскән авылында туган. Урта белем алып чыкканнан соң 1965 елда Балтач урта мәктәбендә, 1965-1967 елларда Норма мәктәбендә лаборант булып эшли. Шушы елларда читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына укырга керә һәм аны 1972 елда тәмамлый. 1972-1979 елларда «Алга», «ВЛКСМның 50 еллыгы» һәм Тимирязев исемендәге колхозларның баш агрономы булып эшли. 1979-1987 елларда—Тимирязев исемендәге колхозның партия оешмасы секретаре. 1987 елдан—Тимирязев исемендәге колхозның (2004 елдан җаваплылыгы чикләнгән Тимирязев исемендәге җәмгыять) баш агрономы.
Югары хәзерлекле һәм зур тәҗрибәле белгеч буларак Г.Сәлахов үзе эшләгән хуҗалыкларда игенчелекне үстерү проблемаларын хәл итүдә бөтен сәләтен биреп эшләде һәм эшли. Аңа яңалыкка омтылу хас. Иген культураларының яңа, югары продуктлы, югары уңышлы сортларын эзләү һәм табып практикага кертү, җир эшкәртүнең иң прогрессив алымнарын куллану күп очракта нәкъ менә шушы хуҗалыктан башлана. Әнә шул фидакарь хезмәте белән 1992 елда Татарстан Республикасының атказанган агрономы исеменә лаек булды. 1996 елда районның иң яхшы агрономы дип танылды һәм район хакимиятенең Мактау Таныклыгы, кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде.
Сәлахов Ибраһим Низаметдин улы — язучы.
1911 елның 30 августында Казахстанның Күкчәтау шәһәрендә туган. Әтисе Низаметдин Нөнәгәр, әнисе Маһиҗамал Шеңшеңәр авылыннан бирегә һөнәрчеләр буларак бәхет эзләп киләләр. Башта шәһәрнең Мортаза бай мәдрәсәсендә укый. Татар мәктәбе ачылу белән, шунда укып җидееллык белем ала. 1927 елда Казанга килә һәм педагогия техникумына укырга керә. Укуын 1930 елда тәмамлый. «Яшь ленинчы», «Кызыл яшьләр» газеталарында, «Ялкын» журналында әдәби хезмәткәр булып эшли.
Хәрби хезмәттә булып кайтканнан соң Казан педагогия институтының тел һәм әдәбият факультетына укырга керә. Шушында уку чорында «Ярату» повесте, «Постта» пьесасы, «Дуэль» исеме белән шигырьләре аерым китап булып басылып чыгалар.
Институтның дүртенче курсында укыганда җитди авырып китә һәм Татарстан язучылар берлеге юлламасы белән Ялтага дәваланырга килә. Монда ул авыру сәбәпле шушында яшәүче Галимҗан Ибраһимов белән очраша һәм аралаша. И.Сәлахов Казанга кайткан арада Г.Ибраһимов «халык дошманы» ярлыгы тагылып кулга алына һәм яшь язучыны «контрреволюционер» белән элемтәдә торуда гаепләп кулга алалар. Ул ун елга каты режимлы төрмәгә хөкем ителә.
И.Сәлахов төрмәдән бер аяксыз калган хәлдә, сынган кулы һәм начарайган күзләре белән 1947 елда чыга.Аннан соң да әле аңа туган җире—Күкчәтау шәһәрендә яшәү хокукы бирелми. Күкчәтау тирәсендәге Кызыл Яр авылында яши һәм иҗат итә башлый, шунда төпләнеп кала. 1956 елда СССР Югары суды тарафыннан тулысынча реабилитацияләнә.
Язучы Казахстанның чирәм җирләрен үзләштерүчеләр тормышыннан алып иҗат ителгән «Күкчәтау далаларында» романы белән киң таныла. Татар казаклары тормышын чагылдырган «Имәннәр тамыр җәйгәндә» исемле роман-эпопеясы да татар халкы тарихын барлауга кертелгән зур өлеш буларак кабул ителде. Бер-бер артлы күп кенә повесть-хикәяләре басыла. Һәм менә ниһаять иҗатының иң биек ноктасы—автобиографик повесте «Тайгак кичү» («Черная Колыма») укучыларга ирешә. Бу әсәр өчен аңа Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде.
И.Сәлаховның ике дистәдән артык китабы басылып чыкты. Аның әсәрләре казах, рус, әрмән, калмык, төрек, инглиз телләренә тәрҗемә ителде. Райондашыбыз Л.Минһаҗева И.Сәлахов иҗатына багышлап филология фәннре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе алу өчен диссертация яклады. 2002 елда аның «Ибраһим Сәлахов» исемле монографиясе басылып чыкты.
Инде өлкән яшьтә булуына карамастан, якташыбыз Күкчәтауда яшәүче татарлар җәмгыятен оештырды һәм аңа җитәкчелек итте. Балтачка еш кайта, безнең якны үзенең туган җире дип саный иде.
И.Сәлаховка Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде. Ул Күкчәтау—шәһәренең Почетлы Гражданины. Күкчәтаудагы Татар милли мөхтәриятенең Почетлы Президенты иде. 1997 елда Казахстан хөкүмәте аны иң югары бүләк—Җөмһүрият ордены белән бүләкләде.
1998 елның 7 июлендә Күкчәтау өлкәсенең Кызыл Яр авылында вафат булды, шунда җирләнде.
Сәлахов Рәфгат Рафаил улы — авыл хуҗалыгы белгече.
Арча районының Хәсәншәех авылында 1957 елның 9 ноябрендә туган. 1975 елда Кенә урта мәктәбен тәмамлый һәм Н.Э.Бауман исемендәге Казан ветеринария инстиутына укырга керә. 1980 елда институтны тәмамлап ветеринария табибы белгечлеге ала.
Белгеч буларак хезмәт юлын 1980 елда «Алга» колхозының баш ветеринария табибы булып башлый. 1983 елдан —колхозның баш зоотехнигы.
1988 елда аңа хезмәтен алыштырырга туры килә— ул «Алга» авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативының баш бухгалтеры итеп билгеләнә. Әлеге кооператив районда үзенең ныклы матди-финанс нигезе белән билгеле. Моңа ирешүдә Р.Сәлаховның саллы өлеше бар. Менә шушы озак еллык нәтиҗәле хезмәте өчен аңа 2003 елда Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы дигән абруйлы исем бирелде.
Сәлахов Шәйхетдин Сәлах улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.
1915 елның 18 июлендә Чапшар авылында туган. Карадуган тулы булмаган урта мәктәбендә җиде сыйныф белем ала һәм Казан финанс техникумына укырга керә. Тиздән техникумны калдырып хәрби училищега күчә. Аның училищены тәмамлау вакыты фин сугышы башланган чорга туры килә. Кече лейтенант Ш.Сәлахов сугышка озатыла. Фин кампаниясе тәмамлангач аны Көнбатыш Украинага хезмәт итәргә билгелиләр. Хезмәт урынына киткәнче ул туган авылына ялга кайта һәм авылдашы Сәгадәткә өйләнеп, хезмәт урынына аның белән бергә китә. Бөек Ватан сугышын шушында каршылый. Яңа туган кызы белән хатыны Сәгадәтне бер атна гына алдан туган ягына озатып өлгерә.
Дошманның кискен һөҗүме чорында Ш.Сәлахов хезмәт иткән сапер батальоны да ерак дошман тылында кала. Өч офицер бергәләп катлаулы юллар үтеп совет гаскәрләренә килеп кушылалар. Аларга газаплы тикшерүләр үтәргә туры килә. Шуннан соң гына канкойгыч сугышлар барган Мәскәү астына җибәрелә, авыр сугышларда катнаша, яралана. Озак дәваланганнан соң, 1942 елның ноябрь ахырында кабат алгы сызыкка кайта. Аңа шушы чорда өлкән лейтенант дәрәҗәсе бирелә, Ул шартлатучы-диверсантлар хәзерләү мәктәбендә инструктор була.
Ш.Сәлахов Сталинград, Көньяк фронтлары гаскәрләре составында авыр сугыш юлы үтә. Ул сапер батальоны командиры була. Аңа елгалар, сазлыклар аша гаскәрләрнең кичүен тәэмин итәргә, пантон күперләр салырга, аларның төзеклеген сакларга туры килә. Кышкы салкыннарда сазлыкларда бату, елгаларны йөзеп чыгу—аның хезмәтенең көндәлек хәләте була. Менә шундый операцияләрнең берсендә пантон өстендә снаряд ярылып аның кулын өзә. Янәшәсендә булган татар солдаты аңсыз командирын ярга алып чыгарга өлгерә һәм ул исән кала.
Госпитальләрдә озак дәваланганнан соң 1944 елның ахырында гына инвалид булып кайта ул туган ягына. Күкрәгендә ике Кызыл Йолдыз, Икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, күп медальләр балкый. Хәрби хәзерлек укытучысы, бухгалтер, колхоз рәисе урынбасары булып эшли. Үзе фронтта вакытта хатыны үлү сәбәпле яңа гаилә корырга туры килә аңа.
Авыр сугыш яралары үзенекен итә, каты авырып 1962 елның 22 сентябрендә 47 яшендә үлеп китә батыр офицер. Җиде баласы, тормыш авырлыкларын җиңеп, үсеп җитәләр. Аларның бишесе югары, икесе—махсус урта белемле, төрле тарафларда гомер итәләр, батыр рухлы әтиләренең якты истәлеген, аның сугышчан бүләкләрен һәм авыр сугыш юлларының ачы истәлеге булган әтиләренең көндәлекләрен саклыйлар.
Сәлахова Җәвәһирә Сәлах кызы — җырчы, эстрада остасы.
1924 елның 1 октябрендә Түбән Кенә авылында туган. Арча районының Апаз авылындагы тулы булмаган урта мәктәптә укып 1939 елда җиде сыйныф белем ала. Уку елларында үзешчән сәнгатьтә актив катнаша, үзенең моңлы җырлары белән авылдашларын сокландыра.
1939 елда Мәскәү музыка училищесына укырга керә.
1941 елда татар сәнгате зур бәйгегә—Мәскәүдә узачак татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына хәзерләнә. Шушы чорда Җ.Сәлахова да Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә вокал солисты итеп чакырыла. Вакытлыча гына дип килгән якташыбыз үзенең бөтен иҗат гомерен шушы филармониягә багышлый—монда ул кырык елдан артык эшли.
Җ.Сәлахова—Р.Ваһапов, У.Әлмиев, Г.Кайбицкая һ. б. күренекле сәхнә осталары белән бергә татар эстрадасының нигезен салган җырчы. Аның мул агышлы чишмә челтерәве кебек көр, яңгыравык тавышы композиторларыбызның күп әсәрләрен беренче булып халыкка ирештерде, халкыбыз җырларына яңа аһәң, яңа ягыраш бирде. Егерменче гасырның 50-70 елларында радио-телевидение аша аның концертларын халкыбыз көтеп ала, яратып тыңлый иде.
Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле 1941 елда Мәскәү татар сәнгатькәрләрен кабул итә алмады. Декада күп еллар үткәч, 1956 елда гына узды. Анда Җ.Сәлахова үзенең зур сәнгать остасы икәнен күрсәтте, «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде.
Бөек Ватан сугышы елларында ул, хезмәттәшләре белән бергәләп, алгы сызыкта сугышучы солдатлар алдында күп мәртәбә чыгышлар ясады, аларга батырлык рухы бирде.
Татар җыр сәнгатен үстерүдәге олы хезмәтләре өчен Җ.Сәлаховага 1956 елда Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде.
Сәлимҗанова Фоадия Фәйзрахман кызы — спорт остасы.
1935 елда Көшкәтбаш авылында туган. Фоадиягә биш яшь тулгач Фәйзрахман абзыйның гаиләсе Мари Иле Республикасына, 1950 елда аннан Киров өлкәсенә күченә. Фоадия Арча медицина училищесына укырга керә, шушы чорда кичләрен укып урта мәктәп тәмамлый.
Мәктәп елларында ук бөтен күңеле белән спортка гашыйк кыз училищеда уку елларында район, республика ярышларында катнаша, призлы урыннарны ала, чаңгы буенча республика чемпионы була. Чаңгыда узышу, чаңгыда таудан шуу, йөгерү, озынлыкка, биеклеккә сикерү, граната, сөңге ыргыту… Спортның күп төрләре буенча сокланырлык нәтиҗәләргә ирешә. Училищены тәмамлаганнан соң тренеры З.Корбангалиева тәкъдиме белән шунда ук физкультура укытырга кала. Физик сәламәтлек, көч һәм җитезлек белән беррәттән башкаларны да спортка тарту, остазлык таланты аңа тумыштан бирелгән.
1956 елда яшь спортчының тиңсез уңышлары турында ишеткән Мәскәү физкультура институты укытучысы В.М.Наумов аны үзенә укырга чакыра. Ф.Сәлимҗанованың зур спорттагы җиңүле адымнары башлана: 1957 елда СССР чемпионатында 10 километрга чаңгыда узышта өченче, эстафетада—икенче урында,1958 елда РСФСР халыклары спартакиадасында җиңүче, 1958, 1960, 1962 еллардагы студентларның Дөнья универсиадаларында биш алтын медаль иясе, 1959-1960 елларда «Төньяк бәйрәме» спорт ярышының чаңгыда узышу һәм слалом буенча абсолют чемпионы, 1962 елда беренче СССР халыклары спартакиадасы призеры…Аның бу чордагы җиңүләрен озаклап-күпләп санарга мөмкин.
1962-1967 елларда Ф.Сәлимҗановага спорттан аерылып торырга туры килә. Ул үзе кебек үк спортка гашыйк, Мәскәү физкультура институтын тәмамлаган Горький өлкәсе егете Мансур Сәлимҗанов белән гаилә кора, ул үстерә.
1967 елның мартында Горький шәһәрендә профсоюзларның алтынчы спартакиадасында, күнегүләр дә уза алмаган килеш Гусакова, Кулакова кебек атаклы чаңгычыларны узып, эстафета ярышларында үз командасына җиңү китерә, Халыкара спорт остасы исемен ала. Аннары инде СССР, Европа, дөньякүләм ярышларда катнашу һәм җиңүләр. Финляндия, Швеция, Швейцария, Германия, Польша, Франция һ.б. илләрнең чаңгы юллары буйсына аңа.
1968 елда Колчина, Кулакова, Смирнова белән бергә Франциянең Гренобль шәһәрендә узган унынчы Олимпия уеннарында СССР командасында катнаша ул. Аларны бәхәссез җиңүчеләр итеп сокланып карыйлар. Әмма һаваның кискен җылынуы, чаңгыларга тиешле май сайланмавы алар кулыннан җиңүне тартып ала.
1969 елда Ф.Сәлимҗанова «Спартак» ирекле спорт җәмгыяте чемпионы була, СССР чемпионатында уңышлы чыгыш ясый. Аннан соң ул Мәскәү шәһәренең «Спартак» командасының тренеры булып эшли.
Улы Тәлгат һәм кызы Тәнзилә дә кечкенәдән спорт белән шөгыльләнеп үсәләр.
Данлы якташыбыз Мәскәү шәһәрендә яши. 2005 елның февралендә Балтач чаңгы трассасында Ф.Сәлимҗанованың 70 еллыгы хөрмәтенә Республика чаңгы ярышы уздырылды. Кунакка кайткан спорт йолдызы яшьләргә үзенең иң изге теләкләрен ирештерде.
Сәмигуллин Әнәс Әхмәдулла улы — хезмәт ветераны.
1937 елның 18 июнендә Түбән Кенә авылында туган. Кенә җидееллык мәктәбен тәмамлагач Хәсәншәех авылындагы «Дружба» артелендә эшли. 1954 елда Үрнәк авылындагы һөнәри-техник училищеда укып тракторчы һөнәрен үзләштерә һәм 1957 елга кадәр Балтач МТСында тракторчы булып эшли.
1957-1960 елларда Совет Армиясендә танк частьларында хезмәт итә.
Армия хезмәтеннән Ә.Сәмигуллин Балтачка кайта, шоферлар хәзерләү курсында укый, Аның шуннан соңгы гомере автомашина руле артында уза—башта Калинин исемендәге, аннан соң Рәхимов исемендәге колхозларда шофер булып эшли. Бер үк вакытта кичке мәктәптә укып урта белем ала. Аның балалары да үзе кебек үк тырыш, белемгә, яңага омтылучан—бишесе дә югары белем алып, тормышта үз юлларын тапкан.
Һәрвакыт алдынгылар сафында булган Әнәс Сәмигуллинның хезмәте югары бәяләнде—дистәләгән Мактау Таныклыклары, Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең көмеш медале шуны дәлилли. 2000 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре исеме бирелде.
Ветеран бүгенге көндә туган авылы Түбән Кенәдә яши.
Сәмигуллин Габделхәй Хәлил улы — галим, биология фәннәре кандидаты.
1943 елның 15 маенда Иске Салавыч авылында туган. 1961 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлап Казан педагогия институтының табигать-география факультетына укырга керә. Армия сафларына алыну сәбәпле укуын өзеп торырга туры килә. Институтны 1969 елда гына тәмамлый. Эшкә аны Минзәлә районына җибәрәләр—ул Минзәлә педагогия училищесын оештырып ачып җибәрүдә актив катнаша. Монда 1977 елга кадәр эшли.
1977 елда Чаллыда яңа ачылган педагогия училищесына директор итеп билгеләнә.
1980 елда аның алдында яңа бурыч— Чаллыда Алабуга педагогия институтының филиалы оештырыла. Шушында эшләгәндә Казан дәүләт педагогия институты каршында аспирантурада укый һәм диссертация яклап биология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала.
1991 елда Чаллыда педагогия институты ачыла һәм Г.Сәмигуллин шушында укыта башлый, институтның доценты була. Бер елдан соң Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы приказы белән Чаллыдагы өзлексез педагогик белем бирү институтына ректор итеп билгеләнә. Бүген дә ул шушы хезмәтендә.
Г.Сәмигуллин республикабыз мәктәпләренә яшь кадрлар хәзерләү юнәлешендә гаять зур эш башкарды. Шул ук вакытта фәнни-методик эшен дә сүрелдермәде. Аның нәшер ителгән илледән артык хезмәте бар. «Балалар һәм яшүсмерләр физиологиясе» исемле хезмәте дәреслек буларак киң файдаланыла.
Сәмигуллина Раушания Әхәт кызы — авыл хуҗалыгы белгече.
1951 елның 10 гыйнварында Арча районының Апаз авылында туган. 1968 елда Шушмабаш урта мәктәбен тәмамлый һәм Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетына укырга керә. 1973 елда укуын тәмамлап Арча районының «Ватан» совхозында хезмәткә түләү буенча икътисадчы булып эшли башлый. 1974-1976 елларда— Балтач хуҗалыкара төзелеш оешмасы бухгалтеры.
1976 елда Сәмигуллиннар гаиләсе Бөрбаш авылына күченә. Р.Сәмигуллина шушында «Бөрбаш» совхозының (хәзер җаваплылыгы чикләнгән «Бөрбаш» җәмгыяте) хезмәткә түләү буенча икътисадчысы, баш бухгалтер урынбасары булып эшли. 1981 елдан—баш бухгалтер.
Нәтиҗәле хезмәте өчен хуҗалык идарәсенең Мактау Таныклыклары белән бүләкләнә. 2000 хуҗалык елы нәтиҗәләре буенча районның иң яхшы белгече дип танылды һәм район хакимиятенең Мактау Таныклыгы, кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. 2005 елда Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы исеме бирелде.
Хуҗалыкның терлекчелек буенча инженер-механигы булып эшләүче ире Габделбакый Сәмигуллин белән белән өч бала үстерделәр. Кызлары Чулпан белән Ләйсән—юристлар, уллары Раян—әлегә студент.
Сәхабиева Тәскирә Гыйззәтулла кызы — хезмәт ветераны.
Шеңшеңәр авылында 1947 елның 26 сентябрендә туган. 1962 елда сигезьеллык мәктәп тәмамлый һәм унбиш яшеннән колхоз фермасында тавык караучы булып эшли башлый. Бер ел да тулмый, аны сарыклар карауга күчерәләр.
1964 елда Т.Сәхабиева Шеңшеңәр сөтчелек фермасына сыер савучы булып килә. Ул сигез ел дәвамында сыерларны кул белән сауганын, бу эшнең никадәр авыр булганын ул елларның онытылмас хәтирәсе итеп сөйли.
1975 елда аңа эшен кабат үзгәртергә туры килә—аны сыерлар бозаулату, яшь бозаулар үстерү группасына күчерәләр. 27 ел эшли ул шушы җан җылысы да кул җылысы да таләп иткән четерекле участокта. Аның гомеренең кырык елы туган колхозында терлекчелекне үстерүгә бирелгән. Әнә шул тиңсез хезмәте өчен 1989 елда Татарстан АССРның атказанган терлекчесе дигән абруйлы исем бирелде аңа. Бүләкнең тагын бер зурысы—авылдашларының, колхоздашларының хөрмәте, игелекле гомере белән горурлану хиседер, билгеле.
Т.Сәхабиева 2002 елдан лаеклы ялда, тормыш иптәше белән бергәләп улы гаиләсендә яши, оныклар үстерә.
Сәфәргалиев Мансур Мостафа улы — хезмәт ветераны.
1940 елның 2 маенда Шубан авылында туган. 1955 елда Хәсәншәехта җидееллык мәктәп тәмамлый. 1958 елда Кенә мәктәбеннән урта белем алып чыга һәм туган авылындагы Горький исемендәге колхозда терлекчелектә эшли башлый. Тиздән терлекләрне ясалма орлыкландыру технологы һөнәрен үзләштерә. 1959-1968 елларда башта Горький исемендәге, колхозлар зурайтылгач «Правда» колхозында шушы җаваплы хезмәтне башкара.
1968 елда М.Сәфәргалиев хезмәт ияләре депутатларының Шубан авыл Советы депутаы итеп сайлана һәм аны авыл Советы рәисе итеп билгелиләр. Бу постта ул 1975 елга кадәр эшли. 1976-1999 елларда «Алга» авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативының амбар хуҗалыгына җитәкчелек итә.
Авыл хуҗалыгы тармагындагы күпьеллык тырыш хезмәтләре өчен М.М. Сәфәргалиевка 1998 елда Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме бирелде.
Ветеран 2004 елның 2 мартында Шубан авылында вафат булды.
Сергеев Иван Иванович — авыл хуҗалыгы белгече.
1936 елның 19 гыйнварында Яңа Чишмә районының Аверьяновка авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Чистай авыл хуҗалыгы техникумында укый. 1958 елда укуын тәмамлап Балтач районына килә һәм Балтач МТСында участок механигы булып эшли башлый. 1959-1960 елларда—Балтач РТСы каршындагы дәүләт техника надзоры инспекторы. 1961-1966 елларда Балтач ремонт-техника станциясенең ремонт мастерское мөдире була.
Тирән белемле, инициативалы белгеч буларак И.Сергеев 1966 елда Балтач «Сельхозтехника» берләшмәсенең Чепья бүлекчәсе управляющие итеп билгеләнә. Монда тугыз ел эшләү дәверендә предприятиене киңәйтү, яңарту, аның матди-техник базасын ныгыту, хәзерлекле эшче кадрлар булдыру юнәлешендә гаять киң колачлы эшләр башкара, тирә-яктагы колхозлар белгечләренең һәм эшчеләренең тирән ихтирамын казана. Шушы чорда читтән торып Казан авыл хуҗалага институтының механика факультетын тәмамлый.
1976 елда И.И.Сергеев «Балтач Сельхозтехникасы» берләшмәсе управляющие итеп билгеләнә. Монда ул 1985 елга кадәр эшли һәм бу предприятиене киң профильле, заман рухына җавап бирүче, республикабызда иң алдынгылардан булган предприятие дәрәҗәсенә күтәрә. Үзенең кешеләргә игътибарлылыгы, тирән белеме, таләпчәнлеге белән эшлекле, зыялы коллектив туплый.
Шушы сыйфатларын искә алып ул 1986 елда Татарстан АССР Авыл хуҗалыгы һәм хәзерләүләр министрлыгының Балтач район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы итеп билгеләнә. Ун ел дәвамында аңа район авыл хуҗалыгы производствосына җитәкчелек итәргә туры килә. Бу еллар колхозларның ныгуы, продукция җитештерүнең һәрьяклап эзлекле үсеше еллары буларак билгеле. Әлеге уңышларның нигездә илдәге таркаулык, төшенкелек чорында ирешелүе авыл хуҗалыгы идарәсенең иҗади эшенең иң инандыргыч дәлиле.
И.И.Сергеев 1996 елда пенсиягә киткәч тә озак еллар дәвамында «Балтач Сельхозтехникасы» ачык акционерлык җәмгыятендә юрист булып эшләде.
И.И.Сергеев күп мәртәбәләр халык депутатларының район Советы депутаты, КПСС район комитеты әгъзасы булып сайланды. Аның фидакарь хезмәте 1966 елда «Почет билгесе», 1986 елда Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бәяләнде. 1982 елда аңа Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы исеме бирелде.
Бүгенге көндә Кариле авылында яши.
Сибагатуллин Сөнгат Сибагатулла улы — кинорежиссер.
Шода авылында 1928 елның 29 гыйнварында туган. Шода җидееллык мәктәбен тәмамлый һәм колхозда эшли. Үсә төшкәч Урал якларына юнәлә. Чиләбе шәһәрендә сәнгать техникумын тәмамлый. Яшь белгечне Казахстан ССРга җибәрәләр. Монда ул «Казахфильм» киностудиясендә эшли, бераздан режиссер, продюсер була. Күп кенә нәфис фильмнарны хәзерләү һәм төшерү эшләрендә катнаша. Кызганычка каршы, аның эшчәнлеге турында мәгълүматлар әлегә аз, аларны табасы һәм өйрәнәсе бар.
С.Сибагатуллин 1992 елда Алмата шәһәрендә вафат була.
Сибагатуллин Фатыйх Сәүбән улы — партия һәм дәүләт эшлеклесе.
1950 елның 1 маенда Арча районының Апаз авылында туган. Апаз мәктәбен тәмамлаганнан соң Н.Э.Бауман исемендәге Казан ветеринария институтына укырга керә һәм аны 1973 елда уңышлы тәмамлый. Аны Яшел Үзән районының «Бишнә» совхозына баш ветеринария табибы итеп билгелиләр. 1974-1976 елларда Балтач районының Чапаев исемендәге колхозында шул ук хезмәтен дәвам итә. 1976 елда «Правда» колхозы колхозчылары Ф.С.Сибагатуллинны колхозның рәисе итеп сайлыйлар. Ул җитәкчелек иткән дүрт ел әлеге хуҗалык тарихына эзлекле үсеш, зур төзелешләр чоры булып керә.
1980 елда Ф.Сибагатуллин КПССның Балтач район комитетының икенче секретаре итеп сайлана. Өч елдан ул инде халык депутатларының Арча район Советы башкарма комитеты рәисе. 1990-1991 елларда КПССның Мамадыш район комитетының беренче секретаре булып эшли. Иң катлаулы һәм болгавыр чор булган 1991-1996 елларда ул Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры. 1996 елдан исә республикабызның Нурлат шәһәр һәм район хакимияте башлыгы, район Советы рәисе.
Кайда гына эшләмәсен Ф.С.Сибагатуллин гаять сәләтле, киң эрудицияле, яңалыкка һәм максатка омтылучан, эшлекле шәхес буларак танылды, халыкның тирән ихтирамын казанды.
Ф.Сибагатуллин киң колачлы галим дә. Ул 1992 елда ветеринария фәннәре кандидаты, 1996 елда ветеринария фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәләрен алды. Халыкара информатика академиясенең, Россия мәдәният һәм сәнгать академиясенең, Россия табигать фәннәре академиясенең хакикый әгъзасы (академигы). Фәнни эшчәнлеге базар икътисадына күчү чоры икътисадында ветеринария фәненең роле проблемаларына багышланган актуаль юнәлештә. Аның җитәкчелегендә Татарстан Республикасында ветеринария эше турындагы закон эшләнде.
Танылган көрәшче һәм татар милли көрәше энтузиасты буларак Ф.Сибагатуллин республикабызда спортны үстерүгә зур игътибар бирә. Берничә ел милли спорт төрләре буенча Татарстан Республикасы Федерациясе рәисе булып торды. Нурлатта нәселле атлар заводына нигез салды. Монда үстерелгән аргамаклар Россия һәм Татарстан күләмендәге ярышларда җиңүле чыгышлар ясыйлар. Шулай итеп, инде югалып бара торган бу милли спорт төребезне торгызуга да бәһаләп бетермәслек зур өлеш кертә.
Ф.Сибагатуллин һимаячелек эшчәнлегенә зур игътибар бирә, үзенең туган ягын, аның кешеләрен дә онытмый. Аның хисабына туган авылы Апазда өр-яңа мәһабәт мәчет төзелде. Авылдашлары аңа Ф.Сибагатуллинның әтисе Сәүбән исемен бирделәр.
Олы хезмәтләре өчен Ф.Сибагатуллин 1986 елда Халыклар Дуслыгы ордены белән бүләкләнде. 1997 елда аңа Россия Федерациясе хөкүмәтенең фән һәм техника өлкәсендәге премиясе бирелде.Ул Россия Федкрациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Франция хөкүмәте аның хезмәтләрен «Авыл хуҗалыгы рыцаре» ордены белән бәяләде.
Ф.Сибагатуллин 11-13 чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. Күп мәртәбә Балтач, Арча, Мамадыш, Нурлат район Советлары депутаты итеп сайланды.
Сибагатуллин Хакимулла Сибагатулла улы — авыл хуҗалыгы белгече.
1948 елның 1 декабрендә Салавыч авылында туган. 1965 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетында укый. Агроном белгечлеге алып 1971 елда Әлмәт районының «Победа» совхозына эшкә килә һәм шул ук елда хәрби хезмәткә чакырыла. Армия хезмәтеннән соң дүрт ел «Социалистик Татарстан» газетасы исемендәге колхозда баш агроном була. 1977-1980 елларда— «Дружба» колхозы рәисенең мәдәният эшләре буенча урынбасары.
1980 елда «Правда» колхозы колхозчылары Х.Сибагатуллинны хуҗалыкның рәисе итеп сайладылар. Монда ул дүрт елга якын эшләде һәм үзен киң колачлы, зур оештыру сәләтенә ия булган перспектив җитәкче итеп күрсәтте.
Х.Сибагатуллин нәкъ әнә шул сыйфатларын искә алып 1984 елда район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы—район Советы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары итеп билгеләнде. 1985 елның декабрь аеннан бүгенгәчә Ленин исемендәге күмәк хуҗалыкка җитәкчелек итә.Шушы елларда колхоз игенчелекне һәм терлекчелекне үстерүдә гаять зур үсешкә иреште. Сыерлардан сөт савып алу буенча коллектив дистә еллардан бирле районда лидерлыкны кулында тота. 1995-1996 елларда, мәсәлән, һәр сыерның уртача продуктлылыгы 6000 килограммнан да артып китте. Терлекләрнең баш саны да эзлекле арта бара.Үсешнең тотрыклы һәм дәвамлы булуына хуҗалык итүнең яңа, заманча алымнарын эзләү, табу, кешеләрне җитештерүчән хезмәткә оештыра белү юлы белән ирешелә.
Колхоз рәисе хуҗалык эшчеләренең тормыш-көнкүреше турында зур кайгыртучанлык күрсәтә, авылларның социаль-мәдәни мәсьәләләрен хәл итүгә игътибар бирә.
Х.С.Сибагатуллин 1986 елда авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә керткән олы хезмәтләре өчен Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек булды. Ул халык депутатларының Балтач район Советының берничә чакырылышына депутат итеп сайланды.
Достарыңызбен бөлісу: |