20.11.2008. 2нче сыйныф.
Тема: Көн саен яхшылык кыл.
Максат: укучыларга яхшы гадәтләр- яхшылык турында аңлату, начар белән яхшыны аңлый алуларына ирешү. Лаеклы эзтабар булу, әдәплелек, өлкәннәргә , әти -әниләргә карата хөрмәт, ярдәм итү тәрбияләү .
Материал: Хәрефле чәчәкләр (Көн саен яхшылык кыл!), Яхшылык турында мәкальләр: Яхшылык күрәсең килсә, үзең яхшылык ит. Яхшылыкны онытма, яманлыкны исеңдә тотма.Яхшылык эшләгәнеңне үзең әйтеп белдермә. Яхшылык итәргә кулыңнан килмәсә, усаллык итмә: бу да бер яхшылык. Карточкада яхшы һәм начарны белдергән сүзләр.
Ш/ Галиев “Борау” шигыре. Сары һәм кара тартма.
Б а р ы ш ы:
I. Актуальләштерү:
- Исәнмесез, укучылар. Бүген бездә кунаклар. Алар безнең тәрбиялелегебезне, яхшылыгыбызны күрергә керделәр. Кунакларга карап елмаеп исәнләшик әле.
- Үзегез нинди кәеф белән мәктәпкә килдегез? Тышта салкын , күңелсез көз ахыры булса да безнең күңелләр күтәренке. Дәрестә уңышлар телим.
II, Яңа тема өстендә эш:
1. Кереш өлеш:
-Без быел 2 нче сыйныфта укыйбыз. Нинди төркемгә керергә әзерләнәбез?
- Эзтабарларның кагыйдәләрен өйрәндек. Нинди кагыйдәләре исегездә калды?
- Бүген без эзтабарлар турында тагын бер яңалык белербез.
2. Чәчәкләрдән лозунгыны төзү.
Тактада Чәчәкләр аланы ясалган. Һәрбер чәчәктә хәреф. Чәчәк төсләренә карап, хәрефләрдән сүзләр, ә сүзләрдән җөмлә төзик әле.
-Нинди җөмлә килеп чыкты? (Кән саен яхшылык кыл!)
- Яхшылык кыл ничек аңлыйсыз?
- Әйе, Кән саен яхшылык кыл ! Тыныч кына, мактанмыйча һәм мактау көтмичә эшләгән Һәр файдалы эш- яхшы эш.
3. Ш Галиевның “Борау шигырен уку.
-Малай ниләр эшли?
- Бабай ни өчен малайның колагын борган икән?
- Шигырьдә нинди эш яхшы, уңай дип белдерелә?
-Ә ниндие начар эш була?
( сорамыйча ала, бөтен әйбергә тишек тишә, зыян китерә).
Ә ни өчен ул рәхмәт сүзе өмет итә?
- Нәрсә эшләсә, бабасы малайга “Рәхмәт” әйтер иде?
-Малай нәрсәне белмәгән?
-Яхшы эш белән начарны дөрес аңлаганмы?
4. Карточкалар буенча яхшы белән начарны аеру.
- Сезгә карточкалар таратам. Анда яхшы һәм начарны белдергән сүзләр язылган. Аларны 2 төркемгә аерырга. Яхшыны белдергән сүзләрне сары төстәге тартмага, ә начарны кара тартмага салырсыз. (Укып сала баралар) .
-
Начар гадәтләрне белдергән сүзләрне укып та тормыйк әле. Аларны кара тартмасы белән ташлыйк . Безнең янда йөрмәсеннәр.
5. Укый бару һәм тәрбияви әңгәмә, нәтиҗә ясау.
-
Әйдәгез, яхшылыкны белдергән сүзләрне укып карыйк әле.
(Исәнләшү, ярдәм итү, урын бирү, тәмле телле булу, чиста йөрү, яхшы уку, дус булу, сүзтыңлаучан, ) .
6.Яхшылык турындагы мәкальләрне уку.
(Таблицадагы мәкальләр укыла, мәгънәсе аңлатыла).
7. Йомгаклау.
-
Әйе ,балалар, безнең һәр көнебез яхшылыклар белән генә башлансын һәм тәмамлансын иде. Әти-әниләребезгә, таныш булмаган кешеләргә дә, нәниләргә дә булышып, ярдәмләшеп яшәсәк иде . Бигрәк тә , безгә дус , тату булу кирәк. Бүгеннән башлап безнең сыйныфка начар нәрсәләр кермәсен. Көн саен яхшылык кына кылып яшик. Бу безнең эзтабарларның лозунгысы була. Эзтабар булуга барыбыз да лаек булыйк.
-
Әйдәгез , дәресебезне яхшылык турындагы җыр белән тәмамлыйк .
(“Якын дуслар” җыры башкарыла.)
Рәхмәт сезгә , балалар!
Метрәй башлангыч класслар укытучысы
Фәһимова Шәмсия М.
|
Тема: Көн саен яхшылык кыл.
Максат: укучыларга яхшы гадәтләр- яхшылык турында аңлату, Начар белән яхшыны аңлый алуларына ирешү. Лаеклы эзтабар булу, әдәплелек, өлкәннәргә , әти -әниләргә карата хөрмәт, ярдәм итү тәрбияләү .
Материал: Хәрефле чәчәкләр (Көн саен яхшылык кыл!), Яхшылык турында
Мәкальләр: Яхшылык күрәсең килсә, үзең яхшылык ит. Яхшылыкны онытма, яманлыкны исеңдә тотма.Яхшылык эшләгәнеңне үзең әйтеп белдермә. Яхшылык итәргә кулыңнан килмәсә, усаллык итмә: бу да бер яхшылык. Карточкада яхшы яхшы һәм начарны белдергән сүзләр. Ш Галиев “Борау” шигыре. Сары һәм кара тартма.
Б а р ы ш ы:
I. Актуальләштерү:
- Исәнмесез, укучылар. Бүген бездә кунаклар. Алар безнең тәрбиялелегебезне, яхшылыгыбызны күрергә керделәр. Кунакларга карап елмаеп исәнләшик әле.
- Үзегез нинди кәеф белән мәктәпкә килдегез? Тышта салкын , күңелсез көз ахыры булса да безнең күңелләр күтәренке. Дәрестә уңышлар телим.
II, Яңа тема өстендә эш:
1. Кереш өлеш:
-Без быел 2 нче сыйныфта укыйбыз. Нинди төркемгә керергә әзерләнәбез?
- Эзтабарларның кагыйдәләрен өйрәндек. Нинди кагыйдәләре исегездә калды?
- Бүген без эзтабарлар турында тагын бер яңалык белербез.
2. Чәчәкләрдән лозунгыны төзү.
Тактада Чәчәкләр аланы ясалган. Һәрбер чәчәктә хәреф. Чәчәк төсләренә карап, хәрефләрдән сүзләр, ә сүзләрдән җөмлә төзик әле.
-Нинди җөмлә килеп чыкты? (Кән саен яхшылык кыл!)
- Яхшылык кыл ничек аңлыйсыз?
- Әйе, Кән саен яхшылык кыл ! Тыныч кына, мактанмыйча һәм мактау көтмичә эшләгән Һәр файдалы эш- яхшы эш.
3. Ш Галиевның “Борау шигырен уку.
-Малай ниләр эшли?
- Бабай ни өчен малайның колагын борган икән?
Шигырьдә нинди эш яхшы, уңай дип белдерелә?
-Ә ниндие начар эш була?
( сорамыйча ала, бөтен әйбергә тишек тишә, зыян китерә).
Ә ни өчен ул рәхмәт сүзе өмет итә?
- Нәрсә эшләсә, бабасы малайга “Рәхмәт” әйтер иде?
-Малай нәрсәне белмәгән?
Яхшы эш белән начарны дөрес аңлаганмы?
4. Карточкалар буенча яхшы белән начарны аеру.
- Сезгә карточкалар таратам. Анда яхшы һәм начарны белдергән сүзләр язылган. Аларны 2 төркемгә аерырга. Яхшыны белдергән сүзләрне сары төстәге тартмага, ә начарны кара тартмага салырсыз. (Укып сала баралар) .
-
Начар гадәтләрне белдергән сүзләрне укып та тормыйк әле. Аларны кара тартмасы белән ташлыйк . Безнең янда йөрмәсеннәр.
5. Укый бару һәм тәрбияви әңгәмә, нәтиҗә ясау.
-
Әйдәгез, яхшылыкны белдергән сүзләрне укып карыйк әле.
(Исәнләшү, ярдәм итү, урын бирү, тәмле телле булу, чиста йөрү, яхшы уку, дус булу,
сүзтыңлаучан, ) .
-
Әйе ,балалар, безнең һәр көнебез яхшылыклар белән генә башлансын һәм тәмамлансын иде. Әти-әниләребезгә, таныш булмаган кешеләргә дә, нәниләргә дә булышып, ярдәмләшеп яшәсәк иде . Бигрәк тә , безгә дус , тату булу кирәк. Бүгеннән башлап безнең сыйныфка начар нәрсәләр кермәсен. Көн саен яхшылык кына кылып яшик. Бу безнең эзтабарларның лозунгысы була. Моңа барыбыз да лаек булыйк.
Әйдәгез , дәресебезне яхшылык турындагы җыр белән тәмамлыйк .
Рәхмәт сезгә , балалар!
Достарыңызбен бөлісу: |