Максат: Балалар арасында дуслык мөнәсәбәт булдыру, бергәләшеп уйнау, физик күнегүләрне эшләү. Җиһазлар



Дата16.07.2016
өлшемі68.52 Kb.
#202546
Апас районы Чури-Бураш балалар бакчасы «Алтын-Балык»

Сәламәтлек аланы


Тәрбияче Багаутдинова Г.Р.

2010 ел


Максат:Балалар арасында дуслык мөнәсәбәт булдыру, бергәләшеп уйнау, физик күнегүләрне эшләү.

Җиһазлар:Урман аланлыгы,”Балалар бакчасында-сәламәт яшәү рәвеше” дигән плакат эленгән.

2 куян йөгерешеп,сикерешеп керәләр.

1 куян. Борын-борын заманда

Кәҗә команда,

Саескан сотник,

Үрдәк үрәтник

Булган урманда

2 куян. Бик елак та булмаган,

Бик тәртип тә бозмаган,

Бик ялкау да булмаган

Бер Шүрәле яшәгән.



1 куян. Яшәгән, ди бу Шүрәле

Бик зур газап кичереп,


Бөтен тәне сызлавыннан


Яшәгән, ди ул, интегеп.

2 куян. Китапларны ятып укып

Күзләре кысылып беткән.

Бармаклары кәкре-бөкре

Тешләре череп беткән.



1 куян. Хәле начар булганлыктан,

Бөтен күңеле тулган, ди


Чөнки бу Шүрәле белән

Менә нәрсә булган, ди.

(Урман.Шомлы музыка яңгырый.Хәлсез, күзлек кигән Шүрәле керә,ул бармакларының, тәннәренең сызлавына түзә алмыйча үкереп, кычкырып керә)

Шүрәле. Зур газап эчендә бүген

Кызарып туды таңым

Сызлыйдыр бармак, тәннәрем

Кем соң дәвалар мине?

Ах, үләм, харап булдым ич

Коткарыгыз сез мине.

У-у-у, үләм.

(Агачлар артыннан җырлый-җырлый спорт киеме кигән төлке керә.Җырлап бетергәндә генә Шүрәле күренә һәм куркып китә)



Төлке. Син кем?

Шүрәле. Курыкма син, өркмә син

Мин шыксыз Шүрәле түгел.

Өстерәлеп кенә йөрим,

Сәламәтлегем нык түгел.


Төлке(көлеп). Шүрәле, нинди Шүрәле?

Мондый Шүрәле була димени?

Бармакларың кәкре-бөкре,

Күзләрең кысылып беткән.

Тешләрең дә исән түгел,

Барысы да череп беткән

Дәваланырга кирәк сиңа,

Кичекмәстән, күптәннән.



Шүрәле. У-у-у! Әйтәм ич мине берсе дә танымый. Нишлим соң, Төлке дус.Киңәш бир.

Төлке. Менә миңа син кара

Бармакларг, колакка.

Күзлегем дә юк бит минем

Буй-сыным да бик зифа.



Шүрәле. Хәлләр начар Төлкекәй,

Берәр серен әйтче, әй.

(аягына барып егыла)

Төлке. Я,я, ярый инде, ачам, ачам серемне. Мин былтыр бик матур аланга килеп чыккан идем.

Шүрәле(бүлдереп) Э-э-э (куркып).Былтыр, былтыр дисеңме? Мин куркам аңардан (кача башлый)

Төлке. Юк ла инде. Синең нинди былтырың булсын.Теге елны дип әйтүем.Сиңа дәваланырга кирәк.Кичектермәскә.

Серле алан мәктәбендә

Бик күңелле, ди анда

Һичкемнең һичкайчан

Кайтасы килми аннан.

Анда иң кирәклесе-

Исәнлек икән,

Сәламәтлек ачкычы

Шушында икән.

Шүрәле. Белсәң иде, белсәң иде

Минем сызланганымны.

Әйдә ашыгыйк, көтеп тормыйк

Тагы кемдер чыкканны.



Төлке. Ярый.әйдә киттек,

Тик минем бер шартым бар:

Уйнамасаң гына кети

Чыгардым шундый карар.



Шүрәле. Юк, юк, кытыкламыйм.

(Китәргә җыеналар. Төлке артына борылса, Шүрәле утырып тора)



Төлке. Тор,әйдә, нәрсә утырасың

Нәрсә көтеп торасың?



Шүрәле. Автобус.

Төлке. Хәрәкәттә бәрәкәт, дип

Әйткән бит синең бабаң.

Саф һаваны сулый-сулый

Барабыз әле туган.

Раз-два, раз-два,

Һаваны иркен сула.



(Музыка яңгырый, бергәләп китәләр, Төлке артыннан Шүрәле өстерәлеп

кенә бара. Агачларны 1 кат әйләнәләр. Шулвакыт туктап калалар. Икенче яктан агачлар артыннан 2 куян кызы уйнаклап килеп чыга)

Төлке. Чү, тукта, карык әле,

Болар кая балалар?


(Музыка уйный.Куяннар сикерешеп керәләр)

1 куян. Иртә белән торабыз

Битебезне юабыз.

Сабын белән юынгач

Бигрәк матур булабыз.



2 куян. Аш алдыннан һәрвакыт

Кулыбызны юабыз,

Чиста итеп, пөхтә булып,

Ашарга утырабыз.



1 куян. Кичен аякларыбызны

Сабын белән юабыз

Юынырга яратабыз,

Без бик чиста торабыз.



2 куян. Иртән дә һәм кичен дә

Тешләрне чистартабыз.


Җемелдәп, ялтырап тора


Таза, нык тешләребез.

Менә безнең дусларыбыз.



1 бала. Кечкенәмен, ләкин файдам зур

Шуңа да күп дусларым.

Шуам, күбек таратам

Һәр нәрсәне агартам.



2 бала. Аркам сөяктән, сөяктә-мыек

Ак койманы агартам,

Мыегым белән чистартам.

3 бала. Битне, кулны, муенны корытам,

Үзем дә чисталыкны яратам.



4 бала. Тешлим, ләкин яраламыйм,

Шома итәм, юл ясыйм.

Озак юмасаң башың

Белеп тор, мин нык кашыйм.



Төлке. Дусларым, исәнмесез,

Хәерле көннәр сезгә!

Менә күрегез дустымны,

Дәвалау кирәк безгә,

Яшәсен Йомшак, ап-ак

Сөлге һәм исле сабын.

Яшәсен теш порошогы,

Вак тешле тарак тагын

Кирәк чиста булырга,

Иртә-кич юынырга.



(Урман аланлыгы. “Балалар бакчасында-сәламәт яшәү рәвеше” дигән плакат эленгән. Музыка уйный. Җәнлекләр физик күнегүләр ясыйлар. Төлке Шүрәлене алып керә. Музыка туктый, җәнлекләр аларны чолгап

ала.

Төлке. Дусларым,исәнмесез,

Хәерле көннәр сезгә!

Менә күрегез, дустымны,

Дәвалау кирәк безгә.

Күзләре кысылып беткән.

Бармаклары кәкре-бөкре

Тешләредә исән түгел

Барысы да череп беткән.



5 бала. Булышабыз, булышабыз,

Бик теләп булышабыз.

Күрегез тиен кызын,

Ничек итеп тырыша,

Шундый күнегүләр ясап

Исәнлеген ныгыта.

(1 бала акробатик күнегүләр ясый).

Аю. Бигрәк төз, матур итеп

Күнегүләр ясыйлар


Алар шулай тырышалар

Гәүдә торышын саклыйлар.

(Бүре, аю балалары бергәләп бииләр.Шүрәле дә кушыла, ләкин бик артта кала).

Шүрәле. Уф,хәлдән тайдым.

Тиен. Кешеләрнең сәламәтлеген саклау хакында сөйләгәндә, физкультура белән шөгелләнергә киңәш итәм.Гимнастика, физик күнегүләр, җәяү йөрү, эшкә сәламәтлеген, тулы канлыһәм шатлыклы тормышын сакларга теләгәнһәр кешенең көндәлек шөгеленә әверелергә тиеш.

Шүрәле. Мин нишлим соң?

6 бала.Физзарядка башлыйсың

Чүгәлисең, торасың

Башың уңга борасың

Аннан сулга барасың

Һәм сикерә башлыйсың

Шүрәле. Алга таба нишлисең?

6 бала. Аппетит белән аша

Булырсың таза.

Аю. Физкультура җитәрлек булмавы йөрәк эшчәнлеген киметә, кешенеә массасын арттыра, мускуллары көчсезләнә.

(Музыка яңгырый, балалар физик күнегүләр ясыйлар)

(Яшелчәләр керәләр)

Кыяр. Яшелчәләр арасында

Иң тәмлесе мин-кыяр

Җәй буена ашап туйгач,

Калганын тозлап куяр.

Суган. Яшелчәләр арасында

Мин дә үсәм бит, туган!

Грип эләкмәсең дисәң

Кәбрәк утырт суган.

Кәбестә. Мине, кәбестәне ашыйлар

Яшьләре һәм картлары

Тәмемне белгәч, апалар

Күп утырта башлады.

Чөгендер. Мин-чөгендер, кешеләргә

Бик күп файда китерәм

Кешедәге авыруларны

Вакытында бетерәм.

Кишер. Минем исемем кишер

Теләсәң болай пешер

Теләсәң ашка тура

Мине яраткан бала

Озын гомерле була

Тешләре таза була.

7 бала. Бик күп чирләргә дәва без

Уколсыз дәвалыйбыз

Витаминнар хәзинәсе

Безнең һәрберебез.

Тиен. Авыруны җиңәм

Чирләмим, дисәң

Капма дару төймәсе

Ашказаның көймәсен

Табигать шифаханәсендә

Бар дару үләннәре.

Шүрәле. Коткаручыларны күзли-күзли

Талып бетте күзләрем

Менә кемнәр миңа кирәк

Менә бит газизләрем.

Төлке. Шушындый зур юллар узсак та

Без сер бирмәбез бер дә

Күбрәк хәрәкәтләнеп

Сәламәт яшик бергә.

8 бала. Чыршыдай биек бул

Нараттай озын бул!

Имәндәй таза бул!

Сау-сәламәт бул!

9 бала. Күрдегезме бу тамаша

Гыйбрәтле һәм хикмәтле

Саклагыз сез, кадерләгез



Изге сәламәтлекне.

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет