Муса Җәлил иҗатын йомгаклау дәресе. Әзерләде



Дата04.07.2016
өлшемі85.5 Kb.
#177767
Муса Җәлил иҗатын

йомгаклау дәресе.

Әзерләде: Татарстан Республикасы

Буа районы Иске Тинчәле урта

гомуми белем бирү мәктәбенең

I категорияле татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

Минебаева Гөлфам Солтан кызы



2010

Тема. Муса Җәлил иҗатын йомгаклау дәресе. Әдәбият теориясе.
Максат. 1. Герой-шагыйрь Муса Җәлил турында өстәмә материал бирү.

2. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

3. Тестлар өстендә эшләү күнекмәләрен камилләштерү.

4. Балаларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү.



Җиһазлау. Компьютер, тестлар, М.Җәлил тормышына

багышланган фотографияләр, магнитофон.


Эпиграф

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңгырар җыр булып.

Дәрес барышы.

1. Актуальләштерү. (проектордан тактага Муса Җәлил рәсеме күрсәтелә)

- У.. Укучылар, без бүген Муса Җәлилнең тормышын һәм иҗатын өйрәнүне тәмамларбыз, өйрәнгәннәребезгә йомгак ясарбыз.

Хәзер Муса Җәлилнең тормышын һәм иҗатын искә төшереп китәрбез.

Бу турыда Ильясов Фаил чыгыш ясый.


Муса Җәилнең тормышы

Муса Җәлил. Бу исемне телгә алуга, күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була. Ул ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да.

Муса Җәлил 1906 нчы елның 15 нче февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында туа. Ул кече яшьтән үк зирәк һәм хыялга бай бала була. Күп укый, һәр нәрсәне белергә тырыша. Оста итеп мондалинада уйнарга өйрәнә, рәсем ясарга ярата.

Муса Оренбургта “Хөсәения” мәдрәсәсендә укый. Җәйне туган авылында үткәрә. Табигать матурлыгы аның күңелен үзенә тарта, соңыннан ул бу күзәтүләрен рәсем итеп төшерә.

Муса 10-11 яшьләрендә шигырьләр дә язып карый, ләкин алар югала. Матбугатта иң беренче булып 13 яшендә язган “Бәхет” шигыре (1919 нчы ел) басыла.

1922 нче елда ул Казанга килә һәм 1923 – 1925 нче елларда Казан педагогия институтының рабфагында укый.

1925 нче елда Җәлилнең “Барабыз” исемле беренче китабы басылып чыга. “Иптәшкә” (1929 нчы ел) дигән шигырь җыентыгы аның шагыйрь булып җитлегеп килүен тагын бер тапкыр раслый.

Ул 1931 нче елны Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлый һәм 1939 нчы елны Җәлилне Татарстан Язучылар берлегенә җитәкче итеп куялар. Сугышка кадәрге елларда шагыйрь бик күп шигырьләр, җырлар, “Хат ташучы”, “Алтынчәч”, “Илдар” исемле опера либреттоларын яза.

Бөек Ватан сугышы башлану белән Муса Җәлил фронтка җибәрүләрен сорап гариза бирә. Тиздән аны хәрби-политик курсларга укырга җибәрәләр. Минзәләдә урнашкан әлеге курсларны тәмамлагач, ул өлкән политрук дәрәҗәсендә Волхов фронтына җибәрелә. “Отвага” газетасының журналисты буларак, Муса Җәлил фронтның алгы сызыгында еш була. 1942 нче елның июлендә ул хезмәт иткән 2нче Удар Армия немец гаскәрләре чолганышында кала. Зур булмаган төркемнәргә бүленеп, канлы сугышлар белән үзебезнекеләр ягына чыкканда, Җәлил авыр яралана һәм әсирлеккә эләгә. Лагерьдан-лагерьга куылып йөртелү, ачлы-туклы яшәү, кыйналу, рухи кимсетелү шартларында да шагыйрь рухын сындырмый саклап кала ала, тоткыннарда кешелек сыйфатларын, яшәүгә, җиңүгә, азатлыкка ышаныч тойгыларын югалтмаска булышы.

Немец командованиясе Совет Армиясенә каршы сугышу өчен әсирләрдән милләтләре буенча легионнар җыя башлый. Шундый батальон татар-башкорт әсирләреннән дә төзелә. Ышанычлы иптәшләреннән яшерен оешма туплаган Муса Җәлил, бер лагерьдан икенчесенә иркенләп йөрергә, әсирләр белән сөйләшергә мөмкинлек алу өчен әлеге легионга языла. Патриотлар махсус “артистлар” труппасы оештырып, концертлар белән Германия һәм Польшадагы лагерьларда булалар, яшерен рәвештә листовкалар тараталар, җыр, шигырь белән әсирләрнең патриотик хисләрен уяталар, күңелләрендә иреккә омтылыш чаткылары кабызалар, яшерен көрәшкә өндиләр, фашизмга каршы нәфрәт тойгыларын көчәйтәләр. Җәлилчеләрнең эшчәнлеге нәтиҗәсендә фронтка җибәрелгән бер батальон, немец сакчыларын юк итеп, Белоруссия партизаннарына кушыла. Бу вакыйга яшерен оешма вәкилләрен чиксез шатландырса, фашистларны, сатлык җаннарны активлаштыра. Польша партизаннары белән берлектә әзерләнгән кораллы восстаниегә берничә көн калгач, гестапо җәлилчеләрнең эзенә төшә һәм аларның күбесен, кулга алып, төрмәләргә ябалар. 1944 нче елның февралендә Дрезден шәһәре суды яшерен оешманың иң актив әгъзаларын үлемгә һөкем итә һәм бу карар 1944 нче елның 25 нче августында тормышка ашырыла.



У. Муса Җәлилнең тормышына һәм иҗатына кагылып үттек, ә балачагында Муса нинди булды икән соң? Бу турыда сеңлесе Хәдичә истәлекләреннән алынган өзекне тыңлап китик. Бу темага Нәсибуллина Гөлкәй чыгыш ясый.

Муса Җәлилнең балачагы

Безнең Мостафа авылы Нит елгасы буена урнашкан. Ул елга авылның яртысын диярлек урап алган. Елга кечкенә булса да, авыл тирәсендә ул шактый тирән һәм балыклы. Каникулга кайткан чакларда, Муса буш вакытын шул елга буенда уздыра иде. Аңа ияреп мин дә балыкка бара идем: Муса кармаклар күтәрә, мин селәүчән салган банка һәм ашарга икмәк алып барам. Менә без тугайлыктагы тын, тирән җиргә килеп җитәбез һәм кармак сала башлыйбыз.

Балык эләгеп чыкса, Муса шунда ук ул балыкның тарихын, биографиясен сөйләп китә иде. Янәсе ул, шундый, шундый маҗараларга очрап, чуртан авызыннан ычкынган...

Муса табигатьне бик ярата иде. Еш кына без аның белән ерак тегермәнгә бара идек. Буаның суы тулган, ярдан ташырга тора, як – якта куе әрәмәлек, әйләнә - тирәгә карасаң, хисапсыз чәчәкләр белән бизәлгән болынлык, бер яктан еракларга киткән дала, урман, тау чылбырлары, дулкынланып үсә торган ашлык, астарак яшелчә басулары. Муса шундагы матурлыкка сокланып карап тора, шуннан тиз генә дәфтәрен ала да, минем аркага куеп, бай табигатьнең пейзажын төшерергә керешә. Ул шул кадәр төгәл һәм матур итеп ясый, мин гаҗәпләнеп карыйм. Шуннан ул кычкырып шигырь укырга керешә, ул аны шунда иҗат итә иде булса кирәк.

У. Укучылар, безнең һәрберебезне дә иркәләп үстергән әниебез бар. Без шатлыкта да, кыен чакта да әнине искә алабыз. Муса Җәлил дә төрмәдә вакытта да әниемнең каберен кайтып күреп, аның белән сөйләшер идем дип өзгәләнә. Кем соң ул Мусаның әнисе? Рәхимә Җәлилова турында Миначев Марат чыгыш ясый

Рәхимә Хөснетдин кызы Җәлилова

Рәхимә Хөснетдин кызы Җәлилова 1877 нче елда ярлы крестьян гаиләсендә туган. 14 яшеннән ятим калган. Үги әнисе Рәхимәне яратмаган, җәберләгән, бик яшьли кияүгә биргән. Яшь ананың беренче 4 баласы яшәмәгән, кечкенәдән үк бер-бер артлы үлә барган. Беренче исән калган баласы Ибраһим 1901 нче елны дөньяга килгән. Тагы 5 елдан соң Муса, Мусадан соң Хәдичә белән Гайшә (ул да озак яшәмәгән), Зәйнәп, аннан 2 ир бала – Закир белән Зәки дөньяга киләләр. Алар икесе дә 1921 нче елгы ачлык вакытында вафат булалар. Шулай итеп, Рәхимә апа барлыгы 11 бала тапкан, шуларның дүртесен аякка бастырган, укыткан (өчесе югары белем алган), чын кеше итеп тәрбияләгән.

Яшь чагында Рәхимә апа бик матур булган дип сөйлиләр. Шомырт төсле кара күзләр, дугаланып торган кара кашлар, озын кара толымнар... Тышкы кыяфәте белән Муса әнисенә охшаган: шундый ук түгәрәк мөлаем йөз, төз борын, бераз бүлтәеп торган аскы ирен. Әмма холкы - әтисенеке: кызу канлы, күкерт шикелле кабынып китүчән.

Гомеренең иң соңгы көннәренәчә Рәхимә апа бик пөхтә йөргән: башында ап-ак яулык, өстендә бала итәкле ситса күлмәк, колагында үзенә килешә торган арзанлы алкалар... Йөргәндә чәч толымнарына үрелгән тәңкәләр зыңгылдап-зыңгылдап торган...

Аны якыннан белгән барлык кешеләр дә ул искиткеч сабыр холыклы иде дип сөйлиләр. Үз гомерендә кеше әйберенә тырнак белән дә кагылмаган, һәрвакыт эшчән, түземле, тыйнак, гадел булырга тырышкан. Балаларын да шулай тәрбияләгән.

Ул күргән авырлыкларны күз алдына да китерүе кыен. Оренбургка күчеп килгәч, ире эш таба алмый йөргәндә, ачтан интегеп фатирсыз яшәүләр дисеңме, кеше керен уып, кеше идәннәре юып көн күрүләр дисеңме... Балалары ашарга сорап елаша башласа, башка чара калмагач, яннарына утырып җыр җырлаган, төрле әкият-риваятьләр сөйләгән... Ул ачлы-туклы тормышка түзә алмыйча үлгән җиде баласын җирли, кырык яшьтән тол кала, илле бер яшендә үзе дә исәнлеген югалтып дөнья куя.

У. Муса Җәлил турында сөйләгәндә аның “Моабит дәфтәрләре” турында белешмә алып китмәсәк, белемебез тулы булмас кебек
Үлемне җиңгән җырлар.

Үзем үлсәм исемем, җырым үлмәс,

Ул яңгырыр илнең кырында...

Муса Җәлил


Рейстагка һөҗүм итүче 79 нчы корпус гаскәрләре 1945 нче елның 29 нчы апрелендә Ратеновер һәм Турмштрассее урамнары чатына килеп җитә. Алда, янгыннан һәм снарядлар шартлаудан хасил булган төтен эчендә, биек кирпеч койма белән уратып алынган, тәрәзәләренә тимер рәшәткәләр куелган шыксыз соры бина күренә. Койма өстеннән берничә кат чәнечкеле тимерчыбык сузылган. Берлинның оператив картасына карагач, хәрбиләр өчен шул нәрсә ачыклана: фашистларның атаклы Моабит төрмәсе әнә шул икән!

Корпус гаскәрләре төрмә эченә бәреп кергәндә анда тоткыннар да сакчылар да булмый. Бушап калган ишек алдында җил генә төрле чүп-чарны, кәгазь кисәкләрен очыртып йөртә. Дүрт катлы төрмә бинасының бер почмагына бомба төшеп, аскы катына кадәр җимереп ташлаган. Бу почмакта төрмә китапханәсе урнашкан булган, күрәсең, - анда китап өемнәре яна. Китап ишегалдына да чәчелгән... Ялга туктаган сугышчыларның берсе шул китап өемнәреннән рус хәрефләре белән язылган китап табып ала. Китапның буш калган бер битендә русча болай язылган була:

“Мин, күренекле шагыйрь Муса Җәлил, политик яктан гаепләнгән әсир буларак, Моабит төрмәсенә ябылдым. Мөгаен, мине тиздән атарлар. Әгәр бу язу руслардан берәрсенә эләксә, ул Мәскәүдәге язучы иптәшләремә миннән сәлам тапшырсын иде...” Аннары сәлам әйтергә тиешле кешеләрнең исемнәре аталган, соңыннан язучы үзе турында гаиләсенә хәбәр итүләрен үтенгән, адресын да язып куйган.

1946 нчы елның мартында Казанга Җәлилнең беренче дәфтәре кайта. Төрле кәгазь кисәкләреннән үзе тегеп ясаган һәм гарәп хәрефләре белән язылган беренче дәфтәрнең соңгы битенә шагыйрь түбәндәге васыятен теркәгән:

“ Татарча язу танучы һәм бу дәфтәрне укучы дуска.

Моны язды татарның билгеле шагыйре Муса Җәлил. Аның тарихы болай: ул 1906 нчы елда туган, квартиры Казанда һәм Мәскәүдә. Илдә иң зур шагыйрьләрдән санала. 1942 нче елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә бик күп газаплар кичеп, кырык үлемнән калып, ахырында Берлинга китерелде. Берлинда сәяси яшерен оешмада катнашуда, совет пропагандасы таратуда гаепләнеп кулга алынды, төрмәгә ябылды. Бәлки аны үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ул үләр. Ә аның әсирлектә һәм тоткынлыкта язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра. Шуның өчен 115енең 60ын гына булса да күчереп калдырырга тырыша. Әгәр бу китап кулыңа төшсә, сакла һәм сугыштан соң, Казанга хәбәр итеп, үлгән татар шагыйренең шигырьләре итеп дөньяга чыгар. Минем васыятым шул.

Муса Җәлил. 1943. Декабрь.”

Бер елдан соң, Бельгиядәге Брюссель шәһәрендә урнашкан Совет илчелеге Казанга Мусаның тагын бер дәфтәрен җибәрә.

Икенче дәфтәр латин хәрефләре белән язылган, соры катыргы белән тышланган. Катыргыда мондый сүзләр бар:

“ Бу төптә 33 шигырь.

Әсирлектә һәм тоткынлыкта - 1942. 09. – 1943. 11. арасында язганнарым - 125 шигырь һәм поэма. Ләкин кая языйм? – Үзем белән бергә үләләр.

М. Җәлил.”

Ныклап тегелгән дәфтәр тулганнан соң, шагыйрь, күрәсең, тагын бераз кәгазь тапкан һәм бөкләп дәфтәргә өстәгән. Бу өстәмәгә 17 шигырь язылган.

Шулай итеп, безгә Җәлилнең Моабиттан 93 шигыре һәм 2 парчасы (20ләп шигыре ике дәфтәрдә дә кабатлана) кайта. Дистәләрчә шигырьләре һәм бер поэманың әлегәчә табылганы юк.

Бөек Ватан сугышы елларында фашист илбасарларына каршы көрәштә гадәттән тыш ныклык һәм батырлык күрсәткәне өчен, СССР Югары Советы карары нигезендә 1956 нчы елның 2 нче февралендә Муса Җәлилгә Советлар Союзы герое исеме (үлгәннән соң) бирелде. 1957 нче елда аңа “Моабит дәфтәрләре”ндәге шигырьләре өчен Ленин премиясе бирелә. Муса Җәлил - илебездә бу ике зур бүләккә лаек булган язучылардан бердәнбер кеше.
У. Шагырьнең тормышын да, иҗатын да искә төшердек, ә хәзер белемебезне ныгытыр өчен тест та эшләп алыйк.
II. Яңа тема. Әдәбият теориясе. Сынландыру.

Сынландыруның кагыйдәсе укыла

Сынландыру - җанлы әйберләрдә була торган үзенчәлекләрне җансыз әйберләргә, табигать күренешләренә күчереп сурәтләү.
Укучыларның өстәлләрендә, һәм проектордан Муса Җәлил шигырьләреннән өзекләр күрсәтелә, укыла һәм сынландыруга мисаллар табыла.

Җилләр

Җилләр , җилләр, сез җитез,

Сез исәсез нинди тиз!

Тик бер сорау бирергә,

Зинһар, рөхсәт итегез!

Җир йөзендә шундый тук,

Шундый иркен тормышлы,

Шундый киң һәм шундый нык,

Шундый матур күренешле

Тагын берәр ил бармы?

Җилләр, җилләр әйттеләр:

- Мондый ил тик бер генә;

Чәчәк кенә, гөл генә

Безнең туган ил генә.


Сандугач һәм Чишмә.

Таң атып, нурлары

Үпкәндә кырларны

Чишмәләр, күлләрне

Һәм калын урманны

Сандугач, уянып,

Канатын кагына.

Ул якын серләше

Чишмәне сагына.

Таң кошын юксынып,

Чишмә дә зарыга.

Чишмә тын, ул көлми,

Тибрәнми, селкенми,

Акбүз ат өстендә

Тамчылар сикерми.
Вәхшәт

Үзем күрдем, үз күзләрем белән,

Үкреп акты ничек елгалар,

Балалар күк ничек үкси-үкси

Яшен түкте, ярсып, Җир-ана.

Үзем күрдем, ничек моңлы кояш

Болыт аша җиргә сузылып,

Үксеп үпте үксез балаларын

Соңгы кабап кысып, суырып.

Нәфрәтеннән, йөрәк ачысыннан

Көзге урман шашып шаулады.

Ишетелде калын бер имәннең,

Авыр сулап җиргә ауганы.
У. Мөстәкыйль эш. Укучылар Муса Җәлилнең “Имән” шигырен сәнгатьле укыйлар һәм сынландыруга мисаллар табалар. Шигырьнең темасын һәм идеясен аңлаталар.

Имән

Юл чатында ялгыз гына

Үсеп утыра бер карт имән.

Тирә-ягы яшел чирәм,

Ботаклары җиргә тигән.
Таң җилләре җилфер-җилфер

Җилфердәтә яфракларын,

Имән җырлый искә төшереп

Шаулап үскән яшь чакларын.


Җилле көнне юлчыларны

Имән саклый җил-яңгырдан.

Җылы биреп җил-су үтмәс

Яшел чуклы юрганыннан.


Күләгәсе ял иттерә

Кырда эшләп арганнарны,

Кавыштыра айлы кичтә

Яшрен утта янганнарны.


Юл күрсәтә адашканга

Имән кышкы бураннарда.

Җәен татлы дымын эчрә

Кырда урак урганнарга.


Бәхетле син, ерак илдәш,

Хезмәтеңә мин баш иям.

Һәйкәл булып яшьлегеңә

Үскән монда бу карт имән.


Җирдә кеше торса торсын,

Эзе калсын тирән булып,

Үзе үлсә, эше калсын

Мең яшәрлек имән булып.


III. Белемнәрне ныгыту.

Муса Җәлил шигырьләре буенча тест сорауларына җавап бирү. Тикшерү.


ТЕСТ

Бу өзекләр кайсы шигырьләрдән алынган?

1. “Сикереп торды Марат,

Күрә эшләр харап…”

а) “Карак песи”

ә) “Сәгать”

б) “Күке”.



2. “Ул кояш белән бергә кузгала

Көрәген ала, җиңен сызгана...”

а) “Бакчачы”

ә) “Дулкыннар”

б) “Чәчәкләр”.



3. “Алар бит изге Җир-ананың

Сөекле кызлары, уллары...”

а) “Күке”

ә) “Вәхшәт”

б) “Чәчәкләр”.



4. “Иртә белән майга дип,

Керсәм, күзем акайды: ”

а) “Бүреләр”

ә) “Карак песи”

б) “Куык”.



5. “Ул – минем шатлыгым, ул - йөрәк ялкыным

Ул – батыр, сөйкемле, нәкъ сезнең шикелле”

а) “Әтәч”

ә) “Дулкыннар”

б) “Кызыл ромашка”.



6. “Ул берүзе сугышты

Унбиш укчыга каршы...”

а) “Сандугач һәм Чишмә”

ә) “Имән”

б) “Кызыл ромашка”.



7. “Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,

- Муса инде үлгән, - дисәләр...”

а) “Ышанма”

ә) “Дуска”

б) “Бакчачы”.



8. “Көн яңгырлы иде. Берсен-берсе

Куа-куа кургаш болытлар... ”

а) “Дуска”

ә) “Вәхшәт”

б) “Кичер илем”.




IV. Йомгаклау.

Укытучы сүзе.

-Укучылар, һәр ел 15 нче февральдә татар халкы бөек шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтә Әле менә кичә дә Казанда Муса Җәлилне искә алу көне уздырылды. Берничә ел элек бу бәйрәмгә Муса Җәлилнең кызы Чулпан да килгән иде.



-Бу дәресебез Муса Җәлилнең рухына дога булып барсын һәм дәресебезне “Бөек шагыйрь Муса Җәлил” дигән җыр белән бетерик.
Бөек шагыйрь Муса Җәлил

Яшәү көчен тугърылыкта күрә белгән,

Иле өчен янган утка керә белгән

Бөек шагыйрь Муса Җәлил,

Бөек шагыйрь Муса Җәлил

Бөек шагыйрь Муса Җәлил

Халкым улы.

Бөек шагыйрь Муса Җәлил

Бөек шагыйрь Муса Җәлил

Ил күгендә балкып калды гомер юлы.


Ак чәчәктәй язны йомшак күрә белгән,

Корыч түзмәс газапларга түзә белгән

Бөек шагыйрь Муса Җәлил,

Бөек шагыйрь Муса Җәлил

Бөек шагыйрь Муса Җәлил

Халкым улы.

Бөек шагыйрь Муса Җәлил

Бөек шагыйрь Муса Җәлил

Ил күгендә балкып калды гомер юлы.
Батырлыкка чакырып янган маяк булып,

Мәңге сибеп күңелләргә якты нурын

Бөек шагыйрь Муса Җәлил,

Бөек шагыйрь Муса Җәлил

Бөек шагыйрь Муса Җәлил

Халкым улы.

Бөек шагыйрь Муса Җәлил

Бөек шагыйрь Муса Җәлил

Ил күгендә балкып калды гомер юлы.
Яшәү көчен тугърылыкта күрә белгә,

Иле өчен янган утка керә белгән

Бөек шагыйрь Муса Җәлил,

Бөек шагыйрь Муса Җәлил

Бөек шагыйрь Муса Җәлил

Халкым улы.

Бөек шагыйрь Муса Җәлил

Бөек шагыйрь Муса Җәлил

Ил күгендә балкып калды гомер юлы.

Халкым улы



Бөек шагыйрь Муса Җәлил

6. Билгеләр кую һәм өй эше: “Бөек шагыйрь Муса Җәлил” дигән темага сочинение язып килергә.

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет