ФӘрит яхин шигырьләР ҺӘм поэмалар өченче том



бет1/20
Дата16.06.2016
өлшемі1.97 Mb.
#138834
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   20



ФӘРИТ ЯХИН

ШИГЫРЬЛӘР ҺӘМ

ПОЭМАЛАР

ӨЧЕНЧЕ ТОМ

Яхин Ф.З.
Шигырьләр һәм поэмалар: Җиде томда.— Өченче том.— Казан: Моя электронная книга, 2001.— 426 б.
Бу китапка шагыйрьнең 1990 нчы еллар уртасында язган шигъри әсәрләре тупланып бирелде.
© Яхин Ф.З.

ТАҢ­ГА КАЙ­ТУ” (1990-92) ШИ­ГЫРЬ­ЛӘР ҺӘМ ПОЭ­МА­ЛАР ҖЫ­ЕН­ТЫ­ГЫН­НАН (Ка­зан: “И­ман”, 1996.—252 б.)


ӘНКӘЙ
Олыгайсаң да, әнкәй, син һаман яшь,

Буй җитсәк тә бала без, бала,

Күпме гомер, үсәр чакны көтеп,

Ике күзең тала иде, тала.
Җиңел түгел иде ул чак дөнья,

Искә төшсә — көя, җан көя,

Бүген дәле бәхет урынына

Сагыш килеп өя, өскә өя.


Бу чәчләрең күптән агарса да,

Безнең өчен кара, чем-кара,

Егылсак та, чөелсәк тә, әнкәй,

Җыерчыклар сара, йөзең сара.


Әрнисеңдер безнең өчен, тиздән

Оныкларың ата һәм ана,

Олыгайсак та, әнкәй, син һаман яшь,

Кайсыбыз соң бага, сине бага?


Ялгыз калганда да үзең, безне

Ятим итмәдең шул, китмәдең,

Рәхмәт кенә яусын бу тормышка,

Әнкәбездән мәхрүм итмәдең!



1990.

ӘНКӘЙ ҖЫЛЫСЫ


Сагынасыңдыр, әнкәй, балам диеп

Көтәсеңдер бик тә зарыгып,

Алты аккош булып кайтып төшсәк,

Алты тараф китәр ачылып.


Каңгылдашып казлар канат какса,

Тетрәнепме куя күңелең?

Салкын көзне ташлап очар өчен

Канатланып кочтым күк йөзен.


Тәнгә — суык, туңам, өшим үзем,

Кыйблагамы баккан ике күз?

Хак тәгалә, бир, дип, җанга түзем,—

Тел очында туңып калды сүз.


Илдә — җылы, өйдә — кояштыр ла,

Тизрәк кайтым әнкәй янына!

Язлар булып безне каршы алыр,

Яшел яулык бөркәп башына!


«Балам!» — диеп бер сүз әйтү белән

Өшегән тән китәр савыгып...

Чиксез күкне каплап салкын болыт

Ил өстендә тора салынып.



02.09.91.

ЕФӘК ҮЛӘН


Кичеп гомер, бәхетемне

Салдым агар суларга,

Дәшми генә үтәр сулар,

Сеңә барыр ярларга.


Чуер ташта ефәк үлән

Сузылып-сузылып чайкала,

Үтә гомер, итәгенә

Хәтер ябышып бара.


Ни кеше бар, ничә тормыш —

Фатир саен тәрәзә,

Кемнәр — сөйләп, кемнәр — кыйнап

Ала бөртек дәрәҗә.


Ник сыпырдың итәгеңне?

Кемнең язмышы иде?

Килер көннәр хисапланды,

Санга кермәдек инде!

18.04.91.

ТЕЛ БИСТӘ


Сөйләгән сүз наз кебек,

Йөзә өстендә чүбек,

Теле арды, туктамады,

Ирен читләре — күбек.



18.04.91.

ХАТИРӘДӘН


Бер кайгысыз самим бала идем,

Һәм кош идем, һәм дә бер болан,

Уйнап калды күрше малайлары,

Шаулап калды яшел киң алан.


Ә мин киттем кереп яшьлегемә,

Канат кагып очтым күленә,

Болан булып чаптым тугаена,

Килеп кердем кайнар чүленә.


Адаштыммы, әллә бутадыммы

Тарафларны шушы кичемдә?

Күңелемдә — уты, яше — күздә,

Ялгыз калдым уйлар читендә.


Син гаепле түгел моңа, бәгырь,

Мин үзем дә аңлыйм хәлеңне,—

Мәхәббәтнең богавына чорнап

Кемнәр алган иде хисеңне?


Бер кайгысыз самим бала идем

Һәм кош идем, һәм дә бер болан,

Канатларым каерылган килеш

Утлы чүлдә мәңгелеккә калам!



17.04.91.

МИН АВЫЛДАН КИТТЕМ


Мин ул көнне үзем чыгып киттем,

Калды авыл җиргә сыенып,

Юлым якын кебек иде дә шул,

Эзем барды арттан уелып.


Зар елапмы яшем тамды анда?

Яңгырлармы басты тузанны?

Куылганнар хисабыннан түгел —

Кире кайта алмыйм узганны.


Мин һаман да атлый бардым алга,

Максат арбасында җан елый!

Туган илдән киткән бәндәләрне

Чит-ят җирләр якын күралмый.


Бәхетемне эзләп бардыммы соң?

Шатлыгыммы көтте юлларда?

Башымнымы югалтырга барам —

Юлым калса әгәр елларда?


Ни чыдамлык белән түзәр җаным?

Ничек кояш чыгар, көн кичәр?

Кайтырмын дип чыгып киткән идем,

Кайталмадым,

Әнекәем нишләр?

23.07.91.

БОРЧЫЛУ
Ышанырга-ышанмаска белмим:

Ничек булды бар да шушылай —

Якты айның көмеш нурларына

Тотындым да йоклап калдым бугай...
Вакыт үткән, килерләре — кыска,

Кайтарырга һич юк исәбем,

Төймәләрне саныйм: “Аллаһ — әкбәр!”

Төгәллеккә җитми хисабым.


Кай урында мин адаштым икән?

Ни сәбәпле бар да шушылай?

Көмеш айның якты нурларыннан,

Кул ычкынып, җиргә иңдем бугай!


Бармак бөгеп саный башлыйм кабат —

Адашмаска иде, ялгышмаска!

Соңгы тапкыр өмет тулды җанга —

Сыек акыл әверелде ташка!



24.07.91.

ГАҖИЗЛЕКТӘН


Өметем бар — ялгыз чаткы күңелемдә:

Өлешемне, тормыш, бирсәнә!

Меңне сорап аһлар ормыйм, беләсеңдер:

Кабул итче, риза берсенә!


Дуслар түре миңа инде тәтемәде,

Ялгыз гына башым, күрсәнә,

Барсына да мең-мең бәхет күле кирәк,

Бер генәсен миңа бирсәнә!


Бу дөньяга килеп, бәндәң, китәм икән,

Җәбер-золымнарын җыйганга —

Тормыш миңа ул көн җаен бирер сыман,

Ут кабынды дөрләп җан-канга!

ШИГЫРЬ ТУУ
Тишелми орлык вакыты җитмичә,

Тумый шигырь йөрәктә пешмичә,

Балкып чәчәктәй аңкытмый моңын

Һәм дә тибрәтми бәндәләр җанын.


Чү!..

Тишелде орлык — бодай бөртеге,

Сынды күземнең сыңар керфеге!

09.04.91.

ХӘЛЛӘРЕНЕҢ ХӘЛЛӘРЕ
Минем кулда “Туз” һәм “Унлык” кына —

Шушы уен өчен яратылган!

Бу өстәлгә хәзер үзем хуҗа,

Язмышлары инде таратылган.


Мин шаһ бүген һәм дә илнең ханы,

“Туз” һәм “Унлык” уйный кесәләргә,

Минем белән партком кәртле уйный,

Йозак элеп ҮКе1, кәнсәләргә.


Ат бәһасен сорый биш тиенлек

Кенәгәсен сузып алларыма...

Кәртне ачтым, ул пычакка калды,

Ни үтенеч укыр алласына?

26.08.91.

АК-КАРА АЕРМАСЫ


Исәпләсәң, җитми хисап кына,

Ай-һай, әнкәй, тормышмыни бу?

Ак-карага ник өйрәндек икән —

Ак-караны беләмени бу?


Үз җаена гына агар иде,

Мин каршылык түгел бер генә!..

Юк шул, һаман ега, төпкә сала,

Илтеп ташлый чоңгыл авына.


Кыя кебек каршы басканнарның

Кара булгангамы максаты,

Әйләнде дә үтте тормыш суы,

Ак җаннарны төпкә ташлады.



27.08.91.

ЕЛАУ
Килдең-киттең, күрми үттең,

Хәлләрең ни, белмәдем,

Җирне кочып еласам да

Яныңа киләлмәдем,

Кочаклап үбәлмәдем...

Йөрәгемне ватып киттең,

Җыйдырып алалмадым.



27.08.91.
СОҢГЫ СҮЗЕМ
Аңламассың инде мине һич тә,

Яшьлегемне кабул итмәгән

Идең шул син тәүге кичәдә —

Һаман күздә яшең кипмәгән.


Аңла, диеп үтенмим дә кабат,

Сау булсаң — шул, нигә башкасы?

Картлык аша үтеп, гарешләргә

Бәлки әле бергә ашасы!

Авг., 1991.

ИСӘН БУЛА КҮР


Авырый, дип сине әйтсәләр —

Тетрәп куям шунда кисәктән,

Мең риза бар бәлаңә, Аллаһ,

Өзә күрмә көнен исәптән!


Мин нишләрмен ансыз шушы җирдә —

Яшәешем булыр җәһәннәм,

Бәхет хөкеменнән сөрелгәннәр

Төркеменә китәр бу бәндәң!


Ул кайдадыр яши икән читтә —

Исән булса, нигә башкасы?

Ә барыбер җаннар бергә безнең,

Икебезнең бер шул хатасы!

Авг., 1991.

ИРТӘЛӘГӘН КӨЗ


Очрашмадык,

Бер дә сөйләшмәдек —

Бар да хыял булып калдылар,

Язга чыккан идем, инде бүген

Август аен көннәр санадылар.
Көзем белән бәхәсләшеп йөрим,

Юкса, сиңа әйтер сүз иде...

Шунда:

“Үзең гаепле!”— дип, минем



Яңагыма язмыш җиле бирде.

Авг., 1991.

КАНАТ БИРҮЧЕ ХАТ
Сәлам хатка мамык сүзне салып,

Канат бүләк иттем дустыма,

Озакламый үзе килеп җитте —

Дөрләп-пешеп дуслык утына.


Хәл яманын уйлап килгән икән,

Юкса язган идем, яхшы, дип...

Моннан соңда зарны юлга кертмәм,

Сагындырса дуслар шулай бик.

04.09.91.

ТАТАРЫМ
Курыкканның җаны чыкмый калса,

Куа килә арттан коткысы,

Бу милләтнең, менә күреп торам,

Нидән качкан икән йокысы!
Бар тинтәкләр йоклаган дип йөри

Йокы күрәлмәгән мескенне —

Йөрәгенә аның курку төшкән,

Яңартмакчы була искене!


Үзгәрерлек, дәртләнерлек чакта

Яраргамы кемгә маташа?

Аллага дип, Шайтанга да шунда

Хезмәт итмәк — сырхау алаша!


Искегә һәм артка юллар ябык,

Ташла шикләнүне, татарым,

Куркып торсаң, хәлең дә үзгәрмәс,

Мин дип йөрсәң иде, батырым!

28.08.91.

ИРЕК ЮЛЫ
Тарих белән киләчәкнең бүген

Очрашкан көне күзгә-күз,

Кичә генә мескен булсак әгәр,

Бүген, хәзер үзгә, бар да — без!
Миллионнарча татар өчен меңнәр

Мәйданнарны айкап чыктык та

Тәкбир әйтеп изге җиргә килдек,

Урыс калды елап тыкрыкта.


Ул әлегә кушылырга белми,

Кушылмаска белми татарга,

Берсе кала безгә бармак янап,

Икенчесе тели атарга.


Үз иле бар аның, үз дәүләте,

Әмма керә татар эшенә,

Бөекләнеп һаман яшәмәкче

Милләтләрнең сырты өстендә.


Әмма бүген без терелеп чыктык

Кара каберләрнең эченнән,

Чаң тавышын буып-буып тора

Баба әрвахлары күгемнән.


Тәкбир әйтәм, сүзләремне кат-кат

Кабатлыйлар урам һәм йортлар,

Баш ияләр, җиргә чүгәлиләр

Ишелеп төшәр булып таш потлар.


Бу урамнар татарларны суеп

Урыс чыккан чорны күргәннәр,

Мәсҗидләрем мәсхәрәгә калып,

Тәре тоткынында торганнар.


Бүген — башка, тарих һәм киләчәк

Очраштылар карап күзгә-күз,

Баш күтәреп татар, урыс белән

Килгән чагы каршы сүзгә-сүз.

30.09.91.

ӨМЕТ КИСЕЛГӘНДӘ


Мин ышана идем килер көнгә,

Булыр диеп бар да үзгәчә,

Хакыйкатем мәйданнарда калды,

Юш килмәде минем күрәзә.


Советларым уен гына уйный,

Үз теләген салып теленә,

Мәңге ирек булмас кебек хәзер

Бу татарның олуг иленә.


Без мәйданда ирек яулаганда —

Яулаганны бүлде түрәләр,

Без барчабыз сарык хәлендә шул,

Ә түрәләр инде — бүреләр.


Мин ышанган идем килер көннең

Булырына күптән үзгәчә,

Юшмы килде шушы юраганым:

Чәч ишелеп төште күзгәчә.

31.08.91.
КИЛЕР КӨН ӨМЕТЕ
Аңларга һәм аңламаска белмим,

Кире кайтып карыйм сүзләрен,

Әмма тормыш тагын алга куя,

Кадаклый да куя безләрен.


Баш тартырга мөмкин түгел хәзер:

Мин — җиңелгән, алар — җиңүче,

Алыпларның көчен богауладым

Бу тәнемдә...

Сыймый гына калды җиң очы!
Буйсынасым килми, юкса, минем,

«Азатлык!» — дип мәйдан уралыйм,

Җиң очыннан богау тотып тора,

Үз көнемне үзем коралмыйм.


Килешәм дә, килешмим дә...

Белә!


Бер карарга кирәк килергә...

Чү!


Җиң очымнан кемдер тартып куйды?

Улым икән,

Миңа яреп ул да үсеп килә!

02.09.91.

ЧИТТӘ КАЛУ


Туган илдә хәлләр үзгәчәдер,

Монда — суык, көннәр — томанлы,

Язы-көзе бер фасылда килә,

Сөенечләрем тышау-богаулы.


Кайгыларны ялгыз күтәрәм мин,

Хәл белергә дустым-күршем юк,

Илгә кайтыр идем, юллар ябык,

Монда өсләр — бөтен, тамак — тук.


Илдә чыпчык үлми, диләр, каный!

Канатларым кисек, очалмыйм,

Яратса да, якын итсәләр дә,

Җиргә ятып, җирен кочалмыйм.


Илдән читтә гүр иясе булган

Татарларны аңлар өченгә

Шушы хәлгә төштем — тәкъдир кушып,

Үрмәләп кайт, килсә көчеңнән!

04.09.91.

ГӨНАҺЫ-КӘБАИР


Көнчелек кылып, мәйданга

Чыгардым үчлек атын,

Белмәдем, гәрчә сизмәдем —

Шайтанга булдым якын.


Яманлык кылдым ялганлап,

Чиктем гайбәт чигешен,

Әмма дә үтә алмадым

Буып бәхет инешен.


Мең сорап, ялварып Хактан

Үтендем мин ярдәмен,

Әмма дә салдырды өстән

Киемне, алып, ямен.


Тәнемә ябып җөббәне —

Дәрвиш хәленә калдым,

Сүз йөрткән телемнән язып,

Хак хөкеменә салдым.


Мең гафу сорап килсәм дә

Шәфкатен табалмадым,

Җәннәттән мәхрүм калып мин,

Тәмугтан качалмадым.



03.09.91.

КИМСЕТЕЛГӘННӘРГӘ НӘСЫЙХӘТ


Берәү әйтсә синең хакта яман сүз,

Ашыкма борчылырга, син бераз түз!


Кем икәнең багып кара — салып күз,

Акыл диңгезенә кереп бераз йөз!


Сызлансаң әгәр намусың тапталып,

Елама җиргә йөзең капланып.


Авыр, беләм, хәрәм сүзне күтәрү,

Кирәкмәс әмма үзеңне үтерү.


Күр дә аны, кем булуын исәплә,

Лаеклымы-түгел фикрен куәтлә.


Ныгый җанның тән эчендә торышы,

Ишелмәсен юк-барлардан тормышың!


Тартылса кояшны капларга болыт,

Суык килә, учагыңа тиз сал ут!

04.09.91.

БӘХЕТ ҮЗГӘРЕШЕ


Бәхеткә дә намусыбыз — бәһа,

Кайгыга да...

Килгән кеше шундый,

Сынган камыш булды безнең бәдән,

Хәсрәтләрем егылыплар уңды.
Көлтә-көлтә, катлы-катлы барсы,

Җыя-җыя тәнем дә шабыр тир...

Сабыр, диеп кем нәсыйхәт бирде?

Арада юк бездәй күндәм бер ир!


Бәхетебез кызыл булды кичә,

Бүген инде кызыл бу кайгылар,

Яшен, яшьнәп, җир вә күктә йөрде,

Ни язгандыр безгә андагылар?

04.09.91.

БЕЗНЕҢ ХӘЛЛӘР


Хәбәрләре төксе-төксе хәзер,

Серләренең теле өзелгән,

Керле күлмәк итәкләрен юып,

Рәсәй халкы бауга эленгән.


Без — ямаулык аңа, язмышыбыз

Шушы кадәр мескен, ни хикмәт,

Авызыма җирне учлап кабам —

Кем бәхетенә үсәсең син, икмәк?


Калач-калач хәсрәт җыйды көнем,

Төн буена айга бактым мин,

Таңга кадәр, җаннар җылынсынга,

Өметемнән учак яктым мин.


Рәсәйләре бер эресен, диеп,

Катмасын, дип, таштай бәгыре...

Учагыма салкын су сиптеләр:

Бозга калма, милләт бавыры!



05-06.09.91.

ДУСЛАРГА ИШАРӘ


Бу яшәеш чиге — мәңгелекнең

Иң беренче көне булганга —

Үлгәннәрнең кадерләрен белер

Адәмиләр, кереп зур санга.


Җирдә туфрак хәлдә бәдән кала,

Юыгыз, ю, кара керләрне!

Пакь хәлендә җаннар күккә ашса,

Җирдәгеләр юсын тәннәрне!


Бу аларның бөек намус эше,

Сафлануы үлем алдында...

Мәңгелеккә җирдә калам диеп

Берәү чаба, кендек — кулында.


Болгап кемнең маңгаена сугар?

Сугымчыдай бурсык йөз белән

Ул тагылып калсын яшәештә,

Әйткән икән теләк сүзеннән.


Мин бары тик җан саулыгы телим,

Бәдән калыбында кысандыр,

Мәңгелектә җаннар ирек табар,

Җиде кат күк — алар өчендер!



11.09.91.

ИРЕШҮ
Максат аеның каплангач күзе,

Сүнгәч карашы, кая барасы?

Адашып шикләнү зольмәтендә —

Биткә ягылды төннең карасы.
Черек хыял агачын ут итеп

Төндә якканда тормыш учагын,

Явып яңгыр, исеп кара җилләр,

Кер, дип гүрем җәйде киң колачын.


Яшәү тәме тоз һәм балчык кына

Түгел иде җирдә, белмәдемме?

Сүнмәсенгә — хыял кисәвенә

Корбан иттем канлы күлмәгемне.


Төнем үтте сукыр учак белән,

Торып чыктым кояш чыгышына,

Болыт белән туган кара таңда

Тотынып калдым өмет җылысына.

07.09.91.

ШИГЫРЬ УКУ


Шигъри сүз җимешен өзеп каптым,

Ачы җанга татлы ризык таптым.


Күкрәк чоңгылыннан чыкты бер аһ,

Хис дәрьясында бу хәлем саһ-ваһ!


Гүя буй куйды сылу гүзәлем,

Өзелеп төште шунда үзәгем.


Кайтмады акылым, калдым хәйран,

Бүләк булган Ходадан бу бәйрәм.


Тамбур, кубыз, сорнай — барсы ай-һай,

Кубып уйнады хисемдә һой-һай!


Биедем-җырладым очып-очынып,

Шигырь кузгаткан хисне кочынып.


Инде тындым, оныттым боларны,

Кабат укыдым, чиртеп кылларны.


Ни хикмәт, яңармады хис-тоем,

Барып чыкмады бу юлы туем.

01.10.91.

ШИГЪРИ ЯДКӘР


Укыр мине шагыйрь,

Укыр кабих,

Укыр мине барча хислеләр,

Тәнкыйтьчеләр, беркөн җыелышып,

Исемдә ул, телне кистеләр!
Ул көчекләр Тукайга да өргән,

Такташның да тыйган шигырен,

Арагызда ата этләр кая —

Санламаучы күсәк егәрен?


Юкса кытык килә сүзегездән,

Табан асларына үтәсез,

Гасырларга шигырь укыганда

Ник куркышып-качып бетәсез?



01.10.91.

КҮКЛӘРГӘ ИРЕШҮ


Караңгы сүзсезлек диңгезенә

Батты бу мәгърур көймәм,

Көн яшерде йолдызларның серен,

Төйнәлеп калды төймәм.


Уем да юк, фикерем дә тыныч —

Ашты агып чоңгылга,

Мине инде мәңге аңламаслар —

Күзгә төер тыгыла.


Алдым-артым тау-тау кара дулкын,

Дүрт ягымда якты ай,

Адашканнар, юл эзләгез бүген,

Минем кыйблам — шушылай!


Бу диңгезем чиксезлеккә тоташ,

Җирем калдырдым артта,

Барган саен монда юллар һаман

Тик озынлыкка арта.

02.10.91.

ГАДИ ХАКЫЙКАТЬ


Эшләп-эшләп тә һаман

Учың кызмаса,

Бер җылы сүз ишеттерер

Затлы булмаса —

Төкермә син дөньяларга,

Тормыш бу, аңла,

Электән үзең башлап син

Кешене санла!


Өйрәтмә акыл — яшәргә,

Яшәтеп күрсәт,

Аяктан алда ишектән

Күренсә корсак,

Үр басып каршы алсалар

Әгәр биекләр,

Җаһиллек кылып алдыңда

Алар биепләр

Җибәрсә әгәр, шушымы

Синең бар эшең

Диеп туктатсын үзеңне

Акылың, кешем!


Эшләп-эшләп тә һаманнар

Учың кызарса,

Яра бәйләргә яныңда

Чүпрәк булмаса,

Төкер син бу дөньяларга,

Шәрә ал-асты,

Сансызлар санлы чагында

Адәм — албасты!

06.08.91.

ГАШЫЙК ЗАРЫ


Барсы да яшәп үлделәр:

Чибәр, затлы, камилә,

Гыйшык утында яндылар,

Көйделәр бер шәм илә.


Барчасы китап телендә —

Хәлләреннән хәбәр бар,

Әмма минем өскә генә

Койды дөнья җәбер-зар.


Сандугач булып кунганда

Тирәкләргә таң белән,

Мине тоткын кылдылар шул

Күздән койдырып сәйлән.


Инде дә беткәч хәлем һәм

Югалгач йөрәктә дәрт,

Мин мәҗбүр көнем күрергә

Һәм булырга ялгыз карт.



07.08.91.

ХӨКЕМЛЕ
Бу тормышның хакыйкатен аңлап

Һәм белергә теләп асылын,

Мин елларга салдым агызып

Яшьлегемнең алтын балыгын.


Бу тормышны күккә чөю түгел,

Каһәрләргә кирәк чагында

Бәхет болынының чәчәкләрен

Җыеп алдым, чабып чалгыга.


Бу тормыш шул Печән базар икән,

Төртә-төртә бәхет саталар!

Яшьлек хыяллары — алтын балык,

Күңел төпләрендә ята ла!


Мин хөкемче булсам, закон язып,

Хыялларга киртә утырткан

Урындагы көнчеләрне җыеп,

Итәр идем сукыр кычыткан.



08.08.91.
БЕЗ ҺӘМ СЕЗЛӘР

*Татарстан вакыйгаларыннан


Азатлыкка җаннар өметләнеп

Чыккан чакта мәйдан уртасына,

Без тудырган дәүләт системасы

Мылтык аса, корып, җилкәсенә.


Кемне саклый, кемнән коты очкан,

Ник ишетми, исерек күзләре?

Халык исемен йөрткән парламентлар

Нигә шулай агач бүкәннәре?


Без белмәгән серне белгән кебек

Үзләренә генә ышанганнар,

Халык хакны сорый, алар — таш сын,

Урындыкларына төпләнгәннәр.


Без һәм сезгә мең бүлендек бүген,

Йодрыкларым күккә чөелделәр,

Без сайлаган олуг парламентлар

Мылтык артларына сыендылар.

08-09.08.91.

“ИСКӘНДӘР ЗӨЛКАРНӘЙН”


Өметләнеп килер көннәремә,

Үткәннәрдән качып башаяк,

Мин көнемнең зәңгәр болытына

Әфсен укып ыргытканда таяк...


Үз башыма килеп төште шулчак,

Мин мөгезле инде — “Искәндәр”!

Шайтан диеп дарга элгән чакта

Палачларым мең кат чөмкәйләр.


Төшләренә җәнҗал керер, коткы,

Ак төннәрен шәүлә озатыр,

Өметләнеп килер көннәремә —

Мескен гәүдәм башаякта ятыр.

10.08.91.

ДӘЛИЛ
Хуш!

Мәңгелек фатиха сиңа —

Яшәр көннәреңдә,

Адашмасын бары күңелең,

Адашмасын бары күзләрең...


Хуш!

Мәңгелеккә кереп барышым,

Монда туфрак булып бәдән кала,

Кабер авырлыгы...


Очып барган җанны кем туктатты,

Иманыммы миннән сорадылар?

Борылырга мәҗбүр булып, менә

Бу дөньяга кире кайтамын.


Бәдән инде туфрак арасында,

Өрәк булып йөри кисек җан,

Үлем түшәгенә кабат ятып,

Китәр чакта

Дөнья фатихасын ничек алыйм

Һәм күкләргә кабат

Канатланып кына ничек ашыйм?..

13.08.91.

ТӘГЪБИР
Бик сәер бер төш бутады бүген

Кара таңнан төртеп уятып,

Хәзер, менә аптырашта калдым,

Нәрсә көтә җанны болгатып?
Йөрәк маемнымы сыгып алыр?

Һич юрарлык түгел мәгънәсен!

Әзмәвердәй гәүдә кече калды,

Күкләр салыр ни гамь генәсен?


Авыр тынлык биләп алды җирне —

Күкләр язмышымны хәл итә,

Фәрештәләр, бизмәннәргә куеп,

Хөкем йөртә, изге фал шул, ә?


Мең өметне кайчы кисә алса,

Өзгәләсә язмыш максатны —

Яшәүдән дә үлем кадерлерәк...

Киләчәкне күкләр ваклап сатты!



14.08.91.


КЫЯМӘТНЕ ҮТЕНҮ
Хакыйкатькә дошманлашып йөреп,

Хәрәм хезмәтчесе булганда —

Безнең башлар эленеп торыр әле

Читән башы һәм дә колгада.


Шунда Кыямәткә мохтаҗланып

Үтенербез Аллаһ хөкемен,

Сарык кебек куып китерерләр

Гарасатка халык төркемен.


Зар еларбыз, сәүдәбезне, диеп,

Гүр алмады, кылды мәсхәрә,

Шуның өчен безне ярлыкый күр,

Хак көнеңдә тәннәребез шәрә.


Ишетерме әйткән сүзне Хода?

Миһербанга безнең өмет зур,

Җәһәннәмнең утлы диңгезендә

Кемнәр Шайтан белән булыр хур.


Фарызларны узмый яшәгәннең

Бармы Кыямәткә мохтаҗы?

Казык башларында торган башлар

Мең түземдә киде ут таҗы.



15.08.91.

ЫШАНГАН ТАУДА НИ БУЛМАС


Синең алга серне салганчы,

Елгаларга гына орсамчы,

Бу кадәр дә оят булмас иде,

Яман икәнсең шул, ялганчы.


Синең алга гына салганчы,

Дусларыма сөйләп алсамчы,

Бу кадәр дә авыр булмас иде,

Булмас идең син дә ялганчы!


Синең алга сүзне куйганчы,

Кирәк булган суга саласым,

Ахмакларга серне китергәндә,

Белеп тапшыр: җыеп аласың!



15-16.08.91.

ХӘБӘРДӘН ХӘБӘР


Мин — яхшыдан, мин — хөрмәтле,

Диеп белдереп,

Тормыш чанаңа җиктең син

Өч ат, җилдереп

Гомер юлларын үткәндә,

Калҗа кимереп,

Йортыңа сыймас булдың син —

Шактый симереп.


Бар кеше, бүреген салып,

Сәламен бирде,

Алдыңа ташлап ектың син

Күпме нык ирне,

Хатыннар булды яныңда

Гаурәтен ачкан,

Шайтанга шәрик аталдың —

Иманың качкан.


Көн дә халыкка чыктың син

Өч айгыр җигеп

Һәм суктың бәндә сыртына

Чыбыркы чөеп,

Шушы атларың — караклык,

Гайбәт, хыянәт...

Тәмугы белән каршылар

Сине Кыямәт!



19.08.91.

ТАТАР ЧАПАНЫ


Мин нәсыйхәт белән шигырь әйткәч,

Зур шагыйрьләр көлеп калдылар;

Мескенлек бу, өтеклек, дип, өскә,

Буй-буй телеп, ямау салдылар.


Чапанның мин нинди булганлыгын

Белеп үскән кеше идемме?

Тәнкыйтьчеләр: “Абый, салып ташла!”—

Диеп тарта хәзер җиңемне.


Килешмиме? Буй-буй чапан, күрәм,

Өсләремдә минем — татар чак,



Достарыңызбен бөлісу:
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   20




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет