9нчы сыйныф
Максат:
Укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилли белергә күнектерү; телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү; татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белүгә өйрәтү; телнең милли мәдәниятнең чагылышы булуын, тел һәм тарих бердәмлеген аңлату, татар теленең милли-мәдәни үзенчәлегенә төшендерү; татар теленең фонетик, график, орфографик, орфоэпик, лексик, сүз төзелеше һәм ясалышы, грамматик, стилистик нигезләре турында теоретик мәгълүмат бирү.
Бурычлар:
- Укучыларның алдагы сыйныфларда татар теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру.
- Укучыларның сөйләм һәм язу культурасын үстерү, мөстәкыйль эшчәнлеген активлаштыру.
- Татар һәм башка халыкларның рухи мирасына ихтирам тәрбияләү.
Курсның эчтәлеге
|
Үткәннәрне тирәнәйтеп кабатлау
Сөйләм авазлары һәм аларның кулланылышы. Сөйләмдә аваз үзгәрешләре. Әдәби тел нормалары. Татар теленең төп орфографик һәм орфоэпик нормалары турында төшенчә. Орфоэпик һәм орфографик сүзлекләр.
Лексикология. Сүз – телнең төп берәмлеге. Төрки – татар сүзләре һәм алынма сүзләр. Диалекталь лексика, һөнәрчелек лексикасы, терминологик лексика, жаргон сүзләр. Татар теленең төп сүзлекләре, аларны куллана белү. Татар теленең төп лексик нормалары. Лексик анализ ясау.
Сүз ясалышы. Татар телендә сүз ясалыш ысуллары. Сүзләрнең ясалыш буенча төрләре. Морфемика. Морфология. Татар теленең сүз төркемнәре системасы. Татар һәм рус телләрендәге сүз төзелешенең төп аермалы яклары. Этимология турында төшенчә. Сүзләрне сүз ясалышы һәм төзелеше ягыннан анализлау.
Синтаксис һәм тыныш билгеләре. Хәзерге татар әдәби теленең синтаксик нормалары. Татар телендә синтаксик берәмлекләр һәм тыныш билгеләре. Ия белән хәбәр арасына сызык кую очраклары. Хәл, аныклагыч, эндәш һәм кереш сүзләр янында тыныш билгеләре. Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре.
Диалог, аның язылышы, тыныш билгеләре. Туры сөйләм янында тыныш билгеләре. Кушма җөмлә янында тыныш билгеләре.
|
Стилистика. Сөйләм культурасы. Тел һәм мәдәният. Язма тел һәм сөйләмә тел төшенчәләре. Сөйләмдә синонимнарны, антонимнар һ.б. тел чараларын дөрес куллану. Әдәби телне, сөйләм культурасын үстерүдә һәм стильне камилләштерүдә синтаксик синонимнарның роле.
Әдәби сөйләмгә куелган таләпләр турында гомуми мәгълүмат. Сөйләмдә лексик чараларның (синонимнар, антонимнар, калькалар, фразеологизмнар, мәкаль һәм әйтемнәр) кулланылыш мөмкинлекләре.
Функциональ стильләр, аларның лексик-грамматик үзенчәлекләре. Стилистиканың нигезе буларак синонимия. Синтаксик синонимнар. Сөйләм культурасы. Татар сөйләм әдәбе. Аралашуның төренә бәйле сөйләм әдәбен куллану.
Сүздә, текстта милли-мәдәни мәгънәгә ия берәмлекләрне таба һәм аңлатмалы, этимологик, фразеологик һ.б. сүзлекләр ярдәмендә мәгънәләрен аңлату.
|
Тел турында гомуми мәгълүмат.
Телнең аралашу чарасы булуы. Телнең төп функцияләре. Туган телнең һәрбер халык тормышында һәм кешене шәхес итеп формалаштырудагы роле. Кардәш һәм кардәш булмаган телләр. Татарлар яши торган төбәкләр. Телнең кеше тормышында һәм җәмгыятьтә тоткан урыны. Телебездә халык мәдәнияте, тарихы чагылышы. Хәзерге татар әдәби теленең тамырлары. Татар милли әдәби теленең барлыкка килүе. Хәзерге татар әдәби теленең төп диалектлары. Ике теллелек. “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” ТР Законы. Тел гыйлеменең әһәмияте һәм төп бүлекләре
|
Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:
-
Татар теленең төп берәмлекләрен һәм аларның билгеләрен белү;
-
Татар теленең фонетик, лексик системаларын, грамматик төзелешен үзләштерү;
-
Грамматик үзенчәлекләренә карап сүз төркемнәрен аера белү;
-
Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре арасындагы мөнәсәбәтләрне аңлау, бәйләнеш чараларын күрсәтү;
-
Җөмлә төрләрен аеру, алар янында тыныш билгеләрен куярга өйрәнү;
-
Текст төзелешен, текстның тел үзенчәлекләрен билгеләү;
-
Сөйләм стиле, фәнни, публицистик, рәсми-эш, матур әдәбият стильләрен аера белү.
обязательный минимум содержания ОСНОВНЫХ ОБРАЗОВАТЕЛЬНЫХПРОГРАММ ПО ТАТАРСКОЙ ЛИТЕРАТУРЕ
5нче сыйныф
Максат:
-
матур әдәбият әсәрләрен форма һәм эчтәлек берлегендә аңларга һәм анализларга өйрәтү, логик фикерләү сәләтен үстерү һәм камилләштерү, балаларның рухи дөньяларын баету тора. Бу процесс өч – гамәли, гомуми белем бирү, тәрбияви - яссылыкларны берләштереп алып барылырга тиеш.
Бурычлар:
-
укучының төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне белүенә ирешү һәм анализ барышында кулланырга күнектерү;
-
укучыда матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗы булдыру;
-
укучының телдән һәм язма сөйләмен үстерү;
-
укучыда үз милләтенә, аның әдәбиятына, мәдәниятенә карата хөрмәт, дөньяга гуманлы караш, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, үз милләтенең, шушы төбәктә яшәүче башка халыкларның мәдәни кыйммәтләренә хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Курсның эчтәлеге
Халыкның милли, рухи мәдәният хәзинәсе буларак халык иҗаты.
Аның сәнгать төрләре формалашуга йогынтысы. Халык иҗатының бер төре буларак халык авыз иҗаты. Аның әсәрләрендә гомумкешелек хыяллары, идеалларының чагылуы. Халык авыз иҗатының матур әдәбият белән бәйләнешләре: уртаклыгы һәм үзенчәлекле аермалары.
Халык авыз иҗатының төп жанрлары, жанр сыйфатлары.
Әкиятләр, жанр төрләре, үзенчәлекле сыйфатлары. Әкиятләрнең эстетик кыйммәте. «Ак бүре» әкияте (кыскартып). “Үги кыз” әкияте. “Аю белән төлке” (мөстәкыйль уку өчен)
Җырларны төркемләү. Татар халык җырларына хас үзенчәлекләр. Көй һәм сүз тәңгәллеге. “ Моң” төшенчәсе. Озын һәм кыска җырлар, такмаклар.
Мәкальләр һәм әйтемнәр, табышмаклар. Аларда мәгънә тирәнлеге һәм аларның тел – бизәк, сөйләмнең тәэсирлеген көчәйтү чаралары булуы.
Мәзәкләр.Мәзәкләрдәге тапкырлык, юмор, кимчелекләрне тәнкыйтьләү, тирән мәгънә, хикмәтлелек. “Хуҗа Насретдин мәзәкләре”.
Бәет жанры турында мәгълүмат. Күпчелек очракта эчтәлекләре буенча тарихи вакыйгаларга һәм шәхесләргә, авыр заманага, шәхси фаҗигаләргә һ.б. багышланулары. “Сак-Сок” бәете. Аның фантастик сюжетка корылган булуы.
Риваять һәм легенда жанрлары турында мәгълүмат. Риваять, легендаларның аермалы һәм охшаш яклары. «Шәһәр ни өчен Казан дип аталган», “Янмый торган кыз”, “Иске Казан каласының корылуы”, “Әллүки” риваятьләре.
Халык авыз иҗатында образлар; әсәрләрдә дөньясурәте; табигать һәм кеше, яшәеш һәм кеше турында күзаллаулар. Халык авыз иҗаты поэтикасы, язма әдәбият үсешенә, әдәби телгә зур йогынтысы.
Халык әкиятләре белән уртаклык, аерымлыклар. Г.Тукайның «Шүрәле» әкияте.
Җ.Тәрҗемановның “Тукран малае Шуктуган” әкияте.
Ә. Фәйзинең “Аучы Мәргән белән Болан кыз” әкияте.
Р.Батулланың “Курай уйный бер малай” әкияте.
Ф.Яруллинның “Зәңгәр күлдә ай коена”, “Кояштагы тап” әкиятләре.
Эчтәлек: вакыйга, күренеш, образлар.Кеше образлары: төп герой, ярдәмче герой, катнашучы геройлар,җыелма образлар. Хикәяләүче, автор позициясе. Табигать образы,әйбер образы. Әдәби сөйләм: хикәяләү.
Ф.Әмирханның ”Ай өстендә Зөһрә кыз”, “Нәҗип” хикәяләре.
Тереклек, җансыз предмет образлары ярдәмендә, читләтеп, кеше сыйфатларын, тормышын тасвирлау. Хикәяләп яки тезмә рәвештә язылу.
М.Гафуриның «Сарыкны кем ашаган?» мәсәле.
Г.Тукайның “Ике сабан” мәсәле.
Әдәбиятның башка сәнгать төрләре арасында урыны. Тормышны һәм кешенең бай рухи дөньясын танып–белү чарасы буларак әдәбият. Аның әхлакый һәм эстетик яктан кешегә йогынтысы. Язылу рәвеше ягыннан әдәби әсәрләрнең ике төргә бүленгән булуы: чәчмә һәм тезмә әсәр.
Шигырь төзелеше: үлчәм, ритм, рифма, тезмә, строфа. Шигырьдә образлар, лирик герой. Г.Тукайның “Пар ат”, “Туган җиремә” шигырьләре.
-
Ш.Галиевнең «Һәркем әйтә дөресен» , “Тереклек суы”, “Курыкма, тимим!”, “Тарихтан сабак”, “Өйгә бирелгән эш”, “Онытылган…”шигырьләре.
Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр
Гомуми төп белем бирүче мәктәпләрдә татар әдәбияты предметын үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда әдәби әсәрне аңлау-бәяләү күнекмәсе булдырыла, әхлакый позиция һәм эстетик зәвык тәрбияләнә, иҗади фикерләү үстерелә, һәм болар дөньяга карашны, тормышны бәяләү чарасына әверелергә тиеш.
5 нче сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләр:
-
укучыда әдәби әсәрне аңлап укырлык, мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү;
-
сүз сәнгатен халыкның яшәү рәвешен хәзинә буларак кабул итәргә өйрәтү;
-
язу һәм сөйләм осталыгын үстерү, үз хисләреңне сүзләр ярдәмендә аңлата алырга һәм бер үк вакытта башкалар белән бергәләп эшләргә күнектерү;
-
баланың үз эшчәнлеген җиренә җиткереп үти алуына ирешү.
6нчы сыйныф
Максат:
-
матур әдәбият әсәрләрен форма һәм эчтәлек берлегендә аңларга һәм анализларга өйрәтү
Бурычлар:
- әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгару, укыган буенча план төзү;
- әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау;
- татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;
- укучыда матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗы булдыру;
- эстетик зәвыкка туры килә торган әдәби әсәрләрне сайлау һәм аларны бәяләү.
Курсның эчтәлеге
|
Халык авыз иҗаты. Мифлар. Мифларның килеп чыгышы хакындагы карашлар. Мифларны төркемләү. Мифологик образлар. Татар халык мифлары. “Алып кешеләре”,”Җил иясе җил чыгара” мифлары.
|
Г.Тукай иҗаты. “Милли моңнар” (“Әллүки”).”Туган җиремә” Лирик герой.
|
Г.Камал иҗаты. “Беренче театр” комедиясе. Драма жанрлары. Комедия. Конфликт турында төшенчә.
|
С.Рәмиев иҗаты. Сәгыйть Рәмиев – нечкә күңелле лирик. “Уку” шигыре.
|
Ә. Фәйзи иҗаты. Тормыш юлы, иҗаты. “Тукай” романыннан өзекләр. Эпик жанрлар турында мәгълүмат бирү.
|
К.Насыйри иҗаты. “Әбүгалисина” повесте. Фантастик сюжет. Чынбарлыкка охшату. Чиктән тыш арттыру, кечерәйтү, чагыштыру. Әсәрдәге образлар.Табигать, әйбер, мифологик, фантастик образлар. Архитип.
|
Г.Ибраһимов иҗаты. Кызыл чәчәкләр” повесте. “Алмачуар” хикәясе. “Алмачуар” әсәрендә Закирнең кичерешләре.
|
Г. Гобәй тормыш юлы, иҗаты. “Маякчы кызы”
|
Г.Рәхимнең иҗаты. “Яз әкиятләре” хикәясе.
|
Дәрдмәнд иҗаты. Дәрдемәнднең “Видагъ” шигыре. Символик образлар.
|
Ч. Айтматов иҗаты. “Беренче мөгаллим”. Ч.Айтматов “Беренче мөгаллим” әсәрендәге уңай һәм тискәре образлар.
|
М.Җәлил иҗаты. “Сандугач һәм Чишмә” балладасы. Лиро-эпик жанр. Баллада.
|
Р. Миңнуллин иҗаты. Р. Миңнуллин шигырьләре: “Энекәш кирәк миңа!”, “Әни, мин көчек күрдем!”, “Кунак егетләр”. Р. Миңнуллин шигырьләре: “Батырлык эшләр идем...”, “Шундый минем туган ягым”, “Кайтыйк ла үзебезгә!”Әдәбият теориясе. Шигырь төзелеше: ритм, рифма.
|
Р.Батулла иҗаты. “Имче” хикәясе. “Имче” хикәясен укып анализлау.
|
Ф. Яруллин иҗаты. Фәнис Яруллин – батыр йөрәкле әдип. Фәнис Яруллин шигырьләре: “Иң гүзәл кеше икәнсез!”, “Әйбәт тә минем әби!” Ф.Яруллин шигырьләрендә яхшылык темасы. “Ак төнбоек” хикәясе.
|
Л. Ихсанова иҗаты. Л. Ихсанова – балалар язучысы. Л.Ихсанова “Наил белән Фаил”әсәрендә балалар психологиясенең бирелеше.
|
М.Мәһдиев иҗаты. “Без – кырык беренче ел балалары” әсәрен укып анализлау. “Без – кырык беренче ел балалары” әсәрендә психологизм.
|
Укучыларының әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:
-
Татар әдәбиятындагы аерым язучылар иҗаты, әсәрләр хакында гомуми күзаллау булырга;
-
Текстларны төрле яклап анализлый һәм шәрехли алырга;
-
Әдәби төрләр һәм жанрлар, шигырь төзелеше, тезмә һәм чәчмә сөйләм үзенчәлекләре хакында белергә;
-
Әдәби әсәр теориясен:әдәби образ, аның төрләре; әдәби әсәр, аның эчтәлеге һәм формасы; тема, проблема, идея; сюжет, композиция;конфликт аның төрләре, сәбәпләре; тел - сурәтләү чаралары турында белергә;
-
Язучы иҗатын анализларга;
-
Төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади, сәнгатьле уку, аларга карата укучыларда мөстәкыйль мөнәсәбәт булдыру;
-
Шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү;
-
План төзү, сочинение элементлары белән сочинение язу;
-
Сайлап алып язучының тормыш юлын, иҗатын сөйләү;
-
Фольклор әсәрләренең жанрын һәм аларга хас үзенчәлекләрне тану;
-
Әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алынган фикер –карашларга, хис –кичерешләргә нигезләнеп сочинение язарга .
7нче сыйныф
Курсның максаты:
-
Матур әдәбият әсәрләрен форма һәм эчтәлек берлегендә аңларга һәм анализларга өйрәтү,
-
логик фикерләү сәләтен үстерү һәм камилләштерү,
-
балаларның рухи дөньяларын баету.
бурычлары:
-
укучының төп әдәби –тарихи мәгълүматларны һәм әдәби –теоретик төшенчәләрне белүенә ирешү һәм анализлау барышында кулланырга күнектерү;
-
укучыда үз милләтенә, аның әдәбиятына, мәдәниятенә карата хөрмәт, дөньяга гуманлы караш, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, үз милләтенең, шушы төбәктә яшәүче башка халыкларның мәдәни кыйммәтләренә хөрмәт хисләре тәрбияләү.
-
Курсның эчтәлеге
|
Халык авыз иҗаты
Халык авыз иҗаты жанрлары. Язма әдәбият һәм фольклор. “Идегәй”дастаны.(өзекләр) Мәкальләр һәм әйтемнәр. Бәетләр. “Сөембикә” бәете..Риваятьләр һәм легенда, аларга хас үзенчәлекләр. “Иске Казан каласы корылуы”, “Елан тавы” “Кеше гомере ничек корылган?” легендалары.
|
20 нче йөз башы әдәбияты
Г.Тукай иҗаты. “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” поэмасы. “Милләтә”шигыре. Гипербола, эпитет, метафора. Юмор һәм сатира. Г.Исхакыйның тәрҗемәи хәле. “Кәҗүл читек” хикәясе. Автор образы. Дәрдемәнднең тормыш һәм иҗат юлы. “Кораб”, “Каләмгә хитап”, “Замана”, “Җәй үтте...”,“Рәсем”, “Урысча күп сүзең...” , “Куанды ил...” шигырьләрен уку һәм анализлау. Хикәяләүче образы. С. Рәмиев иҗаты. “Таң вакыты”, “Сызла, күңелем”, “Авыл” шигырьләре. Шигырь төзелеше: ритм, рифма, строфа.
|
20 нче йөз әдәбияты
|
Һ.Такташ турында белешмә. “Мокамай” әсәренә анализ. К.Тинчурин турында белешмә. “Мәдрәсәдә беренче көн” , “Бүре зәхмәте” хикәяләре. Юмор һәм сатира. Ш . Камал “Акчарлаклар” М.Әмир турында белешмә. “Агыйдел” повесте. Пейзаж. Әдәби жанр – повесть турында төшенчә.
|
Ватан сугышы чоры әдәбияты
Г.Сабитов “ Тәүге соклану” хикәясе Ф.Кәрим иҗаты турында мәгълүмат. “Ант”, “Сөйләр сүзләр бик күп алар...”, “Ватаным өчен” шигырьләрен уку һәм анализлау. Ф. Кәрим “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасы. Поэма турында төшенчә.
|
Сугыштан соңгы чор һәм хәзерге әдәбият
С. Хәким иҗаты турында белешмә. “Юксыну”, “Әнкәй”, “Колын”, “Тегермән стенасындагы язулар”, “Һәйкәл урынында уйланулар”, Бу кырлар, бу үзәннәрдә...” шигырьләре.
Әдәби әсәрнең формасы һәм эчтәлеге: тема, проблема, идея, сюжет, композиция. Ә.Еники.“Әйтелмәгән васыять” әсәре.
Әсәрнең милли үзенчәлеге. “Туган туфрак” хикәясе. Әсәрнең сәнгатьчә эшләнеше.
Н. Арсланов иҗаты. “Атлантида, “Яз”, “Тәлгәш-тәлгәш миләш”, “Халкыма” шигырьләрен уку һәм анализлау.
Г. Ахуновның тәрҗемәи хәле. “Артышлы тау буенда” повесте. “Артышлы тау буенда” повестенда Хәсән образы.
Х. Сарьян иҗаты. “Бер ананың биш улы” повесте. Портрет.
“Бер ананың биш улы” повестенда кеше язмышы. Тема турында төшенчә.
И.Юзеев иҗаты. “Сагышлы мирас”, “Без”, “Гасыр кичкән чакта”шигырьләре.
М.Әгъләмов иҗаты. ”Китә алмыйм”, “Учак урыннары”, “Каеннар булсаң иде” шигырьләренә анализ.
|
Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр
Гомуми төп белем бирүче мәктәпләрдә татар әдәбияты предметын үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда әдәби әсәрне аңлау-бәяләү күнекмәсе булдырыла, әхлакый позиция һәм эстетик зәвык тәрбияләнә, иҗади фикерләү үстерелә, һәм болар дөньяга карашны, тормышны бәяләү чарасына әверелергә тиеш.
7 нче сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләр:
-
укучыда әдәби әсәрне аңлап укырлык, мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү;
-
язу һәм сөйләм осталыгын үстерү, мәсьәләне аңлый, гипотеза куя, материалны төркемли, үз фикерен дәлилли, кирәк икән – үзгәртә-төгәлләштерә, нәтиҗәләр чыгара, материалны гомумиләштерә белергә, үз хисләреңне сүзләр ярдәмендә аңлата алырга һәм бер үк вакытта башкалар белән бергәләп эшләргә күнектерү;
-
төрле чыганаклар белән эшләргә, аларны табарга, мөстәкыйль рәвештә кулланырга, төркемләргә, чагыштырырга, анализларга һәм бәяләргә өйрәтү.
7 нче сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның предмет нәтиҗәләре түбәндәгеләр:
-
укыган әдәби әсәрнең эчтәлеген, темасын, проблемасын, идеясен билгели, геройларын һәм әдәби дөньясын бәяли алуына, аның нинди төр һәм жанрга каравын аеруына ирешү;
-
укучының классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын белүе;
-
әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгарып, укыган буенча тезислар һәм план төзү, геройларга характеристика бирү, сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен билгеләү күнекмәсе булдыру;
-
укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашырга, үз карашларын расларга һәм дәлилләргә, әдәбият белеме төшенчәләренә мөрәҗәгать итәргә өйрәтү.
8нче сыйныф
Курсның максаты:
матур әдәбият әсәрләрен форма һәм эчтәлек берлегендә аңларга һәм анализларга өйрәтү, дөньяга гуманлы караш, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, әдәбиятка һәм халыкның мәдәни кыйммәтләренә ярату һәм хөрмәт тәрбияләү;
бурычлары:
1.Әдәби әсәрләр ярдәмендә укучыда дөньяга, кешеләргә мәрхәмәтле караш тәрбияләү, укучыны шәхес буларак формалаштыру, үстерү.
2.Әдәбият белеменнән иң кирәкле төшенчәләр белән коралландыру, фикерләү сәләтен үстерү, рухи хезмәттән канәгатьлек алырга өйрәтү.
3. Матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗы булдыру, укучыларның телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.
Курсның эчтәлеге
|
Халык авыз иҗаты.
|
Сәнгать төре буларак әдәбият. Әдәбиятның башка сәнгать төрләре арасында урыны. Әдәби иҗат: язучы иҗаты, чор иҗаты. Сәнгати алымнар һәм стиль. Тел-сурәтләү чаралары. Халык авыз иҗаты.Халык иҗатының язма әдәбият үсешенә, әдәби телгә зур йогынты ясавы.Дастан жанрына хас сыйфатлар. “Идегәй” дастаны.
|
Татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәте
|
Татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәте. Аң – белемле,мәгърифәтле шәхес концепциясе, аның бирелеш үзенчәлеге.Сүз сәнгатендә яңа төр һәм жанрларның аерымлануы. Бу чор әдәбиятында төп тема һәм мотивлар буларак аң-белем, әхлак, тәрбия. Татар милләтенең уянырга, үсәргә тиешлеге, хатын –кыз язмышы. Әсәрдә төп конфликт буларак искелек һәм яңалык көрәше.Ф.Кәрими “Салих бабайның өйләнүе”, М.Фәйзи “Галиябану”, М.Акъегет “Хисаметдин менла” повесте
|
Мөхәммәдьяр иҗаты.
|
Мөхәммәдьяр иҗаты. “Нәсыйхәт” шигыренә анализ. Тотрыклы мотивлар: гадел идарәче,мәрхәммәтлелек, игелекле инсан – ат, әхлаклылык һ.б. Лирика, лирик жанрлар.
|
Урта гасыр әдәбиятында романтик мотивлар.
|
М.Гафури иҗатына күзәтү. “Нәсыйхәт”шигыре. Урта гасыр әдәбиятында романтик мотивлар. Үгет –нәсыйхәтчелек. Ф.Кәрими.”Салих бабайның өйләнүе”
|
20 нче йөз башы татар әдәбияты
|
Ф.Әмирхан. “Бер хәрабәдә” хикәясе. Ш.Камал. “Буранда” хикәясе
Ф.Бурнаш. “Таһир –Зөһрә” трагедиясе.Г.Кутуй иҗаты. “Тапшырылмаган хатлар” повесте. Әдәби әсәрнең теле.
|
20 йөз әдәбияты.
|
Һ.Такташ. Шагыйрь иҗаты турында тулырак мәгълүмат бирү. Шигырь төзелеше: ритм, рифма, строфа. “Алсу” поэмасы.Г.Бәширов. “Туган ягым –яшел бишек”
К.Тинчурин. ”Сүнгән йолдызлар” драмасы. Сюжет элементлары
Ф.Кәрим. “Сибәли дә сибәли” шигыре. Т.Миңнуллин. ”Әлдермештән Әлмәндәр”. Комедиядә яшәү һәм үлем фәлсәфәсе.
Пролог. Эпилог. Интермедия.Аллегория. ”Бәхетле кияү”
|
Сугыштан соңгы чор һәм хәзерге әдәбият.
|
А.Гыйләҗев. “Язгы кәрваннар” повесте. Әдәби сурәтләү чаралары.
С.Сөләйманова. “Туган җирем, эчкән суым!”, “Кеше барыбер кошлар нәселеннән...”, “Кеше”, “Сулар ага, күлләр күккә бага...”, “Этюд”, “Тагын узды кыңгыраулы язлар...”.
М.Юныс. “Шәмдәлләрдә генә утлар яна”. Портрет.
Р.Фәйзуллин. ”Җаныңның ваклыгын сылтама заманга”, “Вакыт”, ”Якты моң”. Кыска шигырьләр. Поэзиядә гражданлык мотивлары
Ф.Яруллин иҗаты. “Җилкәннәр җилдә сынала” повесте.
Автобиографик әсәр. М.Әгъләмов”Каеннар булсаң иде”,”Учак урыннары” Лирик шигырь.
|
Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр
8 нче сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләр:
-
укучыда әдәби әсәрне аңлап укырлык, мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру;
-
мәсьәләне аңлый, гипотеза куя, материалны төркемли, үз фикерен дәлилли, кирәк икән – үзгәртә-төгәлләштерә, нәтиҗәләр чыгара, материалны гомумиләштерә белергә, үз хисләреңне сүзләр ярдәмендә аңлата алырга һәм бер үк вакытта башкалар белән бергәләп эшләргә күнектерү;
-
баланың үз эшчәнлеген һәм әйләнә-тирәдәге тормышны мөстәкыйль бәяли белүенә, мөстәкыйль карарлар кабул итә һәм аларны җиренә җиткереп үти алуына ирешү;
-
төрле чыганаклар белән эшләргә, аларны табарга, мөстәкыйль рәвештә кулланырга, төркемләргә, чагыштырырга, анализларга һәм бәяләргә өйрәтү.
8 нче сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның предмет нәтиҗәләре түбәндәгеләр:
-
әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгарып, укыган буенча тезислар һәм план төзү, геройларга характеристика бирү, сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен билгеләү күнекмәсе булдыру;
-
укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашырга, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларын расларга һәм дәлилләргә, әдәбият белеме төшенчәләренә мөрәҗәгать итәргә өйрәтү;
-
милли әдәбияттагы рухи-әхлакый кыйммәтләрне күңелдән уздырып кабул итәргә өйрәтү;
-
әдәби әсәрләргә шәхси мөнәсәбәт һәм бәя булдыру;
-
өйрәнелгән әсәрләрне шәрехли белүенә ирешү;
-
автор позициясен ачыклый алу һәм аңа үз мөнәсәбәтеңне булдыру күнекмәсен формалаштыру.
8 нче сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның предметара нәтиҗәләре түбәндәгеләр:
-
укучыларда әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре ярдәмендә мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру һәм әдәбият–сәнгать белән даими кызыксыну формалаштыру;
-
татар теленә бәйләнештә, туган телнең матурлыгына һәм байлыгына хөрмәт тәрбияләү;
-
мәдәниятара бәйләнешләрне саклау, укучының башка милләтләр мәдәнияте һәм әдәбиятыннан мәгълүматлы, башка халыкларның сүз сәнгатенә хөрмәтле мөнәсәбәттә, толерант булуына ирешү.
Достарыңызбен бөлісу: |