бурычлары:
- укучыларга татар теле буенча системалы, фәнни яктан ныклы белем бирү;
-уку эшчәнлегенең төп төрләрен формалаштыру һәм үстерү;
-сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралаша белергә өйрәтү;
-телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү;
-татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру;
-укучыларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү;
-дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.
Курсның эчтәлеге
1. Телнең аралашу чарасы булуы. Телнең төп функцияләре.
Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:
Телнең кеше тормышында һәм җәмгыятьтә тоткан урынын билгели алу. Татар теле – Татарстан Республикасының дәүләт теле булуын белү. Татар милли әдәби теле. Татар әдәби теленең нормалары турында күзаллау булдыру.
2. Башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү
Бүлекнең төп эчтәлеге:
Морфология, орфография һәм сүз төркемнәре турында гомуми төшенчә
Исем. Уртаклык һәм ялгызлык исемнәр. Берлек һәм күплек сандагы исемнәр. Исемнәрнең килешләр белән төрләнеше. Килеш кушымчаларының дөрес язылышы.
Фигыль. Фигыль төркемчәләре: боерык һәм хикәя фигыльләр. Хәзерге, үткән һәм киләчәк заман хикәя фигыльләр, аларның зат-сан белән төрләнеше.
Алмашлык. Зат алмашлыклары, аларның мәгънәләре, килешләр белән төрләнешендәге үзенчәлекләр.
Синтаксис һәм пункция. Сүзтезмә. Сүзтезмәдәге ияртүче һәм иярүче сүзләр, аларны бәйләүче чаралар.
Җөмлә. Гади һәм кушма җөмләләр.
Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре: хикәя, сорау, боеру һәм тойгылы җөмләләр. Алар ахырында тыныш билгеләре.
Җөмлә кисәкләре. Җөмләнең баш кисәкләре (ия, хәбәр).
Җөмләнең иярчен кисәкләре (аергыч, тәмамлык, хәл).
Укыту процессында китапханәгә экскурсия, план буенча иҗади сочинение язу формалары кулланыла.
Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:
Исемнәрне, фигыльләрне һәм зат алмашлыкларын таба белү, аларның морфологик үзенчәлекләрен һәм җөмләдә кул-
ланышын аңлау. Сүз төркемнәрен дөрес язу, аларны сөйләмдә дөрес куллана белү осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.
Җөмләдәге үзара бәйләнешкә кергән сүзләрне табу. Сүзтезмәләрне аера белү. Алардагы ияртүче һәм иярүче сүзләрне билгеләп, бәйләүче чараларны күрсәтә алу.
Әйтү максаты буенча төрле җөмләләрне аера белү, аларны дөрес интонация белән әйтү, алардан соң тиешле тыныш билгеләре кую осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.
Җөмләнең грамматик нигезен табу. Тиңдәш хәбәрле гади җөмләләрне кушма җөмләдән аера белү.
Бирелгән сүзләрдән — җөмләләр, җөмләләрдән бәйләнешле текст төзү осталыгы булдыру.
Өйрәнелгән күләмдә сүзләргә — морфологик, җөмләләргә синтаксик анализ ясау элементлары белән таныштыру.
3. Фонетика һәм орфоэпия
Бүлекнең төп эчтәлеге:
Фонетика һәм орфоэпия турында гомуми төшенчә. Авазлар һәм хәрефләр.
Сөйләм органнары, аларның авазларны ясауда катнашуы. Авазларның ясалышы. Аваз. Фонема.
Татар телендә сузык һәм тартык авазлар, аларның саны.
Сузык авазлар һәм аларның төркемләү. Татар һәм рус телләрендәге сузык авазлар.
[о] һәм [о], [э] һәм [э], [ы] һәм [ы] авазларының дөрес әйтелеше.
Татар телендә сузык авазлар өлкәсендәге үзгәрешләр. Дифтонглар турында төшенчә .
Сингармонизм законы, аның төрләре. Сузыкларның кыскаруы.
Татар телендә тартык авазлар һәм аларның саны. Тартык авазлар һәм аларны төркемләү.
Татар һә рус телләрендә тартык авазлар.
[к], [г] һәм [къ], [гъ] тартыклары .
[һ] һәм [х] тартыклары .
[н] һәм [ң] тартыклары.
[w] һәм [в] тартыклары.
Тартык авазлар өлкәсендәге үзгәрешләр. Сөйләмдә тартыкларның үзгәреше (җайлашу, охшашлану, охшашсызлану, чиратлашу).
Тартык авазлар таблицасын төзү.
Фонетика һәм орфоэпиядән үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау. Сүзләргә фонетик анализ ясау.
Укыту процессында төркемдә эш, практик эш формалары кулланыла.
Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:
Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Сузыкларны ([о] һәм[о], [э] һәм [э], [ы] һәм [ы]) һәм тартыкларны ([к], [г] һәм[къ], [гъ]; [һ] һәм [х], [н] һәм [ң], [w] һәм [в]) дөрес әйтә белү күнекмәләрен үстерү. Сөйләмдә сүзләрне дөрес басым һәм тиешле интонация белән әйтә белү осталыгын һәм күнекмәләрен камилләштерү. Сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, фонетик анализ ясау күнекмәләре булдыру.
-
Графика һәм орфография
Бүлекнең төп эчтәлеге:
Графика һәм орфография турында гомуми төшенчә. Орфографик сүзлек. Телнең орфографик нормалары.
Авазларны язуда күрсәтү. Татар алфавиты.
Сузык аваз хәрефләренең дөрес язылышы.
0, ө, ы, э(е) хәрефләренең дөрес язылышы.
Икешәр аваз кушылмасын белдергән е, ё, ю, я хәрефләренең дөрес язылышы.
Тартык аваз хәрефләре һәм аларның дөрес язылышы.
Ч, җ, в хәрефләренең дөрес язылышы.
[къ] һәм [гъ] авазларының язуда бирелеше.
[җ] һәм [й], [х] һәм [һ], [н] һәм [ң] авазларын белдерүче хәрефләрнең дөрес язылышы, дөрес әйтелешен өйрәнү.
ъ һәм ь хәрефләренең дөрес язылышы.
Сүзләрне юлдан-юлга күчерү.
Фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.
Укыту процессында иҗади эш, төркемнәрдә эш, практик эш формалары кулланыла.
Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:
Алфавиттан дөрес файдалана белү күнекмәләрен үстерү.Сузык һәм тартык аваз хәрефләрен дөрес яза белү. Сүзләрне юлдан юлга күчерү кагыйдәләрен аңлап куллану. Орфографик сүзлектән файдалану осталыгы булдыру.
Лексикология һәм сөйләм культурасы
Бүлекнең төп эчтәлеге:
Лексикология һәм сөйләм культурасы турында гомуми төшенчә. Татар теленең сүз байлыгы. Сүз – телнең төп берәмлеге. Сүз һәм аның лексик мәгънәсе.
Бер һәм күп мәгънәле сүзләр.
Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре.
Омонимнар һәм аның төрләре.
Паронимнар.
Синонимнар.
Антонимнар.
Фразеологик әйтелмәләр, аларның мәгънәсе.Фразеологизмнарның сөйләмдә кулланылыш үзенчәлекләре.
Татар теленең килеп чыгышы ягыннан сүзлек составы. Төрки-татар сүзләре һәм башка телләрдән алынган сүзләр. Гомумтөрки сүзләр, гарәп, фарсы, рус теленнән һәм рус теле аша башка телләрдән алынган сүзләр.
Татар теленең кулланылыш өлкәсе ягыннан сүзлек составы: гомумхалык сүзләре, әдәби тел сүзләре, диалекталь сүзләр, һөнәрчелек сүзләре, атамалар һәм терминнар. Жаргон сүзләр. Этимология турында төшенчә.
Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы: тарихи сүзләр, архаизмнар һәм неологизмнар.
Сүзлекләр һәм аларның төрләре. Татар теленең төп сүзлекләре. Сүзлекләрдән файдалану күнегүләре.
Лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеген кабатлау һәм ныгыту. Сүзләргә лексик анализ ясау.
Укыту процессында экскурсия, иҗади эш төрләре кулланыла.
Уку елы дәвамында үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау
Бәйләнешле сөйләм үстерү
Бүлекнең төп эчтәлеге
Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:
-
Татар теленең төп берәмлекләрен һәм аларның билгеләрен белү
-
Татар теленең фонетик, лексик системаларын, грамматик төзелешен үзләштерү
-
Телдән һәм язма сөйләм, диалог һәм монолог, аралашу ситуациясе төшенчәләрен аңлау һәм гамәлдә дөрес куллану.
-
Җөмләгә һәм җөмләдәге сүзләргә фонетик, лексик анализ ясау, сүзләрне төзелеше һәм ясалышы ягыннан тикшерү.
6нчы сыйныф
6 нчы сыйныфта ана теленнән белем бирүнең максатлары:
- коммуникатив максат: укучыларны ана телендә иркен сөйләшергә һәм аралашырга, логик эзлекле итеп уйлый белергә, фикерне төгәл, ачык итеп җиткерә белергә өйрәтү; туган телнең аралашуда, рухи-әхлакый нормалар формалашуда һәм дөньяны танып белүдә төп чара булуын, аның эстетик кыйммәтен аңлату;
- фәнни максат: татар теленең грамматик нигезләре турында теоретик мәгълүмат бирү;
- тәрбияви максат: туган телгә ихтирам һәм ярату хисләре тәрбияләү; укучыларда гуманлылык хисләрен тәрбияләү; әти-әниләргә, инвалидларга, ятим балаларга шәфкатьлелек хисләрен тәрбияләү; матурлыкны күрә, тоя белергә өйрәтү; туган як табигатен яратырга өйрәтү; туган илең белән горурлану, аны саклау; сәламәт яшәүнең бер төре булган спорт белән кызыксындыру һ.б.
Әлеге максатларны тормышка ашыру өчен куелган бурычлар:
- укучыларның башлангыч мәктәптә татар теленең фонетик, график, орфографик, орфоэпик, лексик, сүз ясалыш, грамматик, стилистик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү һәм телне тулы бер система буларак күзаллауны булдыру;
- укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү;
- телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү;
- язма һәм сөйләмә тел чараларын дөрес куллана белергә, аларны чагыштыра һәм кирәклесен сайлый, бәяли белергә өйрәтү;
- татар әдәби теле нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белүгә өйрәтү;
- татар телен иҗтимагый күренеш буларак аңлау, тел нормаларын саклап, тормышның төрле ситуацияләренә бәйле рәвештә тел чараларын дөрес кулланып, аралаша-аңлаша белү;
- тел берәмлекләрен танып, аларны тикшерә, рус теле белән чагыштыра алу һәм аралашуда урынлы куллану күнекмәләрен камилләштерү;
- текст һәм Интернет, электрон уку-укыту ресурслары, башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм шуны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү;
- укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын камилләштерү.
Курсның эчтәлеге
|
Тел- иң әһәмиятле аралашу чарасы.
Телнең төп функцияләре. Туган телнең һәрбер халык тормышында һәм кешене шәхес итеп формалаштырудагы роле.
|
Морфология турында төшенчә.
Сүз төркемнәре. Сүз төркемнәренең лексик-грамматик төрләре. Сүз төркемнәренең классификациясе. Мөстәкыйль сүз төркемнәре. Аларның семантик, морфологик һәм синтаксик үзенчәлекләре. Сүз төркемнәренең үзара мөнәсәбәте. Телнең төп морфологик нормалары.
|
Исем.
Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Берлек һәм күплек сандагы исемнәр. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Сан, тартым һәм килеш кушымчаларын куллануда стилистик төрлелек. Исемнәрнең ясалышы. Сүз ясагыч кушымча ялгану. Сүзләр кушылу ысулы. Фонетик ысул, мәгънә үзгәрү ысулы, бер сүз төркеменнән икенчесенә күчү һәм сүзләрне кыскарту ысуллары. Синоним һәм антоним исемнәр. Исемнәрнең җөмләдә кулланылышы. Исемнәргә морфологик анализ ясау.
|
Фигыль.
Фигыль турында төшенчә. Фигыльнең башлангыч формасы, барлык- юклык төре. Фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Фигыль юнәлешләре. Фигыль төркемчәләре. Боерык фигыль. Хикәя фигыль. Хәзерге заман хикәя фигыль. Үткән заман хикәя фигыль. Киләчәк заман хикәя фигыль. Шарт фигыль. Сыйфат фигыль. Сыйфат фигыльнең заман формалары. Хәл фигыль. Исем фигыль. Инфинитив. Фигыльләрнең ясалыш ягыннан төрләре, җөмләдә кулланылышы. Фигыльләргә морфологик анализ ясау.
|
Сыйфат.
Сыйфат турында гомуми төшенчә. Сыйфат дәрәҗәләре. Сыйфатларның ясалышы. Синоним һәм антоним сыйфатлар. Сыйфат һәм рәвешләрнең уртак һәм аермалы яклары. Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы. Сыйфатларга морфологик анализ ясау.
|
Сан.
Сан турында гомуми төшенчә. Сан төркемчәләре. Микъдар саны. Тәртип саны. Чама саны. Бүлем саны. Җыю саны. Саннарның җөмләдә кулланылышы. Саннарга морфологик анализ ясау.
|
Рәвеш.
Рәвеш төркемчәләре. Рәвеш дәрәҗәләре. Рәвешләрнең ясалыш ягыннан төрләре һәм дөрес язылышы. Рәвешләрнең җөмләдә кулланылышы. Рәвешләргә морфологик анализ ясау.
|
Алмашлык.
Алмашлык турында гомуми төшенчә. Алмашлык төркемчәләре. Зат алмашлыклары. Күрсәтү һәм билгеләү алмашлыклары. Сорау алмашлыклары. Юклык һәм билгесезлек алмашлыклары. Тартым алмашлыклары. Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы. Алмашлыкларга морфологик анализ ясау.
|
Аваз ияртемнәре.
|
Ярдәмлек сүз төркемнәре. Аларның семантик, морфологик һәм синтаксик үзенчәлекләре. Бәйлек һәм бәйлек сүзләр. Теркәгечләр.
|
Модаль сүз төркемнәре. Аларның семантик, морфологик һәм синтаксик үзенчәлекләре. Кисәкчәләр. Кисәкчәләрнең төркемчәләре.
Модаль сүзләр. Ымлыклар. Хәбәрлек сүзләр.
|
Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:
-
сүз төркемнәрен һәм аларның үзенчәлекле грамматик билгеләрен тану; мисалларны морфологик һәм өлешчә синтаксик яктан тикшерү;
-
теоретик материалларга туры килә торган орфограммаларны мисаллар эченнән табу, сүзләрнең дөрес язылышын дәлилләү, сөйләмдә ярдәмче һәм синоним сүзләрне дөрес куллану, алынма сүзләргә төрләндергеч кушымчаларны дөрес ялгау, алмашлыклардан һәм теркәгечләрдән фразаара бәйләнеш чаралары буларак оста файдалану. Текст эчендә цифрларны дөрес язу;
-
катлаулы план төзү. План нигезендә сочинениегә материал туплау, аны билгеле бер эзлеклелелеккә китерү;
-
сөйләм төрләрен (сыйфатлама, хикәяләү һәм хөкем йөртү) аеру, шуларга туры китереп, сочинениеләр язу, телдән, монологик һәм диалогик формаларда сөйләү;
-
берәр хәл яки вакыйга хакында мәкалә язу;
-
изложение, сочинение һәм башка язмаларны камилләштерү (тулыландыру, редакцияләү һ.б.)
-
эш кәгазьләре төреннән расписка һәм акт язу.
7нче сыйныф
Курсның максаты:
-укучыларга гади җөмлә синтаксисы: сүзтезмә, җөмлә, җөмлә кисәкләре, лексик һәм грамматик берәмлекләр буенча эзлекле белем бирү, иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, хәзерге татар әдәби теле нормаларына ия булуларына, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерүләренә ирешү.
Курсның бурычлары:
- Сүзләр арасындагы бәйләнеш төрләрен, сүзтезмә һәм гади җөмлә төрләрен, җөмлә кисәкләрен танырга өйрәтү.
- Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру.
- Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.
- Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.
- Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.
- Укучыларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү.
- Гади җөмләдә тыныш билгеләрен дөрес куя белергә өйрәтү.
Курсның эчтәлеге
|
6 нчы сыйныфта үткәннәрне искә төшерү, кабатлау.
Үткәннәрне кабатлау. Татар теленең сүз төркемнәре системасы. Мөстәкыйль, бәйләгеч һәм модаль сүз төркемнәре. Исемнең, сыйфатның лексик-семантик һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләре. Санның, алмашлыкның лексик-семантик һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләре. Фигыльнең, рәвешнең лексик-семантик һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләре. Бәйләгеч сүз төркемнәре, аларның сөйләмдә кулланылышы. Модаль сүз төркемнәре, сөйләмдә кулланылыш үзенчәлекләре.
|
Га Гади җөмлә синтаксисы һәм тыныш билгеләре.
Синтаксис турында төшенчә. Сүзтезмә һәм җөмлә. Сүзләр һәм җөмләләр арасында бәйләнеш төрләре. Тезүле бәйләнеш. Тиңдәш кисәкләр. Алар янында тыныш билгеләренең куелышы. Ияртүле бәйләнеш: иярүче һәм ияртүче сүз. Сүзләр арасындагы хәбәрлекле мөнәсәбәт. Сүзләр арасындагы ачыклаулы мөнәсәбәт. Сүзләр арасындагы аныклаулы мөнәсәбәт.
|
Синтаксик берәмлекләр. Сүзтезмә.
Сүзтезмә, аның төрләре. Фигыль сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар. Исем сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар. Сыйфат сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар. Алмашлык сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар. Сан сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар. Рәвеш сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар. Хәбәрлек сүз сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар. Алдагы үткәннәрне кабатлау. Сүзтезмәләрне тикшерү тәртибе. Сүзтезмә буенча өйрәнгәннәрне кабатлау, зачетка әзерләнү. Сүзтезмә буенча зачет.
|
Җөмлә. Җөмлә төрләре.
Җөмлә. Гади җөмлә төрләре. Ике составлы җөмлә. Бер составлы җөмлә, аның төрләре. Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре, аларны барлыкка китерә торган чаралардан интонация, логик басым һәм сүз тәртибе. Хикәя, сорау, боерык җөмләләр. Тойгылы җөмләләр. Җөмлә ахырында тыныш билгеләренең куелышы. Эндәш һәм кереш сүзләр, ымлыклар, алар янында тыныш билгеләре. Раслау һәм инкяр җөмләләр. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. Тулы һәм ким җөмләләр. Өстәлмәләр. Гади һәм кушма җөмлә,аларның төрләре. Җөмлә төрләре буенча өйрәнгәннәрне кабатлау. Җөмлә төрләре буенча зачет. Тест биремнәрен үтәү.
|
Җөмләнең грамматик кисәкләре.
Җөмләнең грамматик нигезе, баш һәм иярчен кисәкләр. Гади һәм тезмә ия. Гади һәм кушма хәбәр. Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч. Тиңдәш һәм тиңдәш булмаган аергычлар. Тәмамлык. Туры һәм кыек тәмамлык. Хәлләр. Вакыт һәм урын хәлләре. Сәбәп һәм максат хәлләре. Рәвеш һәм күләм хәлләре. Шарт хәле һәм кире хәл. Аныклагыч, аның белдерелүе. Аныклагычның җөмләдәге урыны. Җөмләнең тиңдәш кисәкләре. Җөмләнең модаль кисәкләре. Эндәш сүзләр. Кереш сүзләр. Кереш җөмләләр, керешмәләр. Алар янында тыныш билгеләре. Җөмлә кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау. Җөмлә кисәкләре буенча зачет. Җөмләдә сүз тәртибе. Логик басым. Сүзләрнең туры һәм кире тәртибе. Җөмләнең аерымланган кисәкләре. Җыйнак һәм җәенке аерымланган хәлләр. Аерымланган хәлләр янында тыныш билгеләренең куелышы буенча күнегүләр эшләү. Аерымланган аныклагычлар. Алар янында тыныш билгеләре. Җөмләнең аерымланган кисәкләре буенча күнегүләр эшләү. Гади җөмләдә тыныш билгеләренең куелышын кабатлау. Җөмлә кисәкләрен шартлы билгеләр ярдәмендә тикшерү. Җөмләләргә морфологик-синтаксик анализ ясау. Җөмләгә билгеләмә бирү. Ныгыту. Гади җөмләгә синтаксик анализ ясау тәртибе.
|
Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:
- Ел дәвамында үткән синтаксик күренешләрне текст эчендә таный һәм аларга аңлатма бирү, төрле калыптагы гади җөмләләр (ике яки бер составлы җөмләләр, эндәш һәм кереш сүзле җөмләләр, тиңдәш кисәкле яки аерымланган иярчен кисәкләре булган җөмләләр һ.б.) төзү, дөрес интоция белән уку, гади җөмлә синтаксисында өйрәнелгән тыныш билгеләрен дөрес куеп язу.
- Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре арасындагы мөнәсәбәтләрне аңлау, бәйләнеш чараларын күрсәтү.
- Җөмлә төрләрен аеру, алар янында тыныш билгеләрен дөрес кую.
- Гариза яза белү.
- Татар теленең төп берәмлекләрен һәм аларның билгеләрен белү.
- Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре арасындагы мөнәсәбәтләрне аңлау.
8нче сыйныф
Курсның максаты:
-укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү;
-телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү;
бурычлары:
- Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.
- Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.
- телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү;
Курсның эчтәлеге
Тел һәм тел гыйлеме
|
Телнең кеше тормышында һәм җәмгыятьтә тоткан урыны. Татар милли әдәби теле. Татар әдәби теленең нормалары.
Татар орфографиясенең кыен очраклары. Хәзерге татар әдәби теленең лексик нормалары.Татар теленең сүз төркемнәре системасы. Гади һәм кушма җөмлә, аларның төрләре. Тиңдәш кисәкләр.
|
|
Туры һәм кыек сөйләм
|
Туры һәм кыек сөйләм. Диалог, аның язылышы, тыныш билгеләре. Диалог һәм монолог турында белешмә. Диалог һәм монологларда, цитаталарда тыныш билгеләренең куелышы.
|
|
Кушма җөмлә турында төшенчә
|
Кушма җөмлә турында төшенчә. Кушма җөмлә төрләре. Гади һәм кушма җөмләләрдә тыныш билгеләренең куелышы.
|
|
Тезмә кушма җөмлә
|
Тезмә кушма җөмлә. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр.
|
|
Иярченле кушма җөмлә
|
Иярченле кушма җөмлә турында төшенчә. Татар һәм рус телләрендә иярченле кушма җөмләнең төзелеше. Синтетик иярченле кушма җөмлә, аның бәйләүче чаралары,тыныш билгеләре. Иярчен җөмлә һәм аның төрләре. Синтаксик анализ ясау.
|
|
Катлаулы төзелмәләр
|
Катлаулы төзелмәләр. Текст синтаксисы турында төшенчә. Телнең төп синтаксик нормалары.
|
|
Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:
- татар теленең фонетик,лексик системаларын,грамматик төзелешен үзләштерү;
- җөмлә төрләрен аеру,алар янында тыныш билгеләрен куярга өйрәнү;
- грамматик үзенчәлекләренә карап,сүз төркемнәрен аера белү;
- җөмләгә һәм җөмләдәге сүзләргә фонетик, лексик, морфологик, синтаксик анализ ясау,сүзләрне төзелеше һәм ясалышы ягыннан тикшерү;
- текстның планын төзү яки эчтәлеген конспект рәвешендә язу;
- тормыш-көнкүреш,уку,иҗтимагый,мәдәни темаларга әңгәмә кору, үз фикереңне яклап, әңгәмә-бәхәс формасында сөйләшү күнекмәләренә ия булуларына ирешү.
Достарыңызбен бөлісу: |