Программасы "Россия Федерациясеннең мәгариф турында" федераль законы, 29. 12. 2012 №273 фз россия Федерациясенең "



Дата12.07.2016
өлшемі307.59 Kb.
#194830
түріПрограмма
Аңлатма язуы.

Әдәби укудан гомуми белем бирү буенча 1 нче сыйныфта эш программасы

- “Россия Федерациясеннең мәгариф турында” федераль законы, 29.12.2012 №273 - ФЗ

- Россия Федерациясенең “ Россия Федерациясе халыклары телләре турында”гы Законы

- “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004)

- Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008

- Белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән региональ дәреслекләр исемлеге;

- Татарстан Республикасы Апас муниципаль районының “Чури – Бураш төп гомуми белем бирү мәктәбе “ муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 2013-2014 нче уку елына 1-9 класслар өчен төзелгән укыту планы (кабул ителде: беркетмә №1 29.08.2013 )


- Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләре өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Башлангыч гомуми белем бирү программасына” (Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2010 нчы ел);
- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2012 нче елның 1 нче февралендә чыккан 74 нче номерлы “2004нче елның 9нчы мартында кабул ителгән 1312 нче номерлы федераль базислы укыту планына һәм гомумбелем учреждениеләренең якынча укыту планына үзгәрешләр кертү турында”гы приказына;
Мәгариф министрлыгының югарыда әйтелгән хаты нигезендә (№9324/11 31.08.12) татар теле белән әдәби укуны укытуда паралельлекне саклау өчен татар теле 2 сәгать, әдәби уку 2 сәгать күләмендә үзгәртелде. Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы курс эчтәлеген тыгызлау нәтиҗәсендә үтәлә.
Дәреслекләр: «Әлифба» Р.Г.Вәлитова, С.Г.Вагыйзов: Казан, «Мәгариф», 2009 ; «Туган тел» Р.Г.Вәлитова, С.Г.Вагыйзов; Казан, Татарстан китап нәшрияте, 2011.

Татар телен һәм әдәбиятны өйрәнү беренче сыйныфта берләштерелгән курс тибында “Грамотага өйрәтү һәм укырга өйрәтү” белән башлана. Аңа якынча 23 атна бирелә, атнага 4 сәгать (уку-2сәг., язу-2 сәг.). Эш программасында барлыгы 92 сәгать каралган. Бу курс тәмамлангач, татар теле һәм әдәбиятын уку каралган. Татар теленә якынча - 20, әдәбиятына – 23 сәгать бирелә.



Башлангыч белем баскычында әдәбиятны өйрәнү түбәндәге максатларны күз

алдында тота:

  • әсәрләрне аңлы, дөрес һәм сәнгатьле уку күнекмәсен үстерү, әдәби текст белән эшләргә өйрәтү, сөйләм эшчәнлеген һәм төрен камилләштерү, мөстәкыйль китап уку эшчәнлеге формалаштыру;

  • сүз сәнгате әсәрләрен эстетик кабул итү сәләтләрен, танып белү мөмкинлекләрен үстерү;

  • татар әдәбиятына һәм башка халык әдәбиятларына хөрмәт, укуга, китапка кызыксыну тәрбияләү;

  • яңалыкка, белемгә омтылыш, теләген формалаштыру, үстерү.


Уку – сөйләм эшчәнлегенең бер төре. Процесс буларак ул барлык телләрдә дә бертөрле: сүзнең график формасын аваз формасына күчерү.

Уку - шул ук вакытта танып белү эшчәнлегенең нигезе, аның төп ысулы. Шуңа күрә уку дәресләренең бурычыукучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, текст һәм китап белән эшләү осталыгы тәрбияләү.

Уку тизлеге – укучыларның яхшы укуына шарт булып торган иң мөһим фактор. Уку процессында оператив хәтер һәм тотрыклы игътибар үсеш ала, баланың акыл хезмәтенә сәләте исә шушы ике күрсәткечкә бәйле.

Күп укыган бала тиз укый. Шуңа күрә башлангыч сыйныфларда китап укуга һәвәслек тәрбияләү, әдәбиятны сүз сәнгате буларак кабул итәргә өйрәтү мөһим мәсьәлә булып тора. Уку күнекмәләре укуга һәвәслек белән бергә генә үсеш алырга мөмкин.

Моңа бәйле рәвештә башлангыч сыйныфларда уку дәресләренә мондый бурычлар өстәлә:


  • баланы матур әдәбият әсәрләре дөньясына алып керү һәм сүз сәнгатенең образлылыгын аңларга өйрәтү;

  • төрле жанрдагы әсәрләр белән таныштыру;

  • яңа китаплар белән танышуга, элеккеләрен кабат укуга теләк тәрбияләү, китап укудан ләззәт, хозурлык табарга өйрәтү;

  • әсәрне уку – аның серенә төшенү икәнлеген аңлату, авторның позициясен, язылганга мөнәсәбәтен ачарга өйрәтү, автор белән аралашу өчен уку;

  • әсәрдәге сүзне укучының игътибар үзәгенә кую; аны образлар тудыру алымы, авторның фикерен, уйларын, хисләрен белдерүче чара, автор ачкан могҗиза буларак кабул итәргә өйрәтү;

  • укучыларның әсәрне эмоциональ-эстетик кабул итүенә ирешү; хисләр сферасын әхлакый, рухи матурлык тойгылары белән баету;

  • әдәби әсәрләрне укыганда, балаларның акылын, ихтыярын, хисләрен һәм рухи ихтыяҗларын үстерү.

Башлангыч сыйныфларда уку һәм югары сыйныфларда әдәбият дәресләре охшаш, ләкин һәркайсында әдәби әсәр белән таныштыру балаларның яшь үзенчәлекләренә карап оештырылырга тиеш. Түбән сыйныфларда уку дәресе әдәбият дәресе түгел, уку дәресе булып кала – беренче урында уку техникасын үстерү бурычы куела.

Сүз сәнгате белән таныштыру максатыннан, башлангыч сыйныфларда әдәбият белеменнән мәгълүматлар бирелә: автор турында белешмә, әдәбиятның төрле жанрлары һәм аларның үзенчәлекләре, әсәрнең темасы, төп фикере, фольклорның кече жанры үзенчәлекләре, чагыштыру, эпитет, метафора, җанландыру, рифма, строфа.

Сәнгатьле уку – әсәрне аңлату ысулы. Ул әсәрне тирәнтен аңлау нәтиҗәсе. Башта сәнгатьле укырга балалар укытучыга охшатып кабатлап өйрәнәләр, соңыннан кайбер әсәрләрне мөстәкыйль рәвештә сәнгатьле укый алалар.

Программаны нәтиҗәле үтәү дә балаларның тормыш тәҗрибәсенә бәйле. Шуңа күрә укытучыларның да, ата-аналарның да балаларны карарга һәм күрергә, тыңларга һәм ишетергә –тирә-юньнән тәэсир һәм күзаллау тупларга өйрәтүе мөһим. Хисләр һәм фикер белән бергә сөйләм үсә, балалар тирән фикерле, көчле образлы әдәби әсәрләрне тормышның иң үзенчәлекле гәүдәләнеше итеп кабул итәргә өйрәнәләр.




Программа эчтәлеге.

Грамотага өйрәтү

Укырга өйрәтү.

Грамотага өйрәтү ике чорга бүленә: укый-яза белергә әзерләү чоры һәм укый-яза белергә өйрәтү чоры (төп чор).

Грамотага өйрәтү үзара тыгыз бәйләнгән укый һәм яза белергә өйрәтүнең башлангыч проөессыннан гыйбәрәт аналитик-синтетик аваз-хәреф методы белән тормышка ашырыла; авазлар һәм хәрефләр, иҗекләр һәм сүзләр, җөмләләр һәм бәйләнешле сөйләм өстендә эшләү күнегүләре аша ныгытыла.

Шул ук вакытта нәниләр өчен басылган китаплар белән кызыксыну да уятыла, мөстәкыйлҗ укырга омтылыш тудырыла. Тора-бара кечкенәләр өчен чыгарылган ңурналлар белән таныштырырга мөмкин. Дәрестән тыш укыганны тыңларга гадәтләндерү, рәсемнәргә карап, әсәр эчтәлеген сөйләп күрсәтү, китап, ңурнал, әсәр исемнәрен уку кебек гамәлләр төп ысул булвп тора.

Аваз, хәреф – тану берәмлеге, иҗек уку берәмлеге, сүз – аңлау берәмлеге, сүз – аңлау берәмлеге, җөмлә – мәгүлүмат-хәбәрлек берәмлеге икәнен гамәли аңлап, “чын уку һәм чын язу”ның җөмлә укудан һәм җөмлә язудан башланганын белеп эшләүләренә ирешелә.
Әзерлек чоры.
Сөйләм. Кешеләрнең әйтеп һәм язып сөйләшүләрен гомуми кузаллау. Матур итеп сөйләшә, укый һәм яза белү кирәклеген аңлау.

Җөмлә һәм сүз. График схемалар ярдәмендә сөйләмне – җөмләләргә, җөмләне сүзләргә аеру, сүзләрне иҗек һәм авазларга таркату.

Иҗекләр. Сузык аваздан торган һәм сузык аваздан башланган иҗекләр (у-а, ил, ант), кушылмадан торган һәм кушылма авазлардан башланган иҗекләр (ча-бу, күл-мәк, сирт-мә, шо-мырт). Сузык авазларга басым ясап (у-мар-та) яки суза төшеп , сүзләрне иҗекләргә бүлеп әйтү һәм сүздәге иҗекләр санын сузык авазларга карап билгеләү.

Авазлар һәм хәрефләр. Аваз турында күзаллау тудыру. Сузык һәм тартык авазларны, калын һәм нечкә сузыкларны, яңгырау һәм саңгырау тартык авазларны әйтеп һәм ишетеп, ягүни конкрет авазны әйткәндә аваз эчендә сулышның тоткарлануы яки тоткарланмавына, калын һәм нечкә әйтелүенә, яңгырап яки пышылдап ишетелүенә карап аера белү. Авазларны әдәби дөрес әйтү.

Аерым авазны сүздән аерып алу, сүзләргә иҗек-аваз анализы ясау, әйтелгән һәм ишетелгән сүзләрне аларның иҗек-аваз төзелешен күрсәткән схема-моделҗләр белән бәйләү.

Укытучы тәкүдим иткән аваз кергән сүзләрне мөстәкыйль уйлап табу; сүзләрнең әзер иҗек-аваз схемаларын эзләп табу.

Калын сузык авазларны белдергән , а, у, ы һәм нечкә авазларны белдергән ә, ү, и хәрефләре белән таныштыру; сузык аваз хәрефләрен, шул хәрефләрдән төзелгән сүзләрне укырга өйрәтү.

Әлифба чоры, яки төп чор.

Укырга өйрәтү.

Сузык һәм тартык авазларны һәм аларның хәрефләре белән, сүзләрнең калын һәм нечкә әйтелешен билгеләүче калын һәм нечкә әйтелешен билгеләүче калын һәм нечкә сузык авазлар белән танышу. Сузык аваз хәрефләренә карап, сүзләрнең калын һәм нечкә әйтеп укылуын күзәтү (урыла-үрелә).

Сузык аваз хәрефләренә карап, кушылмадан торган иҗекләрне, өйрәнелгән хәрефләрдән төзелгән иҗекләрне телдән аваз анализы һәм синтезы ясалганнан соң уку.

Башта аваз анализы ясап, алга таба анализ ясамыйча гына күңелдән әйтеп, кисмә хәрефләрдән һәм кисмә кушылмалардан (та, ла, тә, ти...) сүзләр төзү һәм төзелгән сүзләрне кычкырып уку.

Хәрефләрне дөрес һәм чагыштырмача тиз танып, җанлы сүздәге авазлар мәгънәсендә уку (эре-[эрэ], тиен-[тийэн], юкә-[йүкә], юка-[йукъа] һ.б.). Сузыктан башланган ике хәрефле (ал, ит, үт), сузыктан һәм кушылмалардан торган ике иҗекле (а/ла, тә/ти, ә/ти) сүзләрне уку; аннары артикуляцион берәмлекләр буенча кушылмалардан башланган иҗекләрдән төзелгән сүзләрне уку (мә, мә:к тә:п, кө:р:т ле:к, ба:л ты:р га:н); ахырдан сүзләрне турыдан-туры иҗекләп, кыска һәм гади сүзләрне бөтен килеш әйтеп уку. Сүзләрне, кыска гади җөмләләрне, балаларга аңлаешлы кечкенә текстларны аңлап, әдәби дөрес һәм салмак итеп, сүзләп кычкырып укырга эзлекле күнектерү.

Гади җөмлә ахырындагы тыныш билгеләренә (нокта, сорау, өндәү), җөмлә эчендәге тиңдәш кисәкләргә, эндәш сүзләргә туры килгән интонация һәм паузаларга игътибар итеп, укытучы үрнәгендә укырга өйрәнү.

Уку гигиенасы кагыйдәләре белән балаларны таныштыру, кагыйдәләрне даими үтәү гадәте тәрбияләү.
Әйтмә сөйләмне үстерү.
Сөйләмнең аваз культурасы. Балаларда үз сөйләменең, шулай ук башка кешеләр сөйләменең авазларына игътибарны көчәйтү; ишетү сизгерлеген һәм хәтерен, сөйләм органнары хәрәкәтен үстерү, шомарту. Сөйләмнең гомуми күнекмәләрен камилләштерү, сөйләмнең салмак темпы һәм ритмына, сөйләм сулышына һәм агышына, уртача тавышка (көчәнмичә кычкырып сөйләүгә) һәм дөрес интонациягә (тавышны күтәрә, түбәнәйтә белергә) өйрәтү.

Сүзләрне (аеруча иҗек-аваз төзелеше катлаулы булганнарын) орфоэпия нормаларына туры китереп, басымнарны саклап әйтүне эзлекле камилләштерә бару. Туган телдәге парлы авазларны әдәби дөрес әйтү, аеруча балалар еш бутый, бозып әйтә торган з-с, ч-с, н-ң, х-һ, ш-ж, җ-й, п-б, w-в һ.б. авазларны ишетеп аера, дөрес итеп әйтә белергә өйрәтү.

Кайбер сөйләшләрдә әдәби нормадан читкә чыккан кимчелекләрне бетерү өстндә эшләү (туНган, боДау, баргаЛЛар, әйтсәңДӘГЕН, Йомга, СҮли...).

Сүз өстендә эшләү. Балаларның сүзлеген ачыклау, аныклау, баету һәм активлаштыру. Предметларны, аларның билгеләрен, эш-хәрәкәтләрен белдергән, хәрәкәт вакытын һәм урынын күрсәткән (кичә, бүген, иртә, иртән, иртәгә, ары, бире, монда, алда, читтә, өстә, югары, эчтә, тышта, түбән, аста һ.б.) сүзләрне дөрес куллану һәм аларның мәгънәләрен аңлату. Мөһим билгеләре буенча предметларны берләштерү һәм аеру, төркемне һәм төрне атаган сүзләрне дөрес куллану (хайван, кош, җәнлек, сыер, болан, тавык, көртлек һ.б.). Уйны төгәл белдерү өчен кирәк булган сүзләрне таба һәм аларны дөрес грамматик бәйләнешкә кертә белү (кичә кич, иртәгә иртән..., чибәр йөз, зифа буй, матур гөл..., тактага яза, тактада чишә, сузык аваздан башлана, тартык авазга бетә, күргәзмә оештыра, күрсәтмә әсбап ясый һ.б.). Сүзләрнең мәгънә төсмерләренә сизгерлек сыйфатын үстерү, күп мәгънәле, мәгънәдәш, капма-каршы мәгънәле сүзләрне иң гади мисалларда тану, аеру. Әдәби әсәрләрдәге күчерелмә мәгънәдә кулланылган сүзләрне, әйтелмәләрне балаларның үз сөйләмендә кулланырга өйрәтү.

Сүзләрне грамматик дөрес формада куллану, сөйләмне әдәби дәрес булмаган сүзләрдән арындыру.


Җөмлә төзү һәм бәйләнешле сөйләм өстендә эшләү.

Балаларның мәктәпкәчә яшьтә ирешкән сөйләү осталыгын камилләштерү. Укытучы соравына биреләчәк җавапны яхшылап уйлап җиткерү, анык, төзек һәм кыска гына төгәл итеп әйтү. Җавапта төрле тип җөмләләр куллану.

Текст кисәкләрен төшереп калдырмыйча, урыннарын алыштырмыйча, таныш әкият яки хикәя эчтәлеген укытучы сораулары буенча сөйләү.

Рәсем яки рәсемнәр сериясе буенча гомуми бер темага берләштерелгән җөмләләр яки сюжет логикасы сакланган кечкенә хикәяләр төзеп сөйләү.

Укылган җөмләләргә яки текстларга карата куелган сорауларга телдән җавап бирү.

Әдәби әсәрдәге хәлләргә бәйле сүзләрне кулланып, төрле күренешләрне укытучы ярдәмендә телдән сурәтләү. Сюжетны тулыландыру, кечкенә хикәя башына, аеруча ахырына, мөстәкыйль рәвештә төрле күренеш һәм хәлләр уйлап чыгарып өстәү.

Укыган хикәядәге вакыйгаларга охшашлык буенча яки укытучы тәкъдим иткән сюжет буенча балаларның үз тормышында булган хәлләр турында телдән кечкенә хикәяләр төзеп сөйләүләрен оештыру.

Табышмакларны җентекләп аңлату; шигырь, җыр, такмак, такмаза, сынамыш, тизәйткеч һәм мәзәкләрне ятлау, эчтәлек таләп иткән дәрәҗәдә аларны төрле интонациядә сөйләү.

Үз хикәяләрен телдән иншалаганда һәм укыган текст эчтәлеген сөйләгәндә, балалар сөйләменең грамматик дөреслеген, төгәллеген, тулылыгын, хисләргә, кичерешләргә бай, эзлекле, эчтәлекле һәм нәфис булуын үстерү.
Әлифбадан соңгы чор.

Уку. Сөйләм үстерү.

Уку тематикасы. Туган ил, уку һәм хезмәт, әдәп-әхлак, табигать һәм җәмгыять тормышында кеше; Г.Тукай, Г.Ибраһимов, М.Җәлил һәм аларның әсәрләре.Шигырьләрне сәнгатьле уку,сөйләү.Әсәрләрне аңлап уку,эчтәлеген сөйләү,сораулар куя белү.




Дәреснең темасы

Сәг

саны


материал

Мәҗбүри минимум

Региональ

компонент

Сәламәтлеккә өйрәтү


Срок

Т.

Ф.

1

Сөйләм , җөмлә ,сүз

белән танышу, ике-өч сүзле җөмләләр төзү.






3-8

9-12


Белергә тиеш:

-сөйләмдәге авазлар;

-аваз һәм хәреф;


Китап укыганда гигиена

03.09





2.

Иҗек,сөйләм авазлары белән таныштыру.







-сузык һәм тартык авазлар;

-калын һәм нечкә сузыклар;



таләпләре


06.09




3.

Сузык һәм тартык авазларны аеру. Калын, нечкә сузыклар




13-16


-яңгырау һәм саңгырау тартыклар, парлы һәм парсыз тартыклар.




10.09




4.

[а], [ә] авазларын хәрефләр белән тамгалау.







яңгырау һәм саңгырау тартыклар;




13.09




5.

[и], [ы] авазларын хәрефләр белән тамгалау .




17-20







17.09




6.

[у], [ү] авазларын хәрефләр белән тамгалау.




21-24

-сүзләрне иҗеккә бүлү;

Район исеме,авыл исеме турында мәгълүмат.

20.09




7.

Л,л хәрефләре.




25-28

-сүздә аваз һәм хәреф санын




24.09




8.

Т,т хәрефләре.







чагыштыру;




27.09




9.

Н, н хәрефләре.




29-40

-еш кулланышлы сүзләрне

Күзгә

01.10




10.

С, с хәрефләре







орфоэпия нормаларына туры китереп әйтү;

гимнастик

04.10




11

К, к хәрефләре.




41-44

-алфавитны куллана белү;

күнегүләр

08.10




12.

Р, р хәрефләре













11.10




13.

Е хәрефе һәм аның эшләре.




45-48

-җөмлә башында һәм ялгызлык

Өйрәнү.

15.10




14.

[э] авазын хәреф белән тамгалау.













18.10




15.

Г,г хәрефләре




49-52


исемнәрдә баш хәреф;

-сүзләрдә о-ы, ө-е сузыклары;



Музыкаль физкультминутлар өйрәнү.


22.10




16.

Д,д хәрефләре




53-60

-ъ һәм ь хәрефләре кергән сүзләр;




25.10




17.

Үткәннәрне кабатлау.







Барлык үткәннәрне уеннар,кроссвордлар,табышмаклар аша ныгыту,белемнәрне практикада куллана белү.




29.10





18.

Б,б хәрефләре.







Сүзләрне дөрес уку,уку күнекмәләрен камилләштерү.




01.11




19.

Ч,ч хәрефләре





61-65








12.11




20.

Ш,ш хәрефләре













15.11




21.

М,м хәрефләре





69-72





Район газетасы

19.11




22

[й] авазын хәреф белән тамгалау.







Сүз башында һәм сүз уртасында Й хәрефен дөрес уку.




22.11




23.

[ о] авазын хәреф белән тамгалау.







Татар һәм рус теленнән кергән сүзләрдә О хәрефен дөрес уку.




26.11




24.

йо, йө кушылмалары.




73-74







29.11




25.

П,п хәрефләре.





75-78








03.12




26.

З,з хәрефләре.













06.12




27.

Үткәннәрне ныгыту.













10.12




28.

[ө] авазын хәреф белән тамгалау.




79-86







13.12




29.

Ң хәрефе.













17.12




30.

Я хәрефе һәм аның эшләре.




87-92







20.12




31.

Ю хәрефе һәм аның эшләре.














24.12




32.

Ирен – ирен [в] авазы, В,в хәрефләре.





93-98


Бирелгән хәрефләрне сөйләмдә дөрес куллану.Татар һәм рус теле сүзләрендә В хәрефенең дөрес укылышы.




14.01




33.

Ирен – теш [в] авазы, В,в хәрефләре.













17.01




34.

Х,х хәрефләре.




99-102







21.01




35.

Ф,ф хәрефләре.





103-104








24.01




36.

Ь хәрефе













28.01




37.

Ь (нечкәлек билгесе) булган сүзләрне укырга өйрәтү.













31.01




38.

Ж,ж хәрефләре




105-108








О4.02




39.

Җ, җ хәрефләре.




109-112







07.02




40.

Һ, һ хәрефләре Һәм аларның эшләре.













11.02




41.

Ц, ц хәрефләре.







Рус теленнән кергән сүзләрне дөрес уку.




14.02




42.

Щ, щ хәрефләре




113-116







25.02




43.

Ъ (калынлык билгесе).Алфавит.




117

Алфавитны яттан өйрәнү,алфавит турында кызыклы мәгълүматлар бирү.




28.02





Әдәби уку. (22 сәг.)

Вагыйзов.С. Г., Р. Г. Вәлитова . Туган тел. Казан. Татарстан китап нәшрияте, 2011





Дәреснең темасы. Материал.

Битләр

Сәг.

саны


Региональ компонент

cәламәтлеккә өйрәтү



минимум

Үтәү

срогы


П.

Ф.




Туган телем – татар теле.










Өйрәнелгән

хәрефләрдән торган

сүзләр,җөмләләр һәм

кыска текстларны

иҗекләп салмак уку.

Таныш булмаган

текстны уку темпы

- минутына 30 сүз.

Җөмләләр арасында

пауза ясау.

Текстка карата

куелган сорауларга

җавап бирү; рәсемгә

карап, текст эчтәлеген сөйләү,

укыган әсәрнең

исемен


аңлату.Әсәрне гади

генә итеп бәяли белү,

мисаллар

китерү,Рәсемнәргә

карап. Телдән

хикәяләр төзү.









1.

Туган тел. Г.Тукай.

4

1

Укыганда

4.03




2.

Өч матур сүз. Нәкый Исәнбәт.

5

1

гигиена таләпләре

7.03




3.

Бәхетле малай.Афзал Нигъмәтуллин


6

1




11.03




4.

И газиз Туган илем!Зыя Мансур.

6-7

1




14.03







Кыш килде.
















5.

Кыш. Әнәс Кари.

10

1

Сулыклар янында куркынычсызлык чаралары

18.03




6.

Кар ява. Г. Ибраһимов.Әгәр инде өч өрсә...Фәнис Яруллин.

11-12

1

21.03




7.

Кышкы уен. Госман Бакир.Уйныйбыз.Э. Шәрәфуллина

13-14

1

01.04




8.

Безнең якларда кышлаучы кошлар.Габделхәй Сабитов

16-17

1




04.04




9.

Балалар ярдәм итә.Гасыйм Лотфи.

17-18

1




08.04







Гаилә.
















10.

М.Гафури.Әби белән онык.


20-22

1




11.04




11.

Ата-ана. Мәҗит Гафури.


23

1




15.04







Әдәп-әхлак
















12.

Авыраяк. Идрис Туктар.


29-30

1




18.04




13.

Чын иптәш. Ул да булса сылтау.


31-33

1




22.04




14.

Рөстәм. Дәрҗия Аппакова.Трамвайда.

34-35

1




25.04







Иң мөкатдәс нәрсә – әш.
















15.

Абдулла Алиш.Эшче абый.


38-39

1

Әти-әниләр һөнәре турында әңгәмәләр үткәрү.

29.04




16

Минем кадерле әбием. Нәби Дәүли.


41-42

1

Сугыш чорында тылда хезмәт куйган әбиләр,сугыш ветераннары турында белешмә бирү.

02.05







Үсемлекләр һәм җәнлекләр дөньясы.
















17.

Кошларга Г.Тукай


52

1




06.05




18

Шуктуган.Җәвад Тәрҗеманов.

56-59

1




09.05







Яз килә, яз көлә...
















19.

Яз. Нури Арсланов.Апрель. Г. Галиев.


64-65

1

Сулыклар янында

13.05




20.

Карлыгач. Г. Тукай.

67-68

1

куркынычсызлык чаралары

16.05




21.

Җир куены. Мәрди Рәфыйков Җиңү иртәсендә.Газиз Нәбиуллин.


68-69

1

Безнең авылның сугыш ветераннары.

20.05







Ямьле җәй җитә.
















22.

Җәйге авылда. Гариф Галиев.

Сабан туенда.Гариф Ахунов.



73-77

1




23.05




Укучыларның белем һәм күнекмәләренә төп таләпләр.

1 нче сыйныфны тәмамлаганда,

укучылар түбәндәгеләрне белергә тиеш:

  • Өйрәнелгән хәрефләрдән торган сүзләр,җөмләләр һәм кыска текстларны иҗекләп салмак уку.

  • Таныш булмаган текстны уку темпы- минутына 30 сүз.

  • Җөмләләр арасында пауза ясау.

  • Текстка карата куелган сорауларга җавап бирү; рәсемгә карап, текст эчтәлеген сөйләү, укыган әсәрнең исемен аңлату.

  • Әсәрне гади генә итеп бәяли белү, мисаллар китерү, рәсемнәргә карап, телдән хикәяләр төзү.

Кулланылган әдәбият:


  1. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан Казан “Мәгариф” нәшриятында 2010 нчы елда нәшер ителгән “Урта мәктәпләр өчен программалар”, (Татар урта гомуми белем мәктәбенең 1-4 сыйныфлары өчен).




  1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2005 нче елда нәшер ителгән “ Татар мәктәпләрендә татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты”.

3. «Әлифба» Р.Г.Вәлитова, С.Г.Вагыйзов: Казан, «Мәгариф», 2009


4. «Туган тел». С.Г.Вагыйзов, Р.Г.Вәлитова: Казан, «Мәгариф»,2011

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет