Без буген чыршы янында Әйлән-бәйлән уйнарбыз. Кыш бабайны каршыларбыз



Дата03.07.2016
өлшемі95 Kb.
#173507
Исәнме, чыршы!

Тәрбияче. Без буген чыршы янында

Әйлән-бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз,

Яңа җырлар җырларбыз.

Нинди матур безнең чыршы,

Җем-җем килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәрәмен,

Котлы булсын Яңа ел!


1 нче бала. Исәнме, чыршы, исәнме!

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.


2 нче бала. Сагынып көттек без сине,

Көннәрне санап көттек.

Календарь битләренә һәм

Сәгатькә карап көттек.


3 нче бала. Син килдең бүген киенеп,

Бизәнеп, матурланып.

Безгә, нәни дусларыңа,

Күңелле җырлар алып.



4 нче бала. Әйдә килегез тизрәк,

Ясыйк матур түгәрәк.

Безгә кунаклар килгән,

Уйныйк-җырлыйк бергәләп.


«Чыршы, чыршыкай.» җыры

Чыршы, чыршы, чыршыкай,

Бик сагындык без сине.

Җырыбызны да багышлап

Җырыйбыз сөеп сине.

Лә - лә - лә - лә.

Сиңа карап сокланабыз,

Сиңа карап җырлыйбыз.

Әйдә инде бергәләшеп,

Бер әйләнеп биибез

Лә - лә - лә - лә.

Яшел чыршы, чыршыкай,

Син беләсеңме икән ?

Озакламый кунакка

Кыш бабай килә икән.

Лә - лә - лә - лә.
5 нче бала. Безгә бүген Кыш бабай

Зур бәйрәм буләк итте.

Яңа ел бәйрәменә

Чыршы да килеп җитте.


6 нчы бала. Яшел чыршы, басып торчы

Залның түрендә.

Килдек бергә без биергә

Синең тирәңдә.


7 нче бала. Матур чыршыны

Күреп туймыйбыз,

Чыршы янында

Җырлап уйныйбыз.



8 нче бала. Чыршы бәйрәме —

Ямьле бәйрәм бит,

Чыршы янында

Җырлап әйләник.


«Чыршы янында» җыры.

Ямь – яшел ылыслары,

Балкып тора утлары.

Чыршыкай, чыршыкай,

Бигрәк матур чыршыкай.

Сиңа килгән кунаклар –

Аюлар һәм куяннар.

Чыршыкай, чыршыкай,

Бигрәк матур чыршыкай.

Әйлән – бәйлән уйныйбыз,

Биибез дә җырлыйбыз.

Чыршыкай, чыршыкай,

Бигрәк матур чыршыкай.


Чыршы янында Кар бөртеге белән Куян очрашалар.
Кар бөртеге. Исәнме, Куянкай!

Куян. Исәнме, Кар бөртеге!
Кар бөртеге. Куян, Куянкай,

Безнең Кыш бабабыз

Нигә кичекте икән?

Әллә инде урманда

Адашты микән?
Куян. Әйе шул, бәйрәм башланырга вакыт җитте, ә Кыш бабабыз юк та юк.
Кар бөртеге. Әйдәле, Куянкай, Кыш бабайны бергә чакырып килик.
Китәләр, чыршы астында йоклап яткан аюларны күрәләр.
Кар бөртеге. Куянкай, кара әле бирегә, аюлар йоклап ята түгелме? Хәзер без аларны уятабыз һәм үзебез белән алып китәбез.
Куян. Әйдә соң. Аюкайлар, җитәр сезгә йокларга, әйдәгез безнең белән. Яңа ел җитә тиздән.
Аюлар. Юк-юк, безгә йокларга кирәк.
Кар бөртеге. Ничек инде йокларга кирәк?
Аюлар. Чөнки кыш бит, ә кышын барлык аюлар да йок­ларга тиеш.
Куян. Беренчедән, сез әле аю тугел, ә аю балалары гына. Икенчедән, сез бит чын аюлар тугел, ә әкияттәге аюлар. Шуның өчен сезгә йокламаска да мөмкин.
Аюлар. Син дөресен әйтәсеңме?
Куян. Әйе, әйе.
Аюлар. Алайса, без дә сезнең белән барабыз.
Китәләр, төлкеләр килеп чыга.

Төлкеләр. Ашыйсыбыз килә тавык, үрдәк һәм алтын балык. (Арадан берсе.) Әйдәгез, булмаса бер биеп алыйк.
Төлкеләр бииләр, шулвакыт чыршы янына Кар бөртеге, Куян, аюлар килеп чыга.
Төлкеләр. Туктагыз, туктагыз! Сез кая барасыз?
Куян. Кыш бабайны каршылыйбыз.
Төлкеләр. Безне дә үзегез белән алыгыз әле.
Кар бөртеге. Әйдәгез, хәйләкәрләр. Тик карагыз аны, беркемне дә кыерсытмагыз.
Төлкеләр. Юк-юк, кыерсытмабыз. (Китәләр.)
Кар бөртеге. Дусларым, Кыш бабайга тавыш биреп карыйк әле.
Барысы бергә. А-у, а-у! Кыш бабай.

Безнең, якын дус баба-й-й.


Балалар берничә тапкыр кабатлаганнан соң, Кыш бабай һәм Кар кызы —Карчәчәк күренә.
Кыш бабай. А-у! Исәнмесез, балалар! Сезнең барыгызны да Яңа ел белән тәбрик итәм һәм зур, кыю, батыр булып усуегезне телим.
Балалар. Рәхмәт, Кыш бабай!
Кар кызы. Кадерле дуслар! Мин дә сезне Яңа ел белән котлыйм!

Зәңгәр күк аяз булсын,

Илебез тыныч булсын.

Аналарның, балаларның

Күңеле тыныч булсын.
Балалар. Рәхмәт, Кар кызы!
Кыш бабай. Чыршыгыз да әнә нинди күркәм, горур басып тора, аңа нинди матур уенчыклар эленгән!

Сездән чакыру кәгазе алгач та, кызым Карчәчәк белән юлга җыендык. Менә берзаман коточкыч буран чыкты, күзне ачып булмый. Буранга «тукта, тукта!» дим, һич туктамый, аның саен бөтерелеп, бөтерелеп тузгый. Шуннан бара торгач, еракта урман дусларымның тавышлары ишетелде. Ярый әле алар тавыш бирде, югыйсә адашкан да булыр идек.


Тәрбичә. Кыш бабайны каршылап, бергәләп җырлыйк.
Кыш бабай белән күмәк җыр”.

Кыш бабай, Кыш бабай

Кунакка килгән.

Килмәс иде безнең белән

Биисе килгән.

Кыш бабай белән бергә

Кызы да килгән.

Ялтыравык, ап-ак төсле күлмәген кигән.
Әйдәгез, балакайларым, бәйрәмне дәвам итик. Хәзер кызым

Карчәчәк һәм Кар бөртекләре безгә берәр җыр җырлап күрсәтерләр.



Кар кызы. Яхшы, бабакай. Без җырларга әзер. Дусларым, чыршы әйләнәсенә басыгыз, җырыбызны башлыйбыз.

Барысы бергә. Кар кызы, кил безгә,

Безнең белән уйнарга.

Кар кызы, кил безгә,

Безнең белән биергә.

Кар кызы. Мин килдем, балалар,

Сезнең белән уйнарга.

Мин килдем, балалар,

Сезнең белән биергә.
Кыш бабай. Ай-һай булдырдыгыз. Рәхмәт сезгә. ә

Куяннар булып киенгән балалар чыршы янында бииләр, биеп туктагач, урыннарына барып утыралар. Залда аюлар куренә.
Кыш бабай. Аюларым, сезгә ни кирәк?
Аюлар. Савыт, савыт бал кирәк.
Кыш бабай. Мәгез, мәгез алыгыз! (Аюлар савытка үрелә, бабай балны яшерә.)
Кыш бабай. Ашыкмагыз, ашыкмагыз. Башта болай эшлибез: кем чакыручының, тавышын таный — бал савытын шул ала, танымаса — балсыз кала. (Бер аюның күзен бәйлиләр)
Балалар. Аю, аюкай, без сиңа килдек,

Без сиңа килдек, без бал китердек.

Аю, аюкай, менә сиңа бал.

Кем дәшкәнне бел, аннан балны ал! (Шуннан соң бер бала аюга эндәшә. Аю аны таныса — балны ала, танымаса — балсыз кала.)


Кыш бабай. Ә хәзер куяннар биюен карыйк.

Куяннар”



Ап-ак куян утыра,

Колакларын селкетә.

Менә шулай, менә шулай

Колакларын селкетә.

Аңа тик тору кыен,

Җылыта ул тәпиен.

Менә шулай, менә шулай

Җылыта ул тәпиен.

Куян тик торса туңа,

Сикергәли ул шуңа.

Менә шулай, менә шулай

Сикергәли ул шуңа.

Кыш бабай (куяннарны мактаганнансоң, капчыгыннан ялтыравыклы тасмалар алып). Кар бөртекләре, гузәлләрем, бусы сезгә, чибәрләрем. Ә кайда соң минем Карчәчәгем? (Кар кызын эзли башлый, ә ул исә, бабасы артына яшеренеп, аңардан бер дә калмый. Бабай кызны эзли-эзли аптырап бетә һәм, ниһаять, аны таба.) Ah, минем шаян кызым, Карчәчәгем, әнә бит ничек бабасын шаяртырга уйлаган?!


Кыш бабай ялтыравыклы тасмалар өләшә. Кар бөртекләре шигырь сөйлиләр.

Кар бөртеге. Без, карлар, очабыз,

Түбәнгә төшәбез.

Җитәбез дигәндә

Җил белән китәбез.

(Түгәрәк буенча йөреп, тирбәлеп әйләнәләр.)

Шунда без һавада

Җилпенеп торабыз.

Җил тынган арада

Җирдә ял итәбез.

(Парлашып тирбәләләр, чүгәләп ял итәләр.)

Аннары яңадан

Җил белән очабыз.

Очабыз, очабыз да

Җиргә төшеп кунабыз.

(Кулларны җилпеп, тиз-тиз хәрәкәтләр ясыйлар, йөгерәләр, аннан җиргә чүгәләп тынып калалар.)

Кыш бабай. Һай булдырдыгыз, чибәрләрем! Ә хәзер бергәләпа җырлыйк.

Чыршы” җыры.
Кыш бабай. Эй, Буре дус, синдә биредә икәнсең. Сине Кызыл Калфакны куркыта дип ишеткән идем.

Буре. Сез, әбиләр, борчылмагыз,

Сез, әниләр, курыкмагыз.

Мин Кызыл Калфакка тимим,

Мин бит чын Буре түгел,

Әкияттәге Буре генә.
Кыш бабай. Ягез әле, балалар, хәзер мин сезнең, тапкырлыгыгызны сынап карыйм.(Балалар чыршы тирәли баса лар. Кыш бабай җырлый, балалар да аңа җыр белән җавап бирәләр.)

Тышта суык җилләр уйныйлар,

Чәчәкләр дә кар астында йоклыйлар.

Балалар. Без, балалар, суыктан курыкмыйбыз,

Ап-ак карларны йомарлап уйныйбыз.



(Балалар түгәрәк эченә керәләр, чыгалар, «карны» йомарлап алалар, аннары ыргыталар.)

Кыш бабай. Э мин карларны бик күп яудырам,

Юлларыгызны кар белән тутырам.



Балалар. Ә без карны көрәк белән көрәрбез,

Юлны себерке белән себерербез.



(Балалар кар көрәү, себерү хәрәкәтләре ясыйлар.)

Кыш бабай. Мин сезне юлда тотып алырмын,

Кул-аякларыгызны өшетермен.



Балалар. Ә без аякларны тыпырдатабыз,

Кулларыбызны нык итеп чабабыз.

(Аякларын тыпырдаталар, кул чабалар. Кыш бабай балаларны мактый.)
Кыш бабай. Ә хәзер минем шигырьләр тынлыйсым ки­лә. Ягез әле, кайсыгыз сөйли? (Балалар шигырьләр сөйлиләр.)
1 нче бала. Яңа ел, яңа бәхет.

Яңа карлар ява җиргә,

Яңарган төсле урам.

Искесен күмәргә теләп,

Тузынып йөри буран.

Яңа бәхет, яңа шатлык

Алып килсен Яңа ел!

Яңа җиңүләре белән

Котлы булсын Яңа ел!
2 нче бала. Җилкәсенә капчык асып,

Кыш бабай килеп керде.

Торле кызык сүзләр әйтеп,

Буләк өләшеп йөрде.

Аннан Кыш бабай тыпырдап,

Бик шәп бии башлады.

Биемәскә, аягында

Безнең апа башмагы.


З нче бала. Әйләнгәләп, тирбәнгәләп,

Әйләнгәләп, тирбәнгәләп,

Йомшак карлар коела.

Җем-җем итә,

Балкып китә,

Чәчәк төсле тоела.

Бар да пардан,

Ап-ак кардан

Кырлар юрган ябынган.

Салкын җилләр

Әкрен генә

Исә котып ягыннан.

Бергәләшеп,

Күмәкләшеп

Җырлап чыктык урамга.

Карлар атып,

Карга батып,

Без уйныйбыз буранда.


Кыш бабай. Күрегезче әле үскәннэремне, никадәрле шигырь беләләр, матур итеп сөйлиләр. Ничек мактамыйсың инде аларны? (Мактый.)
Балалар (бергәләп). Әй, бабакай, бабакай, безгә дип алып килгән күчтәнәчләрең кайда?
Кыш бабай. Әй карт хәтер, карт хәтер!

Онытылган бит, мин хәзер. (Капчыгын актара, аннан бер кәгазь төргәк алып, тәрбиячегә бирә.)

Ярый эле монда калган,

Исән калган, югалмаган.

Менә сезгә күчтәнәчләр,

Сезне сөйгән Кыш бабайдан.


Тәрбияче. Ай, Кыш бабай, нишләп алай,

Тик бер төргәк алгансың?

Анысы да бик бәләкәй,

Бүләкләрең кайда соң?


Кыш бабай. Бу гади төргәк түгел шул,

Бөтен сере дә шунда:

Бүләкләр бирелә торган

Билетлар, кызым, монда.

Билетларда исемнәр,

Бүләкне кем аласын

Шунда карап беләсең.
Тәрбияче. Кара, тапкыр, ай-һай-һай,

Рәхмәт сиңа, бабакай!


Кыш бабай. Менә, балалар, безнең бәйрәм узып та бара. Миңа да сезнең белән саубуллашырга вакыт. Киләсе елга кадәр тагын да зур үсегез, авырмагыз, әйбәт булыгыз, олыларны ихтирам итегез, аларның сүзен тыңлагыз, дус, тату яшәгез. Ә хәзергә хушыгыз!
Балалар. Кыш бабай, Кыш бабай,

Безнең белән дус бабай.

Сагынырбыз, бер елдан соң

Тагын да кил, хуш, бабай!



Кичә «Яңа ел җыры»н башкару белән тәмамлана.

Җем – җем көмеш тун кигән,

Яңа – яңа ел килгән,

Яшел чыршылар белән,

Яңа җырчылар белән.

Кушымта:

Яңа ел, Яңа ел –

Безгә зур кунак килгән.

Кыш бабай белән һәм Кар кызы

Күп бүләкләр китергән.

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет