* 73إِنَّ السَّعِيدَ لَمَنْ جُنِّبَ الفِتَن إِنَّ السَّعِيدَ لَمَنْ جُنِّبَ الفِتَنَ إِنَّ السَّعِيدَ لَمَنْ جُنِّبَ الفِتَنَ َ وَلَمَنُ ابْتُلِيَ فَصَبَرَ*
"Шул кеше бәхетле – ул фетнәләрдән читтә калдыры-лыр (өч мәртәбә) һәм дәхи шул кеше, әгәр үзенә бәла килсә, сабыр итәр".1
Рәсүлүллаһ үзенең догаларында һәрвакыт фетнәләр-дән Аллаһыга сыена һәм мөселманнарга да фетнәләрдән сакланырга боера иде. Әгәр сакланып һәм сыенып та фет-нәгә юлыгынса, аның чарасы сабыр итүдер. Сабыр итә бе-лүче кеше бәхетледер. Бернинди сәбәпсез кешеләр өстен-нән шикаятьләр кылучылар, гаиләләр һәм балачагалар арасына куркулар салып, яшьләр агызуга, хаклымы яки хаксызмы икәнлеген яхшы белми торып, үзенең дин кар-дәшләрен түрәләр һәм мәхкәмәләргә тарттырырга, кеше-ләр арасында дошманлык артып, дуслык җепләре өзелер-гә, дин һәм шәригать китапларының яндырылуларына, Аллаһы Тәгалә исеме һәм Коръән Кәрим укыла торган мәктәпләрнең ябылуларына, дин һәм Ислам хөкемнәрен өйрәтүдән тыш башка җинаятьләре булмаган мөгаллим-нәрнең, мәктәп һәм мәдрәсәләрне тәрбия итүчеләрнең җә-залар күрүләренә сәбәп булучылар, бу хәдискә күрә, бә-хетле кешеләрдән булмасалар кирәк.
Сабыр итүчеләр һәм Аллаһы Тәгалә тарафыннан кил-гән казаларга риза булып торучылар хакында Коръән Кә-римдә зур вәгъдәләр бар. Шул вәгъдәләргә очраучылар-ның бәхетле булуларында шөбһә юк. Бәлаләргә сабыр итү һәм казаларга буйсыну, бәла булмый һәм казалар күрелми торган җәннәтләргә алып бара торган бердәнбер юл. Адәм баласы дөньяда яшәгән вакытта кайгы-хәсрәтләр күрмичә гомер сөрүе мөмкин түгел. Мәгыйшәт һәм хәят тигәнәк һәм чәнечкеле агачлар өстендә йөрүдән, мәшәкать дул-кыннары белән сугышып йөрүдән гыйбарәт. Акыллы кеше шушы мәшәкатьләрдән авырсынмаска һәм киләчәктәге рәхәтләрне өмет итеп алардан җиңелмәскә, күңелен тө-шермәскә тиеш. Чөнки Коръән Кәрим Һәр авырлык со-ңында җиңеллек булуын вәгъдә кыла. Мөселман кеше, әл-бәттә, шул вәгъдәне хәтерләп, күңелен юатыр һәм үзенә нәсыйхәт дәресләре бирер.
"Башка кешеләр рәхәт яшиләр, бер кайгылары да юк, кайгы гел миңа гына килә", дип уйлау хата һәм тиешсез эш. Әгәр шул "рәхәт, бернинди кайгысыз яшиләр", дип уйлаган кешеләрнең хәлләре тикшереп каралса, ихтимал, алардагы кайгылар тагы да зуррак булуы ачыкланыр. Дөнья кайгы йорты булып, бер сәгать шатлыгы булса, ике сәгать хәсрәте була.
* 74إِنَّّ شَرَّ النَّاسِ عِنْدَ اللَّهِ مَنْزِلَةً يَوْمَ الْقِيَامَةِ مَنْ تَرَكَهُ النَّاسُ اتِّقَاءَ شَرِّهِ*
"Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә каршында иң яман урында булучы – дөньяда вакытта кешеләр аның усаллы-гыннан куркып, аны ташлаган кеше".1
Бу хәдистә усаллыклары сәбәбеннән ташланылган һәм мөнәсәбәтләре киселгән кешеләр генә зекер ителсә дә, усаллыкларыннан куркылып сыйланып йөрүчеләр, хөрмәт күрүчеләр дә шулар белән бер хөкемдә булалар. Рәсүлүл-лаһ әйткән: إِنَّ مِنْ شِرَارِ النَّاسِ الَّذِينَ يُكْرَمُونَ اتِّقَاءَ أَلْسِنَتِهِمْ "Телләреннән куркылу сәбәпле сыйланып йөрүчеләр һәм хөрмәт күрүче-ләр – кешеләрнең явызларыннан".2
Бер кешенең явызлыгыннан куркып аңа хөрмәт күр-сәтү һәм аңа якты йөзле булу дөресме?.. Галимнәр моңа дөньяви яки дини зарарны җибәрер өчен дөньяны сарыф итү дөрес, әмма динне фида кылу дөрес түгел, чөнки әү-вәлгесе "тыштан ачык йөз күрсәтү", ә икенчесе "ялагай-лану" исемендә була, диләр. Инде бу кагыйдәне һәркем яхшы белергә һәм үзенең мөгамәләләре хакында шуны нигез итеп тотарга тиеш.
* 75 إِنَّ الشَّيْطَانَ يَجْرِي مِنِ ابْنِ آدَمَ مَجْرَى الدَّمِ*
"Шайтан кешенең кан тамырларыннан йөри".1
Шайтанның кешеләргә вәсвәсә кылуы һәм усаллыкка котыртуы дини әсәрләрдә күп сөйләнсә дә, моның шикел-ле ачык бәян кылынмый, яки ачык бәян кылынса да дөнь-яви гыйлемнәр һәм фәннәр җитешеп бетмәгәнлектән ях-шы аңлашылмый. Элекке заманнарда канның тамырлар-дан йөрәккә барып керүе һәм аннан кире тамырларга та-ралып тоташтан агып торуы мәгълүм булмаган. Шуңа кү-рә бу хәдискә шәрех язучылар аның мәгънәсен башкага борып әйтелгән сүзнең кире мәгънәсен бирәләр. Шуның өчен вәсвәсәнең хакыйкате ачыкланмый кала. Бу хәдистән аңлашылганча, шайтан кешенең күңеленә кан юлы аша тәэсир итә һәм үзенең эшләрен кан юлы аркылы йөртә. Әсәр бирүе шулай булганнан соң аның үзенең чынлап то-рып күңелгә кереп котыртуы лязем түгел, бәлки, ишек ты-шындагы төймәгә басу сәбәпле өй эчендәге кыңгырау шалтыраганы кебек, тән тышыннан үзенә күрә бер юл бе-лән тамырга тәэсир итеп күңелдә бертөрле хәрәкәт һәм үз-гәреш ясарга мөмкин. Һәрхәлдә, шайтанның бу вазифасы бик җиңел һәм ул бик аз гына вакыт эчендә дә әйтеп бете-ргесез күп эшләр эшләсә кирәк, чөнки, хәдиснең башлап сөйләнү вакыйгасы шуны күрсәтә.
Имам Бохари һәм Имам Мөслим риваять итүләренә күрә, бервакыт Рәсүлүллаһ мәчеттән чыкмыйча гыйбадәт кылган вакытында үзенең хатыны Сафия кич белән хәлен белер өчен килә. Беркадәр вакыт сөйләшеп утырганнан соң Сафия кире кайтып китә. Рәсүлүллаһ аны озата бара. Шул вакытта боларга ике кеше очрый. Рәсүлүллаһ аларга: "Бу минем хатыным Сафия бинт Хөйәй", – ди. Теге ке-шеләр: "Сөбхәнәллаһ! Сезнең хакта нинди начар уй бул-сын!" – диләр. Рәсүлүллаһ шунда аларга бу хәдисне әйтә.1
Рәсүлүллаһ бу кешеләрнең үзе хакында яман уйла-маслыкларын белә иде, ләкин шулай булса да, шайтан өчен вәсвәсә төймәсенә басу бик җиңел булганлыктан, мәрхәмәт йөзеннән, шундый бер искәртеп куюны муа-фыйк күрә. Хакыйкать хәлдә, Рәсүлүллаһ үзенең бу эше белән халыкларга әдәп-әхлак өйрәтә, төһмәтләрдән, яла ягулардан саклану юлларын белдерә.
Димәк, мөмкин кадәр төһмәт урыннарыннан саклану һәм кешеләрнең синең турында яман уйда булуларына урын калдырмау өчен тырышырга тиешле.
* 76إِنَّ الصِّدْقَ يَهْدِي إِلَى الْبِرِّ، وَ إِنَّ الْبِرَّ يَهْدِي إِلَى الْجَنَّةِ، وَ إِنَّ الرَّجُلَ لَيَصْدُقُ حَتَّى يُكْتَبَ عِنْدَ اللهِ صِدِّيقًا. وَ إِنَّ الْكَذِبَ يَهْدِي إِلَى الْفُجُورِ، وَ إِنَّ الْفُجُورَ يَهْدِي إِلَى النَّارِ، وَ إِنَّ الرَّجُلَ لَيَكْذِبُ حَتَّى يُكْتَبَ عِنْدَ اللهِ كَذَّابًا*
"Чыннан да, дөреслек тәкъвалыкка, тәкъвалык исә, җәннәткә илтә. Һәрвакыт дөресен генә сөйләгән кеше Ал-лаһы Тәгалә каршында "Иң тугры", дип язып куела. Ялган – бозыклыкка, ә бозыклык утка илтә. Һәрвакыт алдашучы кеше Аллаһ каршында "Иң ялганчы", дип язып куела".2
Кешеләрдә табыла торган төзек һәм бозык холыклар бик күп булса да, әхлак галимнәре каршында шушы бик күп нәрсәләр ике төрле холык астына җыелып бетәләр. Бу ике холык дөреслек белән ялгандыр. Никадәр төзеклек, фазыйләт булса, шуларның һәрберсе дөреслек астына, ни-кадәр бозыклык булса, шуларның һәрберсе ялган астына кереп бетә.
Дөреслекне: фикердә дөрес булу, сүздә дөрес булу, мөгамәләдә дөрес булу һәм вәгъдәдә дөрес булу исемен-дәге төрләргә бүләргә мөмкин.
Фикердә дөрес булу үз-үзен алдамау һәм юк-бар нәр-сәләр белән хакыйкатьне үзеннән пәрдәләмәүдән гыйба-рәт. Кеше бер нәрсә турында уйлый, фикерли дә, соңын-нан ачкүзлек һәм комсызлык, ачу һәм көнчелек сәбәпле шул игътикадына үзе ышанмый башлый һәм хәкыйкатьне үзеннән яшерергә чаралар эзли һәм таба. Әгәр шул ком-сызлык һәм ачкүзлелекне, яки ачу һәм көнчелекне бер читкә ташласа, шул вакыт әүвәлге игътикады ачык сурәт-тә мәйданга чыга һәм шуның дөреслегендә һәм хәкыйкать икәнлегендә шөбһәсе калмый. Кайбер кешеләр бер нәрсә-нең бозыклык икәнлеген белсәләр дә шуңа күңелләре авы-шу сәбәпле үзләренә үзләре шуны төзек күрсәтергә тыры-шалар һәм һәртөрле юллар эзлиләр. Бу эшләр дөреслек тү-гел, бәлки ялган һәм үз-үзеңне алдау булалар.
Сүздә дөрес булу үзенең игътикадын һичбер яшерми-чә сөйләүдән гыйбарәт. Бу төзек кешеләргә хас булган кә-маләттәндер. Үз игътикадының киресен һәм хакыйкать дип белгән нәрсәсенең капма-каршысын сөйләү кешенең ваклыгына, түбәнлегенә һәм үз уенда нык тора белү куәте юклыкка дәлилдер. "Үз игътикадымны сөйлим", – дип кычкырышу, мәҗлестәгеләр белән тартышу һәм дәгъвала-шу дөрес эш түгел, Әмма киңәш вакытында яки фикер со-ралганда "минемчә бу эш шулай" һәм "минемчә бу эш бо-лай", дип ап-ачык итеп сөйләргә кирәк.
Мөгамәләдә дөрес булу исә бөтен хәят һәм бөтен мә-гыйшәтнең күчәредер. Яхшы мал сату, бурычларны вәгъ-дәсендә тапшыру, амәнәтне саклау, кеше хакларын йотмау һәм алып калмау һәрберсе мөгамәләдә дөрес булуга керә-ләр.
Дөреслекнең зур фазыйләт, ә ялганның түбәнлек икәнлеге хакында Ислам динендә булган нәсыйхәтләр ка-дәр нәсыйхәт һичбер диндә булмаса кирәк. Бу нәсыйхәт-ләр Коръән һәм хәдисләрдә күрелә, китапларда укыла, мөнбәрләрдә сөйләнә, мәктәпләрдә укытыла. Шулай бул-са да, нәтиҗә бик аз. Моны һәркем үз тәҗрибәсе белән белсә кирәк, дәлилләр китерергә, мисаллар тезәргә хаҗәт юк.
Халыклар, ни өчен дөреслекне үзләренә гадәт итми-ләр һәм ялганнан һәм үти алмаслык эшләр хакында вәгъдә итүдән сакланмыйлар? Ителгән вәгъдәдә тору турысында дикъкать итмиләр? Моның сәбәбе нәрсә?
Сәбәбе мәгълүм. Яшь вакытта яхшы тәрбия алмау, дөресен сөйләү һәм ялганнан саклану хакында тәҗрибә хасил итмәүдер. Бу тәҗрибә исә яшь вакытта ата-ана тара-фыннан булырга тиешле. Яшь вакыттан гадәт итмәгән ке-ше өчен китапларда язылган, мөнбәрләрдән сөйләнгән сүзләрдән нәтиҗә аз. Пароходта һәм тимер юлларда ма-шинистлар һичбер читкә китмәстән машиналарын карап барырга мәҗбүр булсалар, ата-ана һәм тәрбиячеләр дә яшь балаларны шул дәрәҗәдә карап торулары, дөреслеккә һәм ялганнан саклануга гадәтләндерүләре лязем. Балаларга дө-рес тәрбия шул рәвештә бирелер. Дөреслеккә гадәтләнгән балаларның башка бозыклыклардан да сакланулары өмет-ле. Чөнки дөньяда булган бозыклыкларның һичберсе дө-реслек белән бергә җыелмый.
Дөреслеккә ияләндерү нияте белән балаларны орышу, сугу һәм көчләү файдалы түгел, бәлки зарарлыдыр. Балага тәрбия бирү болай булмый. Аның юлы ата-ана үзләре ба-лалар алдында дөрес сүзне генә сөйләшү, алдамау, бала-ларга үрнәк булу һәм үзләрен сөйдереп балаларының үз-ләренә иярүләренә һәртөрле чаралар күрүдер. Кылмаслык эш хакында балаларга: "Шулай кылырбыз, болай итәрбез", – дип сөйләү яки юансыннар өчен вәгъдәләр кылу иң за-рарлы нәрсәләрдән.
Кешеләрне изгелеккә һәм җәннәткә алып бара торган дөреслек шундый дөреслек булып, "ситдыйклар" шундый кешеләр арасыннан чыгар.
* 77 إِنَّ الْفُحْشَ وَالتَّفَحُّشَ لَيْسَا مِنَ الإِسْلامِ
فِي شَيْءٍ وَإِنَّ أَحْسَنَ النَّاسِِ إِسْلامًا أَحْسَنُهُمْ خُلُقًا*
"Шәригать каршында яки акыл каравында кабахәт булган нәрсәләрне ачык итеп сөйләү һәм шундый сүз-ләрне көчләнеп һәм тырышып сөйләү мөселманчылыктан түгел. Кешеләрнең мөселманчылыклары гүзәл булганнары – холыклары гүзәл булганнары".1
Әгәр сөйләгәндә берәр фәхеш сүзне әйтергә туры килсә, аны киная, ишарәләр һәм гомуми гыйбарәләр белән аңлатырга кирәк. Фәкать тәгълим яки хөкем кебек берәр төрле зарурәт төшсә, ул вакытта ачык итеп әйтеп аңлаты-лыр. Зарурәт үрнәкләре гомуми хөкемнәрдән аерым тора.
* 78إِنَّ اللَّهَ لا يَجْمَعُ أُمَّتِي عَلَى ضَلالَةٍ
وَيَدُ اللَّهِ عَلَى الْجَمَاعَةِ مَنْ شَذَّ شُذَّ إِلَى النَّارِ*
"Аллаһы Тәгалә минем өммәтне азгынлыкка тупла-мас. Аллаһы Тәгаләнең кулы җәмәгать өстендә. Әгәр бе-рәү җәмәгатьтән аерылса, димәк, ул җәһәннәмгә керер өчен аерылды".2
Бу хәдис һәм يَدُ اللَّهِ فَوْقَ أَيْدِيهِمْ "Аллаһының кулы алар-ның куллары өстендә"3 кебек урыннардагы "يد" сүзен кеше кулы кебек бер әгьза дип аңларга кирәк түгел. Бәлки ул сүздән максат Аллаһы Тәгаләнең үзенә лаек булган бер сыйфаттыр. Бер кеше күтәрә алмаган бүрәнәне күп кеше күтәрә алганы кебек, бер кешенең акылы җитмәгән эш-ләргә күп кешеләрнең акыллары җиткәнлектән күпчелек-тә бәрәкәт барлыгы мәгълүм. Имам Әхмәт Әбү Зәрдән: "Ике кеше бердән, өч кеше икедән, дүрт кеше өчтән хәер-лерәктер. Сез җәмәгатькә ябышыгыз. Аллаһы Тәгалә өм-мәтемнән булган җәмәгатьне туры юлда кылыр" мәгънә-сендәге хәдисне риваять итә.1
Ләкин хәдискә шәрех язучы зур галимнәр бу хәдис-тәге җәмәгать сүзеннән Коръән һәм Сөннәткә ябышучы-лар һәм Рәсүлүллаһның юлын үзләренә юл кылучылар ди-ләр. Шуңа күрә Рәсүлүллаһ дөньяви эшләрдәге җәмәгать-тән тыймаганы хәлдә бу хәдистә дини эшләр хакында бул-ган җәмәгатьне ният иткән һәм шулардан аерылуның нә-тиҗәсе куркыныч булачагын белдергән була.
Рәсүлүллаһ әйтергә теләгән "дини җәмәгать"нең Коръән һәм Сөннәт галимнәре икәнлеге тау өстендә янды-рылган ут кебек мәгълүм. Монда тартышу булырга тиеш түгел. Дини эшләр хакында нинди генә берәр төрле шөбһә булса, һич форсат үткәрмәстән, шуны Коръән һәм Сөннәт галимнәренә күрсәтергә һәм шулар тарафыннан күрсәтел-гән юлга керергә тиешле. Ләкин, әгәр берәр гасырда Коръ-ән һәм Сөннәт галимнәре табылмаса, нишләргә?
Мөхәддисләр остазы булган имам Бохари бу хакта Сахихында بَابٌ كَيْفَ الأَمْرُ إِذَا لَمْ تَكُنِ الْجَمَاعَةُ "Җәмәгать бул-маганда нишләргә?" дигән бер бүлек ача һәм җәмәгать булмаганда аулакта булырга тиешлеге хакында Хөзәйфә разыяллаһү ганһүдән хәдис шәриф риваять итә.2 Ләкин, Имам Мөслим тарафыннан риваять кылына торган:
لا تَزَالُ طَائِفَةٌ مِنْ أُمَّتِي ظَاهِرِينَ عَلَى الْحَقِّ
لا يَضُرُّهُمْ مَنْ خَذَلَهُمْ حَتَّى يَأْتِيَ أَمْرُ اللَّهِ وَهُمْ كَذَلِكَ
"Минем өммәтемнән бер таифә һәрвакыт хаклыкта булып, өстен булырлар. Алар бу хәлдә Аллаһының әмере килгәнче булырлар",3 хәдисенә күрә бу җәмәгать аз гына кешеләрдән гыйбарәт булса да, һәр гасырда булачак.
* 79إِنَّ اللهَ تَعَالَى لاَ يَنْظُرُ إِلَى صُوَرِكُمْ وَ أَمْوَالِكُمْ
وَ لَكِنْ يَنْظُرُ إِلَى قُلُوبِكُمْ وَ أَعْمَالِكُمْ*
"Аллаһы Тәгалә сезнең сурәтләрегезгә һәм маллары-гызга түгел, бәлки күңелләрегез һәм гамәлләрегезгә ка-рый".1
Күңелне һәм гамәлләрне яхшыландырмаган мөддәттә сурәтләр никадәр төзек булсын, һәм маллар никадәр күп сарыф ителсен, Аллаһы Тәгалә бу нәрсәләргә рәхмәт кара-вы белән карамас һәм шул нәрсәләр бәрабәренә савап та бирмәс. Ул рәхмәт каравы белән карый һәм савап бирә торган нәрсәләр – төзек күңел һәм ихлас белән кылынган гамәлләр. Әгәр зәкятләр һәм садакалар тиешле урыннарга бирелсә һәм лязем гамәлләр, бигрәк тә, Ислам нигезләре булган биш төп фарыз гыйбадәтләр үтәлсә, ул вакытта су-рәтләргә һәм малларга да Аллаһы Тәгалә рәхмәт күзе бе-лән карар.
Әгәр күңел төзек булмаса, тышкы сурәттә күп игъти-бар юк. Адәм балалары сурәт һәм кыяфәт белән бер-бер-сеннән күп аерылмыйлар.
* 80 إِنَّ الله تَعَالَ يَقُولُ أنَا ثَالِثُ الشَّرِكَيْنِ مَا لَمْ يَخُنْ
أَحَدُهُمَا صَاحِبَهُ فَإِذَا خَانَهُ خَرَجْتُ مِنْ بَيْنِهِمَا*
"Аллаһы Тәгалә әйтә: "Бер-берсенә хыянәт итмәгән мөддәттә мин ике шәрикнең2 өченчесе булам. Әгәр берсе икенчесенә хыянәт итсә, Мин аларның араларыннан чы-гам".3
Бүген бездә бөтен сәүдә һәм кәсепләр ширкәт белән булганлыктан, Рәсүлүллаһның бу хәдисен могҗиза дип са-нарга була. Чыгымнар бик аз, һәркем үз кул көче белән то-рырга мөмкин булган бер заманда Рәсүлүллаһ өммәтнең һич хәтеренә килми торган бер сүзне сөйләп калдырган. Бу сүзнең әһәмиятен, кыйммәтен бәяли торган халык без-нең бу гасырыбызның халкы булырга тиешле.
Ширкәт белән эш кылу файдалы һәм бәрәкәтле икән-леген язып торырга хаҗәт юк. Моны инде бу заман халык-лары үзләре яхшы беләләр. Мәгәр, нәфескә буйсынып гө-наһлы булырга яки иптәшләргә начар уйларга юл калма-сын, эшләрдә пөхтә һәм ачык йөрсен өчен, ширкәт кирәк кечкенә һәм кирәк зур файдадан гыйбарәт булсын, аны рәсмиләштерергә, хөкүмәт кануннарына муафыйк рәвеш-тә оештырырга, маллар әрәм булмасын һәм хаклар юкка чыкмасын өчен ышанычлы һәм ныклы юллар ачып куярга тиешле. Хәзерге заман бездән шуны таләп итә.
* 81إِنَّ اللهَ تَعَالَى يَقُولُ يَوْمَ الْقِيَامَةِ يَا ابْنَ آدَمَ مَرِضْتُ فَلَمْ تَعُدْنِي . قَالَ : يَا رَبِّ كَيْفَ أَعُودُكَ وَ أَنْتَ رَبُّ الْعَالَمِينَ ؟ قَالَ : أَمَا عَلِمْتَ أَنَّ عَبْدِي فُلانًا مَرِضَ فَلَمْ تَعُدْهُ ؟ أَمَا عَلِمْتَ أَنَّكَ لَوْ عُدْتَهُ لَوَجَدْتَنِي عِنْدَهُ ؟ يَا ابْنَ آدَمَ اسْتَطْعَمْتُكَ فَلَمْ تُطْعِمْنِي . قَالَ : يَا رَبِّ كَيْفَ أُطْعِمُكَ وَ أَنْتَ رَبُّ الْعَالَمِينَ؟ قَالَ : أَمَا عَلِمْتَ أَنَّهُ اسْتَطْعَمَكَ عَبْدِي فُلانٌ فَلَمْ تُطْعِمْهُ ، أَمَا عَلِمْتَ أَنَّكَ لَوْ أَطْعَمْتَهُ لَوَجَدْتَ ذَلِكَ عِنْدِي ؟ يَا ابْنَ آدَمَ اسْتَسْقَيْتُكَ فَلَمْ تُسْقِنِي . قَالَ : يَارَبِّ كَيْفَ أُسْقِيكَ وَأَنْتَ رَبُّ الْعَالَمِينَ ؟ قَالَ : اسْتَسْقَاكَ عَبْدِي فُلانٌ فَلَمْ تُسْقِهِ أَمَا عَلِمْتَ أَنَّكَ لَوْ سَقَيْتَهُ لَوَجَدْتَ ذَلِكَ عِنْدِي ؟*
"Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә әйтер: «Әй, адәм ба-ласы! Мин сырхау булдым, ни өчен син килеп Минем хә-лемне белмәдең?" Адәм баласы җавап бирер: "Син бөтен галәмнәрнең тәрбиячесе бит. Мин ничек итеп Сине зиярат кылыйм?" Аллаһ әйтер: "Колларымнан фәлән кеше сырхау икәнен белмәдеңмени, әгәр син аның хәлен белергә барган булсаң, Мине шунда табар идең!" "Әй, адәм баласы! Мин синнән ашарга сорадым, ни өчен син Миңа бернәрсә дә бирмәдең?" Адәм баласы җавап бирер: "Син бөтен галәм-нәрнең тәрбиячесе бит, мин ничек итеп Сине ашата алыйм?" Аллаһы Тәгалә әйтер: "Синнән фәлән колым ашарга сораганны белмисеңмени, әгәр син аны ашаткан булсаң, аның әҗерен Минем каршымда табар идең". "Әй, адәм баласы! Мин синнән су сорадым. Ни өчен син Миңа су бирмәдең?" Адәм баласы җавап бирер: "Син бөтен га-ләмнәрнең тәрбиячесе бит, мин ничек итеп Сине эчерә алыйм?" Аллаһы Тәгалә әйтер: "Синнән фәлән колым эчәргә сораган иде бит, әгәр аңа эчерткән булсаң, аның әҗерен Минем каршымда табар идең ".
Рәсүлүллаһның бу сүзеннән максат – кешеләргә изге-лек кылуның саваплы эш икәнлеген, халыклар өчен кыл-ган изгелек кирәк аз һәм кирәк күп булсын һичберсе югал-маслыгын, бигрәк тә, авыруларның хәлләрен белү, ачларга ашарга-эчәргә бирү фазыйләтле икәнлеген өммәткә бел-дерү. Ашарга-эчәргә тел белән йөзгә-йөз килеп соралу шарт түгел, бәлки хәл теле белән сораулар да тел белән со-рау хөкемендә.
Бәлагә очраганнарга ярдәм кулы сузу, ачлык елларда булдыра алган кадәр булышлык итү, гыйльми җәмгыять-ләргә һәм укучыларга азмы-күпме ярдәм итү шәригать каршында гына түгел, бәлки акыл каравында да кирәкле нәрсәләр.
Байлык, гыйлем һәм аң-фикер һәм бәдән җәһәтеннән көчләре җитүче кешеләрнең һәрберсе, бу хәдистә тасвир-ланган рәвештә, Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгаләгә җавап әзерләргә тиеш. Бу турыда мөмкин булган һәм файдасы тәҗрибә ителгән юлларның иң яхшысы – гаҗизләр, хаста-лар һәм эш таба алмый йөрүчеләргә ярдәм бирү һәм юл күрсәтү өчен мөселманнар күп булган шәһәрләр, волость һәм авылларда рәсми хәйрия җәмгыятьләре, мәхәллә мө-тәвәллиләре мәҗлесләре ачу һәм кулдан килгән кадәр шу-ларны дәвам иттерү, хезмәтләрен нәтиҗәле кылу турында тырышу.
* 82إِنَّ اللهَ تَعَالَى يُوصِيكُمْ بِالنِّسَاءِ خَيْرًا فَإِنَّهُنَّ أُمَّهَاتُكُمْ وَبَنَاتُكُمْ
وَخَالاتُكُمْ إِنَّ الرَّجُلَ مِنْ أَهْلِ الْكِتَابِ يَتَزَوَّجُ الْمَرْأَةَ وَمَا تَعْلَقُ يَدَاهَا
الْخَيْطَ فَمَا يَرْغَبُ وَاحِدٌ مِنْهُمَا عَنْ صَاحِبِهِ*
"Аллаһы Тәгалә сезгә хатын-кызларга карата яхшы мөгамәлә кылырга боера. Чөнки алар – сезнең аналарыгыз, кызларыгыз һәм аналарыгызның бертуган кардәшләре. Күрмисезмени, башка дин әһелләреннән берәү өйләнгәч, хатыны нинди булдыксыз булса да, бер-берсеннән йөз чө-ермәстән, сабыр итеп яшиләр».
Бу хәдистән максат – мөселманнарга матур һәм тату яшәү юлын күрсәтү. Бу дөньяда тату яшәүнең иң мөһим бер шарты – хатын-кызларны хөрмәт итү һәм дәрәҗәлә-ренә күрә тәрбия бирү. "Хатыннар – аналарыгыз, кызлары-гыз һәм аналарыгызның бертуган кардәшләре" дигәннән максат – аларга хөрмәт һәм шәфкать белән мөгамәлә кы-лу.
Хәерле эшләр һәм гомуми хезмәтләр хакында марҗа һәм русларны һәм, гомумән, чит милләтләрне үрнәк итеп язу һәм сөйләүнең дөреслегенә, гүзәл әхлак һәм яхшылык турыларында аларга охшау зарарсыз, бәлки тиешле булу-ына Рәсүлүллаһның китап әһелләрен мисал итеп китерүе дәлил булса кирәк.
Беренче вакытта мөселман хатыннары үзләре дә хөр-мәтле тотылалар, гүзәл тәрбия кылыналар, хәтта иҗтима-гый эшләргә дә катнашалар иде. Имам Бохари Рабига бинт Мәгуз бине Гафрадан:
كُنَّا نَغْزُو مَعَ رَسُولِ اللَّهِ نَسْقِي الْقَوْمَ وَنَخْدُمُهُمْ وَنَرُدُّ الْقَتْلَى وَالْجَرْحَى إِلَى الْمَدِينَةِ
"Без Рәсүлүллаһ белән бергә сугышларда була идек, су эчертү һәм хезмәт күрсәтү белән бергә вафат булган-нарны һәм яраланганнарны Мәдинәгә кайтара идек", ди-гән хәдисне риваять итә.
Бу хәдиснең мәгънәсе никадәр күп нәрсәне үз эченә алганын белер өчен бүген сугышларда катнашырга яки су-гыш гамәлләренә мөнәсәбәте булган мәктәпләрдә укырга хаҗәт булса кирәк.
Хатыннарның эчен һәм тышын, гамәл һәм әхлак-ларын яхшы тәрбия итү хакында Рәсүлүллаһның бу хәдис-тән башка да нәсыйхәтләре бик күп булып, сүз аңлау-чылар өчен бу хәдис тә җитәрлек. Акыллы кеше аз сүздән дә күп мәгънә аңлар.
*83 إِنَّ اللَّهَ طَيِّبٌ يُحِبُّ الطَّيِّبَ نَظِيفٌ يُحِبُّ النَّظَافَةَ
كَرِيمٌ يُحِبُّ الْكَرَمَ جَوَادٌ يُحِبُّ الْجُودَ فَنَظِّفُوا أَفْنِيَتَكُمْ*
"Аллаһы Тәгалә пакьтер. Ул пакь нәрсәләрне сөя. Юмарттыр, юмартлыкны сөя. Ишек алларыгызны пакь, чиста тотыгыз!"1
Ислам динендә беренче максат итеп начар әхлактан пакьләнү торса да, тышкы пакьлекнең дә күңел пакьлегенә тәэсире зур. Шуның өчен булса кирәк, Рәсүлүллаһ ишек алды һәм өй тирәләрен пакь тоту, чүп-чардан арындыру хакында киңәш бирә. Шуңа күрә өй һәм йорт тирәләрен, хәтта үз турысында булган урамны да себереп тотарга, сө-як, кыяр һәм шалкан кабыклары кебек нәрсәләрне урамга ташламаска һәм, гомумән, чүп җыеп асрамаска тиешле. Өй эчен, самовар һәм чынаяк һәм аш-су әсбабын пакь тоту бигрәк тә лязем. Шулай ук, кием-салым, өс-баш, чәч һәм сакалның, күлмәк якаларының керсез булуларына игъти-барлы булырга һәм кешеләр алдында шапшак йөрмәскә кирәк. Рәсүлүллаһ әйткән: اَلطُّهُورُشَطْرُالْإيمَانِ "Пакьлек – иман-ның яртысы''.2
* 84 إِنَّ اللَّهَ كَرِيمٌ يُحِبُّ الْكَرَمَ وَيُحِبُّ مَعَالِيَ الأَخْلاقِ وَيَكْرَهُ سَفْسَافَهَا*
"Аллаһы Тәгалә юмарттыр, юмартлыкны һәм бөек гү-зәл холыкларны сөя, түбән һәм кадерсез эшләрне ярат-мый".
Йомшак табигатьле булу һәм гафу, сабыр һәм гыйф-фәт холыклар, милләт, дин һәм гыйлем юлында хезмәт итүләр, һәртөрле авырлыкларга түзү һәм әдәби батырлык-лар монда зекер ителгән "бөек әхлак"ка керәләр.
Кәефләнер өчен исерткеч эчү, әфьюн һәм башка нәр-сәләр йоту, карта уйнап гомер уздыру, бүдәнә сугыштыру һәм шуларга охшаган нәрсәләрнең һәрберсе "сафсафа" – чүп-чар эшләрдән булып, Аллаһы Тәгалә яратмый торган гадәтләрдер. Бу эшләргә иптәшләрнең хәтерләрен табу яки эш юклыктан эч пошуны сылтау итү буш һәм асылсыз сәбәпләрдер. Дөньяда эштән күп нәрсә юк. Бигрәк тә, мө-селманнар арасында эш һәм җәмәгать хезмәте шул дәрә-җәдә күп ки, карта уйнап гомер уздырырга түгел, хәтта баш кашырлык вакыт таба алмау да гаҗәп түгел.
* 85إِنَّ اللَّهَ يَبْعَثُ لِهَذِهِ الأُمَّةِ عَلَى رَأْسِ كُلِّ مِائَةِ سَنَةٍ مَنْ يُجَدِّدُ لَهَا دِينَهَا*
"Аллаһы Тәгалә бу Ислам өммәте өчен һәр йөз ел ба-шында динне яңартучыларны булдырып тора".1
Ислам дине бозылу һәм үзгәрү ихтималы булмаган бер дин булса да, надан халыклар һәм бидгать әһелләре та-рафыннан һәртөрле хорафәтләр кушылу, диндә булмаган нәрсәләрне дин җөмләсеннән итеп күрсәтүләр ихтималы юк түгел. Шуның өчен Аллаһы Тәгалә һәр гасырда Рәсү-лүллаһ китергән саф диннән хәбәрдар кешеләрне җитеш-тереп тора. Алар шул хакыйкый һәм саф диннең асылын халыкларга аңлатсыннар һәм өйрәтсеннәр өчен.
Хәдистәге مَنْ "мән" сүзе гомумилекне аңлатканлыктан бу "яңартучы"ларның күп булулары да мөмкин. Әмма бид-гатькә ярдәм бирүчеләр, дингә хорафәтләр катыштыручы-лар, сукырларча иярүчеләр һәм шул иярүчеләргә иярүче-ләрнең "яңартучы"лар була алмауларында шик юк. Рәсү-лүллаһ әйткән дин сүзеннән максат Коръән һәм Сөннәт белән килгән нәрсәләр генә булганлыктан "яңартучы"лар Коръән һәм Сөннәт гыйлемнәрендә белгеч һәм гыйлемнә-ре белән гамәл кылучы кешеләр генә булырга тиешле.
Ислам мәмләкәтләренең читләргә китүенә юл әзер-ләүчеләр, Коръән, хәдис гыйлемнәре белән шөгыльләнү-ләре дә фәкать риваять кылу гына булган кешеләрнең дә бу хәдистә зекер ителгән "яңартучы"ларга туры килү их-тималы юк. Бу хәдис суфичылыкны яңартучыларны да тү-гел, бәлки "дин"не яңартучыларны күз алдында тота.
Гакыйдәбез ялгыз катгый дәлилләргә генә нигезләнү сәбәпле, Ислам дөньясында булган һәртөрле яңа мәзһәб-ләр һәм юлларны бетереп, бөтен мөселманнарны Коръән һәм Сөннәт гыйлемнәре астына җыячак дин "яңартучыла-ры" килеп чыгачагына иманыбыз камил һәм өметебез зур. "Өммәтләрнең иң яхшысы" дигән исем белән бүләкләнгән бу бөек милләтне һәм шәригатьләрнең иң камиленә һәм төп канунга ияргән бу җәмәгатьнең хорафәт караңгылык-ларында адашып йөрүләренә Аллаһы Тәгалә риза булмас. Адашкан бәндәләр шул "яңартучы"ларның хезмәтләре, тырышлыклары сәбәпле Рәсүлүллаһ заманындагы дингә әйләнеп кайтырлар.
* 86إِنَّ اللَّهَ يَرْضَى لَكُمْ ثَلاثًا وَيَكْرَهُ لَكُمْ ثَلاثًا فَيَرْضَى لَكُمْ أَنْ تَعْبُدُوهُ وَلا تُشْرِكُوا بِهِ شَيْئًا وَأَنْ تَعْتَصِمُوا بِحَبْلِ اللَّهِ جَمِيعًا وَلا تَفَرَّقُوا وَأَنْ تَنْصَحُوا لِمَنْ وَلاَّهُ اللَّهُ أَمْرَكُمْ وَيَكْرَهُ لَكُمْ " قِيلَ " وَ " قَالَ " وَكَثْرَةَ السُّؤَالِ وَإِضَاعَةَ الْمَالِ*
"Аллаһы Тәгалә сезнең өч төрле эшегездән риза була һәм өч төрле эшегезне яратмый. Риза була торган нәрсәлә-ре: Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт итеп, аңа ширек катмавы-гыз; Коръән Кәримгә берлектә ябышып, аннан аерылма-выгыз; эшләрегезне карап торыр өчен Аллаһы Тәгалә та-рафыннан билгеләнгән кешеләрнең нәсыйхәте белән йөрү-егез. Аллаһы Тәгалә яратмый торган нәрсәләр: дин һәм дөнья өчен кирәге булмаган имеш-мимеш сүзләр сөйләү; күп сорау бирү; урынсыз җирдә мал әрәм итү".1
Ихлас белән кылынган гыйбадәтләрнең кабул булуы өметле. Аллаһ Тәгалә:
Достарыңызбен бөлісу: |