«Сүз күңелдә очкын булып көйри, Сүз арыслан итә йөрәкне »


Ришат Мәҗитов, Баулы шәһәре татар гимназиясе



бет38/53
Дата22.06.2016
өлшемі1.28 Mb.
#153347
1   ...   34   35   36   37   38   39   40   41   ...   53

Ришат Мәҗитов, Баулы шәһәре татар гимназиясе


Укытучысы Ә.Ә. Зияров.

Яраткан язучым − үз замандашларын чагылдыру остасы.

«Яшьлегеңнең нинди елларга туры килүе язмыш кулында. Менә хәзер, сезнең балачак үтә торган катлаулы, авыр елларда, шәфкать, мәрхәмәт, намус, әдәп, гаделлек сүзләре, чын мәгънәләрен алып, аңыбызга кайта. Бу сүзләрне таптарга, пычратырга, ялган төсләргә манарга ярамый. Шул чагында гына дөньяда чын бәхетне татырсыз. Дөреслек өчен көрәшеп, гадел яшәгән күңелләр генә якты була. Туган җиребезнең − Татарстан республикасының, газиз телебезнең кадерен бергәләп саклыйк».

Бу сүзләр − мәһабәт имәннәргә тиң булган кодрәтле язучы, драматург, җәмәгать эшлеклесе Аяз Гыйләҗевның чиксез яратып, яшь буынга әйткән мөрәҗәгате. Ул «Сабантуй» газетасында басылган. Әнием, бу юлларны кисеп алып, минем көндәлегемнең беренче битенә салды, һәм бу юллар мине уку дәверендә һәрчак озата киләләр. Олы язучының миңа һәм минем яшьтәшләремә биргән киңәшләре, теләкләре алар.

Аяз Гыйләҗев, чын-чынлап, минем яраткан язучыма әверелде. Аның әсәрләрендә халкыбызның гореф-гадәтләре, күңел җәүһәрләре, тәрбия, никах йолалары, гаилә, мәхәббәт күренешләре, гасырлар узса да, һичкайчан кыйммәтен югалтмас әхлакый төшенчәләр, аерым образлар, геройларның үзара мөнәсәбәтләре аша ачылалар. Бу әсәрләрне укыгач, безнең күңелләрдә матур, нәфис хисләр уяна, без әхлакый кыйммәтләрне аңлыйбыз, уйлана башлыйбыз, матурлыкка омтылабыз.

Дөньяны матур күрү, әхлакый төшенчәләрне аңлау, тану, барлык төп нәфис сыйфатларга безне китап өйрәтә, шул уңайдан, Аяз Гыйләҗев китаплары да.

Китап − киңәшчең синең,


Дустың, ярдәмчең синең,
Ул хөрмәткә бик хаклы,
Кадерлә син китапны.

Китап − бер буынның икенче буынга рухи васыяте, гомернең соңгы чигенә җиткән аксакалның яңа гына яши башлаган кешегә киңәше. «Китап − ул кешенең уйларын чагылдыра торган сирәк могҗизаларның берсе», − дип язды күренекле татар язучысы Ибраһим Гази. Бу сүзләрнең дөреслеген Аяз Гыйләҗевның могҗиза дөньясына тиң иҗаты раслый.

Язучыны ныграк беләсең килсә, аның туган якларына бар, диләр. Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 нче елның 17 нче январенда Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә.

Авыл үзенең ягымлы һәм шәфкатьле күренешләре, табигате белән җаннарда олылык һәм мәрхәмәт уятса, аның җор күңелне кешеләре туган телнең нәфислеген һәм олылыгын тоярга өйрәтәләр. Капка төбенә өелеп куелган бүрәнәдә һәр кич саен карт-корысы, бала-чагасы җыела. Картлар җен-пәриләр турында әкиятләр сөйли. Малай-шалай, ул әкиятләрне үз күңелләре, үч хыяллары аша уздырып, әкият каһарманнарына тагын да куркынычрак, серлерәк төсмерләр бирә. Әкиятләр сөйләнеп беткәч, әңгәмә тормыш хәлләренә күчә.

Аяз Гыйләҗевның күпчелек повестьлары да авыл тормышына багышланган. Аларда кичәге һәм бүгенге авыл, аның гади кешеләре гәүдәләндерелә, әхлак, тәрбия мәсьәләләре; мәхәббәт, гаилә, намус, вөҗдан каршында җаваплылык, яшәү максатын, яхшы белән яманның кеше күңелендә барган мәңгелек көрәше гыйбрәтле язмышлар, тирән конфликтлы, драматик вакыйгалар аша яктыртыла. Автор үзенең әсәрләрендә гади кешенең рухи бөеклегенә дан җырлый.

Беренче әсәрләреннән үк аның сиземләнгән язу манерасы − кырыс реализм, халыкчан образларга бай, җор тел һәм үзенчәлекле сурәтләү алымнары, кайсы чор турында һәм нинди темага язса да, кеше шәхесенең катлаулы рухи дөньясын ача, эш-гамәлләрен тирән анализлый, аларны бүгенге чынбарлыктагы, җәмгыять үсешендәге актуаль мәсьәләләр, социаль-әхлак проблемалары белән тыгыз бәйләнештә гәүдәләндерергә омтыла һәм, ниһаять, әдәби осталык белән иҗат итә ул.

Ул үзенең әсәрләре аша хәзерге тормышны, бүгенге көннең гадәти кешеләрен тасвирлый. Аяз Гыйләҗев яза башлаганнан бирле, үз заманыннан алдарак йөгерде, бүгенге заманның фаҗигале бәрелешләрен ул шактый алдан − «Балта кем кулында?» әсәрендә тасвирлады. Киләчәк заман, әгәр татар дигән милләт исән булса, егерменче гасыр хакыйкатен, уй-хыялларын, өметен һәм башыннан кичкән фаҗигале, олы, газаплы, үкенечле язмышын тарих дәреслекләреннән түгел, халык язучысы Аяз Гыйләҗев әсәрләреннән укып беләчәк. Чөнки Аяз Гыйләҗев, йөрәкләрне телем-телем кисеп, парә-парә китерерлек «Балта кем кулында?», «Йәгез, бер дога» романнарында күргәннәрен-кичергәннәрен башта кара, аннан күз яшьләре; яше кипкәч, йөрәк каны белән язган.

«Өч аршин җир» повесте − туган җир, туган якның кадере хакында, кешелеклелек турында үзәкләрне өзгеч тирән фәлсәфәгә корылган әсәр. Тетрәндергеч һәм гаять олы дәрәҗәдә тәэсир итү көченә ия булган язмышлар сурәтләнә. Мирвәли һәм аның яраткан хәләл җефете Шәмсегаян башыннан үткәннәр, бәлки, типик вакыйгалар да түгелдер. Шулай да аларның тормыш юлын, яшәү рәвешен һәм төзәтү мөмкин булмаган олы хатасын кат-кат күңелдән кичерү, гыйбрәт итеп искә алу укучыга беркайчан да зыянга китмәс.

Мирвәли, әтисе җыйган мал-мөлкәтнең, колхозлашу чорында авылдашлары белән уртакка бүленүеннән куркып, барын юкка чыгара, яндыра. Авылдашларыннан, туып үскән җиреннән аерыла, кешеләргә булган ышанычын, кешелеклелек хисләрен югалта. Үзсүзлелек, усаллык, нәфрәт һәм мәкер белән тулы гомер уздырган кешенең язмышы ничек, ни дәрәҗәдә ямьсез һәм мәгънәсез рәвештә тәмамлана, Мирвәлинең дә шулай ук бетә.

«Өч аршин җир» повестен укыганда, күңелне, уйны шул рәвешле кешелекле, беркайчан да актуальлеге кимеми, югалмый торган олы һәм җитди дөньяви мәсьәләләр биләп ала.

«Язгы кәрваннар» повесте, барыннан да элек, үзендә сугыштан соңгы чор татар авылының, авыл кешеләренең бетмәс-төкәнмәс мораль көчен, рухи матурлыгын һәм батырлыгын вакыйга һәм картиналар аша характерлы рәвештә үтә җылы итеп чагылдырган булуы белән гыйбрәтле. Фашизмны җиңгән халыкның, тиңдәшсез зур кыенлыклар кичергән, көндәлек тормышында олы авырлыклар белән генә очын-очка ялгап барган, арыган һәм талчыккан халыкның, бу очракта авыл кешеләренең, гүзәл бер бөтенне тәшкил иткән матур образы күңелләрне тетрәндерә.

Бу повесть сугыш чорында үскән буынны чагылдырган әсәрләр арасында безнең татар прозасында үзенчәлекле урын алып тора.

«Җомга көн кич белән» исемле әсәренең үзәгендә эре планлы уңай образ тора. Аңарга башка һичнинди гүзәллек, олылык, мәшһүрлек сыйфатлары эзләп тә, табып та торасы килми. Ул кешелекле булуы белән гүзәл дә, кабатланмас та, типик та, уникаль да. Автор бу әсәрдә мәңгелек хакыйкатькә тугрылыгын югалтмаган, алай гына да түгел, әлеге сыйфатларны илаһилык дәрәҗәсенә күтәргән шәхескә мөрәҗәгать иткән. Хәер, әсәрнең төп герое Бибинур шәхес сүзенең ни икәнлеген дә белмәгән, бәлки ул сүзне гомерендә бер кабат та ишетмәгән булырга мөмкин. Чөнки ул, күпме еллар яшәп тә, үз районы чикләреннән ары чыкмаган, кече гәүдәле, авылдашлары күзенә дә алай артык чалынмаган тыныч холыклы, сабыр татар карчыгы. Бибинурның соңга калып килгән мәхәббәте, әлбәттә, аның үзе эчендә генә ялкын биреп торган булыр иде. Тик Җиһангир көтмәгәндә үлеп китә. Бибинур тагы бер ялгызы торып кала. Аның кабатланмас гүзәл образы әдәбиятыбызда лаеклы урын алып тора.

«Әтәч менгән читәнгә» − бүгенге тормышның бер моделе. Анда сурәтләнгән күренеш − бүгенге көндә дә йогышлы чиргә әйләнгән процессны Аяз Гыйләҗев оста итеп тасвирлый. Өйгә әйбер ташу, күрше белән байлык туплауда ярышу − безнең вакытка хас булган күренеш. Бу әсәрдә төп геройлар булып , ике гаилә тора − Сәләхетдин һәм Мирфатыйх гаиләләре. Комсызлык һәм көнләшү хисе, бу ике гаиләнең кешелеклелек сыйфатларына күзләрен ябып, аларны түбәнгә тәгәрәтә. Шулай да бу дошманлыкка нокта куела, һәлакәт чигенә җиткән күршеләр кинәт тукталып калалар, агулы сөремнән айнып китәләр.

Тормыштагы күпме буталчыклык, мәгънәсез ялгышулар, олы әхлакый югалтулар бар икән − һәммәсе турында Аяз Гыйләҗевның әйтер сүзе бар. Аның иҗатында замандаш образы калку һәм тулы ачыла. Бик күпләр әсәрләрдә үзләрен таныйлар, чөнки һәр образ тормышчан, нәкъ безнең арадагы кешеләрдән алып язылган кебек.

Сәхнә әсәрләре авторы, язучы, әдип, халкыбызның каһарман улы Аяз Гыйләҗевның иҗаты безне дөнья ваклыкларынан һәм вакытлы ыгы-зыгылардан өстен булырга өйрәтә, чын мәгънәсендәге Кеше булырга чакыра. Чөнки тормышны тирәнтен белә ул, аның четерекле якларын, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең гаҗәп катлаулылыгын бөтен күңеле белән тоя, йөрәге аша кичерә, борчыла һәм эзләнә. Ә инде аны иң борчыганы − бүгенге көн кешесе. Замандаш үзенә тапшырылган миссияне − чын мәгънәсендә кеше булуын аклыймы, ата-бабалардан калган, гасырлар буе тупланган мирасны кадерләп саклыймы, зур көрәшләр белән яулап алынган тормышны яратамы, аны тагын да яхшырту, тагын да матур итү өчен бөтен көчен куямы, киләчәк буыннарга үрнәк булырлык итеп яшиме һәм хезмәт итәме? Әсәрдән әсәргә, кызыл җеп булып, бер тирән фикер сузылган. Ул − «Кеше бул!»

Аяз Гыйләҗев үз әсәрләрендә якты идеаллар өчен көрәш мәсьәләсен күтәрә. Аларда халкыбызга хас матур сыйфатлар − үз бурычыңны дөрес аңлау, тугрылыклылык, кече күңеллелек, олы җанлылык чагыла. Әйе, еллар үтә, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр үзгәрә, ләкин төп сыйфатлар һичкайчан да үзенең кыйммәтен югалтмый, төссезләнми. Шуңа да аның әсәрләре бер сулыш белән укыла, хәтердә тирән уелып кала.



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   34   35   36   37   38   39   40   41   ...   53




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет