«Сүз күңелдә очкын булып көйри, Сүз арыслан итә йөрәкне »



бет1/53
Дата22.06.2016
өлшемі1.28 Mb.
#153347
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   53



«Сүз күңелдә очкын булып көйри,
Сүз арыслан итә йөрәкне...»

(Г. Афзал)

Төзүчеләрдән


Тел һәм әдәбияттан үткәрелгән һәр язма имтиханның төп максаты − укучыларның әдәбият белемен, язма сөйләм телен үзләштерү дәрәҗәсен, үз фикерләрен ачык һәм аңлаешлы итеп яза белүен, шәхес буларак җәмгыятькә, халыкка, мәдәнйятка һәм әдәбиятка мөнәсәбәтен, әсәрләрне анализлый белүен бәяләү.

Иҗади эшләрнең кыйммәте, бер яктан, укучыларның әдәби, мәдәни, тарихи чыганакларны яхшы белүендә булса, икенче яктан, мөстәкыйль фикер йөртүе, язу стиле, тел байлыгы, фикерен нигезле һәм дәлилле итеп әдәби чаралар аша бирә белүендә.

Язма эшләрдә шулай ук укучыларның шәхес буларак формалашуы, рухи байлыгы, җәмгыятьтә үз урынын табарга тырышуы, туган теленә, милләтенә, халыкның үткәне һәм киләчәгенә, аның гореф-гадәтләренә, милли традицияләренә булган мөнәсәбәте, гражданлык позициясе, гомуми кешелек кыйммәтләрен аңлый белүе чагылырга тиеш.

Язма эшләрне башкарганда укучыларга берничә таләпне истә тотарга киңәш ителә:

− эчтәлекнең темага туры килүе;

− сайлап алынган теманың төп фикерен ачыклап, куелган сорауларга дәлилле, тулы җавап бирү;

− язучы һәм аның иҗаты турында язганда, аның җәмгыятьтәге урынын, тарихи үсеш шартларын истә тоту;

− һәр әйтелгән фикернең нигезләнүе;

− цитаталардан дөрес һәм урынлы файдалану;

− әдәби әсәрне белү дәрәҗәсен күрсәтү, ләкин күчереп язмау;

− язма эшне башкарганда әдәби фактларны аерым төгәллек белән сайлап алу һәм әдәби-тәнкыйди мәкаләләрдән урынлы файдалана белү;

− җөмләләрне грамматик яктан дөрес төзү;

− язма эшнең һәр өлешендә фикер бәйләнешен саклау;

− язма эшне дөрес, камил әдәби телдә язу.

Имтихан эшләрен бәяләгәндә укучыларның сайлаган тема буенча мөстәкыйль фикер йөртүләре зур әһәмияткә ия.

Җыентыкка Татарстан Республикасы мәктәпләре чыгарылыш сыйныф укучыларының соңгы ике елда имтиханда язган сочинениеләренең кайберләре тупланды.

Бер үк тема буенча язылган сочинениеләр укучыларның фикер аерымлыгы белән генә түгел, төрле әдипләрнең иҗатын анализлау белән дә үзенчәлекле.

Укучыларның язма эшләре үзгәртүсез бирелә.


I. «Сүз күңелдә очкын булып көйри,
Сүз арыслан итә йөрәкне...»
(Г. Афзал)

Рузил Мингалимов, Тукай районы Күзкәй урта мәктәбе


Укытучысы З.Ә. Маннапова.

Яңа дәүләтләргә мәйдан булып,
Нигез булып сүзләр яттылар...
Сүзләр көрәшәләр, сүзләр җиңә,
Сүзләр тавыш биреп
Атлыйлар...

Рөстәм Мингалимов.

«Иң әүвәле Сүз булды...» − диелгән Тәүрат китабында. Барысы да сүздән башлана. Ә сүз ул − кешенең дөньяны танып-белү тәҗрибәсен башкаларга җиткерү, аралашу коралы. Кешенең акыл-зиһен матурлыгы аның сүзләрендә күренә. Халыкта: «Кеше күрке йөз булыр, йөзнең күрке күз булыр, телнең күрке сүз булыр» дигән шактый борынгы мәкаль бар. Сүз, телнең күрке буларак, тылсымлы көчкә ия. Тикмәгә генә халык: «Яхшы сүз − җан азыгы, яман сүз− баш казыгы», − димәгән. Чыннан да, яхшы сүз кешеләрнең күңелен күтәрә, авырлыкларны җиңәргә көч бирә, батырлыклар эшләргә рухландыра. Яман сүз изге хисләрне үтерә, кешенең кулыннан эше төшә, хәтта кешене упкыннар читенә китереп тери. Җылы, йомшак сүзләр бер-беребезгә булган мөнәсәбәттә уңай мохит тудыра: кешенең игътибары, ихтирамы арта.

Җылы сүздән күңелдәге


Суыклар шартлап сына.
Матур хыял шытып чыга
Җылы сүз җылысыннан, −

дип язган шагыйрь Ренат Харис.

Әйе, сүзнең көче зур. Бөек Ватан сугышы елларында шигъри сүз − поэзия утлы коралга әйләнгән. Үлем ялкыны дөрләгән, кан дәрьялары актарылган чорда шагыйрьләрнең ялкынлы сүзе, туплар шартлавына ачу итеп, торган саен тулырак, көчлерәк яңгырый барган. Шигъри сүз бу чорда Ватанга булган иң нечкә хисләрне дә, дошманга булган иң көчле нәфрәтне дә образлы гәүдәләндерү югарылыгына күтәрелгән. Муса Җәлилнең сугышның беренче чорында ук язылган «Әйдә, җырым!» шигыре иң характерлысы һәм иң уңышлысы була. Автор җырны кешеләрнең рухи дөньясын ачып бирүче иң күркәм чара итеп гәүдәләндерә. Шагыйрьнең нәфрәте дә, җыры белән дошманга каршы аяусыз көрәшергә булган ялкынлы дәрте дә шигъри җанлана:

Әйдә, җырым, батыр җиңү дәртен


Алып керик ялкын эченә.
Мин калмасам җирдә, син калырсың
Һәйкәл булып үлмәс эшемә!

Шагыйрьнең йөрәгеннән саркып чыккан утлы юлларын укып, меңләгән батыр сугышчыларыбыз ил азатлыгы өчен яу кырында гомерләрен дә кызганмыйча көрәшкәннәр.

Үлемнән курыкмау, Ватан өчен кирәк булса, гомереңне дә кызганмау фикере сугышчы, патриот, шагыйрь Ф. Кәримнең фронт шигырьләрендә кызыл җеп булып сузылып бара:

Бөек җыр ул − Бөек Ватан өчен


Сугыш кырларында үлүе.

Үлем − җыр! Искиткеч ихлас күңел белән әйтелгән йөрәк сүзе. Моны тик кристаллдай саф күңелле, арысландай батыр йөрәкле көрәшче генә әйтә ала:

Сөйләр сүзләр бик күп алар,
Иренмичә сөйләсәң;
Озын сүзнең кыскасы шул,
Күп яшәргә теләсәң:
Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла,
Илең турында уйласаң
Гомерең озын була.

(«Сөйләр сүзләр...»)

Татар шагыйрьләре, корал белән дә, йөрәктән чыккан ялкынлы сүзләре белән дә дошманга каршы көрәшеп, халкыбызның тиңдәшсез батырлыгын бөтен дөньяга таныталар. Утлы елларда язылган, чын шигъри ялкын белән сугарылган күп әсәрләр бүген дә тулы көчкә яңгырыйлар, кара көчләргә каршы кыю көрәшкә өндиләр.

Сүзләр бүген дә үзенең тылсымлы көчен югалтмый. Сүзләргә дөнья йөге йөкләнә. Алар − тере, алар яши. Аларның үз дөньясы, үз үлчәнеше, үз язмышлары бар. Серле дә, хикмәтле дә, бизәкле дә ул сүзләр. Кайсылары бик тирәннән чишмә кебек саркып чыгалар, ә кайберләре, язгы ташкын кебек, ургып агалар.

Шагыйрь Зөлфәтнең:

Сүзләр остасы кемнедер
Күтәрер биек −
Уйлары төпсез күкләргә
Уйнаклар тиеп! −

дигән юлларын укыганда, минем күз алдыма Гамил Афзал иҗаты килеп баса. Ул чәчәкләрдән сүзләр, ә сүзләрдән чәчәкләр ясый сыман.

Шагыйрь Г. Афзалның шигырьләре үзенчәлекле, анда һәрбер сүз урынлы кулланылган, энҗе-мәрҗәннәр кебек тегелгән. Шигырьләре җор телле, хикмәтле сүзләргә бай. Ул үзе дә:

Үткер сүз, тапкыр сүз − уй бинасы,


Тәмле сүз, татлы сүз − ил йоласы.
Тыңлап кына торса ни буласы,
Фикерсез озын сүз − тел зинасы, −

дип яза үзенең шигырендә.

Г. Афзал халык тормышына, яшәешенә, тарихына, кешенең иң газиз эчке серләренә, кичерешләр дөньясына тирән үтеп керүе, бай һәм сыгылмалы теле белән Тукайга якын торса, шаян юморы, иҗтимагый сатирасы белән Ш. Бабич юлыннан атлый. Юмористик һәм лирик шигырьләре, җырлары белән Гамил Афзал остазларын кабатлый, олы традицияләрне үзенчә, заманча дәвам итә, шигырьләрендә дөньяның мәгънәлелеген ачарга омтыла. «Дөньяны бизәүче − кеше. Бүгенге матурлык кешедә», − ди шагыйрь. Дөньяның мәгънәлелеге − кешенең бәхетле булуында. Шуңа да шагыйрь кешене олылауга, кешенең бәхетен җырлауга киң урын бирә:

Кеше − даһи тереклекнең терәге ул,


Мәңгелекнең иң кадерле бүләге ул,
Табигатьнең миллион еллар сайлап-сайлап
Чарлый торган нәфис сәнгать үрнәге ул.

Шагыйрь − «табигатьнең нәфис сәнгать үрнәге», ул кешегә сак мөнәсәбәттә булырга, аны аңларга һәм яратырга чакыра:

Таралсын күгелҗем болытлар,
Якты көн карасын кешегә...
Ике кат яшәмәс берәү дә,
Чәчәкләр бирегез кешегә!

(«Чәчәкләр бирегез!»)

Шагыйрьнең лирикасы бик бай һәм төрле. «Татарстан», «Татарстан таңнары», «Татар халкын яратам» кебек шигырьләренә фикерләү киңлеге, ирешелгән уңышларга сөенә белү, аларны күңел күзе белән иңләү хас. Үзе бер шигырендә язганча, ул − «урманнар, болыннар кешесе». Табигать − шагыйрьнең якын дусты, сердәше. Аңарда шагыйрь җаны табигать җаны белән берләшеп китә:

Мин, мөгаен, арыш кырларында
Рәшә булып мәйдан тотармын.
Сез үтәсе басу юлларында
Чыңлы чәчәк булып шытармын.

(«Бу кырларда».)

Шагыйрьдә әйтеп, аңлатып бетереп булмый торган моң яши. Кеше моңы. Табигать моңы. Бу моң тәэсирендә туган сүзләр тургай җыры булып һавага күтәрелә, урамнарда рәшә булып агыла. Үләннәрдә күз яше чык булып ялтырый, күңелләрдә очкын булып көйри:

Шигырь, шигырь − илдә изге очкын,
Йолдыз булып күккә атылдың.
Син йөрәктән давыл булып чыктың, −
Утка кердең, яуга чакырдың.

(«Уймак-уймак уйлар»)

Г. Афзал табигатьне үзенчә күрә: аның һәрбер үсемлеген, агачын үзенчәлекләре белән кабул итә, шигырьләрендә зирекләре җырлый, тирәкләре төш күрә, хәтта апрель җиле бии-бии исә.

Әйе, шагыйрь туган җиребезнең матурлыгын, сихәтле көчен сурәтләгән вакытта, кеше рухын табигать сурәте аша тирән итеп тасвирлый ала, шуңа күрә дә аның лирик каһарманы − көчле ихтыярлы шәхес.

Г. Афзал үзенең милләттәшләре, замандашлары турында да җитди уйлана, шуңа күрә аларны көрәш юлына әзерли. Бу фикерне үзенең «Шагыйрь язмышы» дигән шигырендә ачык күрсәтә:

Шагыйрь егет балта астына яткан
Кылыч үтмәс җыры хакына,
Газиз җанын өзеп утка аткан,
Нуры төшсен диеп халкына.

Автор бу юллары аша шагыйрь язмышының үз халкы алдында никадәр җаваплы икәнен чагылдыра. Миңа бу юллар бигрәк тә тәэсир итте. Миңем уйлавымча, ул үзен үткән тарихыбыз өчен дә, киләчәк язмышыбыз өчен дә җаваплы саный. Халкы өчен газиз җаныннан аерылырга әзер булган шәхесләр барында милләтебез үз йөзен югалтмас дип ышанам.

Халкыбызны фаҗигале хәлләрдән чыгара торган бик көчле бер чарасы бар: ул − табигый көлү сәләте. Шулай да юмор-сатираны үз дәрәҗәсенә күтәрерлек итеп бары тик халыкчан шагыйрьләр генә иҗат итә ала. Минем яраткан шагыйрем − Афзал ага да юмор-сатираны терелтеп, яңа югарылыкка күтәрүдә җиң сызганып эшли. Көлү − көлкеле эш булса да, уен эш түгел. Ул − халыкның рухи дөньясы, җәмгыятьнең үсеше белән бәйле күренеш.

Шагыйрь кулындагы коралының көчен аңлап эш итә:

Бернидән дә курыкмаган, таш күңелләр
Хур булудан куркып кала куян төсле.

Гамил Афзал шигырьләрен сәхнәдән ишеткәч, чынлап та, күңелләре мүкләнгән кешеләр дә тирә-юньгә башкача карый башлыйлар. Әхлакый, рухи кыйммәтләргә кытлык бу заманда аның кеше тәрбияләүгә багышлаган әсәрләре бигрәк тә тәэсир итә. Мәсәлән, бала тәрбияләү. Кыз баланы да, ир баланы да бертөрле җаваплылык белән үстерергә кирәк. Шул исәптән, «Өф-өф итеп», «Сайладым, их сайладым», «Флүрәттәй акылы», «Әсмәбикә җаным, ахирәт» әсәрләре бик тә тормышчан итеп иҗат ителгәннәр.

Әйе, Г. Афзал − безнең горурлыгыбыз, иң абруйлы өлкән шагыйребез. Үткен телле яраткан шагыйребез хезмәтенә зур бәя бирелгән. Татарстан Республикасының Халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган Г. Афзал:

Шигырь булып туды әманәтем,


Шигырь булып чыкты хәсрәтем;
Матурлыкка − чиксез мәхәббәтем,
Явызлыкка − чиксез нәфрәтем, −

дип, җырлый-җырлый бүгенге көндә дә иҗат итә.

Сүзләр − тәмам бер могҗиза.

Сүзләр... сүзләр!.. Бу якты дөньяда яши-яши мин сезне чын-чынлап аңлый башладым кебек. Минем туган телемдә нинди генә сүзләр юк! Ипле, ягымлы, матур, җыйнак сүзләр булган кебек, керпе кебек чәнечкеле, елан сыман чагып ала торган, күтәреп булмаслык авыр, шыксыз, иләмсез, ямьсез, тәмсез сүзләр дә күп. Соңгы вакытта безнең телебез тагы да чуарлана, чүпләнә бара. Бу күренеш зыялыларыбызны һәрвакыт борчып тора, бу мәсьәләнең әле дә көн үзәгеннән төшкәне юк. Шагыйрь һәм әдәбият галиме З. Мәҗитовның түбәндәге шигъри юллары бик урынлы:

Халык сүзен безнең отасы бар,
Сүз түтәлен чүптән утасы бар,
Алтын сүзне бергә тупласы бар,
Кадерен белеп кенә тотасы бар.

Телләр турындагы Законны тормышка ашырып, быел Республика күләмендә «Чиста сүз» акциясе уздырылды. Без дә бу лекциядә теләп катнаштык. Туган телебезгә булган мәхәббәт шигырь юллары булып бөреләнде. Шуларның берсен үземнең язмамда бирәсем килә.

Күзкәй урта мәктәбенең VII сыйныф укучысы Шәрипова Ландыш:

Хатын-кызның теле балдан татлы,


Сыгылмалы, йомшак, ягымлы.
Әниемнең әйткән җылы сүзе
Нурга күмә тирә-ягымны.
Хатын-кыз да кайчак усаллана,
Ызгыша да, хәтта сүгенә.
Илаһи зат ямьсез сүзләр әйтсә,
Тыңлап тору рәхәт түгел лә.
Хатын-кызның теле тәмсезләнсә,
Дөнья ямьсезләнә, карала.
Гүзәл зат дип яраткансың, Раббем,
Шакшылыктан аны арала, −

дип язды.

Ай буена барган акция тел белгечләренең генә түгел, бөтен халыкның игътибарын туган телебезгә булган карашын тамырдан үзгәртергә, сөйләм культурасын үстерүгә ярдәм иткәндер, дип уйлыйм.

Сүзләр... сүзләр!.. Мин сезне бик яратам. Мин сезгә бурычлы. Сез мине туган телемне − Әнкәм-Әткәм телен яратырга, тормыш кадерен белергә өйрәтәсез. Туган телемдәге бөтен матур сүзләр Җир шары буйлап кояш нурлары кебек таралсын иде дә, барлык кешеләрне бары тик Тынычлыкка, Изгелеккә, Гүзәллеккә, Мәрхәмәткә, Мәхәббәткә, Дуслыкка, Татулыкка өндәп торсыннар дип, бөтен Җиһанга ишетерлек итеп аваз саласым килә. Бу сүзләр минем йөрәгемдә очкын булып көйри, чөнки мин − Яңа гасыр башында олы тормышка аяк басарга әзерләнүче меңләгән яшьләрнең берсе.




Достарыңызбен бөлісу:
  1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   53




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет