Татарский язык



Дата19.07.2016
өлшемі305.19 Kb.
#210023
ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК

ТАТАР ТЕЛЕНЂН ИМТИХАНГА ЂЗЕРЛЂНЊ ЉЧЕН МЕТОДИК КИЋЂШЛЂР

Программа

Ф О Н Е Т И К А

Фонетика турында тљшенчђ. Сљйлђм авазлары. Сљйлђм органнары. Авазларныћ ясалышы. Сузык џђм тартык авазлар, алар арасындагы аерма. Сузык авазларныћ саны џђм составы. Рђт гармониясе, ирен гармониясе /Сингармонизм законы/. Сузыкларныћ кыскаруы /редукция/. Дифтонглар. Татар телендђ аларныћ њзенчђлеге. Язуда бирелеше. Тартык авазлар. Аларныћ саны џђм составы. Тартык авазларны тљркемлђњ. Яћгырау џђм саћгырау тартыклар, к, г, в хђрефлђре белђн бирелђ торган тартыкларныћ њзенчђлеклђре. Сљйлђмдђ тартыкларныћ њзгђреше. охшашлануы. Интонация, аныћ тљрлђре. Иќек. Татар телендђ иќек калыплары. Басым. Татар телендђ сњз басымыныћ урыны. Басым соћгы иќеккђ тљшми торган очраклар. Орфоэпия џђм орфография. Татар телендђ орфографик принциплар. Авазларны язуда књрсђтњ. Алфавит. «ъ» џђм «ь» хђрефлђренећ дљрес язылышы. Графика. Татар халкында язу тарихы.

Л Е К С И К А

Лексика, телнећ сњзлек составы турында тљшенчђ. Сњзнећ мђгънђсе. Килеп чыгышы ягыннан татар теленећ сњзлек составы: тљрки-татар сњзлђре, гарђп-фарсы, рус џђм европа теленнђн кергђн алынмалар. Бер мђгънђле џђм књп мђгънђле сњзлђр. Сњзлђрнећ туры џђм књчерелмђ мђгънђлђре. Омонимнар, аларныћ тљрлђре. Књп мђгънђле сњзлђр џђм омонимнар. Антонимнар. Синонимнар. Кулланылыш сферасы ягыннан татар теленећ сњзлек составы џђм аныћ њзгђрње: тарихи сњзлђр, архаизмнар џђм неологизмнар. Гомумкулланылыштагы сњзлђр. Профессионализмнар. Диалектизмнар. Татар теленећ диалектлары. Татар телендђ фразеологик ђйтелмђлђр. Лексикография. Сњзлеклђрнећ тљрлђре: аћлатмалы џђм телара сњзлеклђр. Ономастика. Аныћ тармаклары.

С Ү З Я С А Л Ы Ш Ы

Сњз тљзелеше турында тљшенчђ. Сњзнећ мђгънђле кисђклђре. Тамыр џђм кушымча. Ясагыч џђм мљнђсђбђт белдерњче (модальлек белдерњче џђм бђйлђгеч) кушымчалар. Аларныћ сњзгђ ялгану тђртибе. Кушымчаларныћ вари­антлары.

Тамыр џђм нигез. Сњзнећ нигезе. Сњз ясалышы ысуллары. Сњзлђрнећ аваз составын њзгђртњ. Ясалышы ягыннан сњз тљрлђре. Ясалма џђм кушма сњзлђр. Кушма сњзлђрнећ саф кушма, парлы џђм тезмђ тљрлђре. Сњзлђрнећ мђгънђсен њзгђртњ. Сњзлђрне бер сњз тљркеменнђн икенчесенђ књчерњ (конверсия). Сњзлђрне кыскарту.

М 0 Р ф 0 Л 0 Г ИЯ

Тел гыйлеменећ морфология тармагы. Аныћ љйрђнњ объекты. Сњз тљркемнђре турында тљшенчђ. Татар телендђ сњзлђрне тљркемнђргђ бњлњ. Мљстђкыйль сњз тљркемнђре /исем, сыйфат, сан, алмашлык, фигыль, рђвеш, аваз ияртемнђре/. Бђйлђгечлђр /теркђгеч, бђйлек/. Модаль сњз тљркемнђре /хђбђрлек сњзлђр, кисђкчђ, ымлык/. Ымлыклар џђм аваз ияртемнђре. Грамматик мђгънђ џђм грамматик чара.

И С Е М

Исемнећ мђгънђсе џђм грамматик билгелђре. Ялгызлык џђм уртаклык исемнђр. Исемнећ сан, килеш, тартым белђн тљрлђнеше. Исем ясалышы. Исемнђрнећ берлек џђм књплек тљре. Исемнђрнећ килеш белђн тљрлђнеше. Исемнђрнећ тартым белђн тљрлђнеше. Тартымлы исемнђрнећ килеш белђн тљрлђнеше. Сан, тартым џђм килеш кушымчаларын куллануда стилистик тљрлелек. Сњзгђ исем ясагыч кушымча ялгану. Фамилия ясаучы кушымчалар. Исемнђрнећ ќљмлђдђ кулланылшы.



С Ы Й Ф А Т

Сыйфатныћ грамматик билгелђре. Асыл џђм нисби сыйфатлар. Сыйфат џђм сыйфатланмыш. Сыйфат дђрђќђлђре /гади, чагыштыру, артыклык, кимлек/. Сыйфатларныћ исемлђшње. Сыйфат ясалышы. Сыйфатларныћ ќљмлђдђ кулланылышы.

С А Н

Сан турында гомуми тљшенчђ. Сан џђм саналмыш. Сан тљркемчђлђре: тљп сан, тђртип, бњлем, чама, ќыю саннары. Санныћ ясалышы. Саннарныћ дљрес язылышы. Саннарныћ ќљмлђдђ кулланылышы.



А Л М А Ш Л Ы К

Нинди сњз тљркеме алмашлык дип атала? Нинди сњз тљркемен алыштырып килњенђ карап, алмашлыкларныћ тљрлђре: исем, сыйфат, рђвеш алмашлыклары. Алмашлыкныћ тљркемчђлђре. Алмашлыкныћ тљзелеше џђм дљрес язылышы. Алмашлыкларныћ ќљмлђдђ кулланылышы.

Ф И Г Ы Л Ь

Фигыльгђ гомуми характеристика. Аныћ барлык-юклык, зат-сан, заман белђн тљрлђнеше. Фигыль тљркемчђлђре. Фигыль юнђлешлђре: тљп, тљшем, кайтым, йљклђтњ, уртаклык. Фигыльдђ дђрђќђ белдерњ. Затланышлы фигыль формалары /хикђя, боерык, шарт, телђк/ џђм затланышсыз фигыльлђр /сыйфат фигыль, хђл фигыль, исем фигыль, инфинитив/. Хикђя фигыльнећ заман формалары.

Сыйфат фигыльнећ заман формалары. Сыйфатка џђм фигыльгђ хас њзенчђлеклђре. Исем фигыльдђ исемгђ џђм фигыльгђ хас њзенчђлеклђр. Хђл фигыльнећ тљрлђре џђм кулланылыш њзенчђлеклђре. Ярдђмче фигыльлђр. Фигыльлђрнећ ясалышы ясалышы.

Р Ђ В Е Ш

Рђвеш турында тљшенчђ. Аныћ лексик-семантик, морфологик џђм синтаксик билгелђре. Рђвеш тљркемчђлђре. Билге џђм хђл рђвешлђре. Рђвешнећ ясалышы. Сыйфат џђм рђвеш љчен уртак џђм аермалы яклар.

АВАЗ ИЯРТЕМНЂРЕ


Мљстђкыйль сњз тљркеме буларак аваз ияртемнђре. Аларныћ њзенчђлеге.

Я Р Д Ђ М Л Е К СЊЗ Т Љ Р К Е М Н Ђ Р Е

Теркђгечлђр, аларныћ функциясе. Теркђгечлђрнећ тљркемчђлђре. Теркђгеч сњзлђр. Аларныћ њзенчђлеге. Бђйлек џђм бђйлек сњзлђр. Њзлђреннђн алда килгђн сњзлђрнећ нинди килештђ булуын талђп итњдђн чыгып, бђйлеклђрнећ тљркемчђлђре.

Кисђкчђлђр џђм аларныћ тљркемчђлђре. Кисђкчђлђрнећ дљрес язылышы. Хђбђрлек сњзлђр турында тљшенчђ. Ымлык.

С И Н Т А К С И С

Синтаксисныћ љйрђнњ объекты. Тљп синтаксик берђмлеклђр:сњзтезмђ, ќљмлђ, текст. Ќљмлђдђ сњзлђр бђйлђнеше: тезњле џђм ияртњле бђйлђнеш. Тезњле бђйлђнешне белдерњче чаралар. Ияртњле бђйлђнешне белдерњче чаралар. Хђбђрлекле, ачыклаулы, аныклаулы мљнђсђбђт. Сњзтезмђ. Сњзтезмђлђрнећ тљрлђре.

Г А Д И Җ Ө М Л Ә Л Ә Р

Ђйтњ максатыннан чыгып ќљмлђ тљрлђре: хикђя, сорау џђм боерык ќљмлђлђр. Љндәњ ќљмлђ. Ќљмлђдђ сњзлђр бђйлђнеше џђм аны белдерњче чаралар. Тезњле џђм ияртњле бђйлђнеш. Ќљмлђдђ сњзлђр тђртибе. Логик басым. Ќљмлђнећ баш кисђклђре. Ия белђн хђбђрнећ тљрлђре. Ия белђн хђбђрнећ ярашуы. Ќљмлђнећ иярчен кисђклђре. Иярчен кисђклђрнећ тљрлђре: аергыч, тђмамлык, хђл кисђклђр. Туры џђм кыек тђмамлыклар. Хђл кисђклђрнећ мђгънђ ягыннан тљрлђре. Модаль кисђклђр: эндђш џђм кереш сњзлђр. Аларныћ ќљмлђдђге урыны. Алар янында тыныш билгелђре. Бер составлы (атау, фигыль, сњз) џђм ике составлы ќљмлђлђр. Тулы џђм ким ќљмлђлђр. Ќљмлђдђ тићдђш кисђклђр, алар янында тыныш билгелђре. Аерымланган кисђклђр. Ќљмлђдђ иярчен кисђклђрнећ аерымлануы, алар янында тыныш билгелђре. Ќљмлђдђ сњз тђртибе: туры џђм кире (инверсия)


К У Ш М А Җ Ө М Л Ђ


Кушма ќљмлђ турында гомуми тљшенчђ. Кушма ќљмлђ тљрлђре. Тезмђ кушма ќљмлђ. Теркђгечле џђм теркђгечсез тезмђ кушма ќљмлђ, алар янында тыныш билгелђре. Иярченле кушма ќљмлђлђр. Баш џђм иярчен ќљмлђ. Иярчен ќљм­лђлђрнећ тљзелеше џђм мђгънђ ягыннан тљрлђре. Бђйлђњче чараныћ тљренђ карап, татар телендђ иярчен ќљмлђлђр: аналитик џђм синтетик тљзелешле иярчен ќљмлђлђр. Катлаулы тљзелмђлђр: књп иярченле кушма ќљмлђлђр џђм аныћ тљрлђре, катнаш кушма ќљмлђлђр. Текст синтаксисы. Текстныћ бљтенлеге. Тезем. Чит сљйлђмле текст. Туры сљйлђм. Кыек сљйлђм. Уртак сљйлђм. Татар телендђ тыныш билгелђре.

СТИЛИСТИКА


Ђдђби сљйлђм џђм аныћ тљрлђре. Сљйлђм стиленећ тљрлђре џђм њзенчђлеклђре: ђдђби, публицистик, фђнни, рђсми, сљйлђмђ стильлђр. Стилистиканыћ нигезе буларак синонимия: тулы, мђгънђви џђм стилистик синонимнар. Синтетик џђм аналитик ќљмлђлђрнећ синонимлыгы. Сљйлђм культурасы. Сљйлђм тљгђл булсын. Сњз тђртибе џђм сљйлђм тљгђллеге. Сљйлђм аћлаешлы булсын. Сљйлђм саф булсын. Сљйлђм ќыйнак булсын. Сљйлђм аџђћле булсын. Тел — иќтимагый књренеш. Тел њсеше турында гомуми мђгълњмат. Татар ђдђби теленећ њсеше: гомумтљрки ђдђби тел, борынгы тљрки тел, иске тљрки тел, гомуми иске тљрки тел, иске татар ђдђби теле, татар милли язма ђдђби теле, хђзерге татар ђдђби теле. Ике теллелек. Хђзерге татар ђдђби теленећ њсеш њзенчђлеклђре.
АНАЛИЗ ЊРНЂКЛЂРЕ

СЊЗГЂ ФОНЕТИК АНАЛИЗ ЯСАУ ТЂРТИБЕ


  1. Сњзне иќеклђргђ таркатырга, басымын књрсђтергђ. 2. Сњздђ ничђ аваз џђм хђреф барын билгелђргђ. Авазларны џђм хђрефлђрне рђттђн санап чыгарга. 3. Сузык авазларны рђттђн санап чыгарга, ђйтелешлђрен билгелђп (калынмы-нечкђме, иренлђшкђнме-иренлђшмђгђнме), сњзнећ сингармонизм законына буйсыну-буйсынмавын ачыкларга. 4. Тартык авазларны рђттђн санап чыгарга џђм ђйтелешлђрен билгелђргђ (яћгыраумы-саћгыраумы џ.б.). 5. Аваз џђм хђрефнећ бер-берсенђ туры килмђгђн очракларын билгелђргђ џђм аћлатырга. 6. Фонетик њзгђрешлђрнећ тљрен књрсђтергђ.

С Њ З Т Љ Р К Е М Н Ђ Р Е Н Ђ М О Р Ф О Л О Г И К А Н А Л И З

Я С А У Т Ђ Р Т И Б Е

Исемгђ морфологик анализ


  1. Ясалышы. 2. Ялгызлык яки уртаклык исеме. 3. Кайсы килештђ булуы. 4. Тартым белђн тљрлђнгђн булса, аныћ заты-саны. 5. Берлектђ яки књплектђ булуы.

Сыйфатка морфологик анализ


  1. Сыйфатныћ ясалышы. 2. Кайсы сњзне ачыклый. 3.Дђрђќђсе.

Рђвешкђ морфологик анализ


  1. Ясалышы. 2. Рђвешнећ тљркемчђсе. 3. Кайсы сњзне ачыклап килње.

Алмашлыкка морфологик анализ

  1. Ясалышы.2. Алмашлыкныћ тљркемчђсе. 3. Тљрлђнсђ, нђрсђ белђн тљрлђнње.

Санга морфологик анализ


  1. Ясалышы. 2. Санныћ тљркемчђсе. 3. Тљрлђнгђн булса, нђрсђ белђн тљрлђнгђн.

Фигыльгђ морфологик анализ

  1. Ясалышы. 2. Тљркемчђсе. 3. Заман белђн тљрлђнгђн булса, нинди заманда булуы. 4. Юнђлеше. 5. Саны. 6. Зат белђн тљрлђнгђн булса, заты. 7. Барлыкта яисђ юклыкта булуы.

СЊЗТЕЗМЂГЂ АНАЛИЗ ЯСАУ ТЂРТИБЕ

  1. Сњзтезмђнећ тљзелеше: гади яки катлаулы булуы билгелђнђ.2. Иярњче џђм ияртњче сњзлђрнећ нинди сњз тљркеме белђн белдерерњенђ карап, сњзтезмђнећ тљре билгелђнђ. 3. Иярњче сњзне ияртњчегђ бђйлђњче чара билгелђнђ. 4.Иярњче сњз белђн ияртњче арасындагы мђгънђ мљнђсђбђте билгелђнђ.

ГАДИ ЌЉМЛЂГЂ БИЛГЕЛЂМЂ БИРЊ ТЂРТИБЕ

  1. Оештыручы њзђкнећ санына карап, ике яки бер составлы ќљмлђлђр билгелђнђ. 2. Мђгънђ тулылыгы љчен кирђк булган кисђкнећ булу-булмавына карап, ќљмлђнећ тулы яки ким булуы књрсђтелђ. 3. Ђйтњ максатына карап ќљмлђ тљре ђйтелђ.4. Чынбарлыктагы књренешлђрне раслау яки кире кагуына карап, раслау яки инкяр ќљмлђ књрсђтелђ. 5. Иярчен кисђкнећ булу-булмавына карап, ќыйнак яки ќђенке ќљмлђлђр билгелђнђ.6. Аерым ќљмлђ кисђклђренђ таркала алу яки алмавына карап, грамматик таркала џђм таркалмый торган тљрлђр књрсђтелђ. 7. Ќљмлђдђ тићдђш яки аерымланган кисђклђр књрсђтелђ.8. Һђр ќљмлђ кисђге њзенђ тиешле сызык белђн сызыла:

-————— ия

хђбђр

^^^^V\^V\ аергыч

----- тђмамлык

-•-•-•- хђл

КУШМА ЌЉМЛЂГЂ СИНТАКСИК АНАЛИЗ ТЂРТИБЕ



  1. Хђбђрлеклђрне табарга џђм алар арасындагы мљнђсђбђтне билгелђргђ (ќљмлђлђр арасында ияртњле бђйлђнеш булса, баш ќљмлђне табарга).2. Иярчен ќљмлђлђрнећ (яки тезњле бђйлђнештђ торган хђбђрлеклђрнећ) чиген билгелђргђ џђм бђйлђњче чараны књрсђтергђ. 3. Ќљмлђнећ схемасын ясарга. 4. Ќљмлђгђ билгелђмђ бирергђ.


Татар теленнђн имтихан билеты њрнђклђре

1нче билет.

  1. Омонимнар џђм аларныћ тљрлђре.

  2. Исемнђрнећ килеш белђн тљрлђнеше.

  3. Ишек тљбендђ кемнђрдер чыш-пыш сљйлђшеп алдылар, аннан соћ Хђят апа ниндидер њпкђлђгђн љзек-љзек тавыш белђн:

Ђйдђ, Газизђ ќаным, тњрдђн уз! — диде (Ђ.Фђйзи) ќљмлђсенђ синтаксик анализ ясарга.

Тестлар.

Књпнокталар урынына тиешле хђрефлђрне куеп языгыз.

1.Г...ярь

А) ђ; Ђ) а

2. И...тисад

А) г; Ђ) к; Б) къ


3. Пљ...тђ

А) х; Ђ) џ

4.А...даџа

А) ќ; Ђ) ж; Б) щ

Сњзлђрнећ дљрес язылган вариантын табыгыз.

5. А) бердђнбер; Ђ) бердђн- бер; Б) бердђн бер

6. А) дусиш; Ђ ) дус-иш; Б ) дуст, иш

7. А) тђкъдир; Ђ) тђгдир; Б) тђкдир

8.А) обстрактлашу; Ђ) абстрактлашу; Б) апстрактлашу

9.А) циркуль; Ђ) церкуль; Б) цыркуль

10. А) апельсин; Ђ) апильсин; Б) опельсин

Кушма сњзлђрнећ дљрес язылышын билгелђгез

11.Халык (...) ара сњзе ...

А) сызыкча аша; Ђ) ъ билгесе белђн; Б) љстђмђ билгесез


12.Яћа (...) баштан сњзе ...

А) ъ билгесе белђн; Ђ) ь билгесе белђн; Б) љстђмђ хђрефсез языла.


Дљрес язылышны књрсђтегез.

13.Сирђк мета...лар

А) л; Ђ) лл

14. Ульяновск... бару

А) -ка ; Ђ) –ийга; Б) –а

15.Табель... тапшыру

А) –не; Ђ) –ны

ТЕРМИНОЛОГИЯ, ТЕЛ БЕЛЕМЕ



16.Фразеология ул —…

А) сњзгђ билгелђмђ бирђ, сњзнећ мђгънђсен џђм мђгънђ њзгђрешлђрен тикшерђ торган фђн;

Ђ) тел гыйлеменећ ќирле сљйлђшлђрне љйрђнђ торган тармагы;

Б) тел гыйлеменећ тотрыклы сњзтезмђлђрне љйрђнђ торган тармагы.



17.Генеологик классификация буенча татар теле љчен кайсы характеристика туры килђ?

А) Ул тљрки теллђрнећ кљнчыгыш хун тармагындагы кыргыз-кыпчак тљркеменђ керђ;

Ђ) Ул тљрки теллђрнећ кљнбатыш хун тармагындагы угыз-болгар тљркемчђсенђ керђ;

Б) Ул тљрки теллђрнећ кљнбатыш хун тармагындагы кыпчак-болгар тљркемчђсенђ керђ.



18. Татар теленећ кљнчыгыш диалекты ул — …

А) мишђр диалекты;

Ђ) Казан арты сљйлђше;

Б) Себер татарлары теле.



19.Татар тел белемендђ сњз ясалышы љлкђсендђ эшлђњче галимне атагыз.

А) М.Зђкиев;

Ђ) В.Хаков;

Б) Ф.Ганиев;

В) Г.Алпаров.

20.Борынгы бабаларыбыз гарђп графикасына нигезлђнгђн ђлифбадан кайчан файдаланганнар?

А) рун язуына кадђр;

Ђ) 1927 елга кадђр;

Б) латин язуыннан соћ;

В) 1939 елдан соћ.

21.Чит сљйлђм ул ...

А) автор сљйлђменђ килеп кергђн башка кеше сњзлђре;

Ђ) автор џђм персонаж сњзлђре;

Б) сљйлђмне тыћлаучы сњзлђре.


Фонетика
22. Фонетика ул — тел белеменећ ...

А) авазныћ физик њзенчђлеклђрен љйрђнђ торган тармагы;

Ђ) тартык авазлар системасын љйрђнђ торган тармагы;

Б) авазларны џђм аларныћ њзгђрешлђрен љйрђнђ торган тармагы.

23.Татар телендђге [Ђ] фонемасына билгелђмђ бирегез.

А) алгы рђт, тњбђн књтђрелешле, иренлђшмђгђн, озын сузык аваз;

Ђ) алгы рђт, урта књтђрелешле, иренлђшмђгђн, озын сузык аваз.

Б) алгы рђт, тњбђн књтђрелешле, иренлђшкђн, кыска сузык аваз.

24. [г] тартыгы —

А) љрелмђле тартык.

Ђ) йомык тартык.

Б) калтыраулы тартык.

25. Каеннар, урманнар, синнђн, таћнан сњзлђрендђ тартыклар ассимиляциясенећ нинди тљре књзђтелђ?

А) яћгыраулыкта-саћгыраулыкта охшашлану;

Ђ) борын ассимиляциясе.

26. Татар телендђ тњбђндђге иќек калыплары бар:

А) С, ТС, СТ, ССТ, ТТС, ТСТТ;

Ђ) С, ТС, СТ, ТСТ, СТТ, ТТСТ;

Б) С, СТ, ТС, ТСТ, СТТ, ТСТТ.

ЛЕКСИКОЛОГИЯ

27.Билгелђмђдђ кайсы термин турында ђйтелђ?

Бер сњздђге билге-атаманыћ охшашлык нигезендђ икенче сњзгђ књчеше

А) метонимия дип атала;

Ђ) синекдоха дип атала;

Б) метафора дип атала.



28.Синонимнарны табыгыз.

А) катлаулы, четерекле, буталчык, чуалчык

Ђ) ошый, охшый, охшаш, кебек

Б) бит ( кеше бите), бит (кисђкчђ), бит (дђфтђр бите).



29. Фразеологик ђйтелмђ составында ничђ сњз булырга мљмкин?

А) ике сњз;

Ђ) љч яисђ дњрт сњз булырга мљмкин;

Б) икедђн артык сњз була.

30. Шыбыр-шыбыр – књктђ яфрак шавы,

Шыбыр-шыбыр – ќирдђ су шавы. (М. Ђ.) шигъри юлларында аерып бирелгђн антонимнарныћ тљрен билгелђгез:

А) Даими антоним

Ђ) Контекстуаль антоним

31. Кодагый сњзе килеп чыгышы буенча кайсы телгђ нисбђтле?

А) тљрки- татар сњзе

Ђ) гарђп


Б) монгол

32. Диалекталь сњзнећ тљрлђрен билгелђгез.

Якмыш

А) лексик

Ђ) фонетик

Б) морфологик



33. Аерып бирелгђн сњзлђрнећ књпмђгънђле яисђ омоним булуларын ачыклагыз.

Авырудан сызу – таблица сызу

А) књпмђгънђле сњзлђр

Ђ) омонимик сњзлђр

МОРФОЛОГИЯ

34.Санныћ тљркемчђсен билгелђгез.

99, 4 — ...

А) микъдар саны

Ђ) бњлем саны

Б) тђртип саны

В) чама саны



35.Сыйфат фигыльлђрдђн торган тљркемчђне табыгыз.

А) баргач (белњ), алып (китњ), килњче (кешелђр), ашау (турында уйлау)

Ђ) яза (белмђњ), алачак (китап), белгђн (вакыйга)

Б) уйнаганчы (елау), укып (чыгу), яза-яза (тыћлау), сљйлђгђч (белњ)

В) укыйсы (газета), китђ торган (пассажирлар), кайтучы (кунаклар), менђсе (тау)

36.Ярдђмлек сњз тљркемнђреннђн торган тљркемне табыгыз

А) кебек, як, шунда, тик, ђллђ, џђм

Ђ) анда, шикелле, љчен, џич, лђкин

Б) ђгђр, турында, ђмма лђкин, ић

В) белђн, шуныћ љчен, фђкать, гел

37. Ќђяњ рђвешенећ тљркемчђсен билгелђгез.

А) саф рђвеш

Ђ) књлђм-чама рђвеше

Б) охшату-чагыштыру рђвеше

В) вакыт рђвеше

38. Хикђя фигыльнећ њткђн заман формаларын билгелђгез.

А) ашадык, килмђгђн, укыган иде, белђ торган иделђр

Ђ) барачак идем, сљйлђячђк иде, килер иде

Б) белмђгђн, уйлар иде, сљймђгђн булган, тыћлаячак иде

СИНТАКСИС



39.Фразеологик сњзтезмђне табыгыз.

А) Ватанны саклау

Ђ) яхшы кеше

Б) њги ана яфрагы

В) агачтан ясау

40. Фигыльле исем сњзтезмђне табыгыз.

А) алмагач утыртасы урын

Ђ) кирђк кадђр икмђк

Б) хат язарга ашыгу

В) авыл аркылы њтњ

41. Максат хђле булган ќљмлђне табыгыз.

А) Аныћ ђрнњдђн йокылары кача иде (Г.И.)

Ђ) Минем књзлђрем ул хђтле ќете тњгел, алай да књрђм (Г.Б.)

Б) Киткђн урманга утынга, ялгызы бер ат ќигеп (Г.Т.)

42.Ќљмлђдђ ничђ хђбђрлек бар?

Качаклар, ял љчен яшерен урын табылганга шатланып, Григорий артыннан киттелђр (А.Р.)

А) бер


Ђ) ике

Б) љч


Татар теленнђн язма имтиханга комментарий џђм


ќавап бирњнећ якынча њрнђклђре.

1 нче билет.

1 нче сорау.

Омонимнар — бер тљрле аваз составына ия булган тљрле сњзлђр. Икенче тљрле аларны аваздаш сњзлђр дип тђ атыйлар.

Књп мђгънђле сњзлђрдђн аермалы буларак, аларныћ мђгънђлђре арасында бђйлђнеш табып булмый. Мђсђлђн, кђгазь сњзе — акча, документ, чимал мђгънђлђрен белдерђ ала, џђм алар сњзнећ беренчел мђгънђсе кићђюдђн барлыкка килгђннђр. Ђ яр (елга яры) — яр (сљйгђн яр) — яр (утын яр) сњзлђре арасында мђгънђ уртаклыгы юк. Шућа књрђ кђгазь сњзе — књп мђгънђле, ђ яр сњзлђре омонимнарны тђшкил итђ.

Омонимнарныћ 4 тљре бар:



  1. саф лексик омонимнар — телђсђ нинди фонетик џђм грамматик шартларда аваз составы бер-берсенђ охшаш кала торган берђмлеклђр. Мђсђлђн, бит (кеше бите) — бит (кисђкчђ), ат (исем) — ат (хайван тљре).

  2. омофоннар — язылышлары тљрле, ђмма ђйтелешлђре бертљрле булган сњзлђр. Мђсђлђн, карт аю — картаю, Айнур —ай, нур џ.б.

  3. омографлар — язылышлары бер булып, ђйтелешлђрендђ аерма булган сњзлђр. Мђсђлђн, карта (географик карта) — карта (ат ашказаны), бал (ашамлык) — бал (кичђ) џ.б.

  4. омоформалар — билгеле бер грамматик формада гына омоним булган сњзлђр. Мђсђлђн, тозлар (књплектђге исем) — тозлар (љченче зат берлектђге билгесез килђчђк заман хикђя фигыль формасы) џ.б.

Омонимнар телнећ њз сњзлђре џђм алынма берђмлеклђр аваздашлыгы (май — май); очраклы рђвештђ сњз ясалу вакытында (кљзге — кљзге); сњзнећ књп мђгънђлелеге таркалу нђтиќђсендђ (кадак — кадак); ђдђби тел сњзе џђм диалекталь берђмлек арасында (яфрак — яфрак—мунча себеркесе) џ.б. нђтиќђсендђ барлыкка килергђ мљмкин.

Омонимнар — телнећ тарихи њсеш нђтиќђсе. Алар ђдђбиятта стилистик чара буларак актив кулланылалар



2нче сорау.

Исемнећ ќљмлђдђге башка сњзлђргђ мљнђсђбђтен махсус кушымчалар ярдђмендђ белдерњ килеш категориясен хасил итђ.

Татар телендђ хђзерге вакытта 6 килеш бар дип исђплђнђ.

Баш килеш. Ул кем?, нђрсђ? сорауларына ќавап бирђ џђм ќљмлђдђ тљрле синтаксик вазифаларны башкара ала. Мђсђлђн, Дусларым кинога киттелђр ќљмлђсендђге дусларым сњзе баш килештђ килгђн.

Баш килештђн кала башка килешлђр кыек килешлђр дип атала. Бу — иялек, юнђлеш, тљшем, чыгыш, урын-вакыт килешлђре.

Иялек килеше кемнећ?, нђрсђнећ? сорауларына ќавап бирђ џђм баш килештђге исемгђ –ныћ/-нећ кушымчалары ялганып ясала. Ул нђрсђгђ дђ булса иялек нисбђтен белдерђ. Иялек килешендђге сњз ќљмлђдђ, нигездђ, аергыч функциясен башкара. Мђсђлђн, Алсуныћ сумкасы яћа ќљмлђсендђге Алсуныћ сњзе иялек килешендђ килгђн.

Юнђлеш килеше кемгђ?, нђрсђгђ? сорауларына ќавап бирђ, баш килештђге исемгђ –га/-гђ; -ка/-кђ кушымчалары ялганып ясала. Юнђлеш килешендђге исем юнђлњ ноктасын, кыек объектны белдерђ ала. Мондый исемнђр ќљмлђдђ хђл кисђклђр яки тђмамлык буларак кулланылалар. Мђсђлђн, Мин Маратка урманга барырга куштым ќљмлђсендђ Маратка џђм урманга сњзлђре юнђлеш килешендђ кулланылганнар. Беренчесе — тђмамлык, ђ икенчесе — урын хђле функциясен њти.

Тљшем килеше кемне?, нђрсђне? сорауларына ќавап бирђ, баш килештђге исемгђ –ны/-не кушымчалары ялганып ясала. Мондый сњзлђр, нигездђ, объект мђгънђсен белдерђлђр џђм ќљмлђдђ тђмамлык булып килђлђр. Мђсђлђн, Кинога баргач, анда дусларны књрдек ќљмлђсендђ дусларны сњзе тљшем килешендђ кулланылган.

Чыгыш килешендђге исем кемнђн?, нђрсђдђн?, кайдан? сорауларына ќавп бирђ џђм баш килештђге берђмлеккђ –тан/-тђн; -дан/-дђн; -нан/-нђн кушымчалары ялганып ясала. Бу килештђге исем, нигездђ, предмет џ.б.ныћ чыгыш ноктасын белдерђ. Ќљмлђ кисђге буларак мондый исемнђр књбрђк хђл кисђк яки тђмамлык булалар.

Урын-вакыт килешендђге исем кемдђ?, нђрсђдђ?, кайда? сорауларына ќавап бирђ џђм баш килештђге исемгђ –да/-дђ; -та/-тђ кушымчалары ялганып ясала. Мондый сњзлђр, нигездђ, ќљмлђдђ хђл кисђк булып килђлђр џђм урын нисбђтен белдерђлђр.

Килеш кушымчаларыныћ тљрле вариантларда булуы сњзнећ нинди авазга тђмамлануына бђйле: яћгырау тартыкка џђм сузык авазга тђмамланган сњзлђргђ яћгырау тартыкка тђмамланган кушымчалар, ђ саћгырау авазга тђмамланган исемнђргђ саћгырау кушымчага башланган кушымчалар ялгана. м,н,ћ авазларына тђмамланган исемгђ чыгыш килеше кушымчасы ялганганда борын авазыннан башланган вариант кулланыла. Сингармонизм законына бђйле рђвештђ кушымчалар калын яки нечкђ вариантта ялганалар.



3 нче сорау.

  1. Ишек тљбендђ кемнђрдер чыш-пыш сљйлђшеп алдылар, (2) аннан соћ Хђят апа ниндидер љзек-љзек тавыш белђн:

  • [3)Ђйдђ, Газизђ ќаным, тњрдђн уз! — (2) диде. (Ђ.Фђйзи).






2. баш ќљмлђ





аннан соћ



янђшђ тору

1. аналитик иярчен вакыт ќљмлђ




3. синтетик иярчен тђмамлык ќљмлђ.

Бу — тићдђш тњгел иярњле књп иярченле катлаулы кушма ќљмлђ.



АНАЛИЗ ЊРНЂКЛЂРЕ

СЊЗГЂ ФОНЕТИК АНАЛИЗ


Кулъяулык сњзенђ фонетик анализ.

1. Сњздђ 3 иќек бар: кул-яу-лык. Алар — ябык иќеклђр. Басым беренче иќеккђ тљшђ.



  1. Сњздђ 9 аваз џђм 9 хђреф бар.

  2. Авазлар [ķ],[у], [л], [й], [а], [w],[л], [ы], [ķ].

Хђрефлђр «к», «у», «л», «ъ», «я», «у», «л», «ы», «к».

  1. Сузык авазлар: [у] — арткы рђт, югары књтђрелешле, иренлђшкђн аваз.

[а] — арткы рђт, тњбђн књтђрелешле, иренлђшмђгђн аваз.

[ы] — арткы рђт, урта књтђрелешле, иренлђшмђгђн аваз.

Сузыклар барысы да калын ђйтелешле авазлар, шућа књрђ сњз сингармонизм законына буйсынган.


  1. Тартык авазлар: [ķ] – кече тел [увуляр), йомык, саћгырау аваз;

[л] — тел алды, ярымйомык, сонор аваз;

[й]— тел уртасы, љрелмђле, сонор аваз;

[w] — ирен-ирен, љрелмђле, яћгырау аваз;

[л] — тел алды, ярымйомык, сонор аваз;

[ķ] – кече тел [увуляр), йомык, саћгырау аваз.


  1. Сњзнећ ђйтелеше белђн язылышы арасында аерма бар. [й] џђм [а] авазлары бер хђреф белђн — «я» хђрефе белђн белдерелђлђр. «ъ» — калынлык яки аеру билгесе аваз белдерми, ђ кушма сњздђ беренче сњзне икенчесеннђн аерып уку љчен языла. Иќек ахырында килгђн [w] авазы язуда «у» хђрефе белђн белдерелђ.

СЊЗ ТЉРКЕМНЂРЕНЂ МОРФОЛОГИК АНАЛИЗ ЯСАУ ЊРНЂГЕ


Урамда игенченећ ќелегенђ њтђ, ашлыкны черетђ торган бђйлђнчек вак яћгыр ява иде. (Г.Бђширов)

Урамда — тамыр, уртаклык исеме, урын-вакыт килешендђ (урамда ява — процессныћ урынын белдерђ), берлектђ.

Игенченећ — ясалма (иген+че), уртаклык исеме, иялек килешендђ (игенченећ ќелеге — иялек мљнђсђбђте), берлектђ.

Ќелегенђ — тамыр, уртаклык исеме, юнђлеш килешендђ (ќелегенђ њтђ — кыек объект), 3 зат берлектђге тартымлы исем.

Бђйлђнчек — ясалма (бђйлђн+чек), асыл сыйфат, тљп дђрђќђдђ, яћгыр сњзен ачыклый.

Вак — тамыр, асыл сыйфат, тљп дђрђќђдђ, яћгыр сњзен ачыклый.

Ява иде — тамыр фигыль, тљп юнђлештђ, тђмамланмаган њткђн заман хикђя фигыль, 3 зат берлектђ, њткђн, дђвамлы процессны белдерђ — заманныћ тљп мђгънђсендђ, барлыкта.

Черетђ торган (яћгыр) — хђзерге заман сыйфат фигыльнећ икенче формасы, барлыкта, ясалышы — ђ торган, ќљмлђдђ аергыч булып килгђн, яћгыр сњзен ачыклый.
СЊЗТЕЗМЂГЂ АНАЛИЗ ЯСАУ ЊРНЂГЕ

Урманга баргач ќилђк ќыйдык.

Урманга бару — гади, исемле фигыль сњзтезмђ. Иярњче сњз ияртњчегђ –га юнђлеш килеш кушымчасы ярдђмендђ бђйлђнгђн; иярњче сњз ияртњчедђн аћлашылган процессныћ юнђлњ ноктасын белдерђ.

ГАДИ ЌЉМЛЂГЂ БИЛГЕЛЂМЂ БИРЊ ЏЂМ ТИКШЕРЊ ЊРНЂГЕ.



Љй эшен тулысынча эшлђмђгђнлектђн, Алсу «3»ле генђ алды.

Бу — ике составлы, тулы, хикђя, инкяр, ќђенке, грамматик таркала торган, аерымланган сђбђп хђлле ќљмлђ.

Љй эшен — туры тђмамлык.

Тулысынча — књлђм хђле.

Эшлђмђгђнлектђн — аерымланган сђбђп хђле.

Алсу — гади ия.

«3»ле — туры тђмамлык.

Алды — гади фигыль хђбђр.

КУШМА ЌЉМЛЂГЂ АНАЛИЗ СИНТАКСИК АНАЛИЗ ЯСАУ ЊРНЂГЕ

1)Эш менђ нђрсђдђ: [2)шул лампочка тљннђрендђ вакыт-вакыт сњндерелми кала башлады.(М.Ђмир).




1) баш ќљмлђ


менђ

нђрсђдђ-


+ кљттерњ интонациясе

2. аналитик иярчен хђбђр ќљмлђ

Бу — иярченле кушма ќљмлђ.

ТАТАРСКАЯ ЛИТЕРАТУРА
ТАТАР ЂДЂБИЯТЫНАН ИМТИХАНГА

ЂЗЕРЛЂНЊ ЉЧЕН МЕТОДИК КИЋЂШЛЂР

Әдәби әсәрләр исемлеге
Кол Гали. Кыйссаи Йосыф.
Сәйф Сараи. Гөлстан бит-төрки. Сөһәйл вә Гөлдерсен.
М.Болгари. Нәһҗел – фәрадис.
Идегәй” дастаны.
Мөхәммәдъяр. Төхфәи мәрдан. Нуры содур.
М.Колый. Хикмәтләр.
Г.Утыз-Имәни. Гыйлемнең өстенлеге турында. Егет булу турында. Хатыны Хәмидәгә мәрсиясе.
Г.Кандалый. Тотынышып кулың кулга... Бу илләрдә торып калсам... Сәлам яздым сиңа җаным... Сәхибҗәмал. Якутлар табыладыр... Бу хәсрәтләр бетәр микән... Сабырлык бирсәнә алла...
М.Акмулла. Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе. Нургали хәзрәткә.
К.Насыйри. Әбүгалисина кыйссасы. Кырык бакча (берничә хикәят – сайлап).
М.Акъегетзадә. Хисаметдин менла.
З.Бигиев. Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә. Зур гөнаһлар*.
Р.Фәхретдин. Әсма, яки Гамәл вә җәза. Ф.Кәрими. Салих бабайның өйләнүе. Җиһангир мәхдүмнең авыл мәктәбендә укуы. З.Һади. Җиһанша хәзрәт ( абитуриент сайлавы буенча бер-ике әсәр).
Г.Исхакый. Кәҗүл читек. Ике йөз елдан соң инкыйраз. Кияү. Сөннәтче бабай. Ул әле өйләнмәгән иде. Көз*. Өч хатын белән тормыш*. Алдым-бирдем*. Зөләйха. Җан Баевич. Олуг Мөхәммәд.
Г.Тукай. Туган авыл. Шүрәле. Су анасы. Пар ат. Милли моңнар. И каләм. Дустларга бер сүз. Хөррият хакында. Бер татар шагыйренең сүзләре. Туган тел. Сәрләүхәсез. Көзге җилләр. Мужик йокысы. Милләтә. Көз. Сорыкортларга. Татар яшьләре. Пыяла баш. Китмибез. Олуг юбилей мөнәсәбәте илә халык өмидләре. Печән базары яхут яңа Кисекбаш. Исемдә калганнар. Халык әдәбияты.
Ф.Әмирхан. Нәҗип. Кадерле минутлар. Чәчәкләр китерегез миңа. Хәят. Фәтхулла хәзрәт*. Яшьләр*. Шәфигулла агай*.
Г.Ибраһимов. Яз башы. Көтүчеләр. Карт ялчы. Табигать балалары. Яшь йөрәкләр*. Алмачуар. Кызыл чәчәкләр. Казакъ кызы.
Ш.Камал. Буранда. Уяну*. Сулган гөл*. Курай тавышы*. Акчарлаклар.
Дәрдемәнд. Кораб. Рәсем. Шагыйрьгә. Каләмгә хитаб. Видагъ. Тал чыбык. Бүзләрем маналмадым. Без. Яз чәчәге. Тел – илнең колагы. Атам-анам йорты өчен. Татар углы татармын. Урысча күп сүзең. Куанды ил. Җәй үтте.
С.Рәмиев. Таң вакыты. Уку. Авыл. Мин. Син. Ул. Мин үләм. Сызла, күңлем. Дөньяга.
Ш.Бабич. Мандолин. Бер минут. Халкым өчен. Хөррият бүләге. Кем өчен.
М.Гафури. Шатлык шигыре. Татар хатыны. Вөҗдан теләге. Хөррият иртәсе. Татар җегетенә. Үзем һәм халкым. Сөембикә манарасы. Хакыйкать турында. Кызыл байрак. Кара йөзләр.
Н. Думави. Яз. Золым. Мәхбүс дустыма. Сугыш. Сугыш тәэссораты. Син – кеше. Үтте, үтә. Авыл малайларының ягъмур теләве.
Г.Камал. Беренче театр. Бүләк өчен*. Банкрот.
Г.Коләхмәтов. Ике фикер. Яшь гомер.
М.Фәйзи. Галиябану.
Һ.Такташ. Газраилләр. Урман кызы. Таң кызы. Мәңгелек әкият. Такташ үлде. Давылдан соң. Әйдә, энем. Җырланачак җырлар турында. Бүгенге матурлык. Болай... гади җыр гына. Ак чәчәкләр. Үтеп барышлый. Алсу. Мәхәббәт тәүбәсе. Киләчәккә хатлар*.
К.Тинчурин. Американ*. Сүнгән йолдызлар. Зәңгәр шәл.
Г.Кутуй. Тапшырылмаган хатлар. Сагыну. Без – сталинградчылар.
М.Җәлил. Хат ташучы*. Алтынчәч. Хуш, акыллым. Окоптан хат. Дуска. Кичер, илем! Кошчык. Бүреләр. Төрмәдә төш. Вәхшәт. Җырларым. Кызыл ромашка. Ана бәйрәме. Тау елгасы. Имән. Сандугач һәм чишмә.
Ф.Кәрим. Кыр казы. Үлем уены. Ант. Урман тын иде. Юл. Иптәш. Сөйләр сүзләр бик күп алар... Сибәли дә сибәли. Моң һәм көч. Мин – гуманист. Гөлсем*. Партизан хатыны*. Тимер һәм тимерче*.Кыңгыраулы яшел гармун. Пионерка Гөлчәчәккә хат. Разведчик язмалары.
Н.Исәнбәт. Хуҗа Насретдин. Идегәй.

Г.Бәширов. Туган ягым – яшел бишек. Намус*.
Ә.Еники. Бала. Ана һәм кыз. Бер генә сәгатькә. Кем җырлады? Әйтелмәгән васыять. Матурлык. Туган туфрак. Рәшә*. Гөләндәм туташ хатирәсе*.
Х. Туфан. Ак каен. Каеннар сары иде. Илдә ниләр бар икән? Агыла да болыт агыла. Кайсыгызның кулы җылы? Иртәләр җитте исә... Сиңа. Гөлләр инде яфрак яралар. Сөйли торган материя. Киек казлар. Әйткән идең... Туган тел турында җырлар. Кармәт истәлекләре.
С.Хәким. Юксыну. Пар ат. Дуга. Башка берни дә кирәкми. Үрләреңне менгәч. Гел кояшка карый тәрәзәләрең. Әнкәй. Сусау. Һәйкәл урынында уйланулар. Кырыгынчы бүлмә.
Х.Вахит. Беренче мәхәббәт.
Г.Ахунов. Хәзинә.
Н.Фәттах. Итил суы ака торур. Сызгыра торган уклар*.
А.Гыйләҗев. Язгы кәрваннар. Җомга көн кич белән... Әтәч менгән читәнгә*. Өч аршын җир.
М.Мәһдиев. Без – 41 ел балалары*. Торналар төшкән җирдә. Кеше китә - җыры кала*. Бәхилләшү.
И.Юзеев. Таныш моңнар. Бакчачы турында баллада. Өзелмәс кыллар. Өчәү чыктык ерак юлга. Очты дөнья читлегеннән. Гашыйклар тавы.
Ш.Хөсәенов. Әниемнең ак күлмәге (Әни килде).
Т.Миңнуллин. Үзебез сайлаган язмыш. Әлдермештән Әлмәндәр. Әниләр һәм бәбиләр. Илгизәр плюс Вера.
Р.Батулла. Кичер мине, әнкәй! Сират күпере. Р.Хәмид. Олы юлның тузаны. Җиде баҗа (бер-ике әсәр абитуриент сайлавы буенча).
Р.Фәйзуллин. Минем әти. Чәчәкләр китерегез Тукайга. Яздан аерып булмый Тукайны. Якты моң. Җаныңның ваклыгын.. Мин сиңа йомшак таң җиле...Үлем һәм үлемсезлек. Минем телем. Сәйдәш. Гадиләргә гимн.
Р.Харис. Дөньям кызыксындыра. Ат иярләү. Ак сөлге. Ант суы. Кеше. Хәтер көне. Сусап кил. Кыргый кыз.
М.Әгъләмов. Еракка китеп кара. Бары шул. Тукайдан хатлар. Акмулла арбасы*. Замандашым монологы. Иман тәрәз шакый. Каеннар булсаң иде...
Ш.Галиев. Шәвәли маҗаралары. Камырша. Утсыз төтен булмый. Үзең нинди. Физзарядка ясый куян. Кыңгыраулы мәктәп еллары. Р.Миңнуллин. Энекәш кирәк миңа. Әни, мин көчек күрдем. Әти төсле. Батырлык эшләр идем. Шундый минем туган ягым. Кайтыйк ла үзебезгә. Кем нәрсә тарта? Әнкәмнең догалары (абитуриент сайлавы буенча бер шагыйрь әсәрләре).
Хәзерге татар поэзиясе вәкилләреннән ике шагыйрь әсәрләре:

  1. Ә.Баян. Сәяхәтнамә. Көзге урман. Төнге бәхәс. Сез аңларсыз мине һ.б.

  2. С.Сөләймәнова. Туган җирем, эчкән суым! Кеше барыбер кошлар нәселеннән. Сулар ага, күлләр күккә бага... Тагын узды кыңгыраулы язлар...һ.б.

  3. Г.Афзал. Дөнья матур, дөнья киң. Өф-өф итеп. Мыек борам. “Кызыл балчык” промартелендә. Ачы язмышлар. Татарстан таңнары һ.б.

  4. Ф.Яруллин. Әйбәт тә минем әби. Ак төнбоек. Сез иң гүзәл кеше икәнсез. Көрәшче һ.б.

  5. Зөлфәт. Йөрәкләрдә үлмәс дастан. Кара күбәләк. Адашкан болыт. Имансызлар. Туфрак тарта. Язмыш. Ходай сулышы. Тылсым. Дүрт җыр һ.б.

Хәзерге татар прозасы буенча тәкъдим ителгән һәр тема буенча бер-ике әсәр:


  1. Татар халының үткән тарихы (М.Хәбибуллин. Кубрат хан. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Р.Батулла. Сөембикә. Ф.Латыйфи. Хыянәт. Ф.Сафин. Саташып аткан таң.)




  1. Тарихыбызда тирән эз калдырган олы шәхесләрнең әдәби образлары

( Р.Мөхәммәдиев. Сират күпере. Җ.Рәхимов. Батырша. В.Имамов. Сәет батыр.)


  1. Тоталитар системаның кешелексез якларын фаш итү (И.Сәләхов. Тайгак кичү. Г.Тавлин. Афәт. А.Гыйләҗев. Йәгез, бер дога.)




  1. ХХ гасырның 20-30 елларындагы халык тормышына бәйле кеше һәм җәмгыять каршылыгын яңача бәяләү (Г.Ахунов. Идел кызы. М.Хәсәнов. Язгы аҗаган.)




  1. Бөек Ватан сугышы (Г.Әпсәләмов. Алтын Йолдыз. М.Юныс. Шәмдәлләрдә генә утлар яна. Х.Камалов. Һәркемнең гомере бер генә.)




  1. Совет чоры җәмгыятенә бәя (Р.Мөхәммәдив. Кенәри – читлек кошы. А.Гыйләҗев. Балта кем кулында? Яра. Ф.Садриев. Бәхетсезләр бәхете.)




  1. Әхлакый кыйммәтләрне яклау (Х.Сарьян. Бер ананың биш улы. Р.Мөхәммәдиев. Ак кыялар турында хыял. Ф.Садриев. Таң җиле. М.Маликова. Шәфкать. З.Хәким. Гөнаһ.)


Халык авыз иҗаты үрнәкләре. Әкиятләр. Легенда һәм риваятьләр. Дастаннар. Мәзәкләр. Җырлар. Мәкальләр һәм әйтемнәр. Бәетләр (“Сөемб

ТАТАР ЂДЂБИЯТЫННАН ТЕЛДЂН ЏЂМ ЯЗМА ИМТИХАННАРДА ТЊБЂНДЂГЕЛЂРНЕ БЕЛЊ МЂЌБЊРИ:


  • программада күрсәтелгән әсәрләрнең текстлары белән яхшы таныш булу;

  • текст нигезендә теоретик төшенчәләргә таянып, әдәби әсәрне бербөтен буларак анализлау һәм бәяләү;

  • төп теоретик төшенчәләрне, мәгълүматларны:

- әдәби төр һәм жанрларны;

- төп иҗади юнәлеш һәм агымнарны;

- әсәрнең темасын, аның төрләрен;

- проблемасын;

- идеясен;

- автор фикерен;

- сюжет һәм төп элементларын;

- композиция, аның төрләрен;

- әдәби образ;

- әдәби детальләрдән портрет, пейжаз, аларның функцияләрен;

- психологизм, аның алымнарын;

- каршылык һәм төрләрен;

- тел-сурәтләү чараларын белү һәм әсәргә, чорга анализ барышында аңлап урынлы куллану.

Сынауда әдәби әсәрнең эчтәлеген сөйләү түгел, ә аңа иҗади анализ бирү таләп ителә:



  • эпик әсәргә анализ барышында югарыда күрсәтелгән төп теоретик төшенчәләр аша автор фикерен аерып чыгару, әсәргә үз карашыңны һәм мөнәсәбәтеңне белдерү, әсәрнең актуальлеген билгеләү сорала;

  • лирик әсәрләргә анализда төп лирик мотивларны аерып чыгару; лирик геройның хис-кичерешен, аның сәбәпләрен билгеләү; үз карашыңны-фикереңне белдерү кирәк;

  • драма әсәрләренә анализ төп эчке һәм тышкы каршылыкларны ачыклау, образларга характеристика бирү, автор фикерен-идеясен ачыклау юнәлешендә алып барылырга тиеш;

  • чорга характеристика бирү барышында әдәби барышка тәэсир ясаган төп иҗтимагый вакыйгаларга тукталу; шул дәвердә өстенлек иткән иҗат юнәлешен, агымнарын, әдәби жанрларны, күтәрелгән тема-проблемаларны ачыклау; төп авторларны санау сорала.


Татар әдәбиятыннан телдән имтиханга төп таләпләр:

  1. Абитуриент программада урын алган әдәби әсәрләрнең сюжетын, эчтәлеген белергә; аларга эзлекле, аңлы һәм тулы анализ ясый алырга тиеш. Анализ барышында үзләренең фикерләрен әсәрдән өзекләр, тәнкыйди фикерләр белән баету югары бәяләнә.
  2. Әдәби әсәрнең жанр һәм поэтик үзенчәлекләрен; язучының стилен, иҗат юлын бәяләү шул дәвердәге әдәби-тарихи контекст белән бәйләп алып барылырга тиеш.


  3. Әдәби-тарихи чорга, язучы иҗатына, әдәби әсәргә анализ барышында теоретик төшенчәләрне мөмкин кадәр күбрәк һәм аңлап куллану киңәш ителә.

  4. Билет сорауларына җаваплар абитуриентның үз шәхси бәясен, мөнәсәбәтен дә чагылдырырга тиеш. Имтиханда укытучы тарафыннан аңа өстәмә сораулар да бирелергә мөмкин.


Татар ђдђьияиыннан телдђн имтихан

билетларына џђм аларга ќавап њрнђклђре

1 нче билет

  1. Татар әдәбияты тарихының чорларга бүленеше мәсьәләсе.

  2. М.Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” циклы /”Алман илендә”, “Бүреләр”, “Дуска”, “Кошчык”, “Кичер, илем” шигырьләре”/.

1нче сорау: Бай тарихлы татар әдәбияты үзенең үсешендә берничә баскыч чор үткән. Шуннан чыгып аны берничә чорга бүлеп өйрәнәләр:

1. Борынгы һәм урта гасыр татар әдәбияты. Ул якынча XIX йөзгә кадәрге вакытны үз эченә ала һәм тагын берничә чорга аерыла: гомумтөрки, ягъни борынгы төрки әдәбият. Гомумтөрки әдәбият төрки әдәбиятларның нигезен тәшкил итә, аларның үсешендә мөһим чыганак булып тора; Болгар-хәзәр чоры, ягъни болгар-татар әдәбияты (XIII йөзнең урталарына кадәр); Казан ханлыгы чоры әдәбияты (XV йөзнең урталары – XVI гасыр); XVII гасыр әдәбияты; XVIII гасыр әдәбияты.

2. XIX гасыр әдәбияты. 3. XX йөз башы әдәбияты. 4. Совет чоры, ягъни 1917 елдан 1980 елларның урталарына кадәрге әдәбият. Ул үз эчендә 20-30 еллар әдәбияты; сугыш чоры әдәбияты; 60-80 еллар әдәбияты кебек чорларга аерыла. 5. Хәзерге татар әдәбияты. Ул 1980 елларның уртасыннан соңгы 20 ел вакытны беркетә.

Әдәбият тарихының чорларга бүленешендә төп ике фактор нигез итеп куела: иҗтимагый-тарихи шартлар һәм әдәбиятның билгеле бер дәверенә хас үзенчәлекләр, ягъни сүз сәнгатенең үз эчке үсеш закончалыклары. Мәсәлән, XIX йөз әдәбиятының төп эчтәлеген феодализмнан капитализмга күчеш, мәгърифәтчелек идеологиясе һәм шәрык тибындагы романтизмнан реалистик иҗат принципларына борылыш билгели.

Әдәбият тарихының бу чорлары бер-берсенең дәвамы булып тора, ягъни теге яки бу чорда элгәреге традицияләр яши, үсеш-үзгәреш кичерә. Мәсәлән, XIX әдәби традицияләре (мәгърифәтчелек реализмы, дини-әхләкый эчтәлек, акыл культы, суфичыл образлар, романтик шартлы фикерләү) ХХ йөз башы сүз сәнгатендә дә үзен сиздерә.

2нче сорау: Сугыш чоры татар әдәбиятында күренекле урын тоткан М.Җәлилнең иҗаты ике чорга бүлеп өйрәнелә: 20-30 нчы еллар һәм сугыш чоры иҗаты. Соңгысы үз эчендә ике өлешкә аерыла: 1941-1942 елларны берләштергән фронт лирикасы яки окоп поэзиясе һәм 1942-1944 еллардагы тоткынлык чоры яисә “Моабит дәфтәрләре” шигырьләр циклы.

1942 нче ел, төгәлрәге, әсирлеккә төшү Муса Җәлил шигъриятенә яңа сыйфат үзгәрешләре китерә. Төрмә шартларында да сүз сәнгатенә, иманына тугрылыклы каләм иҗаттан тукталмый, сөйгән халкына йөрәк каны белән язылган “Моабит дәфтәрләре”н бүләк итә. “Моабит дәфтәрләре” – шартлы исем. Бу исемне шагыйрь үзе куймый, шигырьләрнең Моабит төрмәсендә теркәлүенә, төрмәдә иҗат ителүенә карап, Туган илдә шулай аталып йөртелә башлый. Ватанга шагыйрьнең гаять гыйбрәтле ике дәфтәре кайта. Аның берсен Габбас Шәрипов, икенчесен бельгияле Андре Тимерманс саклап алып кала.

Тоткынлыкта язылган шигырьләрендә яшәү һәм үлемгә, хакыйкатькә мөнәсәбәт ягыннан, фәлсәфи яссылыкта автор бөтенләй башка югарылыкка күтәрелә, яңа эчтәлек белән байый. Моңа кадәрге иҗат җимешләрендә үлемне үлемсезлеккә, мәңгелек яшәешкә юлның башлангыч ноктасы дип расласа, хәзер инде коллыктан котылу чарасы итеп карый башлый.

Моңа кадәр Туган илгә тугрылыгын раслаган ант һәм ышаныч образлары шагыйрь шәхесе белән Туган ил арасындагы мөнәсәбәтне ачуда төп чарага әверелә. Муса Җәлил поэзиясе бу елларда эчтәлек ягыннан гына түгел, форма җәһәтеннән дә яңа үрләр яулый: шигырьләрен төзүдә төп композицион алымнар булган кабатлаулар, көчәйтүләр хиснең дәрәҗәсен арттыруга хезмәт итә (“Ышанма”, 1943; “Җырларым”, 1943 һ.б.), интонация үзгәреше (салмак интонация үлемгә тыныч мөнәсәбәтне гәүдәләндерә: “Дуска”), хәтта сүз-сурәт тә шул максатта кулланыла, батырлык культы, Илгә тугрылыкны раслау югары стиль, пафос (“Җырларым”, 1943; “Чәчәкләр”, 1943) аша да үткәрелә. Ай, кояш, таң, чишмә, гөл, чәчәк, сандугач, яулык, күлмәк кебек татар шигърияте өчен традицион символик образлар Муса Җәлил поэзиясендә яңа мәгънә төсмерләренә байый. Шигырьләрдәге якты хыял, якты гомер, ал таң, акбүз ат, зәңгәр томан, ак дулкыннар кебек төсне белдерүче эпитетлар лирик герой күңеленең матурлыгын, керсезлеген ачуда терәккә әйләнә.

Шартлы укучы белән язучы диалогына корылган “Ышанма” шигыре идеология белән шәхес хакыйкатен аерып куя. “Ул егылган арып”, “Алмаштырган илен”, “Муса инде үлгән” гыйбарәләре идеология шигаренең чагылышы булса, шәхес үз хакыйкатен “син ышанма” эндәш сүзе белән белдерә, ул фикерләрнең хаксыз булуын раслый, ягъни ялганны кире кагып, дөреслекне дәлилли бара. “Син ышанма” кебек риторик эндәшне кабатлау, югары интонация аша ярсып-ярсып үзенең тугрылыгын исбатлый. Лирик геройның төрмә авырлыкларыннан җәфалануы төп эчтәлекне хасил итә, мәгънәви эчтәлекне үз исеменә тап төшүдән курку тойгысы тулыландыра. Шуңа да лирик герой үзенең Туган иленә, хатынына тугрылыгы, соңгы канынача көрәшәчәге, ягъни үз хакыйкате турында сөйли, үзенә ышанмаулары өчен борчыла, үлемне батырлык эшләве – бирешмәве белән җиңәргә омтыла, җиңеп үлгән үлем үлем түгел дип юана.

“Дуска” шигырендә исә шул ук фикерләрне дусты А.Алишка мөрәҗәгате аша җиткерә, үзе яраткан, үзенә ышанган кешеләргә эндәшү аркылы укучыга күңел кичерешләрен чишә. Батырларча үлү һәм хыянәтче булып үлү төшенчәләрен капма-каршы куеп, үлемне коллыктан котылу һәм Ватанына керсез намусын дәлилләүче чара итеп күтәрә.

“Җырларым” (1943), “Кошчык” (1942) шигырьләрендә газаплы кичерешләренең, тугрылыгының туган иленә шигъри сүздә кайтачагына ышанган лирик герой кичерешләре тасвирлана, ә Җыр һәм кошчык образларына арадашчы вазифасы йөкләнә, алар шул дөреслекне Ватанга җиткерүчеләр булып төгәлләшә. “Кошчык” әсәрендә азатлык символы булган кошчык белән куллары богауланган, әмма рухы сынмаган лирик герой аша белдерелгән ирек һәм тоткынлык төшенчәләренең каршылыгы белән очрашабыз. Тоткынлыкның газаплары ирекле кошны әсирләр белән очраштыру , аңа мөрәҗәгать рәвешендә эндәшү кебек поэтик алымнар аша җиткерелә.

Муса Җәлилнең бу чорда иҗат ителгән “Алман илендә”, “Катыйльгә”, “Вәхшәт”, “Бүреләр”, “Кол”, “Хөкем алдыннан”, “Таш капчык” кебек шигырьләре фашизмга нәфрәт хисе белән сугарылып, аларның вәхшилеген фаш итү, йөрәк салкынын, әрнүен ачып бирү эчтәлеге белән байый. Мәсәлән, “Бүреләр” шигыре кешеләр һәм бүреләрне каршы кую аша метафора буларак килгән соңгысының билгеләрен беренчесенә күчерә, аларның чын асылын ачып бирә. Бүре образы үз-үзе белән каршылыкка керә. Боҗралы композиция ярдәмендә беренче строфадагы бүреләрнең кешеләрдән ерткычрак булуы турындагы фикер соңгы строфада кешенең аңардан да явызрак булырга мөмкинлеген күрсәтә.

Шул рәвешле, М.Җәлилнең бу чор иҗаты поэзиядә аерым урын тота. Ул сугыш чоры сүз сәнгатен яңа алымнар, сәнгати чаралар, фикерләр белән баета.
СОЧИНЕНИЕ


  1. Тема сайлаганда ук сочинениедђ бирелђ торган анализныћ нинди юнђлештђ буласын књзаллау кирђк. Ђдђби ђсђрнећ эчтђлеген генђ сљйлђњ, авторгђ мђхђббђтнећне књрсђтергђ генђ омтылу, гомуми фразалар гына куллану язма эшнећ бђялђнњенђ тђэсир итђлђр;

  2. Абитуриенттан ђдђби ђсђрне яхшы белњ талђп ителђ, эш барышында фактик хаталар ясау, ђсђрдђн љзеклђр китергђндђ тљгђлсезлеклђр булдырмаска тырышу сорала;

  3. Темадан читлђшњ, стилистик џђс грамматик хаталарныћ булуы сочинениенећ ђџђмиятен шулай ук киметђ.

Татар әдәбиятыннан 4 тема тәкъдим ителә: икесе ХХ йөз башына кадәрге (шушы чорны да кертеп) әдәбиятка, беренчесе – поэзия һәм драматургия, икенчесе – проза материалына карый, икесе исә 1920 еллардан бүгенге көнгә кадәрге әдәбиятны, шулай ук поэзия һәм драматургия; проза өлешләренә бүлеп, колачлап ала. Мәсәлән, тема вариантларына мисал китерик:

1.Мөхәммәдъяр поэмаларында күтәрелгән фәлсәфи һәм әхлакый проблемалар.

2.Г.Исхакыйның “Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәрендә татар тормышына бәя.

3.Н.Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин” комедиясендә Хуҗа образы.



4.А.Гыйләҗевның “Әтәч менгән читәнгә” повестендагы каршылыклар.



 Рус мәктәбен тәмамлаган абитуриентлар өчен мәҗбүри булмаган әсәрләр шундый тамга белән күрсәтелде.


Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет