Төзекләндерү объектлары торышын күзәтү үзәге



Дата27.06.2016
өлшемі29.01 Kb.
#160935


Казан шәһәре Башкарма комитетының

2010 елның 2 июнендәге 5041-нче номерлы карары
Казан шәһәренең “Төзекләндерү объектлары торышын күзәтү үзәге” муниципаль учреждениесен ябу турында
Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 61-нче маддәсен кулланып, Казан шәһәре Думасының 2006 ел 17 февралендәге 12-6-нчы номерлы “Муниципаль предприятие һәм учреждениеләр оештыру, үзгәртеп кору һәм ябу турындагы карар кабул итү тәртибе хакында”гы карары нигезендә карар бирәм:

1. Казан шәһәре, Кремль урамы, 1-нче номерлы йортта урнашкан Казан шәһәренең “Төзекләндерү объектлары торышын күзәтү үзәге” муниципаль учреждениесен (алга таба – Казан шәһәренең “Төзекләндерү объектлары торышын күзәтү үзәге” МУ) ябырга.

2. Казан шәһәре Башкарма комитетының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитетына (И.Т.Фәттахов) билгеләнгән тәртиптә:

2.1. 2010 елның 1 июленә кадәр Казан шәһәренең “Төзекләндерү объектлары торышын күзәтү үзәге” МУ ябу турында карар кабул итәргә;

2.2. әлеге карарның кушымтасына нигезләнеп, Казан шәһәренең “Төзекләндерү объектлары торышын күзәтү үзәге” МУ ликвидация комиссиясен оештырырга;

2.3. Казан шәһәренең “Төзекләндерү объектлары торышын күзәтү үзәге” МУ ябу срогын билгеләргә - 2010 елның 25 декабренә кадәр;

2.4. Казан шәһәренең “Төзекләндерү объектлары торышын күзәтү үзәге” МУ ябу турындагы хәбәрне гамәлдәге законнар белән каралган вакыт эчендә Россиянең Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсенә җиткерергә.

3. Ликвидация комиссиясенә түбәндәгеләрне тәэмин итәргә:

3.1. Казан шәһәренең “Төзекләндерү объектлары торышын күзәтү үзәге” МУ ябу буенча чараларны гамәлдәге законнарга туры китереп башкарырга;

3.2. ябыла торган учреждение хезмәткәрләре хокукларын гамәлдәге законнар нигезендә үтәргә;

3.3. ябу барышында ачыкланган кредит бурычын ябу чараларын күрергә;

3.4. арадаш ликвидация һәм ликвидация балансын Казан шәһәре Башкарма комитетының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитетына раслауга тәкъдим итәргә;

3.5. ябу процедурасы тәмамланганнан соң өч көн эчендә Казан шәһәренең “Төзекләндерү объектлары торышын күзәтү үзәге” МУ Казан шәһәренең юридик затларны Бердәм дәүләт реестрыннан чыгарылу турындагы таныклыкны Казан шәһәре Башкарма комитетының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитетына тапшырырга.

4. Әлеге карарны Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең хокукый актлар һәм документлар җыентыгында бастырырга.

5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Казан шәһәре Башкарма комитеты Җитәкчесенең беренче урынбасары Э.Н.Хөснетдиновка йөкләргә.

Җитәкче вазифаларын башкаручы – урынбасар А.В.Песошин

Казан шәһәре Башкарма комитетының 2010 елның 2 июнендәге 5041-нче номерлы карарына кушымта


Казан шәһәренең “Төзекләндерү объектлары торышын күзәтү үзәге” МУ ликвидация комиссия составы


И.А.Карасев

- ликвидация рәисе, Казан шәһәренең “Төзекләндерү объектлары торышын күзәтү үзәге” МУ директоры


Комиссия әгъзалары:




А.М.Шәрифҗанов

- Казан шәһәренең “Төзекләндерү объектлары торышын күзәтү үзәге” МУ директор урынбасары


Р.К.Биккенина

- Казан шәһәренең “Төзекләндерү объектлары торышын күзәтү үзәге” МУ баш бухгалтеры


Казан шәһәре Башкарма комитетының Аппарат җитәкчесе Д.Г.Калинкин




Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет