"Урал" темасын өйрәнү 8 сыйныфта ачык дәрес



Дата15.06.2016
өлшемі47 Kb.
#136682
“Урал” темасын өйрәнү

8 сыйныфта ачык дәрес

Г Гали исемендәге

Иске Тинчәле урта гомуми белем бирү

мәктәбе география укытучысы

Гайнетдинова Ф М


Максат: укучыларга Уралның табигате, рельефы, файдалы казылмалары һ б турында мәгълүмат бирү, геологик тарихын аңлату; балаларда туган илнең байлыкларына сакчыл караш тәрбияләү; географик карта, белешмәлекләр, энциклопедияләр белән эшләү алымнарын ныгыту.

Җиһазлау: физик-географик карта, РФ тектоник картасы, тау токымнары һәм файдалы казылмалар коллекциясе.

Таныш булмаган сүзләрнең аңлатмалары язып эленә.

Тау итәге (предгорья) – биек урыннан түбәнгә таба сөзәкләнеп җәелеп киткән аскы кырые, чите;

Ашалу (выветривание) – температура үзгәрешләре, һава, дым һәм тере организмнарның тәэсире белән тау токымнарының җимерелүе һәм үзгәрүе;

Карст (карст) – известьташ, акбур, доломит, гипс, таштоз һ б токымнарның суда эрүе нәтиҗәсендә җир кабыгында барлыкка килгән төрле бушлык һәм куышлыклар;

Төпчектаулар (останцы) кайчандыр шактый биек булган тауның җимерелеп бетмичә калган аерым калкулыклары

Дәрес планы:

1 Урал- җирнең таш поясы.

2 географик урыны

3 үзләштерелү тарихы

4 геологик төзелеше, рельефы

5 Файдалы казылмалары. Лаборотор эш

6 экологик проблемалар.Табигатьне саклау

7 йомгаклау

Дәрес барышы.



1 Оештыру мизгеле

2 Актуальләштерү

Укытучы: Урал-Россия территориясендә иң зур төбәкләрнең берсе. Ул көнчыгыш Европа белән Көнбатыш Себер тигезлекләре арасында чик булып тора, Евразияне 2 өлешкә-Европа белән Азиягә бүлә.

-Укучылар, Урал турында сез нәрсәләр беләсез? Алдагы сыйныфларда өйрәнгәннәрне искә төшерик әле. (Укытучы биргән сораулар ярдәмендә Урал тауларының нык җимерелгән, шуңа күрә андагы тау түбәләренең түгәрәкләнеп тигезләнгән булуын хәтерләрендә яңарталар. Файдалы казылмаларга бай булуын билгеләп үтәләр.Уралда бик күп заводлар төзелүе, аларның казылма байлыкларны эшкәртеп, илгә чуен, корыч, ашлама һб продукция җитештерүе хакында әйтәләр.)

Куелган сорауга җавап алынгач, дәреснең темасы, максаты, планы белән таныштыру.

Укытучы: Урал таулары табигатьнең искиткеч матур булуы белән данлыклы. Әгәр дә без аңа югарыдан карасак, борынгы әкәмәт кыялар, зәңгәр күлләр, тиз агымлы елгаларны күрербез. Ул таулар файдалы казылмаларга аеруча бай. Аның турында академик А Ферсман менә нәрсәләр язып калдырган: “Урал тауларында табылган 800 төрле минерал арасыннан иң әһәмиятлесен аерып күрсәтүе авыр, чөнки ул файдалы казылмаларга бик бай”.

Уралның байлыгы һәм матурлыгы туристларны үзенә җәлеп итә. Алар табигый “музей”ны күрү өчен Ильмень минерологик тыюлыгына киләләр, Народная, Яман Тау һб тау түбәләренә күтәреләләр, елгаларда көймәдә йөзәләр. Һәркайда да аларны табигатьнең гүзәл күренешләре каршылый.

Уралның матурлыгы әдипләрне, сәнгать әһелләрен әсир иткән; алар үз әсәрләрендә аңа дан җырлаган. Рәссамнар да үз картиналарында гүзәл Уралны еш чагылдырган.

Боз океаны ярларыннан алып Казахстан чикләренә кадәр сузылган таулар тезмәсе XVII гасырга кадәр “Рус җиренең таш поясы”, “Таш”, “Җир поясы” кебек исемнәр белән атап йөртелгән. Фәкать рус географы Татищевның фәнни хезмәтләре нәтиҗәсендә генә ул “Урал” дип атап йөртелә башлаган.

Урал тауларының урыны, рельефы турында мөстәкыйль эш тәкъдим ителә.

Географик картадан файдаланып ачыкларга:

1 Уралның төньяктан алып, көньякка кадәр булган озынлыгы (км да)

2 Нинди климатик пояска урнашкан?

3 Урал нинди табигый зоналарга урнашкан?

4 Европа белән Азия арасындагы чик нинди тау бите аша үтә?

5 Урал таулары тезмәсе Россия климатына ничек тәэсир итә?

Укучыларның үзлегеннән башкарылган эшләреннән, укытучы сорауларына алынган җаваплардан чыгып нәтиҗә ясала (Уралның төньяктан көньякка кадәр булган озынлыгы-2000 км. дан артык., киңлеге 50-150 км Ул Европа белән Азияне аерып торучы чик. Аның табигате гаҗәеп төрле. )

Укучыларның җаваплары укытучы тарафыннан тулыландырыла, Уралның физик-географик урнашу үзенчәлекләренә өстәмәләр кертелә.



  • Урал меридиан буйлап сузылган;

  • Урал Көнчыгыш Европа, Көнбатыш Себер тигезлекләрен, Туран үзәнлеген аерып тора;

  • Урал-Төньяк Боз океаны белән Арал-Каспий агымсыз бассейнын аерып тора, ягъни ул субүләр вазифасын да башкара. Моннан тыш, Урал таулары буйлап Европа белән Азия чиге үтә. Свердловск өлкәсенең Первоуральск районында бу ике дөнья кисәген аерып торучы урынга чик баганасы куелган.

  • Уралның файдалы казылмаларыннан кайчан, кемнәр файдалана башлый?

Бу сорауга алдан әзерләнеп килгән укучылар җавап бирә.

1 нче укучы:

  • Уралда элек-электән үк башкортлар, удмурдлар, коми-пермяклар, хантлар, мансилар, татарлар яшәгән. XI гасырда бирегә руслар да күчеп килә башлаган. Алар аучылык, балык тоту белән шөгыльләнгән.

Уралда сәүдәгәр Калашниковлар тарафыннан беренче сәнәгать предприятиесе төзелгән. Соңыннан бу урында Соликамск шәһәре үсеп чыккан.

2 нче укучы:

- XVII гасырда Урта Уралда тимер рудасы эшкәртелә, тимер эретелә башлый;

- XVIII гасырда Уралда тау заводы промышленносте үсеш ала. Уралны өйрәнүче Татищев тарафыннан яңа шәһәргә нигез салына. Ике гасырдан соң бу шәһәр Екатеринбургка әверелә;

- XIX гасырда Уралда А Карпинский, И Мушкетов, Е Федоров, Д Менделеевләр тарафыннан геологик тикшеренүләр үткәрелә, тау заводлары промышленносте өйрәнелә.

Геологик карта буенча биремле эш башкарыла. Иң әүвәл төрле төсләрнең, шартлы билгеләрнең нәрсәләр аңлатуы искә төшерелә. (Магматик токым булган урыннарда тимер рудалары, агалтын, алтын, бакыр һ б төсле металлар, кыйммәтле асылташлар; Уралның утырма токымлы көнбатыш сөзәкләрендә ташкүмер, тоз, нефть, известьташ һ б файдалы казылмалар барлыкка килүе ачыклана)

Укытучы Уралда чыккан кыйммәтле асылташларның (аметист, күксел топаз, чиста тау хрустале, ачык яшел төстәге малахит, яшма, төрле төстәге мәрмәрһ б ) коллекцияләрен күрсәтә. Аннан соң ул күп кенә торак пунктларның, шәһәрләрнең шул урында чыккан файдалы казылма исеме белән аталып йөртелүенә туктала. Географик картадан Асбест, Медногорск, Магнитогорск, Изумруд, Усолье, Соликамскины һ б шәһәрләрне күрсәтә. Укучылар үз алларындагы карталардан әлеге шәһәрләр урнашкан урыннарны табалар.

Лаборотор эш. “Уралның файдалы казылмаларын өйрәнү”

Укучыларга 10 төрле файдалы казылмага характеристика бирергә, түбәндәге табл-ны тутырырга кушыла.



Файдалы казылманың исеме

Нинди тау токымында барлыкка килгән

Физик хәле(каты, йомшак, газсыман, сыек)

Халык хуҗалыгында файдалануы

Торф

Утырма токым

Йомшак

Ягулык

Укытучы Уралның экологик проблемаларына да туктала. Урман байлыкларының азаюы, төбәктә металлургия һәм химия предпритияләренең күп төзелүе, Түбән Тагил, Пермь, Екатеринбург, Березники, Магнитогорск, Чиләбе, Уфа һәм Уралның башка күп кенә шәһәрләрендә һаваның һәм суларның пычрануы нәтиҗәсендә экологик хәлнең кискенләшүе билгеләп үтелә. Табигый байлыклардан сакчыл файдаланырга кирәклеге искәртелә.

1920 елда Уралда Ильмень тыюлыгы оешу турында мәгълүмат бирелә.



Дәрескә йомгак ясап, билгеләр куела.

Өй эше: 1 Дәреслектән теманы укырга, сорауларга җавап бирергә.

2 Контурлы картага Уралның иң биек нокталарын билгеләргә, файдалы казылмаларын күрсәтергә

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет