Ватаным Татарстан



Дата04.07.2016
өлшемі25.99 Kb.
#177672
КАМИЛ СӘГЪДӘТШИН

Ватаным Татарстан”, 29.12.2010

Вулкан өстендә яшибез
Авыл хуҗалыгына гына түгел, яшәешебезнең һәр юнәлешенә кагылышлы хәвеф-хәтәрләргә каршы торуны төп кыйбласы иткән “Россельхознадзор”ның Татарстан идарәсендә күптән түгел яңа җитәкче итеп Нурислам Хәбипов тәгаенләнде.

Республика халкы өчен бу исем яңа да түгел инде. 1955 елда Татарстанның Баулы районы Исергәп авылында дөньяга килгән Нурислам Хәбипов туган якларында ху­җалык җитәкчесе, авыл ху­җалыгы һәм азык-төлек идарәсе рәисе, Баулы районы хакимияте башлыгы булып эшләгәннән соң, республика күләмендә чыныгу ала. 2010 елның сентябрь аена кадәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының табигатьтән файдалану һәм экология бүлеге җитәкчесе булып эшли.

Нурислам Нуриманович! Яңа “камыт” киюегезгә нәкъ йөз көн тулган көннәрдә кайбер нәтиҗәләр ясарга да мөмкиндер инде. Бу үтә дә мөһим һәм җаваплы хезмәткә алынуыгызга үкенмисезме? Килә­чәктә үзегезне көткән авырлыкларны инде күз алдына китерәсездер, шәт...

– Дөресен әйткәндә, мо­ңарчы да җиңел булмады. Мин бит гап-гади авылда, гап-гади гаиләдә туып үскән кеше. Бар кыенлыкларны үз тырышлыгым, хәләл көчем бе­лән җиңәргә тырышам. Бу эштә хезмәт куя башлавыма йөз көн дисез... Миңа ни өчендер күбрәк сыман тоела.

Эш күләменә килгәндә, күз алдына китерү өчен берничә санны искә алып үтәм. Татарстан Республикасы төньяктан көньякка кадәр өч йөздән артык километр, ә көнбатыштан көнчыгышка кадәр биш йөз километр араны били. Шушы киңлектә ул тугыз республика, край һәм өлкәләр, шул исәптән Казахстан белән янә­шә урнашкан Ырынбур төбәге белән дә чиктәш. Бу исә мең­нәрчә километр дигән сүз. Безнең белгечләргә даими рә­вештә 25 меңнән артык төрле объектларга контроль-күзәтү эшләре алып барырга кирәк дигән сүз! Кыскасы, төрле үсемлек чирләре, терлек авырулары таралып китмәсен, республикада башка төр хәвеф-хәтәр булмасын өчен һәркайсыбызга җиң сызганып эшләргә туры килә.

Республика юлларында күләме поезд вагоннарыннан һич кенә дә ким булмаган авыр йөк машиналары да еш очрый. Рос­сиянең генә түгел, дөнья­ның әллә кайсы иллә­реннән нинди генә йөкләр кабул ителми Татарстанда. Шул исәптән ит, сөт, яшелчә һәм башка төр азык-төлек товарлары, кош-корт, мал-туар кайта тора. Алар белән бергә күп төрле зәхмәтләр, чума һәм башка вируслар кертелүе дә мөмкин бит...

– Ничек кенә әле... Кайбер алыпсатарлар зуррак табыш хакына җинаятьләргә барырга да күп сорамый. Корылык та моңа үз өлешен кертә. Күп хуҗалыклар чит өлкәләргә чыгып, терлек азыгы әзерләде. Үсемлек авырулары таралуга юл куймас өчен өстәмә чаралар күрергә кирәк. Соң­гы вакытларда тиешле ветеринар һәм санитар документлары булмаган 260 авыр йөк ма­шинасының тоткарлануы, 77 очракта закон бозучы­ларның административ җаваплылыкка тартылуы да шушы хәлләргә бәйле. Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе хезмәткәрләре азык-төлек продукция­лә­ре­нең сыйфатын ачыклау буенча 162 меңнән артык тикшерү үткәрүе үзе генә дә күп нәрсә сөйли.

Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, авыл хужалыгында үсемлекләрне корткычлардан саклау препаратлары, агрохимикатларны ти­ешенчә куллану, үләт базларын тиешле тәртиптә тоту җитми...



– Үсемлек чире, төрле терлек авыруларына каршы көрәш кайвакыт сүнгән вулканны хәтерләтә. Сер түгел бит, кайчагында күрше регионнарда терлек зәхмәте, яисә ниндидер үсемлек чире табылса, ыгы-зыгы килеп алабыз да, күпмедер вакыттан соң тынычланабыз. Ә бит “вулкан” теләсә кайчан баш калкытырга мөмкин. Үләт базына күмелгән авыру терлекләрнең чире төрле юллар белән озак еллардан соң да үзен сиздерүе бар.

Кызганыч, агулы химикатлар, шул исәптән пестицидлар һәм башка төр препаратларны тиешенчә кулланмау, дөрес итеп сакламау нәти­җәсендә дә төрле аяныч хәлләр була тора. Быел гына да шундый 635 очрак ачыкланды. Кыскасы, максатларыбыз изге, башкарасы чаралар, эшлисе эшләребез хәттин ашкан.

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет