9. Фикерләү фигыльләре.
Фикерләү эшчәнлеге процессы кеше өчен генә характерлы булуы белән аерылып тора. Фикерләү – сөйләм белән тыгыз бәйләнештә торган танып-белү эшчәнлеге, чөнки абстракт фикерләү – сүз ярдәмендә фикер йөртү ул. Бу төр фигыльләр фикерләү эшчәнлеге белән бәйле булган төшенчәләрне белдерәләр.
Фикерләү фигыльләрен Т.А.Кильдибекова, Л.М.Васильев, Н.К.Дмитриев кебек галимнәр өйрәнә. Рус тел белгече Т.А.Кильдибекова фикерләү фигыльләрен халәт фигыльәренең интеллектуаль эшчәнлек белдерүче төркемчәсенә кертеп карый.1
Л.М.Васильев исә, рус телендәге бу төр фигыльләрне психик эшчәнлекне аңлатучы фигыльләрнең өч төренә: «1) фикерләү фигыльләрен белдерүче, 2) белү фигыльләрен аңлаьтучы; 3) хәтерләү фигыльләрен күрсәтүче фигыльләр»гә кертеп карый.2
Н.К.Дмитриев исә, төрки телләрдәге фикерләү фигыльләрен сиземләү фигыльәре белән бергә «логик-психологик төркем эчендә өйрәнә. Фикерләү фигыльләре бу төркемнең логик төренә карый», дип әйтә.3
Фикерләү фигыльләре уйлау процессында барлыкка килә торган эш-хәлне яки нәтиҗәне белдерәләр. Фикерләү фигыльләре татар халык мәкальләрендә күп түгел: сану, белү, саналу, уйлау, беленү, белдерү, тану, ялгышу. Мәсәлән, Ихлас сөйгән ярлар барын югын уйламый (9030); Чебешне көзен саныйлар (4530); Иртә өйләнгән ялгышмас (9494); Хатыныңны сөйгәнеңне үзенә белдермә (10821); Атны иясе таныр, баланы анасы таныр (11552); Серкә үзен бал санар (15000); Ай тулганын белмәс, егет булганын белмәс (8327).
Татар халык мәкальләрендә 220 фикерләү фигыле күзәтелде. Бу төр фигыльләрнең күбесе тамыр нигезле: белү, белдерү, санау, тану, беленү, ялгышу. Ясалма фигыльләр бу төрдә -ла // - лә фигыль ясагыч кушымчасы ярдәмендә ясалган: уйла. Мәсәлән, Кышның ямен яз уйла (2194); Күккә карап җирне уйла (1813); Эшең эш булсын дисәң, әҗерен уйлама (1264); Һәркем үз кирәген уйлый (1790). Мисаллардан күренгәнчә, татар халык мәкальләрендәге фикерләү фигыльләренең ясалма төре бер генә төрле тамырга ялганып ясалган.
Шулай ук, фикерләү фигыльләрен төрле аналитик төзелмәләр белән дә бирергә була: уйлап куй, белеп бул - , бетерә бел, башлый бел, эшли бел, мышный бел. Мәсәлән, Иртәгәге эшеңне бүген уйлап куй (135); Карап кына белеп булса, эт кассап булыр иде (421); Башлый белсәң, бетерә бел (212); Ялкау бер эш эшли белә, чалкан ятып мышный белә (947).
Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: фикерләү фигыльләре сан ягыннан күп түгел, ләкин бу төркемгә караган фигыльләр өчен контексттан чыгып, өстәмә мәгънәләр белдерә алу хас. Фикерләү фигыльләре эш-гамәл фигыльләренә бик якын торалар. Ләкин бу очракта сүз, баш миенең төрле эшчәнлеге ягъни фикер йөртү һәм игътибарга алу турында бара.
10.Сиземләү фигыльләре.
Тирә-юнь, дөнья, галәм турындагы мәгълүматларны кеше үзенең сиземләү органнары эшчәнлеге нәтиҗәсендә ала. Дөньяны танып белү процессы күрү, ишетү, сизү органнары ярдәмендә бара. Фикерләү фигыльләреннән аермалы буларак, бу төр фигыльләр кеше өчен генә түгел, ә бәлки барлык җан ияләре өчен дә характерлы. Сиземләү фигыльләре өчен объектив дөньяның тәэсире нәтиҗәсендә барлыкка килгән сизү-тоюларны сөйләмдә белдерү хас.
Бу төр фигыльләр А.А.Юлдашев һәм Л.М.Васильев кебек галимнәр тарафыннан тикшерелгән.
Төрки телләрдәге сиземләү фигыльләрен А.А.Юлдашев ике төркемгә бүлеп карый: «1) гомуми сыйфатларны белдерүче сиземләү фигыльләре; 2) үзенчәлекле төзелешне таләп итүче сиземләү фигыльләре.» Икенче төркемгә исә, сиземләү фигыльләре буларак, без тикшергән психик халәт фигыльләрен кертә.1
Күренкле рус лингвисты Л.М.Васильев сиземләү фигыльләре турында: «күрү, ишетү, ис сизү һә капшап сизүне белдерүче билгеле бер тою органы эшчәнлеге ярдәмендә сиземләүне белдерәләр», дип әйтә.2
Сиземләү фигыльләренә тою органнары белән кабул итүне белдерүче фигыльләр керә. Тикшерелгән мәкальләрдә мондый фигыльләр күп түгел: күрү, ишетү, карау, багу, сизү, тою, күренү, тату, сизелү. Мәсәлән, Бакма асылына, бак нәселенә (13130); Чабышкы сабан туен алдан сизә (6048); Яхшы атның тешен карама (6163); Дуңгызның күзе тездән югары күрмәс (6683); Кояшның кадере баегач сизелә (1849); Кеше ашының тозын татыма (16433); Озын колак алдан ишетер (17911); Йоклаган саен ботка күренми (15255).
Татар халык мәкальләрендә 290 сиземләү фигыле табылды. Бу төрдә ясалма фигыльләр табылмады. Сиземләү фигыльләре төрле аналитик конструкцияләр төзүдә дә катнаша. Мәсәлән, Эшнең башында ахырына күз җитсен (163); Ай күренгәндә йолдыз күреп булмас (1928); Миңа гына карап торма, бәрәннәргә дә кара (8859); Ай үзеңә карап торгач, йолдызлары ни пачум (1937).
11. Күренешне охшатып кабатлау аша аңлатучы фигыльләр.
Күренешне охшатып кабатлау аша белдерүче фигыльләр нинди дә булса предметның төрле эш-гамәл, тышкы форма һәм башка билгеләр тәэсире нәтиҗәсендә барлыкка килгән күренешләрне сөйләмдә гәүдәләндереп күрсәтәләр. Бу төр фигыльләр кшенең күрү эшчәнлеге нәтиҗәсендә реаль образларны фотога төшергән сыман аңга алып, барлыкка килгән тәэсирләрне яңадан тудырып, абстракт формада да белдерәләр. Бу яклары белән күренешне охшатып кабатлау аша аңлатучы фигыльләр яңгыраш фигыльләренә бик якын тора. Ләкин яңгыраш фигыльләре күреншне охшатып кабатлау аша аңлатучы фигыльләрдән аермалы буларак, үзләре охшатып кабатлаган тавышларны, ишетү һәм сөйләү процессында барлыкка китерәләр.
Күренешне охшатып кабатлау аша белдерүче фигыльләрне төрки тел белгечләре А.А.Юлдашев һәм Б.Ш.Катембаева кебек галимнәр тикшерә.
А.А.Юлдашев төрки телләрдәге күренешне охшатып кабатлау аша белдерүче фигыльләрнең яңгыраш фигыльләреннән аермасын күрсәтә: «Әлеге төр сүзләр яңгыраш фигыльләреннән нинди дә булса эш-гамәл, процес нәтиҗәсендә килеп чыккан тәэсир яки образны белдерүләре белән аерылалар.»1
Казах телендәге күренешне охшатып кабатлау аша аңлатучы фигыльләрне Б.Ш.Катембаева тикшерә. Бу төр фигыльләрне әлеге галимә ике төркемгә бүлеп карый: «1) предметларның хәрәкәте, эшчәнлеге турында образлы күзаллау барлыкка китерүче фигыльләр; 2) предметның тышкы халәтен образлы итеп күз алдына китерүне белдерүче фигыльләр.» 2
Татар телендәге бу төр фигыльләрне Р.К.Иштанова үзенең хезмәтендә өч төргә аерып тикшерә: «1) яктылык тәэсире нәтиҗәсен белдерүче фигыльләр; 2) тышкы кыяфәт үзгәрүне күрсәтүче фигыльләр; 3) хәрәкәтләнү нәтиҗәсендә барлыкка килгән үзгәрешләрне аңлатучы фигыльләр.» 1
Күренешне охшатып кабатлау аша беледерүче фигыльләр дигәндә кешенең җанлы һәм җансыз әйберләрне күреп, образлы итеп кабул итүен күрсәтүче фигыльләр күздә тотыла. Мондый фигыльләр тикшерелгән мәкальләрдә иң аз табылган фигыльләр булып торалар. Алар түбәндәгеләр: ялтырау , ялтырату, ләпелдәү, тапылдау, ялт итү, чапылдау, уйнаклау, калтырау, шапылдау. Мәсәлән, Буйдакның күзе уйнаклар (10118); Эшләгән тимер ялт итәр, эшләмәгән тут басар (2539); Алтын саз төбендә дә ялтырый (2492); Усак җилсез дә калтырый (3252); Алтын юкта җиз дә ныграк ялтырый (2502); Зыянчы песи күзен елтыратыр (5316); Сөймәгән кешең ашамый – чапылдый, атламый – тапылдый (9269); Табаның тапылдамаса, авызың шапылдамый (1332). Бу төрдә ясалма фигыльләр табылмады. Күренешне охшатып кабатлау аша белдерүче фигыльләр төрле аналитик төзелмәләр ясауда катнашалар. Мәсәлән, Аягың ләпелдәп торса, авызың чәпелдәп торыр (1299); Эшләгән тимер ялт итәр, эшләмәгән тут басар (2539).
Күренешне охшатып кабатлау аша аңлатучы фигыльләр өчен эмоциональ һәм стилистик бизәлгәнлек хас. Әлеге фигыльләр кинәт барлыкка килгән хәрәкәтне гәүдәләндерүче күренешне образлы итеп тасвирлыйлар.
Достарыңызбен бөлісу: |