Беренче бүлек. Тел белемендә фигыльләрне семантик яктан өйрәнү 9 б


Хәрәкәт юнәлешен күрсәтүче фигыльләр



бет2/8
Дата07.07.2016
өлшемі327.5 Kb.
#184146
1   2   3   4   5   6   7   8

1.1. Хәрәкәт юнәлешен күрсәтүче фигыльләр.


Хәрәкәт фигыльләре төрле җан ияләренең вакыт һәм пространствода урын алмаштыруын белдерәләр. Аларның төзелешендә төп семантик билге булып хәрәкәт юнәлешен күрсәтү тора. Реаль чынбарлыкта хәрәкәт итү һәрвакыт юнәлдерелгән: субъект бер урыннан нинди дә булса башка бер урынга таба хәрәкәт итә.

Н.К.Дмитриев хәрәкәт фигыльләрен аеруда төп билге итеп сөйләүчегә карата булган хәрәкәт юнәлешен күрсәтә. 2

Хәрәкәт юнәлеше пространсволылык билгеләрен ала: 1) хәрәкәт итүнең башлангыч ноктасы, 2) юнәлгәнлек, 3) хәрәкәт итүнең соңгы ноктасы. Хәрәкәтне юнәлешле дип әйтә алыр өчен югарыда китерелгән өч билгенең берсе булу шарт.

Татар халык мәкальләрендә хәрәкәт юнәлешен күрсәтүче түбәндәге фигыльләр табылды: бару, кайту, килү, китү, бату, менү, кер, төшү, чуму, үтү, чыгу, җитү. Мәсәлән, Агачның яфрагы ерак төшми (3148); Кермә кеше бакчасына, үз бакчаңа керерләр (7465); Юаш ишәккә һәркем менәр (6793); Аюдан курыккан урманга бармас (4634); Үрдәк суда батмас (4423); Тау Мөхәммәткә килмәсә, Мөхәммәт тауга килә (2402); Кояшның нуры сиңа җитсә дә, синең буең аңа җитмәс (1850); Аптыраган үрдәк арты белән чумар (4387); Ирле Идел кичәр (11250); Ат тизәкләгән җиргә чебен кунар (5752); Ишек барда тәрәзәдән йөрмә (13381); Урамнан узма, улымныкына басарсың (11690); Нигезсез йорт авар (13791); Тырыш аста калмас, аста калса да бер өскә чыгар (845); Торна да кыйбланы ташлап, туган җиренә кайта (3939); Үрдәк китсә, каз килер (4417) һәм башкалар.

Татар халык мәкальләрендә хәрәкәт юнәлешен белдерүче 594 фигыль күзәтелде. Шул фигфльләрнең күбесе тамыр нигезле: менү, керү, төшү, китү, чуму, кайту, килү, чыгу, бару, узу һәм башкалар. Ясалма фигыльләр бу төрдә табылмады. Хәрәкәт юнәлешен күрсәтүче фигыльләр төрле аналитик конструкцияләр төзүдә катнашалар.

1.2. Хәрәкәт итү рәвешен белдерүче фигыльләр.


Рус тел белгече Т.А.Кильдебекова хәрәкәт итү рәвешен белдерүче фигыльләрне хәрәкәтнең ниниди тирәлек, мохиттә башкарылуы, хәрәкәт итүче субъектның табигате һәм аның хәрәкәт итүдә катнашу дәрәҗәсе, хәрәкәт процессының тукатаулы яки тоташ, өзлексез булуы, хәрәкәтләнүче субъектның табигый үзенчәлекләре һәм башка факторлардан чыгып характекрлый1

Күренекле галим В.Г.Гак: «Хәрәкәт итү рәвеше, хәрәкәтнең башкарылу урыны, хәрәкәтләнүче субъектның табигате, аның хәрәкәттә катнашу-катнашмау дәрәҗәсе,хәрәкәт процессының туктаулы яки өзлексез булуы, хәрәкәт итүче субъектның шәхси үзенчәлеге һәм башка билгеләргә карап характерлана»2, дип хәрәкәт итү рәвешен белдерүче фигыльләре турындагы фикерен төгәлли.

Татар халык мәкальләрендә хәрәкәт итү рәвешен аңлатучы түбәндәге фигыльләр табылды: чабу, шуу, узу, очу, йөрү, басу, сикерү, атлау, утыру, тибрәнү, гизү, сөртенү, абыну, егылу, туктау, агу, яту, кымшану. Мәсәлән, Бакалар, кәлтәләр бер суда йөзәләр (3767); Йортта асраган кош ерак очмас (3885); Ат абынса да ишәк гаепле (6319); Җил исми кура селкенми (2958); Агач үз төбенә егылыр (3276); Майламый коймак шумый (15461); Тиккә яфрак тибрәнми (3178); Ат бүләккә чабар, эт сөяккә чабар (6338); Агым судан ат кичәр (5686); Дүрт аяклы ат та сөртенә (5802); Көндез чыра яндырган караңгыда утырыр (13483); Туйда тукмак та сикерә (9747); Әүвәл күрекле узар, аннан холыклы узар (8744); Дәрт коймадан сикертә (8388); Тик тормасаң тук булырсың (1343); Каты явым тиз туктар (3014); Йоклаган еланның койрыгына басма (3854); Акыл сакалга карап йөрми (17914); Төз янында кәкре агач ятмас (3322); Уңмаганның эше кыек чабар (1151); Тирән елга тын агар, сай елга шаулап агар (2815) һәм башкалар.

Татар халык мәкалльләрендә 323 хәрәкәт итү рәвешен белдерүче фигыль каралды. Шуларның күбесе тамыр нигезле фигыльләр: кичү, гизү, очу, чабу, йөрү, шуу, басу, узу, тору, яту, агу кебек фигыльләр. Бу төрдә ясалма фигыльләр – лан // -лән фигыль ясагыч кушымчасы ярдәмендә ясалган: Аты бар атланмас, җире бар атланыр (7071); Атым бар дип атланма (6105); Арысланга атлансаң, камчың кылыч булсын (4579). Ләкин – лан кушымчасының бер төрле тамырга гына кушылу сәбәпле мәгънә төрлелеге юк. Бу фигыльләр берәр нәрсәгә ия булуны, берәр нәрсә белән тәэмин ителүне белдерәләр. Хәрәкәт итү рәвешен белдерүче фигыльләр төрле аналитик төзелмәләр төзүдә дә катнашалар: Ятып тор -, сикереп тор -, селкенеп тор -, җилкенеп тор -, сикерә ал -, тора ал -, ята ал -, егылып төш -, утырып бар -, кебек аналитик фигыльләр төзиләр.

Димәк, татар халык мәкальләрендә хәрәкәт фигыльләре шактый күп очрый. Шунысын әйтергә кирәк, хәрәкәт итү рәвешен белдерүче фигыльләр контекстка нисбәтле ачылдылар. Шулай ук, хәрәкәт фигыльләре халәт һәм эш-гамәл фигыльләре белән тыгыз бәйләнгән. Бу – аларны барлауда шактый авырлыклар тудырды.

2.Эш-гамәл фигыльләре.

Кешелек эшчәнлегенең төрле якларын үз эченә алган төшенчәләр фигыльләрнең төзелешендә чагылыш тапкан. Эш-гамәл фигыльләренә, беренче чиратта, кешенең дөньяны үзгәртүгә юнәлдерелгән эшчәнлеген белдерү хас.

Эш гамәлне белдерүче фигыльләр – татар халык мәкальләрендә иң еш кулланылган фигыльләр. Эш-гамәл фигыльләренең күплеге аларның семантикасына бәйле. Мондый фигыльләр кеше, хайван, кош-корт һәм башкалар тарафыннан башкарыла торган төрле эш-гамәлләрне белдерә ягъни алар объектив чынбарлыкны тасвирлыйлар. Бу төр фигыльләрне без, тасвирлаулы лексикага кертә алабыз, чөнки алар үзләренең күплеге, семантик байлыгы аркасында күптөрле эш-гамәлләрне аңлата алалар. Үз чиратында кешеләрнең эшчәнлеге дә күпьяклы, төрле формаларга бай.

Эш-гамәл фигыльләре Т.А.Кильдибекова, Н.К.Дмитриев, Р.М.Гайсина, Ф.Ә.Ганиев һәм башка галимнәр тарафыннан тикшерелә. Э.Р.Тенишев үзенең хезмәтендә хәрәкәт фигыльләре һәм эш-гамәл фигыльләре арасындагы аерманы күрсәтә: «Эш-гамәл, эшләү процессы яки табигать күренеше булсын, логик яктан ул һәрвакыт үзеннән соң нинди дә булса нәтиҗә барлыкка китерә.»1

Т.А.Кильдибекова рус телендәге бу төр фигыльләр турында: «Эш-гамәл яки активлык фигыльләре субъектның объектка юнәлдерелгән һәм аңарда билгеле бер үзгәреш барлыкка китергән эш-гамәлләрне белдерә. Активлык эш-гамәлне башкаручы субъект тарафыннан килә», дип әйтә.2

Рус тел белгече Р.М.Гайсина фикеренчә «эш-гамәл» семасы «кемнеңдер нәрсәдә булса эшләве ягъни нинди дә булса актив көчнең эш башкаруын аңлата.»3

Шулай итеп, эш-гамәл – ирекле, аңлы рәвештә эшләнгән, теләгән (уйланган) максатка ирешүгә юнәлдерелгән активлык. Без, татар халык мәкальләрендәге эш-гамәл фигыльләрен ике төргә бүлеп тикшердек: 1) конкрет эш-гамәлне белдерүче фигыльләр; 2) абстракт эш-гамәлне аңлатучы фигыльләр.

2.1 Конкрет эш гамәлне белдерүче фигыльләр.


Конкрет эш-гамәл фигыльләре өчен башкарылган эш-гамәлнең конкретлыгы, реальлеге хас. Ф.Ә.Ганиев эш-гамәл фигыльләрен мәгънә төсмерләре ягыннан өч төргә аера: 1) объектны барлыкка китрерү, ясауны күрсәтүче фигыльләр; 2) объектны үзгәртүне белдерүче фигыльләр һәм 3) объектны вату, җимерү, юкка чыгаруны аңлатучы фигыльләр.1

Р.К.Иштанова исә, татар телендәге конкрет эш-гамәлләрне белдерүче фигыльләрне җиде төргә аерып тикшерә: «1) нәрсәне дә булса җимерүгә юнәлдерелгән эш-гамәлне белдерүче фигыльләр; 2) нәрсәне дә булса барлыкка китерүне аңлатучы фигыльләр; 3) көндәлек тормыш, көнкүреш эш-гамәлләрен күрсәтүче фигыльләр; 4) нәрсәне дә булса урыныннан күчеренү белдерүче фигыльләр; 5) объектны үзгәртүне аңлатучы фигыльләр; 6) ашау, туклану процессын күрсәтүче фигыльләр; 7) физик контактны барлыкка китерүне тәэмин итүче эш-гамәл фигыльләре.»2

Татар халык мәкальләрендә конкрет эш-гамәлне белдерүче түбәндәге фигыльләр күзәтелде: себерү, сибү, тагу, кадау, юу, киптерү, үлчәү, кию, ашау, эшләү, имезү, ялау, йоту, аудару, кисү, сындыру, ишү, асрау, салу, ташу, туену, җыю, ныгыту, ямау, суыру, яру, вату, сукалау, игү, сөрү, сугу һәм башкалар. Мәсәлән, Эшне эшләгән кеше өстенә өяләр (339); Бер кортлы кәҗә бөтен читәнне җимергән (6535); Тәртә кыска дип атның башын кисмиләр (6266); Бүре баласы тәкә ашый, эт баласы тизәк ашый (5440); Бер ат аркасында мең ат су эчкән (5792); Эт ашаганын ялый (5018); Котырган эт үз койрыгын үзе чәйни (5288); Үз аршиның белән үлчәмә (1609); Таш ярам дип баш ярма (2422); Күп аю өн казымас (4652); Җил чәчсәң давыл урырсың (2968); Җигә белгән айгыр җигәр (5681); Бер үгездән ике тире тунамыйлар (6415); Сөт бирмәгән сыерны иткә суялар (6510); Төс бирмәгән малны асрама (6903); Тырма белән җир сөрмиләр (7112); Мәче казыр, эт күмәр (5348); Су эчкән коеңа төкермә (2661); Гыйнварда чегән тунын сата (2048); Көндез ут яндырмыйлар (2565); Яңгырда эскерт коя, аязда алма җыя (1184); Чирлене чебен талар (3514); Торнадан курыккан тары икмәс (7282); Чурттан чурагайны йотмас (36 83); Элек кычкырган күкенең башы ярылган (4067); Тычкан тауны тишә (5387); Һәр кош үз оясын үзе корыр (3920); Алмазны кем алмас? (2456); Су тегермәнне дә вата (2751); Битең белән җир себер, чәчең белән идән ю (831); Суны сип сеңәр җиргә (2739); Ач эт койрыгын тук эт кимерер (4924); Кыз баланы кеше бәхете өчен үстерәсең (8234) һәм башкалар.

Татар халык мәкальләрендә эш-гамәлнең конкрет сыйфатын белдерүче фигыльләрнең күбесе – (1636) тамыр нигезле. Мәсәлән, тагу, кылу, сату, йоту, алу, яру, сугу, өзү, сую, тоту, бөгү, бору, тегү, кисү, ишү, ашау, эчү, бирү, казу, тибү, бәрү, аудару, пешерү, талау, үтерү һәм башкалар. Ясалма фигыльләр бу төрдә -ла // - лә фигыль ясагыч кушымчасы ярдәмендә ясалган: башлау, ташлау, эшләү, тешләү, киртәләү, сыйлау, әзерләү, дагалау, сукалау, сыйлау, йөкләү, тырмалау, чарлау, бозаулау, колынлау, балалау, каплау, дегетләү, аулау, тозлау һәм башкалар. Мәсәлән, Үзеңнән олыга киңәш итмичә эш башлама (167); Ата һөнәрен ташлама (479); Көнең барда эшлә, тешең барда тешлә (1326); Аты юк, абзар киртәләгән (6108); Җәй җаныңа азык әзерлә (2148); Тумаган тайны дагаламыйлар (5634); Кызны чапчакка салып тозламыйлар (9888); Байгыш чыпчык аулар (4213); Булмаганнан булмый, үгетләмәгәең артын дегетлә (1313); Матурлык йөз гаепне каплый (8662); Арыслан икене балалый, дуңгыз – уникене (4583); Яман сыер яз бозаулый (6470); Ат аенда колынлар, бия елында колынлар (5654); Эшем күп вакытым тар, чебен танавын чарлыйсым бар (723); Дуңгызны үз мае белән майлыйлар (6674); Этне иясе белән сыйла (5096); Атыңны көченә күрә йөкләт (5776) һәм башкалар.

Конкрет эш-гамәлне белдерүче фигыльләр аналитик төзелмәләр төзүдә дә катнашалар.

2.2. Абстракт эш-гамәлне аңлатучы фигыльләр.


Мондый фигыльләр абстракциягә нигезләнгән эш-гамәлне белдерәләр. Абстракт эш-гамәл фигыльләре өчен башкаручы затның яки реаль объектның булуы зарур түгел, шулай да бу төр эш-гамәл билгеле бер нәтиҗәгә китерә.

Татар халык мәкальләрендә абстракт эш-гамәлне аңлатучы фигыльләр арасында мондыйлары бар: бозу, өйрәтү, өйрәнү, булдыру, тыю, булышу, таяну, яшерү, җиңү, иярү, бетерү, кузгату, сыену, каплау, таркалу, түләү кебек фигыльләр. Мәсәлән, Заман ахыр булганда, юньсез кеше юньлегә эш өйрәтер (1125); Бозмыйча өйрәнмисең (420); Киңәшле эш таркалмас (140); Билгесез эштә тәвәккәл коткара (170); Чебен филне җиңгән (3508); Уңмаган уен бозар (1152); Ашлыкны салам саклый (7176); Санаулы мал югалмас (6897); Төягә атланмас буен яшермәс (6831); Йогышлы авыру пычрак җир эзли (20419); Авыру хатын бозык самавыр ирне баетмас (10318); Кырмыскадан гыйбрәт ал, яздан кышны каршыла (3566); Кызгандырып сөйдерә алмассың (9195); Сукыр энәне тапкан (20107); Иренгәнне ир алмас (891); Тәвәккәлгә алла булыша (179); Санаулы мал югалмас (6897); Уңайдан файдаланып кал (367); Форсатны кулдан ычкындырма (296); Әрәмзәлек ата баласын әрәм итәр (12428); Иренгәнне тиз иргә бирәләр (9862); Аулак өйдә кыз сайлама, урак кырында сайла (8806); Кыз бала җаныңны кыздырыр (8228); Дәрт дәртне кузгата (8376); Ямьсез кеше матур күренергә тырышыр, аңкау кеше акыллы кеше акыллы күренергә тырышыр (8615); Мәхәббәтне ара ераклыгы сыный (9227); Яшь вакытта сөйгән ярың кем дивана – шул ташлар (9031); Кош аягыннан, кыз иреннән эләгер (9375); Кызлы кеше кызын тыйсын, безне кеше тыймасын (8563); Икене берьюлы кочкан икесен дә югалтыр (9978); Яз белән көзгә ышанма (2208); Күзе сүнгән егеттән биз (8904); Күреклегә куян кабыгы да килешә (8467) һәм башкалар.

Татар халык мәкальләреннән тупланган абстракт эш-гамәлне белдерүче 651 фигыль каралды. Шул фигыльләрнең күбесе - (521) тамыр нигезле фигыльләр. Мәсәлән, бозу, тыю, җиңү, иярү, түләү, бетерү, сыену, ышану, тырышу, баету, яшерү, ияртү, югалту, килешү кебек фигыльләр. Бу төрдә ясалма фигыльләр –ла // -лә, -лан // -лән, -лаш // -ләш, -кар // -кәр фигыль ясагыч кушымчалары ярдәмендә ясалган: саклау, әзерләү, ташлану, сатулашу, өйләнү, ташлау, коткару, эзләү кебек фигыльләр. Мәсәлән, Бүгенге кирәгеңне иртәнге кирәгеңнән алда әзерлә (1777); Ашлыкны салам саклый (7176); Башланган эш ташланмас (211); Аты юк – арпа сатулашкан (6109); Билгесез эштә тәвәккәл коткара (170); Яшь вакытта сөйгән ярың кем дивана – шул ташлар (9031); Картлар җүләрлек белән өйләнә (9347) һәм башкалар. Шулай ук, абстракт эш-гамәлне белдерүче фигыльләр аналитик төзелмәләр төзүдә дә катнаша. Мәсәлән, Һөнәрне остадан күрмәгән өйрәнә алмас (531); Кулда форсат барда файдаланып кал (288); Күктән ни яуса да җир кабул итәр (1820); Бер эшкә кул куйсаң, шуңа башың бәйләнә (3); (кияүгә чыгу, хатын алу, кыз алу, кыз бирү) кебек мисалларда күреп була.

Шулай итеп, эш-гамәл фигыльләре өчен активлык хас, чөнки эш-гамәлне башкару субъект тарафыннан нинди дә булса көч кую, энергия салуны күздә тота. Икенчедән, эш-гамәл фигыльләре өчен объектка юнәлдерелгән булу характерлы. Өченчедән, эш-гамәлләрнең максатлы булуы, чөнки һәрбер эш-гамәл үзеннән соң нинди дә булса нәтиҗәне таләп итә. Шулай ук, эш-гамәл фигыльләре татар халык мәкальләрендә бик күп очрый. Бу аларның телдә дә актив булуларына бәйле.




Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет